АЯКТАГЫ ТЫШАУ ӘЛЕ КОЛЛЫК ТҮГЕЛ...
Җуелмасын гына...
Аяктагы тышау әле коллык түгел,
Бәйләсә дә аякларны бергә.
Һәм казык та шулай, әле коллык түгел,
Бәйләсә дә баш-аяктан җиргә.
Давыл йолкып ала җирдән казыкларны,
Тышауларны үткер кылыч кисә,
Җуелмасын гына, канга-җанга сеңгән
кылычлардан үткер дала исе.
Давыллардан көчле ирек хисе...
Чир
Чир белән җир бердәй яңгырашлы,
Ахры, чир ул махсус җирдән килә,
Безнең тәннәр бит ул җиргә азык,
Чир кимергән тәннәр җиргә иңә.
Авырулар килә-китә тора,
Куркынычы аның – исемсез чир,
Ул аждаһа – шулай азык җыя,
Җир куены көтә тәнне... тәкъдир.
Ахры, чир ул әҗәл токымыннан,
Чир-кармагын җайлап сала әҗәл,
Җан-бәгырьгә үрелгәннән бирле,
Шуннан котылырга эзли әмәл...
***
Әнигә
Тиз йөрешле поезд. Оча Нарбоннага (1).
Бордо (2) төбәгеннән юл үтә.
Бордо, дигәч, телдә кызыл шәраб тәме...
Хатирәләр – тирән. Ә ...истә!
Уңнан-сулдан очып үтә тоташ таулар,
Поезд тәрәзенә сыланып,
Мин авылда сыман, әни белән бергә,
Очып кайттым, хискә чолганып... .
..Поезд тәрәзендә – зәйтүн агачлары,
Күңел тәрәзендә – наратлар,
Истә, әни, истә, чиләк тулы җиләк,
Үзең кара җиләк, ул чаклар...
Поезд оча гына! Чит-ят дөнья оча!
Бәдән фәкыйрь шунда, вагонда.
Ә мин үзем йөрим шәүрин буйларында,
Күңелем белән әни янында.
Мин поездда. Юлда. Әмма әни белән.
Шундый халәт – бер төш, бер өнем.
Юкка гына түгел, саташу да түгел –
Туган көне бүген әнинең...
Кайдадыр көн туа...
Кичке шәфәкъ – әҗәл биләмәсе,
Болытларны манып шәмәхәгә,
Кәфен тегә сүнеп барган көнгә.
Кояш үзе әҗәл ятьмәсендә:
Сүрелә,
күмелә,
төрелә бара шул кәфенгә.
Ятьмә күзләреннән йомры-йомры
чәчрәп чыгып кояш кыйпылчыгы
төнге күккә куна йолдыз булып.
Шул мизгелдә кайдадыр көн туа
Йорт-урамнар, күңелләргә тулып...
***
Мирабель паласта концерт тыңлаганда...
Зальцбург, Зальцах, Алып тавы (3),
Көйләрдән – үрмә-бишек.
Мин – бишектә. Оча күңел,
Җиде кат күккә күчеп.
Музыкантлар – фәрештәләр,
Тылсым тулы Мирабель (4).
Гайдн, Моцарт, Бах үзләре –
Скрипка, флейта, виолончель...
Читлек
Дәүләт. Дәүләт. Дәүләт...
Милләт. Хыял. Өмет.
Чикләр, чикләр, чикләр...
Телгәләнгән өммәт.
...Эчтән бикле читлек.
Читлектәге илләр...
Без соң җирдә кемнәр?
Читлектә дә – читләр...
***
Яши-яши күнегәсең табигатькә,
Диңгез-таулар урман-кырлар кебек якын,
Булсын Париж, Барселона йә Лиссабон,
Безнең белән бер калыптан, шул ук халкы.
Әйтмәс идем, монда ирек, ни теләсәң,
Шуны эшлә, күкләр, диеп, иксез-чиксез.
Монда да шул – дәүләт булгач, шул ук читлек,
...Әмма иркен читлекләре, эчтән биксез...
***
Барселона-Париж, ике шәһәр,
Ике мохит, әмма бер үк галәм.
