Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЙДА – ТАУЛАР, ЫМСЫНДЫРГЫЧ ҮРЛӘР...

Юк тынасы бу җилнең
Килде дә бәрде үзәккә –
аңышмый калдык берни...
Боз кебек салкындыр җиле –
якадан тотып сөйри...
Сөйләргә генә ирек юк:
күзәтү хәзер – өстән...
Таулардан ташлар коела
...кайтаваз булып өскә:
«Сабыр бул!
Нык тор!
Бирешмә!» –
...әйтергә ничек җиңел!
Тамырдан алып өзгәли –
Юк тынасы бу җилнең...
Чигенеп... бераз көтәйдең –
вакыт аз,
фикер сыек...
Сыеныр почмак тапмассың –
бу җилнең тынасы юк...
– Еллар хәрабә хәлендә,
әйт бер сүз,
нишлик... гасыр?!
– Карыштың, карышмадың ни –
бу җилнең юк тынасы...

Чулмансу
Чулмансу...
Ярларында аяк чылатсам да,
уятсам да төнлә таш чиртеп –
Чалкан ятып кочагыма оча,
чал тарихлы башын кече итеп...
Хушлашканда...
Болыткача кизәп ярсуларын,
дуылдата – бәрә яңагыма...
Каешланып беткән акчарлактан
каурый-каурый үпкә ява миңа...
Очрашканда...
Күмелә офык – дулкын йөгерә
Ярын очраткандай яңа гына...
Ак күбекләр сальса бии шашып –
Аяк чылатсам да ярларында...


* * *
Мин югалмам, мин булырмын тамга –
Юл чатында киңәш көткәннәргә...
Сөләйман

Йөгерәм дә чыгам, йөгерәм дә чыгам –
барган сукмак кына чатнамасын...
Шундый таркау чагым, шундый зәгыйфь чагым –
торсаң идең көтеп... чатта басып...
Чаң сугарга әзер – чарасызлык иңдә,
эзләмим лә юл чатында тамга!
Үзең кирәк, сүзең кирәк, бер киңәшең –
бу мизгелдә, бу минутта җанга...
Шундый читен чагым – җил уйнаклый тагы,
аңа нәрсә?! – чакрымнарга чыдам...
Түзәр чама бетте, олы юлга таңнан –
йөгерәм дә чыгам, йөгерәм дә чыгам...


* * *
Бу – безнең көн:
Дивардагы саргылт календарьның
битен ертып,
төнәтмәсен ясыйм иртәдән...
Кыл уртасы җәйнең,
кыл уртасы елның –
кышка ерак, көзгә иртәрәк...
Исәр кебек икәү утырырбыз –
иртә таңнан кара төнгә чаклы...
Үткән юлны-хатирәне барлап –
сөенербез ихлас...
һай, ничаклы!
144
Көлешербез күз яшьләре аша –
онытылыр гайре дөньялар...
(Шаккатырсың!
Календарьның гади бер көнендә
бу күңелгә күпме дәва бар!..)
Төнәтмәсе еллык юшкыннарны
төбе-тамыры белән алып юар...
Ә соңыннан... таң беленер –
календарьда яңа көн туар...
***
Шәһәр-авыл – мәгърип белән мәшрикъ...
Мәш киләбез ике кыйтгада...
Кала – кырыс,
тимер салкын таштан;
ә саланың
җаны-рухы бар...
Пәрдәләргә кояш сеңгән. Шәһәр –
күзен ачты, салмак киерелә...
Авыл күптән
җир җимереп аткан –
...уянгандыр әнкәй
таң белән...
Кала халкы һич тартынып тормый –
ашый, эчә барган хутына.
Әнкәй яңа
гына утыргандыр
«бисмиллалы»
табын артына.
Кызу. Эштәгеләр кондишерлы
бүлмәләргә кереп качкандыр.
Әнкәй шатлыгыннан
өйнең барлык
тәрәзләрен
киереп ачкандыр.
Уйда – таулар, ымсындыргыч үрләр...
Нәфес кошы тынмый – сайрый гел.
Көн куабыз,
ә авылда әнкәй
сәҗдә саен
бәхет сорыйдыр...
Ахшам керә, шәһәр мәңге тынмый –
Тизлек, шау-шу уңда вә сулда...
Гәҗит укып ятам.
Әнкәй анда
шәл бәйлидер
төн уртасында...