Логотип Казан Утлары
Очерк

"Нәселемнең мин бер тәрәзәсе"

Бурыч уртак -

Җирдә ничек яшәп китсәң дә

Яфрак булып ярыл киләчәккә,

Тамыр булып тарал үткәнгә.

Харрас Әюп

"Бәхет нәрсә ул?" дигән сорауга мең кеше мең төрле җавап бирер иде... Кемдер – акча дияр, икенче берәү - саулык, мәхәббәт дип җаваплар. Кайберәүләр әлеге төшенчәнең мәгънәсен башкаларга файда кылып яшәүдә, киләчәккә калыр сүзендә, гамәлендә күрер.

Бу язмамның герое - гап-гади җир кешесе. Хәер, болай диюемә үзем үк каршы килсәм дә, хата булмас. "Гап-гади, җир кешесе", имеш... Алай булса, бүген күпләр үзен күккә чөю яки атлый-йөгерә мал артыннан куу белән мавыккан заманда, ул, мәгарәдәге Әбүгалисина шикелле, китап белән мәш килмәс, республикабызны данлаган шәхесләр турында яхшы сүзем калсын дип, үз-үзенә эш эзләп йөрмәс иде... 

Ике мең ярым еллар элек грек галиме Геродот, үз халкының һәм күп кенә башка халыкларның тормышын чагылдырып, китап язган. Ул үзенең хезмәтен “тарих” дип атаган. Һәркем үз төбәген, туган җирен ярата, күренекле шәхесләре белән горурлана. Ләкин халык бүгенге белән генә яши алмый - “үткәнен онытканның киләчәге булмый”, дигән бер акыл иясе. Бәлки шуңа күрәдер дә, язу барлыкка килгәнче үк, кыяларга, тау куышларына рәсем ясаганнар. Соңрак кешеләр елъязма язганнар, килер буынга үзләреннән истәлек калдырганнар.

Бүген дә андый тынгысыз җаннарны очратырга мөмкин. Шуларның берсе - үзебезнең Актаныш Геродоты - СССР, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хуҗин Йосыф Әхтәм улы.

Журналистлар, язучылар башка кешеләр хакында аларны зур шәхесләр итеп күрсәтеп, күпме мәкалә, китап язганнар, бүген дә язалар. Әмма еш кына үзләре күләгәдә кала бирәләр. Йосыф Әхтәм улы хакында язарга утыргач, мин моңа тагын бер кат инандым. Бүтәннәрнең хезмәтен күрсәтеп, күпме китап чыгарган, ә менә үзе хакында "үзем турында үзем" дип ярты бит тә язмаган! "Мине язган әйберләремнән эзләгез", - дигән Экзюпери. Йосыф абыйны да язган китапларыннан, аралашкан кешеләреннән "эзләргә" туры килә инде болай булгач...

"Иҗат белән шөгыльләнеп, килгән кеше белән иркенләп сөйләшергә дә вакыт булмады инде минем”, дигән Йосыф абыйның, яза башлаган әйберен читкә куйдыртып, ярты көн вакытын урларга да туры килде. Героем хакында тулырак беләсе килә бит, әле бер, әле икенче сорау белән кылларын тартып карыйм. Ә ул, үзе хакында кыска гына әйтеп ала да, татар халкының горурлыгы булган башкаларның матур эш-гамәле турында сөйләүгә күчә. Аның китапларына кергән геройлары арасында Актаныш җирлегендә туып-үсеп, районыбызга, республикабызга, алай гына да түгел, дөньяга исемнәре танылган шәхесләр бихисап, сүз йомгагы тәгәри башласамы...  

“Үземнең дә, хәләл җефетем Венераның да шәҗәрәсен эшләдек,”- дип, Йосыф абый, ниһаять, рамга парлап куелган нәсел шәҗәрәсе хакында сөйләргә кереште.

