Логотип Казан Утлары
Роман

ИСЕМСЕЗ ХАТ (ахыры)

РОМАН-ЭЛЕГИЯ
***
Дүртенче камераны карап тормадым инде... Бу җан өшеткеч газаптан тизрәк
котыласы, челләгә чыгып, җир асты кешеләрен онытасы килә. Хәер, мин төш
кенә күрәм бугай, Ташкент икмәгеннән соң тән авырайды да аягүрә йоклап
йөрим... Егылып киткәнче тизрәк берәр ятак табасы иде.
Ишегалдында тугарылган «ГАЗ-52» машинасын күргәч, сөенечемнән уянып
киттем, «Ура!» кычкыра яздым. Беләм мин моны, иске «ГАЗик»ларга алмашка
чыгарылган, алты цилиндрлы, яңача кабиналы әрҗәсенә комбайнның өч бункер
икмәге сыя. Безнең колхозга өчәү кайтты инде алар. Председателебез Сакал
Шәйхи техника мәсьәләсендә гел киләчәккә карап яши. Районның «Марс»,
«Искра», «Ильич байрагы» колхозлары тарантаслы ат җиккәндә, безнеке
«Бобик» кушаматлы, брезент бөркәүле «лёгкийда» (җиңел машина) йөрде,
күршеләр «Бобик»ка күчкәндә, Шәйхи әниләребез эшләгән хезмәт көненә
сөтле чәй төсендәге өр-яңа «Победа» алып кайтты...
Тугарылган машина дүрт аягында нык басып тора, двигателен генә
салдырганнар, яңасына алыштыралардыр инде, бик тиз шакылдап чыга торган
гадәте бар, дип сөйлиләр иде. Берсе-берсе матрас чаклы утыргычын-арка
терәгечен кузовка ыргытканнар, сизелеп тора – кемнәрдер ял иткәләгән монда.
«Машина түгел, менә дигән карават бу. Рөхсәт итсәгез, шушында гына яшәр
идем», – дигәч, Сергей да җиңел сулап куйды.
«Тиз хәл иттек әле без шконканы (ягъни ятак), иртәнге якта салкынчарак
булыр инде дә...»
«Һәй, тамагы тук кешегә буран да ни почём!»
Мин көпчәкле караваттан төшкәндә, Ташкент кояшы ярты юлын үткән иде,
мине махсус уятмаганнар. Кызганыч, отрядның эшкә киткәнен күрми калдым.
Миләүшә апай эштә иде инде. Ул миңа башланмаган кер сабыны һәм
мунчала белән сөлге бирде. Душның бер генә краны бар иде, торбасы түбәдәге
кара мичкәдән килә икән, кояшлы су колакны пешерерлек түгел иде, әллә ярты
сәгать басып тордым яңгыры астында... Апакайның тавык фермасында чокыр
казып кайткач, егетләр дә Үшнә елгасында су коеналардыр инде... Мин югында
Зәрияне кемнәр озата икән?!.
Бу оешмада корал йөртүче кеше күрмәдем. Миңа йөкләнгән эш шушы
тирәдә генә. Көндез ишегалды себерәм. Иртә-кич, поварга ияреп, чәйханәдән
Ахыры. Башы узган санда.
9
аш алып кайтырга булышам. Повар дип дөресен әйтәм, ул пешекче түгел, әзер
ризыкны бүлеп бирүче генә.
Кагыйдә буенча мин монда ике атна яшәргә тиеш. Тагын ике атнадан
хәбәрсез югалуыма 21 көн була. Үзбәк җизни мине эзләп килмәячәк. Әни гүр
сәдакасы бирәчәк тә йөрәген тотып авачак. Фатыйма әби Коръән чыгачак...
Фәрештә апай бар бит әле.
Отряд эштән кайтыр алдыннан табын әзерләгәндә, ипи-тоз йә май-суган
җитешмәсә, чәйханәгә үземне генә дә җибәрәләр хәзер. Кәгазь тартмага
кирәк-яракларны тутырган арада, кикерә-кикерә, шәһәрне күзәтәм. Бу чәйханә
дигәннәрен һич аңлап бетерә алмыйм. Зур алачыкта, сәке өстендә аяк бөкләп
утырган агайлар берәр тапкыр өйләренә кайталар микән? Килгән саен шул ук
кешеләр бит анда. Туктаусыз сөйләшәләр үзләре. Саманнан өелгән морҗалы
сарайдан пионер яшендәге бер малай, бил япкычына кулын сөртә-сөртә
туктаусыз чәй ташый. Күпме эчеп була инде ул суны?!. Ара-тирә минем якка
карап хихылдашып та алалар...
Тагын өч көнем өч сәгать кебек кенә үтте дә китте.
Иртәнге якта мине «кызыл почмакка» дәштеләр. Сергейҗан белән Миләүшә
апай икесе. Нәкъ беренче көнемдәгечә, линолеумга багынып утырам. Беренче
сүз Миләүшә ападан чыкты. Ул «Балакаем» дигәнен генә үзебезчә әйтте.
«Балакаем! Кайтасың киләдер инде...»
«Әнием өчен генә борчылам. Шулхәтле сагындым... Авылны».
«Вәт. Унике көн эшләде дип, табель тутырырбыз да... Балакаем, син җизнәң
ягына Ургәнечкә китәргә телисеңме, әллә Казангамы?»
«Юк-юк! Миңа бернинди җизнәйләр дә кирәкми. Казанга! Казанга...»
«Оешма хисабына Казан поездына утыртып җибәрербез. Үпкәләмә инде,
балакаем, самолёт билетлары безнең сметада каралмаган».
«И апай, рәхмәт яусын сезгә! Ашарга булса, җәяү дә кайтып җитәм мин,
борчылмагыз.»
«Кайтырсың, кайтырсың! Бер поезддан икенчесенә күчеп утырасы да
булмас, туп-туры Казан вокзалына килеп төшәрсең...»
Шулчак, Сергейҗан, персональ эш тикшерелгән җыелышның комсоргы
кебек урыныннан сикереп торды.
«Ул юнәлештә безнең зона Куйбышев станциясе белән чикләнә. Анда да,
нәкъ безнеке кебек, «приёмник распределитель» эшләп тора, балакайчикны
Казанга озатырлар. Ә Ургәнечкә, дисә – вообще проблема юк».
Фәрештә апайның күзләрендә Бөгелмә факеллары уйнап алды.
«Беләм, Сергей! Министрлык куйган шартларны бик яхшы беләм! Билетны
Казанга чаклы алабыз, үз акчамны өстим. Егеттән сукбай ясамыйк әле!»
Кайту, поезд, Куйбышев, Казан, сукбай дигән сүзләр тезмәсеннән башым
әйләнеп, ниндидер сихри көч мине урамга куып чыгарды... Машинадагы
«караватыма» йөзтүбән капландым... Анда бәхәс, анда мин тыкшына алмый
торган хакыйкать, анда минем язмыш хәл ителә...
«Балакаем, җиргә төш. Шимбә-якшәмбедә ял итәм бит мин. Әгәр бүген
озата алмасам, сиңа тагын ике көнгә артыграк сагынырга туры килә. Бүгенге
поезд сине көтеп тормас».
Поезд дигән сүзгә машинадан сикереп кенә төшәсе идем дә, сабыр,
минәйтәм, аякларыңның кирәге чыгар әле, ерак юл көтә түгелме?!
«Апай, бүгенгегә билет та юктыр инде анда...»
«Булыр. Син минем кайда эшләгәнемне беләсең ич!»
10
Вокзалга килгәч, мин Миләүшә апайдан бер адым да артка калмадым,
расписаниене тикшерсә дә, кассага басса да, тагылып йөрдем, аны югалту
минем өчен һәлакәткә тиң! Поезд кузгалып китәргә нибарысы ярты сәгать
кенә калган иде, ничекләр итеп билет алалгандыр, белмим?..
Ниһаять, менә ул вагон! Ишеге ачык, вожатые көтә.
Фәрештә апа алтын балдак кигән бармагын уйнатып, минем маңгай чәчемне
туздырып алды – бу аның үзенчә саубуллашуы иде.
«Бүтән адашып йөрмә, йәме! Сакла үзеңне...»
«Ярар апай, бүтән беркайчан да адашмам! Апай, Казанга кайтсагыз, туп-
туры безгә килегез. Шәле олы юл өстендә генә. Совет урамы, 13 нче йорт. Яңа
өй салдык, шифер түбәле. Әнием авылга бер аш-су остасы».
Минем аны үземнән ерак җибәрәсем килми. Сагынычлы хат укыган кебек
туктаусыз нидер сөйлим. Ә ул һәр җөмләмә башын селкеп: «Ярар!» – дигәндәй итә.
Вожатыйның: «Кузгалабыз!» дигән сүзенә буйсынгандай, поезд бөтен
гәүдәсе белән йолкынып алды. Баскыч колгасына җан ачысы белән ябышып
вагонны кулдан ычкындырмый торам. Тагын бер сүзем калды...
«Фәрештә апай! Ник син минем апам булмадың икән?!»
Ул мине ишетмәмешкә салышты.
«Балакаем, билетыңны югалтма! Тагын адашырсың!»
Вагонга кергәч, билетымны күрсәтим дип кесәмә тыгылсам... 3 сумлык акча
килеп чыкты. Миләүшә апай аны билетка төреп биргән, ахрысы. Проводник
акчаны шундук шәйләде.
«Ресторан 7 нче вагонда», – диде.
Нинди ресторан! Минем бит әле Казаннан автобус белән кайтасым бар!
Миләүшә апа анысын да уйлап куйган...
Үземә тиешле астагы урынымны бер әбигә калдырып, урын-җиремне иң
өскә – багаж тезә торган өченче сәндерәгә җәйдем.
«Әбекәй, Казанга җитәрәк уятырсыз әле, зинһар!» – дидем дә мендәремне
сәндерәсе-ние белән кочакладым... Мәктәптә без ун ел буе Туган тел турында
шигырьләр ятладык, җырлар өйрәндек, музейларда йөрдек. Ватанны
саклаучыларга багышлап, иншалар яздык... укытучыларыбыз кушканга күрә...
Шушы – унҗиденче җәйдә мин беренче тапкыр үземнең туган көнем
барлыгын белдем, офыкның икенче ягында яшәп алдым һәм фәрештәдәй
Миләүшә апага бүтән адашмам, дип алдаштым. Бөтен кеше дә Туган җирендә
генә яшәсә, фаҗигаләр азрак булыр иде. Язучының һәр әсәрендә – югалту
фаҗигасе.
Ә хәзерге минутта: Ватаным, әнием, туган авылым, кыскасы, бөтен
киләчәгем шушы вагон инде минем өчен...
***
Нәкъ ун ел узгач, институтта кышкы имтиханнарны тапшырдык та
Нуриәхмәт кызы белән икәүләшеп, Ташкент каласын үртәп, акча туздырып
кайтырга булдык. Самолёттан төшүгә, теге эскәмияне таптык – урыныннан
күчмәгән, буяулары гына калынайган... Февраль Үзбәкстан өчен иң
салкын ай икән, мосафирлар фонтанын сүндереп куйганнар... «Приёмник-
распределитель»гә килгәч, минем белән ишек аша гына сөйләштеләр. Миләүшә
апа күптән инде ялга киткән булып чыкты, бәби көтәләрдер дип аңладык.
Адресын сораган идек, шундый итеп сүгенделәр – калай ишек зыңлап торды.
Тәрәзәдән булса да, Үзбәк-хан биләмәләрен карап барырбыз дип, Шаватка
К А М И Л К Ә Р И М О В
11
поезд белән китәргә иде исәп. Билет юк, диделәр. Фамилиямне хөрмәт итегез,
дигәч, паспортымны сорадылар. Ул елны инде Үзбәкстан компартиясенең
Беренче секретаре Ислам Кәримов иде... Билет таптылар... (Хәер, поезд вагоннары
яртылаш буш иде.) Ташкент – Шават арасы да Мәскәү – Казан арасы чаклы икән.
Яшермим, безнең сәяхәтнең төп максаты, тыныш билгеләре кыйммәткә төшкән
теге телеграмма хакында белешү иде. Баштан ук элемтә бүлегенә кереп ачыкларга
исәп бар иде дә, кире уйладык. Җизнине күреп сөйләшик, дидек.
Таш пулатка охшатып салынган саман өй, эче-тышы измә белән сыланып
агартылган. Халык идәндә яши. Киләсебезне телефоннан сөйләшеп, хәбәр
итеп өлгергән идек, безнең өчен җайның (өйнең) бер почмагына «урыс өстәле»
куйганнар. Апамның инде дүрт баласы бар, бишенчесе дә туачагын сиздереп
тора. Җизнинең, кайчан карасаң да, тел астында насвае, берәр сорау бирсәң,
урамга чыгып, тиз генә төкереп керә.
Студентның вакыты санаулы, иркенләп кунак булырга исәп юк. Икенче
көнне үк Нуриәхмәт кызы урамдагы балаларга конфет өләшеп йөргән арада
телеграмма хакында сүз кузгаттым.
Апам дәшмәде. Тәрәзә төбенә барып таянды. Җизни насваен тартып
өлгермәде.
«Телеграмма җибәргән сәгатьтән башлап, җиде көн көттем».
«Ун ел элеккене хәтерләмим инде».
Апам тамак кырып куйды. Җизни нәрсәдер исенә төшерде кебек.
«Ә-ә, телеграмма! Срочные да, простое да тигез йөри аның. Кәгазен китермиләр.
Районнан безнең почтага телефоннан гына шалтыратып әйттеләр бугай».
«Ул вакыт эчендә Ташкентны ике-өч тапкыр әйләнеп кайта ала идегез».
«Мин шаяртасың дип уйладым. Шутник ич син».
«Телеграмма белән шаяртып булмый».
«Соң, яшь егеткә Ташкент – Шават арасы, товарный поезд белән дә килә
ала идең инде. Ә болай миңа туда-сюда...»
Җизнинең бөртек чәйдән бушаган калай савытында насвае беткән иде,
күршегә үтечкә кереп китте.
Апам, ләм-мим, ике тәрәзә арасындагы агач рамлы көзге артында
актарынып, миңа дүрткә бөкләнеп кипшегән телеграмманы алып бирде.
«Җизнәңә күрсәтеп торма инде. Үзеңә алып кит...»
***
Кайтканда, без Нуриәхмәт кызы белән Ургәнечтән Ташкентка да,
Ташкенттан Казанга да самолёт белән генә очтык. Ни хикмәттер, икебезне
дә кисәк кенә Казанны сагыну, андагы дусларны, туганнарны күрәсе килү
шаукымы биләп алды...
Инде ун елга өстәп, тагын кырык ел үтеп китте. Җиңгәгез белән Караком
чүленә барып килергә һич кенә дә вакыт таба алмыйбыз...
Әгәр дә мәгәр...
Әгәр мәктәпне тәмамлаган елны ук хәзерге акылым булсамы?! Мин үз-
үземә киңәш бирер идем: «Синең өчен генә үскән кызны эзләп табам дисәң,
иң әүвәл институт бетерергә кирәк! Шул ук вакытта, укытучыларыңны
сөендерәм дип, аттестатыңны кабул итү комиссиясенә илтеп бирергә ашыкма.
Классташларыңнан үрнәк алма, алар син түгел... Син – сабырсыз – кулыңа
ИСЕМСЕЗ ХАТ
12
кергән һәр яңа техниканың тизрәк эчен ачып карыйсың килә; яңа кызлар
белән танышкан көнне үк, илһамланып, мәхәббәт хатлары яза башлыйсың;
кызганучан йомшак күңелең мин-минлегеңнән көчлерәк; Зәмзәмияләрнең
яшьлек хатасын төзәтәм, дип, үзең хаталанырсың; «Ир кешенең өч мактанычы
бар – өй салу, агач утырту һәм бала үстерү» дигән кагыйдәнең син берсен
генә үтәп өлгерерсең, өең салынмаган, агачың утыртылмаган килеш калыр...
Әгәр егерме алты яшеңдә көндезге бүлеккә укырга керсәң, экологик яктан иң
чиста районда туган һәм синең өчен генә үскән Нуриәхмәт кызы көтеп торыр!
Язмышыңны ашыктырма!» – дияр идем мин үз-үземә.
Әгәр дә мәгәр беренче елны ук университетка керә алган булсам, мине –
егерме ике яшьлек «белгечне», Чулман аръягындагы алимент түләтә торган
төбәкләрнең берсенә, район газетасы хәбәрчесе итеп җибәрәселәр иде... Түбә
мәсьәләсе соңрак хәл ителер, әлегә менә шушы Фәлән Фәләнова апаның
курчак өе кеби фатирында яшәп торырсың, диярләр иде... Әлбәттә, ул апаның
утлар-сулар кичкән, әмма җиләк рәсеме кебек бер кызы булачак... Кыскасы,
бер ел эчендә үк мин: «мәхәббәтнең гарантиясе тугыз гына ай», – дип, «кияү
бәпкәчем»нән «бәдбәхет лөхер»гә әверелеп, ошбу курчак өеннән Чулманның
бирге ягына кайтып егыласы кеше. Кечкенәдән шагыйрь булырга хыялланган
малайның канатлы аты Фәлән апа Фәләнованың бәрәңге бакчасында буразна
ерып, гомер буе ябылуда ята алмаячак. Мин, пегаслар-дөлдөлләр көтүенә
кушылып, тургайлары сайрап торган болытларга карап, Мишә тугайларында
тышауланырга, Идел аланнарында бәйге тотарга телим...
Әгәр дә мәгәр миңа хәзерге акылым белән яңа баштан яшәргә мөмкин
булсамы? Шушы ук тормыш юлым кабатланыр иде...
Безне кечкенәдән кемнәрдер яшәргә өйрәтә: алай итмә, болай ит; монда
түгел, анда кит; мине тыңла, аны санла; эшлә дә эшлә, каршы дәшмә! Һәркем
безне үзгәртергә тели, һәр остаз безнең үзенә охшавыбызны тели. Остазлар
күбәйгән саен Үзең булып калуы кыен...
Чү, энекәш, күрәчәгеңне алдан ук язып куйган язмыш бар бит әле, диярсез...
Дорфалыгым өчен кичерегез, зинһар, мин икмәк, гаилә, кайгы-хәсрәт, табигать
һәм язмыш дигән иң борынгы сүзләрне бүгенгечә аңларга тырышам. Язмыш
дигән төшенчәне: табигать стихиясе каршындагы көчсезлектән; котылгысыз
хаста; төзәтә алмаслык хата; вакытсыз үлем фаҗигасе алдында чарасызлыктан
куллану – кайгылы халәттә бер юаныч ул. Һәм бу язмыш чиксезлек белән идарә
итүче Ходай кодрәтендә.
Ә инде үзебез бозган әхлак кануннарын, кылган җинаятьләрне, гаилә
низагларын, байлык корбаннарын, мәхәббәт маҗараларын язмышка сылтап,
без акланабыз гына. Бу очракта ул язмыш түгел, ә холкыбыз, темпераментыбыз;
тумыштан килгән каныбыз, ягъни җиде буынгача сакланып киләчәк нәселеңне
хәл итә торган генетик материал һәм алган тәрбиябез нәтиҗәсе генә... Хәтта
бөтендөнья сугышларының башлануы да холыксыз җитәкчеләр ялгышы...
Алтмыш миллион нәсел агачын кыйган Бөек Ватан сугышы афәте дә,
сыйнфый дошманнар кулыннан шәһит киткән агайларым да бар биографиямдә...
Болар барысы да гаделлек кагыйдәсен бозган шәҗәрәләр бәрелеше генә.
Әтинең бер фотосы исән калган, мин үземне шуңа карап кына төсмерлим.
Ә холкын әнием теленнән генә ишетә идем.
...Атаңның сүзе үтә торганые.
...Байлыкка исе китмәде, ризыктан өзмәде.
...Туры сүзле, җор телле булуы аркасында күпме кыен алды. Үҗәт иде.
К А М И Л К Ә Р И М О В
13
...Үз эшенә ялкау гына, ну кешегә ярдәмчел иде.
...Атаңа охшасаң, өч хатынга җитәрсең әле.
...Өй салу турында үлгәнче хыялланды.
...Юмарт иде. Сараннарны, куштаннарны, усалларны җене сөймәде түлке.
Йомшак күңелле, кызгана торган кеше иде, мәрхүм... Авыр туфрагы җиңел
булсын...
Әни боларны кат-кат сөйли торган иде. Бактың исә, әтинең холкы минем
биографиямнең программасы кебек(!). Моны аңлау өчен әүлия булу кирәкми...
Дөрес, мин мал врачына укымадым. Ләкин улым Ветеринария институтын
Кызыл дипломга бетерде. Барыбер дә әтиемнең фамилиясе үзенекен итте...
Әнинең гөманлавына ышансаң, мин әти язмышының өч хатынлы
программасын кабатларга тиешмен икән... Агач курчаклар да өчәү иде. Димәк,
исемсез хатны юллаучы ханым үзен дә кушып саныйдыр. Һәм ул хатны хәзер
Нуриәхмәт кызына тоттырсам, «Өченчесе кем?!» – дип, төгәл җавап ишеткәнче
тынычланмаячак.
***
Егерме җиде яшемдә бала-чагалар арасында студент булып йөрүемнең әллә
ни җайсызлыгын күрмәдем. Педагогларның күбесе миннән биш-алты яшькә
кече һәм алар миңа «Сез!» дип дәшәләр иде. Семестр саен имтиханнарда өстәмә
сораулар биреп интектермәделәр, турысын әйтсәм – мактадылар, ялгыш сүз
ычкындырсам – ишетмәмешкә салыштылар. Берсендә ике студентыбыз чит
ил әдәбияты тарихыннан зачёт тапшыра алмады. Икесе дә стипендиясез кала
дигән сүз...
Ул елны (1978) «Казан утлары» журналында «Тәнәфес» дигән күләмле
хикәям басылып чыккан иде, конкурска эләгеп, өченче урынны да яулаган иде
әле абзагыз... Кыскасы, ул хикәя өчен дүрт айлык стипендиягә торырлык гонорар
алгач, партадашларыма мактанганымны хәтерлим. Шуны искә төшерделәр дә
«Усалка»ның өенә җибәрделәр. «Усалка» дигәнең, Миләүшә Шәйхиевна, үзе
турында сөйләргә бик яратмый, шәхси тормышына ишарәләп сорау бирсәләр,
чит ил әсәрләреннән алынган канатлы җөмләләр белән генә җавап кайтара.
Үз фәнен генә өзелеп сөя, семинар дәресләренә әйтелгән романнарны укып
чыкмасаң, чыраен читкә бора да минут дәшми тора, өйгә бирелгән эшне әзерләп
килгән балаларны алдына утыртып, көнбагыш чәчәге төсендәге кулъяулыгы
белән борыннарын сөртергә дә риза. «Усалка» дигәнебез – Шәйхи Маннур кызы
булып чыкты. Төркемебезнең старостасы – Миләүшә, аның адресын деканатка
кереп белешкән, әти-әнисе белән яшәми, аерым фатирда тора, диделәр.
Журналдагы хикәям читенә: «Күренекле язучыбызның сөекле кызына!»
дип култамга салдым да ике зачётка янына лафсан букчага шудырдым. Зур
сынауга киттем. Йә институттан куалар инде мине, йә җиңүче булып кайтам
– икенең бере! Беткән баш беткән – юл уңае «Токайское» дигән шәраб белән
бер шоколадны да журнал янына кыстырдым.
«Усалка» кушаматы тиктомалдан гына кушылмагандыр, кыңгырау төймәсенә
баскач та, «Кем анда?» дигән сорау ишетелмәде, шундук ишек ачылды.
«Сез?!» – дип аптырап калуы хак анысы, көткән кешесе мин түгелдер.
Бусагада басып калдым.
«Журналдагы хикәямне бүләк итмәкче идем...» – Каушавымнан шуннан
ары аклану сүзе табылмады.
«Иртәгә лекциям бар ич, шунда... – Миләүшә Шәйхиевна тагын бер сүз
ИСЕМСЕЗ ХАТ
14
әйтсә, каушавымнан гафу үтенергә дә онытып, чыгып йөгерә идем инде. –
Әйдәгез, әйдә, керегез».
«Шәйхи Маннурның безнең Шәле мәктәбенә килгәне бар, Муса Җәлил
турында кызык итеп сөйләгән иде».
«Усалка» гүя мине ишетмәде дә.
«Ә сез түргә узыгыз. Ботинкагызны салыгыз. Әнә анда җиңел аяк киеме бар».
«41»ле аягыма «38»ле тапочка элдем, никтер ирләр өчен дигәне бөтенләй
юк иде.
Әле кояш баемаган, ләкин өй эче эңгер-меңгер генә, яшел түбәле лампаның
яктысы язу өстәленнән ары таралмый. Шуңа күрәдерме, бүлмә эчке яктан
калын кара бәрхет белән түшәлгән кебек. Ул эңгердә югалып, минем өчен
каяндыр такта табуретка алып килде, ә үзе өстәл артындагы күн кәнәфиенә
чумды. Әлеге тынлык тагын имтихан вакытына охшап калды.
Журналдагы култамганы укыгач, ул көрсенгән рәвеш китереп кенә елмаеп
куйды. Аннан күз алдындагы кәгазьләрен тәртипләп, читкә өйде.
«Ашыйсың киләме? Кәтлит җылытам. Чәй куям, тартынып торма... Әйт.»
Чәй сүзеннән, тәнемә шундук җылы йөгерде.
«Юк, юк, рәхмәт! Тамагым тук!»
«Студентлардан «тук» дигән сүз ишеткәнем юк.»
«Мин бит укудан соң эшкә йөрим. Укырга кергәнче дә су бораулаучы булып
эшләдем».
«Алайса, бай студент инде».
«Ну, байлыкны үзең белән күтәреп йөреп булмый... Мин аны калдырып
киттем... фатирым белән бергә. Хәзер яңадан яшим... Тамак тук, өс – бөтен!»
«Минем әти кысмыр иде шул. Кибеткә чыкканда, 28 тиене кефирга, 16
тиене ипигә, 3 тиене трамвайга, дип, санап кына бирә иде».
«Нигә, иде, дисез? Ул исән бит әле?»
Минем сорауны караңгы бүлмә йотты.
«Менә сез укудан соң эшләп тә йөрисез. Ә үзегез зачётларны, имтиханнарны
да вакытында тапшырып өлгерәсез».
Педагогның мактау сүзләреннән кыюлана төштем.
«Мин бары тик үземә үзем генә таяна алам. Нәселебез шундый. Миләүшә
Шәйхиевна, сез – язучы кызы белән хикәямнең сөенечен уртаклашырга теләгән
идем».
Һәм мин, курку хисем уянганчы дип, күчтәнәчемне тизрәк өстәлгә куярга
ашыктым. Ул шешәне кулына алды. Әгәр кире бирсә... Берьюлы ике бала
стипендиясез кала бит инде... Юк, әйләндереп-әйләндереп, этикеткадагы бөтен
текстны кычкырып укып чыкты.
«Педагогик практикамда беренче тапкыр...»
«Мин дә беренче тапкыр... Миләүшә Шәйхиевна».
«Йә, ачыгыз инде алайса. Ришвәт түгел ич!»
Кыска торыклы, юан фужерлар күз алдымда калган... Секундлары минутка
торырлык вакыт... Шоколад ашалып бетте, ә шәраб яртылаш тора.
«Миләүшә Шәйхиевна, стипендиясез калалар бит!»
«Ник килгәнеңне баштук аңладым инде. Китер, зачёткасын. Кайсы кызны
яклап йөрисең икән!»
«Икесен дә шул...»
«Икәү?! Ужас! – Тагын тынлык. – Йә, ярар. Надан кеше барыбер укымый
инде. Укыганы – эшләп тә укый!»
К А М И Л К Ә Р И М О В
15
«Миләүшә Шәйхиевна, кафедрага кереп, ведомостька да кул куярга
онытмагыз инде, зинһар. Юкса «незачёт» булып күренә бит...»
«Борчылмагыз, бу хурлыкка түзгәнне, анысына гына ничек тә чыдармын...»
***
Минем өчен иң авыр фән – КПСС тарихы иде. Коммунистлар партиясе 27
тапкыр съезд үткәргән. Һәм аның һәркайсы имтихан вакытында аерым сорау
булып бирелергә мөмкин... Шушы 27 игезәкнең кайсы кем икәнен танып кара
да кемнәр чыгыш ясаганын, нинди карарлар кабул ителгәнен, иң мөһиме –
27сенең дә тарихи әһәмиятен сөйләп бирергә әзер тор. Әгәр тарихтан «2»ле
куйсалар... тагын биш-алты ел хыялланасы була, җитмәсә, көндезге бүлеккә
утыз өч яшькә чаклы гына кабул итәләр. Ә мин бары тик көндезге бүлектә
укырга тиеш! Читтән торып уку минем өчен ул – читән аркылы карап йөрү
кебек; сөйгән кызың белән хатлар алышып, читтән торып сөю сыманрак нәрсә.
Тарихи хурлыктан мине шәҗәрәм коткарды. Имтихан алучы педагог – милли
каһарманыбыз, тарих фәннәре галиме Марат Мөлеков булып чыкты. Марат
Абдурәсүл улының Шәле мәктәбендә директор булып эшләгәнен беләм. Ә
минем әби (әниемнең әнисе) мәктәптә бик кирәкле кеше, гомер буе мич ягып,
классларны җылыткан, мәктәп атын караган, көн саен берүзе төнге каравылда
торган һәм күрше авыллардан килеп укучы балаларга күз-колак булыр өчен
интернатның бер бүлмәсендә яшәгән.
Марат абый минем кем оныгы икәнемне белгәч, Миңлебикә әбиемнең
үзен күргән кебек сөенде. Ун минут буе авыл турында сорашты. Сорауларына
кызык итеп җавап биргәч:
– Сезгә «дүртле» җитәме? – диде.
Бик җитте! Укырга кердем... Әти сызып биргән язмыш программасын
әкренләп үтәргә тотындым.
Филология факультетларына кул селтәп, Мәдәният институтына барып
керүемнең сәбәбе бик гади – язучы булалмасам, сәхнәгә ябышып калырга
исәп. Дин – халык өчен әфьюн ул, дип, нык ялгышкан Ленин бабай, сәхнә
ул – әфьюн! Бер мендеңме, төшәсең килми, ике ягыңнан ике гармунчы
тотып чыгарганчы тәки йөрисең. Үлгәч кенә, сәхнәдән табутка салып
төшерәләр, алкышлардан туя белмәдең, дигәндәй, дәррәү күтәрелеп, кул
чабып, мәңгелеккә озаталар...
Композитор Зиннур Гыйбадуллин тырышлыгы белән 1977 елда «Шәле
тәрәзәләре» дигән җыр яздык. Мирсәет Сөнгатуллин башкаргач, җыр тиз
таралды, концертларга чакыра башладылар. Укулардан качып кына якын-тирә
авылларда концертлар куябыз. Шаян шигырьләремне, юморескаларымны
сыныйм; Фәридә Кудашева, Габдулла Рәхимкулов, Усман Әлмиевләрне
үртәп җырлыйм да хәтта! Ә инде Мәхмүт ага Хөсәен булып сөйли башласам,
кемлегемне дә онытып җибәрәм... Кыскасы, әкренләп икенче профессияне дә
үзләштерәм, эстрада берәүне дә ачтан үтермәгән.
Ләкин... Бәхетсезлек бәхет эзләүдән башлана...
Минем һәвәслекне студентлар сизеп алды. Читкә йөрмә, имеш, үзебез бер
төркем оештырабыз, кассаны тигезләп бүләбез, янәсе. Институтка керү өчен
таләпләр зур, вокал, уен кораллары, хореография бүлекләрендә талантлар
шыплап тулган – филармонияң бер читтә торсын.
Кыскасы, төзелеш оешмасының тулай торагына Казан дәүләт Мәдәният
институты дигән баш астында белдерү элдек, билет бәясе – 50 тиен, кичке
ИСЕМСЕЗ ХАТ
16
алтыда башлана, катнашучыларның исемлеген төзедек... Коеп куйган
компромат!
Концерт куясы көнне иң ашыккан «артист» мин идем. Тулай торакның
бусагасын атлап керүемә, ачу китергеч матур итеп киенгән, мин килгәнне
ишек артында гына качып көтеп утыргандай, капылт, бер чиновник каршыма
килеп басты:
«Комсомолның Идел буе райкомы секретаре Шәрәфетдинов... Ә сез кем
буласыз?» – дигән соравыннан, бер мәлгә, кулга алынган гаепләнүче кебек,
коелып төштем... Аннан соң бу начальник минем яшьтәштер әле, дигән уйдан
кыюланырга теләдем.
«Нинди документ? Мин бит кызлар янына килдем».
«Ну, катыргың булмаса, хәзер милиция чакыртабыз. Кемлегеңне ачыклар
өчен алып китәрләр».
Милиция дигән сүздән минем табан астым кычыта башлый. Чыгып качсам,
куып тотарлар да 15 тәүлеккә ябып куярлар, минәйтәм. Аннан – хуш, институт,
«прощай молодость».
Ике кесәмдә ике катыргы бар: берсе студент билеты; икенчесе... өч атна элек
кенә бирелгән, кызыл күн тышлы, кургаш хәрефләр белән тутырылган, КПСС
Өлкә комитеты органы, миллион тиражлы «Чаян» журналының штаттан тыш
хәбәрчесе дигән таныклык.
Озак уйлап торасы юк, үз кулларым белән үземне институттан кудырта
алмыйм бит инде...
«Чаян» кәгазен кулына тоткач, теге Шәрәфетдиновның ничек сөенгәнен
күреп, елмаеп куйдым хәтта: менә шундый мактаулы кеше инде мин!
Сөенеч шул мизгелдә көенечкә әверелде.
«Әһә, редакция! Димәк, концерт билетларын типографиядә бастыргансыз!..»
Алга таба ике ай гомеремне биографиямнән сызып кына ташлар идем мин...
азагы сәнгати маҗара белән бетмәсә!
Иртәнге унга алты кешелек халтура төркеме Ректорат хөкеменә чакырулы
идек. Эшнең зурга китәсе билгеле, утырыш алдыннан бер киңәшеп алырга
кирәк иде. «Кызыл почмакка» җыелып, кеше күзенә артык чалынасыбыз
килми, Ирнат Даушов, Марат Яхъяев һәм Вәсиләнең (Пәрәү авылы кызы,
фамилиясе хәтердә калмаган) диплом аласы еллары – еламыйлар гына. Ә биюче
кызлар, мин күрмәгәндә, елап та алалар бугай. Бөтен хыяллары чәлпәрәмә
килә тегеләрнең... Әгәр әти 1950 елда туган булса, хәзер нинди карарга килер
идеме?!. Бөтен гаепне минем өскә өяргә, дип сөйләштек, оештыручысы да,
үгетләүчесе дә, билет ясаучысы да – мин, берүзем! Нишлисең бит, чынга
ашмаган хыяллар күп инде ул... Кире борылырмын да су бораулау эшенә
китәрмен. Акча түләп укытып, прораб итәбез сине, китмә, китмә, дип ялынып
калганнар иде. Эстрадага да минем кебек дипломсызлар кирәк... Югалмам.
Институт тарихында ректор бүлмәсенә чакыртылган студентлар бик
сирәктер ул. Бу яктан караганда, мин бераз бәхетлерәк тә әле(!). Беренче булып
мин җавап тоттым.
Ректор баш хөкемдар ролендә түрдә утыра, ике якка проректор, партоешма
секретаре, деканнар урнашкан, урындыклары тирән эчле, өстәлләре елкылдый.
Миңа утыргыч табуретка да юк... Хөкемнәрен көтеп басып торам. Биектау
судында Зәмзәмия белән аерылышкан минутларым искә төште... Алты
айдан кабат килерсез, бәлки, татуланырсыз, дип кайтарып җибәргәннәр иде.
Хөкемдарларның чыраена караганда, бүген татулык турында сүз бармас...
К А М И Л К Ә Р И М О В
17
Рәхилә Абдулловна миннән ярты сәгать буе сорау алды. Ректорат дигәннәре
балбал кебек өнсез утыра...
«Сиңа уку мөһимме, әллә акча эшләүме?»
«Алты кешегә бүлсәң, сигезәр сумлык билет сатылган иде инде. Шул да
булдымы акча?! Мин буровойда аена алтышар йөз алып эшли идем».
Балбаллар фән өлкәсендә әрәм ятабыз, дигәндәй, кинаяле елмаю белән
Рәхилә Абдулловнага төбәлделәр.
«Акча яраткач, Мәдәният институтына кермиләр аны. Һөнәрне дөрес
сайламаган син!»
«Дөресен дөрес иде дә... 40 сум стипендиягә калгач, җайсызрак икән шул...
Әле бит 25 процентыннан алимент та түлим, рәсми төстә».
«Тукта, стипендиядән алимент тотыламыни? Ун ел буе ректор булып эшләп,
минем практикада мондый хәлнең булганы юк иде әле...»
Әлбәттә, алимент алу кагыйдәләрен белмәгән хатын-кыз юк, Рәхилә
Абдулловнаның балбаллар арасындагы берәүне үзенчә чеметеп алуы иде
бугай. Һәм ул гаепләүнең икенче өлешенә күчте.
«Сине концертка кем чакырды?»
«Мин үзем... Аудиториядән-аудиториягә кереп, үгетләп йөрдем. Берсенең
дә барасы килмәгән иде, мине кызганып кына ризалаштылар».
Җавабым ректорга бик ошады.
«Әйе, без – талантлар институты. Һөнәри фәннәрдән укуы бик авыр. Сизәм,
бик күбесе халтурага йөри. Нәтиҗәдә, өлгереш түбән, «койрыклар» күбәя,
имтихан-зачётларны кабат-кабат тапшыру шуннан килә».
«Мин өлгереп барам. Койрыкларым юк».
«Син башкаларны артка сөйрисең, димәк. Әйт әле, билетларны кайда
бастырдың?»
«Тулай торакта. 29 нчы бүлмәдә».
«Нәрсә? Син типографиядән клише эшләтеп чыктыңмы? Бу бит уголовный
эш!»
Рәхилә Абдулловна ярсуын тыя алмыйча, утырган җиреннән сикереп торды.
«Гафу итегез, клише кургаштан коела. Ә мин амбарда ашлык төйи торган
транспортёр каешыннан эшләдем».
Ректор апа җыеп алынган билетларны әйләндереп-әйләндереп карады.
«Ялган сөйлисең. Болар типография әсәре...»
Безнең нәсел агачы борчак чеме түгел, шәҗәрәбездә ялганчылар юк.
Шаяртып, үртәп сөйли алам, вәләкин, моңарчы, ялганлап котылу минем уен
түгел иде. Гаепләүнең җавапка тарттырырдай соравы нәкъ шушы булачагын
алдан ук белдем. Билет калыбы кесәмдә иде, ректорның кулына тоттырдым.
Һәм каеш дәлилем кулдан-кулга күчте. Балбалларым аны күзлекләрен бер
салып, бер киеп, җентекләп карадылар. Ышандырыр өчен мин аңлатма биреп
тордым. Чынлап та, ялгансыз – дөнья файдасыз икән.
«Башта, билет, контроль, бәясе 50 тиен, дигән сүзләрен яздым. Һәр хәрефен
лезвие белән юнып утыруы бик мәшәкатьле иде, шуңа күрә институтның
исемен кыскартып, КГИК дип кенә яздым».
«Талант! Коеп куйган художник икәнсең».
Кая инде ул миңа андый талант... Кояш рәсемен дә ясый белмәгән кешегә.
Әлеге каеш штамп, баянчыбыз Ирнат Даушовның ике көнлек хезмәт җимеше.
Институтта рәсем дәресе кермәгәч, шәкертләрнең бу төр һөнәрен кем белсен?!
«Бу экспонатыңны сейфка биклим. Бар, чык! Яхъяевны чакыр!»
ИСЕМСЕЗ ХАТ
18
Төп оештыручыны ачыклагач, калган халтурщикларны алай озак
интектермәделәр. Килешенгәнчә, бөтен гаепне минем өскә өеп чыктылар.
Ләкин Ректорат үзенең катгый карарын әйтмәде. Тәнәфес саен «Белдерүләр
тактасы» янына килеп басам. Әле ике ел элек кенә шушы тактада кабул ителүче
абитуриентлар исемлегендә минем фамилиям дә балкый иде. «Институттан
куарга!» дигән приказ чыгарып элсәләр...
«...За систематически пропуск занятий и грубое нарушение студенческой
этики» дип...
Хурлыгыңнан тагын Магаданга китәрсең...
Менә нинди була икән ул билгесезлек тынлыгы: мин бар да, юк та, үзем
аудиториядә утырам кебек, ә күңел эш эзли; төннәр буе уйланып ятам, көндез
аягүрә йоклап йөрим; тәнем бар, җаным юк... Ә шулай да лекцияләрне язып
барырга тырышам, бер-ике көн генә булса да, югары белемне эләктереп калырга
исәп. Курсташлар, дәрес барышында миңа борылып-борылып карыйлар, әллә
кызганып, әллә «Корыч»лыгыма сокланып – аңламассың.
Бер атнадан минем эш комсомол комитетында яңадан кузгатылды. Бу
юлы үзем генә җавап тотам. Төркемдәгеләрне гафу иттеләр! Сорауларын да
көтмичә, ректорат алдындагы аклануларымны тагын сөйләп бирдем. Хәер,
минем сүзнең әһәмияте юк иде инде. Комсомол секретаре Пичугинның әмере
алдан ук язылып, машинкада басылып, имзасы куелган иде:
«За недостойное поведение... исключить из комсомола...» Укыган кешеләр
белә булыр, комсомолдан чыгару – институттан куылу дигән сүз.
Маҗара бетмәде әле... Приказ укылгач, кинәт кемдер якам белән муен
арасына боз сөңгесе шудырды кебек – сискәнеп уяндым гүя.
«Мин бит комсомол түгел!»
«Ничек инде?! Институтка ничек кердең соң син, комсомол булмаган
килеш?!»
«Рабфакта сорап тормадылар... Безнең буровойда мин бердәнбер билетлы
кеше идем. Минем өчен генә комсомол ячейкасы оештырмадылар. Башка
оешмага барып учётка басарга кушканнар иде. Кая инде ул, җыелышларына
кайтып йөрү? Елның 365 көне кырда уза. Еллык отпусканы да ял итмәдем,
акчалата гына ала идек... Билетым кесәмдә йөреп тузды...»
Пичугин әмерне беркетмә язып утыручы егетнең битенә бәргәндәй итте.
«Немедленно комсомолга алырга! Аннары куып чыгарырга!»
«Гафу итегез, комсомол яшеннән уздым бит инде мин...»
Шуның белән шул, утырыш тәмам.
Тагын теге тынлык...
Минем эшне деканатка тапшырганнар. Ә декан... курсташлары хәл итсен,
дигән.
Менә кайда икән ул чын хөкем! Академ-җитәкчебез (Ленинград институтын
тәмамлап килгән сеңелкәш) «куарга!» дигән фикерен җиткерүгә гауга җәнҗалы
купты. Ярты сәгать кычкырышкач, тавышка куйдылар. Фифти-Фифти! Унөчкә-унөч.
Төркемебезнең старостасы Миләүшә муенындагы челтәрле шарфын салып,
тәрәзә төбенә ыргытты да җыелышны яңадан башлады.
«Акылыгызга килегез! Беләсезме, кемне югалтабыз? Аның киләчәге
билгеле! Ә без диплом алгач, «затейниклар» булып йөриячәкбез! Бу кеше
белән бергә укыган идек, дип горурланачакбыз әле без...»
Арттырмыйм, киресенчә, Миләүшә өндәмәләренең әчмухасын гына әйттем...
Яңадан тавышка куйдылар. Бер кешенең күңеле йомшарды, күрәсең, ул
К А М И Л К Ә Р И М О В
19
минем якка авышкач, баягы ничья 12 гә 14 белән мине яклап чыкты. Рәхмәт
сиңа, Миләүшә сеңлем!.. Миләүшәләр мине гел коткарды.
Юк, маҗара бетмәде әле...
***
Стипендия алганда, алиментчы буларак оялып, мин гел чиратның ахырына
басам. Бер ведомостька кул куйганнан соң, кассирша миңа тагын бер кәгазь
сузды, анысына да имза салдым.
Сөйләсәң, кеше ышанмаслык инде... Стипендия күләмендә «матди ярдәм
күрсәткәннәр». Бу юлларны язганда, билләһи, җылыйм хәзер... Мин бит ярдәм
сорап, гариза язмаган идем... Стипендияләре дә үзләренә булсын! Миңа бит
Ленин бабай әйткәнчә: «Укырга! Укырга һәм укырга!» гына кирәк иде.
Институттан куарга теләгән кешеләрнең «матди ярдәм күрсәтергә!» дип
фәрман чыгаруларын мин үземчә фаразлаган идем. Димәк, боларны бөтен
халык алдында рисвай итсәк, башка студентларга да сабак булыр, дип кенә
үткәрелгән бу «хөкем – шоу».
Ректор апаның аналарча тәрбия ысулы, ягъни мәсәлән... Һәрхәлдә, башкача
җавабым юк иде ул чакта. Уку ахырындагы өч айлык практикам да Балтачта
уңышлы гына үтте. Сәхнәләштерелгән «юмор кичәсе» өчен җитди генә бәя
алдым – диплом эшемне «Отлично!»га кабул иттеләр.
«Сугышчан Дан ордены», «Батырлык өчен» медальләрен тагып төшкән
бердәнбер фотосын кулыма алдым да: «Әти, без җиңдек!» – минәйтәм. Әти
никтер күңелсез, ашыкма әле, диде, ахрысы.
Казанда калып, үзең теләгән эшкә урнашыр өчен Кызыл тышлы диплом
алырга кирәк. Ә минеке ише шәмәхә катыргылыларны кайдан кадрлар кача –
шунда эшкә куялар. Комиссия теге Зәмзәмиянең кайсы районнан икәнен белә
булып чыкты, юлламаны Чулман аръягына бирделәр. Тагын әтинең тавышын
ишетәм кебек: «Улым, Чулман кичүен чыккач та, алимент түләтә торган
районнар башлана. Исән калсам, миңа 74 яшь тулган булыр иде, ну, мин дә
анда китмәс идем. Җир йөзе кырыкка төрләнсә дә, ул якның кыз-кыркыны
үзгәрмәс...» Әти әйтә моны...
Мин әти малае ла!.. Дипломымны дипломатка салдым да «Яшь ленинчы»
редакциясенә киттем.
Шул көнне үк эшкә алдылар, икенче көнне командировкага да чыгарып
җибәрделәр. «Холостой» кеше «холостой» патрон кебек бит ул, беркемгә
зыяным тими, өйдә елап көтеп торучыларым юк. Әгерҗе, Актаныш, Яңавыл
(Башкортстан) кебек иң ерак алты районның мәктәпләре – минеке, кайтып
та кергәнем юк. Моңарчы хәбәрчеләр барып җитмәгән төбәкләрдән саллы
язмалар әзерләнә, балалардан күпләп хатлар килә башлады. Баш мөхәррир
Роза Туфитуллова аркамнан гына сөйми инде... Гәҗитнең гонорары да, хезмәт
хакы да башка матбагаларга караганда шәбрәк. Берәр ел институтның күзенә
чалынмавың да хәерлерәк, качып яткан яшь белгечне эт белән эзләтмәсләр әле
дигән булам... Ә нужаның «кара сакалын» кая куярсың?!
Шулай, гонорар алу сәгате җитәрәк егетләр белән «мактау тактасы»ндагы
юлъязмаларны санап торганда, коридорның Чулман ягына караган тәрәзәле
ишегенә күзем төште. Кулларын кер чайкагандай җилпеп, туп-туры безнең
өскә ыргылгандай килә бер ханым... Кем дисәң, теге – Зәмзәмия! Мин аны
инде күптәннән күргәнем юк, тиз генә танымадым. Хезмәт хакым белән
тәбрикләп, берәр сүз әйтә хәзер дип торганда, кырт борылып, баш мөхәррир
ИСЕМСЕЗ ХАТ
20
бүлмәсенә керде дә китте. Ярты сәгатьләп утыргандыр... Зөлфәт белән Госман
Садә бүлмәсендә качып утырам. Зәмзәмия белән бергә-бер калсак, «кыска
ялганыш» чыгарга мөмкин... Ниһаять, әллә ничә тапкыр ишекләр ачылып
ябылды. Чүкеч үкчәле адымнар лифт ягына китте... һәм мин редактор янына
атылып-бәрелеп кердем, бу «төшне» нәрсәгә дә булса юрарга кирәк ич инде.
Роза Рәхмәтулловна «Вьетнам бәлзәме» сылаган кебек ике чигәсен ышкып
тора. Үзе мине күрмәгәндәй генә сөйләнә:
«Каян эзләп таптың соң син аны?.. Миңа туган тиешле бит әле ул. Шул
гына җитмәгән иде... Ярар, бар, мыштым гына эшләп йөр».
Бу сөйләшүне Зөлфәтләр ишетеп алган булса, «Редактор кияве» дигән
кушамат тагалар иде инде миңа...
Өлгермәделәр...
«Яшь ленинчы»га, елына уналтышар мең хат килә иде... Ә бу хатны
хәрби киемле курьер китерде. Прокуратурадан! Юллама белән озатылган
җирдә өч ел мәҗбүри эшләргә тиешле яшь белгечне качырып яткырганыгыз
өчен... Кичекмәстән эшеннән азат итәргә... Кисәтү үтәлмәгән очракта баш
мөхәррирнең персональ эше парткомиссиядә тикшереләчәк.
Аңлашыла инде, кемдер минем өстән жалоба язган...
«Иптәш... эшеннән азат ителде» дигән приказның күчермәсен алгач, район
прокуроры тынычланды. Ә мин, берни булмагандай, һаман эшкә йөрим.
Редактор кушты. Җан тартмаса да, кан тарта дигәндәй... бөтен редакция белән
туганлашып өлгергән идем шул.
Ул арада, беренче китабым басылып чыкты. Язучылар союзында урынбасар
булып эшләүче Фәрваз Миңнуллин минем хикәяләрне бик ошаткан. Чакыртып,
председатель Гариф Ахунов янына алып керде, ул Туфан Миңнуллин белән
сөйләшеп утыра иде. Туфан абый мине күргәч: «Ә, Шәле кешесе, нихәл?» дип,
сүзне «Идел» яшьләр лагерендагы иҗат семинарына борып җибәрде. Андагы
биш ел элек булган мәзәк хәлләрне яңартып, көлә-көлә кинәнде. Гариф абый
көлмәде, аны семинарга Шаһидә апа җибәрмәгән иде. Ландышлар чәчәк аткан
чорда ирләренең бер атнага югалып торуын бик күп язучы хатыннары авыр
кичергәндер...
Батулла, Разил, Сәхәби, Гөргөри дип, һәркайсын мәзәкләштереп утырган
арада, мин үземнең прокуратурадан качып йөргәнемне сөйләп бирдем. Аңа да
рәхәтләнеп көлделәр. Аннан, көлеп ардылар бугай, Туфан абыйга «партийное
поручение» бирделәр: «Какраз Мәскәүгә барышың, Культура министрлыгының
кадрлар идарәсенә кереп чык, хатны хәзер үк әзерләп бирәбез, көтеп тор бераз
гына...» Ике Миңнуллинның кул биреп килешкәне күз алдымда калды.
Атна эчендә РСФСР Мәдәният министрлыгыннан Г.М.Самарин имзасы
белән җавап килеп төште. 1981 елның 27 нче мартыннан Корыч малаен
ТАССР Язучылар союзы карамагына күчерергә дигән рөхсәт хаты ул. Элеккеге
аксакаллар менә шундый мәрхәмәтле иде.
Ике-өч хикәямне редакцияләп, «Яшь ленинчы»да бастырган балалар шагыйре
Хәкимҗан ага Халиков белән бергә эшләргә насыйп булмады. Мин килгән елны
ул инде пенсиягә киткән иде. Хәкимҗан абый үзенең 60 яшьлек бәйрәмен өендә
генә үткәрде. Мине дә Нуриәхмәт кызы белән парлап чакырды. Шәүкәт Галиев,
Илдар Юзеев һәм Туфан Миңнуллиннар арасында тост әйтергә чират көтеп
утырам. Ниһаять, таралышыр вакыт җиткәч кенә, миңа сүз бирделәр. Минем
ише яшь язучыны араларына сыйдырганнары өчен һәм дә яклап, Мәскәүдән
хат алып кайтканы өчен аеруча рәхмәт әйткәч, Туфан абый сүз кыстырып алды:
К А М И Л К Ә Р И М О В
21
«О, далеко пойдёшь!» – диде.
Мактанчык малайга күп кирәкме инде? Корыч канатланып тотындым
шапырынырга. Бу бит әле минем беренче банкетым! Беренче дигән сүз бу
очракта арифметик сан түгел, ә эмоциональ күрсәткеч буларак әйтелә: беренче
укытучым, беренче китап, беренче мәхәббәт, ягъни мәсәлән...
«Хөрмәтле абыйлар! Безнең нәселдә интеллигентлар юк, язучы булырга
хыялланучылары да – беренчесе мин, әби май язган, әни йон язган, абый
очучы була язган. Шушы хыялым аркасында гаиләбездә «сөйкемсез сөяк»
идем. Әти – сугышчы, әни – колхозчы, гомер буе хезмәт көненә эшләгән, 1971
елда 3 сум 40 тиенлек уртача айлык хезмәт хакы белән пенсиягә чыккан... Ә
мин хыялыма чыдый алмыйча, ай саен 600-700 сум акча ала торган эшемне
ташлап, 40 сум стипендияле укуга барып кердем...»
«Ну и дурак!» – дип куйды Туфан абый, башын як-якка боргалап...
Алдан ук әзерләнеп килгән нотыгым шушы урында өзелде, ачудан түгел,
безнең Шәледә: «Җүләрем... И, дурак та инде син!» – дип, яраткан кешегә
генә әйтү гадәте бар... Ә Нуриәхмәт кызы, җан кисәгем, экологик чиста яктан
– Әгерҗедән бит. Ул якта дурак дип, бары тик дуракларга гына әйтәләр икән...
Хәләлкәем сикереп тә торды, ванна бүлмәсенә йөгереп кереп тә китте. Мин
аның артыннан... Краннан су агызган хутка такмаклый-такмаклый елый бу:
«Нишләп ул сине бөтен кеше алдында «дур-рак» дип хурлый. Бөтен кеше
дә «карт язучы булып тумый. Без дә баербыз әле...»
Туфан абый килеп басты.
«Ну, сеңлем, шушындый шуткыны да аңламагач, ничек язучы хатыны
булырсың икән син, ә? Ирең сәхнәдән юмор сөйләп җөри, ә син – шуткы
күтәрмисең. Каешланырга кирәк, сеңлем. Иҗат дөньясы «әлли-бәү» бишеге
түгел ул... Җә, җә, бәйрәмне бозмагыз. Чык почмактан...»
«Үзегез аны Мәскәүләргә барып яклап кайткансыз, ә үзегез «дур-рак»
дисез...» – Бу Нуриәхмәт кызының соңгы үпкәләү сүзе иде...
«Идел» альманахының җаваплы редакторы булып эшләгәндә, минем хезмәт
хакым 100 сум иде. Ә Туфан абый Миңнуллинның айлык партвзносы гына
да 300 сум. Һәм КПСС таралгач, иң нык сөенгән кеше – Туфан абый булды.
***
Ярый, инде 90 нчы еллар тирәсенә җиткәч, институтка керүем турындагы
ошбу хикәямнең йомгагы кулга сыймый башлады, фикер очын төенләргә вакыт.
Союздаш республикалар СССР гаиләсен ташлап, аерым хуҗалык кора
башлагач, безнең ил, ниһаять, демократик үзгәрешләргә әзерләнде. Татарстан
Югары Советына депутатлар сайлау чын-чынлап бәйгегә әверелде...
«Чаян» журналында җаваплы секретарь булып эшлим. Хезмәт хакым –
Туфан абый көнләшерлек!
Кичкырын ишекне шакыйлар. Ике телле журналда эшләгәч: «Да, да,
заходите», – дигән булам.
Уртача буйлы, базык гәүдәле берәү керде. Ыспай киенгән, урамда яз уртасы
булса да, ботинкасы ләпеккә басмаган, кар суы чәчрәмәгән, димәк җәяүле
түгел... Алдан шалтыратып та килмәде, димәк, зур җитәкче дә түгелдер...
Татарча чырайлы, русча сөйләшә торган, димәк, шәһәрдә туып үскән кешедер,
дип, «Чаян» күзлегеннән сыный карадым.
– Мурат мин, «Сиразин компания» может слышали?
– Әйе, кайдадыр ишеткәнем бар...
ИСЕМСЕЗ ХАТ
22
– Ну, Куркачида, ЖБИ... Минеке краскалар чыгара. Балтач, Арча... Сары
домнар... Минеке краска. Мин прессаны уважаю. Тарихны да. Трактирымда
Бухарин музее бар, Татарстанда больше юк ул...
Кыскасы, Шәле теленә күчереп сөйләшкәндә, егетнең кунакка килү сәбәбе
бигүк простой түгел. ТССР (хәзергечә ТР) Югары Советына сайлаулар
якынлаша, ә Сираҗин иптәш депутатлыкка альтернатив кандидат булып
катнашырга тели. Сайлау округы Казаннан ерак түгел – Биектау районы
гына, рәсми теркәлгән кандидат шул районның исполком председателе иптәш
Зәйниев икән...
Яшьлек әүхәте белән рухланып, урындагы түрәгә каршы либераллар
байрагы күтәрергә тели икән – анысы инде Сираҗинның үз хокукы, ә мин
монда «причём» дигән уй аптырашта калдырды. Мурат мине бөтенләй
белмәве өчен үкенде һәм гафу үтенде, моннан ары «Чаян» журналына ел саен
язылачагына вәгъдә дә бирде һәм комарлы уен тәкъдим итте. Зәйниевнең
«ышанычлысы» һәм дә якташы данлыклы артист Равил Шәрәфиев икән, алар
төркеменә каршы йөрер өчен бүтәннәрнең хәленнән килмәс дип, мине үгетләп
карарга кушканнар. Чын әгәр, ялганласа – гөнаһы Мурат Сираҗинга булыр.
Сайлау мәрәкәсенең уен кагыйдәләрен дә өйрәнермен бераз, журнал
укучылары белән очраштык диярмен, үземә күрә түгел – күңел чормасында
посып яткан мин-минлек коткысы да Шәрәфи феномены белән бил алышып
карарга куша бит әле... Кыскасы, ризалаштым.
Беренче турда җиңүчеләр булмады...
Икенче турга чыгып киттек... Язның бик холыксыз чагы, юлларда карлы
ләпек боламыгы, урамда эссе, клубларда газ мичләре сүндерелгән...
Ә халык йөри, көнгә икешәр юмор кичәсе карый. Равил Шәрәфиевнең
койрыгы театрга бәйләнгән, ул авылларда көндез генә йөри ала. Тегеләр –
иртән, мин – кич, тегеләр – кичә, мин – бүген... Равил абый салган сукмактан,
Зәйниевнең вәгъдәләрен оныттырып, сайлаучыларны үз ягыма авыштырып
барам... Татар авыллары булгач, кандидат өчен дә үзем сөйлим. Ләкин күңелне
бер нәрсә кимерә: кайсы гына авылга барсак та, беренче рәттә минем онытылмас
ректорым Рәхилә Абдулловна утыра!.. Чыгышларымны башыннан ахырынача
тыңлый, кеше елмайган урында елмая, хәтта кул чаба! Сайлау комиссиясе
җибәргән вәкилме ул, ун ел элек диплом алган һәм заманында институттан
куылырга тиеш булган студенттан элеккеге ректор өстәмә имтихан аламы?!.
Һәрхәлдә мин каушамадым, ректор апага күңелсез булмасын өчен
чыгышларымны кабатламадым. Телевизион «Шаян сәхнә»нең гөрләгән чагы:
язган юморескаларым, монологлар, үртәүләрем тагын ике депутат сайларга
җитә... Сайлаулар гадел узган очракта...
Икенче турда Мурат Сираҗин җиңде
Коркачыктагы «Трактиръ»да бу җиңүнең тантанасына җыелдык. Табын
тирәли урнаштык. Ни күрим: минем каршыда тагын ректорым утыра. Пенсиягә
чыккан кешегә охшый, әмма дә ачу китергеч чибәр һәм төзек үзе!
Сираҗин белән янәшә утырудан файдаланып, ректорга ымлап сорап
куйдым:
«Мурат, син дә Культура институтын бетердеңме?!»
«Юк. Ул минем тётя!» – диде яшь депутатым, горурланып.
...Менә, әти, тагын бер түти...
«Әгәр белгән булсам... Ни шагу бы с тобой!» – дидем дә русчалатып,
ачуымнан кырт сикереп тордым.
К А М И Л К Ә Р И М О В
23
Кунаклар мине тост әйтә дип белеп, кул чаптылар. Ходай сабырлык бирде,
табынны ташлап чыгып качмадым, ни дисәң дә, «культурный» дигән дипломым
бар.
«Унике көн буе сөйләдем... Сүз бетми ул... Якты дөньяга килгән икән – кеше
һәрвакыт ниндидер исемлектә теркәлеп торырга тиеш... Исемлеккә кермәгән
кеше – ул хәбәрсез югалган солдат кебек. Сираҗин бүген яңа исемлеккә керде.
Җирдә югалган шәһәрләрнең, югалган авылларның, югалган олы шәхесләрнең
исемлеге бар. Ләкин югалтучыларның исемлеге юк...»
Һай, мин, Чирәм җир сөргән малай, тракторым читкә каера, буразнам
кыегая...
«Бер генә кеше дә үзенең җитәкчесен сөйми. Әйе, әйе, бу турыда ачыктан-
ачык әйтмәсә дә, сөйми... Ну хөрмәт итә! Культура институтына рәхмәтем
зур, мин анда үзем өчен генә үскән Нуриәхмәт кызын очраттым... Ауган
агачка тукран да кунмый... Әгәр дә мине институттан куган булсалар (сәхнә
кануннарын бозып, чамасыз озын пауза ясадым)... бүген Мурат Сираҗин
депутат була алмый иде...»
«Шулай! – дип хуплады Мурат. – Што верно – то верно! Зур рахмат!»
Рәхмәттән соң бокаллар да күтәрелде үзе. Ләкин инде мәҗлес ректорат
утырышына борылды. Рәхилә Абдулловна сүз алды.
«Сез мине гафу итәргә тиеш! Бер потокта, читтән торып укучыларны да
санап, мең ярым студент. Барысы да конкурс белән сайлап алынган талант!
Сәнгать – ул рухи азык. Талант – ул тиз бозыла торган ризык кебек. Аны
саклавы җиңел түгел. Талант – ул борынгы Грециянең акча берәмлеге дә.
Студентлар дәрестән кача, концертлар куя, банкетларда уйнап-җырлап
акча эшләргә тотына. Успеваемость түбән. Бер имтиханны икешәр-өчәр
тапкыр тапшыралар... Мәгариф, Мәдәният идарәсеннән бер-бер артлы
инспекторлар килә башлады... Нәкъ шул вакытта... сез кайнар кул астына
эләктегез... Но, группагыз саклап калды бит үзегезне... Сез мине дә аңларга
тиешсез...»
Тост түгел иде бу, бокаллар чәкешмәдек. «Айфара» төркеменнән килгән
егет бию көе җибәрде. Мәҗлес озату тәнәфесенә күчте.
«Трактиръ»дан безне 24 урынлы автобус белән алып кайттылар.
Беркемнең дә яныма утыруын теләмәдем, шофёр янәшәсендәге ялгыз
урынга постым.
Институттан куарга теләмәгәннәрдер, башка студентларга сабак булсын
өчен генә хөкем уены оештырганнардыр, дип, мин шушы көнгә чаклы үз-
үземне алдалап килгәнмен. Шул ук вакытта, ректорның кунаклар алдында
«студенттан» гафу үтенә алуы миңа мәрхәмәт өстәде, сокландырды.
Коркачыктан Казанга чаклы 35 чакрым, диләр. Юктыр, алай гына түгелдер,
бик озак кайттык без аны. Шул көннән яшь депутат белән арабыз өзелде.
Мурат Сираҗин Югары Советында бер срок утырып чыкканнан соң ял
итте. Һәм өченче чакырылышта тагын миңа килде, янә депутат булырга иде
исәбе. Ләкин мин инде алга таба андый уеннарда катнашудан ваз кичкән
идем. Сәясәт – ул бик хыянәтчел өлкә. Анда уң як күршеңә керсәң – сул як
күршеңнән ерагаясың, бер дустыңа йөрсәң – икенче дустыңны югалтасың!
Сәясәттә сыйнфый дошманнар юк, сыйнфый дуслар гына бар. Ә дуслар белән
көрәшүе җиңел түгел.
Әгәр дә мәгәр мин мәктәпне тәмамлаган елны ук институтка керә алган
булсам, ошбу хакыйкатьне тәки аңламый кала идем әле...
ИСЕМСЕЗ ХАТ
24
Җитмеш тугызынчы ялкын
Ишектән керүгә: «Кайттыңмы, Камка?» – дип каршылаулар бетте...
– Почта ящигын карадыңмы?
– Реклама кисәкләре дә юк анда. Бүген үзең алгансың, ахрысы.
– Иртүк кибеткә чыгышлый ачып караган идем шул.
– Суң, көнгә икешәр тапкыр йөрерлек хат ташучылар бармыни хәзер? Мин
кызларга хат язудан туктагач, почта бүлекчәләрендә штатлар кыскарып бетте,
хезмәт хаклары да фитра сәдакасы хәтлек кенә, ди.
– И, мактанчык та инде син...
– Үзем дә беләм...
Чынлап та беләм... Әгәр хәзер үк шушы диалогны читкәрәк борып
җибәрмәсәм, «туры сөйләм»ебез кыегаеп, «матрёшкалар» алып килгән исемсез
хатка килеп төртеләчәк. Аннан соң шушы анонимканы язган авторны эзләү,
кырык еллык иҗатның баш геройларына әверелгән кызлар исемлеген төзеп,
кемнең кемлеген ачыклау башланачак. Көнчелек ул – оясыннан бүленеп чыккан
умарта күче кебек. Орынма, тавышыңны күтәрмә, әйләнеп үт, җый җиләгеңне,
юлыңда бул, берәү дә моны куркаклыкка санамас!..
– Әллә иҗат йортына путёвка сорап карарга инде?
– Иҗат йортларын сөймим, Нуриәхмәт кызы янында гына яза алам дип,
интервьюлар өләшкән кеше – син түгелме соң?
– «Ливадия» безнең фатирдан дүрт тукталышта гына. Яныма килеп
йөрерсең... Ну, өйгә кайтып кунармын.
– Бәлки, киресенчә, өйдә язып, иҗат йортында кунып кына кайтырсың?
Син бит төн кошы, берәр йокысыз бытбылдык табып сайрашырсыз шунда.
Ярата белмәгән башың белән һаман мәхәббәт турында язасың.
– Әстерхан даласыннан, мәхәббәт-сагыну белән шыплап тулган хатларны
сиңа кем язды? Ике ай эчендә 27 бит ул!
– Син үгетли беләсең.
– Белми ни?!. Син әле Казанга яңа гына авылдан килгән, күзең ачылмаган,
провинциаль самимилек, бәйләнчек егетләргә иммунитетың юк, үзең өлгереп
пешкән! Әлбәттә, инде сине ерак араларны якынайтырлык итеп үгетләп
сакладым. 27 урынына 25 кенә хат язсам да, югалтырмын кебек иде.
– Ышандым инде. Син олы кеше идең. Малай-шалай булсаң, үртәп тик
йөрер идем шунда...
– Олы дип, беләсең ич, мин яшьтәшләремнән сигез елга артка калып яшәдем.
Үзем өчен генә үскән кызның да сигез яшькә кечерәк буласын чамалый идем.
– Чамалыйсыңдыр. Әле дә бөтен фотоларың яшь кызлар арасында, бер дә
әбиләр кочагына кереп төшмисең.
– Базарда кемнеңдер карт үгез йә карт сыер ите сораганын күргәнең бармы?!.
Шушы урында күңел өчен генә булса да елмаерга кирәктер бит инде...
Нуриәхмәт кызы кем белән яшәгәнен яхшы белә, ул сүз беткәч кенә елмаеп
йөри башлый.
– Туры килгәнбез инде. Үземнең яшьтәшләремне малай-шалайга саный
идем мин.
– Хәтерлисеңме, тулай торакта мин өченче катта, ә сезнең бүлмә нәкъ безнең
өстә иде. Бәрәңге кыздыргач, торбаны шыкылдата идең.
– Һәм син коштабак чаклы зу-ур «Татарстан» торты алып менә идең...
Беренче курстан башлап, диплом алганчы гел мине каравыллап йөрдең.
К А М И Л К Ә Р И М О В
25
– Укыганда гына түгел, эш урыныбыз да бер түбә астында иде.
Редакцияләребез генә аерым. Шуңа күрә әйтүем дә, бездән көнләшүчеләр
күптер, әле арабызны бозарга теләүчеләр дә табылыр, телефоныңны теләсә
кемгә әйтмә, анонимкалар килә калса, ачып укырга ашыкма.
Нуриәхмәт кызы тагын минем күзне эзли башлады. Мавыгып китеп, умарта
күченә орына яздым.
– Әллә?! – диде ул, шушы сүзгә биш-алты сорауны сыйдырып...
Күпне күргән кешенең хаталары да күбрәк булган кебек, күп сөйләшкән
кеше дә, әйтте диярсең, берәр ярамаган сүз ычкындыра.
– ...Ыслушай, җимешем, безнең күршедә бала еламыймы?
– Юк. Бөтен подъездыбызда тынычлык.
– Алайса эштә алҗыганмын инде. Кулъязмалар укыганда, колагыма гел
бала елаган тавыш керә.
– Хатын-кыз авторлар узып китте үзегезне, шуңа шулай ул. Ирләр язудан
туктадыгыз бит...
– Молдавиядәге каникулның фотоларын гына табып бир әле, – дидем мин,
бала елаган тавыш ишеткәндәй, сискәнеп. Тагын бераз гына әйткәләшсәк, теге
хатны тәки кулына тоттыра идем...
Бер фоторәсемгә 350 кешене сыйдырып буламы? Була икән! Дәфтәр
бите хәтлек кенә кәгазьгә студентларның «Ялкын-79» дип аталган төркеме
рәхәтләнеп сыйган ич! Әнә алар – тау бите кебек авыш җиргә хәтта
җәелешеп утырганнар; һәммәсенең йөзе аерым ачык; командир, комиссар,
звено җитәкчеләренең күкрәгендәге махсус тамгалары да укыла; бөтенесе
дә, игезәкләр кебек, пардан киенгән – Казанга кайтып җиткәнче махсус
форманы салмаска кушылган. Рәсем тулаем төксерәк чыккан, бу Молдавия
белән саубуллашу сагышыннан түгел. Алар йокламаган. Ут уйнатып, яшел
помидор суты белән шакраеп каткан эш киемнәрен ягып, җырлап-биеп, юл
биштәрләрен барлап төн үткәргән отряд инде ике сәгатьтән вокзалга төшәргә
тиеш. Бу фотода тагын дүрт студент күренми, алары – урын-җирләре завхозга
тапшырылган ялангач караватка бөгәрләнеп «оеган» булырлар... Нуриәхмәт
кызы белән без дә чак өлгердек – һәр ике якка да җәннәт җимешләре алып
кайтыр өчен «күчтәнәч тартмасы» тутырып, онытылып киткәнбез... Шуңа
күрә дә хәтер фотосының рамка читендә калдык...
Хәер, нигә әле Нуриәхмәт кызы белән бергә бүтән бервакытта да
кабатланмаячак, төшләргә кереп сөендерәчәк, дусларга сөйләп көнләштерәчәк
иң гүзәл истәлекне азагыннан ачтым? Җылы якка кайтып төшкән торналар
кебек каңгылдашып, бии-бии канатланган башлангычы бар бит аның!
***
Кышкы озын кичләрдә, мин әнигә ияреп, күршебездәге Фатыйма әбиләргә
«кич утырырга» керә идем. Кечкенә эт – һаман көчек, дигәндәй, гәүдәгә кәй
булгач, берәр почмакта урын табалар. Дүрт-биш әби һәм дә Мөхәммәтҗан
бабай арасында тынымны чыгармый гына тыңлап утырам... Төш юраулар,
хатирәләр, көннеке көнгә кабатланмый торган авыл хәбәрләре китап сүзләре
белән бетә иде. Азактан ул барчабызга да шәфкать-миһербанлык, саулык-
тазалык, дәүләт-мөлкәтле, хәвеф-хәтәрсез гомер теләп, дога кыла.
Кызлар белән хат алышырга өйрәнгәч, мин әнигә ияреп йөрүдән туктадым.
Китапларның да инде догасызлары кызыксындыра башлады.
Без Фатыйма әбинең хәер-фатихасын һәрдаим тоеп яшәдек. Ләкин ул
ИСЕМСЕЗ ХАТ
26
догалар аның үз кызын афәттән йолып кала алмады. Хаҗәр апа Казанга
китеп урнашты. Тизрәк фатир бирсеннәр өчен таң алдыннан урам себерде,
трамвайда кондуктор булып эшләде... Милициядән куылган берәү аңа йортка
керә. Ике малайлары була. Ләкин үстереп өлгерә алмыйлар. «Берәү» дигәнебез
эчүгә сабыша. Кая гына урнашса да, эшеннән куалар. Өйдә көн саен ызгыш-
талаш куба. Ахыр чиктә, ир бер ялгыз хатынга ияләшә. Үз өендә чит хатын
белән тоткач, Хаҗәр апа түзми, сөяркәне чәченнән сөйрәп урамга алып чыга.
«Разбойга» участковый килә, күршеләр кул куя... Һәм аны алты елга хөкем
итәләр... Мин бу фаҗигане бик яхшы беләм. Әйе, без Фатыйма әбинең күршесе;
әйе, Хаҗәр апага атап, әнисе әйтеп торган хатларны язучы да мин. Ләкин
кызын югалткан остабикәгә авыр сораулар бирергә башым яшь әле минем.
Кич утыра йөрүчеләр дә бу турыда сүз кузгатмадылар. Хаҗәр Казанда яши
һәм гүя авылдашларның анда эше юк кебегрәк иде.
Ләкин Хаҗәр апаның язмышын әнисеннән дә ныграк, төгәлрәк белә идем.
Чөнки мин аның интернатта үскән олы малае Юныс белән Оренбург якларына
«Чирәм җиргә» киттем. Ул төрмәдә утырган әнисен кызгана, ләкин никтер
сагынмый; энекәше белән икесен интернатка илтеп тапшырган көннәрен
күз яшьләре кипкәнче сөйли; син – бәхетле, синең әтиең үлгән дип, миннән
көнләшә иде... Юныс җәй көннәрендә Фатыйма әбисе янына кайта. Укулар
башланганчы гел бергә. Авыл эшенә ялкау үзе, әмма дә телгә җор. Интернатта
өйрәнеп кайткан шигырьләрен урамыбыз белән ятлыйбыз...
Когда я был большой дурак,
Носил ворованный пиджак.
В этом самом пиджаке
Меня поймали в кабаке...
Пошёл козёл в кооператив,
Купил себе аперитив.
Пошёл потом в козий двор,
Показал всем свой набор...
Некрасов шигырьләре түгел инде сиңа, ятларга җиңел, илле ел узса да,
хәтердә кала торган... Ә без аның интернат тормышыннан көнләшә идек...
Кешенең авырткан җире алдан йөри, дигәндәй, Молдавия каникулын сөйләп
торган килеш... хәсрәт дәрьясына кереп барам.
Кагул шәһәреннән ерак түгел, Прут елгасы буенда, «Правда» дигән
совхозның барлыгын эшелоннан төшкәч кенә белдек. «Ялкын – 1979» отряды
быел Молдавиягә бара дигәч, ахрысы, артыгын төпченеп тә тормаганбыздыр.
Бактың исә, «Правда» – ул хуҗалыкның кушаматы гына, ә географик яктан
караганда: «Алма пеш, авызыма төш!» – дип кенә яши торган бер оазис икән!..
Фатыйма әбинең оҗмах турында сөйләгән кыйссалары кылт итеп исемә
төште... Анда... Баш очыңда алма-хөрмә эленеп торыр, йөргән юлларыңда
аллы-гөлле чәчәкләр үсеп калыр. Уңга карасаң – йөзем, сулга карасаң – зәйтүн
куаклары... Кәүсәр чишмәле күлләрдә аккошлар йөзеп йөрер, капкадан керүеңә
77 хур кызы каршы алыр...
Ләкин Фатыйма әбинең оҗмахына эләгер өчен изге җан булып теге дөньяга
китәргә кирәк шул...
Ә Молдавия дигән җәннәт бу дөньяда бүленеп калган.
Без монда чегәннәрне күрмәдек, бөтен СССР буйлап таралып беткәннәрдер.
К А М И Л К Ә Р И М О В
27
Җирле халык арасында шадра йөзле, җирән чәчле, кысык күзлеләр дә
очрамады, бөтенесе дә татарларга охшаган – матурлар. Җылы якта яшәсәк,
без дә ялкаулыкка чыгар идек, мондагылар совхоз кырына эшкә йөрмиләр,
һәр хуҗа өенә терәлгән бакчасында гына йөзем үстереп, вак-вак заводларга
тонна-тонна ярым шәраб ясап сата. Ул шәрабны үзләре эчми, әйтәм ич ялкау
алар, хәтта китап кибетләрендәге дөнья классикларын да укырга иренәләр –
киштәләрдә өелеп ята. Молдаваннарга Казан кибетләрендәге китап чиратын
күрсәтсәңме, әллә монда китап ашаучылар яшиме дип, хәйран калырлар иде.
***
Без – буыныбыз белән фронтовик балалары, лагерь, отряд, комиссар,
командир, байрак дигән төшенчәләргә тиз ияләштек. Иртә-кич үткәрелә торган
«строй»ларда безгә хәзер «бойцы» дип кенә дәшәләр.
Бер түбә астына корылган озы-ы-ын казармага «эшелоныбыз» белән
сыйдык. Авылча әйткәндә, бөтенебез дә бер өйдә яшәп ятабыз, юк, ятабыз
дигән сүз гупчим туры килми, «Хур егетләре» аерым йоклыйбыз. «Хур
кызлары» уникешәр кешелек бүлмәләрдә. Фатыйма әби вәгъдә иткән 77се дә
кирәкми, мин монда Нуриәхмәт кызын яулар өчен килдем, ә калган 76сы, әнә,
Мәхмүтов Заһидка булсын! Ул Кукмарадан. Миннән ун яшькә кече. Беренче
курсны гына бетерсә дә, теле-телгә йокмый, бөтен кызларны авызына каратып
тота. Молдавиягә килеп урнашкан көнне үк «Советлар союзындагы формализм
һәм бюрократия» дигән темага доклад сөйләде, кәгазьдән укымыйча гына.
Институтны бетергәч, йә акыл иясе чыгар моннан, йә шагыйрь булыр ул.
Хөррият монда! Ашау-яшәү бушлай, форма казнадан – анысын да июль
кояшы салдырып атты, Кагул шәһәренә барганда гына киябез. Утын-печән
әзерләмибез. Хәтта Нуриәхмәт кызына хат та язасы юк – гел янымда. Бөтен
отряд алдында, ярәшелгән парлар кеби, алай гына да түгел – гүя ике айлык
никах сәяхәтенә килгәнбез!..
Көн саен күрешә торгач, җан җанга үтеп керә икән ул; аураларыбыз кушыла,
телескоптан йолдыз караган кеби араларыбыз якыная... һәм бу көндәлек халәт
яшәү рәвешенә әверелә бара. Мин инде, журнал битләрендәге чибәркәйләрнең
рәсемен карап юана торган яшьтән узган. Җанымда су эчеп кенә басылмый
торган сусау бар... Нуриәхмәт кызы янында бу сусау көчәйгәннән-көчәя бара.
Институтлар тарихында студентларның туй үткәрү очраклары әллә ни
сирәк күренеш түгел. Ләкин мин ул йолага туры килмим. Беренчедән, лагерьда
комсомол туе үткәрер идең, мин инде комсомол яшеннән чыккан; икенчедән,
Нуриәхмәт кызының әнисе (ә ул гомер буе укытучы булып эшләгән), диплом
алмыйча, кызына һичнинди хәер-фатиха бирмәячәк!..
***
Узган гасырның урталарында югары уку йортлары тирәсендә бер шаярту
таралган иде: «Сезгә экскаватор бирикме, әллә ике студент та җитәме?» Моның
үзенә күрә аңлатмасы бар. Җәйге каникулда акча эшләр өчен студентлар
төркеме ил күләмендә барган зур төзелешләргә, тел яшермичә генә әйткәндә,
иң авыр эшләргә җибәрелә торган булган төзелеш отряды, ягъни «ССО» дигән
аббревиатура бүгенгәчә яши. Әстерханга да, Молдавиягә дә студентларны
иң авыр эшкә җибәрделәр. Ул якларда җирле халык яратмаган иң авыр эш
нәрсәме? Әлбәттә, помидор җыю! Аның да яшелен! Җыеп, төяп, китереп
җиткергәнче, юлда оятыннан кызарып пешәргә мәҗбүр ул...
ИСЕМСЕЗ ХАТ
28
Әгәр мин, утызга җитеп килә торган мужик, кыз-кыркынга ияреп,
буразнадан яшел помидор җыеп йөрсәм һәм бу хәбәр авылыма кайтып
ишетелсәме?!. «Корыч» дигән кушаматымны сызып ташлап, аның урынына
кеше алдында әйтергә ярамый торганнарын тагачаклар.
Узган ел Әстерханда баржа төяүчеләр бригадасы төзеп, үземне генә түгел,
тагын җиде малайны «авыр» эштән коткардым әле мин. Дөрес, төгәл график
белән килә торган баржаны тәүлек эчендә төяп җибәргәндә, алар помидор
буразналарын сагынып искә алалар иде. Ләкин берәү дә кире чигенмәде!
Причалдан лагерьга кайткан чакта миңа рәхмәт әйтерлек хәлләре дә кала иде
хәтта...
Ә Молдавиядә... Аның Кагул дигән бер кечкенә шәһәрендә, кырлардан
җыелган яшелчәне дә, җиләк-җимеш заводы чыгарган тәмле тауарларны да
тимер юл вагоннарына төяп җибәрү җайга салынган. Румыния чиге белән
ике арадан елан кебек кенә шуып үтә торган Прут елгасының баржа керерлек
тирәнлеге юк...
Беренче көнне үк отрядны совхоз буразналарына тезә башлагач, мин
бригадир Доничны читкәрәк дәшеп алдым да бүтән эш сорадым. Ул бераз
аптырап калды бугай. Рапорт кабул иткән ише генә сөйләште.
«Иван Павлович, мин помидор җыеп йөрергә оялам».
«Педагог штоли син?»
«Юк, ун ел эшләгәч, рабфактан кердем».
«Нинди эш кирәк?»
«Су бораулый беләм», – дигәч, аның исе китмәде, суга кытлыгы юкмы,
әллә артезиан коеларның ни икәнен аңламадымы?
«Тагын ниләр эшли беләсең?»
«Тракторист, дизелист, сантехник, плотник», – дип саный башлаган идем,
кинәт туктатты.
«Шо? Әллә өй дә сала беләсең?»
«Беләм!» – дидем, Шәле шабашникларына ияреп йөргән кеше буларак.
«Үзеңә иптәшкә бер кеше сайлап ал», – диде дә, басу читендә чиләк өләшүче
завхоз апа янына алып килеп, чиләгемне кире бирде.
Малайлар арасында эре сөякле, калкурак гәүдәле, бәдән ныгыткан берәве,
кулына эләккән калай цилиндрга юынтык су чиләгенә юлыккандай чирканып
карап тора иде: «Әйдә, бригадирга өй салабыз», – дигәч, сөенеченнән чиләге
кулыннан төшеп китте. Егет минем адаш булып чыкты, Мөслимнән икән үзе.
Культура институтына 350 чиләк өләшеп чыккач, Донич, безне йолкыш
алашага җигелгән такта арбага утыртып, авылга алып китте. Безнең якта ат
җигүчеләрнең арба төбенә һәрвакыт, хәтта кыш көне дә печән түшәлгән була
иде. Ә монда болыннар юк. Печән урынына баклажан, помидор, баллы борыч,
кавын-карбыз үсә... Шуңа күрә атлары да йолкыш... Авыл читенә җитеп,
йөгәнне бәйләп куйган тирәк тә ярты гасырлык чикләвек агачы булып чыкты:
үзе гел тупылга охшаган, төсе-кабыгы, юанлыгы нәкъ бездәгечә, яшькелт-соры,
шома, биек... Менә кайда үсә икән ул «Әчтерхан чикләвеге» дигәнебез!.. Яфрак
саен яшел бәрәңге бәйләп куйган кебек. Узган юлы Әстерханда без күргән
чикләвек агачы бөтенләй башкача, ул чыпчык миләше кебек кәрлә куак кына,
ботаклары да үзара чуалып беткән иде. Хуш исле яфракларын чебен-черки
сөйми икән. Ял итәргә теләгән халык шул чикләвек төбенә карават куеп йоклый.
Молдовада, берәү дә Әстерхан чикләвеге дип сөйләшми, монда аның исеме
«грецкий». Озаклап сокланып торырга ирек бирмәде Иван Павлович:
К А М И Л К Ә Р И М О В
29
«Сез кайтып киткәч кенә өлгерә әле аның чикләвеге, – дип, безне ияртеп
китте. – Әйдәгез, Колялар, йорт урынын күрсәтәм».
Бу урам яр читен хәтерләтә иде, йорт урыны булырга тиешле өлеше дә
авыш, чирәм белән капланган тау бите кебегрәк.
Өй салуны нидән башларбыз икән, диебрәк, яңа урамга сәяхәт кылып алдык
һәм аңладык... Монда бүрәнәләр юк, такталар санаулы, борыслар тамгалы, кая
карама, өстәл-өстәл таш өеме, кызгылт ком чүмәләсе...
Һәм без, адашлар – ике «Коля», төзелешкә тотындык, бригадирга өй
салабыз...
Өй салуның ние бар? Безнең якта чутлыйсы да мүклисе... Ә Молдова –
таш өйләр дәүләте, аның кышлары яз кебек, язы-көзе җәй кебек. Студентлар
җәе нәкъ челләгә туры килә, кояшы йомшак күңелле – сөтсел пыяла аркылы
балкыган кебек кенә, кызынырга теләгән кешенең тәнен өлгергән чикләвек
төсенә кертсә дә, артыгын көйдерми; җилләре талгын – җиләк-җимешләрне,
яшелчә чәчәкләрен серкәләндерерлек кенә, сулар һавасыннан йөзем исе килә.
Тәмле, татлы, җылы ил булганы өченме, Румыния белән Украина икәүләшеп,
аны беркемгә дә бирмәслек итеп, Җир харитәсендә кочаклап алганнар.
Молдова – йөзем иле. Идел буеннан килгән һәр инсан рәт-рәт тезелеп яткан
плантацияләрне күргәч, үзен гастрономга кергән ише хис итәр дә: «Бәй, бездәге
Изабелла, Ркацители, Саперави, Каберне, Рислинг шәраблары куакта үсә икән
ләбаса», – дип шаклар катар. Бактың исә, һәр эчемлекнең үз йөземе бар икән.
Авыл кибетләренә пожарный чаны хәтле имән мичкәләр белән кайтарыла
торган шәрабның гына «Разливной» дигән сортлы виноградын күрмәдек. Ел
саен миллион ярым тонна виноград үстерә торган союздаш республика шул
тиклем уңышны ничек җыеп ала, ничек эшкәртә, саклый һәм сатып өлгерә дип
баш вата идек. Бактың исә, дүрт-биш тәрәзәле, акшарланган, беренче карашка
бик гади генә күренгән таш өйләр тирәнгә тамыр җәйгән... Яңа җыелган
виноград тиз бозыла, шуңа күрә аннан шәраб ясап, вак заводларга тапшыру
күпкә табышлырак икән.
Хезмәт каникулы беткәнче, без, адаш белән икәү, дүрт казык кагылган авыш
җирне казып, гаражлы, мунчалы һәм иң мөһиме – шәраб базыннан торган таш
өй салып өлгерергә тиеш идек.
Нишлибез, адаш, дип киңәшеп торырга вакыт юк, шул көнне үк эшкә
тотындык. Таш тигезләп киселмәгән, аны кирпеч ише генә аккурат салып
булмый, опалубка сыман ике такта арасына тезеп, цемент измәсе белән күмәбез.
Бер якны ярты метр чамасы өйгәч, кибәргә ирек бирәбез. Һава коры, цемент
тиз ката. Тактаны кубарып, өскәрәк күчергәнче, өмет итмәгән җирдән генә ял
көне килеп чыга. Бригадир Донич кеше алдында күзгә чалынып йөрүебезне
теләми, совхоз буйлап сәяхәткә алып китә.
Беренче ялда брынза цехын күрсәтте. Цех димәсәң, хәтере калыр. Йөз
сарык сыешлы, әлеге дә баягы таш сарай. Куйларны савып, көтүне куганнар.
Өч бидон, яңа савылган, үзебезчә генә әйткәндә, сарык сөте. Әле суынып
та өлгермәгән. Донич килә-килешкә үк чөйгә эленгән калай кружка белән
чумырып алып, эчәргә тотынды. Адаш шундук читкә борылып укшый
башлады. Бригадир кружканы янә мөлдерәмә тутырды. Бу юлысы миңа сузды.
Сер бирмәдем. Студент елларымны искә төшереп, Нуриәхмәт кызы тирәсендә
узган гамьсез көннәремне сагынып, вакытында көндәлек язып бармасам да,
хәтеремә сеңгән һәр көнен, гомергә вак хайван асрап та куй сөтенең җете тозлы
тәмен тоюымны – һәммәсен-һәммәсен кайчан да булса бер язасымны белә
ИСЕМСЕЗ ХАТ
30
идем инде мин ул чакта. Түздем. Кружканы төбенә чаклы бушаттым да Иван
Павловичның кәефе күтәрелсен әле дип, авыл агайлары сыман кул сыртым
белән авызымны сөртеп куйдым.
Бригадир барыбер кружканы адашка сузды:
– На, Коля, попробуй хоть чуть-чуть. Это же жидкая брынза. Очень полезная.
– Куй сөте файдалы бит ул, – дип, мин дә кыстадым.
Адаш, гүя утлы күмер тоткандай, кружканы кая түгәргә белмәде, үзе,
әйтергә теләгәнен тиз генә оештыра алмыйча, каушап такмакларга кереште:
– Ни, ни, ни... куя не надо! Коровье молоко могу!
Ул кичне без кыр каравылчысының шалашы янындагы әрәмәлектән ярты
чиләк чамасы кыргый өрек җыеп алып кайттык. Мин аны Нуриәхмәт кызына
булыр, дидем. Кич йокы алдыннан ике сәгатьлек ял бирелә. Шул чакта кукуруз
кыры читендәге кысыр болынлыкка иптәш кызларым белән чыгармын, диде.
Адашның чыраенда елмаюы белән уйлануы бер төсмердәрәк чагыла. Әйтә
куйды бу:
«Көтү кайткач, танабыз өйне үтеп китмәсен өчен ипи тотып, капка төбенә
каршы алырга чыга идек», – ди.
«Файдасы тидеме соң?»
«Көн саен каршы ала торгач, көзгә таба кулга ияләште инде».
Көннән-көн кул шомара, эшнең җаена төшендек, подвал әкренләп үсә.
Вакыт әрәм итмәс өчен өйлә вакытында лагерьга кайтып йөрмибез, төшке
ашны калай буржуйкага учак ягып, урамда гына әзерли Доничның хәләле.
Мондый да кара тутлы, каен корымыдай чем-кара чәчле, үткен кара күзле
хатынны Казанның колхоз базарында күрсәң: «Чегән!» – дип әйләнеп үтәр
идең... Исеме сәер үзенең – Рәйсә! Рәйсә Донич! Ни дисәң дә, бригадир хатыны,
«отчествосын» сораган идек, Иван Павлович кырт кисте: «Аның әтисе кирәкми
сезгә! «Раиса» дип эндәшегез!» – диде. Мин рәхәтләнеп, Рәйсә генә дим үзенә,
картаеп укырга керүемнең бер җайлы ягы инде бу. Ну, адашка кыен, үзеннән
ун яшькә олы кешегә «син!» дип эндәшә алмады, ни дисәң дә, Культура
институтында укыйбыз шул. Ике ай буе сыйланып, адаш «Исәнмесез», «Сау
булыгыз»ны, «рәхмәт»не бисмилла урынына төгәл кабатлады, әмма дә ләкин
ялгышып та Рәйсә, син, дип эндәшкәне булмады. Кирәк-яракны минем аркылы
гына соратып ала иде.
Болон плащ итәгеннән тегелгән яшел букчаны гел кесәдә йөртәбез. Безнең
күчтәнәч алып кайтканны өч кыз көтеп тора: адаш Хәлимәгә кызыга башлады;
Рәмзиягә иптәш юк, аның Актанышта егете калган, хатларын гел кесәсендә
йөртә; ә Нуриәхмәт кызы... Ну, беләсез инде, аның хакына көн саен күчтәнәч
күтәреп кайтучы – мин.
Кыргый өректән соң, төче чия коела башлады. Аннан кара җимеш пеште.
Изабелла йөземенең иртә өлгерә торган сорт икәнен дә кызлар беренче булып
бездән белделәр. Букчаны көн саен юып киптерәбез...
Кавын ашаганыгыз бармы, дип сорасам, үпкәләрсез инде. Юк, мин аның
кибет идәнендә әрдәнәләп өелеп торганын әйтмим, ә сабагыннан өзеп, кулдан
төшермичә генә, җәяүләп алып кайтып, Нуриәхмәт кызы кулына тапшырганын
күзаллап әйтәм. Аның кабыгын пычак сизми – ул гүя атланмайга манылган...
Өлгергән орлыклары оясы белән ишелеп кенә төшә, үтә күренмәле телемнәре
күз карашыннан эреп тора. Һәм шуңа мактанчык Франциянең бер генә
парфюмеры да ирешмәгән, кабатланмас хуш исне өстәргә кирәк! Рәйсә Донич
кебек бик күп кызларның язмышын үзгәртә алырлык аромат бу!.. Ә карбыз өчен
К А М И Л К Ә Р И М О В
31
букчабыз бик кечкенә иде, цементтан бушаган катлы-катлы кәгазь капчыкны
каезлап, шуңа көчкә сыйдырдык. Ләкин кызларыбыз аңа тимәде, иртәгә Кагул
читендәге күл буенда Сабантуй үткәрәбез икән, шунда мактанырбыз, диделәр.
Отрядта су кытлыгы юк үзе. Студентлар кырда душ кергәндә, пары очып
тора хәтта... Дөрес, су салкынын тоярдай Прут елгасы да ерак түгел, ул буеннан
буена Румыния белән Молдавиянең чик сызыгы булып тора, ләкин яр тирәсенә
бару студентлар өчен катгый тыелган.
Ике арадагы шомлы киеренкелек безгә дә тоела иде хәтта. Прут аша
салынган «Дуслык» күперендә хәрәкәт сизелми. Кичләрен, студентлар йокыга
талгач, азык-төлек амбарының таш стенасына ядрә килеп тигән очраклар
булгалады. Снайперлар эше, дигән булабыз инде үзебезчә фаразлап, без бит әле
фронтовик балалары. Иртән хәрбиләр килеп, ядрә чокырын фотога төшерәләр,
үлчиләр, траекториясен гөманлап, йодрык күрсәтәләр дә... Тәмам. Әлегә ядрә
тиеп, кемгә дә булса зыян китергәне булмады, диләр.
Студентлар ел саен килгәч, Кагул халкы инде Сабантуйга катнашырга
өйрәнгән. Ләкин күчмә бәйрәм бездәге кебек озак бармый икән, саубуллашу
хоры җырлаганда, теге карбыз ашалып та бетмәгән иде әле.
Көн кызуы халыкны өйләренә ашыктыра. Бәйрәмне район администрациясе
оештырмый. Студентлар кулына калгач, куас, лимонад, туңдырма сатучылар
күренми. Без җирле халыкка ияреп, район эчендә су эзләп йөрибез. Бер катлы
райүзәк, тәбәнәк читән, җилкапка... Кул җитәрлек арада гына, кояш астында,
биш чиләкле ферма бидоны тора. Капкачы ябык, тик ни кружка, ни чүмече
юк... Хуҗаларны нинди телдә чакырырга да белмибез.
Биш кеше шул без, тәрәзәдән күренгәнбездер, ашыкмыйча гына ишек
ачылды һәм, молдован биюенә әзерләнгәндәй киенеп, бер апа чыгып басты.
Биш куллап бидонга төртеп күрсәткәч, хәлебезне аңлады булса кирәк,
көттермичә генә алюмин чүмеч алып килде. Адашның хәле мөшкел иде,
күрәсең, апаның кулыннан чүмечне тартып алгандай итте. Кабаланып бидон
капкачын ачам дигәндә генә, кәефем азынып әйтеп ташладым:
«Адаш, куй сөте бу, кояшта брынзага әйләнә».
Җөмләмә нокта куеп өлгермәдем, Адаш шундук укшый башлады, кызу
суккандыр инде...
Чүмеч миңа күчте, батырып алдым... Йөзеп йөргән йомычкаларын өрә-өрә
йоткылыкны киереп чөмерәм. Үзем эчәм, үзем кызларга карыйм, ут йотсам
да, сиздерәсем юк! Безнең алда – гәрәбә тәлгәшләрен каты күзләрдән яфрак
астына яшергән, чык суларыннан сут җыйган, Карпат ташларыннан төшкән
җилләрне сулап өрелгән татлы йөзем ширбәтенең әле балигъ булып җитмәгән,
ягымлы шәрабкә әверелеп барган мәле... Һәм шешәләп түгел, ә мичкәләп!
Адаш – әти белән үскән малай, өлгермәгән шәраб дисәң дә, әчкелтем исне
сизеп өлгерде, шуңадыр инде, сусаган кызлар алдында әдәп саклап торуны
кирәксенмәде – рәттән ике чүмеч состы.
Аннан соң... янә чиратка борылып бастык... Чут-чут көлешүләреннән
чамалап, эчемлекнең кем кулына күчә барганын фаразлау кыен түгел иде инде.
Һай, бу тамашаны Әстерханга киткән курсташлар күрсә... Киләсе юлы без дә
Молдавиягә барабыз дип, исемлеккә бер ел алдан язылып куярлар иде... Бушлай
сыйлыйлар бит! Рәхмәт әйтеп китим дисәң, хуҗасы да юкка чыккан хәтта...
Кыскасы, Кагул Сабан туеның банкеты шәп булды, сусау басылды, тамак
та туйды кебек. Без генә түгел, капка төбендәге сый-хөрмәтне һәркем күреп,
татып өлгергән. Бәйрәм баракларыбыз янында дәвам итте. 350 кызлы «авыл»
ИСЕМСЕЗ ХАТ
32
бер булып җырлый-җырлый бии. Сәнгать һөнәренең бер казанышы иде бу.
Йокы сәгате таңга таба күчте. Башка вакытта, «салганыгызны» йә тәмәке
тартканыгызны күрсәм, институттан кудырам, дип өркетеп торган комиссар
Миргалимов үзе дә безнең чамада – бер чүмечне каплаган иде бүген.
Көн сүрелә төшкәч, кызлар да суынды, биюләр җырга күчте, җырларны
тыныч вальс алыштырды. Кызларны кызлар танцыга чакыра; Адаш Хәлимәгә
виноград тләсе кебек ябышкан; Кукмара Заһиды ике кызны берьюлы
әйләндереп, лекция сөйли; минем ике кулым да Нуриәхмәт кызының билендә;
калган дүрт малай кул алмашка китте...
Мин... син һәм музыка... Кыска гына вакытка булса да, бәхетле минутларны
татып карар өчен шушы өч шарт җитә! Музыка беткәнче, кулыңдагы кошың
синеке, туктадымы – оча да китә. Сөйләшеп кал, мөнәсәбәтен сиземлә, өметеңә
юаныч тап, тагын күрештерерлек матур сүзләр эзлә... Бу кагыйдә әлегәчә бер
генә кодекска да язылмаган, бу кагыйдә мәхәббәттән туа...
Мин һәм син!
Сигез минутлык музыка... Ундүрт яшемнән бирле эзләгән, өметләнгән,
һәм минем өчен генә үскән кыз шушымы? Сигезле саны чиксезлек билгесе...
Көнозыны ял итеп алҗыгандыр инде, башын минем күкрәгемә салды, яңагы
тиеп торган төштә тән тәнгә, җан җанга кушылды. Мин аның чәченә чумдым.
Калын, тыгыз һәм дә күпереп торган, җиде толымлап үрерлек чем-кара чәч...
ул монда өч йөз илле кызга бер генә. Укырга кергән елны озын тәнәфестә
бөтен ашханә чираты ошбу чәчнең кыргый матурлыгына сокланып карап тора
иде. «Үзенекеме? Буялгандыр. Имтиханнар башлангач кистерә әле ул аны»,
дигән пышылдауларга баштагы мәлне ияләшә алмады, шуңадыр чиратның
койрыгына басарга тырыша иде... Чәч – ул табигать, чәч – холык, чәч – мәхәббәт
компоненты...
Музыканың бишенче минуты...
«Ислемаеңның исемен әйт әле?»
Ишетмәмешкә салыша. Җавапсыз калган тынлык серләрне көчәйтә генә...
«Лесной ландыш? Серебистый ландыш?»
Нуриәхмәт кызы кинәт күтәрелеп карады да көлемсерәп, күзләрен
яңадан яшерде... Димәк, Ландыш, энҗе чәчәк. Чәчәк исләренә борын сизгер
минем, ислемай исләрен әллә кайдан таныйм... Мин инде сары, көрән, көлсу,
шомырттай кара чәчләрне Оренбурга, Магаданга, Ростовка, Актанышка,
Уфаларга барып иснәп кайттым... Мактанчык уйларым белән мавыгып,
санаулы минутларны әрәм итәм...
«Әйдә, Молдавиядә яшәп калабыз! Мин хәзер өй сала беләм...»
Нуриәхмәт кызы кинәт кенә сынын катырды, бөтен кеше биегән җирдә
туктап калды да әйтте:
«Мин җитди сүзне шаярып әйткәннәрен сөймим!»
«Җүләрем! Үпкәләмәдем. Һич юк», – дигән сүз дә кайвакыт сөеклеңне
яраттыра ала. Нуриәхмәт кызының «сөймим» дигәнен язмыш белән алай
җиңел шаярма, мәгънәсендә кабул иттем... Юкса урта мәктәпне тәмамлаган
татар кызы «сөймим»нең синонимнарын яхшы беләдер: бар кит, күземнән
югал, бүтән минем тирәдә йөрисе булма, дияр иде.
Биюләр бетте. Көй алышынды. Кәеф үзгәрде...
Вальста бөтерелгәндә, Шәле малаеның башы әйләнгәндер, димәгез,
Нуриәхмәт кызы белән бу җәннәттә яшәп калырга чын-чынлап әзер идем.
Минем кебек су бораулаучылар кайда да кирәк, ә ул китапханәче булып
К А М И Л К Ә Р И М О В
2. «К. У.» №10 33
урнашыр иде. Кагулдан ерак та түгел Болгар шәһәрчеге бар, без аңа сәяхәт
ясадык инде, җирле халкы – гагаузлар, безгә аңлаешлы итеп татарча
сөйләшәләр. Күчәр идек шунда...
Казанда иске нужам көтә.
Минем анда үземнән унсигез яшькә генә яшьрәк малаем үскәнен дә, Магаданга
ни өчен киткәнемне дә, Зәмзәмиянең кем икәнен дә белми бит әле Нуриәхмәт
кызы... Казанга кайтып төшү белән перронда ук югалтырга, әйе, бөтенләйгә
югалтырга мөмкин бит мин аны. Малайлыгым хатасын төзәтер өчен мин тагын
да зуррак хата ясарга йөрим, ахрысы. Югалган яшьлекне кайтарырга теләп
иләсләндем генәме? Нишләп әле мин Әгерҗе флорасының бер табигать баласын
Казаннан ике мең чакрымдагы чит мәмләкәткә килеп сөеп йөрим? Мәхәббәт
каникулы беткәч, белем аласы, акыл эстисе, имтиханнар тапшырасы һәм сынаулар
кичәсе барын белә торып?!. Минем белән янәшә барыр өчен аңа бик көчле булырга
кирәк! Нуриәхмәт кызы – минем өчен генә үскән һәм мин аны никах киченә чаклы
исән-имин килеш сакларга риза! Мәктәп елларында язган хатлар җилгә очкан
кебек, Сәвияләр, Илсөярләр, Гөлназлар да юк. Хәзер Нуриәхмәт кызы гына бар.
Мәхәббәт – ул хәзерге заман фигыле! Аның үткән заманы да, киләчәк заманы да
бүген: яшьлегемдә берәүне яраттым, димә, син аны бүген дә сагынып сөяргә тиеш;
мин сине мәңге сөярмен дип, бүгенге мәхәббәтне генә олылап була!..
***
Мәхәббәт каникулының тагын өч көне бар иде әле. Яңа өйгә дигән зур
подвалны җир өстенә чаклы күтәрдек. Өске нигезнең тигезлеген тикшереп
чыккач, Донич безгә уч тутырып акча биргән иде. Адаш белән күзгә-күз
караштык та санамыйча гына кесәгә салдык.
Рәйсә виноград яфрагына туралган ит төреп, табада кыздырган. Милли
ризык, диде, исемен дә әйткән иде – долма кебегрәк хәтердә калган. Адаш
белән без аны пилмән дип ашадык. Бригадир, сыйланганда, еш-еш рәхмәт
әйтеп, аркабыздан сөеп торды. Ә Рәйсә... читкә борылып, керфек кадалган
ише кыланып, озак кына күзләрен сөртте. Ләкин ике күзгә дә берьюлы керфек
керми, аны елатырдай сәбәпне без вокзалда гына белдек...
Табада кыздырган бәрәңге ашап, сөтле чәй эчеп, Мишәдә бер су коенсам
дигән беркатлы хыял күптән борчый иде инде. Ниһаять, иртәгә көндез
Казаннан эшелон киләчәк. Унҗиде вагонның бишесе безгә, калганнары – күрше
совхозлардан җыелган студентларга. (Молдавиядә совхозлар гына икән. Ул элек
Украина составындагы Автономия булган, СССРга 1940 елда гына кушылган,
шуңа күрә дә колхозлашу афәтен күрмәгән.)
Иртәгә кайтып китәбез дигән көнне зур чигенү алдыннан хәрбиләр
казармасын эвакуацияләү белән генә чагыштырып булыр иде. Ә чигенер өчен
– Туган җирең булу кирәк!
Казан вокзалында безне ректор Рәхилә Абдулловна үзе каршы алачак. Һәр
студентның пардан киенгән обмундированиесе юып үтүкләнгән булырга тиеш
(ә казармада ике генә үтүк), күкрәк кесәсе өстендәге «ССО Ялкын -79» дигән
тамгаңны югалткан булсаң, кайтып та торма, барыбер институттан куачаклар...
Помидор яшеле сеңгән күлмәк-ыштаннарны, җыелган хатларны, хәтта иске
кулъяулыкларны да берсен-бер алып кайтмыйча ягарга! Мин цементланып
каткан сандалиларны футболка, чалбарга төреп, утка ыргыттым. Ә чалбар
кесәсендә ачылмаган бер хат бар иде. Күрәсең, Зәмзәмия институтка килеп,
адресыбызны белешкәндер. Укымадым. Чөнки 350 «ихахайга» ияреп киткән
ИСЕМСЕЗ ХАТ
34
«хыянәтче» мужик хакында аның ниләр уйлаганын, үткәнемне фаш итеп
чыгарган хөкем карарын мин яттан белә идем инде. Ә Нуриәхмәт кызы андый
хатларны укырга, һай, әзер түгел иде шул әле...
Бу якларда утын урманнары юк, өйләре-мунчалары торф кирпечләр, йә
ташкүмер яга торган мичләргә көйләнгән. Безнең кием-салымнардан сүрелә
башлагач, казарма тирәсенә өелгән ватык әрҗәләргә ябырылдык. Бәлки, ул кадәр
үк тырышасыбыз да калмагандыр, берьюлы йөзәрләгән кочак такта ыргытмасак
та, дөрлисе иде. Без малай чакта бәрәңге күмгән учаклар әлеге ялкынның бер
очкыны кебек кенә булган. Утның хәвефле тавышы көчәйгәннән-көчәя барып,
тыелгысыз ялкын теле күк капусын ялый башлады. Гүя, җәннәттәй аланга
Фатыйма әби кисәтеп куйган тәмуг уты килеп керде. Төнге күбәләктәй кызлар,
канатлары өтелеп, читкә сибелде. Без Нуриәхмәт кызы белән учакның ике ягында
аерылып калдык. Мин аны ут аша яп-якты итеп күрәм.
«Син мине күрәсеңме?»
«Күрәм, Камка, күрәм».
«Ишетәсең дә, әйе бит?»
«Яхшы ишетәм».
«Нәрсә уйлаганымны да тоясыңмы?»
«Әйе. Кеше ашамыйча 40 көн, су эчмичә 7 генә көн түзә ала, ә мин синнән
башка бер көн дә яши алмыйм, дисең...»
«Зәмзәмия исемле ялгышым бар. Гафу итәрсеңме?».
«Әллә кайчан җиткерделәр инде. Мин сиңа ышанам!»
«Әйдә ут аша кочаклашабыз! Җаныбыз нишләр икән?»
Комиссарның: «Туктагыз! Җитте!» – дигән әмере әйтелеп беткәнче безне
учак читендәге чирәмлеккә селкеп ыргытканнар иде инде...
Ике тәүлеккә җитәрлек провизия-припасларны, бүләк-трофейларны,
биштәрләрне вокзал мәйданына өйдек. Поезд составы ишек-тәрәзәләрен
йомып йокымсырый... Исемлек буенча перекличка башланды: «Мин! Мин!
Әйе! Монда!..» дип 350 тапкыр кычкырткач, комиссарның: «Бойцы – вперёд!»
– дигән катгый приказы яңгырады.
Менә ни өчен эшелон дип атала икән ул!.. Билетлар кулга бирелми, алдан
кергән кызлар, тәрәзәләрне ачып, дус кызларын сөйрәп алды. Вагон саен
72 кеше – өченче каттагы шүрлеккә дә матрас җәйгәннәр. Казанга кайтып
җиткәнче станцияләрдә тукталыш юк, ишекләрне ачмаска, тәрәзәдән чүп
ташламаска, бит юа торган суны эчәргә ярамый!
Проводник дигән кеше безнең арадан үтә алмас, ләкин кемдер вагон
ишекләрен бикләп йөрде. Эшелоныбызга локомотив тагып маташалар бугай,
кузгалу юк. Бөркү. Кавын ашаучылар бер бүлемгә эләктек, тырыштык инде.
Адаш белән без тәрәзә янында, өченче шүрлеккә менеп яткач, урыннарыбыз
Хәлимә белән Нуриәхмәт кызына кала, дип киңәштек.
Шулчак Адаш утырган җиреннән сикереп торды: «Әнә, әнә! – диде ул,
вагон тәрәзәсен коеп төшерердәй булып. – Бригадир аты!»
Чынлап та, перрон буйлап йолкыш алашабыз теркелди. Ләкин арбада Иван
Павлович үзе түгел, ә аның хатыны иде. Сизелеп тора, ул кемнедер эзли. Мин
тәрәзәгә сыйган кадәр үрелдем дә: «Ра-и-са!» – дип кычкырдым.
Ни хикмәттер, бу минутта мин янәшәмдәгеләрнең гаҗәпсенүенә игътибар
итеп өлгермәдем дә бугай.
Йолкыш алаша туктаган җирендә басып калды. Рәйсә безнең тәрәзәгә
йөгереп килде дә ап-ак сатин белән тышланган посылка сузды.
К А М И Л К Ә Р И М О В
2.* 35
Адаш та инде тәрәзәгә тыгылган иде:
«Ни надо, спасибо, ни надо, у нас всё есть!» – дип өзгәләнә башлады.
«Колялар! Бу посылка әтикага. Адресы язылган. Сезне каршы алыр, димим,
ул авырый бераз. Пожалысты, өенә илтеп бирегез. Әтикам яшь грецкий орехны
ярата, файдалы ул, йомшак та, зрелые каты була. Быел әтика үзе килмәде, да
авырый».
Адаш белән без Рәйсәне бүлдерергә куркып, телсез кала яздык. Татарча
сиптерә бит бу!
«Рәйсә, ник син моңарчы безнең белән үзебезчә сөйләшмәдең?» – дип
бәйләнә башлады Адаш.
«Ваняның рөхсәте юк. Телеңне оныт әйтә. Юкса Казанга качасың, ди. Ой,
долго сөйләргә...»
«Вәт, цыганский барон, ә?! – ди Адаш, һаман үҗәтләнеп. – Сине урлап
апкайткандыр әле ул».
«Юк, Колялар! Мин сама. КАИдан стройотряд белән булдык. Калдым. Ваня
яхшы ул. Әтиканы алып кайтабыз әйтә. Яңа домга чыккач... Через год тагын
кайтыгыз Кагулга. Домны салып куярсыз».
Бер елдан диплом алам шул инде мин, дип әйтергә исәп бар иде, поезд
йолкынды.
Рәйсә: «Мин сиңа ышанам инде», – дип әйтергә теләгәндәй, кул сыртымнан
сөеп алды. Безне озаткандай, бераз ияреп барды. «Тагын килегез!» – дип
кычкырмады, кул болгап калмады. Донич статусына лаек булып, горур басып
калды.
Тәрәзәдән башны алгач, кызларга да җан керде.
«Егетләргә ышансаң! Икәүләшеп бригадир хатынының башын әйләндереп
йөргәннәр болар...» – Бу сүзләрне Хәлимә әйтте бугай.
«Диплом аласың да күчеп киләсең. Монда яшәп калырга исәбең дә бар
бугай...» – Монысын минем яндагыдан ишетәм.
«Минем өчен генә үскән кызлар монда да бардыр әле», – дидем мин,
Нуриәхмәт кызына җавап итеп.
Өчебез дә шаяртырга омтылып карадык. Ләкин Рәйсәнең сагышы кызлар
җанына кереп поскан иде инде.
Вагонда һәр пассажир тәрәзә янына сыенырга тели. Үзенчә романтика бит
инде бу. Гүя, тавышы бозык телевизорның киң экранына багасың да тәүлекләр
буе «сәяхәтчеләр клубын» карап утырасың... Ләкин мин бүген тәрәзәле урын
алыр өчен якын дусларым белән дә дуэльгә чыгарга әзер идем. Күршеләрем
белә инде моны...
Казаннан килү уңаена Бендеры станциясендә дөм караңгы иде. Ә бүген без
аны көпә-көндез үтәбез. Бендеры шәһәрчеге – Днестр елгасы буенда. Бу елганы
Карпат тауларыннан агып төшкән сыек боз дип йөртәләр икән... Диңгезчеләр
Одесса причалындагы суның салкынын Днестр елгасыннан күрәләр, имеш.
1943 елның язында (әни аны апрель ае булган, дип сөйләде), әти хезмәт иткән
штрафбатка, елганы кичеп, каршы ярда ныгып калырга дигән приказ бирелә.
«Кантары кубарылып, боз ага торган суда, әле бер, әле икенче якка йөзеп, өч көн
һәм өч төн буе сугыштык. Дошманның кайсы яктан атканын, снарядның кайсы
ярдан төшкәнен дә белгән хәл юк, кругом ут эчендә калганбыз. Өч көн дигәндә
генә, ниһаять, регуляр Армия килеп, ярны яуларга җитештек. Штрафротадан
биш-алты гына кеше исән калды», – дип сөйләгән әти. (Әлбәттә, үлем түшәгендә
яткан әтинең соңга калган хикәятләрен тыңларга кеше дә булмагандыр инде –
ИСЕМСЕЗ ХАТ
36
апага өч яшь, абый әле 2 нче класста гына укый, ә мин туарга өлгермәгән...)
Әти шушы һөҗүмдә үпкәсенә салкын тидерә, госпитальдә ятып чыга да янә
үзләренең частен (бу юлысы инде регуляр Армиядә) куып җитә...
Студентлар эшелоны Казанга кайтарып куеп, бездән тизрәк котылырга
теләгәндәй ашыга иде. Никтер акрынайды, вагон көпчәкләре тырпаеп торган
болтларга төртелеп алгандай итә, рельслар да саташып чуала башлаган кебек
күренә. Тераспольгә борыла торган чуен юл тыкрыгына җиткәнбез. Эшелон
Тераспольгә кермәде, димәк, Кишинёв аша кайтабыз... Бендерыдан чыгуга,
мине дә уздырып, кемдер:
«Днестр!» – дип кычкырды.
Бөтен халык тәрәзәгә ябырылды. Хәтта вагон да шул якка авышып
калгандай тоелды.
Гадәттә, без танышларыбызны очратсак, үзара охшашлык эзли башлыйбыз:
әнисенә охшаган, гел әтисенең холкы, йөрешен генә күр – нәкъ кодагый инде,
килен кебек хитрый бу, ә?..
Днестр да кайсыдыр ягы белән Чулманны хәтерләтә, бигрәк тә Сарапул
тирәсендәге өлешен. Каян беләмме? Су бораулаган елларда, яз көне
Актанышның аэродромы бер айга ябыла торган иде. Казанга кайтыр өчен
Агыйдел аша «сират күперен» җәяүләп кичкәч, ни очраса, шуңа утырып,
Камбарка станциясенә килә торган идек. Сарапулга җитәрәк, поезд Кама аша
салынган чуен күпердән уза. Ул тиклем дөбердәүгә, мәрткә киткән кеше дә
уяныр, елганы күрми калу мөмкин түгел.
Шөкер, Чулман – тынычлык елгасы!
Ә Днестр?!.
