Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН СУЛЫШЫН ТОЕП....

КИМ МИҢНУЛЛИНГА 60 ЯШЬ

Узган гасырның утызынчы елларында ук Казанда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында нигез салынган фольклор мәктәбенең бәрәкәтле туфрагында үсеп чыккан күренекле галимнәрнең берсе – Ким Мөгаллим улы Миңнуллин. Төрки дөньяда һәм Россия фәне күләмендә татар фольклорын танытуга, милли фольклористикабызны югары дәрәҗәгә күтәрүгә әлеге мәктәпнең Хәмит Ярми, Нәкый Исәнбәт, Илбарис Надиров, Фатих Урманчеев, Флора Әхмәтова-Урманче, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Марсель Бакиров, Нурмөхәммәт Хисамов, Рәшит Ягъфәров, Ленар Җамалетдинов, Айсылу Садекова кебек санаулы шәхесләре биниһая зур өлеш керткән булса, Ким Миңнуллинның бу җәһәттән тоткан урыны аерым бер игътибарга лаек. Ким Мөгаллим улының фәннәр арасында нәкъ менә фольклористиканы үз итүе, татар халык иҗаты өлкәсендә ут уйнатучы күренекле затлар белән якыннан аралашып, фольклорчы галим булып формалашуы татар фольклор мәктәбенең хәлиткеч чоры өчен бик зур әһәмияткә ия. Татар фольклор фәне XXI гасырга аяк атлаганда, белемле, зирәк, көчле бу шәхеснең дилбегәне үз кулына алуы гаять кирәкле гамәл иде, шөкер, язмыш фәннең халыкка иң якын торган милли рухлы әлеге өлкәсенә карата һәм, гомумән, фәнгә мөнәсәбәттә хәерхаһ булды.

Галим Ким Миңнуллинның татар фольклорын күтәрүдәге эшчәнлегенә күз салсак, аның күпкырлылыгына игътибар итми мөмкин түгел. Беренчедән, фольклор ул – киң һәм тирән дәрья булуы өстенә, әдәбиятның да чишмә башы; фольклорчы галимнең халык авыз иҗаты һәм язма мәдәният кисешкән ноктаны барлавы аның әдәбият галиме булуын да раслый. Икенчедән, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә эшкә чакырылып, башта премьер-министрның баш референты, аннан Министрлар Кабинеты каршындагы Телләр комитеты секретаре, 1999 елдан Татарстан Хөкүмәте структурасында телләрне саклау һәм үстерү буенча төзелгән махсус бүлекнең җитәкчесе булып эшләгән чорыннан Ким Мөгаллим улы тел сәясәте мәсьәләләрендә дә әзерлекле белгеч һәм зирәк, тынгысыз җанлы оештыручы булып танылды.

Ким Миңнуллин – әнә шундый сирәк белгечләрдән, фәнни эш юнәлеше, хезмәтләре буенча да аны һәм фольклор, һәм әдәбият галиме буларак беләләр. Галимнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлегендә әзерләнгән «Сүз сәнгате буларак җыр» дигән темага докторлык диссертациясенең 2001 елда ике белгечлек – «фольклористика» һәм «Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)» белгечлекләре буенча яклануы үзе үк Ким Миңнуллинның киң колачлы галим булуына ишарә итә. Аның фәнни тикшеренүендә татар халык җырларының барлыкка килүе, жанр үсешенең төп юнәлешләре ачыклана, җырларның жанрлык сыйфаты билгеләнә. Галимнең диссертациясендә өч меңгә якын профессиональ җырны эченә алган мәгълүмати база булдырылган, татар җырларында образлар системасы киң планда һәм фәнни нигездә тасвирланган, җыр текстлары стиленең композицион төзелешенә, җырларның лексик составына зур әһәмият бирелгән.

Галимнең фәнни эзләнүләр нәтиҗәсе буларак дөнья күргән «Шигърият һәм җыр» (1998), «Җырларның шигъри табигате» (1999), «Басма сүз һәм татар җырлары» (2000), «Һәр чорның үз җыры» (2003), «Песенное творчество татарского народа» (2006) исемле һ.б. монографияләре дә җыр жанрына гына хас нечкә хасиятләрне төрле яклап өйрәнүгә багышланган. Аларда җыр шигъриятенә, профессиональ җырларның туу һәм яшәү үзенчәлекләренә, төрле елларда төрледән-төрле җыентыкларда һәм көндәлек матбугатта басылган җырларга күзәтү ясала, җыр текстлары, төркемнәргә бүлеп, фольклор әсәре буларак һәм әдәби күзлектән системалы анализлана.