- Без – Гәрәй тархан нәселеннән. Тормышлары авырлыктан, әтиебез Әхтәм бик кечкенә килеш, әле буыннары да ныгымас борын, кешегә кулалмаш булып төрле эштә булышып үсә. Шуңа бар нәрсә дә кулыннан килә иде аның.  1935-1936 елларда аз белемлеләр мәктәбен тәмамлап, латинча укырга-язарга да өйрәнгән. Яуга бер түгел, ике тапкыр барган кеше ул. Сугышка 1941 елның 25 августында алына да аннан яраланып кайта. Терелеп, тагын фронтка китеп бара. Шул икенче китүендә, Ленинградны саклаганда, гомерлеккә гарипләнеп кала. Ул балта остасы, пыялачы, тимерче иде. Һөнәрле булгач, безнең күпбалалы гаиләгә туендырып тору беркадәр җиңелрәк бирелгәндер: ул чорда киемен, ризыгын юнәтәм дисәң, ай-һай авыр бит... Әтәйләр хәзерге төп милкебез янындагы чокыр аръягында яшәгәннәр. Әтәй белән инәй 1930 елның 18 гыйнварында никахлашканнар. Әниебез Миңнехәдичә Габделгани кызы 12 бала тапкан, 3 баласы кыска гомерле булган. Ул замандагы башка хатын-кызлар кебек, колхоз эшендә гомере үтә инде, кая кушсалар, шунда риясыз эшли...

Менә шул гаиләдә, 1948 елның 3 июлендә, Актаныш районы Иске Җияш авылында бер малай дөньяга аваз сала. Аңа Йосыф дип исем кушалар. Йосыфка 7 ай чагында, әтисе-әнисе аны юрганга төреп ала да, атлы чанага  утырып, Такталачыкка хастаханәгә юл тота, ниндидер привика ясатырга кирәк икән.... Хәерсез юл була ул алар өчен. Кышкы юлдан юыртып кына кайтып килгәндә, тау төшкән мәлдә  нәрсәдәндер өркеп, ат дулап китә. Шул вакытта Йосыфның аягы имгәнә. Шәрип авылындагы бер белекче карчыкка күрсәтеп тә, төрлечә дәвалап та карыйлар, ләкин аяк төзәлми. “Авылда аксаклар җитәрлек иде, җиде айлык чагымда аларның сафын ишәйткәнмен”, - ди Йосыф абый.

Аның тормыш баскычларына күз салсаң, беренче карашка, гадәти генә. Авылның башка балалары кебек үк, үзләрендә башлангыч мәктәптә уку.  1949 елны Әлем авылыннан Иске Җияшкә мәктәп мөдире итеп Тәкый Зәкиев җибәрелә, аның хатыны Әскыя ханым – Йосыф Хуҗинның беренче укытучысы була. Аннан инде Теләкәй авылында сигезьеллык мәктәптә укуны дәвам итү. Җияштән килеп укучылар интернатта торалар, көн саен кайтып йөрү юк. Алар янына кичләрен укытучылар килә, балаларның тормышын карап-барлап торырга тиешләр. Йосыф абый мөгаллимнәрнең берсен – Фаил Шәмсуллинны аеруча җылы хисләр белән искә ала. Тарих дәресендә әллә ниләр өйрәнәләр, ә менә рус теле укытучысы, интернатка килсә, татар иленең башкаласы Казан, андагы истәлекле урыннар, Сөембикә манарасы хакында сөйләп, балаларга өр-яңа дөнья ача. Шул рәвешле, үзе дә сизмәстән, Йосыфның күңелендә тарих белән кызыксыну уята ул. Малай, дәреслеккә язылмаган, маҗаралы әкият булып тоелган дөнья белән якыннан танышырга теләп: “Ничек тә шул Казанны, Сөембикә манарасын барып күрәсе иде!” - дип ашкына. Тели белсәң - теләк шул, кабул булуы да ерак йөрми. Беркөнне яхшы укыган укучыларны Казанга экскурсиягә алып баралар. Әкияти хыялның чынга ашкан мәле! Йосыф Казанны күрүгә үк, иртәме-соңмы монда киләчәгенә, монда белем алачагына чын күңелдән ышана. Әмма хыялны тормышка ашыру өчен урта мәктәптә укуны дәвам итү кирәк шул әле... Үсмер егет тугызынчы сыйныфка Актанышка бара. Актанышның район үзәге булудан туктаган чорына туры килү, юлсызлык үзәккә үтепме үтә.

- Кыш көне МТСка ремонтка баручы механизаторларны Уразай аша трактор чанасында илтәләр иде. Шулар белән Актанышка барып җиткәндә, мәктәптә дәресләр бетә яки уку ахырына якынлаша иде. Атна аралаш шимбәдә, берничә дәресне калдырып, шул рәвешле кайтырга да кирәк. Шунлыктан сыйныф җитәкчесен һәм үземне җәфалаудан туеп, 1964 елның көзеннән Такталачык урта мәктәбенә күчтем. Монда бик әйбәт укыдым, йөрү ягы да җайланды, игелекле күршебез Фатыйх абый велосипедын биреп торды. Аннан Әнисә апа үземә яңа велосипед алды, кышын товар ташучы Мәгъдәнур абыйга яки хисап китерүче сатучыларга утырып кайта башладым,  - дип искә төшерә ул чакларны Йосыф абый.

