ШӘРИФИЗМНАР
Яшь чагында ыңгырашу белән картайгач ыңгырашу арасында бик зур аерма...
Наданнар арасында наданраклар, акыллылар арасында акыллыраклар да була.
Илебезнең сайлаган юлы нигәдер һаман да дөрес булып чыкмый, югыйсә
үзебездән сайлаталар бит.
Ишәкнең колагын кисеп кенә ат ясап булмый.
Һавадагы самолётның да ишеген каты ябып чыгып китәргә була...
Телевизорның бер каналында – ашарга, икенчесендә – ябыгырга, өченчесендә
дәваланырга өйрәтәләр.
Керпенең энәләрен санау белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте.
Елан, песи түгел, аякка сырпаланып тормый.
Табигать үз баласы – адәмнән курка.
Арыслан таныштыруга мохтаҗ түгел.
Әби бабайдан яшьрәк булса да, бергә яшәгән еллары тигез.
Хатын-кыз елады ни, кыз бала елады ни, барыбер ана елый.
Күңелсез вакытта күңелеңне күтәрергә теләүләреннән дә күңелсез нәрсә юк.
Бүгенге сайлауларны карап торса, В.Шекспир «Чыннан да бөтен дөнья театр
икән» дип кабатлар иде.
Аяк чалучылар күп булу сәбәпле, өйдә генә утырам.
Кояштагы тапларны нурлар каплый.
Сөяркә «сөям» – дигәнне ярата, хатын «яратам» – дигәнне сөя.
Урын кешене бизәмәсә дә, ул урынны бирергә ашыкмыйлар.
Буйдак – өйләнгән ирләрнең ачуын китерүче кеше.
Алданырга теләмәгән кешене алдап булмый. Алданырга теләгәнен алдыйсы да килми.
Бу түгәрәк көзге төне буе йокламаган, ахры...
Илебез шундый бай, хәерчелек белән күренми.
Нигезең булса – кайтам, булмаса – барам.
Заманага яраклашкан мәкальләр
Күршенең тавыгы минем күркәдән шәбрәк.
Син дә кунак, мин дә кунак, гастарбайтерлар эшли.
Күз курка... кул урлый.
Коега төкермә... Суын шешәгә тутырып, үзеңә үк сатарлар.
Ни чәчсәң, шуны урырсың... килеп тотканчы.
Эт оясында көчле... бу безгә кагылмый.
Юлга чыксаң, дустыңның кесәсе калынрак булсын.