Логотип Казан Утлары
Очерк

Ике әни

Берсе юкә чәчәге, икенчесе мәтрүшкә...

– Истанбул һавасы дымлы. Син ияләшмәгән... Ыхламур чәе эчеп куй. Эч, эч, җылы чагында.

Әни ясап китергән, өстендә парлары биеп торган чәйнең борыныма килеп бәрелгән хуш исе бик тә таныш тоелды. Ышанмыйча гына:

– Юкә чәчәк аткандагы ис таралды, – дидем.

Яшькелт-алтынсу чәйне кабып куйдым. Юкә бит ул – безнең як агачы! Төркия исә кызыл, сары, шәмәхә, яшел – берсеннән-берсе матуррак төстәге җимешләр, яшелчәләр белән тулган ил!

Әнигә минем чәйне шулай аптырап кына кабып-кабып куюым бик ошап бетмәде, күрәсең. Коры гына:

– Ыхламур ул, ыхламур чәе. Шифалы, суык тимәсен өчен эчәләр, – диде. Тизрәк рәхмәт әйтергә ашыктым, чәй өчен сөенүемне күргәч куанды. Башка бүлмәгә чыгып китте.

Кайнар, әмма искиткеч йомшак тәмле чәйне эчә-эчә «ыхламур»ны сүзлектән карыйм – юкә чәчәге шул!

Төркиягә килгәнче миңа, ни өчендер, төрекләр һәрвакыт, һәркайда каһвә генә эчеп йөриләрдер кебек иде. Төрек каһвәсе бөтен дөньяга танылган, мактаулы бренд булганга күрәдер, күңелдә сиздермәстән шундый бер ышану барлыкка килгән. Чыннан да, Төркиядә кая барсаң да, бармак очы кадәр кечкенә филҗанга ясалган һәм бер бокал гадәти су белән эчелә торган әче төрек каһвәсен еш тәкъдим итәләр. Әмма бу ил миңа әнинең юкә чәе белән бергә бөтенләй башка яктан ачылды. Шулай бит ул: тормышны бер төрле күзаллыйсың, хыялланасың, әллә ниләр булырдай итеп көтәсең, ә ул сиңа шундый таныш бер тарафыннан моңа кадәр ни өчендер һич абайланмаган яңа бер капкасын киереп ачып куя.

Юкә чәчәген маркетларында ничек кенә тәкъдим итмиләр! Чәй кебек ваклап тутырылган каплысы да, кечкенә пакетларга салынганнары да бар. Базарларда исә киптерелгән чәчәкләре йөзем, груша, помидор, кыяр белән беррәттән тау-тау өелеп тора.

Аһ, юкә чәенең хуш исе! Аһ, татлы тәме! Тын юлын иркәли, күзәнәкләрне тынычландырып, язып җибәрә. Хәтта баштагы тәртипсез, чуалып бетеп ялыккач, күңелне йолыккалый башлаган килде-китте фикерләргә кадәр үз урыннарын табып йоклап китә төсле.

Чәйне, тиз бетүеннән курыккандай, аз-азлап кына йотам, үзебезнең якларның яшел болыннарында үскән эреле-ваклы кыр чәчәкләре исләрен сеңдергән бал тәмен тоеп ләззәтләнәм. Юкә балы тәме... Шунда бер мизгелгә әллә ничә мең чакрым ераклыкта яшәүче үз әниемнең көрән мәтрүшкә салып ясалган чәен бал белән эчкәндәге халәтемә күчкәндәй булам.

И әни, ерак юлга җыенган кызыңның күзләренә карап, фал ачкандай әйткәнсең бит:

– Бианай белән үз әниең арасында аерма ярма бөртеге кадәр генә!

...Берсе Вәсилә, икенчесе Әминә. Икесе дә бер чор балалары, яшь аермасы санаулы гына. Әни – 1943, бианай – 1941 елгы. Икесенә дә татарның бик матур әйтеме туры килә: «кечкенә дә төш кенә». Нәкъ шулай, әллә ни озын буйлы түгелләр, җыйнак кына гәүдәле, җитез куллылар, үзләре йөгерек фикерле, кайчак кырыс, кайчак тапкыр сүзле.

Икесе дә сабый чакта ук, берсе әтисез, икенчесе әнисез калып, ятимлекнең, үксезлекнең ачысын-төчесен җитәрлек татыганнар.

