БАДӘМ АРТЛАРЫННАН КҮТӘРЕЛӘ АК АЙ...
Истанбулны тыңлыйм
Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,
Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.
Исеп куя кинәт назлы җиләс җилләр,
Җилдә салмак кына чайкалалар гөлләр.
Ерак-еракларда – дулкын кагышлары,
Су ташучыларның ишетәм тавышларын.
Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,
Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.
Күктә, бик биектә – чиксезлекләр күрке –
Очып бара чыңлап, кошлар төркем-төркем.
Ятьмәләрдә мыжгый диңгез балыклары,
Бер хатын-кыз ярда чайкый аякларын.
Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,
Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.
Салкын җиләс һава Капалы Чаршыда1,
Шаулый-гөрли кайный Мәхмүтпашасы2 да.
Ишегалларында күгәрченнәр туе,
Чүкеч тавышлары тынмый көннәр буе.
1 Капалы Чаршы – Истанбулдагы базар исеме.
2 Мәхмүтпаша – Истанбулдагы базар исеме.
145
Язлар җирдә, язлар, җилкенә хисләрем,
Алып килә җилләр язның хуш исләрен.
Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,
Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.
Айный алмый һаман үткәннәрдән бар да,
Шыксыз каекханә3 черем итә ярда.
Кагыла йөзләремә дулкыннарның тыны,
Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,
Юл буеннан атлый бер чибәркәй, каһәр,
Шаярулар, җырлар монда таңга кадәр.
Кулларыннан кинәт төшә җиргә нидер,
Роза гөледер.
Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,
Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.
Итәгендә, күрәм, талпынадыр бер кош,
Иреннәре дымлы, йөзләрендә балкыш.
Бадәм артларыннан күтәрелә ак Ай,
Йөрәк тибешен дә мин тоямын бугай.
Истанбулны тыңлыйм...
Икмәк
Тел очымда тибри исеме бер дустымның,
Күкләр биеклеге иңә җанга тулып.
Җиргә ятып эчәм зәңгәр чиксезлекне,
Онытылган йөзләр ага болыт-болыт.
Хатирәләр тулы көзләр табигатьтә,
Учларымда җылы икмәк рухын тоям.
Әйтерсең лә ап-ак, садә болытлардан
Сабый чакның назлы җыры чыңлый сыман.
Поезд тавышы
И мосафир,
Бу шәһәрдә синең
Кемең дә юк,
Һичбер таныш йөз.
Ярың да юк кайгың бүлешергә,
Син берьялгыз. Сабыр. Чыда. Түз.
Ишетелсә поезд тавышлары,
Үзәкләрне өзеп кичләрен.
Күзләреңнән ике чишмә кебек
Агып чыгар төсле яшьләрең.
Башка төрле сагыш
Бу сагышым минем башка сагыш,
Булмый торган барлык адәмнәрдә.
Юк, язлар да китермәде аны,
Шау чәчәккә чумган бадәмнәр дә.
3 Каекханә – көймәләр саклый торган урын.
Мин ышанмыйм үлем барлыгына,
Кемнәр уйлап чыгаргандыр аны?!
Кояш белән бергә җитәкләшеп
Килгән үлемнән соң куркыргамы?
Апрель җиткән саен мин бер елга
Яшәрәмен. Язлар белән бергә
Арта баргач сөю, гыйшык уты
Үлемнән соң, нигә ул өркергә?
Аһ, дускаем, уйлый күрмә ялгыш,
Бу сагышым башка төрле сагыш...
Ялгызлык шигыре
Ялгыз яшәмәгәннәр аңламас
Асылын бу гади чынлыкның:
Аһ, никадәр куркыныч икәнен,
Кешегә бу шомлы тынлыкның.
Үз-үзләре белән сөйләшкәнен
Аңлый алмас алар беркайчан.
Көзгеләргә йөгереп килгәннәрен,
Төннәрендә эзләп тере җан.
Ялгыз яшәп карамаганнар
Аңлый алмас...
Төш
Мин төшемдә әниемне күрдем,
Үлгән килеш күрдем мин аны.
Күз яшемә чыланып уяндым да
Мин яңадан ачтым дөньяны.
Искә төште кинәт сабый чакта,
Иртән бер бәйрәмгә барганым.
Күк йөзенә шарым очырткач мин,
Артларыннан аның елый-елый,
Нәүмизләнеп карап калганым...
Мәхәббәт парады
Талчыбыктай зифа бер кыз иде,
Хәзер ул – сәүдәгәр хатыны.