Кешедә әллә нинди сәләт-талант яшеренеп ятарга мөмкин, кайчагында  шул сәләтне "уятып" җибәрү өчен нибары бер этәргеч җитә. 9 нчы сыйныф укучысы Йосыф белән дә шулай була. Туган колхозы “Радио”дагы (хәзер “Маяк”) кайбер җитешсезлекләр аның җанына борчу сала һәм ул, күңелендә йөргән уй-хисләрен тота да кәгазьгә төшерә -  мәкалә язып, газетага юллый. Яңа Җияш белән Теләкәй арасы -  3 чакрым, әмма ул юл бик начар булгач, урап-урап, 6 чакрым йөрергә кирәк. Үсмер егетнең күңеленә тигән шушы  проблеманы яктырткан язма озак көттерми, "Якын араларны ерак итеп" дигән исем белән басылып та чыга. Безнең яклар өчен район үзәгенә әйләнгән Минзәләдә, соңыннан, район кабат оешкач, Актанышта чыгучы газеталарда, “Социалистик Татарстан”да, “Чаян” журналында Йосыф Хуҗин имзасы куелган язмалар аннан инде еш күренә башлый. Табигатькә саксыз караш, җимерек күперләр, авыллардагы сатучы апаларның дорфалыгы, чишмәләрнең хәле дә борчый егетне - ул шулар хакында язып, каләмен чарлаганнан-чарлый бара. Үз мәкаләләренең матбугатта басылуы егетнең киләчәк язмышын хәл итә дә инде, кем булырга, нинди һөнәр сайларга дигән икеле-микеле уйларга урын калмый. Баш мөхәррир Надил Мөхәммәтовның редакциядән биргән юлламасы да зур роль уйный. Ул чорда авыл кешесенә паспорт бирергә атлыгып тормасалар да, егетнең бу яктан да бәхете була, Актанышка бер баруында ук паспорт алуга ирешә (ә күпләргә укырга кергәнлеккә белешмә алып кайткач кына паспорт алу бәхете тәти). Паспорт һәм юлламаны зур чемоданның кесәсенә салып, Йосыф 1966 елның 12 июлендә җәяү генә олы юлга чыгып китә...

“Дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан”ның ничек “кочак җәеп” каршы алганын анда барып төшкәч аңлыйсың... Кайнап торган шәһәрнең үз кануннары, чит-ятларны куенына үз баласыдай иркәләп сыендырырга ашыкмый ул.  Ләкин яшьлек хыяллары, куелган максатка омтылу бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Йосыф имтиханнарны тапшырып, шактый зур конкурс узып, Казан дәүләт университетның татар теле һәм әдәбияты студенты булу бәхетенә ирешә. Аларның 466 нчы төркеменә Мөхәммәт Мәһдиев җитәкчелек итә.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: Мөхәммәт Сөнгать улы минем дә укытучым, диплом җитәкчем иде, аның хакында сүз кузгалткач, остазыбызны олылап, яратып искә алдык. Йосыф абыйның коеп куйган артист икәнен белми идем, Мәһдиевның мәһабәт гәүдәсен, бәрхет тавышын, бармакларын сузып сөйләвен сурәтләп күрсәткәч: “Сезнең артист буласыгыз килмәдеме? Бик оста образга кердегез”, - дип сорамый кала алмадым.

- Мин бит татар хорына, театр студиясенә йөрдем. Җитәкчебез – татар театры атасы  Галиәсгар Камалның туганы, дөресрәге, туганының кызы -  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гәүһәр апа Камалова иде. Баш режиссер Марсель Сәлимҗанов студиядән берничәбезне Камал театры спектакльләренә күп кешеле күренешләргә уйнарга да чакырды, моның өчен безгә 25-26 сум акча түлиләр иде, уку беткәнче, бу минем өчен бик зур файда булды. "Американ", "Зәңгәр шәл", "Кыю кызлар", "Миркәй белән Айсылу" спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнашканымны хәтерлим әле. Спектакльдән соң кечкенә китапчыклар чыгаралар иде, аларның берсендә минем дә рәсемем бар, - дип елмаеп куйды Йосыф абый.

