Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТАКЛЫ ТАТАР ӘДИБЕ ФАТИХ ӘМИРХАННЫҢ АВЫРУЫ, ҮЛҮЕ, КҮМЕЛҮ МӘРӘСИМЕ

29 бит
Фатих Әмирханның авырый башлаган көнендән (15 нче февральдән) 26 нчы
февральгә чаклы хәлен белә килүчеләр арасында кардәшләрендән башка кешеләр
юк1. Аның авырганлыгы бу вакыт дустларына, танышларына билгеле түгел. Фатихнең
авырыб ятканлыгы үзенең дустларындан иң элек Кәрим Сәгыйд белән Ибраһим Бикколга
мәгълүм булды. Бу 26 нчы февральдә иде. Шул көндән башлаб Фатихнең хәлен белә
килүчеләрнең һәммәсенең дә диерлек исем-фамилияләре яздырыла барылды. (Югарыда
шул исемлек күчерелеб куелды, ләкин монда кардәшләре кермиләр, алар язылудан тыш
һәрвакыт шунда). Менә шул көндән башлаб үлгән көненә чаклы (ягъни 26 нчы февраль
белән 9 нчы март арасында) 12 көн эчендә Фатихнең хәлен белә килүчеләрнең барысы
бу язу буенча 76 кеше булды. Боларның 55се ир кешеләр, 21се кыз-хатынлар. Өчәүсе
коммунистлар, калганлары партиясезләр. Килү исәбләре белән барлыгы 199 табкыр
була. Шундан ирләр 152 табкыр, кыз хатынлар 47 табкыр килгәнләр. Исем-фамилияләре
белән санаганда, болай була (хәреф тәртибе белән):
Ә[б]үбәкер Терегулов – 5 табкыр; Әфтәх Тәрҗемани – 1 табкыр; Әхмәдҗан
Мостафа – 1 табкыр; Ильяс Әхмирев – 3 табкыр; Ибраһим Биккол – 12 көн рәтдән
һәм һәркөн берничә табкыр. Төнлә дә саклады; Ибраһим Кули – 4 табкыр; Ибраһим
Аит – 6 табкыр; Исхак Карташ – 5 табкыр. Берсендә төнен саклады; Исмәгыйль
Кугушев – 1 табкыр;
30 бит
Бәдри Максудов – 2 табкыр. Берсендә ярты төн саклады; Борһан Шәрәф – 1 табкыр;
Бениямин Әхтәмов – 1 табкыр; Танылмаган фамилияләр – 2 табкыр; Таһир Ильяс – 1
табкыр; Рабига Дивиева – 1 табкыр. Икенче табкыр төнен саклады; Разия Садыкова – 1
табкыр; Рауза Апакова – 1 табкыр; Рәхимә Мөхитова – 1 табкыр. 9 нчы мартка каршы
төнен саклады; Рәхимә Шәрәф – 2 табкыр; Заһид Нуркин – 4 табкыр. Бер табкыр
төнен саклаб кунды; Зәйнәб Хәсәни – 4 табкыр; Зыя Ваһапов – 5 табкыр. Бер табкыр
төнен саклаб кунды; Җәмал Вәлиди – 1 табкыр; Халисә Сәгыйд – 5 табкыр; Хадичә
Танач – 1 табкыр; Хәдичә Хуҗаханова – 6 табкыр; Хәдичә Карташ – 1 табкыр; Хәсән
Исхаков – 4 табкыр. Бер табкыр төнен саклады. Хәмид Апаков – 2 табкыр; Хәмид
Мөштәриев – 1 табкыр; Хәбибрахман Зәбири – 2 табкыр;
31 бит
Садри Җәлал – 3 табкыр. Бер табкыр төнен саклады. Садыйк Иманколый – 1 табкыр;
Сара Касыймова – 1 табкыр. Ярты төн саклады. Сафа Хафиз – 3 табкыр. Бер табкыр
төнен саклады. Сафа Рәйми – 1 табкыр; Сөләйман Яналиев – 1 табкыр; Суфия – 1
табкыр; Сибгать Ягуш – 1 табкыр; Шахмәмитов Рәүф – 2 табкыр. Берсендә ярты төн
саклады. Шәриф Байчура – 1 табкыр; Шәһәр Шәрәф – 2 табкыр; Шәфика Аитова – 2
табкыр; Шәмсевәли Тимергали – 1 табкыр; Ш. Мостакай – 1 табкыр; Шиһаб Әхмирев
1 Миңа мәгълүм булганлардан Галимҗан Шәрәф Бакудагы Тюркология съездына китәчәк төнне 18 нче
февральдә кич белән кереб утырган. Шунда бераз кәефсезләнеб торуын сөйләгән. Ләкин ул вакытда әле
ул бу авыруына әһәмият биреб карамаган. Күбрәк Бакуда булачак съездда һәм хәреф мәсьәләләре турында
сөйләшкән. «Съездның күбчелеге башына ат тибкән халыкдан тормаса, латин кабул итү кебек җүләрлеккә
бармас» дигән. Бакудан үзе өчен 15-20 сумларга кадәр яңа азәрбайҗан әдәбиятындагы һәм булса госманлы
әдәбияты китабларын алыб кайтырга үтенгән. Соңындан каты авырыб яткан көнләрендә дә ул миндән
съездның барышын сорашкалаб алгалый. «Галимҗан Шәрәф анда барыб үзенең докладын ясадымы әле,
шул турыда «Коммунист» гәзитендә ниләр бар?» диб белергә кызыксына иде. (Автор искәрмәсе).
Ахыры. Башы узган санда.
169
– 6 табкыр. Берсендә төнен саклады. Габдулла Агишев – 1 табкыр; Габдерахман
Моратов – 9 табкыр. 3-4 мәртәбә төнен саклады. Газизә Баттал – 1 табкыр; Г. Кәрәм – 2
табкыр; Гыйльми Шәрәф – 3 табкыр; Гаяс Байки – 4 табкыр. Үлгәч, бер төн саклады.
Фатих Мөхәммәдияров – 4 табкыр; Фатима Апакова – 4 табкыр; Фатима Бәхтиева – 4
табкыр; Фатиха Аитова – 1 табкыр;
32 бит
Фәтхи Борнаш – 1 табкыр; Фазыл Локманов – 1 табкыр; Касыйм Фәхретдинов – 1
табкыр; Касыйм хәзрәт – 2 табкыр; Кадир Хуҗаев – 4 табкыр; Каюм Мостакай – 4
табкыр. Берсендә төнен саклады. Кәрим Сәгыйд – 12 көн беррәтдән һәм һәркөн берничә
табкыр. Төнлә дә саклады. Кәрим Тинчурин – 2 табкыр; Гәрәй Хәсәни – 8 табкыр;
Мәхмүд Бөдәйли – 1 табкыр; Мәриям Мөштәри – 1 табкыр; Маһисәрвәр Мәрҗания – 1
табкыр; М. Гали – 3 табкыр. Берсендә төнен саклады. Мостафа Туминов – 1 табкыр;
Вафа Бәхтияров – 2 табкыр. Һәр икәвендә төнләрен саклады. Вәлидхан Танач – 1
табкыр; Һади Максудов – 1 табкыр; Һарун Максудов – 2 табкыр; Йосыф Яушев – 3
табкыр; Юсупов – 1 табкыр; Гомәр Бикбулатов – 1 табкыр; 33, 34 битләр2
35 бит
угълы Әмирханны дәвалату, карашу өчен һәм әгәр дә Ходаның әмере җитеб
дөньядан кичә калса, тәкфин-тәҗһиз3 эшләрен үтәшү, андан соң калдырган
мирасларын, язуларын, кулъязмаларын, төрле документ һәм сәнәдләрен4 барлаб акт
языб алу өчен җәмәгать вәкилләре сыйфаты белән сезне ярдәмче итеб чакырабыз
һәм ошбу дәгъвәтебезне5 кабул иткән көндән кардәшебез әдиб Фатих Әмирханга
гаид булган югарыдагы мәсьәләләрне башкаруда сезгә безнең белән бер хокукдан эш
күрергә рөхсәт итәбез». Имзалары: Габдулла Әмирхани, Гомәр Әмирхани, Разия
Әмирхани, Газизә Яушева.
