Логотип Казан Утлары
Поэма

АВЫЛДАН КИЛГӘН ЧЫПЧЫК (аллегорик поэма)

I
Хәнәфи БӘДИГЫЙ (1941) – шагыйрь, галим; «Күңел ялкыны», «Яшел чирәм», «Тормыш
фасыллары» һ.б. китаплар авторы. ТРның Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.
Илче итеп җибәрелгәч,
Авылда туган чыпчык,
Шәһәр кибетенә керде
Ачык ишектән очып.
– Күреп-белеп кайт! – диделәр:
– Анда ничек яшиләр?
Нәрсә ашыйлар кешеләр,
Кошлар... безнең ишеләр?
Шул хакта сөйләрсең аннан
Бөртекләп, бәйнә-бәйнә.
Үзеңне дә күрсәтерсең,
Барып кайт әле, әйдә!
– Ил өстендә чыпчык үлми,
Ач булмассың! – диделәр.
– Бер кош чүпләп кенә бетми,
Ашлык күп! – дип көлделәр.
Әйе, чүпләнде кырларда,
Юлыкты амбарларга.
Хәтта тамак ялгап алды
Очып кереп барларга.
Туктап ял иткәләп алды,
Ун-унбиш минут саен.
Шуңа армады, талмады, –
Белә алҗымау җаен!
I I
Казанга карап очарга
Маяк булды олы юл.
Машина агымын күреп,
Тәмам хәйран калды ул.
Монда тормыш кайный икән,
Карап торсаң – тамаша.
Утлы язуларны күреп,
Хәтта күзләр камаша.
Барча кибет исемнәре
Гел башка телдә микән?
Күрде: татарның бер сүзе –
«Бәхетле»се бар икән!
Бу – зур ашамлык кибете:
Өч катлы, затлы, иркен.
Җаны теләгәнен ала
Бирегә кергән һәркем.
Була монда ашап-эчеп,
Сыйланып утырырга.
Мөмкин икән кәрҗинеңне
Байларча тутырырга.
Өскә менәләр, төшәләр
Үзйөрешле баскычта.
Җәяүләп атлыйсы да юк,
Алып китә баскач та.
Чыпчык әрле-бирле очып,
Шаккатып карап йөрде.
Ашамлыкларның, җиһазның
Йөзләгән төрен күрде.
Ул авыл кибетенә дә
Кергәләп йөргәләде.
Андагы тәм-томнарның да
Төрлесен күргәләде:
124
Бөртеклеләр, кузаклылар,
Җиләк-җимеш, яшелчә,
Чикләвек, конфет, печенье,
Хәтта чиста яшел чәй!
Шәһәр гипермаркетында
Ниләр генә юк икән.
Күз күрмәгән берәр әйбер
Калды микән, юк микән?
Ит-май, сөт, сыр, тәмләткечнең
Бардыр йөзләгән төре!
Ашап карарга һәрберсен
Җитмәс чыпчык гомере.
Алты кыйтгадан килгәндер
Мондагы азык-төлек.
Андый гаҗәеп җимешләр
Күренми иде элек.
Ахры, без җирнең үзәге –
Ниләр килмәгән кайдан!
Кайберләрен санап-санап
Күрсәтте шул уңайдан.
Күп ризыклар әзерләргә –
Бәрәңге, кабак, помидор,
Кукуруз, арыш, бодайлар
Килгән Америкадан.
Кәбестә, чөгендер, шалкан
Тары, арпа, кишер, суган,
Дөге, чия, карабодай
Таралган Азиядән.
Кыяр, сарымсак ишеләр –
Ерактан – Һиндстаннан.
Алмалар, солы, баланнар
Редискалар – Кытайдан.
Дөрес, ул илләр дә бездән
Бик күп нәрсә алалар.
Аларны да бездәгедәй
Яратадыр балалар.
Менә кайлардан башлана
Чын дуслык бу дөньяда!
