Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

Шаян парчалар

Су юлы

Күп еллар үтсә дә, армиядә булган хәлләрне еш искә алам. Әйтергә кирәк, ни өчендер гел акыллы чакларымны гына хәтерлим...

Учениеләр бара. Мин авыл егете булгач, командир елга аша үтәрлек, ун метрлы басма салырга әмер бирде. Бу хәрби учение барышында бик әһәмиятле корылма, дип  кисәтте.

Бригада җыйдым, шуларның берсе төзелеш техникумын тәмамлаган егет иде. Ул, бик җитди уйлар белән, булачак күпернең сызымын да эшләп куйды. Субайларны судан күпкә күтәрергә ярамый, чөнки ныклыгы булмас, диде. Нәтиҗәдә, бер метр киңлектәге басма барлыкка килде.

Икенче көнне карыйбыз, басмабыз юкка чыккан. Баксаң, төнлә көчле яңгыр яуган да, елга күтәрелгән, кичү дигәнебез баткан, якын килгәч кенә күренә икән. Бераздан солдатлар, бер-бер артлы тезелеп, елга аркылы чыга башлады. Шуларны күзәтеп торган авыл халкы, гаҗәпләнеп, аптырап калды, ә әбиләр исә: «Смотрите, они по воде ходят!» – дип чукынырга ук тотындылар.

Комбат миңа, ни өчен басманы суга салдың, дигәч, дошманнар күрмәсен өчен шулай иттек, дидем. Задание уңышлы үтәлгән өчен, соңыннан бүләккә тәкъдим ителдем.

Көлке түгел

Беркөнне мине эштән машина килеп алырга тиеш иде, биш минуттан булабыз, дип шалтыраттылар. Урамга чыксам, инде машина килеп туктаган. Җайлап кына кереп утырдым да, «поехали!» дидем шофёрга. Тик ул нигәдер кузгалып китәсе урынга, машинадан чыкты да чапты.

Баксаң, мин машинаны бутаганмын икән, ә шофёрга, бервакыт шулай, бандит кереп утырганы булган. Шуңа ул табан ялтыраткан да инде. Аңлашкач, бик озак көлештек!

Таныклыклы танышлар

Кичә бер кызыклы хәл булды бит әле. Автобуска кердем, кондукторы танышым булып чыкты. Җайлап утырдым да, язып барырмын, дип, кулны блокнот алырга кесәгә тыккан идем, шунда ук кондуктор, кирәкми, таныдым сине, күрсәтеп торма таныклыгыңны, диде. Китте инде бу, дип, кулымны кесәмә тагын тыктым, тик ул, күреп, кабат алып куярга ишарәләде. Ераграк киткәнен көтеп торып, блокнотымны алдым, ниһаять, тик ул вакытта язарга теләгән уйларымны оныткан идем инде!

Ах, оятсыз...

Бервакыт мине, «на переподготовку» дип, өч айга армиягә алдылар. Мәскәүдә безнең ишеләрдән команда җыеп, Алтай якларына җибәрделәр. Мине озын буйлы, юан бер тәкәббер майорга беркеттеләр, ул хәзер – начальнигың, ни әйтсә, шуны эшлә, диделәр. Поездда бик озын, ялыктыргыч юлны кем ничек кыскарта бит: кемдер газеталар, калын китаплар укый, күбесе исерткеч белән күңел ача. Минем дә начальнигым миңа күрсәтмичә генә эчеп бара. Тукталышларның берсендә безнең янга утыз яшьләр тирәсендәге бер чибәр кыз керде. Кызу көннәр бит, бик жиңелчә киенгән бу, ә теге майор аңа гел текәлеп карап тора. Мескен кызый бик уңайсызлана, үзен кая куярга да белми. Миңа әллә ниләр әйтә башлады майор, юктан гына кимсетә, ачулана, гел үзенең өстенлеген күрсәтә. Әлбәттә, ачуым килә, тик нишлисең – буйсынырга приказ бирделәр бит. Шулай бара торгач, тоннельгә кереп киттек, кап-караңгы, төн диярсең. Капылт кына бер уй килде башыма... Тиз генә кызның күкрәгенә орындым! Кулны яшен тизлегендә алып куюым булды, ишетәм: чалт – майорның яңагына... Тынычлык, поезд яктылыкка чыга. Минем начальник, кыз үзенә карап барганны яратмады, шуның өчен эләкте, дип уйлады, ахрысы, бик игътибар белән тәрәзәгә текәлде. Бераздан тагын караңгылыкка кереп киттек, мин «чалт» итеп, кулларымны бер-берсенә суктым. Теге мескен, тагын эләгә, дип уйлаган булса кирәк, чыкканда ике кулы белән башын каплаган иде! Без өч ай диярлек бергә булдык. Бервакыт бу майор суга бата язды, өстерәп чыгардым. Ну мине бик мактады инде, гафу ит теге чакны поездда кыланганга, диде. Мин аңа ничек булганын сөйләп биргәч, көлә-көлә, суга бата язганын да онытты теге.