Икесе дә – дүрт бала анасы һәм гомерләренең күп өлешендә шул балаларын ялгызлары гына аякка бастырганнар.

Икесе дә – татар авылында туып-үскән татар кызлары. Берсе Актаныш районындагы Усыдан, икенчесе Чифтәләр районына караган Корыһөектән. Икесе дә – бер тарих кыйпылчыгы. Авыллары төрле районнарда гына түгел, хәтта диңгезләр, таулар аерып торган төрле илләрдә урнашкан. Әмма ата-бабалары бер туфрактан – Татарстаннан.

...Җылы чәйдән тәнем эреп, шактый онытылып утырганмын. Әле генә хуш исле парлары биеп торган йомрым бушап калган, кәгазьгә исә бары бер җөмлә сыенган: «Берсе мәтрүшкә, икенчесе юкә чәчәге...»

Әлеге юкә чәчәге чәе белән танышкан көздән соң, бер еллап вакыт узгач, каенанам рәхмәтле булды. Төркиядә мәрхүмнәр хакында шулай әйтәләр. Рәхмәтле булды. Ягъни Аллаһның рәхмәтенә иреште. Амин. Әни рухына багышлап, догалар укытканнан соң берничә ай үтте. Минем исә теге чактагы «Берсе мәтрүшкә, икенчесе юкә чәчәге...» дип башланган, тәмамланып бетмәгән җөмләм сабыр гына дәвамын көтте. Һәм кипкән юкә чәчәкләре күпләп-күпләп кибетләргә чыга башлаган быелгы көз башы аны янә хәтерләтте.

...Берсе – мәтрүшкә, икенчесе – юкә чәчәге. Берсе – җир, икенчесе – агач чәчәге. Төрле җирләрдә туып-үскән, гомер иткән әниләрне гомер-гомергә өй чоланында, чормаларда киптереп саклаган, җанга-тәнгә сихәт, көч бирүче, күңел керләрен эретә торган менә шул шифалы чәчәкләргә охшаттым. Безнең халык көрән мәтрүшкәне җитмеш төрле авырудан дәва дип саный. Юкәне зурлап «Юкәнең чәчәге – бал, кабыгы – юкә, агачы – сөян», дигән. Икесеннән дә әллә никадәр файда күргән, икесен дә кадерләгән.

Ә әниләрем...

Алга таба Татарстанның Актаныш районында урнашкан Усы авылында дүртенче бала булып дөньяга килгән Вәсилә Талипова һәм Төркиянең Чифтәләр районында татарлар нигез салган Корыһөек авылында туган, бер тараф бабалары Лениногорск районы Сарабиккол (Әби) авылыннан, икенче тарафы – Башкортстан якларына күченгән татарлардан чыккан Әминә Акчура хакындагы сүземне, ике татар хатынын чагыштырып та, охшатып та дәвам итәсем килми. Бәлки, минем белән уртаклашкан фикерләрен, хатирәләрен аларның җаннарыннан, калебләреннән чыккан мәгънә эчендә җиткерә алсам, татар әниләренә хас нурлылыкның, җылылыкның, шифалыкның, зиһеннең, куәтнең меңнән бер өлешен генә булса да күрсәтә алырмын.

Туган җир туфрагы саклар

Татарстанда яшәүчеләр өчен таныш хатирәләрдән башлыйм. Үз әнием – сугыш елларында туган бала. Сугыш чоры балалары сугышның үзен күрмәсәләр дә, бу афәт ботарлап-актарып ташлаган илдәге һәр авырлыкны, һәр михнәтне кечкенә, нәзек җилкәләрендә күтәргәннәр. Ул вакытларны искә алып, әни болай сөйли: «1943 елның җәендә дөньяга килгәнмен. Көннәре кояшлы, әмма йөзләрдә елмаю юк. Авылда – ачлык. Илдә сугыш барган авыр еллар. 1944 елны 4 сабыен ачлык тырнагында калдырып, авыру анама кайгы-хәсрәт өстәп, шыткан бодай ашаган әтием вафат булган. Үстерелгән икмәк кырып-себереп фронтка озатылган ул чакта. Барысы да – җиңү өчен! Әзмәвердәй ир-егетләр һәммәсе фронтта. Сабанга – сыер, алар янәшәсенә хатын-кыз үзе җигелгән. Безнең әниләр, Бәдәр, Әдия, Фәрхенур, Мөхәтдимә,

