Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ташлар телен өйрәнәм мин...

Болгарда

Меңъяшәр наратлар шаулаша.

Карагай, каеннар кушыла –

Моң таша.

Хәтта таш күңелләр

Аклыкка, сафлыкка төренә.

Чал тарих авазы

Урнаша йөрәкләр түренә...

 

Нур коела

Гүзәл идем. Язларымны

Көткән идем яратырга,

Ачылмаган хисләремне

Җилгә сиптем таратырга,

Бар җиһанга, йолдызларга,

Туар айга, Галәмгә...

... Сөю, наз моңы булып,

Нур коела кулымдагы

Кәгазь белән каләмгә.

 

Йөрәк чыдый

Минем йөрәгем урынында,

Гөлләр нишләр иде? –

Бәлки шиңәрләр иде.

Сулар –  кибәрләр иде.

Утлары да сүнәр иде,

Күк тә ярылыр иде,

Май аенда үләннәргә

Сары сарылыр иде...

...Йодрык кадәр йөрәк чыдый.

 

Алтын көздә

Алтын көздә офыклар да

Алтын булып уяна.

Көз көз инде, агачлар да

Моңлы төскә буяна.

Алтын көздә ялгызларга

Яз җылылары кирәк.

...Ярый әле, ал язларда

Ямь-яшел була тирәк.

Сары сагышлар илендә

Еламасана, йөрәк!

 

Ташлар телен өйрәнәм

Ташлар телен өйрәнәм мин,

Нигә кирәк димәгез,

Үткәннәр шавында ялгыз

Таштай яшим, тимәгез.

 

Ташлар телен өйрәнәм...

 

Тынлык авазы

Тынлык...

Тавышыңны ишетәм,

 Җан авазыңны синең.

Бәлки сагыш-моң гынадыр

Дәшмәвеңдә бүген?

Тып-тын... ефәк йомшаклыгы

Тәнемә кагыла.

Тик миңа авыр һәм моңсу.

Әйтерсең лә, җаныма

Мең энә кадала.

Ә минем килә кочагыңда

Синең коенасым,

Җаныңа җаным белән сыенасым,

Балавыздай эреп җылынасым...

Ераклашасың...

Юлларың киртәле, таулы-сикәлтәле,

Пышылдыйсың тынлык авазында

“Көт мине, көт, тагын бераз гына,

Иркәм, көт әле”...

Күзләр сөйләшүе диңгез шавында

Юкка чыга.

Язмыш ярында торам ялгызым.

...Йөрәгемне тагын кузгатты

Ерактагы тынлык авазы.

 

***

Мәхәббәт ул – “Cин гаепле түгел”,

Бәлки, “Гафу ит мине”.

“Син кайда йөрисең?” түгел,

“Мин монда, –  диген, –  бүген”.

Мәхәббәт ул – “Йә, син ничек?”,

“Мин аңлыйм, көтә беләм”

“Рәхмәтлемен син барга,

Җаным гел синең белән!”

Мәхәббәт ул – “Аңладым...

Кичер мине, телефоннан

Шалтырата алмадым...”

Ярату ул – бары рәхмәт

Кояшка, җиргә, айга.

...Бүген дә әрнеп еладым,

Дәва тапмый ярага,

Инде ничек ияләним

Синсез калган дөньяга?..

 

***

Яфрак кояшта кызынды,

Кошлар җырын тыңлады,

Яңгыр тамчысында коенды,

Һавада очты,

Җиргә сыенды.

Һәм... биеклеккә карап,

Үзенең агачын күрде.

...Кем булуын шунда гына

Аңлады.

 

Таң җиле

Таң алдыннан туктады җил,

Яфрак коеп арды.

Үкендерде, юксындырды –

Җанны салкын сарды.

Тын сукмакка сагыш җәйде,

Айны юлдаш итте.

Утта көйгән йөрәгемне

Ымсындырып китте.

...Арабыздан үтте.

 

Булчы, терәк...

Минем өчен син бүген бик кирәк...

Еллар ава бугай өстемә,

Булчы, зинһар, терәк!

Фасыллары алмашамы

Дер-дер килә йөрәк...

Калмады ла, ахрысы, егәре.

Сорауларыма минем

Бирче җавап,

Бармы икән халкыма

Минем бүген кирәгем?!

Булыш миңа күз карашың белән,

Җылы сүзең белән иркәлә.

Ара ерак, беләм, иркәм, беләм...

Тик... уятчы өмет иртәгә...

 

***

  • Сау бул! – дидең,

Дөнья хәлен кем белгән,

Бәлки күрешмәбез дә.

Серләрне уртага салып,

Әллә бүлешмәбез дә.

  • Исән йөр! – дидем, –

Язмыш юллары урау.

Бәлки әле. Бәлки әле...

Әйтеп бетералмадым –

Җаныма төште кырау.

Кадерен белдек микән

Бүгенгенең, хәзернең?!

Йөрәгемә яшем тамды,

Эретеп бозын хәтернең...

***

Вакыт – бур ул. Сине урлады,

Алып качты миннән,

Чалт кояшлы көннәремнән,

Шау йолдызлы төннән.

Югалтулар-табышларым

Күбәйде көземдә.

Шул Вакытны куа чыктым

Еллар белән үзем дә...

 

***

Яратудан куркам! – дидем,

Моны бит мин әйттем!

Кайтавазлар кушылды да,

Сүзләремне меңәйтте.

Белсәң иде авырлыгын,

Куркуны җиңалмадым.

Ялгызлыкның диңгезендә

Тагын берүзем калдым.

Яратудан куркам, диеп,

Берүк әйтә күрмәгез.

Ятим, ялгыз көймә белән

Тирән суга кермәгез.

Ә мин менә парсыз ишкәк

 Белән дәрьяга чыктым.

Арыдым да талчыктым.

...Яратудан курыктым. Их...