Логотип Казан Утлары
Шигърият

САГЫНУЛАРЫМ СИҢА БАРЫБЕРМЕ?..


***
Сагынганда, карыйм тулган айга,
Ай да хәтта болыт артында.
Сөймисең дә, беләм, сагынмыйсың,
Нигә күңел сиңа тартыла?
Сагынганда сине, җилне тыңлыйм,
Сезнең яктан җилләр исәләр.
Йөрәгем дә тынып тыңлар кебек,
Сиңа сәлам әйтте, дисәләр.
Ай да качкан, җил дә тынды инде,
Син дә мине күптән оныттың.
Ә шулай да күкнең почмагында
Җемелди күк соңгы өметем.
***
«Миңа барыбер!» – дип хатлар яздың...
Аңламадым – нәрсә барыбер:
Сагынуларым сиңа барыберме,
«Сөям» – диюемме тагын бер?
Бүтән инде «Сөям» димәм сиңа,
Сөюләрем булгач барыбер.
Үтәр вакыт. Синнән хатлар килер:
«Сөям», диген, җаным, тагын бер!»
Бәргәләнер йөрәк, талпыныр да –
Сөю булмас аңа барыбер.
Учларыма кысып йөрәгемне,
«Сөям», димәмен мин тагын бер.
Син язарсың: «Еллар үткән саен
Сине генә сөям барыбер!»
Тик бит сөю, җаным, кабатланмас,
Сөю була бары, бары бер.
***
Кошлар да киләләр, китәләр,
Сөю дә нәкъ шуның шикелле.
Минем дә сөюем киттеме,
Гомерем көзе дә килдеме?!
Юк әле, юк әле, мин исән,
Һаман да ашкынам, омтылам.
Язларын көтәдер күңелем,
Кояшка омтылган кош сыман.
***
Син, картлык, йөрмә әле,
Күңелдә яз гына.
Язымда каламын,
Булса да аз гына.
Син, картлык, килмә әле,
Кит әле янымнан.
Мин әле китә алмыйм,
Китә алмыйм язымнан.
***
Сагынмамын, димә. Сагынырсың,
Сагынырсың үлеп, өзелеп.
Миннән сәлам булыр кыр казлары –
Сезнең якка очкан тезелеп.
***
Сине сөйгәнемне сөйлим җилгә,
Бәлки, сиңа илтеп җиткерер.
Җил пышылдар: «Сине сөя!» – диеп,
Синең йөрәгең дә җилкенер.
***
Язлар булып килгән идең,
Көзләр белән китәсең...
Янә язлар килер, диеп,
Һаман сине көтәмен.
***
Бар да уза, дип язылган...
Килешәмен сүзсез.
Ә шулай да бу дөньяда
Һични узмый эзсез!
***
Табигатьнең дүрт фасылы,
Тәүлектә дә дүрт вакыт.
Р И Ф А Т Җ А М А Л
37
Һәрбер вакыт киләсесен
Җитәкләп килә, алып.
Минем бары ике фасыл –
Бәхетле айлы төннәр,
Сине көтеп, синсез үткән,
Кояш тотылган көннәр.
***
Кемнәр генә булмас иде кеше!
Мин дә – хыялдагы үзем күк.
Кеше Алла булыр кебек, әгәр
Җитсә аңа бары түземлек.
***
Яшь чаклар да бар иде шул –
«Безгә диңгез тубыктан».
Олыгайгач чыгып булмый
Тездән түбән сулыктан.
***
Мин килермен иртән кояш булып,
Мин килермен кичен ай булып.
Мин килермен өзелеп сагынганда
Йөрәгеңә җылы май булып.
Мин килермен сиңа яңгыр булып,
Керфегеңнән яшең юармын.
Җилләр булып исеп кайгыларың
Ярсып таратырмын, куармын.
***
Мин китәрмен,
Җырым калыр.
Кемдер аны
Җырлап барыр.
***
Гомер үтте,
Баю җитте,
Нигә көрсенә?
Иң байның да,
Иң юкның да
Гомере бер генә.


Инетта
Ялындырасың,
Ялыктырасың,
Ябыктырасың –
Ябык торасың!

***
Кеше гомерен үлчиләр
Узган еллар белән.
Бәлки кирәктер үлчәргә
Үткән юллар белән.
***
Эзлә, эзлә...
Бәлки, таба алырсың
Үзеңне дә.
***
Дошманың сукканга
Син hәрвакыт әзер.
Дустың чиертсә дә
Буладыр бик авыр.
Сөю
Сорап килми,
Сорап китми...
***
Матурлыкны күргән чакта
Күңелеңә хис килер.
Нәҗес белән янәшәдә
Үзеңнән дә ис килер.
***
Нигә сине, нигә сине
Юксынам?!
Синнән башка ошбу дөнья
Юк сыман.
***
Тузан күтәрелә,
Дөньяны тутыра...
Аннары утыра.
***
Ниләр җитми бу күңелгә,
Инде тагын ни кирәк?
Ник ашкына, ник ашкына,
Ник ашкына бу йөрәк?!