Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сәпит (хикәя)

Кайткан!
Ул!
Аныкы кебек өй кадәр кара джип булмас башка бу тирәдә. Юк, бу юлы да әйтми
калырга ярамый! Кистереп әйтергә кирәк: «Синең хәзер акчаң күп, алып бир миңа бер сәпит. Син бит миңа тиеш!» Тиеш...
Сабантуй мәйданын уратып алган машиналар арасыннан кара джипка турылап атлаганда, Шәүкәт ул тирәдә күрергә өметләнгән ыгы-зыгыны күз алдыннан кичерде: ачып куелган багажник эчендә кечкенә табын корылган, берничә ир-ат баскан җирдән генә Сабантуйны хөрмәтлиләр, канәгать чырайлы Рәмис пластмасс стаканнарга эчемлек агызып, сыйлап тора... Шулай булырга тиеш иде. Гадәттә шулай була торган иде. Юк! Машина тирәсендә беркем юк. Җыелып өлгермәгәннәр, димәк. Мәйданны әйләнеп килергә кирәк. Казан артистлары бармы соң тагын?! Музыканы колакны ярырлык итеп көйләгәннәр.
Сабантуй мәйданында кызык тапмады Шәүкәт. Чабыштан кайткан атларны инде бүләкләп өлгергәннәр, ә мәйдан әле чын-чынлап кызып җитмәгән иде. Әлегә монда бала-чага хуҗа: күз бәйләп, җепкә элеп куелган уенчыкларны кисәләр, читтәрәк йөгереш бара, ике үсмер баганага атланып, капчык сугышып маташа. Сәхнәдә тучны чакырылган артистлар! Җырлыйсы урында, сикергәләп биеп йөриләр. Фанера акыртып! Юк икән инде, болар булгач, тагын авыл җырчылары чыкмый инде.
Сабан туенда авыл апаларының җырлаганын ярата иде ул. Әнисе белән бергә фермада эшләп йөргән гап-гади апалар, мәйдан уртасына чыгып җырлый башлагач, бөтенләй башка кешегә әвереләләр: сыннары тураеп китә, башлары югарырак күтәрелә. Чын артистлар диярсең! Шәүкәт эченнән генә алар белән таныш булуына горурланып тора. Чынлап та, туры килгәндә, Шәүкәтнең сары башын ферма исе сеңгән зәңгәр халатларына кысып сөйгән апалармысоңиндебу?! Шәүкәтнеңәнисеҗырламый.Әәтисенеңтавышыматур.Тикулда мәйдан уртасына чыкмый, аның Сабан туена чыкканын да хәтерләми Шәүкәт. Көтү көткәндә, болында үзалдына җырлап йөргәнен ишеткәннән генә белә тавышының моңлы икәнен.
Сабан туеның тагын аерым биючеләре була торган иде. «Фәизкәбир кайткан, ну биеп күрсәтәчәк инде!», «Гөлнәзирәләрнең биегәнен карарга гына төштем» дипләр сөйләшә иде авыл халкы.
Ә көрәш! Андый көрәшләр юк хәзер. Бил алышулары үзе бер тамаша булса, көрәш тирәсендәге ыгы-зыгы аннан болайрак тамаша! Көрәшчеләр комиссия өстәле тирәсендә җиргә чүгәләп утыра башлаганда, мәйдан дулкынланып-дулкынланып ала: кемнәр көрәшә? Чит авылларны кертәләрме? Фәлән көрәшче күренәме?
 – Иии, бу амбал тагын килгән икән, тагын имгәтеп бетерәчәк бахырларны. – Үткән елны да хәрәмләште Барый кияве.
– Узган атнада Көектә батыр калган егет түгелме соң тегесе?
– Монда да калыр.
– Сала бу боларны...
Көрәшчеләрнең танылганнары, мәйдан өстенә эре генә караш ташлап, үз дәрәҗәләрен белеп кенә кыймылдыйлар. Кайсы тартылып-сузылып ала, кайберсе, яннарында торган чиләктән үрелеп кенә, чи күкәй эчеп куя. Беләкләренә кызыл яулык бәйләгән комиссия әгъзалары алар янына килеп, иелеп, сөйләшеп-сөйләшеп китә...