Без исән калу хокукыннан мәхрүм ителгән, кемнәрнедер кемнәрдәндер азат
иткән, приказ белән утка кереп, суга бата торган мәхлуклар хәленә җиткерелгән
әтиләребезнең кан койган кырларына комсомол җырлары белән килдек... Һәм
үзебез үк тиресләрен түгеп, җирләрен эшкәртеп, яшелчәләрен җыеп биреп,
нигезләрен таштан коеп, ике айлык стипендия хакына ялкау союздашларның
ялчысына әверелдек. Дошманнарны ачык капка, якты чырай белән шәраб
бокаллары күтәреп каршы алган халык, безне чиләк-капчыкларын өеп, илле
көнгә җитәрлек макарон шулпасы белән арпа боткасы пешереп, ярты телем
ипигә 20 грамм май ягып көтеп тора иде. Безнең кем балалары икәнне беләләр
идеме алар – беләләр! Әле сугыш беткәнгә нибарысы утыз гына ел...
Һәм менә без, эшелонның 45 урынлы вагонында 72 җан иясе, юл
капчыкларын коридорга өеп, кабымлыкларыбызны аяк астына тезеп, сүрүләре
теткәләнгән тышсыз мендәргә баш салып, өч катлы сәндрәләрдә саташып,
чегән таборы кебек кайтып киләбез...
Яр читенә салынган шпалларны санап, фәлсәфи акрынлык белән барган
поезд тизлеген арттыра төште һәм комсомоллар – сулга, Днестр – уңга,
дигәндәй, читкәрәк каерды.
Ә Днестр суы, кояш баешында тимгел-тимгел, әйтерсең лә, 1944нең канлы
бозлары һаман да эреп бетмәгән иде әле...
***
Узган гасырның «Ялкын – 79»ы истән чыкмый: Молдавиянең җәннәттәй
бакчалары; Нуриәхмәт кызының хур кызыдай чагы; тәмуг утыдай учаклары;
әтиләрне гомерсез иткән Днестр сулары... барысы бергә кушылды да кәгазьгә
сыймаслык хатирә булып калды...
К А М И Л К Ә Р И М О В
37
Әти Бөек җиңүдән соң биш кенә ел яшәп өлгерә. Шәле зиратының
капкасыннан кергәч, ерак та түгел «Кәримов Әдһәм Кәрим улы, 1906 – 1951»
дип язылган йолдызлы мәрмәр күрсәгез, ул минем әтинең кабере булыр. Без
Нуриәхмәт кызы белән кайтып, хәлдән килгәнчә зиярәт кылабыз.
2017 елның җәендә зират капкасыннан керсәк, шакмаклап коелган таш
плитәләрне тезеп, шәһәр тротуары кебек тигез һәм туп-туры сукмак салганнар...
Ак түфлиләреңә тузан кундырмыйча гына атласаң, мөслим-мөслимәләрне оҗмахка
өндәүче рухани авылдашымның туганнары каберлегенә килеп терәләсең.
Мавыгып, әтинең каберен үтеп киткәнбез.
Дөресрәге, югалтканбыз!.. Йолдызлы мәрмәре исән, чардуганы гына...
сукмак турайтучылар аны көньякка борып куйганнар. Һәм әтинең бозлы
Днестр суында өшегән аяклары таш тротуар астында калган. Әтинең рухы
рәнҗиме – рәнҗи! Сез бит җанны рух дип өйрәтәсез! Җан ул, димәк – уй,
аң, аваз, сүз... Димәк, рух учак аша үтә ала!.. Әтинең рухы исән... Әгәр мин
1906 елда туган булсам, Днестр суын кичәсе идем. Әгәр әти 1950 елда туган
булса, Бөек җиңү көнне үткәрелә торган «Үлемсез полк» агымында ул минем
орденнар тагылган портретымны күтәреп йөриячәк иде...
Каравыл! Яз килә!
Каравыл!
Тыныч кына яшәп ятканда, кар көртләренә ияләнеп, озын төннәрнең
куелыгына җайлашып, көздән килгән татлы хәзинә белән сыйланып, тәүлегенә
уналтышар сәгать телевизор карарга күнеккәч кенә, көтмәгәндә, тагын Яз килә дә
җитә! Урамда ияреп йөри, тәрәзәдән карап тора. Картаеп беткән тал-тирәкләрдә
япь-яшь бөреләр уяна, кыш буе йокы симерткән инеш икенче ягына борылып
ята... Җылы җилләр өйгә кереп пышылдый: Яз! Яз! Яз-з-з инде, зинһар!
Ә мин яза алмыйм, кәгазьне каләм белән җәзалап, гаеп эзлим, саргайганын
акка, агын яшелгә алыштырам. Начар яза дигән булып, ручкаларның әле берсен,
әле икенчесен сайлыйм. Чуаланып беткән фикернең җеп очын табалмыйм. Мин
бит прозаик, димәк, соңгы сулышыма чаклы язарга хөкем ителгән илһамият
колы... Шагыйрьләр башкача – алар кырык яшькә чаклы кабаланып яза да,
аннан соң барлыгын иллегә тапкырлап, трибуна саен күкрәк кагып яши...
Монысын ихластан, ак көнләшү белән әйтәм. Әйбәт шигырь язар өчен шагыйрь
булып туарга кирәк. Ә прозаиклар тумый (!), үсәләр генә...
Ерак сәфәрнең вак-вак тукталышлары була. Иҗатта да шулай – ике
әсәр арасында еш кына юл өзеге килеп чыга. Ул арада, фикер туплыйсың,
уйланылган сюжетны тыгызлыйсың, хәтта языласы әсәргә исем таба алмыйча
да интегәсең. Соңгы тукталышның сәбәпләрен әллә кайдан эзлисе юк – ике
зур күчеш нәтиҗәсе бу.
Шушы яшемә җитеп, минем бер генә тапкыр да иҗат йортларына барганым юк.
Зарлануым түгел – үзем теләмим. Һәм мактануым да түгел, мин бары тик үз өемдә
генә яза алам... Ә соңгы елларда туган авылымда йорт салып куйгач, канатлы атым
буразнага төште. Шәле белән Казан арасында йөреп, атна саен урын алыштыру
иҗат өстәлемне ашханә итте. Моңа кем гаепле, дисез – әлбәттә, Нуриәхмәт кызы!..
Алмагач чәчәкләрен кырау сукса да, корылык ел килсә дә, баганалар авып, ут бетсә
дә... ул гына гаепле, үземә үзем җикеренә алмыйм бит инде мин. Ә ул минем әйтер
сүземне, ни уйлаганымны, кыласы гөнаһларымны алдан ук сизеп тора, һәм мин
аның сизгәнен сизенеп, намус газабы кичерә башлыйм.
ИСЕМСЕЗ ХАТ
38
– Авылга кайткач та, һаман телевизорга багынып утырма инде!..
Нуриәхмәт кызы бу. Мине, бары тик мине генә тәрбияләр өчен табигать аңа
арфа тембрлы тавыш биргән. Бу тавыш мине буйсындыра, тынычландыра һәм
әллә кайлардан эзләп табып: «Кайчан кайтасың инде?» – дип чакырып тора,
үткен телемне коралсызландыра, гади эшчеләр арасында йөреп, сигез ел буе
ятлаган шыксыз лексиконымны сызып ташлый.
Моннан өч йөз чакрымдагы Әгерҗенең кечкенә генә Чаж елгасы буенда
туып үскән кызы Шәлене тәмам яратты: җирен хөрмәтли, миңа ияреп,
тургайларын тыңлый, каен җиләкләре белән сабыйлар телендә сөйләшә,
оныкларыбызга күбәләкләр тотып бирә. Болары җәйгә чыккач... Ә бүген әле
Мишә буе яз әсирлегендә! Нуриәхмәт кызына каты бәрелеп булмас, ул әнә – яз
өлешенә кереп, фанера көрәге белән парник эченә кар ташый. Бит алмасы да
әнис сорты кебек алсуланган...
– Телевизор да карамагач... бүтән кәмит юк ич авылда. Җир ачылмаган,
үсентеләр тәрәзә төбендә гөрләп үсә, симәнә бәрәңге баздан чыгарылган килеш
буразнасын көтеп ята.
– Эш юк дип, өйдә ятма инде. Кичке сериаллар җитмәгәнме сиңа?!.
– Сериаллар – алар синең өчен. Ә миңа маҗаралар, яңалыклар кирәк.
– Маҗара, яңалык кирәксә – үзең яз. Соңгы романың чыкканга да дүрт
былтыр инде.
– Яшь бара бит! Эштән кайткач ял итәсе дә килә.
– Вагон бушатмыйсың ла! Эшкә бит сез күңел ачарга гына йөрисез.
Юбилейлар, иҗат кичәләре, банкетлар – көн дә бәйрәм... Язуыңнан туктасаң,
беркемгә дә кирәгең калмас.
– Язып кем баеган хәзер? Җүнләп гонорар түләнмәгәч, язучылык кыз-хатын
һөнәренә әверелде. Ирләр мал табуга китте. Тагын егерме елдан Язучылар
оешмасында бер ир-ат та калмаячак.
– Алайса бөтенләйгә күчеп кайтыйк авылга. Мал асрарбыз, бакчаны
зурайтырбыз. Ачтан үлмәбез. Оныклар да безнең янда үсәр иде.
– Син үзеңнең колхоз стипендиясенә укыганыңны оныттыңмы? Диплом
алгач та, язылышып өлгермәсәк, «Коммунизмга» колхозында китапханәче
булып, пенсиягә чыкканчы эшлисе кеше идең. Миңа кияүгә чыгуың да Казанда
төпләнеп калыр өчен генә булгандыр әле?!. Ә хәзер авылга китәргә дә риза үзең.
– Абау, Камка! Бер дә серкәң су күтәрми инде. Күптән язганың юк, дигәнем
өчен әллә кая борып куйдың...
– Әйе, бөтенләй кайтсам, Корыч малае язучылар арасына сыймады,
кулыннан килмәде, әллә кем кебек йөргән иде, диярләр...
– Соң, шулай булгач, ник язудан туктадың?! Көпә-көндез телевизор карап
ятасың. Сүндер әле шул Кытай тәрәзәсен! Бар, бикләнеп ятма. Урамда яшь
вакыттан калган берәр сюжетың очрамасмы? Уйларың җилләнеп керсен.
Мин көн җылысы белән өй җылысы тигезләнгәндер, дип, иңгә «дежурный»
пинжәкне элеп, яланбаш кына кузгалмакчы идем, шундук ишек белән ике
арага килеп басты.
– Бик җиңеләймә әле, курткаңны ки, мә, кепкаңны да ал, кояш кичкә
авышкан чак, көн кыркулангандыр.
– Син мине бөтенләй куып чыгарасың мәллә?
– Салкын тидереп ятсаң, язмавыңнан да хужерак булыр, җылы киенеп йөр.
«Куып чыгарасың мәллә» дигән сүзне уенга бора ала иде инде. Юк шул,
кәефсез чакта юмор дигәнең тел очында боегып тора бит ул. Юкса хат ташучы
К А М И Л К Ә Р И М О В
39
курчаклар алып килгән анонимка турында сүз башларга җиңелрәк буласы. Бу
турыда мөмкин кадәр тизрәк әйтәсе иде. Әле бит гайбәт бомбасының шартлыйсы
бар, ул шартлагач, гауга төтене таралганчы да атна-ун көн үтәр. Ә хат җибәргән
кеше ерак йөрмидер, озак көтә алмас, монысы адресатка (әлбәттә, Нуриәхмәт
кызына) барып җитмәде, ахрысы, дип, яңасын – тагын да көчлерәген, гаилә
нигезен чәлпәрәмә китерердәен язып салырга мөмкин... Ярар, бүген генә булса
да тынычлап яшәп калыйк әле. Иртәгә әрләшербез, иртәгә...
Өй эчендә колак томалана икән ул, ә урамда – симфония белән какофония
бергә кушылган: сыерчык ояларында өй туе; тавыклар җырлый; ата казлар
бии; этләр әрләшә, ындыр артында атлар тамак кыра; туры түбәләрдә өелеп
калган кар көртләреннән язның соңгы йөрәк тибешедәй тамчы тама – «тып-
тып», «дөп-дөп», «леп-леп».
Йа Хода! Нуриәхмәт кызының самимилеген күр – шушындый язга ирнең
үзен генә куып чыгаралармы инде?!.
Өй түрендәге гөрләвеккә ияреп киттем...
Авылда өйләр саны мең ярымга җиткән, диделәр. Бүген мине аларның өчесе
генә кызыксындыра: Оренбург далаларында Чирәм җир сөреп йөргән арада
урланган Хәмдия... Кавышсак та, монда яшәргә ирек бирмәячәкләр, алып кит
мине дөнья читенә, дип, кыш уртасында Магаданга озатып калган Сәвия...
Һәм гипнозга тиң тәэсир итү көченә ия булган, теләсә, мине бик җиңел генә
үз ихтыярына буйсындыра ала торган исем бар, ул – Гөлназ!
Безнең авылда элек-электән нинди дә булса берәр исем модага кереп алган...
Әбиемнәр чорында, Биби, Бикә исеме нык таралган. Әниемнең чордашлары
арасында Мәдинә, Хәдичә, Зәйтүнәләр иде. Соңрак Әлфия, Сания, Тәнзиләләр
күбәйде... Аларга алмашка Роза, Илсөяр, Сәрияләр килде... Бүген исә Алсу,
Диләрә, Алияләрдән дә күбрәк исем юк...
Мин яшәгән мохиттә алай ук очрамасалар да, Гөлназ дигән исемнән әле
дә сискәнеп китәм. Беренче тапкыр мин бу исемне, 4 нче классны бетереп,
җәйге каникулга чыккач ишеттем. Ул вакытта инде Шәледә 26 урынлы участок
больницасы эшли иде. Инештә карбид белән уйнаганда, шампан шешәсе
шартлап, Климның (укытучылар булып килгән керәшен гаиләсеннән) кулы
ярылган иде. Тиз генә врачка йөгереп мендек, Климның ярасын бәйләгәннәрен
урамда көтәбез, әтисенә кайтып әйтергә котыбыз алынып тора. Без көткән
арада Гөлҗамал апа бала күтәреп чыкты, аңа ак халатлы, ак калфаклы, ап-ак
чырайлы бер шәфкать туташы ияргән иде. Гөлҗамал апа урамның бөтен бала-
чагасын таный, чөнки чана шуа торган иң текә тау аларның өйләре каршыннан
башлана. Ике яшьлек кызын ник күтәргәнен аңлыйбыз, күзен дә ачмыйча,
туктаусыз елый теге, суга төшкән күбәләк канаты ише, керфекләре ябышкан
бугай. Мин аның каш өстенә шомырт төше ябышкан дип уйлаган идем, ул миң
булып чыкты. Гөлҗамал апа кабат-кабат такмаклый: «Елама инде, Миңниса
кызым, тәпи йөргән бала елаудан туктарга тиеш. Нинди генә дарулар биреп
карамадык инде, авырткан җиреңне тапмаган килеш тә...» – дип, кат-кат
әйтүе без ишетсен дә бөтен авылга җиткерсен өчендер инде... Авыл ишеткән,
Миңнисаның исемен алыштырырга киңәш иткәннәр. Чынлап та, мулла булып
йөрүче Фатыйма абыстай Миңнисага кайтармыш дога укып, аңа Гөлназ дигән
яңа исем кушкач, бала елавыннан туктаган. Еламаганын үз күзләрем белән
күрдем, чын әгәр... Шуннан бирле авылда Миңниса дип исем кушулар бетте.
Алга таба Гөлназ дигән аһәң мине эзәрлекли башлады. Адашкан мосафир
офыксыз буранда юл эзләгән кебек, юк, кыргый аланда кеше күзеннән качып
ИСЕМСЕЗ ХАТ
40
үскән иң эре җиләкнең барлыгына инангандай, як-ягыма каранып, гавамнан
шушы исемне эзләдем. Мин бу халәтне балачакның самими алгысынуы
гына димәс идем... 1995 елда мине Университетның татар журналистикасы
бүлегенә укытырга чакырдылар. Сәер бит, кайчандыр укырга керә алмаган уку
йортында «Чаян» журналының җаваплы секретаре «Сатира һәм юмор» буенча
лекцияләр укыйм, зачётлар куям. Үземә дә кызык була башлады. Төп эшемә
зыян китермәсен өчен минем лекцияләрне расписаниенең соңгы сәгатьләре
итеп куялар иде. Өч ел укыган студент өчен соңгы сәгатьләрнең ни икәнен
аңлатып торасы юктыр... Мәгәр минем дәресләрдән кемнең дә булса качып
киткәнен хәтерләмим... Педагог рәвешенә кереп мавыгуым шул дәрәҗәгә
җитте ки, мин инде «Чаян»нан бөтенләй китәргә дә риза идем. Ләкин! Гөнаһ
шомлыгына каршы, араларында Гөлназ исемле Казан кызы бар... Баштагы
мәлләрдә мин аны күргәч, Гөлҗамал апаның ике яшьлек елак кызын гына
күз алдыма китерә идем, хәтта каш өстендә шомырт төше кадәр генә миңе дә
бар кебек. Дөресрәге, шулай тоела гына иде миңа. Ике яшьлек бала образы
ни арада унтугыз яшьлек кызга әверелгәндер, белмим. Ләкин көннән-көн
сокланып, лекцияләремне гел аңа карап кына укый башлавымны студентлар
да сизгәндер дип уйлыйм. Дүрт семестр түздем! Исәп-хисапны да өзмичә
китеп бардым, анысын алдашмыйм. Декан Флорид абый Әгъзәмовның: «Ник
китәсең инде?» дигәнен дә хәтерлим... Ә Гөлназның күзләре нинди төстә,
чәче сарымы, чем-карамы, ияк очында мәхәббәт чокыры бар идеме-юкмы,
ниндирәк күлмәк кия иде – боларның берсен дә хәтерләмим, күрмәдем дә
бугай. Ул минем өчен Гөлназ исеменең гәүдәләнеше генә иде. Чибәр иде бугай
ул. Чөнки шушы яшемә җитеп, минем әле Гөлназ исемле ямьсез кызларны
күргәнем булмады. Зинһар, дорфалыгым өчен гафу итегез, бәхетсезләр
арасында чибәр кызлар күбрәк. Яшьлектә һәр егет үзенә чибәрне эзли. Ә
бер кеше бары тик бер генә кешене бәхетле итә ала – бу аксиома! Табигый
сайланыштан узмаган бүтәннәр Гөлназларын гомер буе сагынып интегә,
кабат күрешербез әле, бәлки, соңлап булса да, кавышырбыз дип, янында
гомер кичергән тугры хәләлен югалтырга әзер булып яши. Чибәр кызларга
күз тия, дибез, юк, күз тиюдән бигрәк аларга сөелми калган гашыйкларның
сагыну сагышы каргыш булып төшә. Җир шарына җиде миллиард бәхетле
сыеша алмый, бәхетнең дә үз квотасы бар...
Мин ияреп киткән гөрләвекнең юлы кыска булды, Мишә ярына җитәрәк
кар астына төшеп югалды... Өйдән куып чыгарган кеше юксынсын бераз...
Кояшның эше бетмәгән әле, ә минем эш беткән. Бүген шимбә. Күпләп кунаклар
кайта, атна буе бушап торган авыл ял көннәрендә тагын тыгызлана.
Авылда туып-үскән, шәһәрдә гомер кичкән һәм ахырда кабат «яшел
бишегенә» кайтып егылган, минем ишеләр өчен күңел юаткыч урыннар юк.
Татцикта мәчет бар барын, ләкин минем әле анда йөрер өчен яшем җитми.
Белгән догаларымны укып, федераль юлны исән-имин кичеп чыккач, Шәле
үзәгенә теркелдим. «Совет» урамы бу. Иң зур урам... Ул Шәле үзәгеннән
башланып, «КамАЗ» юлы аша чыгып, Татцик авылында буеннан-буена дәвам
итә. Бүген мин аның 58 нче йортында яшим, ә менә монысы 13нчесе – мин
туып үскән нигез. Ике авылга бер урам, икесе дә минеке... Әтием, әбием җан
салган нигез урыны ишегалдына әверелгән. Безнең өйне кибетче Сәгъдәт
апа алган иде, кызы кияүгә чыккач, алар яшәп караганнар, тик ярты елдан
аерылганнар... Аннары классташым Салих сатып алган... Төнге берләрдә ут
чыгып, соңгы эргәсенә чаклы янып беткән... Беренче карашка, үземә генә
К А М И Л К Ә Р И М О В
41
кагылышлы кебек тоелган өй язмышын ни өчен артык тәфсилләп язам?
Хикмәте алда... «Корыч» нәселенең шәҗәрәсен аз булса да ишеткән-белгән
күршеләр бу урынны каргышлы дип табалар, 13 нче сан булганы өчен түгел,
урам исемнәрен калайга язып, капка баганасына номер сугу 70 нче елларда
гына башланды әле. Классташым Салих сул тарафка җиде адым китеп, яңа
нигез казый башлый... Мин белә-белгәннән әлеге җир буш ятты. «Ул урында
кар базы барые, атаң күмде, анда әйбер үсми» дигәнен әнидән бер-ике кат
ишеткәнем булды. Түбән өй астын тирәнрәк итәм, дип, җиң сызганып казый
башлаган җиреннән, Салих кинәт көрәген тотып ата, чырае ап-ак булып, сыны
катып кала... Әрдәнәләп күмелгән баш сөякләре тегендә... Юк, юк, кешенеке
түгел! Аллам сакласын! Тәүбә-тәүбә! Сыер, үгез, ат башлары...
Әтинең сугыштан кайткач та, ветврач булып эшләвен әйткән идем инде.
Колхоз заготконторага ит тапшырса, берәр сыер бозаулый алмаса, йә күбенсә,
ферма малларын «ат духтыры» суя бит инде. Көн саен түгелдер, әлбәттә.
Бавырын-картасын ферма мөдире алып китә, ә эре терлекнең баш сөяген
туныйсы бар – анысы әтигә. Барлы-юклы кырык дүрт яшьлек гомере тулаем
Сталин чорына туры килгән штраф рота солдаты каезланган мал сөякләрен
урамга чыгарып ыргытсынмы?!. Тайный милиционер Мөхәрләм малайлары
шундук барып чага бит аның өстеннән, өч бала тагын ятим кала... Корыч малае
авыз тутырып ит ашап үскән, дияргә ашыкмагыз, мин әтидән ярты яшьлек
кенә булып калган...
Әйе, шуннан соң классташым Салих иске нигезнең уң ягына, «плугарь»
җиренә йорт күтәрә. Өй туе үткәреп, атна-ун көн узгач, йокыга киткән
җиреннән ул да уянмый.
13 нче санга туры килгән безнең нигез язмышы гынамы бу?!. Юк, бу –
миллионнар язмышы. Өен, гаиләсен, илен югалтканнар язмышы. Йортны
кем салган – шуның нәселе нигезне сакларга тиеш! Илдәге һәр күчеш, кискен
яңалык, һәр сәяси үзгәреш зур югалтулар хисабына килә. Бу дөньяда һәрбер
инсан үз нигезендә генә яшәсә, Җирдә сугышлар булмас иде...
Кичерегез, авыл үзәгендә, янгын сүндерүчеләр каланчасының чаң
күләгәсендә бераз тукталып торган идем, бу күңелсез уйлар шуннан гына.
Үткән заманны сүгәбез, киләчәк заман белән мактанабыз... Менә шушы
инде ул Указлы демократия. Хәзерге заман михнәте һәрвакыт гади халык
җилкәсендә. Ярлылар бәхете өчен көрәштә байлар җиңүче була...
Бүгенгене саклавы иң кыены. Абзагыз язгы җилләрне куып йөри дип
уйлыйсызмы? Совет урамының 58 нче нигезенә тынычлык даулап йөрим мин.
Нуриәхмәт кызына исемсез хатны укытканчы, мин аны кем язганын ачыкларга
телим. Ә, бәлки, шушы хәйлә белән үз-үземне алдап кына йөримдер. Беләм
бит инде, Гөлназны күрәсем килә. Кайда яши, кем булып эшли, кем белән
яши, олыгайгач үзгәргәнме, иң мөһиме... Мине югалтканына үкенмиме?.. Ә
күңел түрендә «Үкенсә иде...» дигән әдәпсез өмет үз сәгатен көтеп ята. Әйе,
эгоист мин, әйе, мактанчык, җитмәсә – көнчел. Һәм рөхсәт итсәгез, ахыргача
үзем булып калыр идем.