Симергәндер, бәлки, мичкә кебек,
Ишетелми – бер дә юк тыны.
Бер күрәсем килә аны кабат,
Барып кына җитеп булмый шул.
Шаяраммы? Түгел. Ни дисәң дә,
Иң беренче ярым иде ул.
Икенчесен – миннән өлкәнрәген –
Мүнәввәрне уйлап җан яна.
Биек койма аша йортларына
Хатлар ташлый идем мин аңа.
Ул хатларны укып, эче катып
Көлә иде җәйге кичләрдә.
Шул чакларны искә аламын да,
Оятымнан белмим нишләргә.
Бер үк мәхәлләдә яшәгәне –
Халидә атлы иде анысы.
Бергә уйнап үстек, диварларга
Исемнәрне яздык акбур белән –
Балачакның матур «йоласы».
Дүртенчесе азгын хатын иде
(Чү, йөрәгем, зинһар, ярсыма!),
Беркөнне ул хәтта шыр ялангач
Килеп басты минем каршыма.
О Р Х А Н В Ә Л И
147
Инде бик күп еллар үтсәләр дә,
Оныта гына алмыйм мин аны.
Еш кына ул төшләремә керә,
Оныттырып бөтен дөньямны.
Бишенчесе... Хәер, ул хакта мин
Теләмим дә хәтта сөйләргә.
Алтынчысы-ы-ы? Менә аның өчен
Риза идем хәтта үләргә.
«Нуриннисам!», диеп, яратып кына
Дәшә идем аңа, чын әгәр.
Кара кашым, сылуым, асыл ташым,
Килсә иде синнән бер хәбәр!
Ах, Нуриннисам минем, Нуриннисам,
Язылмыйча калган бер кыйссам!
Җиденчесе, Алия исемлесе,
Бер аксөяк нәселеннән иде.
Затлы мехлар, алмаз алкаларны
Ул миннән дә ныграк, ахры, сөйде.
Йөрәгемне ялкын ялмады,
Әллә нигә ул кыз күңелемә
Беркайчан да якын булмады.
Сигезенчесе дә – шул ук каннан,
Ләкин гаепләрнең барысын да
Гөнаһ булыр иде аңа гына
Сылтап калдыру Ходай каршында.
Кеше хатыныннан сафлык эзләү,
Булган кебек бер мәгънәсез шөгыль,
Авыру кешедән дә сәламәтлек
Таләп итү һич мөмкин эш түгел.
Тик һаман да оныта алмыйм шуны
(Оныта алмам кебек гомергә),
Нигә кирәк иде адым саен
Ялган сүзләр сөйләп йөрергә?..
Тугызынчысы Айтәт атлы иде,
Барда бии иде һәр көнне.
Теләсә кемнең колы иде шунда,
Бардан чыккач, ләкин янына ул
Якын җибәрмәде һәркемне.
Мине ташлап дөрес эшләде ул –
Унынчысы – акыл җимеше.
Әйтерсең лә мәхәббәт тә бары
Җилкуар һәм байлар өлеше.
Ике күңел бергә кушылганда,
Печәнлек тә, хәтта, киң сәйран.
Тән ялангач чакта икеңә дә,
Дөнья гүя олы бер хамам.
Баш-аягы белән эшкә чумган
Хатын иде унберенчесе.
Соң нишләсен? Залим хуҗасының
Колы иде, бер хезмәтчесе.
Лександра ярты төндә килеп,
Кала иде миндә таңгача.
Сәрхушләнә иде коньяк эчеп,
Иртән торып, йөгерә иде эшкә,
Ят күзләрдән ул кача-кача.
Соңгысына килик...
Беркемне дә шулай аның кебек
Якын итә алмадым һичкайчан.
Аны уйлап әле хәзергәчә
Хыял күкләремдә мин очам.
Хатын гына түгел, уйлап баксаң,
Чын кеше дә иде тормышта.
Кирәк түгел иде аңа байлык,
Мал-мөлкәтең хәтта ялгыш та.
«Их, без тигез һәм хөр булсак иде» –
Диеп, һәрчак янды, көйде ул.
Нәкъ тормышның үзен яраткан күк,
Кешеләрне ихлас сөйде ул.
Әлеге шигырь төгәлләнмичә кала. Аның дәвамын – теш щеткасы төрелгән кәгазь кисәген – вафатыннан
соң костюм кесәсеннән табып алалар. Бу – шагыйрьнең соңгы шигыре.
Төрекчәдән Рәмис АЙМӘТ тәрҗемәләре