Татар халкының җыр мирасы – төсле бизәкләрдән тукылган моңлы, шигъри бер дөнья ул. Җырның хискә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре, гамьгә, дәрткә бай тылсымлы музыкасы халыкның рухи бөтенлеген һәм тиңдәшсез талант иясе булуын раслый. Җыр хәзинәсендә чал тарих авазлары да, бүгенге көннәр аһәңе дә тирәннән килә. Ким Миңнуллинның халык җырларын шигъри хәзинә буларак тикшерүгә багышланган барлык хезмәтләре татар традицион җыр мирасына кагылышлы бүген дә гаять актуаль бик күп мәсьәләләрне кузгатуы белән кыйммәт. Татар халык авыз иҗатының җыр жанрын өйрәнүгә багышланган монографияләреннән тыш, галим бу өлкәне Татарстан, Россия, һәм чит илләрдә чыга торган фәнни матбугатта дөнья күргән мәкаләләрендә, халыкара форумнарда даими яктырта.

Ким Мөгаллим улына фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлекне милли фольклорга тыгыз бәйле педагоглык белән үреп алып бару да хас. Әйтик, татар халык иҗатының иң гүзәл үрнәкләрен туплаган, мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге сыйфатында «Энҗе чәчтем – энҗе җыям» сериясендә 2000 елдан «Мәгариф» нәшриятында басылган унга якын җыентыкларны Ким Миңнуллинның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге нәтиҗәсе дип бәяләү хаклы булыр. Әле Ким Миңнуллин ТР Министрлар Кабинетында ТР телләрен үстерү һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкарган чорда ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә хәзерләнгән бу җыентыкларда төрле жанр фольклор әсәрләре урын алган. Болардан тыш профессор Фатих Урманчеев белән берлектә югары уку йортлары студентлары өчен төзеп бастырылган «Татар халык иҗаты» курсыннан хрестоматия дә галимнең фән һәм уку- укыту өлкәләрендә фольклорны актуальләштерүе буларак кабул ителә. Галим – Татар дәүләт гуманитар институтында, Казан дәүләт педагогика университетында, Казан (Идел буе) федераль университетында студентлар белән озак еллар тыгыз аралашып, аларга «Татар җыр шигърияте», «Күпмилләтле дәүләт шартларында телләр сәясәте» кебек темалар буенча махсус курслардан белем бирүче, студентларны фольклор белән кызыксындырып, яшь буынны татар фольклор мәктәбенә тартучы профессор, дәүләт имтиханнарын кабул итүче таләпчән рәис тә.

Бүгенге көндә татар фольклор мәктәбендә буыннар алмашы мәсьәләсендә фәннең башка тармаклары белән чагыштырганда хәлнең уңайрак булуы – һичшиксез, галимнең әлеге мәсьәләнең бик әһәмиятле бурыч икәнен аңлап эш йөртүе нәтиҗәсе. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры булып эшли башлавыннан алып, бүгенге көнгә кадәр Институтның халык иҗаты бүлегендә докторлык, кандидатлык диссертацияләре яклаган әзерлекле кадрларның уңышлы эшләве, бүлектә яшьләрнең артуы, шул исәптән бүлек мөдире Ким Мөгаллимовичның шәкерте Илмир Ямалтдиновның яшь галимнәр сафын тулыландыручы вәкилләрнең берсе булуы, яшьрәк буын фән докторларының бер-бер артлы яңадан-яңа фундаменталь монографияләре дөнья күреп торуы, аларның, Россия күләмендә һәм чит илләрдә фәнни чараларда катнашып, уңышлы чыгыш ясаулары, Россия фәнни фонды, Татарстан Фәннәр академиясе грантларына ия булулары, бүлектә халык иҗаты буенча татар һәм рус телендә академик томнар әзерләнү, яңа килгән аспирантлар белән эш алып бару һ.б. – болар бар да галимнең фольклористиканың бүгенгесен һәм киләчәген алдан кайгыртуы, фольклорга булган җылы мөнәсәбәте йогынтысында барлыкка килгән уңай нәтиҗәләр.

Фольклористика фәненең ике канатлы булуы һәркемгә мәгълүмдер: аның берсе моңа кадәр тупланган авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү белән бәйле зур юнәлешне тәшкил иткән канат икән, икенчесе халыктан фольклор үрнәкләрен җыю-туплау белән бәйле. Татарлар яши торган төрле төбәкләргә махсус чыгып, җирле халыкның рухи һәм матди мирасын барлау – фольклористиканың гына түгел, гомумән, Институтыбыз эшчәнлегенең дә зур бер тармагы. Ким Мөгаллим улы – бу юнәлешнең үсешен дә бик нык тәэмин итүче оештыручы-галим. Институт оешканнан алып, сиксән елга якын вакыт дәвамында уздырылган экспедицияләр, мәгълүм сәбәпләр аркасында, XX йөзнең 80 нче елларыннан берара тукталып торган иде, 2007 елда Институтны җитәкләгән Ким Миңнуллинның әлеге эшне кабат җанландырып җибәрүе зур хуплауга лаек гамәл булды. Шушы чордан башлап Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында төрле төбәкләргә фәнни экспедицияләр үткәрү комплекслы төс алды һәм бүгенге көндә ел саен берьюлы бишәр-алтышар юнәлештә алып барыла.

