Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайда ялган, кайда дөреслек?.. (дүртьюллыклар)

Абынам...

Күзләремне текәп бер карасам,

Ямьсезлеккә килеп абынам...

Илдә берәр ялгыш җибәрелсә,

Дары кебек дөрләп кабынам!

Хәтәр

Әй, түрәләр һәм дә газиз халкым!

Әйтер сүзем сезгә шул хакта:

Туган телне теркәп куймаслармы

Халыкара «Кызыл китап»ка?..

Иҗат

Ялгыз утрау кебек яшәп ятам,

Мин азатмын дөнья чүбеннән.

Эзлим, табам энҗе-мәрҗәннәрне

Тормыш дигән диңгез төбеннән.

 

Шулпа

Куян шулпасының шулпасына

Түзәсең шул – акчаң тарайса.

Сәясәтнең тозсыз ашларына

Күнегүе кыен лабаса!

 

Манифест

Колак салды «безнекеләр»

Марксның теләгенә:

Коммунизм дигәннәре

Булды тик шәүлә генә!..

 

СССР

«Черек империя!» – дидек,

Таза җире күп иде.

Генсек «бабай»ларның гына

Сөйләгәне чүп иде...

 

Бәддога

Халыкара рингта –

           сугыш... кара сөрем...

Ник ашкынмый илләр яктыга?

Канлы сугыш генералларына,

Бомбаларга – бездән бәддога!

 

Йокымсырый...

Кече парламентлар хокук сорый,

Башларына суксаң – йокымсырый.

Берни аңламыйча яшәп ята

Йә Машенька шунда, йә Шәмсурый.

 

Ике тормыш

Сарай, яхта, хәтта самолётлар –

Олигарх өчен чүп кенә.

Пенсионер сөт һәм икмәк ала,

Вак акчасы җитми чүт кенә.

 

Томана

Китапларга кереп чумды ишәк,

Өстәленә өйде һәммәсен.

Күпме эзләсә дә... табалмады

Яшәү белән үлем мәгънәсен.

 

«Формула-1»

Илдә «КамАЗ»ны күтәрдек,

«КамАЗ» безне күтәрде.

Кайтарыгыз азатлыкны –

Сорамыйбыз бүтәнне!

 

Аллергия

Үлән яки чәчәк тузанымы?

Болар миңа пүчтәк бер нәрсә.

Иң кыены – сәясәтче «брат»

Күзгә әгәр төтен җибәрсә!

 

Муса. 1944 ел

Күрәсезме, яңа киллер булып

Күтәрелә яңа фашистлар.

Кешелеккә пистолетын төби

Яңа Гитлер, яңа Дантеслар.

 

Доллар

Рубльне яратучы сирәк,

Бик күпләрне доллар кол итә.

Ач күзеңне! Шушы яшел кәгазь

Күп илләрне тузан, көл итә.

 

Теләк

Сугыш чукмарларына мин

Зур сугыш башлар идем, –

Крокодиллар мыжгып торган

Елгага ташлар идем!

 

Дөнья

Мин дөньяны тыңлыйм...

Кошлар сайрый.

Зәңгәр күлдә сазын уйный җикән.

Диктаторлар шушы матурлыкны Т

ыңлый яки аңлый белә микән?

 

Кырда

Сап-сары кыр – көнбагышлар иле...

Көнләшәмен, ахры, мин юләр:

Көнбагышлар... кызга борылып карый –

Кояш диеп әллә белделәр?

 

Яңгыр

Яңгыр ява. Үләннәрне бөгә.

Күкнең төбе гүя тишелгән.

Шәбәренгән татар Шүрәлесе

Дулап чыга... әкият эченнән!

 

Сәясәт

Дөньяларны бутый сәясәт,

Дөреслеккә кушып ялганны.

Ахмак бәндә генә сизми кала

Янәшәдән

Япь-яшь тарих узып барганны.

 

Конституция

Безнең хокукларны яклаучы көч

Конституция, дигәндә...

Тот капчыгың!

Көмеш капкалары ялган аның,

Чынлык аунап ята идәндә.

 

Бөрештек

ЖКХлар җылы бирүләрне

Туктатсалар – туңдык, бөрештек.

Утка, суга бәя күтәрелә, –

Кайда ялган, кайда дөреслек?

 

Бер саплам

Кеше гомерләре – бер саплам җеп,

Ашыгып ага вакыт кич-иртән...

Вәт инәсен... Әҗәлетдин картның

Чалгы кайраганын ишетәм.

 

Ятим

Язмыш шулай нигә кыерсыта? –

Ике күздән кайчак яшь ага.

Алименты пүчтәк нәрсә аның,

Әти кирәк ятим балага.

 

Хөрәсән

Көн узсынга гына яшәп ята –

Акыл йоклый, кайнамый фикер.

Ике явыз черкине үтерде...

Көн үтте бит – Аллага шөкер!