Логотип Казан Утлары
Повесть

Урам балалары (повесть)

I

Тезләрен кочаклап, көчек шикелле бөгәрләнеп яткан малай дер калтырап уянды. Тышта караңгы төшеп тә өлгергән икән. Бая ике кат свитер киеп, юрганга төренеп яткан иде дә. Суык барыбер үзенекен итте, тәне калтырый, тешләре тешкә тими.

Караватта ятып түзмәде малай, өйнең икенче ягына чыгып, өстәл янына килде. Ике стакан белән буш шешәдән башка бернәрсә дә юк. Ул киштәләрне, тартмаларны ачып карады. Ичмасам, ярма йә бер-ике бөртек бәрәңге табылсачы...

Ачыккан, калтырануыннан тынычлана алмаган малай аптырап утыра бирде дә җан ачуыннан:

– Әни тагы эчәргә киткән! – дип кычкырып елап җибәрде.

Кала читендәге шушы агач йорттан кеше өзелми. Әнисенең шешәдәш дуслары өчен монда ишек һәрчак шар ачык. Ике ел элек Данилның әтисе үлгән иде. Кеше коткарам дип, күлдә баткан... Әллә кайгысыннан, әллә ялгызлыктан әнисе эчүгә сабышты. Берзаман әллә нинди ят ирне өйгә алып кайтты да бергә яши башладылар.

Әтисе дөнья куйганнан бирле Данил тыныч тормышны онытты. Тәмле аш авыз иткәне, җылы өйдә йоклаганы, яхшы кием күргәне булмады. Әйтерсең лә, әтисе үзе белән бөтен котны алып китте. Туганнары да юк бу калада. Әтисе үләр алдыннан Үзбәкстаннан күчеп кайтканнар иде алар. Бөтен якын кешеләре шул якта торып калды.

– Болай булмый, – дип, үзалдына сөйләнде Данил. – Ничек тә өйне җылытырга кирәк...

Шул ният белән ул тышка чыкты. Ихатаның теге, бу ягына барып карады. Утын түгел, чыра да юк. Шушы март ае тиз генә үтеп китми, дип сукранды ул үзалдына. Җир кардан арынса, көннәр дә аязыр, өйдә дә ул тиклем салкын булмас иде.

Ихатада бернәрсә дә тапмагач, Данил бакчага чыкты.

– Таптым, – дип куанды ул, бакча уртасында үсеп утырган чыршыны күреп. Тиз генә агачның корыган ботакларын сындырып алды да өйгә йөгерде.

Шуннан ылыслы ботакларны ваклап, ипләп кенә мич эченә өйде. Шырпы сызып, ылыска якынайтуы булды – анысы шытырдап янып та китте. И, куанды малай, и, сөенде! Ялкынга учын якынайта биреп, җылынырга утырды. Тик бу шатлыгы озакка бармады. Ылыслар тиз арада көлгә әйләнеп өлгерде, ә ботаклары тырпаеп калды. Ут сүнде...

Кәгазь салырга кирәк булган, дип уйлады малай. Өй буйлап кәгазь эзләргә тотынды. Саргаеп беткән гәзит тапты. Өстәл астында тузып яткан чүпрәк-чапракны да мичкә тыкты.

Кәгазь янып китте. Ялкын чүпрәкләргә күчте.

– Сүнмә инде, ут, сүнмә! – Данил, өшеп беткән бармакларын җылытырга маташып, янә ялкынга кулын якынайтты. Учак бер дә дөрләргә ашыкмады. Иске-москы пыскып, өйгә төтен таралды.

Шулчак тышта кемнеңдер йөткергәне, берәүләрнең шаркылдап көлгән тавышы ишетелде. Ишек шар ачылып китте дә кичке кунакларның йөзе күренде. Бусагада әнисе, үги әтисе һәм тагы ике ир пәйда булды.

– Нәрсә өйне төтенгә тутырып утырасың?! – Мич алдындагы Данилны күргәч тә, хуҗабикә тамагы ярылырдай итеп кычкырып җибәрде. – Кулыңнан бер эш килми, маңка! Ашарга таптырудан башка бернәрсә дә белмисең!

Малаена җикеренә-җикеренә, пимасын салып тормыйча, әнисе түргә үтте, кесәсеннән шешә чыгарып, шап иттереп өстәлгә куйды.

– Йә, нәрсә карап торасыз, исемләп чакырганны көтәсезме?! – диде ул әшнәләренә.

Бу мәҗлеснең ничек бетәсен Данил яхшы белә. Талаш-сугыш, барлы-юклы стаканнарны вату, елаш-сыкташ булачагы көн кебек ачык.

– Әни, эчмә инде!

Ләззәтләнеп аракы коя башлаган хатынны бу ачуландырды гына. Урыныннан сикереп торды да улының якасына ябышты.

– Син генә, корыгыр, миңа акыл өйрәтмәсәң инде! – Әнисенең пычранып, көрәккә әйләнгән куллары малайны шул тиклем кысып алды, җибәрергә дә уйламый. – Синең өчен генә күпме сүз ишеттем, беләсеңме?! Мәктәпкә йөрмәсәң дә, мин гаепле, пычрак киенеп барсаң да – мин. Өйгә бирелгән эшеңне эшләмәсәң дә – мин. Егет булып беткәнсең – һаман минем җилкәмне кимерәсең. Син туганчы, мал туса, ичмасам, бер файда булыр иде. Башкача өнең чыкмасын, көчек, җанымны көйдерсәң, йә сугып үтерермен! – Шулай төкереген чәчә-чәчә, әнисе Данилны җилтерәтә бирде, малай аның кулларыннан ычкынмакчы булып, тартышып маташты:

– Җибәр мине, җибәр!..

Данилның бу гамәле үги әтисенә җитә калды.

– Җибәр әле шул маңканы! – дип кычкырып әйтте ир. Әнисе, калтыранып, тынычлана алмыйча өстәл янына барып утырды.

– Нәрсә, кеше булдыңмы, ә?! – Куе мыеклы, тәбәнәк буйлы, аракы исе аңкып торган ир елан кебек ысылдап, малайга якынайды. – Һаман борыныңны тыгасыңмы? Теге чакта да эшне син боздың, сволочь!

– Нинди эшне?

– Үзең беләсең. Исәргә салышма.

Усал караштан Данилның буыннары җебеде. Аның күзенә карамаска тырышып, башын читкә борырга да өлгермәде, чигәсенә шап иттеләр. Күз алдында очкыннар чәчрәп китте. Башы әйләнеп, идәнгә тәгәрәде.

Янына килеп юатыр, гафу үтенер дип, Данил, яшьле күзләрен мөлдерәтеп, әнисенә карады. Дөньядагы иң якын кешесе моңа игътибар да бирмәде:

– Ярый, җаным. Кызма! – дип, иргә әйтте дә аны өстәл янына чакырды.

Үги әти тынычланырга уйламады.

– Нәрсә бичәләр кебек мышнап ятасың, ну-ка, тор! – Каты куллары белән Данилның терсәгеннән эләктереп, аягына бастырырга маташты, гыжылдап җикеренә бирде.

– Кайчан безгә яшәргә хут бирәсең, хөрәсән?! Әниеңә тагы бер сүз әйтеп кара – сугам да егам. – Шулчак үте сытылырдай чиккә җиткән үги атасы өйгә тулган төтеннән чәчәп йөткерергә кереште. Бераздан: – Өйне нигә төтен белән тутырдың, инәңне! – дип, Данилны җан ачуыннан төртеп җибәрде. Болай да юньле ризык күрмәгәнлектән ябыгып, хәлсезләнеп беткән малай очып барып төште. Борыныннан чәчрәп кан чыкты.

Ирнең бу тиклем шашынуын күреп, әнисе тынычландырырга тырышты.

– Ярый, җитте, җитте! Иртәгә үзем иманын укытырмын әле, – дип, ирнең аркасыннан сөеп алды. – Утыр инде, утыр!

– Ух, маңка! Мин сине тегенең өчен никогда не прощу!.. – дип сөйләнә бирде аракыдан шашынган ир. – Бигрәк өйне төтенгә тутырган. Бернәрсә дә күренми! Ут куйма! Тавык кебек күшексен әйдә. Без үлмәбез. Менә бу бөҗәк иртәгә үк катачак!

– Нинди зыяным тиде сезгә? – дип ишетелер-ишетелмәс пышылдады малай. – Мин бит җылынырга гына теләдем!

Эчкечеләрнең шаркылдашып көлүе, бер-берсе белән ярыша-ярыша бәхәсләшүе, Данилны мыскыллап телгә алулары бергә буталып, малайның башында кайнады. Өйдә суык, төтен дә таралмый. Тешләре тешкә тими, дер калтырап, идәндә ята бирде ул.

Түзә алмады Данил. Караватка түшәк урынына җәелгән курткасын киде дә урамга чыкты.

Ишегалдына чыккач, шешкән иреннәренең сызлавын киметер өчен, карны учына йомарлап, авырткан урынына басты. Тәне тоташтан сызлый.

Данил бәләкәй чактан йолдызларны күзәтергә яратты. Аларның исемен дә, ничек урнашканнарын да яхшы белә. Боларны әтисе өйрәтте. Әле дә, үзен тынычландырырга теләгәндәй, күккә бакты. Ләкин анда бер йолдыз да күренми. Күк гөмбәзен кап-кара, куе болытлар каплап алган. Алар, өйдәге төтендәй, һич беркайчан таралмас сыман тоелды аңа.

– Әллә тоташ дөньяның миче төтенли инде?! – Бу уй малайның башына үзеннән-үзе килде.

Данил ихатадан чыкты да күпкатлы йортлар ягына юнәлде. Әнисенең аны җан көченә җилтерәтүе, үги әтисенең таштай каты куллары белән дөмбәсләве һаман да күз алдыннан китмәде. Шул авыр минутларны исенә төшереп, сыктый-сыктый атлый бирде ул.

Караңгы төндә кая, кемгә барырга? Бу сорауга ул җавап таба алмады әле.

II

Данил төне буе йоклый алмады. Моңа тиклем аңа урамда кунарга туры килмәгән иде әле. Нихәл итәсең – башка чара юк. Өеннән чыгып киткәч тә, биш катлы йорт подъездына килде. Иң югары катка күтәрелеп, туңып беткән кулларын батареяга терәп җылытып алды. Сөякләргә бераз җылылык йөгергәч, кәефе күтәрелгәндәй булды. Тышта бер адәм заты күренми. Башына, әллә кире кайтыргамы, дигән икеле уй килде. Теге эчкечеләр янынамы? Юк! Ач тамагым – тыныч колагым. Нәрсәгәдер үз итми аны үги әтисе.

Теге көнне соң... Әнисе исерде дә бернәрсә белми йоклап китте. Ә үги әтисе Данилга йокы бирмәде. Малай инде черем итә башлаган гына иде, алҗыган ир аны көчләп дигәндәй караватыннан торгызды. «Әйдә, сине сугышырга өйрәтәм!», − диде ул исе дә китми. Данил ничек кенә каршы торып карамасын, теге барыбер үзенекен итте. Имеш, боксёр итмәкче була малайны. Йодрыкларын төйнәп, берничә тапкыр мичкә сугып алды. Шуннан кабатларга кушты.

– Кул авырта, ошамый миңа бу бокс, – дип карышты малай.

– Әгәр куркак икәнсең, хәзер үзеңә сугып карыйм! – дип янады ир. Исерек кешенең башында нинди уйлар барлыгын белеп булмый, шуңа шүрләде Данил. Аның кушуын үтәмичә чара калмады. Мичкә кат-кат суга торгач, бармаклары канап бетте. Ә «әти» олы куаныч белән сөйләнә бирде:

– Мин барда өйрәнеп кал! Азак үзең бөтенесен дә тукмарсың.

Икенче көнне дә шул хәл кабатланды. Бармаклары сыдырылып, күгәреп беткән иде Данилның.

Исерек ир тагы күнекмә эшләтергә булгач, малай каршы торды:

– Нигә мин исәр сыман мичне тукмарга тиеш? Кулларым сызлый, башка алай итмим!

Бу сүзләр «йорт хуҗасын» ачуландырды гына. Күп уйлап тормый малайның җиңеннән җилтерәтеп тотып алды да яланаяк көенә тышка куып чыгарды.

– Каршы сүз әйтеп маташа, көчек! Әнә, тор тышта. Акылга утыргач керерсең.

Кышның салкын төне иде. Данил күпме шулай тышта киемсез торгандыр – хәтерләми. Бәлки, ун минут чамасыдыр. Ләкин шул ара аңа мәңгелек булып тоелды. Чарасыздан түзә алмый бер аягыннан икенчесенә сикеренгәләде. Аякларын тоймый башлагач, учы белән аларны уып та маташты. Тик әнисе генә күрмәде улының болай изалануын. Ул күптән исереп йоклый иде. Күпмедер вакыт үткәч, үги әтисе ишекне ачты.

Арыды Данил мондый мыскыллаулардан. Әгәр өенә кайтса, теге исерек ир аның башыннан сыйпап торырмыни?..

...Малай батареяга сыенып, оеп кына киткән иде, подъезд ишегенең шапылдап ябылуына дертләп уянды. Өскә күтәрелгән тавыш ишетелде. Урта яшьләрдәге апа икән.

– Бә-әй, бу кем баласы? – диде ул, малайны күреп. – Кемгә килгән идең?

– Беркемгә дә түгел, – диде калтыранган тавыш белән Данил. – Җылынырга дип кенә кердем.

– Алай икән... Ярый, подъездны пычрата күрмә. Югыйсә, бүтән аягыңны бастырмабыз! – Хатын бу малайның сукбай булуына төшенде шикелле. Югыйсә төн уртасында нинди әни баласын урамга чыгарып җибәрсен, ди. Уртача буйлы, кап-кара күзле, озын керфекле, сөйкемле генә күренгән бу малайны ханым жәлләп куйды. – Әллә ачыккансың инде?

Бу сүзләрне ишеткәч, Данилның авызына әчкелтем сыекча йөгерде.

– Иртән ашаган идем дә ул, – дигән булды малай. Күптән яхшы аш күрмәсә дә, таныш түгел апага дөресен әйтергә оялды.

– Хәзер, көтеп тор чак кына...

Апа май ягылган ике телем икмәк чыгарды. Хатынның фатирына кереп киткәнен дә көтеп тормады ул, тансык ризыкны кабалана-кабалана ашарга тотынды. Икмәк сыныгы эләккәч, бу апага рәхмәт әйтергә дә онытты.

Ике телемне Данил «эһ!» дигәнче ашап куйды. Идәнгә коелган валчыкларны да чүпләп капты. Эчтән генә теге мәрхәмәтле апага кат-кат рәхмәт укыды. Тик тамагы туймады. Тагын да ныграк ашыйсы килде. Бәлки, тагы берәрсе өенә соңлап кайтыр, шул кешедән сорармын дип уйлаган иде дә, бүтән подъездга керүче булмады.

Таң аткач, малайның ашау теләге артканнан-арта барды. Башы әйләнә, эче чәнчеп-чәнчеп куя. Күзен йомса, аның алдында зур күмәч яткан кебек. Ахырда кичәге икмәк биргән апаның ишеген шакыды.

– Бәй, син һаман мондамыни?.. – диде малайны күреп, эшкә кабаланып йөргән хатын.

– Апа, берәр телем икмәгегез булмасмы?

– Әй, Ходай! Ни булды бу дөньясына?! Кая карама – ятимнәр. Берәүнең беркемдә эше юк! – Хуҗабикә башын селекте дә кереп китте. Иртән генә пешергән ике йомырканы тәлинкәгә салды, икмәк телеп, май якты.

Ишек төбендә күзләрен мөлдерәтеп торган малайга сыен бирәм дип, подъездга чыккан иде, күршесенә тап булды. Ул алама киенгән малайны, ризык тоткан күршесен күреп, котырынды да китте.

– Гомер бакый теләсә кемне подъездга ияләштерәсең, – диде ул Данилның кичәге танышына. – Шул сукбайларның монда кереп эчү, пычратулары җитмәгән, тагы ашатып маташасың!

– Син баланы эчкечеләр белән бутама, яме. Аның сиңа ни зыяны тигән?

– Яклашма шуларны. Әнә, почта тартмасына хат салыр әмәл юк, ут төртәләр дә китәләр, ут төртәләр дә китәләр. Идәнне көнбагыш кабыгы белән кем тутыра дисең?

– Куй, күрше, син кеше хәленә керә белмисең...

– Җитәр! Подъезд буенча мин җаваплы! – диде теге хатын, авызын очлайтып, шуннан Данилга якыная төшеп, аны куарга тотынды. – Хәзер үк эзең булмасын! Югыйсә иремне чакырам. Бар-бар, торма монда теләнеп!..

Ризыкны кулына да алып өлгермичә, Данил усал апаның әрләвеннән куркып, чыгып сыпыртты.

Йорттан чыккач та кая барырга икән, дип аптырап торды. Беркемгә дә кирәкмәгән, дөньяда бөтенесенә дә комачаулаган көчек кебек хис итте үзен. Шушы уйларга бирелеп, авыр тын алды да каршыдагы йортка таба атлады.