Күмү мәрәсименең6 үзәк комиссиясе шушы чакырылган кешеләрдән гыйбарәт
булды. Шул рәвешчә күмү мәрәсиме киңәшләренә керешдек. Безнең киңәшкә Заһид
Нуркин белән Шиһаб Әхмиревләр дә катнашдылар. Мәҗлес актыгындарак янә берничә
кеше килде. Күмү мәрәсименә хәзерләнү планы берничә көн элек хәзерләнгән проектка
нигезләнеп, ошбу рәвешдә төзелде:
I. Фатих Әмирхан үзенең васыяте буенча ислам кагыйдәсе белән күмелер.
II. Коръән тутырту, тәһлил әйтдерү, дәүр7 кылдыру, фидия8 бирү кебек дин
исемендән эшләнә торган бидгатьләр, җолалар, шулай ук табутына чәчәкләр, ленталар
кую кебек горефләр һич берсе дә эшләнмәс. Чәчәк, лента китерүчеләр булса, өендә
калдырылыр. Чәчәк, лента алырга теләгән кешеләргә шул акчаларын Фатих Әмирхан
фондына бирергә мөмкин булуы гәзитдә чыгарылачак, тәгъзия игъланларында9
әйтелер. Үзенең васыяте буенча һәүел намазы10 укылырга тиешлек
36 бит
турында мәсҗедләргә хәбәр бирелер.
III. Җеназаны Казан мөхтәсибе Касыйм хәзрәт Салихи укыр.
IV. Күмү 12 нче февральдә11 җомга көн булыр. Мәет шул көн көндез сәгать бердә
өйдән чыгарылыр. Шул тугърыда гәзитләрдә игълан басдырылыр.
V. Күмү мәрәсимләрен башкару өчен өч төрле комиссия төзелә. Болар шушы
сәгатьдән үк үзләренең эшләренә керешәләр.
1. Информация һәм нотык сөйләүләр комиссиясе
Бу комиссиянең вазифалары, эшләре:
1. Фатихнең чит шәһәр яки илләрдәге кардәшләренә, дустларына һәм мәтлуб12
булган аерым кешеләргә Фатихнең үлүендән ашыгыч хәбәр тарату.
2 Кулъязманың 34, 35 битләре сакланмаган.
3 Тәкфин-тәҗһиз – кәфенләү-күмәргә хәзерләү.
4 Сәнәд – документ.
5 Дәгъвәтебезне – чакыруыбызны.
6 Күмү мәрәсиме – күмү эшләре, процессы.
7 Дәүр – үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап үткәрелгән дини йола.
8 Фидия – үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап биргән мал, йолым.
9 Тәгъзия игъланнарында – некрологларда
10 Һәүел намазы – кеше үлгәнен ишеткәч, ахшамнан соң укыла торган ике рәкәгатьле намаз.
11 Биредә хата киткән. Дөресе «мартта» булырга тиеш.
12 Мәтлуб – эзләнгән.
170
2. Гәзитләргә игълан бирү. Рустага (?) хәбәр итү.
3. Фатихнең үлүенә багышланган бер номер газет чыгару.
4. Татар укучы һәм укытучыларын, студентларын, укымышлыларын күмү
мәрәсименә катнашу өчен оешдыру.
5. Җеназа мәйданларында сөйләнәчәк нотыкларның мәүзугларын13 һәм сөйләячәк
кешеләрне алдан билгеләб кую.
Бу комиссиянең әгъзалары: Җәмал Вәлиди, Заһид Нуркин, Садри Җәлал, Бениямин
Әхтәмов, Мостафа Туминов, Ф.Мөхәммәдияров һәм Гомәр Әмирхан.
37 бит14
38 бит
2. Тәкфин-тәҗһиз15 комиссиясе
Әгъзалары: Габдулла Әмирхани, Кәрим Сәгыйд, Исхак Карташ, Зыя Ваһапов,
Гыйльми Шәрәф, Шиһаб Әхмирев, Вафа Бәхтияров, Ибраһим Аитов.
Комиссиянең эшләре: юдырту, кәфенләү, мәетне саклау, атлар хәзерләтү, җеназа
һәм кабер урынларын билгеләү, кабер казыту, өйдә һәм мәетне алыб барганда, тәртиб
саклау, башкалар...
Бу комиссия үзенә аерым утырыш ясаб, хезмәтләрне түбәндәгечә бүлде:
1. Тәкфин-тәҗһиз өчен кирәкле булган материалларны, нәрсәләрне хәзерләү һәм
күмү мәрәсимендә лязем16 булачак барча мәсарифне17 тәртибле рәвешдә алыб бару –
хәзинәдарлык итү Исхак Карташевта йөкләнә.
2. Мәслихәт табылган кешеләрдән кизү белән мәетне саклату, саклау (почётлы
сакчы кую), исләндермичә тоту Кәрим Сәгыйдкә табшырыла. Хезмәтләрен гарыз итеб18
килүче студентлар иң беренче нәүбәтдә шушы эшдә Кәрим Сәгыйдкә ярдәм итәрләр.
3. Кабергә күмү өчен «Загс»дан рәсми язу алу Гомәр Әмирханга табшырыла.
4. Мәет булган өй янында мәсьәләгә гаид19 йомышлар белән даими рәвешдә ат тоту
(9-10 мартларда бер ат, 11 дә ике ат тоту), күмү көнесенә күб итдереб, җитәрлек кадәр
атлар хәзерләү Зыя Ваһаповка йөкләнә.
5. Җеназа һәм кабер урынларын билгеләү, кабер казыту эшләре Габдулла мулла
Әмирхани белән Шиһаб Әхмиревкә табшырыла.
6. Күмү көнендә өй янына җыелган халыкдан үзләре теләгән кешеләргә мәетне
күрсәтү вакытында, мәетне җеназа урынына һәм кабергә алыб барганда һәм күмү
вакытларында тәртиб саклау, башында Кәрим Сәгыйд торганы хәлдә
39 бит
Габдулла мулла Әмирхани, Ибраһим Биккол, Шиһаб Әхмирев, Каюм Мостакай
һәм Зыя Ваһаповларга йөкләнә. Әгәр дә кирәк булса болар үзләренә ярдәмчеләр
чакыралар.
7. Мәетне юу, Габдулла хәзрәт Әмирхани белән Фасих мөәззингә табшырыла. Юыб
кую 11 нче март иртә беләндән дә соңга калдырылмас.
8. Мәетне өендә күтәреб табутына чыгарыб кую Габдулла хәзрәт Әмирхани, Гомәр
Әмирхан, Ибраһим Биккол, Габдулла мулла углы Мәхмүд Әмирхани, Вафа Бәхтияр,
Зыя Ваһапов һәм Гәрәй Хәсәниләргә табшырыла. Шулар өстенә башка кешеләр
артдырылмый.
9. Мәетне табутка салгач, өй янындан театр мәйданына кадәр күтәреб баручылар:
Габдулла хәзрәт, Гомәр Әмирхан, Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Габдулла мулла
углы Мәхмүд Әмирхани, Зәкәрия Әмирхани, Зәкәрия Садретдинев, Гәрәй Хәсәни, Вафа
Бәхтияров, Заһид Нуркин, Кәрим Тинчурин, Ибраһим Аит, Фатих Мөхәммәдияров,
Хәмид Апаков, Гомәр Бикбулатов, Һади Максудов, Гыйльми Шәрәф булырлар.
10. Театр мәйданындан каберенә чаклы күтәреб баручылар яңыз укучылар,
студентлар, укытучылар, һәм укымышлылар гына булыр. Башка төрле сыйныф
кешеләре катнашдырылмас.
13 Мәүзугларын – темаларын, эчтәлекләрен.
14 Кулъязмада 37 бит буш калдырылган.
15 Тәкфин-тәҗһиз – кәфенләү-күмәргә хәзерләү.
16 Лязем – кирәкле.
17 Мәсарифне – тотылган чыгымнарны.
18 Гарыз итеп – танып, олылап-хөрмәтләп.
19 Гаид – бәйләнешле, мөнәсәбәтле.
171
11. Мәетне кабергә иңдерүчеләр: Җәмал Вәлиди, Фатих Мөхәммәдияров, Вафа
Бәхтияров, Зәкәрия Садретдинев, Кәрим Сәгыйд, Зыя Ваһаповлар булырлар.
12. Каберенә алыб ләхедкә куючылар: Ибраһим Биккол, Габдулла хәзрәт Әмирхани
һәм Гомәр Әмирханлар булырлар.
40 бит
3. Рәсем алдыру комиссиясе
Әгъзалары: Кәрим Тинчурин, Хәсән Исхаков, М.Гали, Кадир Хуҗаев, Каюм
Мостакай, Г.Кәрәм.
Вазифалары: Фатихнең караватында яткан килеш рәсемен алдыру. Якын
кардәшләре белән бергәләб рәсемен алдыру. Гипс белән маскасын алдыру һәм шуны
балавызга эшләтү. Өендән каберенә илткәнче берничә урында җеназа мәрәсимләрен
һәм каберенә төшерү вакытларын рәсемгә алдыру. Җеназа мәрәсимләрен киноматограф
лентасына алдыру.