Атылган ук булып поезд оча,
Тиздән – синдә, Париж,
бонжур, сәлам!
Котлар эзе тирән синдә Париж,
Кот иленнән (5) синең башланмышың,
Ул халыкның эзе тоныкланган,
Париж җуйган сүзләр яңгырашын...
...Ачуланма, Париж, сиңа түгел,
Атиллага күңел тарта бүген,
Тарта мине Каталуннар кыры (6),
Уклар сызгыруын откан күге...
Һун эзләрен тоя кан хәтере,
Бабалардан калган тамгаларны,
Кот оланнар, галлар, кельтлар иле –
Синдә рухы ерак бабаларның...
...Бу кырларда мәңгелеккә күчкән
Меңләп румнар, котлар, һуннар (7) каны,
Минем канда бүген
Кырны каплап кушылып аккан
канның тамчылары...
Күңел тоя...
...Дөнья – тәмуг.
Әзме сызлау, бәргәләнү...
Тоя шуны тәнең, җаның, аңың булсын...
Кайтып-кайтып үзәгеңне телеп ала
чәнечкеле нәфес чыбыркысы.
...Дөнья – оҗмах.
Тән-өрфия өчен әзер
шифа сулы кизләүләре, саф һавасы,
нурлы кояш, татлы ризык-нигъмәтләре.
Хур иясе бишектәге һәр нарасый...
Күңел өчен меңләп төсләр, меңләп хуш ис,
Кошлар сайрый, моңлы-җырлы фани дөнья,
Аң чигендә зиһен үтмәс тибрәнешләр.
Акыл үтми моңа. Моны күңел тоя...
...Җәннәт-тәмуг – ике халәт бер дөньяда,
Гөлчәчәк күк. Чәчәге һәм энәләре...
Бер киселә, бер тырнала, бер сыйпала,
Шулдыр җанның күк катына үрләү мәле.
Сиңа, адәм, бердәнбер ул, ул бер дөнья,
Җәннәте дә, тәмугы да бергә шунда.
Башка җәннәт, башка тәмуг түгел, түгел,
Син адәмнән күккә ашкан бакый җанга...
Дула, диңгез!
Учларыңда, диңгез, ташлар уйнатасың,
Син дулыйсың, гүя, ачулы,
Әйдә дула, диңгез, миңа шуннан рәхәт,
Дулкын баса йөрәк ярсуын.
Бер карасаң, дәһшәт, диңгез үрә баскан,
Күк йөзе дә кара, куркыныч.
Син улыйсың, диңгез, әйдә ула шулай –
Син улаган саен... мин тыныч.
Бар давылда үзенә бер сихри рәхәт,
Кайный дөнья, җанда – тантана!
Тәңре кодрәтендә ике халәт бергә:
Диңгез дулый – күңел шатлана...
1 Франциядәге шәһәр.
2 Франциядәге төбәк исеме.
3 Зальцбург – Германиядәге шәһәр исеме; Зальцах – Зальцбургтагы елга исеме; Алып тавы – Альп тавы.
4 Мирабель – Зальцбургтагы бина-палас һәм шундагы концертлар залы.
5 Ил – Парижга нигез салучы кот халкы башта утрауда урнаша, шуннан Париж башлана. Утрауны алар ил дип атыйлар. Ягъни, Париж шул илдән-утраудан төзелә башлый (бу мәгълүмат «гид» сүзләреннән). Париждагы Сена (русча) елгасын да французлар Сен (Сөн) дип әйтә.
6 Франциядәге Шампань өлкәсе Шалон шәһәре янындагы кырлар. Монда 451 елны Атилла җитәкчелегендәге һуннар белән Аэцией җитәкләгән румнар һәм визготлар арасында канлы сугыш бара. Ике яктан да йөз меңләгән яугир һәлак була. Бу сугыш-кырылышта җиңүче як булмаса да, тарихи мәгълүматларга караганда, шул сугыштан соң бер ел да үтми, Атилла үлә, шулай ук һуннар да, кыска вакытта, тиз арада таркалып юкка чыга.
7 Каталун кырында сугышкан халыклар.