Малай бүтән якка китәргә җыенганда гына, күзенә катыргы тартма чалынды. Игътибар итмәслек тә түгел: теге нәрсә йә алга, йә артка таба хәрәкәт итә. Бу нәрсә икән дип гажәпләнде Данил. Бәлки, җилгә шулай? Алайса бер якка гына шуар иде. Әнә бит, уң якка борылды, тагы алга шуа башлады. Менә сиңа мә!

Малай түзмәде. Танавын каплады да янына барды. Тартманы күтәреп җибәргән иде, дерт итеп калды! Аның алдында чем-кара төстәге матур гына көчек уйный башлады. Күрәсең, шушында ризык эзләп йөргәндә, ялгыш тартма каплаган да куйган. Күзләре соры, үзе кап-кара, бәләкәч кенә койрыгын уңга-сулга селтәгән була. Данил көчекне кулына алды. Аның маңгаенда йолдыз кебек ап-ак билгесе бар. Малай аны яратып сыйпап алгач, көчек иркәләнде дә китте.

– Сине дә әниең ташлап киттеме, бахыркай? – дип эндәште Данил, көчекнең хәленә кергәндәй. – Курыкма, бәләкәчем, мин сине үземә дус итеп алам. Мин Данил булам. Ә синең исемең ничек? Нигә шул тиклем аптырап карыйсың? Белмисеңме исемеңне? Алайса, сиңа Йолдыз дип исем кушам. Ишеттеңме, Йолдыз! Әнә маңгаеңда нинди матур йолдызың бар. – Малайның шулай сөйләнә-сөйләнә, йомшак кына сыйпавыннан көчек күзләрен йомып, рәхәтләнеп иркәләнә бирде. Шулчак зур гына этнең ырылдап туп-туры аңа таба килүен күрде. Малайны тешләргә тырышып, ажгырып килә. Данил, коты очып, көчекне кулыннан ычкындырганын сизми дә калды. Ә Йолдыз бернәрсә булмагандай теге эткә барып сарылды. Анысы һаман тынычланырга уйламый. Данил читкә качкач кына басыла төште. Шуннан эт, көчеген иркәләп, ялап алды.

Данил яңа гына танышып өлгергән «дусты»ннан һич кенә дә аерылырга теләмәде.

Читтән генә күзәтә бирде. Сокланып, ничектер көнләшеп карады ул көчек белән эткә. Әнисе янында булгач, Йолдыз йә аунап ала, йә аның аягын тешләп маташа. Ә әнисе яратып кына колагыннан тешли, аркасыннан ялый. Читтән генә карап утырып түзмәде Данил. Көчекне үзенә ияләштермәкче булып, шым гына чакыра башлады:

– Йолдыз, Йолдыз, кил, кил!

Малайның бу кыланышын күреп, эт сагая төште, колакларын тырпайтты. Ә Данил һаман үзенекен кабатлады:

– Йолдыз, Йолдыз, кил, кил!

Малайның иркәләп назлавы ошап калган, күрәсең, көчек әнисе алдында уралды-уралды да туп-туры Данилга таба йөгерде.

– Кил инде, кил! – дип аны дәртләндерде малай. Йолдыз уйнаклап, шатлыгын яшерә алмый, бәләкәй генә телен чыгарып килеп тә җитте. Кешенең үзен болай тотуына аптырап куйды әнисе. Шулай да көчегеннән калмады. Аңардан өч адымда гына туктап, күзәтеп торды. Кешенең көчеккә карата ихласлыгы, изге нияте йөзенә чыккан иде.

Көнләшүен яшерә алмаган эт ырылдап куйды. Ә көчеге моңа игътибар итми дә, малайның аягы арасында бутала, аңа өреп маташкан була. Бу кешенең бер зыяны тимәячәген сизеп, эт тынычланды.

– Ачуланма инде миңа! – диде Данил, кап-кара эткә карап. – Мин бит аны ялгыз дип уйладым. Ә син миңа ташландың. – Малайның үпкәләгәндәй тыныч кына сөйләгәннәрен эт башын йә уңга, йә сулга борып тыңлады. – Телисеңме, икегезне дә үземә дус итеп алам. Көчегеңә Йолдыз дигән исем дә куштым. Ә син, әйтимме, кем буласың? – Бераз уйлана бирде дә шатланып, яңа исемне әйтте. – Юлдаш!

Шулай җайлап кына эткә якынлашты Данил. Яңа гына исем алган Юлдаш карышмады. Малай курка-курка гына кулын этнең аркасына салды, ипләп кенә сыйпап алды.

– Хәзер ялгызым түгелмен, – дип шатланып сөйләнде малай. – Мин бәхетле: бер көн эчендә Йолдызлы да, Юлдашлы да булдым!

Шатлыгыннан ул контейнерлар янына нәрсә өчен килгәнен дә онытты. Бераз шулай яңа юлдашлары белән уйный торгач, корсагы туктаусыз быгырдый башлагач, ач икәнлеге исенә төште. Кичә үги әтисе сугудан ярылган иреннәрен ялап куйды.

– Сез миңа үпкәләмәгез, зинһар, – диде Данил, – берәр телем икмәгем булса, өчебезгә дә уртак бүлеп ашар идек. Юк шул... – Ышанмыйсызмы, менә карагыз дигәндәй, кесәсен әйләндергән иде, аннан икмәк валчыгы җиргә сибелде.

Эт сискәнеп китте. Бая җилеп килгән ягына чапты. Бертиклем баргач, авызына нәрсәдер эләктереп, кире болар ягына йөгерде. Данил этнең авызында нәрсә икәнен күргәч, аптырап калды. Юлдаш бер бөтен икмәк кабып алган! Эт икмәкне малайның алдына салды да, берничә адым артка чигенеп, җиргә ятты.

Бу хәтле дә ап-ак зур икмәкне кулына алгач, Данилның эченә җылы йөгерде. Ул икмәкне сындырып, бер өлешен көчеккә бирде дә, кабалана-кабалана, зур кисәкне ашый башлады.

– Ах, тәмле!.. Ух, тәмле!

Юлдаш, олы канәгатьлек хисе кичергәндәй киерелеп, кеше белән көчекнең тәмләп, икмәк ашаганын күзәтте.

 

***

Данилның күптән инде туйганчы уйнаганы юк иде. Ике яңа дусты белән рәхәтләнеп йорт тирәли йөгереп кинәнделәр. Эт тә көчегенә ияреп, сабыйларча куанып, малай тирәсендә бөтерелде, туры килгәндә, аның битен дә ялап алды.

Биек йорт алдындагы мәйданчыкта тиргә батып куыша торгач, Данилның тамагы кипте, су эчәсе килде. Тик аны кайдан алырга? Кибеттә берәү дә бушка бирмәс. Әгәр берәр фатирга ишек шакып караса?! Шул ният белән малай Юлдашны, Йолдызны ияртеп, беренче подъездга таба атлады. Йорт эченә керергәме-юкмы дип икеләнде ул, ишек янына килеп җиткәч. Бүген иртән генә теге йорттан ничек куылуын исенә төшергәч, авыр ютәлләде.

Подъездның ишегенә үрелгән иде, каршысына ниндидер кыз йөгереп килеп чыкты да ялгыш малайга бәрелде.

– Ай, гафу итегез! – диде сылукай, уңайсызланып. Сезнең бернинди дә гаебегез юк дигәндәй, Данил ихлас елмайды.

Чибәркәйнең төс-башына шунда ук игътибар итте малай. Гүзәл чәчкә кебек күренде аңа бу кыз.

Кыз ишек төбендәге көчеккә сокланып, аңа омтылды. Йолдыз алдына чүкте дә аны сыйпарга тотынды.

– Кара әле, нинди матур! – Кыз куанычын яшермәде. – Бу синең көчегеңме?

– Әйе! – Данилның җавабында ниндидер горурлык бар иде. – Исеме Йолдыз аның!

– Ул чынлап та Йолдыз! Шундый сөйкемле! – Кызыкай көчекне җылы сүзләр белән назлады. Шуннан малайга борылды да:

– Көчегең белән таныштырдың, ә үзең белән юк, – диде көләмсерәп.

– Данил булам! Ә син?

– Ләйсән!

– Сиңа ничә яшь? Миңа – унөч.

– Кызларның яшен сорарга ярамый! – Ләйсән көлеп җибәрде. – Ярый әйтим, миңа да унөч.

Шулай көтмәгәндә, ишек төбендә танышты алар. Яңа очраткан кызга нинди сорау бирергә дә белмәде Данил. Моңа тиклем кызлар белән танышканы юк иде, югалып калды. Ләйсән көчекне шул тиклем үз итте. Җибәрергә дә уйламый, уйнатуын белә. Ә Йолдыз сикергәли, нәзек тавышы белән өреп маташа.

– Син аңа якынрак иел әле, – дигән булды Данил, акыл өйрәтеп, – ул синең битеңне ялаячак. Теле йомшак, бәбәйләрнеке кебек.

Ләйсән көчек белән уйный бирде, ә Данил кызны сиздерми генә күзәтте. Ниндидер яңа хисләр аны чолгап алганын үзе дә аңлап җиткермәде. Ничектер йөрәк тирәсен рәхәт җылылык кытыклаган кебек.

– Көчекнең ашыйсы киләдер, – диде Ләйсән, хәстәрлек күрсәтеп. Данил шулвакыт су сорарга ниятләде.

– Юк, рәхмәт, без ашап алдык та ул, – диде оялчан гына. – Менә су булса, эчәр идек. Мин дә, этем дә, көчегем дә сусады. Ә өебезгә тиклем әле атларга да атларга...

Ләйсән йөгереп кереп китте. Күп тә үтмәде, су алып чыкты. Тәүдә үзе белән алган тәлинкәгә коеп, Йолдызның алдына куйды. Көчекнең кинәнеп, су ялаганын күреп, койрыгын болгап, Юлдаш килеп җитте. Банканың яртысында калганын кыз малайга бирде.

Ләйсәннең көчеккә карап шул тиклем күзе кызды. Хәзер үк үзенең фатирына алып кайтырга риза иде. Тик хуҗасы бар шул. Ахырда кыз сорамыйча булдыра алмады:

– Данил, синең бер этең бар бит. Әллә көчегеңне миңа бирәсеңме?

Бу сүзләрне ишеткәч, малайның төсе үзгәреп китте:

– Юк, юк, юк! Ул – минеке, берәүгә дә бирмим!

Кыз үзе дә әрсезлегенә уңайсызлангандай итте.

– Борчылма, – дип юатты малай. – Мин шушы тирәдә еш булам. Теләсәң, Йолдыз белән бергәләп уйнарбыз.

Ләйсән куанып, елмаеп җибәрде. Шулай озак кына ишегалдында тордылар. Көчектән аерыласы килмәде кызның...

Данил, Ләйсән белән хушлашкач, базар ягына юнәлде. Андагы рәтләр яныннан кат-кат үтте. Бигрәк тә икмәк, төрле җиләк-җимеш сатылган урыннарда озак торды. Эт белән көчек тә «әйдә, шул тәм-томнарны алып ашыйк» дигәндәй, янында уралдылар. Их, беркем дә хәленә керми шул малайның! Шушы калачларга, конфет-печеньеларга караганда, авызына су җыелганын, ичмасам, берәрсе сизсә иде!

Тегеләй-болай йөри торгач, кич тә якынлашты. Тирә-якны караңгылык баса башлады.

Данил бәләкәй чактан караңгыдан курка. Ниндидер шайтаннар, җен-пәриләр кич ауга чыга, имеш, дип ишеткәне бар. «Бүген төнлә кайда йоклармын икән? Суыкта урамда туңмасам ярар иде», дигән уй башында урала. Йоклар урынның булмавы аны бөтен шайтаннардан да ныграк куркыта.

– Бүген икенче йортның подъездына кереп карыйбыз, – дип эндәште ул янында торган дүрт аяклы дусларына. Бераз уйланып торгач, биек йортлар янына юнәлде. Ә Йолдыз белән Юлдаш аннан бер адым да калмады.

Караңгы тыкрыктан китеп барганда, артыннан ике кеше ияргәнен сизеп калды Данил. Күздән яздырмакчы булып, уңга да борылып карады. Әмма тегеләр бер дә калырга уйламый. Куркуыннан малайның йөрәге дөпелдәп тибәргә кереште. Егерме метрлар чамасы ераклыкта ике малай ияреп килә. Данил адымнарын шәбәйтсә, алар да тизрәк атлый. Куркуыннан тиргә батты. Йөрәге атылырдай булып тибә.

Качарга! Тиз генә көчекне кулына алды да җан-фәрман йөгерергә тотынды. Юлдаш та аны узып китеп алга чапты.

– Тукта, дидем, тукта!

– Хәзер аягыңны сындырам!

Куучыларның сүзләрен ишеткәч, Данил тагын да кызурак йөгерә башлады. Ә тегеләр туктарга уйламый да, җилдерә генә!

– Тукта! Тукта!

Ах, каһәрең! Шушы якларны начар белә шул Данил. Бернәрсәгә дә карамый алга йөгереп, капкага килеп төртелермен дип уйламаган иде дә. Ике яктан биек йорт, ә алда – койма. Малайның буыннары калтырый. Куркуыннан елар чиккә җитте. Теге эзәрлекләүчеләр шунда ук куып тотты. Үзләре алама киемдә, өс-башлары сәләмә. Берсе куып җиткәч тә, туктап та тормыйча, җан ачуыннан Данилга сукты. Малай тәгәрәп барып төште, көчек тә чыелдап тәгәрәп китте. Бәләкәченең елавын күреп, кара эт ырылдап, тегеләргә ташланды.

Икенчесе, тәбәнәге, кулына таяк тоткан икән. Эттән куркып, аны таягы белән куып маташты.

– Этеңне тый, этеңне! – диде озынрагы, ялваргандай итеп.

– Ал, дидем, кәнтәеңне!!!

Данил Юлдашны тынычландырырга тотынды.

– Җитәр, Юлдаш! Юлдаш, җитте, җитте, тынычлан!

Зур батырлык күрсәткәндәй, Юлдаш өрде-өрде дә, бераздан тынып, Данил янына ук килеп басты.

– Мин сезгә нәрсә эшләдем? – диде Данил, аптырап.

– Ә нигә без әйткәндә туктамадың? – Озыны малай ягына якыная бирде.

– Әллә...

Сүзгә таяк тоткан тәбәнәге дә кушылды:

– Син нәрсә эшләп йөрисең безнең территориядә?

Данил ни дип җавап бирергә дә белмәде.

– Йә, ярый, шүрләмә, әйт, нәрсә өчен монда килеп чыктың?

– Өйдән чыгып киттем дә... – диде ул, кулын селтәп.

Бу сүзләрне ишеткәч, озын малай куанычын яшерә алмады:

– Болай булгач, үзебезнең пацан булып чыгасың бит...

– Нигә күптән әйтмәдең аны, димәк, дус булыйк, – тәбәнәге исәнләшер өчен кулын сузды. – Без сине берәр «добыча» дип уйласак...

Данил икесе белән дә кул биреште. Сүзне озыны дәвам итте:

– Әйдә, танышыйк! Мин Цыган булам. Унбиш яшь.

– Ә мин – Орех! Унике яшь, – дип кушылды тәбәнәге. – Ә синең кушаматың бармы?

– Исемем – Данил. Унөч яшьтәмен. Ә нигә исемегез шул тиклем кызык ул?

– Сөйләсәң, озын хәбәр инде. Курыкма, сиңа да кушамат табарбыз, – диде үзен Цыган дип таныштырганы. – Син теплицадан качкансың инде...

«Аңламадым» дигәндәй, баш какты Данил.

– Теплица, димәк, ул − өй! – Якыная биреп, Орех төшендерергә тырышты. – Теплицада кыяр, помидор кебекләрне үстерәләр бит. Өйдә дә шулай, андагы малай-кызлар әзергә яши. Ә без үз тамагыбызны үзебез туйдырабыз.

– Син, Данька, хәзер кая барырга уйлыйсың?

– Әллә...

– Караңгыда ялгыз йөрүе куркыныч. Киттек. – Безгә ияр дигәнне ишарәләп, Цыган алга ымлады.

– Беләсеңме, безнең нинди әйбәт урыныбыз бар? – диде Орех. – Күпләр шунда яшәргә хыяллана! Беркем дә сиңа шулай ит, болай ит дип, акыл өйрәтмәс. Мәктәпкә бар диюче юк, күпме телисең – шул хәтле йоклыйсың. Җылы, беркем дә борчымый.

Шушы караңгы дөньяда тагын кая барасың, дип уйлады да Данил малайларга иярде.

III

Әллә ни ерак китәргә туры килмәде. Бер-ике биек йортны үттеләр дә биш катлы йорт алдына килеп бастылар, Цыган тирә-ягына каранды. Күрәсең, кемдер күреп калмасын өчен шулай сак кылана.

– Бу турыда беркемгә дә сөйләргә тиеш түгелсең! Секретный объект, – дип җитди генә эндәште Данилга.