Бу өч төрле комиссиядән тыш янә Фатихне күмгәндән соң аны искә төшерү
комиссиясе төзелергә тиешлеге дә сөйләнеб үтелде. Фатихнең каберенә таш куйдыру,
аңарга багышланган кичәләр ясау, мәҗмугасын20 чыгару, рәсемләрен эшләтдереб
тарату, кайбер нәрсәләрен музейга бирү һәм, гомумән, аның исемен мәңгеләшдерү
кебек эшләр шушы комиссиядә каралырга тиеш.
41 бит
Комиссияләрдә
Югарыда сөйләнгән комиссияләр һәм аның аерым-аерым әгъзалары һәммәсе дә
бик ныклаб торыб үзләренең эшләренә керешделәр. 11 нче март кич һәммә эшләр
башкарылыб бетде. Шушы ике арада, Фатихнең үлгән көнендән 11 нче март кичкә
чаклы (өч көн эчендә) эш өстендә байтак сөйләшүләр, киңәшүләр булды. Ләкин шушы
киңәшүләрдә татар коммунист укымышлылары, язучылары килеб һичберсе төбле
рәвешдә катнашмадылар (бары тик үлгәнендән берничә сәгатьләр үткәч үк, Мәхмүд
Бөдәйли ибдәш кенә зыярәт итеб, тәгъзия21 кылыб чыкды).
Без үзебезнең Үзәк комиссия исемендән шушы вакытда дәвам итмәкдә булган
Татарстан Советлары съездының президиумына Фатих Әмирханның үлүендән рәсми
кәгазь җибәрдек. Күмелү көнен хәбәр итдек. Шуңар каршы һичбер җаваб булмады22.
Фатих үлгәннең беренче көнендә үк яшь язучылардан кайберәүләре (Хәсән Исхаков,
М.Гали, Садри Җәлаллар): «Әгәр дә гражданский күмү белән күмсәк, бәлки съезд да,
хөкүмәт дә һәм коммунистлар да катнашырлар; күмү мәрәсиме тагын да зуррак булыр
иде» дигән мәфһүмдәрәк23 бер фикер сөйләделәр. Шул көнне кичен һәм иртәгесен
Үзәк комиссия әгъзасы Фатих Мөхәммәдия[р]ов да шушы фикерне куәтләде. Ләкин
боларның һичберсе Үзәк күмү комиссиясенә төбле бер тәклиф24 рәвешендә түгел,
бәлки хосусый рәвешдә генә әйтелделәр. Шулай да булса Үзәк комиссия бу фикерне
игътибарга
42 бит
алыб, үз эчендә берничә кат сөйләшеб үтде һәм бу тугрыда Фатих Әмирханның
кат-кат әйтеб калдырган васыяте булганга, аңарга ихтирам йөзендән һәм аның динле
булуын күздә тотыб, үзе әйткәнчә, Ислам кагыйдәсе буенча җеназа укыб күмәргә
карар бирде.
Шул көнне кич белән сәгать унларда Фәтхи Борнаш килде. Без әле бу вакыт аерым-
аерым рәвешдә һаман да күмү мәрәсимләренә хәзерлек турында сөйләшеб утыра
идек. Ул безгә янәдән ничек күмү мәсьәләсен кузгатды, безнең карарыбызга бәхәс
итде: «Фатих Әмирхан сезнең карашда гына түгел, безнең карашда да зур язучы һәм
20 Мәҗмугасын – әсәрләренең җыентыгын.
21 Тәгъзыя – үлгән кеше якыннарының кайгысын уртаклашу, юату.
22 Соңындан ишетелгән хосусый хәбәрләрдән, съезд президиумының безнең бу кәгазебезне, гомумән,
Фатихнең үлү хәбәрен съездда рәсми игълан итмәгәнлеге беленде. Руслардан берәү Фатихнең вафаты
турында сөйләшкәндә «Фатихнең үлгәнен съездга хәбәр итеб җеназасын съезд утыра торган Комклуб
бинасы алдына алыб барганлар имеш дә, съезддан берәү дә чыкмаган имеш, шул дөрестме?» диб сорады.
Җавабда «Ул көн бәйрәм иде, бәлки съездның җыелышы булмагандыр» диб калдырырга гына туры
килде.
23 Мәфһүмдәрәк – эчтәлектәрәк.
24 Тәклиф – көчләп кушу, боеру.
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
172
әдиб, ул җәмәгать кешесе. Аны сезнең кебек иске дустлары гына түгел, һәммәбез дә
ихтирам итәбез, коммунистлар да ихтирам итәләр. Без аның Печән25 һәм чалмалы
халык кулы белән күмелүен теләмибез. Гражданларча күмелү белән күмелсен. Без
партияле укымышлылар әле бу турыда съездда да сүз кузгатырга уйлаб йөрибез»,
– диб дау чыгарды. Безне орышды. Күңелендән ничек булгандыр, анысын белмим,
ләкин тышындан үтә динсез киселергә маташды. «Фатих ул динсез иде. Аның бит
җеназа укыб күмү турында шаһидләр алдында үз кулы белән языб калдырган васыяте
юкдыр», диде.
Мөхәммәдияров үзенең әсасән26 гражданларча күмү ягында икәнлеген сөйләб,
әгәр дә васыяте буенча җеназа укырга теләүчеләр булса, анысын зыярәт янында гына
эшләсенләр, диде.
Мин: «Без Фатихне зур ихтирам белән олуглаб күмәчәкбез. Бөтен партиясез
укымышлылар бу күмү мәрәсименең уртасында булачаклар. Чалмалы халык белән
Печән базары кулына бирергә уйлаганыбыз да юк. Фатихне татарның
43 бит
укымышлылары, укытучылары, укучылары, студентлары күмәчәк. Әгәр дә татар
коммунист укымышлылары да Фатихне зур әдиб һәм җәмәгать кешесе диб танысалар,
сез әйткәнчә ихтирам итсәләр, ни өчен исән чагында килмиләр иде? Ни өчен татар
театрының 20 еллык юбилейсе вакытында аны игнорировать27 итделәр, хәтта юбилей
мәҗлесендә сүкделәр? Ни өчен ул авырган чагында хәлен белә килмәделәр? Ни өчен
бөтен партиясез укымышлылар үзләренең барлык көчләре белән Фатихне үлемдән
алыб калырга тырышыб йөргәндә, булышлык күрсәтмәделәр? «Фатих Әмирхан каты
авырый» дигән хәбәргә һич бер төрле әһәмият дә бирмәделәр? «Кызыл Татарстан»
идарәсендәге Толымбайскиләрегез «Фатих Әмирхан каты авырый» дигән хәбәрне
гәзиткә басыб чыгарырга да каршы килделәр. «Фатих Әмирхан безнең өчен әллә кайчан
үлгән инде, андый чепухаларны басыб ма[та]шмыйбыз» диб әйтергә дә нахаллыклары
җитде! Инде хәзер инициативаны үзегезнең кулга алырга телисез! Монда аңлашылмый
торган бер мантыйк бар», – дидем. Шуның өстенә «Әгәр дә чындан да аңар ихтирам
күрсәтеб күмү мәрәсимләрендә катнашырга телисез икән, сезнең катнашуга җеназа
уку бер дә комачаулык итми. Без җеназа укудан дүнмибез28. Ләкин мин үзем җеназа
уку фактына чаклы гражданларча мәрәсим ясарга да каршы түгел», дидем.
Ибраһим Биккол: «Без Фатихне үзенең васыятенә бинаән29, Ислам кагыйдәсе буенча
җеназа укыб күмәчәкбез. Әгәр дә сез аны ихтирам итсәгез, аның васыятенә каршы
килмәскә тиешсез. Мәсьәлә бик җиңел, бары тик җеназа гына укымыйсыз, без укыган
чагында читкәрәк китеб кенә торасыз. Без бит җеназадан башка дини бидгатьләрнең
берсен дә эшләмибез. Шуңар күрә җеназа укудан башка күмү мәрәсимләренә бик
иркенләб катнаша аласыз. Әгәр дә без ихтирам иткән бер коммунист үлсә, аның
44 бит
җеназасыз күмелүенә һичбер каршы килмәс һәм күмелү мәрәсименә катнашыр
идек. Шулай ук әгәр дә без ихтирам иткән бер урыс булса, аның поплар белән
күмелүенә, чиркәүгә кертелүенә һичбер каршы килмәс идек. Урыслар белән чиркәүгә
дә керер һәм чукынганларын да караб торыр идек; без үзебез андый игътикадда30
булмаганга, бу безнең иманыбызга да зарар китермәс һәм аны ихтирам йөзендән күмү
мәрәсименә катнашуыбызга да манигъ31 булмас иде. Ни өчен сез дә бу мәсьәләгә шулай
карый алмыйсыз?», – ди.
Фәтхи Борнаш янган шәһәр театры мәйданында гражданларча мәрәсим ясау
фикерен куя. Җеназагызны зыярәт янында укырсыз, ди.
Ибраһим Биккол: «Без инде Фатихнең гәүдәсен коммунистлар да ихтирам итсенләр
диб, мәйдандан мәйданга өстерәб йөрергә каршы киләбез. Әгәр дә ихтирам итсәгез,
Фатихне үзегезгә китертмичә, үзегез Фатих янына килегез», – ди.
25 Биредә Печән базары халкы, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр күз уңында тотыла.
26 Әсасән – нигездә.
27 Игнорировать – күрмәмешкә салышу, читкә тибәрү.
28 Дүнмибез – кире чигенмибез, баш тартмыйбыз.
29 Бинаән – нигезләп, таянып.
30 Игътикад – инану, ышаныч.
31 Манигъ – тыю, киртә.
173
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
Җәмал Вәлиди: «Гражданларча күмү мәрәсиме ясау намына32 җеназасын яшереб
укыб, Фатихне керәшенләрчә күмүгә һичбер разый булырга ярамый», – ди.
Моназарә33 озынга китә. Башкалар да катнашалар. Комиссиянең карары бозылмый.
10 нчы март «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» гәзитләрендә Фатихнең
үлүе турында түбәндәге игъланлар чыгарылды.
1. 9 нчы мартда сишәнбе көн иртә белән 10 сәгать 10 минутда атаклы олы
татар язучысы Фатих Әмирханның дөньядан үткәнлеген якынларына, мөхибләренә
тирән кайгы белән белдерәбез. Мәрхүмнең җәсаде җомга көн 12 нче мартда көндез
сәгать бердә фатирындан чыгарылыб, Мулланур Вахидов мәйданына китереләчәк.
Мәрхүмнең васыяте буенча өстенә чәчәкләр һәм ленталар куелмаячак. (Ихтирам
йөзендән чәчәк, лента куярга уйлаган оешма һәм кешеләргә, шул эшләргә тотачак
акчаларын мәрхүмнең хатирәсе фондына табшырырга мөмкин).
Күмү мәрәсимен үткәрү комиссиясе
45 бит
2. Шундый ук игълан. Фатихнең якын кардәшләре исемендән.
3. Гәзитнең Казан хәбәрләре арасында. Редакциядән.
10 март. Күмү комиссияләре үзләренең эшләрендә. Казандагы партиясез татар
укымышлылары, Фатихнең дустлары, танышлары әледән-әле килеб булышлык
күрсәтеб торалар. Коммунистлар да берәм-берәм килеб тәгъзия кылыб китәләр.
Үзәк күмү комиссиясенә кичә Фәтхи Борнаш кузгаткан мәсьәлә турында бер рәсми
тәклиф-фәлән юк.
11 март. «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» гәзитләрендә Фәтхи Борнашның
Фатих Әмирханга багышланган мәкаләләре чыга. Ул үзенең бу мәкаләләрендә
Фатих Әмирханга «Без аны инкыйлабчы мөхәррир, шагыйрьләр тезмәсенә кертергә
тырышмыйбыз» диб бәя куя. Әйтерсең лә аңарга «зинһар, кертсәнә инде, Фәтхи
ибдәш» диб ялынганлар, диярсең.
Андан соң шул ук көнге гәзитдә: 1) «Кызыл Татарстан» һәм «Крестьян» гәзитләре
язучыларның, 2) Гужур һәм «Шәрык матбагасы» эшчеләренең, 3) матбугат эшчеләре
оешмасы белән Гыйльми үзәк һәм Дәүләт нәшриятының тәгъзия игъланлары чыга.
«Татарстан» гәзите тирәсендәге яшь язучылар һәм партияле укымышлылар берәм-
берәм килеб «Фатихне гражданнарча мәрәсим белән күмергә кирәк» диб сүз куертыб,
комиссия әгъзаларын моназарага чакырыб йөриләр. Комиссия әгъзалары боларга
каршы: «Әгәр дә гражданларча мәрәсим белән күмү ягында булучылар үзләренең күмү
мәрәсименә катнашырга, Фатихне ихтирам итәргә теләгәнлекләрен комиссиягә килеб,
46 бит
төбле-җүнле рәвешдә әйтсәләр, бер тәклиф кертсәләр, без сөйләшүдән баш
тартмыйбыз, сөйләшербез. Ләкин җеназа укудан дүнмәбез. Шунда да һәр ике як
катнашырлык рәвешдә килешү ясаб, күмү мәрәсиме планларын яңадан бер кат
тикшереб караб чыгарбыз» диб җаваб бирәләр.
Көн урталарында Биккол белән мине телефондан обкомның агитпроп бүлегенә
чакыралар. Барабыз. Анда утыручы Гыймранов «мин бернәрсә дә белмим», ди.
Провакация булыб чыга.
Ниһаять, кич сәгать җиделәрдә (иртәгә Фатих күмеләчәк дигән кичдә) гражданларча
күмү ягында булучылардан рәсми рәвешдә кешеләр киләләр. Безгә күмү мәрәсиме
турында сөйләшер өчен катнаш утырыш ясарга гарыз итәләр34. Утырыш башлана.
Ибраһим Биккол рәислек, Заһид Нуркин секретарьлек итә. Протоколы түбәндәгечә:
Фатих Әмирханны күмү мәрәсиме турында мәҗлес протоколы
1926 ел. 11 март.
Мәҗлесдә булучылар: Фатих Сәйфи, Исхак Рәхмәтуллин, Фәтхи Борнаш, Латыйф
Гомәров, Мәхмүд Бөдәйли, Фатих Мөхәммәдияров, Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд,
Бениямин Әхтәмов, Гомәр Әмирхан, Габдулла мулла Әмирхани, Заһид Нуркин, Гомәр
Бикбулатов, Гыйльми Шәрәф, Шиһаб Әхмирев, Зыя Ваһапов, Гәрәй Хәсәни, Садри
Җәлал, Фатих Әмирхан II, Х.Зәбири, Исмәгыйль Рәмиев.
32 Намына – исеменә.
33 Моназарә – бәхәс.
34 Гарыз итәләр – тәкъдим итәләр.
174
Нәүбәтдә: ничек күмү мәсьәләсе.
Ибраһим Биккол: Күмү мәрәсиме үткәрү комиссияләренең карарларын игълан итде.
Латыйф Гомәр: Фатих абый барыбыз өчен дә кадерле. Ул үзенең гомерен искелек
белән көрәшеб үткәрде. Яшь буынга тәэсире зур булды. Күмүне дә шундый итеб
үткәрергә кирәк.
47 бит
Исхак Рәхмәтуллин: «Күмүгә без һәр хәлдә катнашачакбыз. Шулай да төб бер
мәсьәләне чишәргә кирәк. Дини рәвешдә күмү буламы? Гражданскиймы? Безнең
катнашуыбызның рәвеше шушы мәсьәлә белән чишеләчәк. Комиссия мәсьәләне
«дини» диб кисеб куюы белән үзенең өстенә зур бер мәсьүлият35 ала».
Габдулла мулла Әмирхани: «Фатихнең васыяте шулай», – ди.
Ф.Мөхәммәдияров: «Комиссиянең күб әгъзалары гражданский күмү ягында булса
да, Фатихнең үз теләгенә ихтирам итеб, җеназа белән күмүгә разый булдылар36».
Фатих Сәйфи: «Ничек күмәргә дә мөмкин. Кеше үзенең якынын ничек күмсә
дә ярый. Ләкин гәзитдә Фатихнең васыятен төртеб күрсәтүнең ни өчен эшләнгәнен
белмибез37. Фатихнең языб калдырган әйбере юк икән. Мәрәсимне театр мәйданында
үткәрү сезнең өчен дә кабул ителерлекдер».
Х.Зәбири: «Монда мәрәсимне үткәреб, тегендә җеназа укырга мөмкин».
Кәрим Сәгыйд: «Ни өчен Мулланур Вахидов мәйданында түгел дә, ни өчен бу
мәйданда? Шуның төб сәбәбе нәрсә икән?»
Мәхмүд Бөдәйли: «Сәбәбләре: 1) Татарстан Советлар съездының шул мәйдан
алдындагы Комклуб бинасында булуы. 2) Татар өчен эшләб торган Фатихнең җеназасы
барыбер шушы мәйдандан үткәреләчәк. 3) Шулай булгач җеназачылар шунда туктаб
бераз сабыр итә алалар».
Кәрим Сәгыйд: «Бу мәйдандагы митингда җыелган халык мондан соң да мәет
белән барачаклармы?»
(Җаваб бирәләр: барачаклар).