Мәгъфурә күршеләребез... Әле дә табигать мәрхәмәтле. Яз җитсә, кукы, кузгалак, кычыткан, балтырган, кәҗә сакалы җитешә. Бакчаларда көздән балчык астына яшеренеп калган өшегән бәрәңгеләр табыла. Алары өчен беркем ачуланмый. Соңрак җиләк өлгерә. Әле дә хәтердә... Сугыш беткәнгә 5-6 ел узгандыр. Сугыштан соң да әле авыллар тиз генә мантый алмады. Чөнки аннан бөтен нәрсә сыгылып алынып беткән, хәерчелектә калган, 4 ел эчендә туздырыласы туздырылган иде. Өй рәтеннән берәр сынык ипи бирмәсләрме дип, кемнең генә капкасын ачмый идем. Икенче классларда авылдашларыма хат язарга өйрәндем. Ачлык, суык йөрәкләргә төште. Өй салкын булганлыктан тәрәзәгә боз ката. Кисәү агачын кыздырып, шуның белән аны эретеп тышны карый идек. Сигез чакрым ераклыктагы Киров авылындагы мәктәпкә укырга барганда, аяк катып, кирза итеккә ябыша... Әнинең безне – дүрт баласының тамагын ничек туйдырыйм, өйне ничек җылытыйм дип, бәгырьләре телгәләнә иде. Бервакыт аның күзләре күрми башлады. Без аны җитәкләп йөри башладык. Күршебез, авыл советы рәисе Нургали абый Усыда санитарка хезмәтен башкаручы Нурлыгайшә апаны чакырып алды да әнине Суксу больницасына алып барырга кушты. Бер айдан әни якты дөньяны кабат күрү бәхетенә иреште. Бала чакларны искә алганда, тамакка төер утыра. Ләкин ул вакытларда никадәр генә авыр булмасын, эшкә иренү, сайланып тору, яисә низаглашу юк иде. Үзем туып-үскән Усы авылында халык бер гаилә кешеләре кебек тату яшәделәр, эшләделәр, авырлыкларны бергә күтәрделәр... Әйтик, кул белән арыш уруның көнлек нормасы 18 сутый булса, аны 30 – 35 сутыйга җиткерделәр. Басу уртасында бала тапкан аналарның да хезмәт өлешләре ул... Хезмәт көнен тутыру мәҗбүри. Үзебезнең бакчага утыртылган бәрәңгене алырга да мөмкинлек юк. Карлы-яңгырлы вакыт җиткәч, әнием бакчага чыкты. Көрәккә тотынуы булды, бригадир ажгырып килеп җитте, сүгенә-сүгенә әнинең көрәген бер якка, чиләкләрен икенче якка ыргытып та бәрде. Әни ник бер сүз әйтсен, тагын өйдән чыгып китте. Ачы көз. Тышта караңгы, салкын яңгыр ява. Ә тәрәзәне һәр көн килеп кагалар. «Бурычыгызны түләргә килегез», «кәнсәгә дәштеләр», «авыл советы чакыра»... 56 нчы ел истә калган. Җәйге каникул чорында бозаулар карый идем. Сабантуй көннәре, һич онытасым юк. Бозаулар бик йончу. Кыш көне үпкәләренә суык тигәннәре мантып китә алмады. Ай, авыр булды бозаулар үлгәнне күрү. Ул вакытта үлгән малны күрше Киров авылына алып барып, мал табибына күрсәтергә кирәк иде. Сабантуй көнне бер бозавым үлгәч, аны тартмага салып, Кировка киттем. Кая ул бәйрәм шатлыгы! Урамда очраган бер кеше: «Үскәнем, кая барасың? Тартмада нәрсә бар, әллә берәр әйбер сатасыңмы?» – дип гаҗәпләнеп калды. Ә минем башта йөз төрле уй. Әле табибка җавап бирәсе бар. Мин бу очракта укучы бала түгел, бозау үтерүче бит. Табибка күрсәткәч, үләт базына илтеп ташлагач, калган малларны көтүдә йөрткәч, караңгы төшкәндә генә, өйгә кайтып егылдым...»