Университетта чит телләрне өйрәтү ул чорда ук үз югарылыгында булган. Йосыф абый француз телен, ә булачак хатыны Венера апа гарәп телен сайлаган. Студент еллары турында күзаллау өчен 1968 елда чыккан "Игенче даны" газетасына - Хәлил Сәлимовның  “Якын дустым” дигән язмасына күз ташлау да җитә дип уйлыйм: “Йосыф һәрвакыт дусларына ярдәм кулы сузарга әзер тора. Шул сыйфатларын истә тотып, беренче курста ук группадашлары аны профорг итеп сайлаганнар иде. Гел “5”кә укый, имтиханнарны “5”кә биреп, югары дәрәҗә стипендия ала. “Бик сәләтле һәм бик тыйнак егет”, -  ди аның турында студия җитәкчесе Гәүһәр Камалова”. Әлеге бәяләмәләр белән килешми мөмкин түгел. Без белгән бүгенге Йосыф абый әле дә шулай. Эшен җиренә җиткереп эшләр, үзе хакында сөйләүгә караганда, башкалар турында нидер әйтергә ашыгыр.

Университетта укыганда, Йосыф Хуҗин “Татарстан яшьләре” газетасының спорт бүлегендә штаттан тыш хәбәрче булып та эшли һәм бервакыт үзе өчен гомерлек сабак ала: “Кеше сүзенә карап, тикшермичә мәкалә язма!” Ә вакыйга болай була. Йосыфтан тиз генә мәкалә язып кайтуны сорыйлар. Студентлар янына баргач, өстәл тирәли җыелышып утырган яшьләр аңа уйный-көлә бер вакыйга сөйләп алалар. Имеш, егетләрнең берсе, йөзә белсә дә, суга баткан. Аны Мөслим егете батырларча коткарган... Шунысы бар: әлеге вакыйганың геройлары булган бу ике егет үзләре дә, мыек астыннан көлеп кенә, шунда утыралар, "алай булды, болай булмады" дип, кайтарып сүз дәшмиләр. Яшь журналист Йосыф, мәкаләлек вакыйга табуына куанып кайтып та китә, бераздан аның шәп кенә язмасы басылып та чыга. "Коткаручы"ның йөзә белгәнен-белмәгәнен тикшереп торырга җай юк, шулай дип сөйләгәч ни... "Мәкалә чыккач, миңа нык кына эләкте, "күрсәм, үтерәм", дип дулап та йөргән әле егетләрнең берсе”, - ди  Йосыф абый, әлеге сабак турында телгә алгач.

Студент чак - яшьлекнең гүзәл чоры. Бик күп яшь йөрәкләрнең бер-берсен эзләгән, тапкан, кавышкан чоры. Яшь егет Йосыф, Лениногорск районы Үзбәк авылы кызы Венераның озын толымнарын күргәч, күзе түгел, күңеле берегеп калган чор... Башка авыл балалары кебек, кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, җәйләрен күмәк хуҗалык басуында чөгендер чүбе утап, борчак чабып, көзен чөгендер-бәрәңге алып, эшләп, ныгып, чыныгып үскән Венера белән бер курста, бер өстәл янында утырып укый алар. Зәй-Каратайда – сигезьеллык, Карабашта урыс сыйныфында урта белем алып, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән, акыллы, тыйнак, оялчан, йомшак сүзле Венера үзенең холык-фигыле белән Йосыфның күңеленә бик якын тоела, бераздан чәчләре чәчкә бәйләнеп тә куя.

Венера ханымның нәселендә - “Мәүлет бабай ягыннан Венераның нәсел агачы”  дип төзелгән шәҗәрәдә шактый кызыклы материаллар бар.  Әлеге Мәүлет бабай турында "Казан утлары" журналында (соңыннан китапта да) Зәки Зәйнуллинның “Мәүлет гусар” повесте да дөнья күргән иде.

Мәүлет 25 еллык солдат хезмәтенә алына, бик оста җайдак булганлыктан, дворян балалары гына хезмәт итә торган элиталы гусар (җиңел кавалерия) полкында хезмәт итә. 1805 елның ноябрендә Чехиянең Аустерлиц шәһәре янында Австро-Россиянең берләшкән көчләре арасында зур сугыш була. Бу сугышта урыс гаскәрләре җиңелә. Гусар полкыннан егермеләп кенә кеше исән кала. Ләкин алар һаман да сугышуларын дәвам итәләр. Нәкъ шушы бәрелештә Мәүлет бик каты яраланып әсирлеккә төшә. Ләкин французлар, аның батырлыгына сокланып, хөрмәт йөзеннән, носилкага салган гәүдәсен урыс дозорына тапшыралар. Дүрт айлап Петербургның хәрби лазаретында ятканнан соң, Мәүлетне дәвалану өчен туган авылы Зәй-Каратайга кайтарып җибәрәләр. Авылда үткән биш еллап вакыт эчендә яралары әкренләп төзәлә, аны яңадан сугышка алалар. Мәүлет гусар Бородино сугышында батырларча һәлак була.

