Логотип Казан Утлары
Шигърият

Газаплы язмыш

(Искәндәр агама багышлыйм)
Ни уйларга, ни дияргә? Нәрсә бу?
Шашкынлыкмы, җинаятьме? Кайсы бу?
Үтте еллар... Акладылар эш узгач...
Киселә гомер... дошман эзләү бер азап...
Кем бу корбан? Кем бу шәһит?
Кемдер бу?
Йөзләр, меңнәр, күп-күп меңнәр.
Күпләр бу!
Кемдә гаеп? Ник җәзасыз калды ул?
Аңа каршы күтәрмәде һичкем кул...
Төям йодрык. Кайный каным ачудан.
Тыелалмый «Ләгънәт!» димен ярсудан!