Шуны да әйтергә кирәк: бик күп совет кешеләренеке кебек, әнинең дә тормышында җылы якларга китеп яшәгән еллар бар. Алар бик озынга сузылмаган. Шулай да бу хакта ул бераз сагынып та, бераз үртәлеп тә искә төшерә. Җылы якларга, чит-ят җирләргә чыгып китүнең төп сәбәбе шул: ул килен булып төшкән авылны «бетәчәк» диләр, чөнки алгарышка сәләтле түгел икән, 70 нче елларда «перспективасыз» дип табылган татар авыллары шактый була. Бу исә яшь гаиләләргә анда эшләргә, яшәргә ирек бирмәү, өй салырга рөхсәт итмәү дигән сүз. Әни ул еллар турында сөйләгәндә, иң башта юлга әзерләнгәнен һәм беренче дәресен искә төшерә: «Әбиең эндәшми-нитми генә йөрде. Аннары: «Кызым, юлга мәтрүшкә, кечкенә генә булса да, каен пиннеге һәм шырпы кабына салып, авыл туфрагын ал. Алар бәла-казалардан саклар, ялгыз калганда, күңелеңне юатыр, авырлыклар килгәндә җиңәргә көч бирер», – дип, үзе хәстәрләп, сумкага ук салып куйды. Татар көйләре язылган пластинка да тыктым шунда... Аны беренче дәрестә үк файдаландым. Укучыларым татар җырларын тын да алмыйча тыңладылар. Ә татар кызлары Роза, Римманың күңелләре тулды хәтта. Җыр бетүгә балалар бер-бер артлы сораулар яудырырга керештеләр. «Туган тел» белән башланган тәрбия сәгате мине укучыларыма якынайтты, арага җылылык иңдерде. Тора-бара ата-аналар, хезмәттәшләр «Мөгаллимә җан» дигән исем таптылар миңа».

Әни миңа җылы якларның истәлеге дип, шактый зур керәч чәйнеген бүләк итте. Әлеге 50 яшьлек чәйнек эчендә Төркмәнстанның Теджен районы Башкарма комитеты 1970 елда СССР Югары советы исеменнән тапшырган «В.И. Ленинның 100 еллыгы» медале саклана. Әнинең әлеге медальне тагып йөрүен хәтерләмим дә. Әмма гомер буена чит җирдә кыска гына вакытта күрсәткән хезмәтен зурлаулары аның өчен зур горурлык булды.

Әни башта туган авылыннан Кировка йөреп, аннары Пучы авылында интернатта яшәп белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга институтында әүвәл читтән, соңгы курсларны торып укый, укытучы һөнәрен үзләштерә. Читтән кайткач төпләнеп калган Усы авылының күршесе Качкында яши. Байтак вакыт төрле авыл мәктәпләрендә укыткач, дистә елдан артык биш авылны: Усы, Качкын, Айман, Колын, Чиялекне берләштергән Айман авыл советында эшләде.

...Бервакыт авылда чәй эчеп утырганда әни берничә мәртәбә Казаннан бүләк итеп алып кайткан күлмәкне карап килде. Сизелеп тора, сөенече эченә сыймый. Аннары миңа чәй ясагач, җай гына күңелендәгесен әйтеп бирде:

– Кызым, мин, бәләкәй чагында матур күлмәкләрем күп булсын иде дип, бик тели идем. Ә бер күлмәгем хәзер дә күз алдымда. Без 4 класстан Киров мәктәбенә йөреп укыдык. Берничә көн калгач, әнкәй белән бакчада кул белән казып, яшь бәрәңге алдык, берничә кабак салдык, бәләкәй арба белән Киров совхозына шуларны сатарга киттек. Юлыбыз уңды, «казанскийлар» бәрәңгене тиз алдылар. Акча булгач, кызыл бөрчекле ситсы сатып алдык, мәктәпкә барырга яңа күлмәк кирәк бит. Аны күршебез Фәрхенурттәй тегеп тә бирде. Иртәгә уку диясе көнне Мария Павлова дигән укытучы Кировтан килеп, укучыларны барлап чыкты. Ул безгә дә керде. Формаң бармы дигән сорауга, мин кызыл бөрчекле күлмәгемне сөенә-сөенә алып килеп күрсәттем. Ул матур итеп елмайды да чыгып китте. Күлмәкне тузганчы кидем. Ә хәзер... Ходаем, нинди генә күлмәкләрем юк!