Шушы нәселнең дәвамчысы Камил Мәүлидов – Венера ханымның әтисе.

Венера белән Йосыфка, укуны бетергәч, Казанда урнашу мөмкинлеге дә була - аспирантурада калырга тәкъдим итеп торалар. Тик алар  Актаныш  ягына кайтуны, балалар укытуны өстен күрәләр. Яшь укытучы Йосыф Чуракай мәктәбендә - француз теле, Венера исә - татар теле укыта башлый.

 - Дәресләрне ничек тә кызыклырак итәргә тырыша идем. Француз телен җырлар, күнегүләр аша өйрәттем мин. Ишектән керү-чыгу, исәнләшү кебек төшенчәләрне урыннан торып,  практик яктан эшләп карыйбыз. Кайбер укытучылар: “Нишләп сезнең дәрестә класс ишеге бертуктамый ачыла да ябыла; дәресегездә гел җырлап утырасыз”, - дип гаҗәпләнәләр иде. Бүген дә  горурланам: 4 укучым француз теленнән имтихан тапшырып, югары уку йортына керде. Касыймов Ришат чит телләр факультетын тәмамлап, француз теле укытты, мәктәп директоры, РОНО мөдире булды, - дип, Йосыф абый укытучы булып эшләгән елларын сагынып искә алды.

Аны бүген "аксакал" дип атаучылар бар. Юкка түгел: Йосыф абыйның дин юлына басуына да шактый еллар инде.

- Кечерәк чакта, хәтерлим әле, өйдәгеләргә әйтәм: Алла юк дип өйрәтәләр мәктәптә, дим. “Улым, - диде шулчак әти,- яңадан бервакытта да болай дип телеңә алма”. Әтинең шул сүзе мине гомер буе озата барды. Бервакыт Чуракайда эшләгәндә чәршәмбе көнне класс сәгате үткәрәбез. Дингә каршы дәрес уздырырга кушылды. Шулчак әти сүзе искә төште, андый дәрес үткәрмәдем. “Следопыт” китабын татарчага тәрҗемә итеп, кычкырып укыдым, шулай узды ул дәрес, - диде аксакал, “дингә ничек килдегез?” дигән соравыма җавап йөзеннән.

Мөгаллимлек хезмәтен соңыннан Теләкәй авылында дәвам итүнең дә үз сере бар икән...

- Колхоз рәисе Шәйхразиев: “Чуракай балалары чит тел өйрәнеп ятканда, нигә аны Теләкәй укучылары өйрәнмәскә тиеш әле? Әйдәгез, үзебезгә кайтабыз. Квартира бар!” - диде дә, әнә шул сүзләре белән “кытыкны китереп”, безне Теләкәйгә кайтартты. Кайттык. Квартира дигәне - төзелеп бетмәгән йорт: кухняның идәне җәелмәгән, миче чыгарылмаган... Ярый әле шунда балта остасы малае булуым ярап куйды... Мәктәптә миңа дәресләр булса да, Венерага урын булмады, ул балалар бакчасына урнашты.

Теләкәй мәктәбендәге укытучылык хезмәтен Йосыф абыйның авылдашы, укучысы,  бүген "Әнәк" агрофирмасын җитәкләгән Фарис Гаяз улы Фәтхиев түбәндәгечә искә ала: "Йосыф абый безне артык озак укытмады. Хәтерлим: беренче язган иншаларыбызга сыйныфыбыз белән "2" ле куйган иде... Шуннан соң "җиң сызганып" план төзергә, эпиграф сайларга, инша язарга өйрәтергә кереште. Әдәбият дәресендә әсәрне укып сөйләргә генә түгел, һәр сүзгә, һәр җөмләгә игътибар итәргә куша иде. Мин бүген әдәбият белән кызыксынам икән, монда Йосыф абыйның укытучы буларак өлеше зур дип саныйм. Тарихчы авылдашым буларак та дөнья бәһасе кеше ул. "Уртак язмыш кояшыбыз" китабын язу өчен генә дә күпме эзләнде, Иске Җияшнең күпме кешесенең нәсел тамырларын барлады! Без булдыра алмаганны булдырганы, без белмәгәнне белдергәне өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Хуҗиннар - көрәшчеләр нәселеннән алар. Россия беренчелегендә билбау көрәше буенча җиңү яулаган 19 яшьлек Иске Җияш егете Фарис Хуҗин шуның бер мисалы".