– Ярый.

– Әгәр берәрсенә әйтсәң, үзеңә үпкәлә. – Орех дигәне сүзгә кушылды.

Подъезд янында подвалга төшә торган урын бар. Цыган аны ипләп кенә ачты да эчкә үтте. Малайлар да, көчеге белән эт тә аның артыннан иярде.

Үзенең өен Данил ничектер котсыз, пычрак итеп күрә иде. Юк, ул ялгышкан икән. Менә бу, ичмасам, шайтан оясы. Кайда карама – чүп-чар, шешә савытлары, чүпрәк-чапрак тузып ята.

– Шушы була инде безнең өй. – Цыган елмаеп, яшәгән урыны белән таныштыра башлады. Ничек атарга бу урынны? Бүлмә дисәң, бүлмә түгел, келәт дисәң, аңа да охшамаган. Гади генә күпкатлы йортның ташландык подвалы. Монда кешеләр кереп йөрми. Сантехниклар берәр авария була калса гына төшәләр. Монда Цыган белән Орех хуҗа. Күрәсең, алар инде монда бүген генә килмәгәннәр. «Өйне» үзенчә баетып та өлгергәннәр. Таш идәндә саргаеп беткән ике матрас ята. Ятар урыннары шушыдыр, дип уйлады Данил. Кайдандыр җимерелгән шифоньерның ишеген дә алып килгәннәр. Астына кирпеч салып, аңардан өстәл ясаганнар. Агач тартма да бар. Анда, күрәсең, ризык саклыйлар. Өстәлдә торган буш банкалар савыт хезмәтен үтиләрдер. Ничек кенә ямьсез, куркыныч күренмәсен, иң мөһиме − монда җылы. Уты да бар. Якты, җылы. Тагын нәрсә кирәк? Урам суыгында күшегеп йөргәнче, монда утыруың мең артык, дип уйлады Данил. Хәер, шул ук уй Цыган белән Орехны да монда алып килгәндер.

Баш очында әллә күпме торбалар тырпаеп тора, шунысы гына бераз теңкәгә тия. Канализация торбалары. Җитмәсә, вакыт-вакыт аның эчендә су шаптыр-шоптыр итеп ала. Теге икәү моңа игътибар итмәгәндәй, Данил да күнегер...

– Запасны чыгар әле! – Цыган эре генә боерды. – Кунак күрсен ничек шәп яшәгәнебезне.

Орех аның әйткәннәрен үтәргә генә тора. Агач тартманың эченнән пакет чыгарды. Ул пакет сыйлы гына булып чыкты. Өстәлгә икмәк, балык консервасы, колбаса кунаклады. Аларны бүлеп чыккач, Орех ашарга чакырды.

– Да-а, болар ничек яхшы яши, – дип уйлап куйды Данил. Мондый сыйны әле кайчан күргәне бар?

– Болар кайдан?

Шул сорауны гына көткәндәй, Орех йотлыга-йотлыга сөйләргә тотынды.

– Кичә кичен урамда йөреп ятабыз. Ниндидер исерек ир китеп бара. Бахыр аягында да тора алмый. Кулында – зур пакет. Теге чак кына бара да егыла, бара да егыла. Тайгак.

Аны бүлдереп, Цыган дәвам итте:

– Тегенең артыннан калмаска булдык. Тик урамда кешеләр күп. Шуңа артык якын барасы килмәде. Бер заман теге исерек караңгы урамга борылды. Тиз генә кулыннан әйберләрен тартып алдык та – сыпырттык. Бу әле пүчтәк. Анда тагы шоколад, кәнфитләр бар иде. Ашап бетердек.

Цыган бу төркемдә «башлык» икән. Беренчедән, ул – иң өлкәне. Икенчедән, яшәүнең рәтен-чиратын бүтәннәрдән яхшырак белә. Ни дисәң дә, өйдән бүген генә чыгып киткән кеше түгел. Аларның «гаиләсенә» килеп кушылуы Данилның күңелен күтәреп җибәрде. Күмәк – яу кайтарган, диләр бит. Бергә булгач, күңелле дә, җиңелрәк тә булыр. Тик этләрне генә ошатмады Цыган. Ярар, көчеге кирәк, ди. Ә зур эт нәрсәгә? Артык тамак. Ул бит һава сулап кына тук булмый. Тагы бер сәбәп бар: Цыган этләрне яратып бетерми. Беренче класста укып йөргәндә, урамда эт талаган. Күршеләрнең эте тиктомалдан ябышып, аягының итен умырып алган, озак кына йөри алмый азапланган. Шуннан соң Цыган этләрне күрә алмас булган.

– Ә теге нәрсәне чыгармыйсыңмы? – диде ул Орехка.

– Үзең әйтмәдең бит. Хәзер без аны... – Орех янә тартмага үрелде. Күпмедер чокынгач, ялтыр шешә китереп чыгарды. Аны олы куаныч белән бер кулыннан икенчесенә сикертеп, малайлар алдына куйды:

– Тышта өшеп кителде. Әйдә, җылынып алыйк.

Аракыны күргәч тә, Данилны нәрсәдер чеметеп алгандай булды. Күп күрде инде ул шундый шешәне. Хисапсыз бәла, кайгы китерде инде ул йортларына. Әле килеп, яңа танышлары шуны эчәргә үгетли.

– Юк, малайлар, мин эчмим, – Данил кырт кисте. Цыган аптырап карап куйды:

– Кит, юкны сөйләмә. Әллә бер дә эчкәнең юкмы?

– Юк! Эчмәдем дә, эчәсем дә килми. Аны эчкән кеше акылын югалта. Күргәнем бар инде...

Орех та үгетләргә тотынды.

– Ул сиңа шулай күренә генә, Данил. Мин дә тәүдә шулай дип уйлый торган идем.

Данил күпме генә карышса да, тегеләр барыбер күндерде. «Берне генә йотып кара», «Аның начарлыгы юк», «Күңелең күтәрелеп китәр» дигән сүзләр белән кыстадылар малайны.

– Шул сасы суны кеше нәрсәгә эчәдер? Мин булдыра алмыйм.

– Сасы булса, борыныңны йомып эч!

– Әйе, әмма аракыны авызыңда тотма. Йот та куй.

Тәүге тапкыр эчү күңелне болгандырып җибәрде. Әче су авызын яндырып төшеп китте. Җирдәге иң тәмсез әйберне авыз иткәндәй, чирканып, җиргә төкерде. Бүтән эчмим дисә дә, тегеләр үзенекен талкыды:

– Тәүге тапкыр шулай була инде. Менә икенчесен эчсәң...

Утыра биргәч, егетләрнең кәефе тагын күтәрелеп китте. Аларның бигрәк тә Данил хакында күбрәк беләсе килә. Ул ничек бар, шулай сөйли бирде. Башка вакыт булса, бәлки, оялып дөресен әйтмәс иде. Аракы эчкәч, әллә кыюланды, әллә теле ачылып китте. Бу малайлар да яхшы тормыштан качып, подвалга килеп кермәгәннәр икән. Аларның да үз хәсрәте, үз сызланулары бар. Һәркемнең үз тарихы...

– Ә мин детдомнан качтым. – Орех авыр көрсенеп куйды. – Айдан артык чыгып киткәнемә. Әле һаман таба алмыйлар.

– Нигә качарга булдың соң? – дип төпченде Данил.

– Өлкән малайлар тукмый...

Орехның сөйләвенчә, анда ул кадәр үк начар да түгел. Ашаталар, киендерәләр, җылыда йоклыйсың. Тик күңел тынычлыгы гына юк. Ә анысы – һәр кеше өчен иң мөһиме.

Орех детдомга бер ел элек барып эләккән. Әтисез үскән малай. Әнисен төрмәгә утыртканнар. «Орех» дигән кушаматны өлкән малайлар аңа шунда ук уйлап тапкан. Башы зур аның. Өлкәнрәкләр аны күрә алмый. Яныннан үткән саен башына сугалар.

– Түз, син бит орех! – дип мыскыллыйлар.

Еш кына берәр нәрсә урларга кушалар. Орех юашрак булгач, аңа төрле «задание» бирелә. Әйткәннәрен үтәмәсәң, билгеле, башына эләгә.

Орех кәтлитне үлеп ярата. Хәер, аны яратмаган кеше бармы икән?! Шул ризыкны биргән көннәрен түземсезләнеп көтеп ала балалар. Орех та. Тик аны ашау бәхете һәркемгә дә тими. Өлкәнрәкләр тартып ала. Ашамлыкны үз кулларың белән тотып, «башлыкка» алып барырга кушалар. Бары аның тәмле исе генә учыңда кала...

Бер көнне Орех мәктәптән барысыннан да алдарак кайта. Караса, тәрбияче һәр өстәлгә ашамлыкны бүлеп салган. Кәтлит тә бар. Бу юлы түзәрлек хәле калмаган. Азак тукмалачагын белсә дә, кәтлитне ашарга тотына. Эх, аның тәмлелеге! Ите авызда эреп кенә тора. Ә суты соң? Үзенекен ашап бетергәч тә туймый Орех. Ахырда кыер-кыймас кына күршесенең кәтлитенә үрелә. Анысын да «эһ» дигәнче ашап куя. Ә күз теге кәтлитләргә һаман кызыга. Туктар әмәл юк. Малай тагын берәүнекенә омтыла. Тагын, тагын, тагын... Шулай ун кешенең өлешен! Хәтта онытылып китеп «башлыкныкын» да! Ашап бетергәч, ашханәдән чыгарлык хәле калмый. Эче туп сыман була! Көч-хәлгә, ял итеп торыйм әле дип, өстәл астына төшеп ята һәм шунда ук йокыга китә. Малайлар аны өстәл астыннан сөйрәп чыгаралар.

– Всё, Орех! Хәзер зур башыңны гына түгел, корсагыңны да ярабыз, – дип сырып ала аны төркемдәшләре.

Нык эләгә Орехка! Күмәкләшеп тукмыйлар. Кем таяк белән суга, кем тәпечкә белән... Һәркем башына эләктерергә тырыша. Ул минутларны искә төшерсә, әле дә дертләп куя малай. Тукмалудан башы күгәреп, шешенеп бетә. Детдомда аңа көн юк. Бердәнбер котылу юлы – качу.

Цыган... Аның чын исеме – Тимур. Тик аны малай сирәк куллана. Кушаматы үзенә дә ошый. Ниндидер горурлык белән йөртә. Тимур – күп балалы гаиләдән. Биш бала арасыннан иң өлкәне. Әнисе белән генә яши. Үзенең әтисен хәтерләми. Шулай да әнисенең ялгыз яшәгәне булмаган. Бер-бер артлы ирләр аларда тукталып торган. Яңа «әти» килгән саен сеңлесе, энеләре арткан. Бу җәһәттән Данил белән язмышлары охшаш. Тимурның да әнисе эчәргә ярата, өйдән кунак өзелми, туганнары юньле карау күрми. Ә Цыган дигән кушамат бирүләре...

Тимур мәктәптә үзенә шөгыль табып ала: бәләкәй малайлардан акча талый. Күпләре куркып, үзләре китереп бирә. Кайсыбер укучылар мәктәптән кайтып килсә, тегеләрне стенага тери дә кесәләрен капшый. Нәрсә таба, үзенә ала. Шуңа классташлары аны «Цыган» дип атый башлый. Тышкы кыяфәте белән дә аларга охшаган. Бөдрә чәчле, коңгырт йөзле, күзләре уйнап тора.

Озак котырырга туры килмәде Цыганга. Кемнеңдер әнисе милициягә язып биргән. Китте шау-шу. Әллә ничә көн йөрттеләр Тимурны. Зыян күргән бөтен укучылардан аңлатма алдылар.

– Котырып туйдың, малай! Инде балалар колониясенә җибәрәбез сине, – ди мәктәп директоры. Тимур нишләргә белми. Башына төрле уйлар килә. Хәтта күпердән сикерергә дә ниятли. Әнисенә әйттең ни дә, әйтмәдең ни... Аның үз хәсрәте, үзенең авызына үзе хуҗа була алмый, белгәне – эчү. Цыган, балалар арасында ничек кенә эре булып кыланмасын, директорның әйткәненнән шүрли. Шуңа беркем дә тапмасын дип, бүтән калага качарга була.

Менә инде подвалда өч үсмер. Өчесенең дә үз тарихы. Авыр язмыш, гаилә фаҗигасе берләштерде, дуслаштырды аларны.

– Әйдә, тагы кой, Орех! – Бите кызарган Цыган дустын ашыктырды. – Сөйли башласаң, сүзең бетмәс синең...

Малайлар тагы күтәрде. Бер-берсен бүлдереп сөйләргә ашыкты. Алар берчә шаркылдап көлде, берчә сулкылдап елады. Тагын берәрне күтәргәч, Данилга кинәт кыен булып китте. Аяк астындагы җир чайкалгандай тоелды. Баш әйләнә, күз алдында томан. Эчендәге булган барнәрсәсе, укшытып, тышка чыгып килә. Малайларның йөзе дә икешәр булып күренә. Нидер әйтәсе килә, тик теле әйләнми. Нәрсә булды соң? Әллә үлү дигәннәре шушы инде дип курыкты Данил. Читкә китеп, хаҗәтен үтәргә теләгән иде, тик аяклары тыңламады. Урынында утыра бирде дә матраска ауды...

Исерүнең нәрсә икәнен белми иде әле ул. Әгәр, иртәгәсен ничек кыен булачагын белсә, бәлки, тотмас та иде аракыны. Башы чатнардай булып авыртып, хәлсез тора алмый яту, үләр чиккә җитеп авыру көтә иде аны иртәгесен.

IV

Бергәләшеп яшәүгә ике ай да үтеп китте. Салкын көннәр артта кала бара. Алда – матур җәй. Тик гел бер кием белән йөрү оят. Өйгә кайтып, алыштырырга кирәк. Данил бу хакта күптән уйлап йөри иде. Менә, ниһаять, тәвәккәлләргә булды. Өметсез – шайтан гына, диләр. Бәлки, әнисе акылына килеп, яхшы итеп яши башлагандыр? Бәлки, Данилны эзләп арыгандыр. Дөресен әйткәндә, мондый тормыш малайның үзен дә ялыктырды. Подвалда яшәү – яшәүмени? Юньле ашау юк, һәрчак хәвеф... Иртәгәсе көнең караңгы...

Туган йортына якынлашкан саен, йөрәге дөпелдәде. Юк, кабат әйләнеп бармас ул теге дусларына. Ике ай урамда йөрде – җиткән. Кешечә яши башларга кирәк. Мәктәптә укуын да дәвам итәр. Аның бит хыялы бар. Әтисе шулай тели торган иде.

Их, әтисе исән булса... «Минем улым төзүче булачак! Менә күрерсез, калабызда биек-биек йортлар салып куяр әле!» – дип кабатларга ярата иде ул. Әйе, әтисе нигәдер улының нәкъ төзүче булуын нык теләде. Хәзер барысы да җитәкче булам дип тырыша, ә эш эшләргә кешеләр калмады, дигән сүзләрен дә яхшы хәтерли. Бу һөнәр Данилның үзенә дә бик ошый. Тик болай укымыйча, урам буйлап йөрсә, хыялы ничек тормышка ашсын?! Шушы турыда уйланып, әтисенең рухы алдында оялып куйды ул.

...Өйләре каршында кызыл машина күргәч, авызы ерылды. Еракта яшәгән берәр туганнары килгәнме әллә? Өй дә танымаслык булып үзгәргән. Агач капкалар тимергә алыштырылган, тәрәзәләрнең рамы матур итеп буялган. Хуҗа кулы тигәне беленә, өй әллә кайдан балкып тора. Тик капканы болай гына ачармын, димә. Кыңгырау да эшләп куйганнар. Данил төймәгә басты. Якын кешесе белән күрешүгә әзерләнеп, өстендәге киемен ипләп куйды, тырпайган чәчен тигезләп маташты.

– Сезгә кем кирәк? – Алдында дәү гәүдәле, бөтенләй ят ирне күргәч, малай аптырап калды.

– Мин үз өемә килдем. Әнием кайда? – Данил эчкә үтәм дип үрелгән иде дә, теге ир кулын аркылы куйды.

– Бу йортны без сатып алдык. Алар күчеп китте.

Көтелмәгән хәбәрдән малайның буыннары йомшарды.

– Кем сатты? Ул бит безнең өй.

– Белмим. Элекке хуҗалары ниндидер ташландык авылга күчеп киттеләр.

– Алдашма! Бу әтиемнең өе! – Елар чиккә җиткән малай җан көченә ирне этеп, эчкә үтәргә маташты. Теге үз урынында каты торды. Ныкыш малайны җиңелчә генә селтәп җибәрде.

– Башка килеп йөрмә. Монда хәзер мин хуҗа! – Алдында ишек шап итеп ябылды.