Мин көлеп бүлдердем:

– И-и-и, әни, теләгең бигрәк зур булган икән!

– Ялангачлык җанга үткән. Менә хәзер вакытның ничек тиз узганын да сизми калабыз бит, кызым, чөнки, бердән, ач утырмыйбыз, икенчедән, өс-баш бөтен. Әгәр ипи булмаса, көнебез үтмәс иде, салкында катып утырсак, кыш үтеп китмәс төсле иде...

– Чын! Безгә вакыт җитми! Ни юк, шуны телисең инде, әйеме, әни?

– Шулайрак булып чыга икән... Икенче – өченче теләгем үсә төшкәч барлыкка килде: кияүгә әтиле кешегә чыксам иде, дип теләдем. Һәм килен булып төшкән авыл урман буенда урнашкан булсын иде, дидем. Үзебезнең әтисез үсү, аннары 8-10 чакрым ераклыктагы Киров урманыннан әниемнең аркасында утын ташулары – барсы да үзәккә үтеп калган. Бар теләкләрем тормышка ашты.

– И әни, теләкләр белән бергә бәхет тә җитәкләшеп йөрсә икән...

– Иң мөһиме, кызым, сабыр булып, башкаларга яхшылык теләп, тормыш матурлыгын күреп яшәү. Менә шул бер мөрәвәт, менә шул зур бәхет, кызым.

...Әнинең әлеге сүзләре күңелемә уелып калды. Еш кына вакыт тиз үткәнгә генә түгел, хәтта вакытның үзенә, ягъни заманасына зарлану теләге тел очында кала бирә, әниләр кичергән тормыш михнәте хәтергә килеп, сабак бирә.

Сыла-и рәхим – иман билгесе

Инде һәм вакыт, һәм чакрымнар белән караганда, күпкә ераграк хатирәләргә күчәм. Бианай Әминәнең әнисе ягыннан нәсел тарихын кыска-кыска гына хронологик рәвештә бирсәм, яхшырак аңлашылыр кебек.

1750 нче еллар... Казан тирәсендә яшәгән һәм Казан ханлыгы яулап алынганнан соң башланган изүләрдән иза чиккән һәм яңа җирләрдә иркен яшәргә өмет баглаган 200 гаиләлек зур бер төркем Казан сәүдәгәре Сәед Хаяли тарафыннан оештырылган күченү сәфәренә кузгала. Оренбург тарафына юл тоткан татарлар арасында Әхмәт бабай гаиләсе дә була. Нәкъ менә шушы татарлар – мәдрәсә-мәктәпләре, мәчетләре һәм сәүдәгәрлек белән дан казаначак Сакмар елгасы буендагы Каргалы авылына нигез салучылар. Әхмәтнең нәсел дәвамчысы – Шахиның бу авылда 1831 елда туганы билгеле.

1863 нче еллар... Каргалыда халык саны елдан-ел арта. Күпләр биредән күченеп китә, башка татар авылларына нигез сала. Шахи да гаиләсе белән яңарак кына барлыкка килгән Акманга барып урнаша. Яңа авылда яңа мәчет калка. Аның хакында халык теленә шундый сүзләр кереп кала: «Шахи мулланың ярдәме белән корылган мәчет». Шахи мулланың 5 ир, 3 кыз баласы туа.

1890 нчы еллар... Рус патшасының «мөселманнар теләгән өлкәгә күченә алырлар» дигән бер бик кыска вакытлы фәрманын Шахи мулла отып ала. Нәселләре 30 ел гомер кичергән Акманнан Госманлы иленә мөһаҗирлеккә китәргә карар итә, паспорт юнәтә... Болар барысы да тиз-тиз эшләнә, югыйсә җитешми калулары бар бит. Ләкин ике кызы гаиләле булу сәбәпле, китә алмый, зар елап кала. Барысы 9 кеше җәннәттәге кебек матур якларны һич билгесез мөһаҗирлек юлына алыштыра, гомерлеккә туган-үскән газиз җирләреннән аерыла. Акманнан киткәч, мең төрле газап белән Севастополь шәһәренә килеп җитәләр. Истанбулга китәргә 6 ай көймә көтәләр. Инде кулларында ни бар – шуны берәм-берәм сатып, көнне көнгә ялгыйлар. Оренбург тирәсеннән кузгалган башка татар мөһаҗирләрен очратып, барлыгы 20 гаилә булалар.