Гөлназларның капка төбеннән уздым, ашыкмыйча, инфаркт илә инсульт
арасында калган кешедәй, авыру адымнар белән. Таныш өй, тышланган
такталары яңа гына буялган, ләкин төсләре һаман да шул ук... Узып киттем,
борылып килдем, мине сискәндерерлек ым юк...
Кинәт кенә башыма килгән уйдан канатланып, адымымны кызулаттым.
Без бит укытучыларга «абый», «апа», дип эндәшә торган идек. Абый-апалар
ИСЕМСЕЗ ХАТ
42
барысын да белеп тора... Караңгы төшеп, халык телевизор каршында мәрткә
киткәнче, мин Гөлназның яраткан абыйсын күреп өлгерергә тиеш.
Мөхәммәт Садыйков биш литрлы су күтәреп, ерак чишмәдән кайтып килә.
Әле ике генә ел элек авылның мәдәният йортында без аның 80 яшьлегенә
багышлап, ике сәгатьлек иҗат кичәсе үткәргән идек. Мине алып баручы
буларак чакырдылар. Кичәсе гөрләп үтте. Соңыннан аркамнан сөеп, рәхмәтен
дә әйтте хәтта.
Ул мине ерактан ук күреп өлгергән, шуңадыр, шәт, рәшәткәле капкасын
ачарга ашыкмыйча көтеп алды. Сәламләшү сүзләребез сценарийларда языла
торган әзер җөмләләр кебегрәк иде, аларны кабатлап тормыйм. Гөлназга
кагылышлысыннан башлыйм.
– Аның турында юбилей кичәмдә үк сорашырсың дип көткән идем... Дару
эчеп тә бетерә торган чир түгел бит ул, каһәр суккан гыйшык... Мә, чишмә
суын йотып куй.
– Июль челләсе түгел бит әле, Мөхәммәт абый.
– Янган йөрәгең басылсын, дип әйтүем.
– Бөтен кеше су эчеп кенә онытыр иде.
– Миллион ел узгач, кеше яңадан туа, диләр. Кавышырсыз әле. Буйдакмыни
соң син?
– Юк шул! Диплом алгач өйләндем. Инде кырык ел яшибез. Оныкларыбыз
гына да өчәү.
– Алайса һаман сайланасың икән әле.
– Юк инде! Сайланмыйм да, эзләнмим дә...
– Мәхәббәт турында язасың, димәк...
– Фатыйх ага Хөснине беләсез бит, әйеме?
– Белмәскә. Ул чаклы ук инде син, авыл укытучысы дигәч тә. Мәктәбебезгә
очрашуга да килгәне бар... «Йөзек кашы» дәреслеккә кергән.
– 1982 елның март ае иде, монысын төгәл беләм, ул безгә:
«Егетләр! Хатын-кызның бөтенләй кирәге юк икән аның! Вакытыгызны
әрәм итмәгез. Языгыз сез, языгыз», – диде.
Үз күзләрем белән күргән хәлне Мөхәммәт Садыйковка сөйләп бирдем дә
инде аның бәяләмәсен көтәм. Ул ирен читен дерелдәтеп кенә елмаю рәвешен
китерде.
– Әллә син дә гелән язуга күчтеңме? – дип куйды.
Мактанчык кеше мактанганда яшәреп ала, ләкин 80 яшьлек мөгаллим
каршында мактанып тору аны кимсетү кебегрәк кабул ителер иде, шуңа күрә
дә ташка басардай сүзләр белән җавап кайтардым.
– Мин Гөлназны күргәннән бирле язам инде. Әгәр язучы булып китсәм,
ул гына гаепле...
– Тирән кайгыңны уртаклашам.
– Бу кайгының тирәнлеген кем үлчәгән инде?..
– Ә ул бит сиңа хат язды. Үзен урларга йөргәннәрен сизгәч, клубка да
чыкмый башлаган иде. Гөлләр кибетендә, иртәрәк ачылмасын дип, гөләп
чәчәкләрен җеп белән бәйләп куялар да бит... Кыз бала чәчәк атса, аны бау
белән бәйләп тә тота алмыйсың. Урладылар Гөлназыңны. Бүтән кайтмыйм дип
киткәнсең ич. Ә ул сине көтте, паспортларын әзерләп көтте. Хат язгач, миңа
синең адресыңны сорап килде. Культура институтының адресын гәҗиттән
үзем күчереп бирдем: Оренбург тракты, 59 нчы йорт. Бүгенгедәй хәтерлим...
Кайтырга иде шул чакта.
К А М И Л К Ә Р И М О В
43
«Алмадым мин ул хатны, алмадым. Юкса төн уртасы булса да, җәяүләп
кайтасы идем», дип акланырга теләгән идем, шагыйрь укучы кызы өчен
рәнҗүен, шуның аркасында миңа карата уянган ачуын күрсәтмәскә тырышып,
саубуллашмый-нитми генә өенә кереп китте.
СССР чорында почта шултикле төгәл йөри торган иде. Посылкалар
югалмады, бандерольләр ертылмады. Питрәчнең элемтә үзәгеннән сигез
чакрымдагы Шәле почтасына елның теләсә кайсы аенда газета-журналлар,
хатлар-пенсияләр төялгән ат көндезге 12 гә төп-төгәл кайтып җитә иде. Көн
саен! Әгәр инде дүрт тиенлек марка ябыштырылган хатың тиешле кешеңә
барып җитмәсә, «Адресат выбыл» дигән тамга белән хуҗасына кире әйләнеп
кайта иде... Шагыйрь абый адресымны дөрес әйткән, димәк хат, мин укыган
җиргә барып җиткән, димәк, аны кемдер алып укыган... Әле минем исемнән,
мыскыллаулы җавап та язган булыр иде, димәк, Гөлназ үзенең адресын
күрсәтмәгән. Ул «кемдер»не күктән эзлисе юк. Зәмзәмия инде...
Рабфакта укып йөргән чакта мин институттан ерак түгел генә Косогорная
урамында ялгыз әби янында яшәп тордым. Әби шактый олы яшьтә, урамга чыгып
йөрми, кирәк-яракларны гастрономнан үзем алып кайта идем. Беренче курска
кабул ителгән студентлар исемлегендә үземнең фамилияне күргәч... Ниһаять...
мәктәпне тәмамлаганнан соң ун ел үткәч... мин көндезге бүлек студенты!
Сөенечтән күзгә яшь тыгылды, шатлыгымны уртаклашырга, дисәм, ичмасам
фойеда бер таныш кешем дә юк... Кемгәдер мактанасым, сәгатьләр буе елмаеп
торасым килә. Авылга кайтсаң, классташлар миннән көләчәк кенә, алар арасында
инде фәннәр кандидаты да бар... Ә мин I курс студенты, укып чыга алсам әле...
Киндерле бистәсендә яшәүче абыем янына киттем... Ул әтиләр сугышы
башланырга ярты ел кала туган бала. Минем Культура институтына керүемне
өнәп бетермәде:
«Ни ветврач син анда, адвокатлар, инженерлар әзерли торган җир дә түгел.
Безнең нәселдә сәхнә тирәли йөгереп йөрүчеләр бөтенләй юк! Кемгә охшап
үстең соң син шулхәтле?» – дип, сөенечемне томалап куймакчы булды.
Мин каршы дәшмәдем, мактанасын мактанып эчемне бушаттым да электр
самавырының ялтыравыгында үз чыраемнан үзем көлеп утырам. Абый һаман
да мине әрли әле.
«Төзелеш институтының гидрогеология факультетына кергән булсаң да,
аңлый алыр идем, су тирәсендәге һөнәрләр – акчалы! Ай саен 600-700 сум
акча алып эшләгән мужик бала-чагалар арасында 40 сум стипендиягә йөгереп
йөр инде хәзер».
«Абый, борчылма, ярдәм сорап килмәм. Студентларны төнге охранага
алалар икән. Сөйләшеп куйдым инде».
«Ну, да, ярдәм сорамассың, беләм. Горур бит син, Зәмзәмияңә бөтен
җиһазлары белән өч бүлмәле фатирыңны калдырып чыгып качтың...
Стипендияңнән алимент та түләтәчәк әле ул, менә күрерсең. Миңа кире
кайтмаса, бүтән беркем белән дә яшәтмим, барыбер араларын бозам, дигән».
«Беренче ире артыннан да шулай эзәрлекләп йөргән булса, бәлки, минем
язмышка килеп тә җитә алмас иде дә бит».
«Хатын-кыз янында күзеңне ачыбрак йөрмәсәң...»
«Юрган астында күз йомыла бит ул, абый», – дим, ниһаять, сүзне икенче
юнәлешкә борырга телим.
Абый як-ягына каранып алды.
«Саграк, энекәш, җиңгәң кухняда гына, безнең «хрущёвка»ларның стенасы
ИСЕМСЕЗ ХАТ
44
юка. Хатын-кыз һәрвакыт хатын-кызны яклый, – диде ул пышылдап. Аннан,
тавышын көчәйтә төшеп өстәп куйды. – Җаен тапсаң, җүләр кеше белән дә
яшәп була. Теләсәң, түзә ала идең инде».
«Хыялым исән бит әле, абый! Җиденче класстан бирле тынгы бирмәгән
хыял, һаман үртәп тора.»
«Аңлыйм, энекәш. Минем дә хыял бар иде...»
«Беләм. Очучы булырга теләгәнсең!»
«Әйе. Әле бүген дә самолёт күрсәм, муеным каерылганчы карап калам. Ә
һөнәрем икебезгә дә уртак, гомер буе җир астын борауларга туры килде. Ярар
безнең нәселдә дә берәү үзенең чын хыялын тормышка ашырырга тиештер
инде... Ә Зәмзәмияң мәсьәләсендә, артыңда күзең булсын, ул синең эзеңнән
йөри. Монысын точно беләм. Всё! Акыл өйрәтүне туктаттым. – Абыйның
почмак ягына борылып: – Кая, Гөлдәлия, энекәшкә дигән сыең? Чыгар инде!»
– дип дәшүе булды, шундук көмеш подноска тезелгән нигъмәт каршыбызга
килеп кунды. Хәтта абый, гомердә булмаганны, җиңги алдында рюмкаларга
«Экстра»дан эчемлек салды, ә җиңги, гомердә булмаганны, өстәлдә шешә күрә
торып, абыйга бер сүз әйтмәде...
Һәм миңа ул кичне алпавыт малае шикелле итеп, ястык өстенә урын җәеп
бирделәр.
Икенче көнне фатирыма кайтсам, әби, мишәр әйтмешли, караватка яткан
да матчага баккан, үз-үзеннән сорау алып, җавабын да биреп маташа. Бер-ике
җөмләсен ишетеп калдым.
«Гаиләм юк, дигән кебегие?»
«Мин аның хатыны, ди бит».
«Ник ялгыз суң ул, алайса?»
«Мин аны укырга гына җибәрдем».
«Кайтканын көтик, алайса».
«Ашыгам. Машина көтеп тора. Керләрен юып китерәм, чемоданы кая?»
«Һм-м! Хатыны кебек сөйләшә. Юмарт. Ачык йөзле үзе...»
Әби һаман да мине күрми әле. Карават кырыендагы өстәлдә бер тәлинкә
зефир, шырпы тартмасы зурлыгында, көмеш кәгазьгә төрелгән ике-өч сыр,
ярты кило чамасы «батончик» конфеты... Иң сәере: миләш рәсеме төшерелгән
озын муенлы шешә иде. Шешә ачылган, янында ике чәркәсе дә бар.
Димәк, минем абыйларда кунганны белеп, фатирга Зәмзәмия килгән!
Туфлиемне салырга да онытып, үзем урнашкан бүлмәгә ыргылдым һәм
авыз тутырып сүгендем...
Чемоданны идәнгә селкеп нидер эзләгән, әйберләрне кире тутырып та
тормаган. Урын-җирне катлам-катлам актарып, «инвентаризация» үткәргән,
фотоаппаратымны, төргәкле негативларны, рәсемнәрне, иң хәтәре – хатларны
алып киткән. Ни эшләргә җыена ул, тагын кемнәрнең кәефен бозарга уйлый,
мине кире кайтарам дип, гасабиланып, кемгә, нәрсә исбатларга тели? Негатив
кем кулында – шул позитивка хуҗа, дип, яманатымны чыгарудан ләззәт табамы?
Әле дә ярый, сагынганда карарсың, диптер инде, үзенең Казанга килгәч тә
төшкән фоторәсемен минем хезмәт кенәгәсе арасына кыстырып киткән. Анысы
ярап куйды, мин аны институтка килгәч, вахтада утыручы абыйга күрсәттем.
Таныштык. Юрий Фёдорович – сугыш инвалиды, күпне күргән, ягымлы, туры
сүзле кеше. Исемемне бик тиз отып алды. (Укулар башлангач, әллә кайдан
күреп сәламли торган иде.) Зәмзәмияне рәсеменнән Юрий Фёдорович шундук
танып алды.
К А М И Л К Ә Р И М О В
45
– Килде, бик ягымлы сөйләште ханым. Русчасы акцентсыз гына, ди. –
Паспортындагы фамилиясенә туры килгәч, сиңа адресланган хатны биреп
җибәрдем шул, – ди.
Хат... тагын хат. Мине гомерем буе хатлар эзәрлекли. Язмышым да Татар
Совет Әдәбиятына кургаш телемнәре белән язылган: «Киләчәккә хатлар»,
«Хат ташучы», «Тапшырылмаган хатлар», «Соңгы хат»... (Һ.Такташ, М.Җәлил,
Г.Кутуй, Х.Вахит.) Шушы эзлеклелек бөтен иҗатымның эчтәлеге сыман...
Укытучы абый белән сөйләшкәннән соң мин инде исемсез хатның кемнән
килгәнен аңладым кебек иде. Әйе, бик мөмкин. Институтта китапханәчеләр
факультетындагы бер кызга кызыгып йөргәнемне, аның белән студентлар
отрядына кушылып, Молдавиягә барып кайтканымны да ишеткәч, Зәмзәмия
тулай торакка кереп, институтка килеп, җәнҗаллар кубарып йөргән иде. Юрий
Фёдорович милиция патруле чакыртты. Беркетмәгә кул куйдырдылар да китеп
бардылар, ә Зәмзәмия һаман фойеда калды. Милиция дә җиңә алмагач, Юрий
Фёдорович студентларның озын тәнәфесендә, Зәмзәмияне пәлтә якасыннан
эләктереп, урам ягындагы баскычтан томырды... Шуннан соң гына икегә
бүленгән гаилә арасында гауга тынып калды. Исемсез хатның авторы –
Зәмзәмия... Ләкин! Ах, шушы ләкин... 45 ел үткәннән соң, яшьлек елларын
исенә төшереп, Зәмзәмия әбекәй, иренмичә, почталарга барып, агач курчаклар
эченә төреп, хат җибәреп йөриме? 45 ел үткәч... 45 – Бөек Җиңү елы!..
***
Олыгайгач, кеше барометрга әверелә инде ул. Аңа синоптикларның фараз
кылуы кирәк түгел. Этләр әрләшүдән туктады. Җилләр урманга качты. Күктә
йолдызлар атышы башланды. Тамчылары төерләнеп калган боз сөңгеләренең
чатнаганы ишетелә. Мин ияреп чыккан гөрләвекнең улагы корыган. Иртәгә
яз челләсе булыр. Татцик урамына аяк басуга, Нуриәхмәт кызы әмере белән
диярсең, иңнәренә чыбык күтәреп тезелешкән баганаларда гөлт итеп заман
лампалары кабынды...
58 нче йортка җиткәнче, бүгенге хатирәләрнең уйланып бетәсе урыннары
калды...
Институтта укулар башлангач, курсташлар белән ике арадагы яшь аермасын
еш кына тоярга туры килде.
Мәктәптә укыганда, мин ун ел буе беренче партада укытучылар күләгәсендә
утырдым, окулистлар сайлап-сайлап карадылар, тик миңа яраклы күзлек таба
алмадылар... Институтта ерактан күрдең ни дә якыннан күрдең ни – такта янына
чыгып, мәсьәлә чишүләр юк, шуңа күрә дә тәнәфес бетүгә, иң соңгы рәткә
утырып өлгерәм, лекцияләр шәп ишетелә, кыштыр-кыштыр конспектлаштырып
тик утыр... Педагогларның күбесе Ленинградның Н.К.Крупская исемендәге
институтын бетереп килгән яшь укытучылар, аларга әле нибарысы 22-23 яшь
кенә, аудиториядә үзләреннән олырак абзагызны күргәч, деканатның берәр
кураторы утыра дип шикләнәләр идеме; дәресне бүлеп, еш кына: «Извините,
Вы кто?» – дип сорый торганнар иде. Андый чакта яшь курсташларымның
миңа таба борылып, күмәкләшеп көлгәннәре әле дә хәтеремдә.
Укуның беренче көнендә үк студент билеты тоттырдылар, ә аның белән
көндезге укудагылар өчен 1 сумлык «проездной» алып, шәһәр эчендәге бөтен
транспортта бушлай йөреп була иде. Авылга кайтам дисәң дә, юл хакының
яртысын гына түлисе иде... Түләвен түлим, ләкин кондукторлар каршыма
килеп баскач, яшь шәкертлегемә ышанмыйча, һаман саен студент билетын
ИСЕМСЕЗ ХАТ
46
күрсәтергә кушалар. Ярый, хуш, моның ише көндәлек сынауларга ияләшергә дә
була. Тугыз катлы тулай торакның дүрт карават кына сыешлы бер бүлмәсеннән
урын бирделәр. Эштән кайткач, кәнәфигә кырынаеп, «Рекорд» телевизоры
каршында гәҗит укырга һәм: «Аягыңны күтәр, идән кипмәгән әле!», «Ашарга
чык, ризык суына!», «Сал бу күлмәгеңне, якасы керләнгән!» кеби әмерләрне
генә үтәргә күнеккән мужикның студент егеткә әверелүе – яңадан туып, тәпи
йөрергә өйрәнүе кебегрәк икән ул. Студент күлмәген дә үзе үтүкли, ашарга да үзе
пешерә, Акмалов Нәсимнең шагыйрь абыйсы таптап чыгып киткән протекторлы
ботинка сукмагын да саплы чүпрәк белән юарга тиеш икән!.. Бактың исә, хыял
гап-гади чынбарлыкта гамәлгә аша һәм аның шушы рәвешле сынавына хыялың
алдан ук әзерләнергә тиеш. Кыр казлары очып үткән болында чирәм чүпләп
йөрүче йорт казы ич мин хәзер... Аудитория дип аталган уку залларына кергәч,
агач мәктәбемнең утын яга торган бүлмәләре искә төшә, тулай торакның сыңар
тәрәзәсеннән тулган яктылык та салам түбәле өемдәге кебек...
Икмәк кибетләрендә авылдашлар капчык тутырып ипи ала, октябрь ае, мал
симертергә әзерләнә халык. Мин – сакаллы сабыйны күргәч, тәмам димче
карчыкка әвереләләр: Ботан бакчасы янында гына белгән кешем бар, үзе
матур, аерылган, баласы да елар яшьтән узган; әнә, институтыңнан ерак та
түгел, Мирный бистәсендә... ире үлгән, өч бүлмәле фатирда әнисе белән генә
калды. Төскә-биткә чибәр, буе да сиңа таман, баласы да юк... Күрәсең, минем
мужиклыгым йөземә чыккандыр. Ашханәгә кергәч тә, симез-симез апалар,
минем чират җиткәч, сосмаларын читкә куеп, шулпа парыннан тирләгән маңгай
чәчләрен ак кәпәч астына яшерә башлыйлар.
Ә шулай да Нагорный бистәсендәге Җиләкле урамына барып карадым мин.
Яучыларым әйткән «үз йортлары белән яшиләр»не бик тиз эзләп таптым. Сәхнә
бизәлешенә охшаган тәбәнәк юка капканың келәсен бавы өзелмәслек итеп
кенә келтерәтә торгач, маңгай турысы ак мулине белән чигелгән, ак яулыклы,
әниемә яшьтәш булырдай апа чыгып алды. Күрәсең, өйләрендә телефоннары
да бар (димәк хәлле гаилә, кемнәредер зур урында эшли), минем киләсене
хәбәр итеп өлгергәннәр.
«Ә, синме?» – дип елмаеп каршылады ул.
Капкадан болдыр баскычына чаклы җәелгән такта сукмакны балавыз
төсенә кертеп юганнар. Ишегалларындагы алмагачка караганда, өй салып
кергәннәренә утыз еллап бардыр, шәт, миңа димли торган кызлары да шул
чамадыр. Ул арада агачның иң очында онытылып калган бер алма аяк очына
сикереп төште.
«Күр әле, Ходайның фалын, соңгы алма бит ул. Ал әле аны, ал. Әминәмә
үз кулларың белән бирерсең» – дип, апа мине ияртеп керде.
Өйләре өч бурадан салынган иде, уртадагысы чәйханә хезмәтен үти бугай:
савыт-саба шкафлары түшәмгә чаклы, нигъмәт өстәле уртада калган, тәрәзәнең
ике ягында отышларга гына эләгә торган ике суыткыч – ишеген ачсаң, азык-
төлеге ишелеп төшәдер... Үземне өй сатып алырга килгән вак сәүдәгәр кебек
хис иттем... Як-ягыма каранып торуымны үзенчә юрады хуҗабикә:
«Алдагы өйдә – зал, кече кызым шунда йоклый, Әминә бүлмәсе – әнә
тегесе... Әминә, чык әле кызым, синең янга килгәннәр».
Кулына алма тоттырасы өлешем: «Нәрсә бар, әни?» – дип, белмәмешкә
салышып чыкса да, кыз инде кичтән үк киенеп-ясанып, төне буе йокламыйча,
мине көткәнгә охшаган иде. Вакытны әрәм итмичә генә, алманы Әминәгә
суздым. Ул аны, әллә каушавыннан инде, шундук тешләп тә алды:
К А М И Л К Ә Р И М О В
47
«Мин бу алмага күптән кызыгып йөри идем инде, чеме нык идеме,
коелмады, сезнең килгәнне көткән».
Әминә елмаюын югалтмый торган арада мин аны фотоаппарат тизлеге белән
генә күздән кичереп өлгердем. Гәүдәсенә караганда «апа» дип эндәшәсе килә
үзенә. Тезенә тияр-тимәс күлмәге диңгезчеләр «тельняшка»сы тукымасыннан
тегелгән кеби аклы-каралы киң сызыклары таза тәнен телем-телем бүлеп
күрсәтә, итәге дә, җиң очлары да кулдан чигелгән.
«Сез кул эшләренә бик оста икән, матур итеп чиккәнсез», – дидем,
аптырагач.
«Бераз бардыр инде... Төннәр озын ич... – Бу юлысы Әминә елмаерга
онытты. – Утырды инде бу күлмәк. Яраткан кием тиз туза, диләр бит...»
Синең алда ыспай күренергә теләп, берәр размерга кечерәген кидем,
дисә, мин дә елмаясы идем. Әминәнең сурәте авылдагы кызлар, институт
ашханәсендә күренгәннәр, альбомдагы рәсемнәр, Илсөяр, Сәрия, Тәнзиләләргә
охшаган сыман; майлы корым сылангандай елкылдап торган чем-кара чәче дә,
күкрәгенә салган калын толымы да үзенеке ләбаса инде; ияк очында мине үртәп
торган мәхәббәт чокыры да бар хәтта... Ләкин Гөлназы юк. Ник сайланам соң
шултиклем? Һәркем үзе өчен генә үскән кызны эзли, ләкин кеше өчен үскәне
белән гомер кичә. Сине «Ачы! Ачы!» дип сөендереп торганда, кемдер ачы күз
яшьләрен йотып кала. Мәхәббәт ятимнәренең исәбен алучы юк, алар күләгәдә
кала... Менә хәзер дә үз-үзеңне яучылап килгән егет, ярәшү йоласын уйнап,
«колагын тешлә» дә Әминәңне күтәреп (юк, кирәкми, буровойда билеңне
сындырдың, сиңа врач авыр күтәрергә кушмады, култыклап) йокы бүлмәсе
дип аталган зиннәтле зинданга алып кер. Шәледә андыйларны «йортка керде»
диләр, «Корыч» кушаматыңны онытырлар... Юк, әле өйләнмәгән килеш тә
Әминәдән инде аерыласым килә...