Инде Данил барысын да аңлады. Менә ни өчен үги әтисе аны күрә алмаган. Монда килеп әнисе белән яши башлагач та, өйне сатыйк, дип аптыратты. Әнисе ризалашкан иде дә, бөтен планнарын Данил бозды. Җан-фәрманга кала хакимиятенең опека бүлегенә йөгерде. Ничек бар, түкми-чәчми сөйләп бирде. Ул вакытны йортны сатарга ирек бирмәделәр. Закон Данил ягында булып чыкты. Балигъ булмаган бала барда, мондый эшкә рөхсәт булмады. Опека бүлеге мәсьәләне үз күзәтүенә алды. Менә шуның өчен үги әтисе нык ачуланды, малайга көн күрсәтмәде: «Теге этлегең өчен не прощу!»– диде. Инде төшенде Данил. Бәләкәй чактан ук таныш урыннан болай гына китәргә ашыкмады үсмер. Күршеләренә сугылырга булды. Аңа бер генә сорау тынычлык бирми: әнисе ничек итеп йортны сата алган? Данилга 18 яшь тулмыйча аны эшли алмыйлар бит. Теге оятсыз ирнең эшедер...

– Бәй, син монда нәрсә эшләп йөрисең? Авылга күчтегез түгелме? – дип аптырады күршесе.

– Юк, күчмәдек. Менә бит, алдыгызда басып торам.

Күршесе чәйгә чакырды. Сөйләшеп утыргач, эшнең ничек килеп чыгуын Данил яңа аңлады. Имеш, малай астма белән авырый, калада тыны буыла дип, табибтан ялган белешмә алганнар. Баланың саулыгын саклау өчен, һавасы чистарак берәр авылга күчәргә киңәш язган булганнар анда.

Менә шул белешмә буенча опека йортны сатарга рөхсәт биргән. Янәсе, Данилның саулыгы өчен борчылганнар. Шулай итеп, каладагы өйне сатканнар. Аның акчасын нәрсә эшләткәннәрдер – билгесез. Күз буяу өчен, бәлки, ташландык авылдан берәр тавык кетәгедәй йорт алганнардыр. Ә калган акчасын, билгеле инде, эчүгә... Юк, әнисенең башына мондый хәйлә килмәс иде. Теге ирнең генә хөсетлеге бу. Тәү күрүдән үк үз итмәде Данил шул ирне. Кулы тулы «наколка» иде, төрмәдә утырган икән. Шул йортны «очыру» өчен генә ияләшкәндер. Әнисен нык жәлләп куйды малай. Тозакка эләккән куян сыман тойды ул иң якын кешесен. «Юк, әнисе өйне сатмаган! Алданган!» дип үзалдына сөйләнде. Данилның кәефе кырылды. Күрәсең, үз нигезенә кайтырга язмаган. Алга таба да подвалда яшәргә туры киләчәк.

Малайлар «оясында» бәйрәм гөрли иде. Аракы алганнар.

– Син кайда югалып йөрдең? – диде Цыган.

– Өемә кайтып килгән идем...

– Ә безнең менә нәрсәбез бар... – Орех гадәттәгечә мактануын белде. – Үзем уйлап таптым...

Карасаң, малайлар тик утырмаган. Өске катта яшәгән әбидән Орех кәстрүл сорап торган. «Без яңа күршегез. Беренче катта торабыз. Әле тулысынча күченеп бетмәдек», – дип алдаган ул карчыкны. Теге ышанып, кәстрүлен биргән. Малайларга шул җитә калган. Тиз генә сатып алыр кешесен дә тапканнар. Очсызракка җибәргәннәр, әлбәттә. Мәгәр бер утырып алырлык булган.

V

Көн саен ниндидер хәйлә корырга, тамак туйдыру чарасын табарга нужа үзе куша. Әле Орехның кесәсендә бер сум акчасы бар. Аңа гына нәрсә аласың? Иң күбендә – бер кап шырпы. Шул бер сумны ничек арттырып була икән, дип озак уйланып ятты ул. Кинәт башына бер уй килде. Ул урыныннан сикереп торды:

– Малайлар, бер шәп идеям бар. Әгәр мин әйткәнчә эшләсәк, бүген байыйбыз. – Цыган да, Данил да аңа сәерсенеп карап куйды. Мөгаен, берәр кемнең янчыгын чәлдерергә кушадыр, дип уйладылар. Хәер, кеше әйберенә аю мае сөртүдән башкасын белмиләр дә алар.

– Моның өчен миңа бер бит кәгазь, ручка кирәк, – дип сүзен дәвам итте Орех. – Сездән шул әйберләр, калганы – миннән.

– Нәрсә, акча ясарга булдыңмы әллә? – диде Цыган, көлемсерәп.

– Күрерсез... Мин кушканны алып килсәгез.

Кәгазьне дә, ручканы да табу кыен булмады. Малайлар моны «эһ» дигәнче эшләде. Урамда уйнап йөргән малайдан сорадылар. Ул барысын да чыгарып бирде. Бу кирәкле әйберләрне алдына китереп салгач, Орех шатлыгыннан учын учка уды:

– Акча сурәтен төшерергә талантым юк, тик башка нәрсәгә башым эшли. Хәзер күрерсез...

Орех җитдилек белән эшкә тотынды. Тәүдә кәгазьне бәләкәй кисәкләргә бүлгәләде дә, һәрберсенә «50 тиен» дип язып чыкты. Барлык кәгазьдә дә бер үк язма. Шуннан аларны язу күренмәслек итеп бөгәрләп, кәпәченең эченә салды.

– Киттек минем арттан. Лотерея уйнатабыз! – дип боерды ул дусларына.

Тегеләр аның артыннан иярде. Кесәсендә яткан бер сумлык тәңкәгә Орех кат-кат карап алды. «Менә ул минем байлыгым», дип сөенде. Юл уңае бер кибеткә кереп чыкты, бер сумлыгын ваклатып, иллешәр тиенлек ике тәңкә алды.

– Нинди лотерея тагын, әйт безгә? – Данил Орехның бу аңлашылмас кыланышыннан ярсыды. – Без нигә синең арттан сарык сыман ияреп йөрибез?

Аны Цыган да җөпләп куйды:

– Нигә эндәшмисең? Кая алып киттең безне?

– Сабырлык, тагы бер кат сабырлык. Хәзер күрерсез.

Орехка ияреп бара торгач, бөтенләй икенче урамга килеп чыктылар. Бу якта аларның күптән булганы юк. Биек йортлар арасындагы зур мәйданчыкта балалар туп-тулы. Мәктәп яшендәге балалар чыр-чу килә. Берәүләр турникта төрле күнекмәләр ясый, икенчеләре туп тибә, өченчеләре куышлы уйный.

Орех малайлар күпләп җыелган җиргә барып басты. Тегеләрне үзенә якынрак чакырып алды да кинәяләп сөйләргә тотынды.

– Дуслар, кем лотерея уйнарга тели? – Барысы да ишетсен дип, тавышын көчәйтте. – Алдан әйтәм – берәү дә оттырмаячак.

Мондый хәбәргә бүтәннәрнең колагы тырпаеп калды. Орехны тирә-яктан балалар уратып алды.

– Мин уйныйм!

– Мин дә...

Күпләрнең кызыксынуын күреп, Орехның эченә җылы йөгерде. Эшләр болай уңай барса, чынлап, акча керәчәк.

– Шартлары гади, – диде ул. – Уйнауның хакы бер сум тора. Түләгез дә шушы кәпәч эченнән кәгазь кисәген чыгарыгыз. Анда бүләкнең күпме икәне язылган.

– Ә күпме отарга була?

– Кемгә ничек туры килә. Ун сум, илле сум, хәтта күбрәк тә. Әнә, күрше урамда бер малай йөз сумны эләктерде!

Балалар җанланып китте. Кемдер кесәсеннән булган акчасын чыгарырга ашыкты, икенчеләре әнисеннән сорарга дип, өенә йөгерде. Уен кызу башланып китте. Шунда ук ике кеше лотерея алып, бәхетен сынап карарга булды. Ә Цыган белән Данил бер сүзсез эшне читтән күзәтеп торды. Балалар кәпәчтәге кәгазьне алып язманы күргәч, авызлары салынды:

– 50 тиен генә!

– Минем дә шулай...

Мондый очракта үзеңне ничек тотарга икәнен Орех яхшы белә. Иң мөһиме: югалып калмаска. Кесәсендәге ике илле тиенлек тәңкәне чыгарып, тегеләрнең учына салды:

– Лотерея булгач – шулай була инде. Барысына да зур акча тәтесә, кызыгы бетә. Кайсыгыз иң бәхетле кеше икән бүген? Илле сум әле менә шушы кәпәчтә ята. Йә, кемгә кирәк ул акча?

Һәркем үз бәхетен сынап карарга тели. Берсеннән-берсе кызып, лотерея алалар. Кайберләре хәтта бишәрне алды. Ару гына чират җыелып китте. Бу күренешкә Орехның да, дусларының да күңеле бермә-бер күтәрелде.

Кәпәчтәге кырыкка якын кәгазь кисәге юк булды. Аны сатып алган һәркем бары бер язуны күрде: «50 тиен». Алдан вәгъдә ителгән ун, илле сум да күренмәде. Цыган дустына пышылдады:

– Тизрәк таярга кирәк!

Алар шулай итте дә. «Хәзер киләбез» дип алдашып, табаннарын ялтыратты. Алданганнарын аңлаган балалар үзара сукранып калдылар.

Малайлар Орехны мактады:

– Менә, ичмасам, синдә баш. Каян уйлап таптың аны?

– Әйтмә дә. Юкка гына Орех димәгәннәр сине. Төп башына утырттың маңкаларны.

Бу акчага нәрсә алачакларын малайлар яхшы белә. Клей! Шул нәрсәне озак иснәми торсаң, теләк артканнан-арта. Аның белән булышканда, бөтен дөньяң онытыла, ашыйсы да килми. Ике көн элек кенә туйганчы иснәгәннәр иде аны. Кичә дә шуны ничек табарга дип баш ваттылар, тик бернәрсә дә килеп чыкмады. И ачулары килде шуңа! Хәтта үзара талашып беттеләр. Ә бүген ничек уңай килеп чыкты!

– Бүген әйдә сарысын алмыйк әле, – диде Цыган. – Аның күк тышлысы әйбәтрәк. Исе дә яхшы. Ә сарысын иснәсәң, баш ныграк авырта, җитмәсә тамак төбе әчетеп этләтә.

Орех аны куәтләп куйды:

– Әйе, мин дә шуны әйтергә тора идем.

Клей белән ничек эш итү юлын малайлар хәзер яхшы белә. Остардылар. Беренче кагыйдә: полиэтилен капчык белән клейны бер кибеттән алырга ярамый! Сатучылар шунда ук аларның токсикоман икәнен аңлап, бернәрсә дә бирми куып чыгарачак. Милиционер чакыруы да бар. Ә болай нәрсә өчен аны аласың дип сорасалар, «әтиемнең туфлиеның табаны аерылды», – дип алдаячаклар. Ә капчыкны инде бүтән кибеттән алачаклар. Әнә шулай хәйләкәррәк булсаң, барысы да килеп чыга. Бүген дә малайлар шулай итте. Бер тюбик клей, өч полиэтилен капчыкны бер бәласез алдылар.

Юлда килгәндә, Орех сәер итеп сүз башлады:

– Егетләр, мин үземә наколка эшләтергә телим әле.

Көтелмәгән хәбәргә дуслары аптырап куйды:

– Анысы сиңа нәрсәгә кирәк?

– Кулыма «13» санын эшләтәм. Ул – бәхетсезлек билгесе, – дип дәвам итте Орех. – Үземне белгәннән бирле гел бәхетсез мин. Ник берәр яхшы кешенең баласы булып тумадым икән? Бәләкәй чактан бирле изаланам.

– Куй, юкны сөйләмә әле! – Данил аны тынычландырырга маташты. – Барысы да алда бит. Мин, мәсәлән, андый саннарга ышанмыйм...

– Ә мин ышанам, – Орех үзенең сүзендә нык торды. – Менә кайсы бер илләрдә биек йортларда 13 нче кат юк. Фатирларга да андый сан бирелми.

– Ничек инде алай?

– Ә менә шулай. 12 нчедән соң, 14 нче кат башлана. Бәхетсезлектән курыкканга шулай итәләр. Ә мин курыкмыйм. Өйрәндем инде. Шуңа наколка эшләтәм.

Подвалга кергәч, малайлар ишекне нык итеп бикләде. Янәсе бүтәннәр үтә алмасын. Һәркем үз урынын алды. Орех һәрберсенең полиэтилен капчыгына сыек клей салып чыкты. Берсеннән-берсе узып иснәргә тотындылар.

Тәүдә сәер, ят күренсә дә, Данил да җайлап күнде бу шөгыльгә. Менә әле дә бер тутырып сулавы булды, шунда ук тәне буйлап эсселек йөгерде. Аяклары җебеде, күз алдында әллә нинди төрле чәчкәләр күренде. Тәүдә ул ракета сыман җирдән аерылды да өскә очты. Җир аңардан ераклашып, бәләкәй нокта булып калды. Шул тиклем җиңел һәм рәхәт аңа! Менә ул йолдызлар яныннан очып үтә. Аста кешеләр нигә мәшәкатьләнеп яши икән? Эх, белсәләр иде... мондый тормыш барын... Кешеләр меңәр ел буе чишә алмаган серләрне дә төшенде ул хәзер. Әллә нинди ачышлар башка үзеннән-үзе килә. Ә аны аңлар өчен шундый биеклеккә күтәрелергә кирәк – йолдызлар янына...

...Калтыранып, дертләп уянып китте Данил. Бу халәттән элеккеге тормышка кайту яман авыр икән шул. Күпме шулай таш идәндә яткандыр, белми. Башы шаулый, тамагы кипкән. Җитмәсә, Йолдыз үзенә урын таба алмый, чәбәләнә. Нигә алай кылана икән? Ачуны китереп, үзәкләр өзәрдәй итеп улавын әйт әле.

Данил тирә-ягына каранды. Цыган да капчыгын тоткан килеш йоклап киткән. Данил аның битенә сугып, уятырга тотынды.

– Ә-ә, по-шё-ё-ёл! – дип, аңлаешсыз гына итеп сөйләнде тегесе.

Ахырда Орехны уятырга булды. Ул да күп иснәгән, күрәсең, комсызланып башын капчык эченә тыккан да шул килеш йоклап киткән. Чәчләре клейга ябышып өлгергән, шуңа авырга туры килде.

– Эй, Орех, уян! – Ләкин дусты бер сүз дә эндәшмәде. Йөзе күм-күк булган. Данил аны җилтерәтеп карады. Тагы битенә суккалады. Тик Орех бер өн дә чыгармады.

– Орех, җитәр, кыланма! Тор! – дип кабатлады Данил.

Җавап булмады. Аптырагач, аның күзләрен бармагы белән ачты. Орехның күзләре өскә таба тәгәрәгән иде. Нык йоклый, күрәсең. Битен тотып карады, суынган. Җитмәсә, этнең улавы күңелгә шом өсти. Бәлки, шулай каты йоклыйдыр! Колагын куеп йөрәген тыңлады – типми...

Данилның коты очты. Башына эссе капты. Йөзе кәгазь сыман ап-акка әйләнде. Кычкырам, дисә, тавышы чыкмый.

– Кот-ка-ры-гыз! Орех үлгә-ә-ән! – дип җан көченә сөрәнләде. Күз аллары томаланды. Нәрсә эшләргә белми, урамга йөгереп чыкты. Ничек табиблар, милиционерлар килеп җиткәнен дә ачык хәтерләми. Алары малайлардан җентекләп кат-кат сораштылар.

– Передоз, – диде ак халатлы хатын.

Орехның гәүдәсен алып китәргә булдылар. Данил соңгы тапкыр аның йөзенә карыйм дип үрелгән иде, дерт итеп калды. Мәетнең битен ниндидер вак бөҗәкләр сырып алган. Алар шул тиклем күп, кара яу булып артканнан-арта бара.

– Бу нәрсә? Кайдан ул? – дип аптырады Данил.

– Күрмисеңме, бетләгән бит, – диде Цыган. – Элек ишеткәнем бар иде. Димәк, шул сөйләгәннәре дөрес инде. Кеше үлсә, тәнендәге бетләр өскә калкып чыга, ди...

– Ярар, җитте! Тоже нашлись тут учёные!

Милиционер сукранып, мәетнең өстен япма белән каплады. Орехны моргка, ә Цыган белән Данилны милиция бүлегенә алып киттеләр. Малайларны аннан тиз генә җибәрергә ашыкмадылар. Әллә күпме аңлатма алдылар да бикләп куйдылар. Иртәгәсе көнне генә чыгардылар.

Данил хәзер үзенә урын таба алмый. Бигрәк жәл шул Орех. «Үземә наколка эшләтәм. 13 санын», дигән соңгы сүзен исенә төшерсә, тыела алмый – күзләреннән яшьләр ага.

Цыганның да күңелендә тыныч түгел. Ул өйрәтте бит Орехны клей иснәргә. Әгәр өйрәтмәгән булса... Әйе, рәхәт кебек иде иң башта. Ә хәзер нәрсә белән бетте бу шаяру?!