 Теләкәй мәктәбендә дүрт еллап укыткач, “инде тәмам урнаштык, бүтән күченмәбез” дип дөнья көтеп яткан Йосыф Хуҗинны, үткен каләмле, зиһенле, үзфикерле журналист дип, имтиханнар бетүгә, Актанышка чакыралар. Эш күләме бернинди үлчәү берәмлеге белән дә бәяләнмәгән, әмма көн саен төрледән-төрле кеше язмышлары, вакыйгалар белән очраштырып торган хезмәткә – районның “Игенче даны” газетасына мөхәррир урынбасары итеп эшкә дәшәләр аны. Тик Йосыф абый, бу урынны үзенеке түгел дип санап, аннан баш тарта, ахыр чиктә җаваплы сәркатип булырга ризалаша. “Ике ел ярым “Ватаным Татарстан” газетасында үзхәбәрче булуымны исәпләмәгәндә, бар гомер Актаныш мөхәрриятендә үтте. Күпсанлы журналистлар, яшь язучылар үстерүгә хәләл өлешем керде”,-ди ул бу еллар хакында сүзгә күчкәч.

Редакция юлын ул елларда үзем дә еш таптадым, шактый күп мәкаләләр яздым: Йосыф абый һәм журналист кызлар утырган бүлмәгә килеп керүгә, үз кеше итеп кабул итәләр иде. (Бүген дә, Аллага шөкер, ул якынлык әле дә сизелеп тора.) Йосыф абый урын тәкъдим итә, “Тукай турында нинди яңа сүз әйттең икән, әллә тапталган җөмләләр тулы язма микән”, дигәндәй, мәкаләңә күз йөртеп ала да, канәгать булып, язманы өстәленә куя. Озакламый мәкалә басылып та чыга. Авыл хәбәрчеләре белән тыгыз элемтә булдыруда журналистларның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Аларга төрле хатлар килә, кемдер инәдән дөя ясап, шикаять яза, барып тикшерергә, ачыклык кертергә, хатларга җавап бирергә кирәк. Гаделлек тә, тәвәккәллек тә, төгәллек тә таләп ителә журналисттан. Хезмәт хакы түләнми торган җәмәгать эшләрен дә җилкәң күтәрә алган кадәр алып барырга кирәк бит әле, Йосыф абый бу яктан “бик бай” – 15ләп йөк салына аның иңнәренә. КПСС райкомының контроль-ревизия комиссиясе әгъзасы, Актаныш бистәсе депутаты, “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе... ТРның Язучылар берлегендә әгъза булып торган кырыкка якын актанышлыларның күбесе әлеге берләшмәдә канат ныгыткан. Җирлектән алтмышка якын журналист үсеп чыккан. Алар арасында бүгенге көндә республиканың мәртәбәле газета-журналларын җитәкләгән мөхәррирләрнең шактый икәнен искәртү дә урынлы булыр. 

1986 елда - СССР, 1992 елда Татарстан Журналистлар берлекләренә әгъза итеп кабул ителә Йосыф Әхтәм улы. Эшче-авыл хәбәрчеләренең 5нче, Татарстан халыкларының 1нче корылтае делегаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Юстиция министрлыгыннан бирелгән көмеш медаль иясенең рәсеме республиканың Мактау тактасына куела (1982).

Йосыф Хуҗинның хезмәте мөхәррият өстәле артында утырып язылган мәкаләләре белән генә чикләнми. 2017 елда басылган китабын кертеп исәпләгәндә, ул – 12 китап авторы.

Фәнүс Моратов белән берлектә 2003 елны Казанда “Актаныш – туган җирем” дигән китап чыгарыла; аннан соң тулыландырылган, районның, Актанышның юбилейлары уңаеннан өр-яңа итеп яңартылган икенче басмасы бастырыла. 151 авыл, оешмалар тарихын, 2200дән артык кеше язмышын сурәтләгән бу китапка үлчәүләр җитмәслек зур хезмәт салынган. Җирлекнең күренекле улы Роберт Шәкүровның портретын яктырткан “Икмәктә хикмәт”, Глүс Шәрипов хакында “Язмышын иярләп тоткан ир” дигән китаплар да - Йосыф Хуҗинныкы.

