Зарифизмнар
Явызлык – әҗәт кебек: иртәме-соңмы, түләргә туры киләчәк.
Йөз киңәшкә караганда, бер үрнәк яхшырак.
Кош очканда – каурый, бала читкә очканда, күз яше коела.
Кайвакыт башкаларга гына түгел, үз-үзеңә дә ярап булмый.
Кешене тикшерсәң, нәселеңне тикшерерләр, хатыныңны тикшерсәң, дәрәҗәңне төшерерләр.
Җәяүлегә – янчык, терәүле йортка түбә дә авыр.
Игелек – савапсыз, яманлык җавапсыз калмас.
Сандугач булу өчен, сайрый белү генә җитми, кунар урын да кирәк.
Мәхәббәт формуласы: эзләдем, таптым, югалттым...
Бай – акча, явыз – дошман юклыктан зарлана.
Кеше күңеленә дөнья да сыя, нәфес кенә сыеша алмый.
Чебешләрне – көзен, казларны өйләнгәндә саныйлар.
Бака үрчесә – күл, түрә үрчесә, ил казнасы саега.
Бәхет өлешләп килә, берьюлы китә.
Сакал акыл өстәсә, кәҗәдән дә акыллырак хайван булмас иде.
Байның – хатыннары, ярлының салымнары күп була.
Кешеләр маймылдан яралган булса, урманда бер агач та калмас иде.
Илдә чыпчык үлми, саны гына кими.
Марста тереклек бар, диләр. Кеше аяк басуга, ул юкка чыгачак.
Сагышлыдан – елмаю, табышлыдан мал сорама.
Агымга иярсәң – юлыңнан, нәфескә иярсәң, илеңнән язарсың.
Орчыкка да үз җыры тансык.