Тәртип сакчысы каты сөйләште:

– Детдом белән бәйләнешкә керербез. Күмүне алар кайгыртыр. – Шуннан малайларның яшәү урынын язып алды. Әниләренең исемен дә белеште. – Көтегез. Сезне тагын чакыртачакбыз. Доигрались!

Кире теге подвалга кереп булмады. Ишеккә инде ача алмаслык итеп зур йозак элгәннәр. Ул йортны караган сантехникларга да эләккәндер әле. Алга табан нәрсә эшләргә, нәрсәдер уйлап чыгарырга Орех та юк. Үз өйләренә кайтырга ярамый. Милиционерлар килеп теңкәгә тиячәк. Бәхетләренә күрә, ярый әле җәй башланып тора. Автовокзалдан ерак түгел зират бар. Ул борынгы. Күптән инде анда җирләмиләр. Соңгы тапкыр сугыш чорында госпитальдә ярадан үлгән солдатларны күмгәннәр. Ә хәзер калада ул ташландык урын. Шунда куыш корып яшәп торырга булдылар. Данил тәүдә ризалашмый, карыша бирде. Тик Цыган барыбер күндерде:

– Үзең кара. Өеңә кайтсаң, милиция килеп, колониягә алып китәчәк. Ә монда тыныч. Беркем йөрми, үлгәннән түгел, тередән куркырга кирәк...

Тирә-яктан иске калайлар, такталар җыеп үзләренә урын әтмәлләделәр. Тәүдә куркынычрак тоелса да, атна үткәч, өйрәнделәр. Монда аларны кем тапсын? Зират эчендә эзләп йөрергә милиционерларның җиде ятып бер төшенә кермидер әле.

Малайлар бер-берсе белән озак сөйләшми йөрде. «Әйе» яки «юк» дип кенә аңлаштылар. Юк, дошманлашмады алар. Якын дусның көтелмәгән үлеменнән һушларын гына җыя алмадылар. Бар табигать яшеллеккә күмелә башлаганда, үлеп ят әле...

Икесе дә үзенә гомерлек сабак алды: бүтән клей дип авыз ачмаска. Нинди шаян, елгыр малайны сузып салып куйды! Цыганның да, Данилның да әле яшиселәре килә. Ни тиклем кыен булса да.

VI

Бүрене аягы туйдыра, дип юкка әйтмиләр. Үз көнен үзе күреп яшәгән малайлар бу кагыйдәне яхшы аңлый. Яшәгәч, төрле хәлләргә каласың.

Теләнә белер өчен дә зур осталык кирәк, хәтта талант дияргә дә ярый! Данил да шул нечкәлекне яхшы үзләштерде. Йөргән таш шомара инде. Ишек алдында кулыңны сузып торып кына кесәгә акча тулмый. Хәйләкәр, шәп психолог булырга кирәк. Иң тәүдә бик кайгылы йөз ясыйсың. Күзләреңдә хәсрәттән менә-менә яшь тамарга әзер тора. Мондый кыяфәткә керү серен Данил яхшы белә, ул тормышындагы иң кайгылы мәлне исенә төшерә – әтисенең үлемен. Бу фаҗига әле генә булган дип үзен эчтән ышандыра.

– Зинһар өчен, ярдәм итегез! Минем шул тиклем ашыйсым килә!

Иң мөһиме: сөйләүдән туктамаска.

– Ике көн бернәрсә дә ашамадым. Апа, зинһар өчен...

Хатын-кызлар жәлли белә. Ирләр акча чыгарып бирми. Моны Данил күптән сынады инде.

Бүген көн уңышлы башланып китте. Цыган анда нәрсә кыландырадыр, ә Данилның эшләре көйле. Бер сәгать эчендә йөз сум чамасы җыеп алды. Мул табыш! Бәйрәм бу! Тик бер ябык кына ирнең читтән аңа текәлеп карап торуы сагайтты. Бу абый еш йөри ул автовокзал янында.

Абый автовокзалга бер керде, бер чыкты. Платформага, халык күбрәк булган якка төшеп китте. Беразга югалды да янә күренде. Ят ир Данилны читтән генә күзәтә. Шулай да озак түзмәде: туп-туры кулын сузып торган егеткә килде.

– О-о-о, сәлам, брат! Хәлләрең ничек? – Ул әллә кайчангы таныш сыман Данилны кочаклап алды.

– Ә сез кем? – көтелмәгән очрашуга егет сагаеп калды.

Теге ир күптәнге дустын очраткандай, сары тешләрен күрсәтеп елмайды:

– Нигә, танымыйсыңмы мине?

– Юк, бер дә исемә төшерә алмыйм.

Данил ничек кенә уйланмасын, барыбер бу кешенең кем икәнлеген хәтерли алмады. Куе кара мыеклы, үзе ябык, озын гәүдәле ир... Өстенә уңып беткән күлмәк кигән, үтүкләнмәгән чалбар. Лупага охшаган зур, йомры күзлек. Юк, кемлеген белми Данил бу кешенең.

– Бәлки, кем беләндер бутыйсыңдыр мине? – диде ул, котылырга тырышып.

Ир барысын да әйтеп салырга ашыкмады. Кесәсеннән «Прима» тәмәкесе чыгарды.

– Дай в зубы, чтобы дым пошёл!

– Нәрсә? – Ят кешенең нәрсә сораганын малай тиз генә төшенмәде.

– Шырпың бармы?

– Зажигалкам гына, – диде Данил.

– Булсын...

Данил кесәсенә кулын тыкты. Зажигалкасы юк. Сул кесәсен капшап карады. Анда да юк. Башка кесәләрен дә караштырды. Ярый, җыелган акчаларын эчке кесәсенә яшергән иде. Үзе дә аптырашта калды.

– Бая гына кесәмдә ята иде...

Теге ир шаркылдап көлеп җибәрде. Шуннан үзенең кесәсеннән кызыл зажигалка китереп чыгарды.

– Шушы нәрсә сиңа танышмы?

Данил үз әйберенең, әле генә килгән кешенең кесәсенә ничек барып эләккәненә аптырап калды.

– Ул минеке бит! «Д» дип уелган язуы бар, – дип әйтүдән башка чара тапмады. – Ә ул сиңа ничек барып эләкте?

– Фокус-мокус! – Ир тәмәкесен кабызды.

Могҗиза бу! Данил исәр түгел бит. Биш минут элек кенә зажигалка аның кесәсендә ята иде. Һәм менә сиңа мә: ниндидер көч белән башка кешенең кесәсенә килеп кергән. Вәт, ичмасам, фокус! Бу абый алайса, гади кеше түгел. Берәр гыйлләсе бардыр.

– Абый, сереңне ач әле. Ничек эшләдең? – Данил тынычлана алмады. Барысын да тиз генә беләсе, аңлыйсы килде. Алдында ниндидер шарлатан түгел, ә фокусник тора бит!

– Әйдә соң. Зажигалкаңны кире кесәңә сал. – Данил янә әйберен әйләндереп карады да чалбарының уң кесәсенә салды. Кесәсе тишек түгел икәнлеген тикшерде. Кабаттан капшап карады: зажигалка үз урынында ята.

– Инде күрсәт, – дип елмаеп эндәште.

Ир тәмәкесен ыргытты да читкә китте. Бер биш адым үткәч, кире борылды. Малайны тәүге күргәндәй, кочагын җәеп исәнләшергә тотынды.

– О-о-о, сәлам, брат! – Данилны кочаклап, аркасынан сөеп алды. – Хәлләрең ничек?

Малай ирнең бу кыланышына сәерсенеп карап куйды:

– Ә зажигалканы ничек алырга уйлыйсың соң? – диде көлемсерәп.

– Кесәңне кара! – Мыеклы абый мут елмайды.

Данил кесәсенә үрелде. Уң ягын карады, сул ягын... Зажигалка юк иде...

– Ничек инде?! – Малай авызын ачып, сүзсез калды. Абый тагын көлеп җибәрде:

– Фокус, дидем бит! Фокус-мокус!..

Шулчак Цыган килеп чыкты. Бернәрсә дә эләктерә алмаган, күрәсең. Йөзе боек. Данил, әле генә ниләр күргәнен сөйләргә тотынды.

– Мин сезне күптән күзәтеп йөрим. – Ир тагын тәмәкесен кабызды. Малайларга да берәрне сузды. – Болай елгыр малайларга охшагансыз. Шуңа килеп танышырга булдым. Исемегез ничек?

Цыган, өлкән кеше буларак, таныштыруны үз өстенә алды:

– Мин – Цыган булам. Ә ул – Данька! Без күптәнге дуслар. Ә сез кем?

– Косой, диләр. Погонялам шулай. Чын исемем – Илдар. Тик исемем белән берәү дә эндәшми. – Дус булыйк дигәндәй, Косой егетләрнең кулын кысты.

– Тагын бер фокус күрсәтәсеңме? – Данил һаман бая күргәннәреннән тынычлана алмады.

– Күрсәтермен. Теләсәң, өйрәтермен дә.

– Чынмы? Алдамыйсыңмы?

– Алдамыйм.

Малайлар яңа танышуга шат иде. Шулай булмыйча. Нинди кызык кеше бит. Җитмәсә, өйрәтәм, ди. Абый артык сөйләнеп бармый. Җитди кешегә охшаган. Ә шулай да һәр сүзен игътибар белән тыңлыйсы килә.

– Сез кайда яшисез? Фатирдамы? – дип төпченде Косой.

– Фатирда түгел. Шушы тирәдә йоклап йөргән урыныбыз бар. – Данил башын игән килеш җаваплады.

– Аңлашылды.

VII

Өй эче аптырарлык түгел. Яңа җиһаз да, затлы әйберләр дә юк. Нух заманындагы чаршаулар эленгән. Идән чиста итеп юылган, урын-җир пөхтә җыештырылган. Стенада борынгы фотолар эленеп тора. Зур сәгать тә туктап калган. Бар байлык: ике тимер карават та бер өстәл. Ә абый яңа гына килеп, дөньяны үзенчә матурларга тырышкан. Күрәсең, йортта күптән кеше яшәмәгән. Тик шулай да монда яхшырак. Һәрхәлдә зират эчендәге куышка тиңләп булмый инде. Моңарчы алар яшәгән подвал белән дә чагыштырырлык түгел. Баш астына салырга – мендәр, ябынырга юрган бар. Монысы яхшы.

Илдар – кырык яшьтән узган ир. Гомеренең яртысын диярлек төрмәләрдә үткәргән. Сәбәбе бер – кулы озын. Менә әле дә иреккә чыкканына куанып йөри. Хәер, куанамы соң? Чыкканда, үзе шулай уйлый иде дә бит. Кайткач, күргәненнән күңеле кайтты. Әти йорты ялгызлыктан чүккән. Күрше-тирә аның холкын белгәнгә күрә, аралашмый. Бер-ике урынга эшкә барып караган иде, утырып чыкканын белгәч, ипләп кенә баш тарттылар. Ә бит ашарга кирәк. Һава сулап кына тук булмассың. Телиме-теләмиме, теге сәләтен эшкә җигәргә туры килә. Тик әлегә ул сак кылана. Төрмәнең караңгы камераларыннан да бераз ял итеп алырга кирәк. Тагын Илдарның эчен пошырганы – ялгызлык. Эчендәгесен сөйләр өчен, хәтта янына утырып чәй эчәрлек кешесе булмавы җанын көйдерә. Төрмәдә үзенең дус-ишләрен, фикердәшләрен табып беткән иде. Әле дә автовокзалда шушы ике егет белән танышу бераз кәефен күтәреп җибәрде. Беренчедән, өчәү өчәү инде, күңелсез булмас. Икенчедән, бу егетләрнең аңа ярдәме дә тиячәк. Илдар планнар да корып куйды. Егетләр җитез, аннан-моннан куркып тормыйлар. Үзләренә 18 яшь тә тулмаган бит әле. Әллә нинди эш кылсалар да, хөкем каты түгел. Моны Илдар яхшы белә. Барысы да ул уйлаганча килеп чыкса... Әйе, зур өметләр баглый аларга Косой-Илдар...

Табын кызганнан-кызды. «Өч таган аумый – өчәү итик», дип күтәрделәр. Шуннан «арбаның дүрт тәгәрмәче әйләнгәндә генә, ул яхшы бара» дип, дүртәү иттеләр... Кызмача булган малайлар кайда яшәүләре, монда нинди җилләрнең илтүен сөйләп бирделәр.

Илдар да ачылып китте. Кәрт чыгарып, әллә нинди фокуслар күрсәтергә тотынды. Малайлар авыз ачып күзәтте.

 

VIII

Малайларның яңа урында яши башлавына атнадан артык вакыт үтте.

Тәүге көннән үк Илдар үз шартын куйды. Малайлар телиме-теләмиме, чәчләрен кырып ташларга! Данил белән Цыганның бертуктаусыз кашынганнарын күреп, шулай эшләргә булды. Тегеләр тәүдә киреләнеп маташты. Бигрәк тә Цыган бөдрә чәчләре белән хушлашырга теләмәде. Косой каты торды:

– Минем өйдә вшивым не место!

Хәзер икесенең дә таз башлары ялтырап тора. Бетләргә каршы көрәш моның белән генә бетмәде. Тимер чиләктә су кайнатып, киемнәрен дә пешекләп алды Илдар.

– Чистота – мать порядка! – дип, үзалдына сөйләнә бирде. Бу сүзләрне еш кабатларга ярата Косой. Төрмәдә шушы кагыйдәне миенә ныклап сеңдергәннәр. Үз өстен карамаган, шапшак йөргән адәмнәргә анда да караш бүтән, ди. Шуңа да төрмәдән кайткан көнне үк өен ышкып, юып, тазартып алды. Эчтән йорт ярлы күренсә дә, яткан урыны таза. Кызык малайларга мондагы тормыш. Илдар абый тиз генә үз кешегә әверелде. Эче тулы мәзәк! Инде беттеме икән дисәң, тагын әллә нинди әтнәкәсен китереп чыгара. Яңадан-яңа фокуслар өйрәтә. Укытучыбыздан уңдык, дип сөенә егетләр.

Тәүге «дәресе» бигрәк сәер булды. Илдар һәрберсенең уң кулын жгут белән бәйләде. Нык итеп, кан тамырларын кысканчы.

– Инде ике бармак белән бәбкә үләнен йолкыгыз! – диде ул. Һәм үзе йолкып та күрсәтте.

– Көлмә шул тиклем! Әллә без казга охшаганбызмы? – Сәер шөгыльгә егетләр ризасызлык белдерде.

– Сез үзегез миннән үтендегез! Приказ не обсуждается! – дип боерды «укытучы».

Цыган белән Данил бармаклары талганчы үлән йолыкты.

– Шәбрәк, шәбрәк! Туктамагыз! – Игътибар белән күзәтеп утырган Илдар боларны кабаландырды гына. Билгеле, кан тамырлары кысылгач, кул ойый, бармаклар да начар эшли. Мондый хәлдә үлән йолку түгел, бармакларны хәрәкәтләндерү дә авырга туры килә. Ә «остаз» тизләтә! Тыңламый кая барасың. «Шәкертләр» кулындагы тамырлары бүртеп чыкканчы, бармаклары күгәрә башлаганчы шул үлән йолку белән булышты.

– Бүгенгә җиткән! – Илдар канәгать елмаеп, жгутларны чишәргә ярдәмләште. – Бу иң беренче күнекмә булды. Атна буена шуны кабатлаячаксыз.

Җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй, егетләр җиңел сулап куйды. Кулдан жгутны чишкәч, кан да йөгерде, бармакларга рәхәт җылы таралды.

Атна буена шул дәрес дәвам итте. Бармак очлары сөялләнеп бетте. Бу сәер дәрес тә аларны ялкытты. «Нәрсә өчен кирәк икәнлеген азак әйтермен. Бу бик мөһим дәрес», – дип, Илдар ымсындыра торды.

Бактың исә, төрмәдәге дусты Косойга шушындый киңәш биргән икән. Урлашуга әзерлек өчен бик яхшы тәҗрибә. Кешенең кесәсеннән нәрсәнедер җиңел генә китереп чыгарыр өчен оста бармаклар кирәк. Гармунда, йә гитарада уйнарга өйрәнгән сыман. Кулның тамырын юкка гына кысмыйлар. Андый чакта бармаклар таш сымак ката, тыңламый. Әнә шундый кыен шартларда шәп эшләтә алсаң, башка вакытта бармакларың йөгереккә әйләнә. Берәр кемнең сумкасына тиз генә кереп киткәнеңне хуҗасы гына түгел, үзең дә сизми калачаксың.

– Алда өйрәтәсе приёмнарым күп әле. Бу зур эшнең башы гына, – дип дәртләндерде аларны Остаз.

