Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бәләкәй Әлфәт

Туган җирем

Табигатьтән шулай бирелгән, күрәсең, мин бала вакытымны аз хәтерлим. Мамадыш районы Югары Яке авылында гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгәнмен. Өч елдан соң энекәшем туган. Әтиемнең сеңлесе Миңнегөл апа кендек әбием булган. Ул еш кына әйтә торган иде: «Син йөзлек белән тудың, бәхетле бала булырсың». Әтием Мәгъсүмҗан Бөек Ватан сугышында катнашып, 1946 елда авылга кайтып төшә. Бер елдан соң районның иң зур авылларыннан берсе булган Үсәлидән булачак әнием Зәйтүнәне алып кайта. Тормышыбыз шактый авыр булган: берсеннән-берсе кечкенә сигез бала, аннан соң әтиемнең әбисе Рәхилә әби дә безнең белән кечкенә генә өйдә яшәгәнбез. Ул вакытларны хәтерләмим дияргә була, бары тик түрдәге сәкедә карт әбинең утыруын бераз төсмерлим. Тагын бер вакыйга хәтердә калган. Ниндидер сәбәп белән кунаклар чакырган көнне, мич алдында идәндә самовар булып, шул үзем биеклегендәге самоварга корсагымны пешердем. Каты елаудан мине күтәреп күршеләргә алып кергәннәрен хәтерлим. Каты пешкәнмен, күрәсең, эзе әле дә саклана.

 

Кайгы адәм башыннан йөри

1966 елны мин беренче сыйныфка укырга бардым. Җиде яшем октябрьдә генә тулганга, башта исемлеккә кертмәгәннәр. Булачак укытучым Мәсгут абый йомыш белән безгә кергәч, танышып, укыйсың киләме дип сораган. Мин уңай җавап биргәч, чыбык очы гына туганлык та ярдәм иткәндер, ике көн кала гына укырга барачагым билгеле булды. Башка юньле кием булмагач, мин энекәшнең замоклы вельвет пиджагын киеп, «көтүче сумкасы» асып, мәктәпкә киттем. Беренче көннән үк мәктәпне бик яраттым. Укырга мин яратып йөрдем. Безне дәртләндерү, үсендерү өчендер инде, укытучыбыз «5» алган укучыларга кызыл белән «5» куелган дәфтәр бите бирә иде. Мәктәптән кайту юлында күршедә яшәүче бабай, әби, апалар турыннан үткәндә, шул зур «бишле»не күрсәтеп үтә идем.

Әмма тиздән гаиләбезгә зур кайгы килде. Ул елны без колхоздан ссуда алып, яңа йорт салып кергәнбез. Бурычны түләү өчен кышлаган үгезне сатарга дип, әти белән әни район үзәгенә барганнар. Әти акча бирүләрен көтеп кала, әни исә өй тулы балалары янына ашыккан. Машина кузовына утырып, 25 чакрымдагы авылга кайтырга чыга. Бу ноябрь башы: беренче кар явып үткән, бераз катырган чак була. Бозлавык юлда машина дамба астына тәгәри, әниебез, сигез баласын ятим калдырып, шунда вафат була. Әйтеп бетергесез зур хәсрәтне мин, билгеле, бөтен тулылыгында аңламаганмын. Бары әнинең гәүдәсен өйгә алып кайтуларын, барыбыз бергә җыелып, елашып утыруыбыз гына күз алдында тора. Әниемне үзенең тырышлыгы, ярдәмчеллеге өчен олысы-кечесе бик хөрмәт иткән, соңгы юлга озатырга да бөтен авыл халкы, хәтта тирә-күрше авыллардан йөзләрчә кеше килгән. Әнине белүчеләр хәзер дә аны эшкә уңган, чиста-пөхтә, булган хатын иде дип искә алалар. Әниебезнең якты хатирәсенә күршебез Нуретдин абый «Зәйтүнә бәете» яза:

Иртә сулган умырзая сыман,

Аның гомере иртә өзелде.

Ул көннәрдә авыр кайгылардан,

Дәрья булып яшьләр түгелде.

Берничә айдан райондагы Баскан авылыннан Сабира әни килде. Зәйтүнә әни вафат булганда, олы апабыз Мөнәвәрә яңарак кына кияүгә чыккан була. Җиде баланы тәрбияләргә килгән яңа әниебезгә мин бик рәхмәтле. Бүгенге акыл белән аның бу адымын чын батырлык дип бәялим. Билгеле, төрле вакыт булгандыр, әмма Сабира әни дә какмады-сукмады, үги булсак да, безне үз әниебез кебек якын итте. Яңа әнидән сеңлебез Гөлнур туып, гаиләбез тагы да ишәйде.

