Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

Унны-чыны бергә

Минһаҗ маҗаралары

Кердек әкәдим наукка. Җыелышлары башланган. Бик күп кеше җыелган. Яртысы пеләш, яртысы ак чәчле.

– Болар барысы да әкәдимнәрме? – дип сорыйм безнең янда утырган Разыйл Вәлиевтән. – Болары әле чепуха. Ун меңләп әкәдим әле килмәгән, – ди. Әкәдимне хәзер хәреф таныган бөтен кешегә өләшәләр, – ди.

– Алайса мине дә әкәдим ясагыз әле, – дим.

– Гаяз Исхакый әйбәт язучы булган, дип әйт, ясарлар, – ди Разыйл Вәлиев.

– Туктагыз инде, татар халкының язмышы хәл ителгәндә, сөйләшеп утырмагыз,– дип, Туфан Миңнуллин безне туктатты.

Әкәдимнәрнең ни сөйләгәнен тыңларга керештем. Әй, егетләр! Андагы галәмәтне ишетсәң... Лилин булып Лилиннең ни сөйләгәнен аңлый идем, боларны булмый гына бит аңлап. Берсе трибунга менә дә әйтә: «А» хәрефенең өстендәге ике нокта арасы ярты миллимитыр булырга тиеш, һәм алар «а» хәрефенең өске өлешеннән бер миллимитыр биеклектә торырга тиеш», – ди. Икенчесе аңа каршы чыга: «Дөрес түгел, татар арфагырафиясенең уйгур-рун язмасында нокталар вапшы юк», – ди. Өченчесе әйтә: «Җ» хәрефенең койрыгы кәҗә койрыгы кебек өскәрәк кәкрәеп торырга тиеш, – ди. – Кәҗә дигән сүздә «җ» хәрефенең булуы очраклы хәл түгел, – ди.– Кәҗә койрыгы белән «җ» койрыгы фанатик яктан бәйләнешкән», – ди. Шуннан тотынды болар талашырга. Икегә бүленделәр – берсе яңалиф булды, икенчеләре төрек булды. Китте галәмәт, берсе өстенә берсе очып-очып куналар. Бара-тора нәрсәгә җыелганнарын да оныттылар.

Разыйл Вәлиевтән сорыйм:

– Нишлиләр алар? – дим.

– Белмим, – ди Вәлиев, – сихер эше бу, – ди.

– Нәбирә Гыйматдинованың да катнашы юк микән? Шуннан үземне тиргәргә тотындым: «Их син, дурак, дим. Мәскәү хәтле Мәскәүгә барып, Жиринәүски белән сугышып йөргән буласың... Аның өстәлендә бер-берсе өстеннән татарлар язган бер кочак жалу, монда сүгешү. Нишләп йөрисең монда, бар, кайт Кайпердеңә, дим. Ноктасы да юк Җома-бикәңнең, койрыгы да юк, кочакла да ят», – дим. Тордым да чыгып киттем җыелышларыннан.

Туфан Миңнуллин ияреп чыккан.

– Кая барасың, Минһаҗ абзый? – ди.

 – Кит, – мин әйтәм, – бүтән яныма киләсе булма. Райунга да кайтып йөрмә. Бер нокта өчен талашасыз. Дөрес эшли Мәскәү, сезнең барыгызны өтернең койрыгына элеп куеп суктырырлык, – дидем дә кайтып киттем.

(Дәвамы бар)