IX

Данил озак йоклый алмый ятты. Бар уе әнисе, әтисе турында. Әнисе хәзер кайларда йөри икән? Бәлки, ул Данилны әлеге мәлдә эзлидер! Әгәр күрсә, нык итеп кочаклар иде әнисен. Очрашуның татлы минутларын күз алдына китереп, үзен көндәлек мәшәкатьтән арындырырга тырышты. Данил әнисе белән күрешеп, матур яши башлауларына ышана. Чак кына түзәргә кирәк дип тынычландыра үзен.

Әти йорты да күз алдыннан китми. Юк, сатмаганнар аны. Теге абзыйлар, мөгаен, вакытлыча кереп торгандыр да шулай дип, малайны алдаштырып маташалардыр...

«Тиздән икенче катын төзербез», дип сөйли иде әтисе. Әгәр үлеп китмәсә... Аның үлгәненә дә Данилның ышанасы килми. Базарда йөреп ятканда, әтисен очратыр кебек.

Әтиең белән әниең янында яшәү нинди олы бәхет икән! Шул мәлне үлеп сагына Данил. Бигрәк тә авыр мәлләрдә якыннары, йорты турындагы истәлекләр аның күңелен җылыта. Хәтта өйдәге юрганның җылысы да хәтереннән чыкканы юк. Татлы истәлекләргә бирелеп, малай йоклап китте...

 

***

Эх, шул Ләйсән. Кояштай елмайган кызны тәүге тапкыр күргәненә күпме вакыт үтте. Гел очрашып та тормадылар. Данил өчен ул мөмкин дә түгел. Ә шулай да ул кызны бер көнгә дә онытканы булмады. Ничектер истә, йөрәк түрендә йөрткән сыман. Бүген күрешсәләр, нәрсә дип әйтер икән? Шунысы кызык: көннән-көн шул кыз ешрак исенә төшә. Менә әле дә аяклар теге йортлар ягына үзеннән-үзе алып китте. Тик буш кул белән бару уңайсыз. Ләйсәнне нәрсә беләндер куандырасы иде. Шул уй белән зур кибеткә керде.

Акчасы булган кешедәй киштәләр яныннан тегеләй-болай үтте. Шулчак күзе йомры көзгегә төште! Нинди матур әйбер! Кесәдә йөртер өчен бигрәк уңайлы. Вәт ичмасам Ләйсән куаначак. Күп уйлап тормый, Данил аны өске кесәсенә тыкты да чыгу ягын карады. Бу урлашуын берәү дә сизмәде.

Биек йортлар арасына кереп, эзен яздыргач, Данил эскәмиягә утырды. Олы куаныч белән теге көзгене кесәсеннән чыгарды.

– Мату-у-ур! – дип куйды канәгатьлек белән. Җитмәсә, япмалы бит әле. Ләйсән куаныр инде...

Көзгедә үзен күргәч, бераз кәефе кырылды. Күптән юынмагач, муены пычрак, ачуны китереп, кара җеп сыман күренеп тора бит әле. Колак эчен дә тазартырга кирәк. Болай шайтан сыман кыяфәттә сылу янына ничек гарьләнми барсын инде? Оятка калдырса? Бүтән күрешмәстәй булса?

Үзеннән-үзе оялып, елга ягына табан атлады Данил. Бу зур булмаган каланың уртасыннан елга ага. Аңа барып җитү әллә ни ерак түгел. Ичмасам, муенын, битен, колагын юып алыр. Кеше алдына чыкса, һәркем матуррак күренергә тырыша, ә кыз янына барганда, бу теләк икеләтә арта. Рәхәтләнеп, су чәчрәтеп юынды ул. Моннан соң шундый рәхәт булып калды. Кәеф тә күтәрелде. Бер уңайдан киеменең пычранган урыннарын сулап, сөртеп алды. Хәзер очрашуга барырга мөмкин.

Көзгене янә кулына алды ла Данил уйга калды. Кем соң ул теге кыз алдында? Ләйсән аны акыллы, тәртипле малай дип белә. Ә Данил?! Бар белгәне – урлашу... Әле дә кызга бүләк дип көзге алды. Әйе, мондый бүләккә сылу куаныр. Тик нинди юл белән табылган соң ул бүләк? Шушы икеләнү аңа тынгы бирмәде. Ләйсәнне ул күпләргә өлге итеп күз алдына китерә. Аның белән аралашкан кеше алдашмаска, урлашмаска тиеш. Ләйсән – сафлык. Ә сафлыкны пычратып, урлаган әйберне ничек бирергә мөмкин! Гарьлек Данилны эчтән ялмап алды. «Оят! Оят! Оят» – дип үзалдына кабатлады. Әгәр кыз аның карак икәнлеген белеп алса? Нигә шушы турыда Данил алдан уйламады икән? Төшенә әтисенең керүе юктан түгел бит. Әллә урлашып йөрүенә шулай әрнүен белдерәме? Башында мең төрле уйлар чуалып, томалады.

– Чукынып китсен бу көзгесе! – Малай бар көченә ялтыр бүләкне суга атты.  Инде нәрсә эшләргә? Елга ярындагы тугайда үскән төрле-төрле чәчкәләргә күзе төште аның. Тапты! Күп тә үтми, чәчкә гөлләмәсе аның кулында иде. Кешегә шатлык бүләк итәр өчен мотлак урлашырга димәгән. Шушы уеннан малайның кәефе күтәрелде. Ул ышанычлы адымнар белән күптән таныш йорт ягына атлады.

 

***

Подъезд алдында Данил ярты сәгать чамасы утырды. Кызның фатиры кайда икәнен дә белә. Тик уңайсыз. Әгәр ул ишектәге кыңгырауга басса, Ләйсән урынына әнисе килеп чыкса? Ул чакта нәрсә дияр? Оялта. Шуңа тәүдә подъезд алдындагы эскәмиядә көтеп утырырга булды. Тагын биш минут кына көтәм дә, әгәр чыкмаса, үзем күтәреләм, дип, үзен тынычландырды.

– Саумы, Данил? – Таныш тавышка малай башын күтәрде дә өнсез калды. Аның каршысында Ләйсән басып тора иде. Ике кулына сумка тоткан. Чәчкәле күлмәк кигән. Озын, куе чәчләре биленә тиклем төшеп тора. Ә елмаюы...

– Сәл-а-ам! – Күптән көткән кешесе белән күрешүдән Данил югалып калды. Тотлыга-тотлыга исәнләште. – Ә син кайдан киләсең?

– Кибеткә барган идем. Әнием эштә. Ул кайтуга берәр нәрсә пешереп куярга кирәк, – диде Ләйсән, елмаеп. Әйберләрен җиргә куйды. Данил шатлыгыннан чәчкәләре турында да онытты. Анысын эскәмиягә куеп торган иде. Арытабан сүзне нәрсә турында дәвам итәргә белми торганда, күзе теге гөлләмәгә төште.

– Ә-ә-ә, онытып торам. Ләйсән, бу сиңа! – Болай да якты йөзле кыз балкып китте. Аның күзләреннән шатлык нуры бөркелә. Мондый да кыюлыкны көтмәгәндер Данилдан. Дөресен әйткәндә, тәү күрүдән үк ошатты бу малайны Ләйсән. Гадилеге, ихласлыгы белән үзенә каратты. Мәктәптә дә малайлар җитәрлек. Тик Данил алардан күпкә матуррак. Тешләрен күрсәтеп, бер елмаюы ни тора! Ә үзен ничек ирләрчә тота бит әле. Куанычы эченә сыймады кызның, үзе дә аңламастан егетне кочаклап алды:

– Рәхмә-әт! – диде ул гөлләмәне иснәп. – Миңа беркайчан да чәчкә бүләк иткәннәре юк иде.

Шатлыгыннан кыз менә-менә очып китәрдәй тоелды. Шушы мәлдә егетне аңлата алмаслык хисләр чолгап алды. Бигрәк тә Ләйсәннең кочаклавы нык тәэсир итте. Хәтта башына эссе йөгерде, үзе оялып, кызарып китте. Мондый мизгелләрне беркайчан кичергәне юк иде әле.

Йолдыз да кайдадыр югалып торган җиреннән килеп чыкты. Күптән күрешмәгәч, ул да Ләйсәнне сагынган, күрәсең. Койрыгын болгап, үрле-кырлы сикереп, кызга сарылды. Ләйсән дә аны иркәләп алды.

– Ничек зураеп киткән. Үскән бит әле... – Эт йомшак кулларны тоеп иркәләнә бирде. – Әйдә, тышта тормагыз. Керик!

Егет бу тәкъдимнән аптырап калды. Тышта озак торып булмый бит инде. Ләйсәнгә аш пешерергә кирәк. Данилның аның янында озаграк буласы килә дә бит. Сөйләшмәсәләр дә, күзләренә генә карап торырга риза. Ничектер рәхәт аның янында, бөтен мәшәкатьләреңне онытасың. Икенче яктан, Данил фатирга керергә тартына, чөнки носкилары тишек. Шуны кыз күреп калса, бетте баш!

Ахырда:

– Юк, рәхмәт. Кереп тормамдыр, уңайсыз, – дип баш тартты. Ләкин Ләйсән үзе генә өенә керергә ашыкмады:

– Әйдә, әйдә. Үземә генә барыбер күңелсез. Чәй эчеп алырбыз.

Фатирга керергә Данил ризалашмас та иде. Теге ике авыр сумканы күреп, егетлеге алга чыкты.

– Үзем күтәрәм, – дип, йөкне кулына алды.

Йолдыз да калышмады. Ул белә: шушы кыз белән күрешсәләр, аңа һәрчак нәрсәдер эләгә. Теге тапкыр зур сөяк эләкте, колбаса белән дә сыйларга мөмкиннәр аны. Әле дә күпне өмет итә эт. Шул нияте аңа егет белән кыздан бер адымга да артта калырга ирек бирми. Фатирга кергәч тә, Йолдыз әрсезләнеп түргә үтмәде. Ишек төбенә ятып, ризык китерүләрен көтте.

Данил рөхсәт сорап, тиз генә юыну бүлмәсенә кереп бикләнде. Оятка калмыйм дип, теге тишек носкиларын салып, аякларын сабынлап юды. Инде кеше күзенә күренергә дә була.

Ләйсән аш бүлмәсендә мәш килде. Кәстрүлгә ит салды да бәрәңге, кишер чистартырга кереште. Күңелсезләнеп утырмасын дип, Данилга фотоальбомын тоттырды.

– Мин кеше фотоларын карарга яратам, – дигән булды Данил. – Бигрәк тә балачактагысын. Ул вакытта кешеләр кызык була.

– Ярар. Тик көлмә минекеләрдән...

Фотоальбомны гына карап утырмады Данил, Ләйсән эш белән мәшгуль вакытта сиздермичә күзәтте. Шулай була икән. Күзне дә алырлык түгел. Нәрсәсе беләндер тартып тик тора. «Уңган кыз. Кулына күз иярми», – дип үзенчә нәтиҗә ясап куйды.

– Ләйсән, ә син ничә төрле аш пешерә беләсең?

– О-о-о, күп инде алар! Әнием бәләкәйдән өйрәтте.

– Ә нәрсәне ешрак әзерлисең?

– Вакытка карап инде. Әгәр ашыксам, табада йомырка кыздырам. Өч минутта әзер була. Ә инде вакытым күбрәк булса, итле ризык әзерлим. Ә син нәрсә яратасың?

Бу сораудан Данил өнсез калды. Соңгы мәртәбә нәрсә ашады соң? Бәрәңге йә борчак боткасы, йә макарон дип әйтсә, уңайсыз. Бу бигрәк фәкыйрь икән дип уйлар Ләйсән. Курыкты. Ахырда, бик күптән ашаган затлы ризыкны исенә төшерде.

– Бишбармак йә каз ите белән салма, – дип әйтә алгач, иңеннән олы йөк төшкәндәй тоелды.

– Менә син тәмлетамак икәнсең. Ярар, анысын да берәр пешерербез...

Икәүләшеп, капма-каршы утырып аш ашадылар. Монда бөтен нәрсә дә пөхтә. Савыт-сабалар ялтырап тора. Кая карама – тәртип. Ә ашның тәмлелеге... Кайчан мондый сыйны күрде соң Данил? Ничек кенә тырышмасын, барыбер исенә төшерә алмады. Йолдыз да өлешсез калмады. Итне турагач та, эре-эре сөякләр аңа бирелде. Бүген эткә дә, Данилга да бәйрәм.

Ашаганда, Данил үзен иплерәк тотарга тырышты. Ничек кенә тиз ашап бетерергә теләсә дә, үзен тыйды: калаклары белән җайлырак эш итте. Комсызланып, шәп-шәп йотарга ашыкмады. Әнә, Ләйсән ничек оялчан утыра. Үзен Данил алдында тагын да итагатьлерәк итеп тотасы килә. Егет тә шушы нияттән азат түгел.

Ләйсәндә ничек кенә рәхәт булмасын, кайтырга кирәк. Данил сәгатькә карап алды. Әнисе эштән кайтып керсә... Алтыдан да соңга калырга ярамый. Әгәр ул берүзе генә яшәсә, бәлки, чыкмас та иде. Икесенә шундый күңелле бит. Вакыт үткәне дә сизелми. Эх, гел шулай бергә булсалар...

Данил кайтырга җыенгач, Ләйсәннең йөзе үзгәрде. Күренеп тора, аның да хушлашасы килми. Тик бүтән чара юк.

– Ә син тагын кайчан безнең якка киләсең? – диде Ләйсән.

– Борчылма, – Данил кызны тынычландырырга тырышты. – Инде озакка югалмам. Килермен шушы ялларда. Бергә шәһәр буйлап йөрербез.

– Алдашмыйсыңмы? Килерсеңме? – дип кабатлап сорады кыз.

– Килермен.

– Ярар. – Ләйсән тагын елмайды. – Дөресен әйткәндә, син озак югалып йөргәч, мин борчыла башладым. Бүтән килмәссең дип уйлаган идем. Әллә үпкәләттемме, дип тә борчылдым.

– Сүз бирәм. Башка югалмам! – Егет чыгып китим генә дигән иде, кинәт кире борылып карады. Күзләр очрашты да, сүзсез генә тордылар. Данил бу мәлдә шул тиклем бәхетле итеп тойды үзен. Кызның кулына кагылмыйча чыга алмады.

– Ләйсән, колагыңа бер әйбер әйтимме? – дигән булды. Кыз, ниндидер мөһим хәбәр ишетәм дип, аңа үрелде. Шулчак Данил аның битеннән үбеп алды. Бу тиклем кыюлыгына үзе дә аптырады. Бу уй кайсы арада башына килгәндер. Шундый көтелмәгәнчә килеп чыкты! Ләйсән оялып читкә борылды...

Подъезддан чыккач, Данил йөгерә-атлый Илдарның йортына юнәлде. Ул шул тиклем шат иде шушы минутта. Күңелдә – тантана! Тирә-як тагын да ямьләнеп киткән! «Мин – бәхетле!» дип, урам тутырып кычкырасы килде. Юлда очраган һәр кеше дә аның кебек бәхетле кебек тоелды. Әйе, бу дөньяда яшәү олы шатлык икән! Нигә элек шуны сизмәде соң? Бөтен хикмәт Ләйсәндә. Эх, аның уйнап торган күзләре! Оялчан карашы... Ташны эретерлек итеп елмаюы... Ә инде колакны иркәләгән тавышы...

Юк, атлап түгел, очып баргандай булды Данил. Әйтерсең лә, канатлар үсеп чыкты. Элек мәктәптә укыганда, шигырь ятларга ярата иде. Ә хәзер үзенең шигырь язасы килеп китте. Ләйсәнгә атап.

X

Хәзер базарга йөрү хәвефле була башлады. Аларны бу бәләкәй калада сатучылар йөзгә белә диярлек. Бүтән чара уйлап тапмасалар...

Илдар төне буена йоклый алмый чыкты. Бер уй башында уралды. Барыргамы, бармаскамы? Юк, ул үзе анда йөрмәс. Ә менә ике малай... Ничек итәргә икән?..

Черновны бу калада белмәгән кеше юктыр. Череп баеган адәм. Кайсы бер кешеләргә уңыш елмаеп кына тора. Әнә шул зур корсаклы ир халык өчен нәрсә эшләгән?! Ул хакимият тирәсендә урала. Шунда ниндидер вазифа били. Моннан тыш, гаиләсенең бизнесы да бар. Каладагы аракы, сыра саткан иң зур кибетләр Черновларныкы. Аларга каршы сүз әйткән, эшләрен тикшергән адәм юк. Ай үсәсен – көн үсеп, баеп яшиләр. Каланың иң матур урамында ике катлы балкып торган йорт – аларныкы.

Илдар күптән күз салып куйды шул кызыл кирпечле йортка. Ә инде аның хуҗасы турында риваятьләр авыздан-авызга күчеп йөри. Имеш, Черновның бер пар туфлие генә дә – укытучының бер еллык эш хакына тора. Ул адәм банкта акча сакламый дигәнен дә кемнәндер ишетте. Акчаларын өйдә тота, банкка ышанычым юк, дип әйтә икән. Ремонт эшләгән егетләргә шкафтан төргәге белән акча чыгарган да күз алдында чутлап биргән! Өйдәге җиһазларның кыйммәтлеге, күплеге турында әйтеп торасы да түгел. Ничек моңа ышанмыйсың! Хәзер кешеләрнең берсеннән-берсе узып, байлык туплый торган заман башланды. Намус та, мәрхәмәтлек тә арткы планга күчте. Мондый мал колларына хәзер халык та күнегеп бетте. Фәләннең өендәге әбрәкәйнең ишеге алтыннан дисәләр, икеләнми ышаначаклар.