Алга таба әлеге күчмәннәр турында шунысы мәгълүм: алар Истанбулга килгәч, Төркиянең туган җирләренә охшаш урыннарын эзлиләр. Күңелләрендә исә уртак хәвефле уй-теләк: «Балаларны йортсыз, җирсез, туфраксыз калдырмыйк...» Диннәрен, гореф-гадәтләрен, нәселләрен саклау ниятеннән зур шәһәрләрдә калудан баш тартып, тигезлектә авыл коруны хуп күрәләр. Шактый ара узып, Истанбулдан 300 чакрым ераклыктагы Искешәһәрне үтеп, тигезлеккә килеп урнашкач, тезләнеп, учларына туфрак алган мәлдә, иреннәре җирсү хисеннән тетрәнеп пышылдый: «Бодай туфрагы, авыл туфрагы...» Шунда үзләре белән алып килгән туган як истәлекләре, чигүле, тукылган урын-җир җәймәләреннән, юрганнардан чатырлар корып урнашалар. Ә якын бер җирдә кое табылганын ишеткәч, шул кое тирәсенә күченәләр. Аркан белән үлчәп авыл урамнарын, һәркемгә йорт-куралты җирен, мәчет, мәктәп урынынын бүлеп чыгалар. Менә кайда алар балаларына, туачак оныкларына яңа нигез тергезәчәкләр!

Бераз соңрак һәр гаилә җиренә «нигез» салына: ирләр дүртпочмаклы чокырлар казыйлар, бу арада хатыннар күлмәк итәкләре белән таш ташып торалар. Аннары ирләр ул ташлардан ярты метр чамасы биеклектә итеп дивар үрәләр. Шул чокырларның бер ягына агач тезәләр, икенче ягы ачык калдыралар. Менә өйләре шул! Ниһаять! Таш ташып арган хатыннар тузанлы күлмәкләрен, яулыкларын каккалап, «өйле» булу куанычларын яшерә алмый торалар. Шунда гына юл газабы – гүр газабыннан тәмам арган җаннар җиңел сулыш алгандай була. Һәртөрле кыенлыкларга теш кысып түзә-түзә өзгәләнгән бәгырьләре ул көнне куанган кадәр тагын бер тапкыр куандылармы икән?!

Менә шулай итеп, 1895 елда бер төркем татар мөһаҗирләре, туган җирләрендәге авыл төзү тәртибен саклап, Корыһөеккә нигез салалар. Авыл үзәгендә татар мәчете урнашкан, урамнары төз, өйләр бер рәткә тезелгән.

Әминәнең икенче тарафы – әти ягына күчик.

1905 ел. Татарстанның Лениногорск районы Сарабиккол (Әби) авылында Ариф һәм Хәнифәнең малайлары туа, аңар Хәниф исеме кушалар. Әни сөйләгәннәр буенча Ариф бабасы гаиләсе белән мөһаҗирлек юлына 1910 елларда чыга. 18 нче гасыр башында ук барлыкка килгән борынгы Әби авылыннан татарларның китү сәбәбе башкаларныкына аваздаш – җирсезлек, ярлылык, күтәрә алмаслык салымнар, инкыйлаб якынлашу...

Ариф гаиләсе бер төркем юлдашлары белән Төркиянең Юзгатлы шәһәренә урнаша. 1914 елларда әрмәннәр бу шәһәр тирәсендә яшәгән төрекләрне кысрыклый, басым ясый башлыйлар. Шул сәбәпле татарлар да Әфьюн шәһәре янындагы Болвадин районындагы татарлар янына юл тота. Бу вакытта Ариф бабайның Корыһөектә яшәгән кардәшләре аларны үзләре янына чакырып хат язалар. Шуны да әйтик: Юзгатлы шәһәре янындагы Чампынар (Чураклы) авылыннан киткәндә, Ариф берникадәр җирләрен сата, берникадәрен мәчет карамагына калдыра. Мәчет мәхәлләсе күп еллар дәвамында шул җирләрдән файда күреп яши. Ариф бабай Балвадинда вафат булгач, балалары Корыһөеккә килеп урнаша.

1930 нчы еллар. Ариф бабай улы Хәниф һәм Шахи мулла улы Җиһаншаның кызы Өммегөлсем авылда гаилә кора.

