Логотип Казан Утлары
Шигърият

 Һәр көн – ачыш...

 Әткәй күзләре

 

Сугыш кырларыннан алҗып кайткан

Әткәйләргә авыр булгандыр;

Җаннарына сеңгән юл тузанын

Хәмер белән алар югандыр...

 

Канлы юллар, үлем чагылышын

Уйчан карашларда күрдек без.

Бакыр медальләрен, мактанышып,

Күлмәкләргә тагып йөрдек без.

 

Үткәннәрдә калгач туп атуы,

Һәм мәхшәрле утлы далалар,

Күкрәп килде җиргә ут эчендә

Үз мизгелен көткән балалар...

 

Тын тормышка сусап, көеп беткән

Басуларда аваз салдык без.

Кара икмәк, кысыр ашлар ашап

Яшәү көче, җегәр алдык без.

 

Әткәй-әнкәй салган агач йортта

Кайгы-михнәт күрми  үстек без.

Алар корган төпле, нык тормышта

Колач җәеп, кыю йөздек без.

 

...Һәр буынга килә зур сынаулар,

Яманлыкның кара дулкыны.

Безнең җаннарны да өтә һаман

Туксанынчы еллар шаукымы...

 

Менә без дә зур агайлар булдык —

Инде безгә яшьләр баш ия.

Балаларның нәни балалары

Бабайлардан ала тәрбия.

 

Үсеп килгән шаян оныгымның

Җитдиләнә кайчак йөзләре.

Сорау белән карый кебек кайчак

Уйчан күзләр —

                    әткәй күзләре...

 

Очам

Очам... Очам…

Кая очам, белмим,

Артка, алга, уңга, сулгамы?..

Әллә күккә — биеклеккә ашам,

Әллә аска — төпкә убаммы?..

Кайсы якка  — мин битараф моңа,

Иң мөһиме — шушы халәтем.

Ләззәт бирә миңа онытылып,

Иркен сулап очу сәләтем.

Чын ирекне тою мөмкинлеге

Бүләк иткән Ходай адәмгә.

Шуңа күрә “ас-өс” төшенчәсен

Кертмәгән ул чиксез Галәмгә...

 

 

Ачыш...

 

Гаҗәеп хәл: яшем арткан саен,

Һәр көн ясыйм яңа ачышлар:

Күк йөзе, күр, нинди зәңгәр икән,

Алтын төстә  кырда арышлар.

Минем хатын — иң чибәре икән —

Читтә торсын япь-яшь кызларың;

Җәен көндез эссе була икән,

Һәм чатнама суык — кышларын.

Язгы җилләр гел саф була икән,

Исертерлек — шомырт исләре,

Шәрабтан да каты ега икән

Онтылмаган сөю хисләре...

Ә көзләрнең төсләр галәмәте

Ярып керә талган күңелне.

Күңелләрдә шашкан шул бәйгедән

Яшәргән күк тоям үземне...

 

Һәр көн — ачыш.

                       Агышында бәйрәм,

Төпсезлеккә койган дәрьяның.

Китеп барабыз без, соң булса да,

Гүзәллеген аңлап  дөньяның...

 

Негр үтте...

 

Негр үтте авыл урамыннан
Ап-ак “Мерседес”ка утырып.
Выжылдатып үтте, тузанында
Этләр калды артта котырып.
Югары оч Мотыйк абзыйларга
Кыз сорарга килгән, диделәр.
Шулайдыр шул, кызы бигрәк кәттә —
Күпләр аңа гашыйк иделәр.

...Машинадан чыкты эре генә —
Ап-ак затлы кәчтүм өстендә.
Ак эшләпә кигән бөдрә башка,
Галстугы — йөзе төсендә.
“Җырлап” каршылады агач капка
Чит җирләрдән килгән кунакны.
“Hello, my love” дигән чит авазлар
Ярып керде безнең колакны.
Шаулап торды төнлә Мотыйк йорты —
Зур кунакны кабул иттеләр.
Иртәгесен безнең чибәркәйне
Бөтенләйгә алып киттеләр...

Карап калдык юлда
, аптырашып,

Ышанмыйча шушы чынлыкка.
Ак Мерседес үтте тузан бөркеп
,
Безнең өскә — кара халыкка...

 

 Кем ул анда?

 

Язгы җилләр чәчем сыйпаганда,

Сизеп бөек гомер бәйгесен —

Тоймыйча да җылы ул сулышны,

Көттем һаман аның җәйгесен.

 

Җәй җилләре битем үпкән чакта,

Күрми сихри таңнар балкуын,

Офыкларга карап дога кылдым,

Бирче, диеп, көзнең алтынын.

 

Үкергәндә көзге ачы җилләр,

Җәйне озайтырга тырыштым —

Җылы эзләп, шыксыз агачларның

Кәүсәсенә барып елыштым.

 

...Салкын карлар баскан бар дөньяны,

Күз ачкысыз давыл урамда.

Кем ул анда, ялгыз мосафирдай,

Нидер көтә кышкы буранда?..

  

Әүлия булып китәрмен

 

Унбер айда тәпи атлап киттем,

Яшь ярымнан телем ачылды.

Ә җидедә, яшьтәшьләрем кебек,

Мәктәп сукмагына басылды.

Без, белемгә һәвәс шук малайлар,

Бу тормышны төптән өйрәндек:

Унөч яшьтә хәмер тәмен белдек,

Тәмәкесен тәмләп көйрәттек.

Унҗидедә сөю-мәхәббәтнең

Төшендек иң тирән серләрен.

Егермегә исә, таптап чыктык

Дөньяның бар ябык җирләрен...

 

...Бер көн кебек үтте гомер дигән

Борма-борма уен-маҗара.

Хәзер инде талган күңелләргә

Картлык дигән халәт юл яра:

Ашыкмыйча, илле тулып киткәч,

Шәраб-тәмәкене ташладым,

Вакытында эштән өйгә кайтып,

Читкә чыгып йөрми башладым.

Бер башлагач, үзе китә икән:

Хәтта чәйнең эчәм сыегын,

Хатын белән сөйләшкәндә, аңа

Ычкындырмыйм сүзнең кыегын.

Автобуста — “рәхмәт”, “пажалысты”,

Эштә — “әйе, Фәлән Фәләнеч”,

Тынлык басты күңел бакчаларын —

Бер тапкырга килгән гомер ич...

 

...Кибеп барган елга төбендәге

Инеш кебек көн-төннәр ага...

Фәрештә һәм чын әүлия булып

Китәрмендер теге дөньяга...

 

 

 

Туган авыл, диеп...

 

Туган авыл...
Мең кат таныш җырлар:
Куе урман, яшел тугайлар,
Иркен басу-кырлар, саф чишмәләр,
Күкләрендә сайрый тургайлар...
Хуш иследер аның болыннары,
Бормалыдыр аның сулары,
Шаулап үсә анда мул игеннәр,
Матур аның кыз һәм уллары...

Табармын дип яңа бер җылы сүз,
Тыңлап карыйм тагын, тагын да.
Уйлап куям: әллә бөтенебез
Тудык микән бер үк авылда?

Ише
тәсе иде җанны ярып
Керердәй сүз, күңел сусагач.
...Авыл, диеп җырлар язмыйк, дуслар,
Башка әйтер сүзләр булмагач...