Язмыштан узмыш юк...
Соңгы вакытта «Казан утлары» кулымнан төшми, ябышып, яратып укыйм, чөнки укырлык яхшы әсәрләр бар. Әйтик, апрель-май саннарында Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле», май-июнь саннарында Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая...» романнары, 6 нчы санда Ркаил Зәйдулланың «Кол Шәриф» романыннан өзек басылды. Шулай ук Рафис Корбанның «Ватан» романына карата «Кайтаваз» сәхифәсендә басылган Фоат Галимуллин һәм Фәрит Батталов фикерләре дә уйга салды. Рүзәл Мөхәммәтша исә үз Такташын үзенчә ачкан. Казан университетында мине дә укыткан хөрмәтле остазым, академик Дания Заһидуллина алып бара торган «Җәһәт тәнкыйть» сәхифәсенең практик киңәшләре башлап язучылар өчен бик тә мөһим. Грузин классигы Нодар Думбадзене («Кан авазы» хикәясе, Рәшит Бәшәр тәрҗемәсендә) татарча яңгырату да кирәк, чөнки дөнья халыклары әдәбиятына якынаюның бер юлы бу.
Р.Туфитуллованың «Язмыш җиле» романында («Казан утлары», 2019, 4-5 нче саннар) Курамша улы Тимербулат, аның уллары Хәсән, Абдулла Акчуриннар, Абдулланың җәмәгате Гөлсем турында гаҗәеп күп мәгълүмат тупланган. Мондагы бай фактик материалга исең китәрлек!
Акчуриннар нәселе мисалында без бөек татар ул-кызларының ачы язмышын аңлыйбыз. Беренче гильдия сәүдәгәре Тимербулат Акчурин 1880-1881 еллардагы һәм 1891 елгы ачлыктан интеккән якташлары өчен Иске Тимошкинода бушлай ашханә ачтырган, көн саен көндезен һәм кичен 300 кеше ашаткан, барысы 41 000 кеше тукланган. Гражданнар сугышы елларында хәрби госпиталь оештырган, янгыннан зыян күргән 240 йортка матди яктан нык ярдәм иткән ул. Аның кылган хәйрия гамәлләрен санап бетергесез... Ләкин совет хакимияте Акчуриннарның бөтен шәхси милкен, барлык мал-мөлкәтен, шул исәптән Гурьевкадагы данлыклы сукно фабрикасын да талап алган. Тоталитар режим Акчуриннарга гаять зур зыян салган, балаларын, оныкларын эзәрлекләгән һәм репрессияләгән.
Роза ханым Туфитуллованың бу романын Акчуриннар истәлеген мәңгеләштерү юлында сүздән салынган һәйкәл буларак кабул иттем.
"КУ" 10, 2019
Илһам ФӘТТАХОВ,
КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты