МИН ЧИКСЕЗЛЕК КАДӘР СИНДӘ
***
Табан астын – Казан комы,
ә күңелне хис кытыклый.
Шундый рәхәт,
күпереннән шундый сикерәсе килә!
Ә чынбарлык үтә сәер:
ярга бәрелә буш шешәләр –
үзләренчә тансык бер моң
бу калага насыйп көйдә.
Тик үзләре белгән серне
саклап йөзә пар үрдәкләр.
Алар хәтта үземә дә
эндәшмәде.
Ахыр чиктә
бу сукмаклар илтә булыр
чиксезлекнең үзенә үк.
Шуңа әле күрешербез
йә суларда, йә күкләрдә.
Йә икесен бер итәрбез
(үтә ансат кичке якта).
аерамы соң бу күңел
чынбарлыкны уйдырмадан.
Сибелеп ята берсен-берсе
аңышмыйча таш тартмалар.
Чыга алмасымны тойдым
инде мәңге уй урманын.
Кояш китә,
авырттырып
дулкынланган күкрәк турын,
истәлеге ягылып кала
кайнар булып йөзебезгә.
Ул сулыштан җаным тетрәп,
кызылында күмелә барам.
Карашыңа җылы үрли –
син кайтасың үз-үзеңә.
Син эзлисең бик мөһимне,
тик үзеңә тиешлесен.
Шуңа аякларың һаман
тынгы белми кала таптый.
Казан комын кытыклыйм дип,
бармакларым сүз тудыра.
Ул сүз – караш.
яңа сер бу.
Пар үрдәкләр аны ятлый.
***
Аякларны җиргә тарта
әйтелмәгән сүз әрнүе,
еланмаган яшь диңгезе
күзләремне күккә төртә.
(Һәрбер сүзең – миңа дога).
Һәрбер караш канга бара,
кысып куя чигә турын,
тынып кала кара гавам –
хәрәмләшми уйнау кала.
(Дөнья – тоташ сынау бугай).
Казан – тоташ сайлау бугай
үз-үзеңне мең сурәттә.
Хисем аякларга күчә –
миңа шулай яшәү кулай.
(Син бирешмә шикләреңә).
Син карышма өметеңә,
мин чиксезлек кадәр синдә,
(син чиксезлек кадәр миндә).
Белмәм, бары әйтә генә.
Аякларга күчә хисем,
аякларны тарта җиргә.
***
Кала йөзе – тоташ кершән,
бураннары җанга үтә.
Чәчләремне җилгә сибеп,
һава ертып җырлап киләм.
Ярты сүзем эленеп кала
чәүкә сырган тупылларда.
Көйләремнән чәүкә халкы
бер оялмый чыңлап көлә.
Аякларым – кыргый учак,
адым саен асфальт шыта.
Ташкын булып кар эретә
җанны өткән кайнар тыным.
Болыт сына тавышымнан,
тавышымнан туар яңгыр.
Алтмыш көннән кунакка кил –
агачларны сафлык сарыр.
Күңел утын басам, димә,
синнән өстен көчләр шактый.
Кайтып-кайтып гашыйк булам
бу дөньялык туган көнгә.
Чәчләремнән коелып кала
җанга тансык юкә исе.
Инанып көт: буран аша
яз ияртеп кайтып киләм.
***
Сүнеп барган соңгы яфракларның
(кочагына җирнең атылганда)
май чыгында янган кояш белән
серләшүе тора күз алдында.
Колакларын ярып, ярсып чыңлый
җәй төнендә шаулап үткән яңгыр.
...
«анда аста, юк-юк, туфрак түгел,
үлем түгел. Анда язгы таңдыр!»
***
Тарысаң
Үлемгә,
Аркаңа
салып чык
Һәм коткар
Үзеннән.
Миләүшә Гафурова
Күкләргә ярәшкән
болытлар өерен
ул буйый җиләкле кайнатма төсенә.
Канынмы сыеклый,
әллә бу
адашып чорналган төш кенә?
Кечкенә чагымны яңартып,
сусыл ут табанны кытыклый.
җан сорый чынбарлык упкыны –
керфекләр дымланган,
сак атлыйм.
Юатып туфракны
тез чүгәм:
«Көт мине,
син диеп кар сибәм чәчемә.
Кулыңа егылыр көч тапсам –
җилгә бит сүз түгел,
мин үзем чәчеләм.»
Сүз диеп лаф орам
асылда,
сыеклыйм хакыйкать карасын.
Үкенми китәсем
каныма буясам
(һичьюгы!)
бер кичкә бер болыт баласын.
Бу тормыш тоташтан
төш, ахры.
Һәм беркөн, сүгенеп кайтканда,
ул мине очратыр,
уятыр
һәм сөяр, күтәреп кулына.
***
Караңгы сүрелә, күкләрдән хәбәр бар:
синең дә җаныңда кар-бозлар кузгалган.
Болытлар таралып кояшны көтә күк,
мин монда һаман да. Кулыңны суз гына.
Бу ярда һаман да җылымны саклыймын,
адашсаң, җитсен дип, сиңа да, миңа да.
Һәм айның сагышын җанымда кадерлим:
ул миңа иш булыр, югалсаң яңадан.
Күзләрең яктысы күкләргә үрмәли,
гыйсъянчы яз шавын кабатлый тавышың:
«Минсезлек язларын яңартып санама».
Чамалыйм: бу әле чиксезнең тик башы.
Тоясың: юлларың мәңгегә тоташкан,
чиксез күп бу җирдә түлисе ясаклар.
Онытма: аяктан егардай җилләрдә,
тынычлык югалткан сагышлы бу җирдә
җаныңны өзелмәс өметем ышыклар.