Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чулпан Хаҗиева. «Әсәлем...»

Хикәя беренче җөмләләреннән үк үз эченә алып кереп китә. Бер яктан, «Җирнең кайсы гына ноктасында булсам да, гел бер үк кешеләрне күрәм» дигән башлам укучыга интрига бирә: аның логик яктан дөрес булмавы акылны-фикерне вариантлар эзләргә этәрә. Шуның артыннан ук татарча «сөйләүче» «мин»нең Испаниядән булуын хәбәр итү кызыксыну уята: фәндә моны көткән белән туры килмәү эффекты (көтү горизонтының акланмавы) дип атыйлар. Аны өйрәнүче махсус фән тармагы да бар – ул рецептив эстетика дип атала.

«Әсәлем...» - романтик хикәя. Уйлап табылган автор-хикәяләүченең биографик автор белән тәңгәл килмәве һәм «текст эчендә текст» – Хәдичәнең көндәлек дәфтәре пәйда булу иҗат методы ягыннан башка юлга кереп китү мөмкинлеге булганлыкны: җиңел генә күпкатламлы постмодернистик хикәягә әйләнә алуын  да искәртә. Әмма монысы мөмкинлек булып кала.

Хикәянең сюжеты катлаулы түгел. Әти-әниләре белән Испаниядән Казанга күчеп килгән Назлы үзенә охшап җитмәгән фатирда көндәлек дәфтәренә тап була. Аны укып, Хәдичә һәм аның нәни кызы Әсәл, кызның авыруы турында белә. Бу тарих аны тетрәндерә. Назлы аларны эзләп хастаханәгә бара. Соңгы: «Кояш нурларыннан сузылган юл буйлап килүче ак халатлы кеше Әсәлнең табибы иде» җөмләсе бу ике кеше язмышын өметкә юнәлтә. Гомумән, йомгакның шулай ачык, билгесезлек ноктасындарак калуы отышлы: ул әсәрне тормышчанрак итә, уйландыра.

Шушы сюжет эчендә Ч. Хаҗиеваның гаять матур табышлары бар. Беренчедән, Хәдичә тарихының «гөнаһ-җәза» структурасында бирелүе текстның фәлсәфи һәм эмоциональ тирәнлеген тәэмин итүче алымга әйләнә. Хәдичә кызына килгән авыруны үзенең башта баланы авыр йөк кебек кабул итүе белән бәйли. Башта – аборт ясатырга, аннары баласыз гаиләгә биреп җибәрергә ниятләвен, кызын акрынлап кына ярата башлавын сөйләгәндә, Хәдичәнең: «Кызым карынымда чакта әйткән сүзләрем, аннан котылу теләге, эзсез генә онытылыр, минем арттан кире кайтмас, дип ялгышканмын. Әсәлем менә үзенең кирәксез бала булганын тоеп, хәзер ике дөнья арасында көрәшә. Үткәннәргә кайтып булса, мин балама ул әле әфлисун кадәр генә булганда да, үземнең мәхәббәтемне биреп, ни дәрәҗәдә кирәк икәнлеген көннән-көн аңлатып килгән булыр идем. Ләкин хәзер соң инде. Һәм бар гаеп миндә генә» дигән сүзләре бала авыруы фаҗигасен икеләтә тәэсирле итә.

Шушы сөйләшүне йомгаклап, Назлы-хикәяләүче нәтиҗә чыгара: «Бу тормыш, чыннан да, гадел икән шул. Синең әйткән һәр сүзең, һәр теләгең, хәтта уйларың да хөкемсез калмаячак. Еллар үтеп, кылган начарлыкларың өчен әле һаман җавап бирмәгән булсаң, димәк, киләчәктә сине тагы да авыррак җәза көтә. Ә әни кеше өчен баласының бер гөнаһсызга авырлыклар кичергәнен күрүдән дә яман сынау була аламы? Мөгаен, юктыр. Җәзада ниндидер дөреслек сизеп, кеше үзен тынычландыра да аладыр, ләкин синең өчен балаң интеккәндә, дөреслек турында сүз алып барып та булмый шикелле. Баланың язмышы әти-әни кулында. Һәм аның белән уенчык кебек уйнарга беркемнең дә хакы юк. Киләчәктә балаңның күзләрендә бәхет күрергә теләсәң, син башта аңа үзең лаек булырга тиешсең. Бу тормыш гаделлек өчен беркемне дә кызганмый...». Әлеге нәтиҗә берничә фәлсәфи фикерне үзенә туплаган: 1) Бу тормыш гадел: һәр гөнаһ яки начарлыкка җәза бар. 2) Бала язмышы олылар кулында – аңа лаек булып яшәргә кирәк. Хикәянең ахыры тагын бер фәлсәфи канунны калкуландыра: гөнаһ өчен җәза үтәү генә түгел, гафу сорау да гаделлекне торгызырга сәләтле.