Г.Әмирхани: «Мулланур Вахидов мәйданы алга китсен, шушындый тантаналы
эшләр шунда эшләнсен иде».
48 бит
Фәтхи Борнаш: «Мәрәсимне тегендә ясаганда ихтирам булыб да, монда ясаганда
ихтирам булмый диелсә, самимият булмас иде. Халык монда да килә алыр һәм килгән
кешеләр озатырлар да».
Исхак Рәхмәтуллин: «Сез артык мәсьүлиятле эш алгансыз. Татар мәгариф
эшчеләренең туксан проценты безнең якда. Безнең теләк бик катгый. Без
ихтирамыбызны дини мәрасим белән бер урында җыя алмыйбыз. Сез уступка38
ясасагыз, без дә ясарбыз».
Кәрим Сәгыйд: «Килешүгә якынлашу аңлашылды. Монда әледән-әле мәсьүлият алу
белән куркытышырга урын юк. Без мәсьүлиятне бик ачык аңлаб, үз өстебезгә алабыз.
Җавабын биргәндә, ярдәмгә сезгә барырга кирәк булмаса кирәк. Шулай да без мәслихәт
булган эшкә каршы килмибез. Әгәр дә бу Театр мәйданында да мәрәсим ясаганда,
халык икегә аерылыб таркалмаса, без Театр мәйданында ясаб үтәргә дә разый».
Шиһаб Әхмирев: «Габдулла хәзрәт ихтирам күрсәтергә манигъ39 юк, – ди. – Театр
мәйданында мәрәсим ясау тарафында кеше күб. Безнең аңарга каршы торырга хак юк».
Ф.Сәйфи: «Без Татарстан Советлары съездындан вәкил түгел. Андагы кешеләрне
мәрәсимгә барырга көчләмибез. Митинганы теләсәк кайчан ясый алабыз. Җеназа
артындан бармауда безне һичбер иҗтимагый совет (?) гаебләмәс».
Г.Әмирхани: «Низагъ юк. Уңайсызлык чыкмасмы? Монда да мәрәсим үткәрү
озакка сузылмасмы?»
Латыйф Гомәров. Тәкъдимләр кертә: «1) Фатих абыйның васыятен безнеңчә
аңларгамы? Комиссиячәме? 2) Мәрәсим театр мәйданында үткәреләме, әллә Вахидов
35 Мәсьүлият – җаваплылык.
36 Комиссиянең күбчелеге гражданский күмү ягында булмады. (Автор искәрмәсе).
37 Тәгъзия игъланындагы чәчәкләр, ленталар турында әйтелгән сүзләргә күрсәтә. (Автор искәрмәсе).
38 Уступка – юл кую.
39 Манигъ – каршылык, киртә.
175
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
мәйданындамы? Әллә икесендә дәме? Шуларны чишәргә кирәк. Шундан соң гамәли
чараларын төзәрбез, – ди.
Мәсьәлә бутала. Сөйләүчеләр күбәя.
Ф.Мөхәммәдияров: «Күмүне монда фиксировать40 итеб калырга кирәк», – ди.
49 бит
Садри Җәлал: «Без партиясез зыялыны күмгәндә, һәммәбез бергә булырга тиешбез.
Муллалар, пуркилар41 катнашмасынлар иде», – ди.
Исхак Рәхмәтуллин: «Без мәгариф, мәдәният оешмалары вәкилләре Фатихне үзебез
теләгәнчә хөрмәт итеб озатырга уйлыйбыз. Шуңарга разыймы?»
Ибраһим Биккол: «Без Театр мәйданында гражданларча мәрәсим үтәб үтәргә разый.
Ләкин мин мәсьәләнең бу рәвешдә куелышына каршы булганга рәислекдән чыгам».
Фатих Мөхәммәдияров рәислек итә.
Ф. Сәйфи мәгариф, мәдәният оешмаларының белдермәсен игълан итә. Бу белдермә
түбәндәге 4 маддәдән гыйбарәт:
1. Мәгариф һәм матбугат эшчеләренең оешмалары Фатих Әмирханны гражданларча
күмү рәвеше белән үткәрергә (озатырга булса кирәк) тәкъдим итәләр.
2. Мәрхүмнең языб калдырган васыяте булмавын белсәк дә, ләкин васыйларының
югарыда күрсәтелгән рәвешдә күмүгә риза булмавын искә алыб, Фатихне нинди
мәрәсим белән күмүне васыйларның үзләренә табшырырга.
3. Бу карарның икенче маддәсе белән риза булмаган киңәш мәҗлесенең әгъзалары
Фатихне озаткан чакда Театр мәйданында туктаб, хөрмәт итүне муафикъ диб таба.
4. Театр мәйданындагы җыелышның рәисе итеб Фәтхи Борнашны күрсәтә.
Бу белдермәне укыгандан соң мәсьәлә тагын бутала. Сөйләүчеләр артык күбәя.
Фәтхи Борнаш урынына Фатих Мөхәммәдияровны тәкъдим итәләр. Партиялеләр
моңарга разый булмыйлар. «Фәтхи Борнаш сезнең кеше ич» диб көләләр.
50 бит
Шуннан соң киселеб әйтелгән, сүз берекдерелгән булмаса да, түбәндәге карар
язылыб куела (ләкин бу карарга бик күб кешеләр разый булмыйлар).
Карар: Театр мәйданындагы митинг Гыйльми Үзәк, матбугат эшчеләре оешмасы,
Дәүләт нәшрияты һәм гражданларча мәрәсимдә хәзер булучылар исемендән Фәтхи
Борнаш тарафындан ачылачак. (Аннары мәетне алыб бару йолалары).
Шуның белән гражданларча күмү тарафындагы кешеләр таралыб бетәләр. Аларча
инде резолюция чыгарылгач, гүя һәммә нәрсә шуның белән тәмам булды.
Килгән халык таралыб беткәч, күмү мәрәсимен үткәрү комиссиясе шундук үзенең
утырышын ясаб яңадан бер кат элекдәге карарларын тасдыйк42 кылыб үтде. Шуның
белән бергә Театр мәйданында ясалачак мәрәсимдә табутны туктатырга булды.
Шунда Фатихнең тәрҗемәи хәлен һәм аның ничек авыруын сөйләр өчен комиссия
әгъзаларындан Ибраһим Биккол белән Фатих Мөхәммәдияровларны билгеләде. Театр
мәйданында мәрәсим булачагын һәм табутның шунда туктатылачагын белдереб,
гәзитдә игълан чыгарырга булды.
12 март. «Кызыл Татарстан»да информация комиссиясенең, кичә идарә белән ясаган
килешүе буенча, гәзитнең уртасына салынган ярты табак кәгазьдә ике яклы булыб,
Фатих Әмирханга багышланган мәкаләләр һәм игъланлар һәм читдән килгән тәгъзия
телеграммларның кайберләре басылыб чыкды.
51 бит
Партиядәге укымышлы яки язучыларның, бигрәк дә сул канатда булганларының
Фатих Әмирханны үлгәндән соң «Без дә аны тәкъдир һәм хөрмәт итәбез» диб
йөрүләрен, күмү мәрәсимләрендә катнашабыз диб митинг ясаб әтәчләнүләрен «якшы
түгел, читдәге эмигрантлар – дошманлар шуны истифадә43 итәрләр, Әмирханның
әдиблеген игътираф44 итмәгәнләр диб битебезгә бәрерләр» дигән тактикалардан
чыкканлар диб юрадылар, шулай диб сөйләделәр.
40 Фиксировать – теркәп.
41 Пурки – ялкау, иҗтиһадсыз шәкерт, укучы.
42 Тасдыйк – раслау.
43 Истифадә – файдалану.
44 Игътираф – тану.
176
Фатих Әмирхан үлгәндән соң күмү мәрәсимен үткәрү комиссиясенә үзләренең
кайгыларын белдереб, төрле оешма һәм аерым кешеләрдән түбәндәге телеграммлар килде:
1. Мәскәү. 10 март. Бөек каләм остасы татар классигы Фатих Әмирханның үлү
хәбәрен тирән кайгы белән каршы алдык. Бу югалтуга күңелебез сыкранганлыкны
зур хәсрәт белән белдерәбез.
Эшче редакциясе.
2. Мәскәү. 10 март. Оста татар язучысы, татар матур әдәбиятын
тудыручыларның берсе булган Фатих Әмирханның югалуына чын күңелдән
кайгырабыз. Туган һәм дустларының хәсрәтләрен уртаклашабыз.
Үзәк нәшриятның татар-башкорд,
казакъ, үзбәк, кыргыз, нугай, төркмән секцияләре.