Хуҗалык җитәкчеләренә багышланган “Алтын баганаларыбыз” китабы ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры М.Г.Әхмәтовның фатихасы белән ачыла: “Бу китап шушы фидаи җаннарга, районның алтын баганаларына багышлана. Автор Актаныш уңганнарының эшчәнлекләрен өйрәнеп, китап каһарманнарының асыл сыйфатларын ачып салган. Төбәкнең үткәннәрен яхшы белүче буларак, ул мәсьәләнең тарихи яссылыгына да басым ясый, күп белешмәләр китерә.”

“Район тарихын, чорлар дәвамында район авыл хуҗалыгының үсешен, үткәнен һәм бүгенгесен барлаган, киләчәк буынга зур тарихи ядкәр калдырган елъязма авторы Йосыф ага Хуҗинга... чиксез рәхмәтемне белдерәм”,- ди ул чорда ТР Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры булган Э.Н.Фәттахов.

- Үзем өчен иң әһәмиятле, иң кадерле китап дип, өч елдан артык эзләнүләр таләп иткән, төннәрен йокламыйча, Венера белән икәүләп язган, Иске Җияш авылы тарихын яктырткан “Уртак язмыш кояшыбыз” китабын саныйм, - ди Йосыф абый, аерым бер горурлык белән.

Мәйсәрә һәм Газинур Хәбировлар белән бергә Теләкәй авылы тарихына багышлап  язылган китап исә теләкәйлеләр өчен гаять зур бүләк булгандыр.

Минем үземә, шәхсән, Йосыф Хуҗинның “Җирлегебез көзгесе” бик якын. Миңа гына түгел, читтә яшәүче якташларыбыз-авылдашларыбыз өчен дә бу хезмәт бик кадерле. Пермь өлкәсенең Барда районында яшәүче 84 яшьлек Гөлфәгыйдә Юлышева  бу китапны “өстәл китабым” дип саный. Китапка сүз башын ул вакыттагы район башлыгы Ф.М.Камаев язган. “Актаныш һәм Калинин районнары газеталары мөхәрриятләрендә, бай үткәне булган җирле радиода һәм хәзерге телевидениедә эшләгән хезмәткәрләр, әдәби берләшмә мәктәбе узып танылган язучылар, каләм ияләре һәм төрле яшьтәге хәбәрчеләр армиясе турында мондый китап чыгу – зур тарихи вакыйга ул. Күренекле журналист Йосыф Хуҗинга һәм аңа ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм”.

Район җитәкчеләренең хәер-фатыйхасы белән дөнья күргән әлеге китап чын мәгънәсендә тарихи бер көзге дип аталырга хаклы. Ә ул көзгедә якын танышларыңны, авылдашларыңны, үзеңне дә күрсәң, күңелеңә әйтеп бетергесез сөенеч тула. Кулга газета-журнал алуга, үзең кирәк санаган язманы укырга тотынасың, авторын карыйсың. Ә ул мәкалә сиңа килеп ирешкәнче, кемнәр кулыннан гына үтмәгән дә, кемнәрнең генә көче кермәгән, укучы ул хакта уйламый. Безгә күренмәгән хезмәт башкаручылар турында мәгълүмат бирүе белән дә Йосыф абый бик игелекле эш башкарган.

Редакциядәге эш, нәкъ укытучыныкы кебек, өйгә ияреп кайтадыр, дип уйлыйм. Анда эшләүчеләр өчен дә эш сәгате дигән төшенчә юктыр... Янәшәңдә сине аңлаучы, хезмәтеңнең тәмен-ямен уртаклашучы кеше булса гына, авырлыклары да җиңеләя төшәдер... Бу яктан караганда, Йосыф абыйның янәшәсендә нәкъ менә Венера апаның булуы олы бер бәхеттер. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны исеме алып, лаеклы ялга чыкканчы, Венера апа балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үзенең мөлаемлыгы, йомшак сүзе, ягымлылыгы белән сабыйлар күңеленә кереп калгандыр ул. “Йосыф абый өйдә нинди?” - дигән самими соравыма: “Гадел, игътибарлы, ярдәмчел, башта мине, балаларны, аннан соң гына үзен кайгырта. Ул дөньяны алып баручы. Таяк белән йөрсә дә, бервакытта да зарланмады,”- дип, җәһәт кенә ирен мактап алды. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, үзләренә аларны терәк итеп тоялар.