Самими һәм гади тоелсалар да, бу кануннар әхлак-нәсихәтне үз күргән татар әдәбияты традицияләрендә, шул ук вакытта Ч. Хаҗиеваның тормышка фәлсәфи карау сәләте турында сөйләп торалар. Аларны Назлы сүзләре буларак аерып чыгармау отышлырак булачагын да әйтергә кирәк. Беренче канун үзе дә тексттан аңлашыла: аны тагын бер тапкыр кабатлау юлы белән дә укучыга җиткерергә мөмкин булыр иде. Икенчесен исә көндәлек ярдәмендә яки шулай ук Хәдичә сүзләрендә белдерү мөмкинлеге бар. Чөнки әсәрнең иң башында, Назлының үз ситуациясенә бәйле, «Бердәнбер кызларының язмышы белән уенчык кебек уйнагач» сүзләрендә мотив күренеп китте инде.

Текстта уйнатылып бетмәгән тагын бер табыш – көндәлекнең Хәдичәнең әнисенә атап язылуы. Ана-бала мөнәсәбәтләрен Хәдичә-Клара, Әсәл-Хәдичә, Назлы-әнисе кебек янәшәлекләр ярдәмендә күрсәтү яңа фикер-нәтиҗәләргә алып чыгарга сәләтле.

Тагын бер үстерергә мөмкинлек булып та өзелеп калган табыш – Ч. Айтматов геройлары белән аваздашлык. Сирәк очрый торган Әсәл исеме генә түгел, бәлки Хәдичә дә – Ч. Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» повестена ишарә ясый. Повестьтагы мәхәббәтне югалту тарихы да, аның поездда журналистка сөйләнгән хикәя кебек язылуы да, баланың атасын белмәве дә, тагын кайбер детальләр  без карый торган хикәя белән аваздаш тоела. Әмма, исемнәрдән тыш, хикәядә бу аваздашлык файдаланылмаган (бәлки исемнәр дә очраклы сайлангандыр...). Гәрчә әсәрне тирәнәйтү өчен мондый янәшәлекне уйнатырга булыр иде.

Шуның белән бергә, укылышны тәэмин итсәләр дә, хикәядәге күп кенә күренеш-детальләр сюжет белән ярашып бетми. Беренчесе – Назлының Испаниядән кайткан кыз булуы. Хикәя башында интрига ясаган әлеге факт, кызның әти-әниләре турындагы мәгълүмат кебек үк, алга таба әсәрдә катнашмый. Гаилә Испаниядән түгел, Казанда яшәп, зуррак фатир сатып алган булса да, әсәрнең төп эчтәлеге үзгәрмәс иде. (Бу очракта, эленеп торган мылтыкның атарга тиешлеге хакындагы һәркемгә мәгълүм хакыйкатьнең әле дә кире кагылмаганлыгын искәртик).

Хикәя паркта инстаграмга кую өчен фотога төшеп йөрүче яшьләр күренешеннән башлана. Аларның да чит кеше кайгысына битараф түгеллеген ассызыкларга бер дигән мотив! Текст башындагы кешеләрнең бер төрле булуы турындагы фикерне – хастаханәгә барганда очраганнарга карап кире кагу кебек!

 Хикәядә хикәяләүче-мингә карата психологизм алымы – үзанализ куллану әсәрнең тәэсирлелеген арттыра. Хәдичә образына карата да автоматик язу алымын куллану отышлы булыр иде. Бу персонаж күбрәк тышкы факторлар аша тергезелә. Кайчакта мондый тормыш сынаулары артып киткән кебек тә тоела. Мәсәлән, авырга узган яшь хатынның эштән куылуы («Инде түгәрәкләнгәнем күренә башлагач, мине эштән кудылар. Журналлар бары тик матур гәүдәле модельларны гына ярата икән») – сериалларга тартым ясалма булып китә.

Гомумән алганда, хикәя укыла. Әсәр укучыны үз эченә алып керә, ахырга кадәр билгесезлектә тота. Шул ук вакытта әдәби алымнар, аларны урынлы файдалану, кабатлауларга, символларга, табигать күренешләренә мөрәҗәгать итү ягыннан осталык җитмәү үзен сиздерә. Тел-сөйләм мәсьәләсендә, каләмнең өйрәнчек булуы һәр җөмләдә диярлек күзгә ташлана. Әйтик, «үзен иртәнге кояш нурлары һәм ямь-яшел хәтфәдәй чирәмдә фотога төшерергә» фразасы  «үзен иртәнге кояш нурларына коенган ямь-яшел хәтфәдәй чирәмдә фотога төшерергә» кебегрәк булганда дөрес. «Әлеге паркны биләп алган кешеләр» дигәндә «биләп алган»ны кешегә карата кулланырга кирәкмәгәнлекне әйтергә мөмкин. Матур кыз баланың күзләрен  «шар кебек зур» дип бәялисе дә килми. Һ.б., һ.б.

Әмма сюжет кора, интрига ясый белүе Чулпан Хаҗиеваның язучылык сәләтенә ия булуы турында да сөйли. Уңышлар аңа.