Бабай – мулла, әти – коммунист

Бабам Закирҗан октябрьгә кадәр мәдрәсәдә белем ала. Әбием Васбикамал белән гаилә корып, иген игеп көн күрәләр. Колхозлар оешкач, байтак еллар урман каравылчысы булып эшли. 1941 елны аны сугышка алалар һәм Мәскәү астындагы Калинин фронтында яраланып, бер кулын терсәктән өздереп кайта. Мин мәктәптә укыган елларда ул авылда мулла вазифасын башкара иде.

Әтием Мәгъсүмҗан 1942 елны Бөек Ватан сугышына китә. Үзенең сөйләве буенча, алгы сызыкка машина белән сугыш кирәк-яраклары ташыган. Бервакыт фронт сызыгына җиткәндә, атыш башлана, ул кызу барган машинасын юлдан читкә бора, әмма чокырга туры килеп, әйләнеп каплана һәм иңбашыннан кулын сындыра. Дәвалану озакка сузылып, аны Грузиягә Тбилиси шәһәренә озаталар. Ул бары 1946 елда гына демобилизацияләнә. Әти гомере буе авылда яшәп, төрле вазифалар башкара: клуб мөдире, авыл совете рәисе, бригадир, көтүче, ферма мөдире, атчы. Ул йомшак табигатьле, ярдәмчел кеше иде. Сугыштан өйрәнеп кайткан тәмәке тартудан, хәмер белән мавыгудан да баш тартмады.

Мин шактый каршылыклы даирәдә үстем. Әти – коммунист һәм ул моңа бик җаваплы карады. Партия җыелышларын, төрле уку-семинарларны калдырмады. Үзе шактый еллар «политуку» курсын алып барды. Мәктәптә яхшы укыдым, шуңамы әтинең укуым белән кызыксынуын хәтерләмим. Дөрес, ата-аналар җыелышына ул үзе йөрде, бер дә калдырмый иде. Җыелыштан кайткач, горурланып (мине мактап сөйләгәннәрен чамалыйм), бер-ике фикер әйтеп куя.

Бабай, әби, әтинең сеңлесе һәм аның улы күршедә яшәделәр. Билгеле инде, без аларда һәркөнне әллә ничә тапкыр була идек. Бала вакытта үги әнигә ияләнеп китү дә җиңел булмагандыр. Тормышыбыз авыр булып, тәм-том бик эләкмәде, шуңа да әби-бабайда печенье-прәннек белән чәй эчү теләге дә булгандыр. Бу өйдә Коръән сүзен еш ишетә идек. Әби-бабай намаз укудан тыш, авыл кешеләре дә төрле йомыш белән килә һәм өйгә дога кылудан алып, өшкерү, тәлинкә яздыру, бөти әзерләү, юл догасы язып бирү кебек эш-гамәлләр күп вакыт безнең каршыда үтәлә иде. Әбием Васбикамал бик хәрәкәтчән, җиңел гәүдәле булып, ике өйне бер итеп яшәде. Үгет-нәсыйхәт сүзен дә, бабайның теге яисә бу мәсьәлә уңаеннан җиткерәсе фикерен дә еш кына әби авызыннан ишеттек. Бу йортта хәмер-тәмәке кебек әйберләрнең исе дә булмады, анда тынычлык, үзенә бер рәхәтлек хөкем сөрде. Гомумән, әтинең коммунистлыгы, бабайның динилеге йогынтысында үстек без. Әмма иң мөһиме, алардан мин әдәп-әхлакка, намуслылыкка өйрәнеп калдым. Әби-бабайларның «тирә-күрше, авылдашлар каршында йөзгә кызыллык китермәгез» дигән сүзләре минем өчен яшәеш принцибына әйләнде.

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Башлангыч белемне туган авылымда алдым. Сыйныфта без җиде кыз һәм ун малай булып, шунысы игътибарга лаек: малайларның 7-се гармунда уйный иде. Мин кечкенәдән чаңгыда шуарга, ярышларда катнашырга яраттым. Бакча артында гына биек тау, тау астында инеш булып, бик текә таулардан шактый оста шуарга өйрәндем. Өлкән егетләргә ияреп, ерактагы тауларга, урманга йөрүләр дә хәтердә. Бишенче сыйныфка үзебездән сигез чакрымдагы Кече Кирмән сигезьеллык мәктәбенә бардык. Бу авыл «Кызыл партизан» колхозының үзәге булганга, безнең авылдан бермә-бер зур, матур иде. Мәктәп директоры – киләчәктә шагыйрь, прозаик буларак танылу алачак Рафаил Газизов. Мин яңа бер мохиткә эләктем. Балалар күп, мәктәп кайнап тора, атна саен төрле-төрле чаралар үткәрелә. Пионер, комсомол оешмалары актив эшчәнлек алып бара. Кемгә ничектер, мин аларны сагынып искә алам. Билгеле, идеологиягә бәйле ясалмалылык күп булгандыр, әмма пионер-комсомол җыелышларында чыгыш ясарга, үз позициямне якларга өйрәндем. Җыелышлардан соң без һәрвакыт ял кичәсе оештыра идек.

Татарча биергә шунда өйрәндем. Зурларның кичке уеннарында отып калган җыр-такмаклар, кара-каршы җырлашулар, парлап биюләр – барысы да башкарыла иде.

Кече Кирмән мәктәбендә укуга җитди таләпләр куелганы хәтердә. Укытучылар гаять таләпчән, начар укучыларны хәзерге кебек күз йомып сыйныфтан сыйныфка күчерү юк, шуңа да утырып калучылар да байтак булды. Математикадан Сәвия апа, физикадан Шамил абый, биологиядән Габделхак абый, татар теленнән Гамилә апа һ.б. дәресләре әле дә күз алдында тора. Хезмәт укытучысы Габделхәй абыйга безне чүкеч-пычкы, өтерге-ышкы тотарга өйрәтүе өчен гомерем буе рәхмәтле булдым. Сыйныф җитәкчесе Ринат абый Шакиров турында аерым әйтәсем килә. Ул бик кырыс, таләпчән, вакыты белән тупас иде, әмма дөньяга күзебез ачылуга зур йогынты ясады, чын мәгънәсендә тормышка өйрәтте. Безне физкультурага, спортка тартты, яраттырды. Минем чаңгы спорты белән мавыгып китүемә дә ул этәргеч бирде. Чаңгыда узышырга гына түгел, бәлки, үз-үзеңне җиңәргә, түземлеккә, ихтыяр көче тәрбияләргә дә юл күрсәтте.

9-10 (11) сыйныфларны безнең авылдан алты чакрымдагы Урта Кирмән урта мәктәбендә укыдым. Бу мәктәптә үзгә мохит урнашкан иде. Мәктәп директоры Әлфәт абый Рафыйков – чын демократ. Аның өчен синең кеше булып җитешүең мөһим, шуңа ул кайбер вак-төяк шаяруларга күз дә йома белә. Әлфәт Гаян улы укучылар белән педагогик хезмәттәшлеккә омтылды һәм олысы-кечесе тарафыннан хөрмәт ителде. Мәктәптәге эчке тәртип кагыйдәләре Рәшидә апа Әүхәдиева кулында. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булган ханымны кара тут йөзле булганы өчен «чегән» дип йөртәләр иде. Усал, таләпчән, кем әйтмешли, елмаюын күрергә тилмерә идек. 10 нчы сыйныфта укыганда, Рәшидә апа белән бергә-бер калып кая укырга керү, һөнәр сайлау турында сөйләшергә туры килде. Шунда мин аның бик тә ачык, нечкә һәм киң күңелле, гаять кешелекле, ярдәмчел булуын тойдым. Рәшидә апаның мәктәп тормышында нинди зур роль уйнаганын, бөтен барлыгын мәктәпкә биреп, укучыларыннан шатлык-куаныч алып яшәвенә соңрак, үзем дә укытучы булып эшли башлагач, тирәнрәк төшенә бардым. Билгеле, төп предмет укытучылары (Фәридә апа – физика, Әлфинур апа – математика, Галимҗан абый – биология, Иван абый – география, Сабирҗан абый – тарих һ.б.) теге йә бу сыйфаты, эш-гамәле белән күңелгә кереп калган. Физкультура укытучысы Рифкать абый Шәяхмәтов укытучы гына булмыйча, фикердәшемә, хәтта дустыма әйләнде. Спортка баш-аягы белән чумган бу кеше безне «хәрәкәттә – бәрәкәт» дип яшәргә өйрәтте. Тренировка вакытында, чаңгыда үзара узышып, без бергә күп дистә чакрым юл үттек, тренировкадан кайтканда, хәлсезләнгәнне күреп, өенә алып кереп чәй дә эчертә иде.