Хәрби сер

Бервакыт армиядә бергә хезмәт иткән танышымны очраттым. Әлбәттә, бергә кичергән кызыклы вакыйгаларны искә алдык. Мин, ни өчендер, взводта иң соңгы булып киенүче идем. Күпме генә тырышсам да, ике-өч секундка артта калам. Уйлый торгач, җаен таптым бит, җиңдәге төймәләрне күчереп тактым... Шул көннән иң җитез солдатка әверелдем: фокусник сыман, тиз генә киенәм, кулны банкага тыккандай итәм дә, төймәләрне дә эләктергән рәвеш чыгарам. Аптырап беттеләр, тик ничек икәне хәрби сер булып калды.

 

Ашыктырма

Автобуста эшкә барышым. Больницада ята торган дустыма телефоннан, ашыкмыйча гына, кичә язган хикәямне сөйлим. Уртасына җитәм дигәндә, бер хатын: Чем заканчивается уже? Мне надо выходить?!” – дип, ачу белән әйтеп куйды. Гаҗәпләнүемнән, үзем дә сизмәстән, тиз генә хикәямнең ахырын әйтеп бирдем. Теге хатын автобустан: Уффф!..” – дип чыгып китте.

 

Адәм күрке – чүпрәк...

Минем дустыма кырык яшь тирәсе. Ул интернетта бер татар кызы белән танышкан. Шулай, ике ел буе көне-төне сөйләшә торгач, тормыш корабыз, дип, Казанда очрашырга булган болар. Егет кунак йортында ике урынлы бүлмә дә алып куйган. Бик озак сөйләшкәннәр, көн төнгә авышкан, кыз юыну бүлмәсенә кереп киткән. Дустым тумбочкага караса, анда парик, ясалма тешләр, керфекләр, ди... Хәзер ваннадан нинди әби чыгар, дип куркып утыра икән бу! Кыз чыккан да, курыктыңмы, мин шаярттым, дигән!..

Әйе, 80 нче елларда, армиядә, хәрби частьта гына солдат формасын бирәләр иде. Без дә, мунча кергәннән соң, өр-яңа форма алдык. Прапорщик миңа, нигәдер, бар киемнең дә ике размерга зуррагын бирде. Алыштырыгыз әле, дигәч, дембельдән соң яраклысын әниең алыр, диде. Күрше караватта миннән шактый гына гђњдђлерђк егет бар иде. Мин аңа үземнең ХБны бирдем, киеп карагач, искиткеч килеште аңа, әйтерсең, махсус парадка әзерләгәннәр үзен... Мин аңа: “Сиңа килешә, салма”, – дидем. Ә үзем аныкын киеп куйдым! Күрсәгез иде сез мине, әтисе киемен кигән кечкенә малайга охшап калдым!

Китапханәгә юл тоткан булып, комбат янына таба атладым!

Это что за пугало огородная? ди комбат.

– Шушындый форма бирделәр, матурын өеңә кайткач киярсең, диделәр.

Ул, старшинаны чакыртып, бер сәгать эчендә солдатка охшаган булсын, дип әмер бирде. Шулай итеп, мин үземә таман форма кидем!

 

Тел озынлыгы

Кичә, шыгрым тулы автобуста кесә телефоным шалтырады. Энекәш икән. Ике минут чамасы сөйләшкәннән соң, карасам, миңа бер кеше текәлеп карап тора. “Извините, вы на каком языке говорили?” – ди бу. Мин аңа: Воот! – дип, телемне чыгарып күрсәттем, аннан: на татарском”, дип өстәп куйдым. Ул бераз югалып калды...

 

Кем кемнеке?..

Мин биш катлы йортта яшим, кемдер асфальтка Света, я тебя люблю”, дип язып куйган. Күршем татар, ә аның хатыны, татар кызы булуга карамастан, Светлана исемле. Кем язганын белмисеңме, дип сорый бу. Мин каян белим инде... Беркөнне, җылы кич белән, безнең подъездга бизәкләнгән машина килеп туктады, җитмәсә капотына “Света, выходи!” дип язылган. Машина берљзлексез кычкырта. Әлбәттә, Света түзмәде, чыкты! Баксаң, бу унҗиде яшьлек кызчык икән! Ә күпме ир борчылып, гаиләләр тиргәшеп бетте! Романтик егеткә фамилиясен язарга булмый идемени?!