3. Мәскәү. 10 март. Үзебезнең бөек классик, матур әдәбиятыбызның энҗесе
Фатих Әмирханның үлүенә тирән һәм чын, ихласдан кайгырабыз. Үзебезнең халкыбыз,
мәрхүмнең туган һәм дустларының кайгыларын уртаклашабыз.
Имзалар: Фатих Кәримев, Ф.Агиев, Суфия Агиева, Мәхмүд Мәрҗани, Нәҗиб
Гасрый, Шакир Мостаев.
52 бит
4. Мәскәү. 10 март. Үзбәк әдәбияты, хәзерге художество ягындан үсү чорында
Фатих Әмирханны татар әдәбиятының оста художнигы сыйфаты белән чын
ихласдан һәм чиксез ярата. Мин Фатих Әмирханның талантын хөрмәт итүчеләрдән
булыб, сезнең кайгыгызга кушылам.
Чулпан.
5. Мәскәү. 10 март. Бөек әдиб Фатих Әмирханның үлү хәбәре безне кайгыга
төшерде. Аның исеме, үсеб килә торган яшьләрнең йөрәгендә мәңгегә калыр.
Үзәк наборщиклар мәктәбенең татар өйрәнүчеләр группасы.
6. Мәскәү. Классик Әмирханның вакытсыз үлеб китүенә кайгырганлыгыбызны
белдерәбез.
Хиҗаз Гали, Бикбулат, Кушаев, Уразмөхәммитев.
7. Серпухов. 11 март. Тюркология съездының Татарстан вәкилләре татарның талантлы
язучы һәм художникларындан берсе булган Фатих Әмирханның үлгәнлеген юлда ишетеб
тирән кайгыда калды. Чын күңелебездән ошбу гомуми кайгыга без дә кушылабыз.
Имзалар: Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Максудов, Галимҗан Шәрәф, Гали
Рәхим, Габдерахман Сәгъди, Нигъмәт Хәким, Мөхәммидева.
8. Ленинград. 10 март. Башкордстан студентлары оешмасы халык язучысы булган
Фатих Әмирханның үлүе мөнәсәбәте белән үзенең тирән кайгырганлыгын белдерә.
Рәис: Төхфәтуллин.
9. Ленинград. 11 март. Кайгы аңлатыб бирелгән телеграм оешманың фикере түгел.
Төхфәтуллин.
10. Ленинград. 10 март. Ленинград яшьләре кыйммәтле язучы Фатих Әмирханның
югалуына тирән кайгыра.
Имза: Яшьләр.
53 бит
11. Ленинград. 10 март. Сөекле язучыбыз Фатих Әмирханның үлүенә Ленинград
мөселманларының кайгырганлыкларын белдерәбез.
Мәсҗиде Җамигъ комитеты
12. Әстерхан. 10 март. Чиксез хөрмәтле Фатих әфәнде Әмирханның үлү вакыйгасе
белән гаять мөтәәссир45 булганлыгымны белдерәм.
Мулла Ниязи.
13. Әстерхан. 9 март. Бәхил бул, кадерле дуст Фатих!
Әлмөхәммәдев, Габәши.
14. Әстерхан. 10 март. Безнең исемебездән Фатих Әмирханның табутына чәчәк
куярсыз. 25 сум акча җибәрелде.
Имзалар: Борһан Бадамшин, Гали Шәмиунов, Фатих Шахмазов, Гата
Баһаветдинов, Гани Ниязов, Гыйлаҗеддин Яһудин.
45 Мөтәәссир – кайгы-хәсрәткән төшкән.
177
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
15. Әстерхан. 10 март. Татар күгенең йолдызларындан берсенең сүнүе белән
тирән хәсрәт эченә чумган хәлдә, кадерле дуст һәм алмашдырылмый торган ибдәшне
югалткан дустларыбызның бөек кайгыларын уртаклашабыз.
Әлмөхәммәдев, Габәши, Һилалов.
16. Әстерхан. 10 март. Кадерле язучы Әмирханның вакытсыз үлеб
китүенә Әстерханның партиясез укучы яшьләре исемендән чын ихласыбыздан
сыкранганлыгыбызны аңлатабыз. Аның татар әдәбияты, татар иҗтимагыяте
алдындагы хезмәтләрен таныганлыгыбызны әйтеб үтү белән бергә, үлем аның
тәнен алыб китсә дә, татар яшьләренең аңарга һәм аның хезмәтләренә булган бөек
ихтирамын алыб китә алмас, дибез.
Имзалар: Гомәрев, Шәмсетдинов, Камалетдинов, Хәсәнев һәм башкалар.
54 бит
17. Әстерхан. 11 март. Татарның бөек язучысы һәм татар кызларының
хокукларын яклаучы әдибләрнең беренчеләрендән булган Фатих Әмирханның
үлүенә без Әстерханның укучы кызлары үзебезнең тирән кайгы белән йөрәкдән
кайгырганлыгыбызны белдерәбез.
Имзалар: Курамшина, Сайганова, Гомәрева һәм башкалар.
18. Әстерхан. 10 март. Йөзләгән татар халкының әхвале рухиясен һәм тормышын
сурәтләндереб бирүче шагыйрь, рәссам, сатирик һәм әдиб мәрхүм Фатих Әмирханга
үзебезнең мәңгелек соңгы сәламебезне күндерәбез. Уяну дәверен зур осталык белән
матурлаб язган Фатихнең каләме киләчәкдәге татар әдәбиятына мәңге нур чәчеб
торсын! Без аның бөек таланты, фикерләре, сүзләре һәм әдәби хезмәтләре алдында
баш иябез.
Фатих Шахмазов, Яһудин, Галим Шакиров, Гата
Баһаветдинов, Гани Ниязи, Борһан Бадамшин.
19. Әстерхан. Татар әдәбиятының ифтихары булган Фатих Әмирханның үлүенә
тирән кайгырабыз. Аның үлүе турындагы бу зур кайгылы хәбәр аның хезмәтләренә
булган безнең ихтирамыбызны тагын артдырачак һәм аның исеме безнең
күңелләребездә мәңге сакланачак.
Урта мәктәб укучылары: Шакировлар,
Гомәревләр, Әбүталиповлар һәм башкалар.
20. Сарытау. 10 март. Кадерле ибдәш һәм дуст Фатих Әмирханның вакытсыз
үлүенә тирән кайгы белән кайгырам һәм үземнең күмү мәрәсименә хәзер була алмавыма
чын күңелдән тәэссеф46 итәм.
Зыя Янгаличев
55 бит
21. Симферополь. 10 март. Татарның зур язучыларындан Фатих Әмирханның
үлү хәбәре аның талантын тәкъдир итүче яшь кырымлыларны тирән бер кайгыга
салганлыгын белдерәбез.
Шакир Мөхәммәдияров, Озынбашлы, Чапчакчы,
(Мөгыйнев) Җәлал, борадәран Адабаш һәм Бикинлар, Җәббар.
22. Симферополь. 10 март. Бөек мөхәррир Фатихның үлүе безне тирән
кайгыга төшерде. Аның якынларының һәм аны тәкъдир итүчеләрнең кайгыларына
уртаклашабыз.
Мөфти Хаҗи Мөслихеддин.
23. Уфа. 10 март. Тебя уже нет Фатих ибдяш
Прими привет последний наш47 .
Сүнчәләй, Гафури, Исәнбәт.
24. Уфа. 11 март. Милләтнең талантлы мөхәррире Фатих Әмирханны югалтуга
чын күңелемдән кайгыруымны белдерәм.
Мөфти Ризаэддин Фәхреддин.
25. Оренбург. 10 март. Губерна мәгариф шөгъбәсенең48 вак милләтләр бүлегенә
46 Тәэссеф – кайгыга төшү, үкенү.
47 Кирилл хәрефләре белән язылган.
48 Шөгъбә – тармак, бүлек.
178
караган Тәрбия-тәгълим техникумының татарлар һәйәте49 , кыйммәтле классик
язучы Әмирханның үлүен зур югалту диб карый һәм шуңарга үзенең тирән кайгы
белән кайгырганлыгын белдерә.
Алиев, Шәркый.
26. Ташкенд. 10 март. Матур стиль тудыручы кыйммәтле дуст Фатих
Әмирханның вакытсыз үлүенә чиксез хәсрәтләнәм. Фатих Әмирхан исеменә фонд
өчен 200 сум җибәрәм.
Кәбир Бәкер.
56 бит
27. Ташкенд. 10 март. Октябрьгә чаклы булган татар әдәбиятына бик күб
кыйммәтле әсәрләр биргән татар язучысы Әмирханның үлүенә кайгырабыз.
Урта Азия вак милләтләр Комуниверситетында эшләүче татар группасы
исемедән: Абызов, Борһан Хәбиб.