Әле отпуск чоры. Күпләр бу вакытта йә диңгездә, йә чит илдә ял итә. Чернов ял итмәслек кешеме? Ул да бит эшли. Илдар шул йорт ягыннан көн дә үтеп йөри. Йортның һәр өлешенә игътибар итә. Капка эчтән бикле, тәрәзәләр ябык, чаршаулар эленеп тора... Тик бер урында форточка гына ачык калган. Инде бер атна күзәтеп йөрде: кичен анда ут янганын күрмәде. Форточканы да ябучы юк. Үзенең танышы аша да белеште. Чынлап та, хуҗалар ялга киткән...

Данил белән Цыган – үткер егетләр. Илдарга аларның җитезлеге, зирәклеге ошый. Моңарчы җиңелрәк «эштә» аларны күп сынады. Афәрин, сер бирмәделәр. Кайдадыр тотылып, артык мәшәкать тудырмадылар. Уңды, бик уңды Илдар шушы йолкышлардан. Тамак та тук, баш та тыныч. Әгәр алар булмаса, хәзер иректә йөрер идеме? Яшьләр өчен Илдар борчылмый. Эләксәләр, алардан ни җавап? Унсигезләре тулмаган. Димәк, өлкәннәр сымак җаваплылык та юк. Илдар судан коры чыгачак. Аларга да бит бу шөгыль ошый. Цыган дигәне «һайт» дигәнгә «тайт» дип тора. Ләззәт белән башкара һәр кушканны.

Болар белән разведкага барырга була, дип сөенеп куйды Илдар. Вакытны югалтырга ярамый. Тәвәккәлләргә кирәк.

***

– Әгәр килеп чыкмаса? – Цыган чәен читкә этеп, торып китте.

– Карга сыман каркылдап торма! – Хуҗаның җавабы каты иде. – Барысын да белештем. Өй буш. Хуҗалары ял итәргә киткән...

Сүзгә Данил да кушылды:

– Башкача тәкъдим юкмы? Нигә шул өйгә төшәргә дигән?

– Кесәләр буйлап йөрү ялкытты. Бу – бала-чагалар эше. Это не наш уровень. – Косой үзенекен талкыды.

Малайлар сүзсез калды. Ни дисәң дә, шүрләтә. Моңа кадәр андый адымга барганнары юк бит. «Эшнең» дә ниндие әле?! Йорт басарга! Җитмәсә, хуҗасы кем! Илдар күндерә белә. Мондый мәлдә ничек сөйләргә кирәклеген аңа өйрәтәсе юк. Иң мөһиме – тынып калмаска! Нәрсә булса да сөйләргә. Нәкъ шушы икеләнгән мәлендә, әгәр тегеләр үзенекен сүз итсә, эш барып чыкмас. Мондый вакытта берәүнең генә сүзе сүз булырга тиеш. Ничек тә ышандырырга кирәк.

– Сез миңа ышаныгыз. – Мич алдына утырып, Илдар тәмәкесен кабызды. Тегеләрне дә янына чакырып алды. – Эшне ничек үтәргә кирәклеген күптән уйладым. Всё чисто. Бер нәрсәдән дә куркырга ярамый. Барысы да җип-җиңел. Кердең, алдың, чыктың...

Данил бу тәкъдимнән чигенү ягын карады:

– Моңарчы базарга йөрдек. Кесәләрне чистарттык. Ачтан үлмәдек бит...

Косой аңа кырын карап куйды:

– Ул вакытны онытыгыз. Анда өйрәнү өчен генә йөрдек. Хәзер сезнең тормышта бүтән этап башлана. Целовать – так королеву, брать – так банк!

– Барыбер шүрләтә бит әле, Илдар абый! Ул тиклем зур җинаять өчен әллә нәрсә эшләтерләр...

– Ха-ха... – хуҗа боларның беркатлылыгыннан көлеп җибәрде. – Шул да булдымы зур җинаять? Зурның ни икәнен сез әле белмисез. Матур галстук, костюм киеп йөргән кайсыбер түрәләр миллионлап, миллиардлап урлый! Тоташ ил халкына диелгән мөлкәт берәүнең корсагына кереп ята. Ә ул ыжламый да. Аны тотучы, җавапка тарттыручы кеше дә юк. Мин нигә шундый юлны сайлады дип уйлыйсыз? Үч итеп урлыйм, чөнки безнең илдә урлашмыйча яшәп булмый...

Илдар кинәт кызып киткәч, малайлар аны бүлдерергә кыймады. Күрәсең, бу төер күптән аның эчендә яткан. Әле шуңа ниндидер гаделлекне юллагандай, ярсып сөйли бирде.

– Ә син зур җинаять, дисең? Бүтәнчә алай көлдермә, яме, Данил. Яши-яши шуңа инандым: кем йә тавык, йә магнитофон урлый – төрмәгә ябалар. Ә кем завод йә урманны урлый – иректә яши. Кайда гаделлек?! Шуңа гомер буена бер үкенечем бар: күп итеп урлашырлык урында эшләмим. Әллә нинди эшләр кылып, баеп яшәр идем.

Тышта дөм караңгы. Тирә-якта тыныч. Бер адәм тавышы ишетелми. Йорт та ялгызы тора. Иң мөһиме – этләре юк. Тик менә коймалары гына биек. Җитмәсә, кирпечтән салганнар бит әле. Кирмән, диярсең. Илдар кушканча эшләргә кирәк. Данил ике кулын тезенә куеп, «баскыч» ясады һәм Цыган, шуңа басып, өскә үрмәләде. «Һоп» итеп эчкә дә төште. Данилның эше башка. Ул тирә-якны сагалап торырга тиеш.

– Тәрәзәдән керү ничек җиңел. Ичмасам, форточкасын япмаганнар, исәрләр, – дип уйлап өлгерде Цыган. Ә аның кебек ябык кешегә ул форточка нәрсә инде?! Баш кына керсен, ул чакта бөтен тәнең сыячак. Бу кагыйдәне малай яхшы белә. Эчтә бик сак булырга кирәк. Ут яндырырга ярамый, моның өчен шырпы җитә. Эз калдырмас өчен юка перчаткалар да киде. Белгән догаларын укыды да тәрәзәгә үрмәләде. Тәүдә башын, ике кулын тыкты, шуннан рамына тотынып, эчкә төште. Шәп килеп чыкты.

Шул мәл коточкыч сирена тавышына Данил дертләп китте. Йорт эчендә йөрәкне ярырлык итеп сигнализация улый башлады! Йөрәк табанга төшкәндәй булды! Ах, чукынчык байлар! Үз мөлкәтен ничек сакларга беләләр.

– Цыган, тайдык! – дип кычкырды ул җан көченә. Мондый очракта бердәнбер чара – табан ялтырату. Димәк, өйне сак астына куйганнар. Алары озак көттермәс, хәзер үк килеп җитәрләр.

Цыган калтырана-калтырана чыгу ягына үрелде. Форточкага атылып дигәндәй чумды. Бите, куллары сыдырылды. Тик ул авыртуны тоймый иде. Бар уе – тизрәк чыгып качу!

– Шәбрәк! Шәбрәк! – Данил кабаландыра торды.

Цыган тәрәзәдән чыкса да, коймага үзе генә сикереп менә алмады. Капканы да эчтән тарткалап карады, ул йозакка бикле булып чыкты. Тегеләй дә, болай да йөгереп карады. Ул камауда! Баскыч сыман әйберләре юк. Ә теге сирена һич туктарга уйламый, ярсып акыра да акыра!

– Чё тормозишь? Чык тизрәк!

– Чыга алмыйм! Койма биек...

Якында гына машина тавышы ишетелде. Анысы зур тизлек белән килә. Йорт сакчылары. Бетте баш.

– Син яшерен шунда, – бүтәнчә уй килмәде Данилның башына. Үзе дә котылу ягын карап, каршы йорттагы бакчага сикерде. Кеше күрмәсен өчен куаклар арасына качты.

Машина нәкъ шул ике катлы йорт алдында туктады. Эченнән әзмәвердәй дүрт ир йөгереп чыкты. Һәрберсенең кулында – күсәк. Фаралар яктысында Данил моны яхшы күрде. Берсе шыгырдатып капканы ачты да бергәләп эчкә үттеләр. Ә сигнализация, корып киткере, туктамый акыра.

Цыганны тапмасалар ярар иде, дип теләде Данил. Элек белгән догаларын исенә төшерергә тырышты. Цыган елгыр егет, берәр җиргә яшеренеп калыр ул, дип ышанды. Менә сигнализация тынды. Ә йөрәк дөпелди. Нәрсә булып бетәр икән? Шушы мәлдә Илдарны каһәрләде малай. Аңа, җылы өйдә яткач, рәхәт. Әгәр шушы хәлдән исән-сау чыксалармы, табар Косойга нәрсә әйтерен. Мондый мәлдә минутлар сәгатьтән дә озынрак тоела. Эчне пошырып, теге сакчылар да ихатадан чыгарга ашыкмый. Нәрсәдер эзлиләр, тентиләр чукынчыклар.

– Ах, вот он где лежит, тварь! – дип сөрән салды эчтә кемдер.

– Попался, ворюга!

– Это же беспризорник. Знакомое лицо!

Данил ике кулы белән башын тотты да катып калды. Могҗизага ышанса да, ул теләгәнчә килеп чыкмады. Тегеләрнең ярсып-ярсып тукмаганы ишетелде: «А-а-а, кулымны сындырасыз. Кирәкми!..» Малайның ычкынырга теләп карышуы ирләрнең ачуын арттырды гына, күрәсең.

– Мы тебе все руки и ноги переломаем!

– Будешь знать – куда лезть.

– Тимәгез миңа! Ән-ииииии! – Цыган болар жәлләр дип, елап ялварды. Кан күргән бүре кебек, күсәк тоткан әзмәверләр шашканнан-шашынды. «Шак-шок» иткән колакны ертырдай тавыш тирә-якка ишетелеп торды. Ә ирләр бер җәлләү белми, башын да, кабыргасын, аяк-кулларына да агач күсәк белән төйделәр генә. Цыганның авызыннан да, колагыннан да кан китте.

Андый тукмауның шаһиты булу – үзе коточкыч хәл. Шуңа Данил чарасыздан колагын каплады. Күзеннән бертуктаусыз яшь акты. Ярдәм итә алмый шул дустына – шунысы үкенечле. Чыкса, үзен дә шул ук язмыш көтә. Тоташ дөнья ишелгәндәй тоелды шушы мәлдә. Үзенең җир йөзенә туганына үкенде Данил.

– Кот-ка-ры-гы-ыз! – Берәрсе ишетер, ярдәмгә килерләр дип, бар көченә кычкырды Цыган. Ләкин аны коткаручы булмады. Ирләр узыша-узыша типкәләвен дәвам итте.

Хәлсез, канга баткан Цыганны урамга чыгарып ыргыттылар да, машинага утырып, күздән юк булдылар.

 

***

Данил тукмалган дустын ничек тә Косойның өенә алып барып җиткерергә ашыкты. Тик аның тырышуы бушка булды. Йөз метр араны да әллә бер сәгать үттеләр. Цыган туктаусыз уфылдый, берничә адым бара да туктый.

– Данька, тукта-а, – дип телгә килде Цыган. – Миңа кыен, башка бара алмыйм, ятып торасым килә...

– Түз инде чак кына, түз... – Данил адымнарын киметми, дустын юатырга маташты. – Хәзер кайтып җитәбез.

– Юу-ук. Тукта... Башкача чыдап булмый, – дип, ул елап җибәрде. – Эчемдә нәрсәдер чәнчә, башым әйләнә. Ишетәсеңме мине, зинһа-а-а-р! – Бу сүзләрне олы ялвару белән Цыган бар көченә кычкырып әйтте. Әмма кешене бу хәлендә урам уртасында калдырып булмый бит. Цыган бертуктаусыз кан төкерә... Авыртуын киметергә тырышкандай, бөгәрләнеп, эчен уып маташты. Аның шул тиклем дә куркыныч хәлен күреп, Данил нәрсә эшләргә белми аптырап торды.

– Йә, сиңа нәрсә эшлим? «Скорый» чакыртсам, ничек булыр икән?

Цыган туктаусыз чәчәвеннән арына алмый, көчкә телгә килде.

– Хәлләрем хөрти, Данька, – диде ул ыңгыраша-ыңгыраша. – Бөтен тәнем авырта. Эчемдә утлы тимер яткан сымак. Сөякләрем чатный. Җитмәсә, сул кулым сынган шикелле.

– Тик син күзеңне йомма, яме? Ишетәсеңме мине – йомма! – Данил шулай диде дә дустын куаклыкта калдырып, җан-фәрманга урамга йөгереп чыкты. Мондый мәлдә һәр минут кадерле икәнлеген яхшы аңлый иде.

Цыганның янына йөгереп килеп җиткәндә, ул һушын югалтыр хәлдә, җирдә бөгәрләнеп ята иде. Йөзе шешенгән, күзләре төпкә баткан. Ул Данилны күргәч тә, соңгы өмет белән дустына карады.

– Скорый киләме?

Данил аны тынычландырырга маташты:

– Әйе, хәзер килә.

Шулчак «ыһ» дип авыр сулады Цыган. Эчендә нәрсәдер чәнечкәнгә һәр тарафка ишетелерлек итеп ыңгырашып алды. Көченең минут саен кимүен тоеп, әйтер сүзен тәмамлап куярга ашыкты:

– Ходай мине дөньяның бөтен кыенлыкларын татыр өчен җибәргәндер ул. Бер рәхәттә яшәп булмады, дус, шунысы үкенечле.

– Бәхетле көннәребез алда әле...

– Юк, Данька. Синең этең дә безгә караганда күпкә бәхетлерәк. Аны, ичмасам, урамда кешеләр жәлләп, сөяк йә икмәк биреп китә. Ә безне жәлләгәннәре булдымы? – Цыганның һәр сүзе кыенлык белән генә чыга иде.

Акланырдай сүз тапмады Данил. Аның белән килешми мөмкин түгел иде.

– Мин аякларымны да, кулымны да тоймыйм. Әллә кая очып китәрмен кебек. Күземне йомарга да куркам...

– Түз, түз! Хәзер «скорый» килә...

Цыганны шунда ук алып киттеләр. Тик ул ак халатлы кешеләр килгәндә, һушын югалткан иде инде. Данил да алар белән барырга теләде, әмма аны алмадылар.

...Төштән соң Данил үзе дәваханәгә барды. Ул кала читендә урнашкан. Тәүдә кабул итү бүлегенә кереп, дустының кайсы бүлектә ятканын сорашты. Исем-фамилиясен төгәл белмәгәч, табуы кыенрак булды.

– Сез кемгә? – диде актан киенгән олы яшьтәге ир.

– Тимур... Ул бүген сезнең бүлеккә эләкте. 16 яшьтә.

Тыныч кына утырган табиб урыныннан торды да Данилга якынрак килде.

– Ә сез аңа кем буласыз?

– Энесе.

Палатага кертмәсләр, дип курыкты малай. Шуңа якын туганы дип, алдап әйтте. Табиб беразга тынып калды. Шуннан нәрсәдер әйтергә теләп, кулы белән ишарәләп маташты.

– Сезгә ничек әйтергә дә белмим... Ул күп кан югалткан. Давлениесе нык төшкән иде.

Табибка әйтеп бетерергә дә ирек бирми, Данил сорауларын яудырды:

– Ә хәзер хәле яхшырдымы? Аны кереп карасам буламы?

– Реанимация дә ярдәм итмәде. Без аны коткара алмадык...

Данилның аяк астында җир убылгандай тоелды. Буыннары тотмый, шунда ук чүгәләде...

ХI

Цыган үлгәч, бер атна тирәсе Данил аңын җыялмый йөрде. Берәүне дә күрәсе, берәү белән дә сөйләшәсе килмәде. Илдарның йортына аягы тартмады. Бөтен бәладә, дустының үлемендә тик аны гына гаепләде. Көченнән килсә, бүген үк буып ташлар иде. Кайгыга баткан егет үзенә урын таба алмыйча, каланың йә теге, йә бу очында үзенә йокларга урын эзләде. Адашып йөри торгач, ташландык гаражга килеп юлыкты. Хәер, көннәр җылы тора, түзәрлек.

Атна үткәч, Данил «остазы» Косойның өенә барып килергә булды. Анда яшәргә теләге юк. Бәла китергән ирнең күзенә карап, нәрсә уйлаганын түкми-чәчми ярып салырга! Егеттә кан кайный, Цыганның үлеме өчен нәфрәте ташый. Икенчедән, эте анда калды бит. Үзенең тугры дустын ничек шул адәм кулына калдырсын? Этен алып, уйлаганнарын әйтеп, битенә төкереп чыгып китәргә исәбе.