Язмыш сынаулары

Балалык, мәктәп еллары кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалары белән хәтердә кала. Андый хәлләр миндә дә аз булмады. Арада куркынычлары да шактый булып, югарыда әйткәнемчә, битлек белән тууыма бәйле, Ходай саклап калгандыр инде. Алтынчы сыйныфны тәмамлап, җәйге каникулга чыктык. Һәр авыл баласыныкы кебек, җәйнең җылы көннәре күбрәк су буенда үтә. Каз-үрдәк бәбкәләрен ашату, карга-тилгәннән саклау безнең өстә иде. Инешебез зур булмаса да, балык тотарга да ярата идем: маймычлар күп, ара-тирә кызылканат та эләгә. Шулай бервакыт, көрәк белән кәс кисеп, буа будык. Аның тирәнлеге 50-60 см артмагандыр инде. Шайтан котырттымы, белмим, яр кырыннан баш белән суга чумдым. Төбендәге ташка бәрелеп, судан чыкканда, башымнан кан ага иде. Авыртуы тиз басылдымы, мине врачка алып бармадылар. Берәр атнадан баш авырта башлады. Бәхеткә, шул көннәрдә кунаклар килеп, арада берсе – үз әнием ягыннан туганнан туган апа – балалар врачы булып эшли башлаган. Ул башымны карап, ярадагы иске кутырны чистартты һәм, хәлне өйдәгеләргә аңлатып, тиз арада машина табып, үзе үк мине район больницасына алып барды. Минем суда тишелгән башымның ярасы төзәлмичә, ялкынсыну башланган, бераз тоткарланган булсак, бик куркыныч хәлгә юлыгасы булганмын икән.

Икенче бер вакыйга ат белән бәйле булды. Бакча артындагы инешнең икенче ягында – биек тау өстендә иске фермалар бар иде. Аларны сүтеп, кайсын кая ташып бетерделәр. Күршедәге апа калдык агачларны җыеп, утынга әзерләгән. Миннән ат белән шуны алып кайтуда ярдәм сорады. Әтинең ишегалдындагы атын җигеп, утынга киттек. Төяп кайтырга чыккач, арбаның алгы өлешендәге утын агачлары тигез итеп салынмаганлыгы, кайберләренең очлары алга чыгып торганлыгы ачыкланды. Таудан төшә башлаганда, арт ягына агач төртелгән ат дулап китә, томырылып чаба. Тау астындагы борылышта арба авып, мин бер читкә очканмын. Аңыма килгәндә, чирәмдә ятам, янымда күрше апа «үтердем... үтердем...» дип башын тотып тора. Ат та егылып, камыты сынган иде. Минем хәлем авыр булгангамы, әти ачуланмады, каяндыр иске камыт табып, эшкә йөри башлады.

Мәктәп елларыннан истә калган икенче бер вакыйга техника белән бәйле. Җиденче сыйныфта укый идем кебек, велосипедта Кече Кирмәнгә укырга барам. Каршыга килүче тракторга юл бирим дип, кырыйга чыктым. Әмма велосипед белән барырлык түгел, яңгырдан соң балчык каткакланып кипкән. Бераз баргач та велосипедның тизлеге бетте һәм мин янга ава башладым. Буй кечкенә булгач, тиз генә төшеп булмады, мин утырган килеш юл ягына – инде килеп җиткән тракторга егылдым. Кулым белән «гусеница» чылбырына таянган мизгелдә трактор туктап калды. Тракторчы егетнең сизгерлеге, игътибарлы булуы гомеремне саклап калды. Мондый хәлләр минем белән олыгайгач та шактый булды. Ничек аңлатыргадыр, язмыш сынавымы болар, әллә йөзлек белән тууым сәбәпчеме, бер Ходай белә.