28. Иске Бохара. 10 март. Без ерак Бохарада торучы татарлар, үзебезнең хезмәт
иясе булган татар халкының кадерле язучысы Әмирханны югалту кайгыларына
кушылабыз. Без Совет хезмәтендәге партияле татарлар кыйммәтле язучы ибдәш
Әмирханның күмү мәрәсимендә була алмавыбызга бик үкенәбез. Бәхил бул бездән,
безнең өчен багышланган татар әдәбиятының атасы – Әмирхан!
Имзалар: Әбүзәрев, Әлмәшев, Кәмалов, Каина, Зәетев, Гизаков, Хәсәнев, Фатих
Сөләйманов, Гомәр Җанов, Мәрзыя Җанова, Даутов, Габбасов, Әбләзинләр, Бурлик,
Ишмөхәмитов, Иблиев, Хәирев, Таһиров, Самад Кандани, Гайшә Сөләйманова,
Сәгъдиев, Дибирдиев, Юсупов, Нагаев, Фәһимә Нагаева, Хөсәенев, Рабига,
Кинукиев, Ситдыйков, Нугаев, Хаммадов, Ибраһимов, Якупов.
29. Иске Бохара. 11 март. Азад Бохара идарәсе татар халкы күбчелегенең бу көнге
кайгысына кушыла. Без Фатих Әмирханны бары тик татар җәмәгатьче язучысы
итдереб кенә түгел, бәлки бөтен Союздагы шәрык халыклары әдәбиятының пионеры
итдереб хөрмәт итәбез.
30. Петропаул. 11 март. Әмирханның талантын тәкъдир итүчеләр исемендән
аның вакытсыз үлеб китүенә кайгырганлыгыбызны белдерәбез. Исеме Татарстанның
мәркәзендә
57 бит
мәнгеләшдерергә мөстәхикъ50 булган бу талант иясенең бөтен әсәрләре
мәҗмугәсенең тиздән басдырылыб чыгарылуын һәм киң халык күбчелеге арасына
таратылуын телибез.
Габделҗәлилов (Галим Акчурин булса кирәк).
31. Омски. 10 март. Яшьләр арасында искелеккә каршы көрәшү фикерләре
таратучы һәм татарның матур әдәбиятын тудыручылардан кыйммәтле
Әмирханның үлүенә бик нык кайгырам.
Искәндәрев.
32. Омски. 10 март. Мәдрәсә реформасы өчен беренче булыб көрәшкә чыккан һәм
мәктәбкә кыйммәтле әсәрләр биргән Әмирханның үлүенә кайгырабыз.
Омски мәктәбендә укучылар.
Монда тәрҗемә итеб күчерелгәнләрдән тыш янә «Кызыл Татарстан» гәзите
идарәсенә дә байтка тәгъзия телеграммлары килгән. Боларның кайберләре гәзитдә
чыгарылсалар да, байтагысы ни өчендер басылмый калдылар. (Җеназа укыб күмгәнгә
булса кирәк. Чөнки идарәнең шуңарга ачуы килгәнлеге күмү мәрәсименең ничек
үткәнлеген язган номерында да ачык күренеб тора. 12 март). Бу гәзитдә басылмыйча
һәм безгә күренмичә калган телеграммлар арасында Сәмәрканд, Ялта, Полторацки51,
Баку, Касыйм һәм башка шәһәрләрдән килгән телеграммлар бар иде диб риваять
итделәр. Хәерле булсын.
58 бит
Күмү мәрәсиме
12 март. Бүген атаклы әдибләребезнең иң сөеклесе булган Фатих Әмирханның
49 Һәйәт – төркеме.
50 Мөстәхикъ – хаклы, лаеклы.
51 Полтарацк – Ашхабад шәһәренең 1919-1927 еллар арасындагы рәсми атамасы.
179
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
гәүдәсен дөньядан озатдык. Бөтен Казан бөек җәмәгать хезмәтчесе булган
Фатих Әмирханның үлүенә матәм тотды. Казанның бөтен татар җәмәгате аңарга
үзенең ихтирамын күрсәтеб, җеназасы өстендә олуглау мәрәсимен ясады. Бүген
бөтен каләм ияләребез, матбугат әһелләребез, изелгән татар халкының әхвале
рухиясен52, аның тормышын сурәтләндереб бирүче шагыйрь, рәссам, сатирик һәм
татар әдәбиятында яңа матур стиль тудыручы әдиб Фатих Әмирхандан аерылыб,
аңарга үзләренең мәңгелек соңгы сәламләрен әйтделәр. Татарның сәнәгате
нәфисә53 ияләре, артистлары, тормышның ямьсез якларын оста тәнкыйдь белән
сәхнәгә кергән, сәхнәне яңа типлар белән баеткан драматург Фатих Әмирхандан
аерылдылар. Бу көн бөтен татар хатын-кыз дөньясы, татар кызының иң каты
изелгән бер вакытында аның хокукын яклаб чыккан көрәшче Фатих Әмирханны
озатдылар. Татарның бөтен мәдрәсә җимешләре, шәкерддән җитешкән кешеләре
үзләренең уяну, ислахәт54 дәверендәге юлбашчысын югалтдылар, кордашларының
алдынгысындан аерылдылар.
Бүген Русиядәге бөтен төрк-татар халыкларының аңлы сыйныфлары, Фатих
Әмирханны олуглаб аның таланты, фикерләре, сүзләре һәм әдәби хезмәтләре алдында
баш иделәр.
Менә шундый аң, шундый хиссият, шундый тәгъзияләр белән Фатих Әмирханның
гәүдәсе дөньядан озатылды. Күмү мәрәсимендәге меңләрчә халыклар шушы
нокталарны аңлаб, аның җеназасына җыелдылар. Гәүдәсен озатдылар.
59 бит
12 март иртә белән сәгать унларда Фатих Әмирханның фатиры тирәсенә халык
җыела башлады. Өй эчендә үзенең кардәш-ыруглары, дустлары, якын танышлары
тулыб калдылар. Сәгать 11ләрдә урамда төрле милләтләрдән, төрле сыйныфлардан,
ирләрдән, кыз хатынлардан, картлардан-яшьләрдән, хәтта укучы балалардан җыелган
халык меңләргә җитде. Дистәләрчә атлар җыелды.
Шундан соң төрле оешмаларның, мөәссәсәләрнең55, сыйныфларның, милләтләрнең
вәкилләре, мәктәб шәкердләре һәм аерым кешеләр Фатих яткан бүлмәгә кереб,
үзләренең соңгы сәламләрен әйтеб саубуллаша башладылар. Ике сәгать тоташдан
шушы халык бертуктаусыз кизү белән агылыб торды. Фатихне өендән алыб чыгар
минут җиткәндә дә, бу агым бетмәде. Сәламләшүчеләрнең очы-кырые күренмәгәнгә
туктатылды. Ишек төбләрендәге почётлы сакчылар авырлык белән тәртиб куя алдылар.
Чөнки халык һаман да сәламләшергә сорады.
Мөхтәсиб Касыйм хәзрәт Коръән укыгандан соң, комиссия тарафындан
билгеләнгән кешеләр Фатихнең гәүдәсен өендән алыб чыгыб табутка салдылар.
Фатихнең дустлары, кардәшләре табутны күтәреб, Театр мәйданына юл тотдылар.
Юлда мәктәб шәкертләрендән, укучылардан ике яклаб бау тартылды. Иң беренче
рәсем Жуковский урам[ын]да алынды. Грузинский (Карл Маркс) урамына чыккач,
трамбайлар тукталдылар. Театр мәйданында төрле мәгариф, мәдәният оешмаларындан
килгән халыклар, төркем-төркем мәктәб шәкердләре каршы алдылар. Шулар өстенә
һәр якдан аерым-аерым кешеләр агылыб килделәр. Мәйдан каршындагы Комклуб
бинасындан, съездның оешкан хәлдә дә һәм аерым-аерым вәкилләренең дә56 чыкканы
күренмәде.
Алдан билгеләнеб куелган Фәтхи Борнаш, Татарстан матбугат эшчеләре
60 бит
оешмасы, Гыйльми үзәк, Гажур, Дәүләт нәшрияты һәм шундагы гражданларча күмү
ягында булган кешеләр исемендән диб митингны ачды. Ләкин монда гражданларча
күмүгә бөтенләй каршы булган кешеләр дә бик күб, бәлки, иң зур күбчелек алар
ягында иде.
Барлык халык мең ярым – ике мең чамасында иде. Бу халык Фатихне фәлән яки
төгән төрле күмү ягында булганлыгы өчен түгел, бәлки ничек булса да аны олуглаб
52 Әһвале рухиясен – рухи дөньясын.
53 Сәнәгате нәфисә – матур сәнгать.
54 Ислахәт – реформалар.