Йа Хода, ник рәхәт чакларда мөрәҗәгать итмибез икән без Сиңа?! Ник кыен
чакларда гына ялынабыз?! Инде дә бүген ярдәмеңнән ташлама, коткар мине
бу йозактан. Насыйп ит бер сәбәбен!..
Кинәт... Күпне күргән ишекне төбенә чаклы каерып ачып, бер фәрештә
очып керде. Без – өйдәгеләр, өчебез бер булып, аның каршысына килеп бастык.
«Гөлназ?!!» – дидем мин, соклануымны тыя алмыйча.
«Әйе, Гөлназ. Исемә төшерә алмыйм. Сез мине каян беләсез?»
«Белмим. Тик исемегез җисемегезгә туры килә».
«Ах, хәсис! – дип, миңа ябырылды әни кеше. – Әминәмнең башын
әйләндереп утырды да хәзер кече кызыма үрелә! Бармагында балдак эзе дә
бетмәгән килеш, бабник! Сине өйгә кертсәң?! Вон, общежитиеңә!»
Ике кызы ике бүлмәгә йөгерде. Ә мин туфлиемне капка төбенә чыгып
җиткәч кенә киеп өлгердем... Һәм сө-ен-дем!
Кайтам, бүген үк Шәлегә кайтам! Гөлназга өйләнәм! Парлашып укучы яшь
гаиләләр күп ич ул...
Атна азагында авыл клубы өч көн гөрләп ала. Ялга каршы лекцияләр
дүрт кенә пар. Мине түшәмдәге кыңгырау тавышы озатып калды, пар ат
дугасындагы кебек тыңлап түгел, әлбәттә, «гражданнар оборонасы»ның
«һәлакәт» ораны кебек каравыл кычкырып.
Гөлназ клубта юк иде. Алай да берәр сәгать чамасы карт егетләр арасында
домино уйнаган булып көтеп карадым, ул һаман да юк. Ял көннәрендә клубка
чыкмас өчен, ай-һай, җитди сәбәп кирәк! Киттем. «Дуслык» урамына, шул
сәбәпне эзләп.
ИСЕМСЕЗ ХАТ
48
Тиз йөргән кешенең кимчелеген күреп өлгермиләр, мин үзем тумыштан
әкрен йөри белмәдем. Туктаганда да тик тора алмыйм. Хәтта гәүдәмнең
«авырлык үзәген» бер аяктан икенчесенә алмаш-тилмәш күчереп, баскан
җиремдә тыпырдап торам. Кыбырсык чире түгелдер ул. Төпчек малаем
кечкенә дип, әни колхоз эшенә йөрүдән туктамаган, мине абый белән апа
кулына тәрбиягә калдырып, хезмәт көне җыйган. Тәрбиячеләр үзләре дә
бала бит әле, әни күздән югалуга, мине бикләп калдырып, урамга чыгып
сызганнар. Әнидән алдан кайтып керсәләр ярый да, тик еш кына соңга калалар
икән дә, әнидән «эләгә» икән үзләренә. Минме? Җәен-кышын капкадан
чыгармаганнар, ишегалдында, бәрәңге бакчасында кызык табып, әнинең
эштән кайтканын көткәнмен... Инде җиде яшь тулгач, сумка тотып мәктәпкә
йөгергәч, урамдагылар: «Карасана! Мәдинәнең төпчеге тәпи йөри башлаган!»
– дип хәйран калганнар имеш. Шуннан бирле бүгенге көнгәчә йөгереп кенә
йөрим, әкрен атласам, буыннарым ойый кебек. Ә аягымның кәкрелеге – тиз
йөргәннән түгел, тал-тирәккә күп менгәннән... Кул белән ябышып, аяк белән
кочаклап күпме чәүкә оясына сукмак салдым инде мин... Югарыга менгәч,
авылдагы гамь онытыла, гел ерактагыны күрәсе килә.
***
Гөлназларның өй түрендә йөреп әллә җаным чыга инде – тәнем суына
башлады, кул өши, кояшның баеганын гына көткән октябрь җиле «Дуслык»
урамында ноябрьне эзләп йөри. «Әбиләр чуагы» озын гомерле булды дип,
кыска җиңле күлмәк өстеннән юка пинжәк элеп кенә килгән идем... Свитер-
мазар киясе калган... Гөлназларның капкасын кадаклап куйганнармы соң
– егетләрнең кызлар куар сәгате җитә... Их, йон якалы калын куртка киеп
кайткан булсам... Кесәсенә колакчынлы бүрек кыстырып... «Их, бер өйләнәсең
килә башласа, шундый кыен икән ул! Көтәм, таң атканчы, капка төпләрендә
өшегән күчән булганчы көтәм», – дигән соңгы өметемне аяз күктәгеләр ишетте,
бер фәрештә җибәрделәр... Төн эченнән песи хәтлек кенә этен ияртеп, янгын
каланчасында сакта торучы Хисам абый тамак ялгарга дип, өенә кайтып килә.
Гөлназларның күршесе. Мине шундук танып алды:
«Нишләп йөрисең бу тирәдә?»
«Гөлназны көтәм, лайон газетасы чыгалам дигәние, минем шигыльләр
чыккан санын».
«Күптән көтәсең, ызначит – «р» хәрефең төшеп кала... Ә син бит,
шыттырасың, малай актыгы, Гөлназның бүген төнге сменасы, ул бит хәзер
урман авызындагы заправкага урнашты».
«Беләм, Хисам абый, – дигән булдым хәбәрнең сөенечен сиздермәскә
тырышып. – Илсөял сеңлесенә әйтеп калдылган ул гәҗит билелгә».
«Башта янгынны сүндерәләр, агайне, аннан утның сәбәбен эзлиләр», – дип
саубуллашты ул. Аңлавымча, мине Гөлназ белән җитди сөйләшү көтә иде.
Хисам абыйның өенә кереп киткәнен генә көттем дә бензинга сусаган
машина кебек «КамАЗ» юлындагы заправкага йөгердем. Авылдан өч чакрымда
әле ул, ләкин машиналарга кул күтәрмим, Гөлназ янына барып җиткәнче
җылынасым бар...
Баш очына «касса» дип язылган ярымтүгәрәк тәрәзәдән Гөлназ карап тора.
Ул мине күргәч елмаймады, ә көлемсерәп куйды.
«Бензиның бетте мәллә? Мышнагансың».
«Синең янга ашыктым».
К А М И Л К Ә Р И М О В
49
«Кайтырсың дип кем уйлаган инде?! Казаныңда кызлар күп ич».
«Вакыт булмады... Тәки укырга кердем бит!»
«Сигез ел узгачмы?»
«Әйе. Мин яшьтәшләремнән сигез елга соңарып яшим. Ашыкмыйм, үземә
насыйбын сигез ел көтәм».
«Алайса хатының да үзеңнән сигез яшькә кече булачак...»
«Бәлки шулайдыр да... Юк, юк, Гөлназ, син миңа таман гына. Әйдә,
өйләнешик!»
«Тукта, тәрәзә ярыгыннан гына сөйләшә торган сүз түгел бу».
Ул ишек төбендә кроссворд чишеп маташкан каравылчыга нидер әйтте дә
миңа ком тутырылган кызыл мичкә янындагы тар эскәмиягә утырырга кушты.
Бу вакытта олы юлдан бимазалап килүче машиналар азая, күрәмсең.
«Алдан хәбәр иткән булсаң, эш көнемне берәрсе белән алмаша идем.
Заправкада телефон бар ич».
«Кайда эшләгәнеңне бүген генә белдем... Әйдә өйләнешик, Гөлназ! Бүген
үк! Хәер, бүген син буш түгел инде. Әйдә иртәгә!»
«Нинди бүген, нинди иртәгә?! Ычкындыңмы әллә? Беләсең ич, әти-әни
риза түгел».
«Революциядән соң 60 ел узгач та, нинди борынгы йолалар инде ул?! Сиңа
гомер итәсе ич, үзең хәл ит!»
«Һаваланма! Без авылда яшибез. Ни өчен каршы икәннәрен беләсең.
Бердәнбер кызларына егет тапмадылар дип, күз ачтырмаслар».
«Мин – хыянәтчегә хыянәт иткән хыянәтче генә... Паспортым чиста».
«Акланып торма. Беләм. Аңлыйм. Ошыйсың. Сагындым да».
«Суң шулай булгач, инде араны өзәбезме?»
«Араны өзәсең килмәсә... Башкалар урлый ич әнә...»
«Гөлназ! Сине бер урлаганнар иде инде, әтиең бәреп кереп, алып киткәч,
авыл «шау» килде. Ул егетне төрмәгә утырта яздылар. Ярый ла, сиңа тиеп
өлгермәгән, диделәр».
«Яраткан кешем түгелие. Ә сине... Ә син такси белән кибет тыкрыгында
торасың да апкитәсең. Берәр сәгать узгач кына, иптәш кызым Сәрия әниләргә
кереп әйтә... Аннан соң кем эзләп тапсын ди безне?!»
«Комсомол башым белән кыз урлап йөргәнемне ишетсәләр... шул сәгатьтә
үк институттан куалар мине. Инде, ниһаять, укырга кердем дигәндә генә...»
Ул арада, бөркәүле «КамАЗ» килеп туктады. Кирәкмәгән чакта гына, ачу
китереп йөриләр шунда. Йөртүчесе, куначадан очып төшкән тау әтәче ише
генә, җиргә сикерде дә Гөлназ тәрәзәсенә килеп кунды.
«Матурым, миңа ялгыш җәйге солярка сала күрмәгез, яме», – дигән була. Ә
үзе егерме өч тиенлек шоколадны акча өстенә салып шудырмак була, яннарына
мин килеп баскач кына кире алды.
Машина соляркага туенып китеп барганчы, биш минутлык тынлык
урнашты. Шул арада зиһенем ачылып, башыма килгән уйдан сөенеп куйдым.
Гөлназ кабат чыгып баскач, җәһәт кенә әйтеп өлгердем. Тагын йә берәр
«дальнобойщик» килер дә бүлдерер.
«Гөлназ! Әйдә шыпырт кына барып, Күн авылында язылышабыз. Бу турыда
беркемгә дә әйтмибез. И, аннан соң мин сине урларга кайтам. Икебез генә
белгән уен булып калыр».
«Юк! Күн авылында сер сакланыр, димә. Башта урла, аннары – ЗАГСка...»
«Юк! Алдан язылышабыз да, урлыйм!»
ИСЕМСЕЗ ХАТ
50
«Юк! Ябышып чыккан, дигән даным таралуын теләмим!»
«Юк! Институттан куалар... Хуш! Бүтән кайтмыйм!»
«Мин көтә беләм. Сиңа гел хат язып торырмын...»
Әнә шулай, Гөлназлы киләчәк «юк»ка чыкты. Каз өмәләре башлангач,
көзнең буранлы төнендә, түрле чанага толып белән каплап тәки урлаганнар
үзен. Инде икенче тапкырга киткәч, әтисе кызы артыннан чыгып чапмаган...
Гөлназ әтисе кушкан язмышка буйсынып, яшәп калган. Нәселенең бәясен
төшермәгән...
Хәмдия, Сәвия, Гөлназ... Авыл миңа аларның өчесенең берсен дә бирмәде...
Салам түбәлеләр өчен кызлар әкрен үсә... Сигез ел чамасы көтәргә туры килер.
Үзем үсә торыйм...
Татциктагы өебез маяк кебек балкып тора, үтеп китә күрмәсен тагы,
дигәндәй, бөтен лампочкаларны да кабызып көтәләр булса кирәк. Капканың
салкын келәсенә кулым тигәч, Гөлназлы шыксыз көзге кич назлы язга
әверелде... И, үзең дә бигрәк беркатлы бала инде син, Нуриәхмәт кызы...
Шушындый язда ирне урамга куып чыгаралармы инде, җә?!.
***
Бигрәкләр дә озын инде Шәле урамнары, хискә бирелеп кенә атласаң, бөтен
гомереңне искә төшерергә җитә...
Яшьлегемнән кайтып киләм...
Миңа кызларын жәлләгән калай әтәчле өйләрнең нигезе сытылып, күләгәле
якка авышкан. «Сыер күле»нә терәлгән элеккеге колхоз басуында, ярыша-
ярыша салынган зиннәтле йортлардан яңа бистә үсеп килә... иске авыл калага
качып бетә бугай инде...
Яшьлек узгач, яшәүнең кызыгы калмый дип уйлый идем мин. Ялгышканмын!
Олыгайгач, яшьлекнең бөтенләй дә кирәге юк икән аның... Тигезлек белән генә
яшәсәң, бөтен проблемалар да хәл ителгән була. Түтәлләрдә җиләк пешкәнне
көтеп тик утыр янкорма кәнәфиеңдә! Ни кирәк тагын?! Җитте, түздек. Алты
яшьтән каз көттемме – көттем! Җәй узганчы берсен генә дә тилгәнгә бирмәдем.
Әни миңа ышанып, бәбкәләр чыгуга, ата каз штатын кыскарта иде. Укыганда,
өйгә бирелгән эшләргә кем булышты – үземә үзем! Геометрия, химия, физика
формулаларын, билләһи менә, пенсия кенәгәсе белән ант итәм, мин аларны
төнге сәгать уникедә уятып сорасалар да, яттан беләм. Әлбәттә, кирәклеләрен
генә! 6 нчы класстан башлап, җәйге каникулларда прицепщик булып акча
эшләдемме? Трактор җене кагылгангадыр, нибарысы дүрт малайга аттестат
белән бергә «сельский механизатор» дигән катыргы бирделәр. Су бораулаучы
булып эшкә урнашканда бик ярап куйды әле ул!
Мәхәббәттәме бәхет?!
Ныклап уйлап караганда: бар, дисәң – бар, юк, дисәң – юк ул бәхет...
Чагыштырып торып карыйсың да... тегеләрдән лутчырак, болардан хужерак
килеп чыга. Апакай кызы Зәрия идеме минем бәхет?.. Мәктәпне тәмамлагач,
совхоз аңа паспорт бирдермәгән. Берәр ел авылда эшләргә кушканнар. Ә ул
шәп биюче – үзешчәннәр смотрында җиңүче! Биюче кызларны коммунистлар
да ярата иде. Банкеттан банкетка йөртеп, паспорт биргәч тә китә алмаслык
итеп симерткәннәр кызны. Соңында һөнәри училищеларның берсендә завуч
булып пенсиягә чыккан, ди. Зәрия белән дә кавыша алмагач, бәхетсез инде
мин... Ә Нуриәхмәт кызы белән – бәхетле, и Ходаем, минем өчен генә үскән
берәр кызны насыйп ит, дигәнемне ишетте Раббым, теләгем рас килде.
К А М И Л К Ә Р И М О В
51
Дөрес, ялваруыма биюче кыз булсын иде, дип тә өстисем калган. Вәләкин,
Нуриәхмәт кызы, минем белән чагыштырганда, Ханәкә иде. Аннан туган
оныкларыбыз да матурлар: малай ягыннан ике кыз, кыз ягыннан бер малай!
Кызларыбыз мәктәпкә йөри, еладылармы соң, юкмы – онытылган инде. Ну
малаебыз – тугыз ай булды инде, өч смена рәттән елый, имгәндә генә туктап
тора да сиренасын кабыза! Тавышы таш стена аша үтеп чыга. Нигә еламасын
сабый – эче авырткач, ник авыртмасын, ди, әти-әнисе вегетариан булгач?!.
Аның ныклап үсәсе килә, малай кеше бит ул, җаны-тәне ит ашы сорый.
Социализмның гөрләп чәчәк аткан чорында, бөтен ил талонга калган чакта
да без балаларны иттән-майдан, шикәрдән-чәйдән мәхрүм итмәдек. Хатын
белән икебез дә редакция паёгын алгач, пәрдәне корып, чәйнең фил сурәте
төшкәнен генә, аны да «күгәрчен сөте» дигән конфет белән эчә идек... Үсеп
буйга җиткәч, тәненә ит кунгач кына, кызым үлән ашаучы бер егет белән
танышып-кавышып, фамилиямне шарга бәйләп очырды. 1921 елгы ачлыкның
йөз еллыгын искә алабыз дигәндә генә, табыннарыбыз икегә бүленде. Ничава,
тәпи йөри башлагач, ияртеп чыгып: елкы ите, люля кебаб, каклаган каз, үрдәк
бәлеше, шулпалы өчпочмак, бәрән итеннән шашлык ашатам әле мин аңа...
Әлегә түзәрбез, авылда ял көннәре генә очрашабыз, атна буе һәр гаилә Казанда
аерым яшәп ятабыз. Әнә, үкерә, капка калае зыңгылдап тора хәтта... Чү,
туктады түгелме? Дәү әнисе казылык кисәге чәйнәп каптырды мәллә? Булыр
аннан, ул оныкның әнисен дә елаудан бик тиз туктата иде... Үзе ишетмәгәндә,
мактасаң да ярый хатынны. Иҗат кичәләренә, театрларга ияртеп йөрер өчен
менә дигән әле ул. Буфетларга кергәч, коньяк та сораганы юк, тәүбә-тәүбә!
Бик экономный үзе – малаебызга йөкле вакытта ризык талымлый башлагач,
50 тиенлек акбур кимереп йөрде. Шагыйрь хатыннары кебек диңгез суы эчеп
карыйсым килә, димәде... Ә машинага права алгач, беренче тапкыр шәһәр
эчендә йөреп карыйм, дигәч... ике баланы да кочаклап, арткы рәткә кереп
утырды: бетсәк, бөтенебез дә бергә бетәбез, синнән башка яши алмыйбыз,
ди бит, җимешем. Теле белән юмагайлана белмәсә дә, фигыле белән сөйдерә.
Булды, җитте, онык йокыга китте, хәзер керәм дә исемсез хатны кулына
тоттырам, террасага чыгып әрләшербез...
Өйгә кердем. Сукыр лампочка яктысында Нуриәхмәт кызы балет биючесе
кеби, аяк очында гына йөри. Балдаклы кулын изәп: «Кил әле монда!» дигән
ишарәсен шәйлим. Мин хат кисәген бөгәрләп тоткан килеш үзем ясап элгән
бишек янына килдем. Анда бөтен дөньяның тынычлыгын үзенә җыеп, сөенеч
канатына сыенып, нәсел агачының яңа җимеше нур бөркеп ята; сулыш алганы
да сизелми. Ул гүя бу минутта инде бөтен хөрмәттән дә канәгать; бар хәрәкәтен
тыеп йоклый; сокланучыларга сиздермичә генә үсә һәм көч җыя...
«Бердәнбер» төшенчәсенең «Иң...» дигән игезәге бар. Бу дөньяда Иң зур
Матурлык – бишегендә йоклап яткан Онык икән! Аны күреп, калебең чистара;
аңа ияреп, яңадан яши башлыйсың; әрәм үткән көннәрең, чын күңелдән кылган
хаталарың өчен кемнәрдәндер гафу үтенәсең килә.
– Сөйләшәсе бар... – дидем мин, бишек офыгыннан ерагайгач.
Без террасага чыктык. Язгы караңгылык һәм Совет урамын кисеп үтә торган
«КамАЗ» юлының өзлексез гөрелтесе Нуриәхмәт кызы белән икебезнең арада
кабыначак бәхәскә бер минутлык тынлык бирде.
– Әллә бөтен кеше юлда яши инде хәзер, олы юлда буш урын юк.
– Үзебез дә олы юлда инде... Туктап, бер сөйләшеп утырырга да вакыт таба
алмыйбыз. Хат килде бит миңа...
ИСЕМСЕЗ ХАТ
52
Бишек тынычлыгын онытып сискәнергә тиеш иде Нуриәхмәт кызы,
ләкин ул үзен ифрат сабыр тотты, «М – 7» агымына караган килеш миңа таба
борылмады да хәтта. Ну, сабырлык монда...
– Анонимка килде, дим, мин сиңа!
– Кайчан?
– Бер атна элек... Извещение алгач, ГАИдан штрафтыр, дип йөгереп бардым,
ә ул...
– Атна буе тел яшереп йөрдеңме?
– Яшерергә теләсәм, әйтеп тормасыем. Ерттың да ташладың! Кем язганын
беләсем килде... Эш урынымдагыларның язу рәвешен дә чагыштырдым,
тискәре геройларымнан җыелган хатларны да актардым, бөтен биографиямне
«сөреп» чыктым... Юк, кемнән икәнен тәки белә алмадым... Мә, укы!
Нуриәхмәт кызы әле һаман да җилкә аша сөйләшә.
– Мин аларның нәрсә язасын беләм, җыртып ташла...
Менә сиңа вәт! Атна буе эзәрлекләп йөргән «шайтан өермәсе», өйгә кереп
тормыйча гына, бакча артыннан үтеп китте; гәүдәм турайды, сулышым иркенәйде;
мине ишетергә лаек булган әр-зарлар тагын берәр елга ерагайды, ә бәлки,
бөтенләйгә үк югалгандыр да... Мине кинәт кенә шагыйранә хисләр биләп алды.
– Әйдә, апак, таңны каршы алабыз. Төн түрендә учак ягабыз. Чыбыкка
тезеп сардельки кыздырабыз... Оныклар өчен дә борчыласы юк, әти-әниләре
яннарында. Баздан үзебез ясаган йөзем шәрабын алып чыгам... Бүгеннән тагын
яңача яши башлыйбыз!
– Төннәр кыскарсын инде бераз. Таңын да аттырырбыз әле, балалар белән
бергәләп... Яңача яшәү дигәнеңне – яңа маҗараларың көтә дип аңларгамы
инде?.. Карале, син ул матрёшкаларны ташладың мәллә?
– Юк, эштә калды.
– Алып кайт, балалар өчен матур уенчык бит ул. Өчесенә дә җитә...
Һәм Нуриәхмәт кызы, «Ярар!» дигәнемне дә көтмичә, гөрләвекләр аша
сикергәләгән кызчык ише генә ашыгып, өйгә кереп китте.
...Бәй, без бит әле исемсез хат турында гына сөйләштек. Агач курчакларны
каян белә соң ул? Санына кадәр әйтеп бирде... Менә бу ичмасам, дипломатия!..
***
Өебезнең икенче катында, сыерчык оясы чаклы гына иҗат бүлмәм бар.
Иртәнге кояш тәрәзәмне ачтырды. Көн җылысы җәй ягыннан килә. Ягымлы
җил яңа гына кардан ачылган түтәлләрдән җиләк, кишер, бөтнек, алма, яңа
бәрәңге исләрен җыеп алып керде, гүя бакча өстендәге болытларга кунып,
тургай сайрый, аңа охшарга тырышып, сыерчык кушылды. Ул да булмады,
койма артындагы тал-тирәккә кайтып урнашкан кара каргалар кавеменә эш
кушкан бригадирдай, бер ала карга тавышы өскә чыкты.
«Кар-р!.. Кар!.. Кар!...»
Мине үрти бит ул! Ярты фамилиямне әйтеп бирде. Теле булса җөмләсен дә
тутырып әйтер иде! «Кар-римов. Яз үтеп бара, яз! Яз инде! Язмасаң, акылыңнан
язарсың», – дияр иде.
Биш йөз хат язардай кәгазьнең төргәген сүттем дә миләүшәләр төсендәге
язу карасы белән «Исемсез хат» дип башладым.
Яшәлгәнен яза торам...