Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Марсель ГАЛИ
Тәгәрмәчле халык

Сиксәненче елларда Уфаның бер төркем галимнәре шау кузгаттылар. Имеш, дөнья
цивилизациясен башкортлар башлап җибәргәннәр, тәгәрмәчне беренче булып алар
уйлап тапкан икән. Моны ишеткәч, Мостай ага Кәрим үзалдына көлеп куйган да:
– Алай гына түгел...Тәгәрмәч уйлап табыласын алдан белеп, алар көпчәкне майларга
башта дегет уйлап тапканнар, – дигән.


Бедгә ярамай...
Бер төркем Уфа һәм Казан язучылары шагыйрь Рафаил Сафинның авылдагы
өендә кунак булып утыралар. Арада бер Рафаил Сафин гына, һу-һыулап, башкортча
сөйләшә икән. Бераздан әнисе түзмәгән, бәлеш бүлеп торган җиреннән әйтеп куйган:
– Улым, әнә Мостай абыеңнан үрнәк ал. Үзебезчә генә сөйләш әле, кыланып
утырма! – дигән. Рафаил Сафин шаһәдәт бармагын өскә чөйгән дә:
– Ярамай, әсәй, бедгә я-ра-май! – дигән.


Сухой закон
Голицынодагы Иҗат йортыннан Мостай Кәримне Мәскәүгә партия съездына
(1986) озатып җибәргән идек, бер атнадан, Сигезенче март алдыннан кайтып төште.
Җыелышып каршы алдык, бүлмәсенә озата кердек. Мостай агабыз өстәлгә әллә нинди
нигъмәтләр – съезд күчтәнәчләрен таратып ташлады да, күкрәгенә таккан Алтын
йолдызын балкытып, гаепле бала сыман басып тора:
– Иң кирәклесе юк бит, егетләр. Сухой закон иде съездда да, – ди.– Рәсүл Гамзатов та
бик кәефсез йөрде. «Чё ты, Расул, угрюмый?» – дигән идем, «Не угрюмый, а трезвый»,
– ди. «Горбачёвның хәмер эчүгә каршы указы хакында ни уйлыйсың?» – дим. «Мы-
то випили своё, вот дитэй жалко», – ди. Менә шулай, егетләр, Кичтән, Горбачёвны
каргап йокыга китәсе, иртән Горбачёвка рәхмәт әйтеп уянасы көннәр алда әле безнең!


***
Шул көнне ул Марсель Галигә съезддан алып кайткан бик матур чит ил авторучкасы
бүләк итә:
– Шәп әйберләр яз! – ди, аннары Мостай ага шактый калын бер төргәк чыгара. – Рауза
апаң елкы ите җибәргән менә (хатынының исемен үтә бер җылылык белән әйтә). Моны
кухня кызларыннан пешертеп аласы иде бит, фольгага төрдереп,тәмләткечләр сибеп...
Мостай аганың һәр сүзе үтәлергә әзер. Голицыно иҗат йорты зур түгел, утызлап
кына язучы һәм кухня пешекчеләре егерме дүрт көн буена бер гаилә кебек яшәп ала.
Төшке аш вакытында ашханәдә гәҗәеп тәмле ис таралды. Мостай ага Рауль
Мирхәйдәров бүләк иткән затлы хәнҗәр белән ит түтәрәмен юка гына итеп телемләп
кисеп, өстәл башында ыру башлыгы кебек утыра. Һәркемгә матур сүз әйтеп, иттән
өлеш чыгара. Шулай итеп, татарның ат ите ашавын мыскыллап язган әдипләрнең
урысы да, яһүде дә ул көнне телеңне йотарлык елкы итеннән мәмнүн кала.
Берничә көннән, һава сулап йөргәндә, Мостай ага Марсель Галидән:
– Ничек, шедеврлар языламы? – дип сорап куя.
– Бер дә илһам килми әлегә, – ди, кыенсынып кына Марсель Гали.
– Шәп авторучка да биреп карадым, елкы ите дә ашатып карадым – булмаһа булмай
икән! – ди Мостай ага, көлеп.


Хаҗи дозасы
Батулланың хаҗ сәфәреннән кайтып төшкән көннәре. Сыгылып торган табынлы
мәҗлескә эләгә бу. Кыстап-кыстап карасалар да, хәмергә кагылмый, хаҗи кешегә
килешеп бетмәс дип, юаш кына кире кагып утыра икән. Урындыгы аның каршына
туры килгән Марсель Гали, нечкә билле рюмканы Батулла алдына этебрәк:
– «Хаҗи дозасы» гына ярыйдыр бит, тотып куй, Батулла, – ди.
Марсель Галинең «Хаҗи дозасы» дигәнен ошатып, Батулла елмаеп куя һәм
рюмканың нәзберек биленә үрелүен сизми дә кала.


БАТУЛЛА
***
– Батулла абый, нигә син үз спектакльләреңне утырып карамыйсың?
– Утырырга урын калмаганга!
***
– Кем ул урыс?
– Бывший татарин.


Колакбай
Батулланың кече улы Байбулат зур колаклы булып туа. Күргән бер туганы, дус-ишләре:
– Уһу, бу углың колакбай икән! – дип шаярта.
– Бәйләнделәр шул колакка, – дип, хатыны зарлана башлагач, Батулла:
– Горурлан, хатын, – дигән. – Шәехзадә Бабич та зур колаклы булган.


Аерма
Язучылар җыелышында Әхәт Гаффар кәгазьгә нидер язып утыра, үзе язганыннан
аерылмыйча гына кем беләндер сөйләшеп ала. Шунда Батулла әйтеп куя:
– Әхәт ул язганнан соң уйлый, ә без уйлагач язабыз.


Мәскәүгә туры юл
Заһид Мәхмүди:
– Россиядәге җинаятьчеләрне Чукоткага, Камчаткага, Колымага сөрәләр. Ә Чукотка,
Камчатка, Колымада җинаять кылганнарны кая җибәрәләр икән?
Батулла:
– Мәскәүгә.Үзәк Комитетка.


Каклаган хатын
Берничә язучы хатыннарның юанлыгы, нечкәлеге хакында фәлсәфә куертып
торалар икән. Батулла хатынының кечкенә гәүдәле, ябык кына булуы хакында да сүз
чыга. Шунда Батулла үзе әйтеп куя:
– Борын-борыннан татар халкы яхшы ризыкны, озак саклар өчен, каклап киптергән, – ди.


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ алып бара.