Капканы озак шакыса да, чыгып ачучы булмады. Косой куркып яшеренгәндер әле дигән уй килде. Шуңа бакчага кереп, тәрәзә аша өй эчен карады. Ут сүнгән, берәү дә күренми. Ярый, Илдар өйдә юк, ди, ә эт кайда соң? Мөгаен, йорт тирәсендә йөридер.

– Йолдыз, Йолдыз! Кил, кил! – Данил этен чакырырга тотынды.

Тавышка күрше йорттан олы яшьтәге хатын килеп чыкты. Данил элек тә аны күргәли иде. Тик бер дә сүз кушып, сөйләшкәннәре булмады. Дөресрәге, Илдар аралашырга кушмады. Косой шул тиклем күрә алмады ул күршесен. Гел исемләп түгел, ә «старая карга», «ведьма», «стукачка», «маразматик» дип кенә телгә ала иде.

– Сезгә кем кирәк? – Хатын егетне яхшырак күрергә теләпме, якынрак килде.

– Кос... М-м-м. Илдар кирәк иде.

– Кызганычкамы, бәхеткәме дигәндәй... Аны якын арада гына күрә алмассың.

– Ә нәрсә булды?

– Ике көн элек милиция килеп, кулларын бәйләп, алып киттеләр. – Хатын биек өйләр ягына кулы белән күрсәтте. – Әнә шундагы бер киоскны талаган булган, мәхлук. Хәзер биш елдан соң гына килерсең инде абыеңны күрергә. Котылдык. Колак тынып калды.

Данил ишеткәненә ышанмый, күзләрен акайтты. Шул кирәк аңа, дип, эчтән куанып та куйды. Аны шушы мәлдә Косойның алдагы язмышы түгел, ә этенең кайда булуы ныграк борчый иде.

– Ә этне күрмәдегезме? Аны монда калдырып торган идем.

– Шул бурны алып киткән көндә үк югалды ул.

 

ХII

Инде нәрсә эшләячәген Данил яхшы белә. Бу турыда төне буе уйланып чыкты. Бер генә юл калды. Җитте! Арыды ул тормыштан! Ялгызлык, ачлык, беркемгә дә кирәкмәвең... Артык җан итеп тоя ул үзен дөньяда. Шуннан да куркынычрак берәр нәрсә бармы? Беркемгә дә кирәкмисең. Әйе, сукбай тормышын башлавына елдан артык вакыт үтте. Тәүдә барыбер яхшырак иде. Орех, Цыган... Алар бер-берсен аңлап, бер табактан ашыйлар иде. Ә хәзер... Яраткан эте дә калмады. Ничек алай килеп чыкты соң? Шул тиклем якын иде бит аңа Йолдыз! Елдан артык гомерне бергә үткәрделәр. Алар очрашканда, Йолдыз әле көчек кенә иде. Аннан соң күпме көннәр үтте... Ә кышын аны үлемнән кем коткарды?! Әгәр шунда дүрт аяклы дусты ярдәмгә килмәсә...

Нәрсә көтә аны? Орех та, Цыган да теге дөньяда, Илдар – төрмәдә. Данилны да шушы ике юлның берсе көтә. Исән калса, тагын тамак хакына урлашу, җинаять кылу. Юк, мондый тормышны теләми Данил. Кешеләргә зыян китерүдән арыды. Әтисен оятка калдырып, адәм көлдереп йөргәнче, җир йөзендә яшәмәвең хәерле.

Данилның эчендә − ялкын. Нәфрәт тә, тормышка үпкәсе дә, үкенечләре дә кушылып, тышка кайнап чыгар төсле. Йөрәге ничек түзәдер?! Кирәкми, кирәкми ул шушы дөньяга. Шундый нәтиҗәгә килде ул. Мәңгелеккә китәр өчен барысы да әзер. Барлык кылган гөнаһлары өчен Аллаһтан ярлыкау сорады. Инде була. Һәр хәрәкәтен алдан чамалады: унга тиклем саный да, аяк астындагы утыргычны тибеп җибәрә. «Бер, ике, өч...» Кешенең соңгы минутында иң кадерле кешеләре исенә төшә, диләр. Әнисе... Кирәкме соң аңа Данил? Өйне сатып эчте, ят иргә ышанып, бердәнбер баласыннан баш тартты. «Алты, җиде...» Әтисенең ихлас йөзе күз алдына килде. Эх, ул исән булса! Бүген мондый хәлгә калыр идеме Данил? Әтисе нык яратты аны, Данил да аны. Тик әтисенең өметен генә акламады. Шунысы кызганыч. Ярый, тегендә очрашырлар әле. «Сигез, тугыз...» Ләйсән! Шул кызны кинәт күз алдына китергәч, ул сискәнеп куйды. Соңгы очрашулары исенә төште. Ничек ягымлы итеп сөйләште кыз, ә күз карашлары...

− Алдашмыйсыңмы? Килерсеңме?

– Килермен!

Үз сүзләре кайтаваз булып колагында кат-кат яңгырады.

Нигә аны онытып җибәрде соң егет? Тормыш мәшәкате бастымы? Теге көнне алардан очып дигәндәй кайткан иде. Тукта әле... Аңа әйтми, эчендә сер итеп саклаган сүзе дә бар бит. Аның белән хушлашмый китү дөрес булмастыр... Данил муеныннан бауны чиште дә, сикереп җиргә төште. «Теге дөньяга ашыгырга иртәрәк. Ләйсәнне күрәсе бар», – дип үзалдына сөйләнде...

Ләйсән яшәгән йорт янында Данил бер хатынны очратты. Авыр сумка тоткан, шуны көчкә-көчкә өстерәп китеп бара. Жәлләде ул хатынны.

– Апа, әйдәгез алып барышам.

– Куй, кирәкми. Үзем... – Әллә кешене мәшәкатьләп торасы килмәде, хатын тәкъдимнән баш тартты. Шулай да арыганы күренә. Уфылдап, подъезд алдындагы эскәмиягә утырды. – Өемә килеп җиттем, дисәң дә була. Күп калмады.

Данил үз юлы белән китәргә иткән иде, нәрсәдер аны туктаткандай итте. Бу хатынның йөзе таныш сыман. Кайда күрештеләр соң? Хәтерләгән кебек тә бит...

– Улым, йөзеңне әйтәм, бигрәк таныш... – хатынның эндәшүе Данилның ялгышмавын раслады.

– Мин дә сезне таныдым. – Шулай дисә дә, Данил төгәл хәтерли алмады. Апа үзе исенә төшерер, дип өметләнде. Ә-һә! Хәтерләде. Өеннән чыгып киткән көнне бер подъездда кунган иде Данил. Шунда ач малайның тамагын туйдырды бит бу апа. Әйе, нәкъ үзе! Күз төбендәге миңен дә яхшы хәтерли Данил.

– Сез мине ашаткан идегез, – диде малай, уңайсызланып.

– Әй, хәтер дигәннәре... Шулай шул. Хәтерлим, хәтерлим, балакаем, – хатынның тавышы калтыранып китте. Күз яшьләрен сөртеп алды. – Тик мин ул вакыттагы бәхетле апа түгел инде. Зур кайгы төште бит башыма. Яшәвемнең яме калмады...

Тынычлана төшкәч, апа Данилны өенә чакырды. Чәй эчеп алырбыз, диде. Данил икеләнми ризалашты. Сумканы тотып, аның фатирына юнәлделәр. Данил үзенең хәл-әхвәле турында сөйләп өлгерде. Тик бөтен дөреслекне түгел. «Өйдә яшәмим. Әни эчә. Дусларымда йөрим», – диде.

Хатынның исеме Сәлия икән. Соңгы күрешүдән соң, апа бик үзгәргән. Былтыр март аенда күргәндә, бөтенләй икенче иде. Ак чәчләре күбәйгән, күзе дә моңсуланып, төпкә баткан. Хәлсезлеге йөзенә чыккан. Әллә авыру, әллә кайгы бөккән, чак кына алга бөкрәя биреп атлый. Үзе карт та түгел бит әле. Алтмышын яңа тутырган.

Сәлия апа ике бүлмәле фатирда ялгызы яши икән. Ярты ел элек зур кайгы кичергән. Бердәнбер улы фажигале рәвештә авариядә һәлак булган. Кабул итми ана кеше улының үлемен: бүлмәсендә  бөтен әйберләре дә үз урынында тора.

– Яшьли генә әрәм булды колынчагым, – дип, Сәлия апа улының фотосын күкрәгенә кысты да елап җибәрде. – Аның өчен генә яшәдем бит, аның өчен генә. Бик соңлап таптым аны. Ялгызым үстердем. 25 яшь кенә иде. Әле яшәргә дә, яшәргә. Кәләш тә алып өлгермәде. Ичмасам, оныкларым калыр иде. Ә хәзер беркемем юк.

Данил апаны тынычландырырлык сүзләр таба алмады. Бигрәк авыр икән шул хәле. Кайгы шулай бетерә икән кешене. Кояштай балкып торган йөзен кара күмергә әйләндергән. Ярдәм итә алмый шул Данил Сәлия апага, шунысы үкенечле.

Язмыш, тәкъдир, яшәеш хакында соңгы арада күп уйлана Сәлия. Нигә күп нәрсә шулай дөньяда гаделсез бүленә? Хәтта җәза да. Менә шушы малай нинди матур, ягымлы булса да, берәүгә дә кирәкми. Үз әнисе аңардан баш тартып, аракыга алыштырган. Данил бәхетсез булса да, шушы җирдә йөри бирә. Ә Сәлиянең улы? Әтисез үсте. Тик әнисе моны сиздермәскә тырышты. Бүтән балалардан ким-хур күренмәсен өчен ике урында эшләде. Яратып, сөеп үстерде. Аның иң зур бәхете иде ул. Ә бер көн килеп бөтен дөньясы чәлпәрәмә килде. Нигә алай? Ходай шушы кайгыны нигә нәкъ Сәлиягә бирде? Бүтән кешеләр юкмыни дөньяда? Әнә, урам тулы эчеп йөргән хатыннарга җил дә, яңгыр да тими. Сәлиянең нинди гөнаһы булды икән?

Чәй эчеп алгач, Данил ванна керде. Апа аның өс-башының пычрак икәнен күреп, коенып чыгарга кушты. Сөйләшеп утыра торгач, караңгы да төшә башлады. Данил китәргә җыенды.

– Рәхмәт, апа! Сез шундый изге кеше. Миңа кайтырга кирәк.

Сукбай малайның «кайтам» диюен ишеткәч, Сәлия шикләнеп куйды.

– Соң бит. Караңгыда кая барасың?

– Әй, берәр дусларыма керермен әле. – Данил шулай алдаса да, кая барасы билгесез иде. Үзен мескен хәлдә генә күрсәтәсе килмәде.

– Кит, юк белән булма, – Сәлия апа малай өчен борчылып эндәште. – Кал йокларга. Улымның бүлмәсе барыбер буш тора...

 

***

Кала урамы буйлап егет белән кыз кулга-кул тотынышып китеп бара. Кыз иркәләнеп, егетнең колагына нидер пышылдаган иде, икесе дә көләргә тотынды. Аларның мондый кәефен күреп, бүтәннәр дә үзеннән-үзе елмаеп куя. Шатлык шулай як-якка сибелә. Ә ничек пөхтә киенгәннәр! Соклангыч пар!.. Бәхет дигәннәре шушындый кыяфәттә буладыр. Ләйлә белән Мәжнүн, Йосыф белән Зөләйха... Андый гашыйклар турында борын-борыннан риваятьләр телдән-телгә күчә килгән. Яшь йөрәкләрнең тугрылыгына, эчкерсез сөюенә күпләр сокланган. Андый кешеләр дөньяны ямьли, диләр. Ерактан балкып килгән Данил белән Ләйсән гөрләтеп туй үткәреп, мәхәббәттән исерү мәлен кичерәләр.

Бик нык үзгәрде хәзер Данилның тормышы. Теге күрешкәннән соң, Сәлия апа аны уллыкка алды. Бик җиңелдән килеп чыкмады, әлбәттә. Бихисап документлар юлларга, бер түрәдән икенче түрәгә йөгерергә туры килде апага. Җитмәсә, эчкече әнисен ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк иде. Аны районда эзләделәр, кермәгән авыл калмады, барыбер таба алмадылар. Тик Сәлия ханым үз сүзендә нык торды. «Малайны әҗәлгә бирәсем юк», – дип, каты әйтте опека хезмәткәрләренә. Ходай аның теләген ишеткән, күрәсең, барыбер ерып чыктылар. Малай шулай йортлы булды. Өс-башы бөтен, тамагы тук. Ялгызлыктан котылгач, Сәлиянең дә яшәргә дәрте уянды, элекке яралары онытыла бирде.

Данилның укымый йөрүе генә бераз бәкәлгә сукты. Ручка тотарга да оныта башлаган иде. Ә бит алда ниндидер һөнәр алырга кирәк. Монда да әмәле табылды. Мәгариф бүлеге белән сөйләшеп, кичен өстәмә укуга йөрде. Бер ел эчендә ике классның программасын үзләштерергә туры килде. Ярый әле янда гына Ләйсән яши. Аңардан ярдәм сорап, көн дә өйләрендә булды.

Әле менә һөнәрчелек училищесында ташчыга укып йөри. Тугызынчы классны бетергәч, кая барырга дип озак уйланмады. Әтисе аның төзүче булуын теләгән иде бит! Үткәннәрен исенә төшерәсе килми Данилның. Куркыныч төш сыман хәтер төбендә саклана ул көннәр.

Яшьләр парк ягына борылды. Анда фонтан да бар. Шуның янында утырып алырга иде ниятләре. Шул урынны алар үлеп ярата бу калада.

Парк капкасы төбендә Данил җирдә утырган бер хатынга игътибар итте. Чәчләре тузган, күз төпләре күм-күк, үзе ябык кына, өстендәге киеме сәләмә. Сукбай хатын, дип әрнеп куйды егет. Хатын кулын сузып, акча теләнә.  Янында сыра шешәсе, ярты икмәк ята. Күрәсең, бу апа күптән шундый тормыш белән яши. Оялып та, тартынып та тормый.

Кинәт Данилның үзенең үткәне исенә төште. Ул да бит автовокзалда кулын сузып, теләнеп тора иде. Юк, үзе теләп бармады мондый адымга. Нужа чыгарды. Бу хатын да уен өчен чыгып утырмагандыр. Ничек кенә булмасын, сукбай хәлен Данил яхшы аңлый. Ул кесәсенә кулын тыкты да 100 сум акчасын чыгарды. Бер сүз эндәшми аны хатынның алдына салды.

Башын иеп утырган хатын алдында шундый акчаны күргәч, сискәнеп китте. Гадәттә, аңа тәңкәләр салып китәләр. Ә монысы... Мәрхәмәтле кешегә рәхмәт әйтим дип, ул башын күтәрде. Кинәт күзләр очрашты. Данил да, сукбай да катып калды. Берничә мизгел дәвам итте бу тынлык.

– Әйдә инде, Данил! Нәрсә аптырап торасың, – дип кабаландырды хатыны.

Теге хатын бар көчен җыеп, аягына басарга маташты. Ләкин ничек кенә тырышмасын, утырган җиреннән торырга көче җитмәде.

Яшьләр паркка кереп, күздән югалды.

Бу күрешүдән соң Данил тынычлыгын югалтты. Теге хатын аның әнисе түгелме?Күргәненә күңеле белән ышанасы килмәде. Үзгәрсә дә үзгәрер икән кеше. Бите туп кебек, шешенгән, өсте бигрәк пычрак. Сүз кушар иде – Ләйсәне ашыктырды. Хатыны алдында оят. Шушы сукбай – минем әнием дип, ничек әйтә алыр иде? Ә, бәлки, күзенә күренгәндер, аның әнисе түгелдер... Әле шул икеләнү күңелен айкый. Шулмы, түгелме?

Икенче көнне иртүк шул парк ягына юл алды Данил. Башында мең төрле уй кайный. Әгәр әнисе булып чыкса, аны мондый хәлдә ялгызын калдырмас улы. Берәр әмәлен табар. Юындырып, дәвалап алсалар, элекке тормышка кайтыр. Нинди генә булмасын – ул бит үз әнисе!

Парк капкасы алдында ир белән бүтәнчә киенгән хатын теләнеп тора иде. Тик кичә очраткан апа гына күренмәде.

– Ә кичә монда утырган хатын кайда булды? – дип сорады Данил.

– Кто? Ася что ли? – Русчалап җавап кайтарды сукбай.

– Аның исеме Асия булырга тиеш, – дигән булды егет.

– А-а-а. Шытты бит ул, – дип кырт кисте ир кеше.

– Ничек? Аңламадым сезне!

– Богу душу отдала, – диде кычкырып хатын. – Сегодня ночью!

Данилның башына таш белән суктылармыни?! Ни алга, ни артка адым ясый алмый бер урында басып тора бирде.