Логотип Казан Утлары
Очерк

Күңел кушканны тыңлап...

Күңел түреннән чыккан эчке тавышны һәркемнең дә ишеткәне бардыр. Кайчакта ул бер генә мизгелгә дә тынычлыкта калдырмый, бимазалап тора башлый. Яшьлек язының иркен һавасын күкрәк тутырып сулаган бер мәлдә Әлки якларында туып-үскән Рәшит белән дә шундыйрак хәл килеп чыга. Егет бар көчен, тәвәккәллеген җыеп, шул эчке тавышына буйсынып, инде ияләшергә дә өлгергән Зәй якларын калдырып, кабаттан юлларга чыга. Киң офыклар, якты хыяллар аны кайсы якларга дәшкәнен үзе дә аңлыймы ул, юкмы? Иң мөһиме – зуррак эшкә алыну һәм күләмле хезмәтнең нәтиҗәсен күрү ниятен тормышка ашыру. Тәвәккәллек кеше өчен кирәкле сыйфат шул. Хыяллар артыннан иярү дә кирәк гамәлдер. Рәшит Хәмәтшинның эшләнәсе эшләре башта хыял гына булып тоелса да, гомер барышында аларның барысы да тормышка аша. Кошчылык фабрикасында башкарылган илкүләм проектларны ул соңрак яңалык һәм бай тәҗрибә чоры итеп искә ала. «Шундый киң колачлы эшләрдә катнашу йөрәкне дә җилкетә, офыкларны да киңәйтә иде», – ди ул үзенең яшьлек еллары хакында сөйләгәндә.

1976 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган егетнең Зәй районына юллама белән эшкә җибәрелеп, аннан соң, 1982 елда Лаеш районындагы зур проектлар тормышка ашырылган кошчылык тармагына чыгып китүе үкенерлек гамәл булмый. Бу якларда мәхәббәтен очратып, гаилә дә кора. Гөлсинә ханым белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Мәхәббәт хакында күп кешеләр, гомумән, сөйләшергә яратмый. Аны башкалар өчен сер итеп саклыйлар. Бу очракта да шулайдыр, мөгаен. Рәшит абый гаиләдә иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү дип саный. Мәхәббәттән башка да сөйләшер сүзләр күп бит, дип тә өсти. Яшьлектә мәхәббәт дип типкән йөрәкләр, яши-яши, чыннан да, бер-берсе өчен терәк, таяныч һәм ышаныч хисләре белән ныгырга тиештер инде ул. Гомер буе янәшә, иңне-иңгә куеп яшәгән парлар шушы ышанычны күрсәтеп тә тора бит. Лаеш яклары да, аның гүзәл табигате дә бу гаиләне үзенә бәйли.

Әмма әнә теге эчке тавыш дигәнең бер мәлдә тагын үзен сиздерә. Бер карасаң, инде тормыш көйләнгән. Шактый гына эшләр дә эшләнеп өлгергән. Булганына шөкер итеп яшә дә яшә генә. Тик узган гасырның туксанынчы елларында илдә-көндә башланган үзгәртеп кору галәмәтләре, күпләрнең язмышына тәэсир итә. Кошчылык тармагында да зур, масштаблы эшләрнең туктатылуы күңелен бимазалый Рәшит Галләм улының. Ләкин лаеклы хезмәте белән телгә кергән һөнәр ияләре югалмый. Үзен тагын зуррак эшләрдә сынап карыйсы килгән бер мәлдә, аны 2000 елда Казан корыч эшләнмәләр заводына инженер итеп эшкә чакыралар.

Төзеләчәк заводның директоры Илдар Гыйльфан улы Ногманов кабинетының ишекләрен ачып кергәндә, мең төрле уй бөтерелә аның башында. Тагын юлларга чыгасы, инде күпме көч куеп эшләгән оешмадан китәсе булачак бит. Тик торгынлыкка тарган тармакта да калып булмый. Андагы эшләрне җанландыру өчен үз ниятләрен даими җиткергән эшчеләр сүзенә дә колак салмыйлар югарыда. Монда килүенең төп сәбәбе дә – әлеге каршылык бит. Бер караганда, яшь чак түгел, бер селтәнүдән күнегелгән урынны калдырып чыгып та китә алмыйсың. Эчке тавыш кына һаман үзен сиздерә. Тукталып калырга ярамый, мин кушканча эшлә, ди. Шулчакта үзен-үзе тыңламаган булса, бәлки соңыннан үкенер, ник форсатны кулдан ычкындырдым икән, дияр иде. Бәхетенә, ул озак уйламый, чакырылган эшкә килергә ризалаша һәм җиң сызганып, заводның яңа корпусларын төзи дә башлыйлар. Завод директоры Илдар Гыйльфан улы зур масштаблы эшләрне башкарганда, кадрлар мәсьәләсенә бик җитди карый. Рәшит абыйның үзе кебекләр җыела яңа заводны төзегәндә. Шуңа да эшләре гел уңа. Көн үсәсен ай үсә, ел үсәсен ай үсә дигәндәй, күп көч куеп тырышуларның нәтиҗәсе үзенең күләме һәм сыйфаты белән дә сөендерә.

Әлки районы Түбән Әлки авылында туып үскән Рәшит Галләм улының инде күңеле күтәрелеп, эшләгән эшләре, яшәлгән гомере өчен сөенеп йөргән чагы. Илдә барган үзгәртеп кору елларында гигант җитештерү тармаклары тузгытылганны да күрә, нигездән башлап төзелгән заводларның барлыкка килүенә дә өлеше керә аның. Бер кеше гомерендә күпме үзгәреш, күпме яңадан корып төзү дә туры килә шул. Ләкин совет илендә үсеп чыныгу алган кешеләр бу авырлыкларга бирешми.

Оештыру эшенә, инженерлык хезмәтенә сәләт аңа әнисеннән күчкән икән. Әйе, ялгыш язмадым. Рәшит абыйның әнисе Әминә апа унтугыз яшендә тракторга утыра, бригадир була. Бөек Ватан сугышы елларында иген кырларында югары нәтиҗәләр күрсәтеп, япь-яшь кыз бала Бөек Җиңүгә үзеннән дә өлеш кертә. Дүртенче дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә. 89 яшенә кадәр гомер иткән Әминә апа дүрт баласы өчен үрнәк була. Рәшит абыйның әтисе Галләм абый бүгенге көндә дә исән-сау. Даулы сугышта илебезне яклаган ветеран киләчәк буынга тыныч көннәр теләп гомер итә.