55 Мөәссәсәләрнең – оешмаларның.
56 Текстның «һәм аерым-аерым вәкилләренең дә» дигән өлеше карандаш белән өстеннән сызылган.
180
ихтирам итеб озату өчен җыелганлар иде. Һәрхәлдә митинг ачылды. Фотографчылар,
кинематографчылар төрле якдан рәсемләр алдылар. Төрле оешмаларның вәкилләре
тарафындан Фатих Әмирханны үзләренчә тәкъдир итеб, аның үлүенә кайгырыб
сөйләүләр башланды:
1. Митингны ачучы Фәтхи Борнаш («Кызыл Татарстан»ның 14нче март номерында
басылды).
2. Күмү комиссиясе әгъзасы Ибраһим Биккол (Фатихнең тәрҗемәи хәле).
3. Наркомпрос исемендән Фатих Мөхетдинев урысча телдә (14 нче март, «Кызыл
Татарстан»).
4. Күмү комиссиясе әгъзасы Фатих Мөхәммәдияров. Авыруы турында.
5. Каләм эшчеләре исемендән Фатих Сәйфи (14 нче март, «Кызыл Татарстан»).
6. Гыйльми үзәк һәм укытучылар исемендән Мөхетдин Корбангалиев.
7. Гаскәри укучылар исемендән Булатов.
8. Урта мәктәбләрдә укучылардан Хуҗа Рәфыйков.
9. Татар артистларындан Кәрим Тинчурин.
10. Башкорд яшьләрендән Нури Таһиров
сөйләделәр57. Митинг шуның белән ябылды. Артдан меңләрчә халык ияргән хәлдә,
җеназаны Казанның партиясез татар укымышлылары күтәреб, Проломный урамга
төшеб китделәр. Юлда ике якдан сузылган бау белән шул ук
61 бит
кешеләр тәртиб саклаб бардылар. Проломныйга җиткәч җеназа килгәнне каршылаб
көтеб торган тагын бер зур төркем халык килеб кушылды. Ике яклаб тәртиб саклаб
барыр өчен атлы милиционер килделәр. Күренеш зур бер манифестация рәвешен алды.
Җеназаны күтәреб баручылар Кәрим Сәгыйд идарәсендә һаман да алмашына тордылар
һәм ялңыз укучылар (студентлар), укытучылар, укымышлылардан гына күтәртелде.
Мещан һәм рухани сыйныф кешеләренә бөтенләй бирелмәде.
Проломныйдан университет урамына борылыб, андан Печән базары урамы
буенча Тукай урамына – Ак мәсҗед почмагына җиткәч, җеназаны исәбсез күб халык
каршы алды. Мондагы халык мең генә түгел, ун меңләб бар иде. Тукай урамы белән
Татарстан почмагындан алыб, Юнусовлар мәйданын узыб киткәнчәгә чаклы бөтен
юл халык белән шыгрым тулы иде. Алма ташласаң, җиргә төшмәслек дәрәҗәдә
иде. Шуның өстенә урамның ике як йорт түбәләре чебен баскан кебек халык белән
кабланган иде. Шул рәвешчә җеназаны атлы милиционерның ярдәме белән юл ачыб,
Юнусовлар мәйданындагы җеназа намазы укыла торган урынга китереб куйдык.
Алдан хәзерләнгән фотографчылар кат-кат рәсем алдылар.
Җеназа өстендә сөйләүләр башланды. Иң элек Фатихнең якын дустларындан:
1) Ибраһим Биккол, 2) Кәрим Сәгыйд, 3) Гыйльми Шәрәфләр; аннары татар
укымышлыларындан: 4) Мостафа Туминов, 5) Казан кустарларыннан58 – Биккинин,
6) Әстерхан яшьләрендән – Кадир Хуҗаев, 7) матур сәнәгать эшчеләрендән – Кәрим
Тинчурин, 8) руханилардан – Габдулла мулла Әмирхани, 9) фән эшчеләрендән – Салих
Корбангалиев, 10) хатын-кызлардан – Зөһрә Салиховалар сөйләделәр59.
62 бит
14 нче март «Кызыл Татарстан» гәзитендә Фатих Әмирханны күмү мәрәсиме
турында язылган мәкаләдәге «Мулланур Вахидов мәйданында» һәм «Зыяратлыкда»
дигән кисәкләр бөтенләй чеб-чи ялган.
Озату мәрәсименең иң зурысы, иң көчлесе Мулланур Вахидов (элекке Юнусовлар)
мәйданында булды. Сөйләүләр беткәндән соң да очы-кырые күренмәгән шул халык
бер таралмады. Иң аз дигәндә алты-җиде мең халык җеназа укыды. Шул вакыт
коммунистлар җеназа укучы халык арасындан аерылыб чыга алмыйча буталыб
калдылар. Чөнки андан һичбер ерыб чыгарга мөмкин дә түгел иде.
Җеназа укыгандан соң, табутны Казан университетының медицина факультетында
57 Бу кешеләрнең сөйләгәнләрен үзләрендән яздырыб алыб мәҗмугага кертергә ярый.
58 Кустарларыннан – һөнәрчеләреннән.
59 Бу кешеләрнең сөйләгәнләрен языб бару М.Галигә табшырылган иде. Ул шуларны языб «Татарстан»
гәзитенә биргән. Анда басмаганлар. Югалтканлар. Үзләрендән бер нәрсә оешдырганлар. Шуңар күрә
мәҗмугага кертергә булганда, бу кешеләрнең үзләрендән яздырырга кирәк булачак.
181
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
укучы татар студентлары үз кулларына алдылар һәм, каберенә чаклы һичкемгә
бирмичә, үзләре генә нәүбәтләб күтәреб бардылар. Вахидов мәйданындагы халыкның
бер меңләбе (иң азында) җеназа артындан кабергә чаклы килде. Артда иң азында
утыз-кырык ат бар иде. Яңа Бистәгә җиткәч, җеназаны тагын бер зур төркем халык
каршы алды һәм алар да кабергә чаклы бардылар. Кабергә баручылар арасында Фәтхи
Борнаш, Фатих Сәйфи, Рәфыйков кебек дистәләрчә җаваблы коммунистлар да һәм
партиясез мәсьүл60 совет эшчеләре дә бар иде.
Сәгать 4 нче яртыда Фатих Әмирханның гәүдәсе кабергә иңдерелеб, үзенең
ләхеденә куелды. Кабергә иңдерүчеләр һәм ләхедкә куючылар комиссия
тарафындан билгеләнгән кешеләр булдылар. Кабергә иңдергәндә, янәдән рәсем
алдырылды. Ләхед такталарын Габдулла мулла Әмирхани тезде. Каберне үзенең
дустлары, якынлары, кардәшләре күмделәр. Күмелгәндән соң 1) Кәрим Сәгыйд, 2)
Шәһәр Шәрәф, 3) Ибраһим Бикколлар тарафындан соңгы сәлам сүзләре сөйләнде.
Фатихнең үзе
63 бит61
64 бит
Фатих Әмирхан үлү уңае белән гәзит-журналларда чыккан мәкаләләр
1. «Татарстан» гәзите. 11 март, 58 нче номер. Фәтхи Борнаш мәкаләсе.
2. «Красная Татария» гәзите. 11 март.
3. «Кызыл Татарстан». 12 март. 59 нчы номер. Җәмал Вәлиди һәм И.Биккол
мәкаләләре.
4. «Кызыл Татарстан». 14 март. 60 нчы номер. Күмү мәрәсиме турында.
Хәбәрче.
5. «Кызыл Татарстан». 18 март. 63 нче номер. «Васыятем». Гумер.
6. Мәскәү «Известия»се. 17 март. № 62. Мирсәид Солтангалиев мәкаләсе.
7. Саратов. «Ялкын» гәзите. 19 март. Номер 9.
8. «Башкордстан» гәзите. 12 март. 24 нче номер. Ризван Ибраһимов.
9. «Азад Бохара» гәзите. 14 март. 32 нче номер.
10. «Төрекмәнстан». 14 март. 51 нче номер. Зыя мәкаләсе.
11. «Зәрәфшан». 18 март. 345 нче номер.
12. «Яңа дөнья». 27 март. 70 нче номер. Г.Нури мәкаләсе.
13. «Белем» журналы. Уфа. Март. 2-3 нче номер. М.Гафури.
14. «Эшче» гәзите. Мәскәү.
15. «Азад Себер» гәзите. 27 март. 10 нчы номер. Сарим Фәхри мәкаләсе.
16. «Яңа авыл» гәзите. Уфа. 11 март. 29 нчы номер. Ризван Ибраһимов.
17. «Коммунист» гәзите. Баку. 12 март. 61 нче номер. Казандан телеграмма.