1951 нче ел. Өммегөлсем 42 яшендә дөнья куя. 5 баласы ятим кала, дүртенчесе Әминәгә ул вакытта 10-11 яшьләр тирәсе була.

Бианай бу вакытларда ятимлек ачысын, юклыкны күп күрә. Ул чакта Төркия татарлары да, нәкъ бездәге кебек көн-төн басуда иген игеп, терлек асрап, тормышларын алып барырга тырыша. Әни авыл егетенә кияүгә чыга, яшь гаилә эш эзләп, Истанбул тарафларына юл тота. Шунда ире белән бергә татар җәмгыяте эшләрендә катнаша. Көн-төн тегү белән шөгыльләнгән, азмы-күпме шулай акча юнәтергә тырышкан Әминә оста тегүче булып таныла. Ул төрек ханымнарына гына түгел, татар яшьләренә дә төрле мәдәни чараларда татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәтү өчен сәхнә костюмнарын тегә, чигә...

Бүгенге көннәр. Төгәлрәге 2011 ел, 16 июль.

Тау итәгенә ышыкланып димме, әллә бераз качыпмы урнашкан Сарабиккол авылы урамында ник бер адәм йөрсен! Беркем күренми, кызыл, ак кирпечтән салынган өйләр тезелеп киткән урамнары буп-буш. Әйтерсең, авыл шулай, меңәр чакрымнар узып, буыннар алыштырып кайткан кунакларын күргән дә телен йотып, гаҗәпкә калган. Ә кунаклар дигәнем, бабалары җиренә аяк баскан Әминә улы белән һәм аларның юлдашлары.

Әни бу сәфәр иртәсендә йокыдан төшендә әтисен күреп уяна. Шатлыклы, күтәренке рухта күрә ул аны. Кызына «сыла-и рәхим», ягъни, туганлык, кардәшлек җепләрен өзмәгән, бабалары җирен зиярәт кылган өчен рәхмәтле булуын, сөенечен белдерә. Динебезнең иң мөһим бер нәсихәте, иман билгесе бит ул сыла-и рәхим: «Туганлык җепләрен өзмәгез, шул вакытта тормышыгыз бәрәкәтле, гомерегез озын булыр!»

Кунаклар авыл мәчетендә беркемне очрата алмый, кемнең капкасын ачарга, кемнең ишеген шакырга белми торганда, сөбханалла, урамга җан биреп, кап-кара ат җиккән 10-12 яшьлек малай узып бара! Арбасына яңа гына чабылган яшел сусыл печән түшәгән. Кечкенә куллары дилбегәне кысып тоткан. Кунаклар, ниһаять, сәлам бирер кеше очратканнарына куанып, кепкасын кашларына кадәр батырып кисә дә, якты йөзе әллә каян балкып торган сары малайга күңелләренә җыелган сорауларны тезәләр:

– Сәлам! Исемең ничек? Ни хәлләрең бар? Әти-әниеңнәр ни хәлдә? Ничек яшисез?

Авыл малае атын беразга туктатып, бөтен сорауга: «Әйбәт!» – дип, җавап бирә дә үз юлы белән китеп тә бара. Аннары инде кунаклар авыл урамнарын карагач, фотоларга төшкәч, иске зиратка юл тоталар. Шушында җирләнгәннәр арасында безнең дә туганнарыбыз, кардәшләребез бардыр дигән уйга килеп, мәрхүмнәр рухына «Ясин» укып, янә бабалары җиреннән аерылалар...

Беренче һәм соңгы мәртәбә Татарстанга кайткан әнинең сәфәре, әлбәттә, авыл белән генә чикләнми. Мәшһүр тарихи Болгар җирләренә аяк басалар, меңәрләгән халыкны җыйган Болгар җыенын күреп гаҗәпкә калалар. Мәшһүр Казаныбызның иң күркәм урыннарын карап сокланалар, чит илләрдә яшәүче татарлар да яхшы белгән бөек шагыйребез Тукайның туган яклары Арчага һәм дин әһелләре белән очрашырга Нурлатка, башка районнарга баралар.