Инде бил алышулар башлангач, бөтен мәйдан күнеле белән көрәш эченә кереп китеп, үзе көрәшкәндәй була. Көрәшчеләрнең астында дырык-дырык итеп, җир селкенеп-селкенеп ала. Мәйдан гөжли:
– Булды!
– Кая булсын, җилкәсенә салмады бит!
– Бер очко!
– Очко инде... Очколап көрәшү көрәшмени ул?! Чиста итеп салсыннар!
– Билләрен бәйлиләр...
– Ууу...
– Салды!
Ул арада көрәшүчеләрнең туганнары мәйдан уртасына ыргыла:
– Юуууук! Дөрес түгел!
– Аяк чалды!
– Нишләп дөрес булмасын, җирдән аерды, җилкәсенә салды!
Комиссия әгъзалары мәйдан уртасына йөгереп-йөгереп чыккан туган-тумачаны көчкә тоткарлап тора...
Үткәндәге Сабантуйларының ямьнәрен исенә төшергәндә, бу матур бәйрәмнең
бүгенгәчә күңелен тырнап торган күренешен дә хәтереннән куа алмады Шәүкәт. Инде әллә кайчан күксел офыклар артында калырга тиеш хатирәләр бөтен җетелеге белән күз алдына килде дә басты. Хәтта, мәйдан читендә күз яшьләрен кешегә күрсәтмәскә тырышып, тиз-тиз сулышы белән эченә йота барган сап-сары сипкелле чандыр үсмерне – үзенең малай чагын – күргәндәй булып, кочагына алып юатасы килде...
Сабантуй бит иң элек игенчеләрне хөрмәтләү, бүләкләү белән башлана иде. Язгы чәчүдә җиңүчеләрне генә түгел, узган җәйдә урып-җыюда беренчелекне алган игенчеләрне дә бүләклиләр. Игенчеләр белән бергә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән үсмер малайлар да мәйдан уртасына чыгып баса. Менә шунда Шәүкәтнең бергә уйнап йөргән дуслары аннан бер башка, юк, бер генә түгел, ун башка үсеп киткәндәй була. Шәүкәтнең дә алар янына чыгып басасы, бүләкләнәсе, кыр батыры буласы килә! Килә... тик... ярдәмче итеп комбайнчылар үз яннарына йә улларын, йә туганнарын гына ала шул. Ә Шәүкәтнең әтисе көтүче. Ул да улын үз янына ала...
– Шәүти!
Җилкәсенә килеп төшкән саллы кул аны авыр хатирәләреннән бүлде.
– ... чыкмагансың дип торам. Әйдә, Рәмис сыйлый анда...
Кара джип тирәсенә шактый кеше җыелган иде. Күбесе Рәмиснең классташлары.
Җылынып алгач, дөньялары бөтенләй түгәрәкләнеп киткән ир-егетләрнең очкалак сүзләренә кушылып китә алмады Шәүкәт. Башында бер генә уй бөтерелде: ничек итеп җаен китереп әйтергә Рәмискә? Берсен-берсе уздырырга тырышып кычкырып- кычкырып сөйләшкән, дәррәү көлешкән егетләрнең сүзен өзәр әмәл дә тапмады. Ул арада, көрәш башлана, ахрысы, мәйданга барырга кирәк, дип кабалана башладылар. Йә менә хәзер әйтә, йә тагын бер ел күңелендә йөртергә туры киләчәк иде әйтәсе сүзен. Быел кем батыр калыр дип гөманлап, бәхәскә әверелеп барган әңгәмә эчендә Шәүкәтнең:
– Рәмис! Синең акчаң күп хәзер, алып бир миңа сәпит! Син бит миңа тиеш! – дигән сүзләре ат дагалаганда, бака ботын кыстырган кебек булып чыкты.
Шау иткән өер бер мәлгә сүзсез калды. Аннан дәррәү көлеп җибәрделәр. – Нәрсә?
– Нинди сәпит?
– Нәрсә сөйли бу?
– Үзе белә! Ул миңа тиеш! – диде Шәүкәт, өстенә ябырылган сүз һөҗүмен кире кагып.
– Ха! Ха-ха! Ха-ха-ха! – Рәмис тыела алмый көлә башлады. – Сәпит! – Аннан күңелле хатирәләргә бирелгәндәй, көр тавыш белән әйтеп куйды: – Дааа, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар! Каян исеңә төшердең, ә?!