Фәнни экспедицияләрне оештыру халыкныкын халыкка кире кайтару максаты белән тыгыз бәйле. Җыелган мирасның үз вакытында тарихка кертелүе, теркәлгән материаллар нигезендә өр-яңа фәнни хезмәтләр язылу, бер яктан, фән өчен зур казаныш булса, икенче яктан, шушы тере хәзинәнең, басма сүзгә әверелеп, китап булып чыгуы халыкның үзе өчен гаять тансык. Татарларның китапка хөрмәт белән каравы уку-язуга мөкиббән, китапка хирыс халык булуларыннан килә, шуңа да язуга теркәлгән сүзнең теге йә бу төбәк татарының үз авызыннан чыккан булуын күрүе, үзенә турыдан-туры кагылышлы китапны кулына алуы – зур вакыйга. Соңгы елларда халыктан тупланган байлыкны фәнни-популяр әйләнешкә кертүнең үтә оптималь ысулы булдырылу – шулай ук Ким Мөгаллим улы җитәкчелегендә башкарылган күркәм гамәлләрнең берсе. Институт оештырган комплекслы фәнни экспедиция нәтиҗәләре 2010 елдан башлап «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» исемле аерым серия булып дөнья күрә килә. Бу – фән алгарышы өчен дә, шушы эшнең башында торган Институт өчен дә, галимнәр белән әңгәмәдә катнашып, фактик материал туплануга үзенең зур өлешен керткән информантлар өчен дә көтелгән күренеш. «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясендә аерым төбәкләргә багышлап китаплар чыгару идеясенең тормышка ашырылып, җиде-сигез ел эчендә шундый 16 китапның дөнья күрүендә сериянең баш мөхәррире Ким Мөгаллим улы Миңнуллинның роле бик зур һәм, әйтергә кирәк, хәлиткеч. Россия буйлап сибелеп яшәүче татарларның мәдәни мирасын туплап, беренчел эшкәртеп, фәнни әйләнешкә кертеп җибәрү ысулы буларак та, Институтта төрле юнәлештә эшләүче галимнәрнең халык белән турыдан-туры аралашуга нигезләнгән күзәтүләрен киң даирәгә җиткерү җәһәтеннән дә әлеге сериядә чыга килгән китапларның әһәмияте әйтеп бетергесез. Татарстанның Актаныш, Апас, Кукмара, Чүпрәле, Мамадыш, Арча, Россия төбәкләреннән Түбән Новгород, Марий Эл, Удмуртия, Омск, Самара, Әстерхан, Оренбург, Томск, Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда, Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезгә, хәтта чит илдәге – Казакъстанның Семипалат татарларына багышланган китапларның дөнья күрүе, әлеге төбәкләрнең үзләренә кабат барып, китап чыгу шатлыгын җирле халык белән уртаклашып, басманы тәкъдим итү кичәләре уздыру да – һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә гадәтләнгән Ким Миңнуллинның сыналган тәҗрибә җимеше.

Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры профессор Ким Мөгаллим улы – галимлекне җитәкчелек белән оста үргән абруйлы шәхес. Фольклорчы галимнең фән юлы да, җитәкчелек карьерасы да заманча: текә, иркен, якты. Кемдер сокланып, кемдер көнләшеп карыйдыр мондый уңышлы язмышка. Татарда бер әйтем бар: «Холкың күркәм булса, тереклегең хуш булыр, холкың явыз булса, тереклегең буш булыр». Чыннан да, кешенең хөрмәтлелеге үз кулында. Ким Мөгаллим улы холкы белән дә, эше белән дә ил-көн өчен ипле, затлы кеше; аның һәрвакыт төптән уйлап гамәл кылуы төзекләндерү, җайлау, яхшырту, булдыру, үстерү сыйфатына ия. Зур галим, оста җитәкче булуы өстенә кеше буларак та олы ихтирамга лаек зат ул. Эшләгән эшләре биниһая Ким Миңнуллинның, яуланачак үрләрен үтәли күреп, ышанычлы һәм ныклы адымнар белән максатына туры барачагына шик юк!