Кызлары Зөлфия – Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано укытучысы, инде бик күп еллар шул бүлекне җитәкли. Укучылары ел саен мәктәп, республика, региональ һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге урыннар яулыйлар.

- Әти – чын гаилә башлыгы, әни белән безнең өчен янып яши. Ул бик укымышлы, тырыш, эшчән һәм таләпчән. Ярдәмчел, туган җанлы, кешелекле. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез, - диде Зөлфия, әтисе белән ихлас горурлануын яшермичә. Йосыф абыйның оныклары Азалиягә дә бик кадерле дәү әти булганлыгы сүз сөрешеннән үк аңлашылып тора иде.

Уллары Рәеф чит телләр белгечлегенә укый. Казанның Яңа Савин рйоны балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик эзләнүләр клубы директоры вазыйфаларын башкарган, ел саен Ленинград өлкәсендә, Татарстан районнарында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган яугирләрнең язмышларын ачыклау экспедицияләрендә штаб башлыгы булган, “Хәтер” китабына мәгълүматлар туплауда катнашкан. КХТИнең кичке бүлеген тәмамлаган. Нәсел шәҗәрәсен Рәефнең уллары Руслан белән Данияр дәвам итә.

Йосыф абыйның "мактанырга" яратмаганын алдан ук искәртеп куйган идем. Үзе турында язарга да, сөйләргә дә атлыгып тормаган героем хакында бер-ике сүз әйтүләрен  үтенеп, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Йосыф Хуҗин белән озак еллар бергә эшләгән Филиза Сәлахова: “Йосыф абыйны “аяклы энциклопедия” дип йөрттек. Искиткеч хәтерле, укымышлы, бик күп укыган. Актанышның бөтен халкын таный. Үзе язган кешесенең туган-тумачасына кадәр белер”, - дип бәя бирде аңа.

Газетаның элекке мөхәррире Нурулла Нурлыев: “Йосыф абый бик принципиаль, үз фикере булган, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, төгәл журналист. Тиешле материалны кирәкле вакытка әзерләп җиткерә иде", - дип уртаклашты.

“Актаныш таңнары” газетасының бүгенге яшь мөхәррире Руслан Усмановның да әйтер сүзе бар: “Мин мөхәррияткә эшкә “урамнан” килеп кердем. Мине Йосыф абыйга беркеттеләр. Нәрсә күрәм, ничек бар – шулай язам. Мәкаләне Йосыф абыйга күрсәтәм. Ә ул уфылдап, җөмләләремне, сүзләремне төзәтә, төзәтә торгач, кай җиренең язарга яраклы икәне дә беленми башлый. Шуңа күрә кызыл яза торган ручка алып килдем. Йосыф Әхтәм улы Хуҗинны зур хәрефләр белән язарлык Укытучым, Остазым дип саныйм”.

Үзең эшләп киткән коллективның мондый бәясе һәртөрле Мактау кәгазьләреннән дә артыграктыр...

"Акыл белән гамәл кыла белгән

Халыкта тик шәхес табыла.

Халык белән шәхес даны үсә,

Шәхес белән – халык таныла",

- дип язган якташыбыз Э. Шәрифуллина.

Ләкин... татар халкының күпме улларын, кызларын республика күләмендә таныткан, күпме тарихи китаплар язган авторның хезмәтләре, ни кызганыч, әлегә тиешенчә бәясен алмаган. “Ике кат яшәми берәү дә, чәчәкләр бирегез кешегә”, -дип язган Гамил Афзал бик хаклы...

Бу очрашуда мин Йосыф абыйны Әбүгалисинага охшаттым. Тирә-ягы китаплар белән шыплап тулган бүлмә, өстәлдә компьютер, шулар арасында башына кәләпүш кигән, ак сакаллы Йосыф абый утыра. Мин сорау биргән  саен, урыннан кузгалып, таягына таянып, әле теге, әле бу  папканы яисә китапны тартып чыгара. Җитмешнең бу ягына чыкса да, искиткеч хәтере һәм төгәллеге белән сокландырып, белемен башкалар белән бүлешеп, бүген дә кайсыдыр авылларның тарихын барлап утыруы... Татар халкының менә нинди шәхесләре бар дип, алар хакында башкаларга җиткерергә омтылуы... Милләтебезнең горурлыгы булырдай тарихлар бар, кешеләр бар: ишетегез, күрегез, килер буыннарга тапшырыгыз дип җан атуы...