Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕЛЛАРДАН МАЯК КУЯМ...

Каләмем
Минем каләм матурлыкны сөя,
Изгелекне генә үз итә.
Кәгазь битләренә эзләр салып,
Тормыш йомгагымны ул сүтә,
Каләм яза минем күргәннәрне,
Үткәннәрне шигъри юл итә,
Шигырь җене тигән минем җанга.
Язып торса каләм – шул җитә.
Кемдер әйтер: «Каләм – корал!» – дияр,
Ә минем ул – якын сердәшем.
Тормышыма бәхет нуры сибә,
Йөрәк белән бик еш серләшеп.
Каләмемне җил-давылдан саклыйм,
Салкыннарда тотам учымда,
Мин яраткан камил шигъри дөнья
Яши шушы каләм очында.


* * *
Коллык китми илдән, коллык китми,
Яши белә төрле сыйфатта.
Шул коллыкта халкым яши бирә,
Карамый да уйлап бу хакта.
Бер коллыктан икенчегә илтә
Өерелеп барган юллары:
Элек халык язмыш колы булган,
Хәзер күпләр акча коллары.

Җир – изге ул...
Ни генә булса да, бу җир
Тудырган шагыйрь улын.
Шагыйрь туган көннән алып
Ул инде изге урын.
Р. Миңнуллин.

Җир турында төрле фикер йөри:
Изге, диләр, шагыйрь туганга.
Җир-Ана ул изге булып кала
Анда кеше туып торганда.
Без барыбыз җирдән яралганнар,
Җир – кешенең изге Анасы.
Изге анасына мәрхәмәтсез
Була кайчак адәм баласы.
Бер гомергә җиргә кемнәр килгән,
Кызганмыйлар аны, ваталар.
Байлык эзләп, көн-төн казыналар,
Шартлаталар, туптан аталар.
Җир-Анабыз үз тәнендә саклый
Сугышларның күпме ярасын?
Ул һаман да хәстәрлекле Ана –
Ул туйдыра адәм баласын.
Җир турында шундый фикер йөри:
Изге, имеш, шагыйрь туганга.
Җир ул безгә изгеләрдән-изге
Туган төбәгебез булганга!
Газиз җир ул мәңгелектән килгән
Изгеләрдән-изге төшенчә.
Изгелеге аның бәйле бары
Кеше күңеленә, минемчә...


Ил һәм шагыйрьләр
Хәерче илдә шагыйрьләр күп була.
Зөлфәт Хәким

Шагыйрь булу – хәерчеләр эше,
Байларның бит уе башкада.
Ил турында шагыйрь генә уйлый,
Муенына элмәк асса да.
Туган илем, газиз туган илем!
Яраталар сине фәкыйрьләр!
Тән азыгы түгел, җан азыгы
Таба синдә фәкыйрь шагыйрьләр.
Синдә туган бөек шагыйрьләр бит
Таң калдыра бөтен дөньясын,
Ә син үзең туры сүзе өчен
Кайберләрен читкә куасың.
Рәнҗетсәң дә син аларны куып,
Сөюләрен барыбер җуймыйлар.
Җәфа чигеп, үлем көткәндә дә
Мәдхияләр сиңа укыйлар.
Күрәсең дә кебек, үзең һаман
Үзгәрмисең, нидер көтәсең.
Газиз илем! Син бит үз халкыңны
Кыйный-кыйный шагыйрь итәсең!


Алга атлыйм
Алга атлыйм, барган юлда
Еллардан маяк куям.
Шушы юлдан берчак кабат
Кире кайтырмын сыман.
Гомер уза, миннән артта
Маяклар – еллар кала.
Шул елларның һәрбересе
Маңгайга эзләр сала.
Алга атлыйм, гомер бит ул
Атлата алга гына.
«Бәхет сине көтә», – диеп,
Бары алдата гына.
Туктый алмыйм, алга атлыйм
Язмышым сызган юлдан.
Бәхет тапсам, шушы юлдан
Кире кайтырмын сыман.


* * *
Халкымны мин үлеп яратамын,
Чын йөрәктән, артык сүзләрсез.
Сөюемә ачык дәлилләрне
Тормыш юлларымнан эзләрсез.
Халкымны мин үлеп яратамын,
Сөю хисе таша җанымнан.
«Халкым белән генә бәхетле мин»,
Дигән фикер чыкмый аңымнан.
Халкымны мин үлеп яратамын,
Тумыштан ук сөю бирелгән.
Тик халкымнан яшәү көче алам
Һәм яраткан туган җиремнән.
Халкымны мин шулай яратамын:
Яңарырмын, үлсәм, гөл булып.
Ул чакта да халкым назлар мине
Талгын искән җылы җил булып.

Кыйнады дөнья
Кыйнады дөнья, кыйнады,
Ләкин мин бирешмәдем.
Гаделсезлек белән җирдә
Беркайчан килешмәдем.
Бирмәде дөнья, бирмәде:
Затлы кием кимәдем.
Байлык өчен горур башым
Һич кенә дә имәдем.
Куды дөнья, куды мине
Ачы җилләр истереп.
Җанымны төрде сагышка
Мең тапкырлар үтереп.
Интектерде мине дөнья
Бирми хәләл ашымны.
Кулым сузып яшәмәдем,
Горур тоттым башымны.
Кыйнады дөнья, ләкин мин
Яшәдем – бирешмәдем.
Җан өшеткеч җилләрендә
Төз тордым, бөрешмәдем.
Үзем беләм: бетәр бер көн
Язган ризык-ашым да.
Башым кебек горур торыр
Җирдә кабер ташым да.


Авыл җире
Яздан алып көзгә кадәр,
Баш имичә җилләргә,
Үсә бары чүп үләне
Уңдырышлы җирләрдә.
Мул уңышлы диңгез-кырлар
Керә хәзер төшләргә.
Чөнки кырга чыгучы юк
Иген игеп эшләргә.
Карашлар да үзгәрделәр
Иген игү эшенә:
Тир түкмичә рәхәт яшәү
Кирәк хәзер кешегә.
Ташландыкка әверелде
Инде күпме авыллар!
Авылларны җимерерлек
Илдә дәһшәт-давыл бар...
Буран ясин укый сыман
Кышкы авыл җиренә.
Авыллар да ак кәфенгә
Төренгәндәй күренә.


Каендай саргаермын
Күңелемә ялгыз каен
Булды никтер ятышлы.
Әллә шуңамы тормышым
Ифрат та сагышлы.
Синсез мин бит ялгыз каен
Иркен җиһан-яланда.
Өзгәли җил ялгыз җанны
Сагыш-яңгыр яуганда.
Синсез салкын җәйге яңгыр,
Яуганда да челләдә.
Ялгыз җаннар өшидер ул
Кызу комлы чүлдә дә.
Сине көтәм, өметләнәм,
(Ялган өмет яшәтә).
Сагышларны баллап бирә,
Күңелне дә яшәртә.
Мин каенга охшаш булгач,
Каендай саргаермын.
Гомеремдә сине генә
Сагынып картаермын.