Исеңә төшердең!.. Шәүкәтнең аны онытканы да юк. Рәмис исә аның сүзләрен чынга да алмый, шаярып сөйләшә дип уйлый, күрәсең. Сәпит алып бирергә җыенмый да.
– Алып бирәсеңме сәпит? Син бит миңа тиеш! – диде Шәүкәт, тагын үҗәтләнеп. Кәефләнеп алган Чырый Хәмите Шәүкәтнең каршына төште:
– Ул сиңа бернәрсә тиеш түгел! Авызыңны белеп ач! Син аңа бурычлы менә. Кое
казытып бирдеме үзеңә?.. Бирде! Ә син, оятсыз...
Шәүкәтнең тамагына төер тыгылды. Авыз ачып сүз әйтсә, елак тавыш чыгачагын
аңлап, кулын гына селтәде дә эре-эре атлап, читкә китте.
Белмиме ул Рәмиснең яхшылыкларын?! Белә! Тик... Тик сәпит бөтенләй башка бит ул! Шәүкәт инде мәйданга барып, күңел ачып, көрәш караудан ваз кичте. Өенә юнәлде. Кырык бер яшьлек ир уртасы түгел, хыялы җимерелгән унике яшьлек малай елый
иде аның җанында.
Ул хыялга ирешүнең аның өчен никадәр авыр булганын беркем, беркем белми шул! ...Кыр батырлары булып, масаеп, мәйдан уртасында басып торган иптәшләреннән
көнләшеп, Сабан туеннан кайткач, әтисенә әйтте ул:
– Күрше Мидхәт абыйдан сора, алсын мине үзе янына, ә! Улы барыбер быел аңа
булыша алмый, Казанга ушилищега керәм, ди...
– Ә миңа кем булышыр?
– Мин көтү көтмим бүтән! Кырда эшлисем килә!
– Эшләрмен мин сиңа! Малай актыгы! Бүген дә берүзем азапландым әнә...
Куба башлаган давылны сүндереп өлгерергә дип, әниләре почмактан чыкты. Мич каршында кайнашкан әнисенең ике бите алланып яна иде.
– Нәрсә инде син, улым? Таптың карышыр вакыт. Күрәсең бит, әтиең арып кайткан.
Бөтен авыл бәйрәм иткәндә, бер әтиең эшен ташламады. Син тагын торасың...
– Ул да, бер көн көтүгә чыкмаса, дөнья җимерелмәс иде! Сабантуй көнне бер авылда да көтү чыкмый. Бездә генә...
– Бездә шул! Әтиең чын көтүче ул...
Белә инде Шәүкәт әтисенең нинди көтүче икәнлеген! Шул маллар янында йөрсә, аңа дөньясында башка берни кирәк түгел!
...Күпме генә карулашса да, әнисе җайлый-майлый, Шәүкәтне җәй ахырынача әтисе
белән көтү көтәргә күндерде. Тик бу юлы Шәүкәтнең дә теләгенә каршы килмәделәр: эшләгән акчасына сәпит алырга вәгъдә бирделәр.
Сәпит! Шәүкәт өчен хыялларның иң-иңе иде шул ул! Сәпит алсалармы? Сәпит алсалар, Шәүкәт дөньяның иң бәхетле кешесе булачак! Дүртенче класстан соң, күрше авылга йөреп укый башлаганнан бирле, сәпит аның төп хыялына әверелде. Класстагы бөтен малайлар диярлек сәпиткә утырды инде. Сәпитлеләр артыннан һәр иртәдә мыш- мыш дүрт чакрымдагы мәктәпкә йөгергәндә, күңелендә туган тойгыларны ул сүзгә күчереп әйтә дә алмас иде. Кызыгу, көнләшү, гарьләнү... тагын әллә нинди йөрәкне әрнеткеч хисләр укмаша җанда. Сәпите булса... Фәридәне дә, Чырый Хәмите түгел, бәлки, ул утыртып йөрер иде... Фәридә, сары бөдрәләрен җилдә җилфердәтеп, Шәүкәт янәшәсендә җилдерер иде! Сәпит хакына көтү көтәргә дә була!