Дуслык булган җирдә генә
Яшәү рәхәт кайда да!
I I I
Ашарга килмәде чыпчык,
Күреп кайтырга гына!
Гел рәхмәт әйтеп яшәде
Туып-үскән ягына!
Кыр чыпчыгы, диләр аны,
Нәселе – Африкадан.
Ул яшәмәгән җирләрне
Табып булмый картадан.
Иярми ул җылы якка
Китә торган кошларга.
Ияләнгән кеше белән
Туган җирдә кышларга.
Кечкенә генә булса да,
Акыллы, күзәтүчән.
Бик яхшы хәтерле, эшчән,
Тырыш һәм хәрәкәтчән.
Атлар, куяннар, тавыклар,
Этләр белән дус яши.
Кеше янәшәсендә дә
Кешегә ияләшми.
Өйрәнгән ул күзәтергә,
Яхшылап, төрле яклап.
Шуңа күрә яши белә,
Үз иминлеген саклап.
Чыркылдыйлар үз ишләре:
«Чик-чирик, зиф-тиф-тен-тен».
Күмәк яшәүне ярата,
Дус-иш итеп бер-берсен.
IV
Чыпчыкларның да бар икән
Үзләренчә исеме.
Һәркайсының туры килә
Исеменә җисеме.
Хәер, чыпчык малайлары
Исем табарга оста.
Гәрчә әти-әниләре
Кушканы да бар, юкса.
Иптәшләре «Качкын» дигән
Исем таптылар аңа.
Чыпчыкларча: кыска, матур,
Мәгънәле һәм өр-яңа!
Качкын чыннан да бик оста
Кинәт качып очарга.
Мондый сыйфат сакланырга
Бик кирәкле кошларга!
Чая шәһәр чыпчыклары
Урап алмакчы иде.
– Авыл гыйбады! – дип көлеп,
Егып салмакчы иде.
Качкын кинәт читкә очты,
Берсе куркып егылды.
Х Ә Н Ә Ф И Б Ә Д И Г Ы Й
125
Алар аңына килгәнче,
Күзләреннән юк булды.
Шунысына гаҗәпләнде
«Бәхетле»дә йөргәндә,
Ничек шәһәр чыпчыклары
Таныды дип, күргәндә.
Шәһәрнекеләр таныды
Аксыл коңгырт төсеннән.
Сузылган ак сызыклардан
Канатлары өстеннән.
Бераз кечерәк күренә
Шәһәр-өй чыпчыгыннан.
Танып була ак яңагы,
Карасу томшыгыннан.
Алар эшчән, тырышалар
Җәйләрен һәм кышларын.
Кыр-басуда җимнәр чүпләп,
Эшләп таба ашарын.
Шәһәр чыпчыгы кайнаша
Зур базар тирәсендә.
Анда әзер азык бик күп
Кичен дә, иртәсен дә.
Авыл чыпчыгына эш күп
Басуларда, кырларда.
Тик бу хакта аз сөйлиләр,
Язылмаган җырлар да.
Башкала чыпчыкларыннан
Ишетеп алды Качкын:
Тел кыскартырга боерган
Карга короле Каркин.
Ярты телле калачак, ди
Кардәшләре Каркинның.
Шул исәпкә күбәйтә, ди
Туганнарын Каркинның.
Кимнәр чыркылдасын дигән
Фәкать ояларында.
Аларча «сайрамас», дигән
Хәтта балаларым да.
Кавемем балаларының
Үзләрен үстерергә,
Кирәк дигән башкаларның
Телләрен кистерергә.
Тел бирелгән, – дигән Качкын –
Туйганчы чыркылдарга,
Табигать үзе юл куймас
Тел кыскартып уйнарга.
V
Кибетләрдән кибетләргә
Ул озак очып йөрде.
Кирәк-ярак, ашамлыкның
Бик күп төрләрен күрде.
Алар бар да төрелгәннәр
Кәгазьләргә, капларга.
Ярый үткен томшыгы бар
Чукырга, тарткаларга.