Серле-сурәтле дөньяга беренче адымнар
Мин кечкенәдән китап укырга ярата идем. Аның башлангычы әти белән бәйле, күрәсең. Безнең буын өлкәннәр белән балаларның бергәләп кич утырганын күреп калган соңгы буындыр инде. Мин үскәндә, безнең телевизор юк иде. Дөрес, авылда берничә кешедә булып, бер төркем малайның, сыйныфташыбыз өенә җыелып, «Четыре танкиста и собака» кинофильмын карауны хәтерлим. Тирә-күрше апалар еш кына бездә кич утыралар иде. Билгеле, анда мал-туардан алып, дөнья хәлләренә кадәр барысы хакында сөйләшенгәндер. Әтинең әкиятләр, гыйбрәтле хәлләр, әдәби әсәрләрнең эчтәлеген сөйләве хәтеремдә калган. Ул сөйләгән бер әкиятнең сюжетын язып, «Әтәч» исеме белән «Ялкын» журналына да җибәргәнем булды. Хәтта журналдан бу әкиятнең билгеле булып, китапта басылуы турында җавап та килде. 5 сыйныфка без Кече Кирмән мәктәбенә бардык. Кыш җиткәч, тулай торакта яши башладык. Ул клуб зурлыгындагы бина булып, 30лап малай янәшә куелган караватларда йоклый идек. Кем ничек башлагандыр, хәтерләмим, әмма өлкән малайлар соравы буенча, йокларга яткач, әкиятләр сөйли идем. Ахырына барып җиткәндә, барысы да диярлек йокыга китә. Шул рәвешле, малайлар арасында минем дәрәҗә үсеп, максатчан рәвештә әкиятләр, китапханәчедән сорап, кызыклы кыска хикәяләр укый башладым.
Безнең өйдә күп булмаса да, китаплар бар иде. Ул чорда китап бүләк итү киң таралып, яхшы укыган өчен чирек ахырында, бәйрәмнәрдә гел китап бирәләр. Аеруча сугыш турындагы китаплар бик популяр иде. Без үзебез дә ял вакытларында «сугышлы» уйнап, еш кына кызып китеп, үзара төрткәләшүгә, хәтта сугышуга барып җитә идек. Өйдәге китаплар арасында Г.Әпсәләмовның «Ак төннәр», «Мәңгелек кеше», «Ак чәчәкләр», К.Нәҗминең «Язгы җилләр», М.Әмирнең «Саф күңел», Г.Бәшировның «Сиваш», «Намус», Г.Ахуновның «Хәзинә», И.Газинең «Онытылмас еллар» кебек әсәрләр булып, аларны кат-кат укыганым хәтердә. Шуңадыр, күрәсең, әлеге әсәрләрнең геройлары мине гомерем буе озата бара.
Әдәбият-сәнгать дөньясына тартылуда Татарстан радиосында ял көннәрендә бара торган спектакльләрнең радиопостановкалары тәэсире күп булды. Без аны көтеп алып, бөтен гаилә белән тыңлый идек. Х.Вахитнең «Беренче мәхәббәт», «Туй алдыннан», «Соңгы хат», Т.Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә», «Ир-егетләр», «Адәм баласына ял кирәк», Ш.Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы», «Әни килде» кебек пьесаларының гыйбрәтле сюжеты шул елларда ук күңелемдә калды.
Шулай да мәктәп елларында мин күбрәк спортка тартылдым. 8нче сыйныфта укыганда, чаңгы спорты белән мавыгып, мәктәп күләмендәге ярышларда матур нәтиҗәләргә ирештем. Ә инде 9-10 (11) укыганда, район укучылары арасында берничә тапкыр җиңүче булдым. Казанда үткән ярышларда катнашып, республиканың район мәктәпләре укучылары арасында ике тапкыр 3 нче урынны алдым. Күңелем үсеп, спорт белән шөгыльләнүне дәвам итү максатында Волгоград физкультура институтының Казан филиалына укырга керергә булдым. Әмма теләгем тормышка ашмады, укырга керә алмадым. Шуннан соң абыйларым янына – Түбән Кама шәһәренә киттем һәм Химкомбинат төзелешендә катнашучы оешмаларның берсенә балта остасы булып эшкә урнаштым. Тиздән 17 яшь тулды. Бу эштә озак эшләргә туры килмәде. Йөгерүдә, чаңгыда узышуда матур күрсәткечләремне белеп, мине трестның җыелма командасына чакырдылар һәм ике елга якын спорт белән шактый җитди рәвештә шөгыльләндем. Шулай да укырга кереп, югары белем алу теләге зур иде. Спортта әллә ни зур нәтиҗәләргә ирешә алмаячагымны аңлап, бу юнәлештә алга таба уку фикереннән баш тарттым. Яшьтән матур әдәбият яратуның тәэсире дә булгандыр, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керү максатында Казанга юл тоттым. Шуның белән тормышымның яңа сәхифәсе башланды.