Сәпит хакына... әйе, сәпит хакына түзде ул! Күзне ертып таң тишегеннән йокыдан торуларга да, азгын сыерларның көтүдән качып җәфалауларына да, бөтен көтүне берүзенә калдырып, әтисенең күрше авылга тамак чылатырга китеп, озак-озак югалып торуларына да... түзәргә туры килде. Көтүне Җәнәй ягына алып чыксалар, әтисе шундагы дуслары янына кыякларга гына тора. Шәүкәтнең: «Китмә, әти, мин куркам, мин бит бәләкәй...» – дип елый-елый артыннан баруына да карап тормый. Чынлап та курка Шәүкәт. Таулы-елгалы аулак урында ялгызы калудан бер курыкса, авыл көтүенә кушып җибәрелгән ферманың мир үгезеннән икенче коты алына. Шуның өстенә яңгырлы көннәрдә көтү таралып теңкәгә тия. Җитмәсә, елганың аръягында иген кыры, уҗым тәмен татып калган азгын сыерлар шунда элдертергә генә тора...
Бөтенесенә кул селтәп, көтүне ташлап китүдән хыялындагы сәпит кенә саклап калган чаклары күп булды аның.
Һәм... Һәм җитте ул көн! Җәй ахырында Шәүкәткә сәпит алып кайттылар. Рамнары ялтырап торган куе яшел төстә. Аңа алтын хәрефләр белән «Урал» дип язылган җитмәсә. Утыргычы күннән. Артында күн сумкасы да бар! Сәпит түгел, хыял иде бу! Чоланга кертеп куйган сәпитне төнлә торып та берничә кат карап чыкты ул. Икенче көнне сәпитен бизи башлады: рульнең ике ягына кечкенә көзгеләр урнаштырды, рамның алгы ягына инде әллә кайчан әзерләп куйган наклейканы ябыштырып куйды. Елмаеп торган сары чәчле матур кыз сурәте төшерелгән бу наклейканы армиядән кайткан күрше абыйсыннан алган иде, шуның өчен ничә арба тирес түгәргә туры килде аңа!
– Ооо, сәпит! Тәки алганнар, ә! Өр-яңа?.. – Шәүкәтнең абыйсы янына кергән күрше малае Рәмис, кызыксынып, сәпитне әйләнеп-әйләнеп карап чыкты.
– Әйттем бит, алалар дип! – Шәүкәтнең күңел тантанасы тавышына бәреп чыккан иде. – Тормозы шәп моның! Әйдә, таудан төшеп карыйбыз.
Шәүкәтнең коты очты.
– Җүләр мәллә! Таудан төшеп җимерергә...
– Тормозы шәп дим ич!
– Синең сәпитең бар бит, үзеңнеке белән төш!
– Төшәм дә! Синекен сынап карыйсы иде...
– Сынамый гына тор әле!
Өйдән чыгып килүче абыйсы, гадәтенчә, Рәмис ягына басты:
– Сынап карарга кирәк, диләр бит сиңа.
– Үзең эшләп ал да сына!
– Миңа сәпит кирәкми...
– Эләкмәгәч, кирәкми инде!
– Саран бакаланма инде, бер генә төшәбез!
– Теләсә нәрсә диегез, барыбер бирмим...
Ул арада абыйсы сәпитне җәһәт кенә эләктерде дә атланып, йөреп тә китте. Рәмисе кай арада багажникка кунаклап өлгерде диген... Урам буйлап җилдергән сәпит артыннан елый- елый йөгерде Шәүкәт. Тик... тик ул куып җиткәнче сәпит инде текә таудан аска тәгәрәде... ...Рамы кәкрәеп, алгы көпчәге сул якка борылып каткан сәпитен күргәч, Шәүкәтнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Күпме генә рәтләсәләр дә сәпит җилдереп йөрергә яраксыз иде, гел сул якка салулап җәфалады.
Шәүкәтнең башка сәпите булмады. Бары тик төшләрендә генә яшел сәпиткә атланып биек-биек тауларга менә иде ул. Гаҗәп! Сәпиттә үргә менү шундый җиңел, гүя аяклар педальне түгел, ә педальләр аякны әйләндерә. Менә ул сәпитенә атлана да... оча! Оча! Ә яшел рамнан аңа карап сары чәчле кыз елмая... Елмая-елмая ул аны тагын да, тагын да биеккәрәк менәргә өнди.
...Тик мондый төшләр еллар үткән саен сирәгрәк керә бара.