Язуын да укып булмый:
Урысча, инглизчә.
– Начар! – дип, татар чыпчыгы
Бәяләде үзенчә.
Шәһәр чыпчыклары, ахры
Бу тормышка күнеккән.
Качкынга авылда яшәү
Бәхет, чын оҗмах икән.
Кибетләрдәге әйберләр
Шулкадәр кыйммәт икән.
Дәүләт авылдан алганнан
Биш тапкыр артып киткән.
Киштәдәге гап-гади су
Сөт бәясеннән кыйммәт.
Авыл хисабына шәһәр
Байый икән, әкәмәт.
VI
Качкын байтак очып йөрде
Шәһәр урамы буйлап.
Кайткач күргәнне сөйләргә
Туры килер, дип уйлап.
Китап кибетләре бик күп
Якты, иркен залларда.
Татар китаплары гына
Берән-сәрән аларда.
Асфальт җәелгән урамнар
Тип-тигез таба кебек.
Машиналар, автобуслар
Чабалар выж-выж килеп.
Әйтерсең тыгыз рәтләре
Киң урамны тарсына.
Әле ярый светофорлар
Юл күрсәтә барсына.
Кызыл, сары, яшел төсне
Бик төгәл күрсәтәләр.
– Кагыйдәне саклагыз! – дип
Алдан ук кисәтәләр.
Ишегалларында юллар
АВЫЛДАН КИЛГӘН ЧЫПЧЫК
126
Ишелгән, беткән, тузган.
Төзәтмәгәнгә, ахрысы
Бишбылтыр вакыт узган.
Бәлки, җаваплы кешеләр
Монда бер дә кермидер.
Керсә дә, йөрсә дә, бәлки,
Күңел күзе күрмидер.
Чокыр-чакырлы урамнан
Узып китсә машина,
Пычрак суны җәяүленең
Чәчрәтә өс-башына.
Авыл халкы ишегалдын
Беркайчан онытмады.
Тузган җирен вакытында
Төзәтмичә тотмады.
Ә шәһәрдә стадионнар,
Зур сарайлар төзелә.
Ишегалды урамына
Игътибар юк, сизелә.
VII
Чыпчык очып, башкалада
Мәктәпләргә дә керде.
Андагы сәер хәлләрне
Үз күзе белән күрде.
Татар мәктәпләре беткән,
Татар теле киселгән.
Татар баласы илендә
Димәк ки – кимсетелгән!
Туган ил дип утка кергән,
Илгә бар көчен биргән,
Шул туган тел шушы илдә
Күпме җәберләү күргән!
Кибет-урамнарда очып,
Шәһәр тормышын белде.
– Тамак ялгарга кирәк! – дип,
Базарга барып килде.
Монда орлык, җиләк-җимеш
Куелмаган төрелеп.
Шәһәр чыпчыклары йөри
Очынып-бөтерелеп.
Алар шундый җитез җимне
Эләктереп алырга:
Очып төшкәнен сатучы
Мөмкин күрми калырга.
Качкын да кимен куймады,
Бик тиз тамагы туйды.
Болай шәһәрдә яшәргә
Рәхәт, дип уйлап куйды.
Билгеле, ул бу турыда
Уйлады хәзер генә.
Тик күнекмәгән яшәргә
Әзергә бәзер генә.
Очып килмәде бит монда
Шәһәрдә калыр өчен.
Туган ягыннан ала ул
Яшәүнең ямен, көчен.
Качкын әйтә:
– Үзебезчә
Ашыбыз һәм эшебез.
Шөкер, авыл җирлегендә
Иркенәеп яшибез.
– Кем рәхәт, бәхетле яши,
Авылда, шәһәрдәме?
– Шунда! – диде Качкын, – кайда
Ходай, дәүләт ярдәме!
Качкын тәмам карар кылды
Кайткач барын сөйләргә!
Чутламасыннар авылны
Берни белмәс җүләргә!