Соңгы елларда кемгәдер авырлык, мәшәкать китерүдән уттан курыккандай курыккан хаҗия әни еш кына бер теләген кабатлады: «Йа Раббым, догамны кабул ит: өч көн ятак, дүртенче көн туфрак булыйм». Ходай аның догасын кабул итте, майда ураза тотты, соңгы көннәренә кадәр намазын укыды, аннары өч көн хастаханәдә ятты да мәңгелеккә күзләрен йомды. Белгән кадәре 1750 еллардан башланган һәм 3 гасырга сузылган (!) мөһаҗирлек тарихына ия татар нәселенең бер парчасы булган әни бабалары сөйләгән хатирәләргә үзенең Татарстанга зиярәте вакытында күргәннәрен – Татарстанның яңа заман сулышын да өстәп китте.

***

...Бүген күп гасырларга сузылган гыйбрәтле тарихын саклаган, нык рухлы, алгарышка омтылган, зур мәртәбәгә һәм югары мәдәнияткә ия кадерле, газиз туган җиребез үзенең бер түгәрәк датасын – ТАССР ның 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.

Бу 100 еллык – төрле илләрдә үскән, тамыр җибәргән, гомер кичергән милләттәшләребез күтәргән дәвер ул.

Чөнки Татарстанның, ата-бабаларыбыз җиренең һәр чоры – һәр йөз еллыгы дөнья буйлап сибелгән миллионлаган татар халкының тарихы, үткәне һәм үтә алмаган чакрымнары, хәтта еллары. Бүгенгесе һәм киләчәге. Гадәтләнгән тормышлары, күнгән, ияләшкән рәвешләре. Танымаган һәм һич белмәгән дөньялары. Балаларының кендек каны тамган җире. Бабаларыннан кан белән күчкән җирсү хисе. Михнәтләре һәм өметләре. Байлыклары, мираслары һәм югалтулары. Моң, тел, дин берлеген тәшкил иткән рухлары. Бу берлекне җуйган мизгелләре һәм моны геннары аша тоеп яшәгән чаклары...

Бу 100 еллык – минем әниләр кебек йөзләрчә, меңнәрчә әниләр күтәргән дәвер ул. Һәм аның әниләр алдында үз хисабы бар.

Чөнки бу дәверне әниләр «уф Алла арбасы»на җигелеп тартканнар.

Унар бала табып-багып, «Герой ана» исеме белән данлаганнар.

Кара төндә колхоз сарыкларын ашарга килгән ач бүреләрне таяк белән куып йөргәндәй, һәр төрле бәлагә каршы курыкмыйча чыгып саклаганнар. Аннары сугышта югалган балаларын, ирләрен көтеп, сагыш йотып гомер иткәннәр...

Балалар күңеленә мәрхәмәт, гыйлем орлыгы салган мәртәбәле укытучы, тәүлекләр дәвамында авырулар яныннан китмәгән дәрәҗәле табиб яки таңнан торып авыл хуҗалыгына хезмәт иткән мактаулы агроном, сыер савучы, бригадир һәм тагын башка күп, күп төрле һөнәр ияләре буларак, бу дәверне якты киләчәк өчен бөтен көчләрен биреп яшәткәннәр.

Шул ук вакытта төрле сәяси басымнар корбанына әйләнгән әтиләрен сагынып, яшерен генә кан-яшь түккәннәр, мөһаҗирлеккә чыгып китәргә мәҗбүр булган кардәшләрен юксынып яшәгәннәр, кача-поса Аллаһтан ярдәм сорап, намазын укыганнар, догасын кылганнар, дисбесен тартканнар. Бер күрешүгә зар-интизар булган читтәгеләр исә, балаларына, оныкларына нәсел мирасын, рухи көчләрен җирсү, ватанны сөю, кардәшлек хисләренә төреп калдырганнар. Һәр ике тарафта яшәгән әниләрнең калебләреннән саркып чыккан изге теләкләре, Аллаһтан туган җирләрен ярлыкауны, газаплардан, авырлыклардан арындыруны сорап кылган догалары дәверне ачы яраларыннан шифалаган, ә бишек җырлары, моңлы мөнәҗәтләре, үзәк өзгеч бәетләре «биш еллык», «ун еллык» планнарын тормышка ашыру, коммунизм үрләрен яулау белән мавыккан дәвернең хәтерен сихәтләп торган.

Бу 100 еллык – йөз төрле дәва һәм көч-куәт бирүче кипкән мәтрүшкәләр, кипкән юкә чәчәкләре дәвере...