СУРӘТ ЯНСА, ҖАН – МӘҢГЕЛЕК
***
Тукайга да бәсләр кунган
Тойган кебек вазгыятьне.
Ул мәдхия җырлаган тел
Күрмәсме соң кыямәтне?
Тукайга да бәсләр кунган...
И туган тел, бәгырькәем,
Өшетмичә, туңдырмыйча
Саклый алсын сине һәркем.
Тукайга да бәсләр кунган,
Табигать бу, кышкы салкын.
Телең телгә йокмасын, дип,
Телим сиңа газиз халкым.
***
Ә мин китәр идем җир читенә...
Син кайда да ялгыз түгел, сизәм.
Синнән мине аерырга теләп,
Күңелемнән дәрьяларны гизәм.
Көнлек мәшәкатьне оныттырып,
Эш ташлатып искә төшәсең, тик...
Могҗизалар көтми ятим күңел,
алдагысын Ходай белә... көтик.
Җир читенә барып чыксам беркөн,
Мәхәббәткә сәлам әйтимме соң?
Әллә белмәмешкә салышыйммы?
Нишләтермен яңа ярасын.
Син кайда соң? Әйдә, бергә барыйк.
Юк, саташам, кышлар җиткәннәр.
Язны таба алмый интегә, ди,
Җир читендә сөю көткәннәр.
***
Мин сине сагындым... сулышың
җылысын тоялсам – елармын
тавышсыз, тын гына... тузанын
үбәрмен син кайткан юлларның.
Мин сине сагындым... йөрәгем
Син диеп тибүдән туктармы?
Җанымны тырнаган үкенеч
күңелнең төпкелен актарды...
Актарды, айкады, давылы
җимерде өметем утарын...
Мин сине сагындым... чынлыкта,
хыяллар ялганга буталды.
Сагындым... сагынма, дисәң дә,
Хисләрем ташкынын тыймамын!
Якыннан булмаса – ерактан,
үзеңне бер күрү – хыялым!
Мин сине сагындым, сагындым...
***
Бутала, саташа табигый фасыллар
Меңенче йомгагын сүткәндә гасырлар.
Кешелек үз йөзен югалткан бу мәлдә
Бер-ике дистәгә тулырмы асыллар?
Асыллар, Алласын, намусын сатмаган,
Мин, диеп мөнбәрдән күкрәген какмаган.
Иленә, теленә тугрылык саклаган,
Халкының ышаныч, өметен аклаган,
Кайда сез? Мин кем соң? Кыйблага еракмы?
Чегәннәр кирәкми сорарга азакны...
Кем тели – шул бора, без әллә курчакмы?
Телсезләр өере үз итте баткакны.
Меңенче йомгагын сүткәндә гасырлар,
«Үткәнең онытма!» дип дәшә тамырлар.
Рух көчен туплыйк та кыйблага юл алыйк!
Без ханнар нәселе, җиңелми батырлар!
***
Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр
Казан урамнарын әйләндем.
Күңелемнән генә синең юлны
Үземнеке белән бәйләдем.
Кисешмәдек... бәлки, параллельләр
Булып үткән узган сукмаклар.
Юлдашлардан сорыйм: «Кайда ул?», – дип.
Юк, дәшмиләр, әллә чукраклар.
Казан йоткан сине, яшергәндер,
Авыл мокытлары җитәрлек...
Тик Казанда, белмим, бармы Сиңа
Шигъри юллар бүләк итәрлек.
Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр...
Иртәгә дә... йомгак сүтәрмен...
Әкият булсын, хыял... тик мин чатта
Юллар кисешүен көтәрмен.
Укып чык та елмай, төн кергәндә
Якты уйлар җаның биләсен.
Аңлап бетермисең син үзең дә
Кайдан ишелеп бәхет киләсен.
Ә мин бүген...
***
Вакыт үткәч, бездән калыр
Бары сурәт ак-каралы.
Карап искә алырлармы?
Искә алып карарлармы?
Әллә утка ягарлармы?
Бик кадерләп сакларлармы?
Йә ул тузанда аунармы?
Кемдер тын гына елармы?
Елмаермы аны күреп,
Киләчәге – билгесезлек...
Безгә булыр ул барыбер,
Сурәт янса, җан – мәңгелек.
***
Август җиткән, дисең, авыр сулап.
Бу бит азак түгел, уфтанма.
Алышына бары декор, бизәк,
Түбә кыегыннан моң тама.
Август кына, дисең, көндәлектә.
Җәйдән хәер өстәп, көз йөри.
Ефәк күлмәк киеп чыктым әле,
Көзне өркетергә, дип, юри.
Август, август... күңел май кичендә,
Шомырт исләренә исерә.
Сары яфрак агачында, беләм,
Соңгы төнен бүген кичерә.
Җылы алмашына салкын белән,
Сөю нәфрәт була кайчакта.
Мәхәббәткә тугры булыйк әле,
Сары яфрак булып янсак та,
Көеп кара көлгә калсак та.
***
Казан! Туңдым, әйдә, каһвә яса,
Сөт өсләре салып вакланма.
Шикәр генә балландырмас, ташла.
Син битараф миңа, акланма,
Вакыт, урын юк дип, җай чыкмый дип.
Миллионнар сыена үзеңә.
Мине генә этәрәсең һаман,
«Нигезеңне сакла, тилермә!»
Килгән саен яңгыр, җилең белән
Бәгыремне меңгә теләсең.
Беркатлылык, гадилегем, җанны
Корбан итүемне телисең?
Синең стандартыңа туры килмим,
Бераз йомшаруың көтәрмен.
Каһвә китер, эчеп җибәрим дә
Иртәгә үк кайтып китәрмен.