МАЛАЙКА (дәвамы (1))
Дәгъвалы машина
Тынгысыз холыклы Гали тормыш сабакларын үз җилкәсендә күп татыды. Аның һаман да «Мин булдырам, мин тиеш…» дип омтылулары, тора-бара, кайберәүләргә бик охшап та җитмәде, хөсетлек, көндәшлек чирләре, күзгә бәреп әйтмәсәләр дә, үзләрен сиздерделәр.Кешеләр үзара сөйләшкәндә әйтеп куялар:
“Район җыелышларын уздырганда, гел шул Галине генә президиумга ук меңгереп утырталар”.
“Премияләрен дә, бүләкләрен дә бер үзе генә чүпләп торган көне…”
“Каян килгән?.. Барысын да шул «Тумран» Галиенә бирергә димәгәндер инде…”
Ничек кенә сөйләшмәсеннәр, күрсәткечләр, шөкер, Гали Сафинныкы һәрвакыт өстен чыкты. Ул, соңгы биш ел дәвамында, беренчеләрдән булып яңа төр «Дон» комбайнында да беренчелекне бирмәде. Кырык бер ел тузан йотып, 270 мең центнерга якын икмәк суктыру күктән төшкән җиңү түгелдер.
1990 елда, районның тантаналы рәвештә алдынгыларны бүләкләү, котлау җыелышында, 450 кеше алдында, аңа куллар чабып «Москвич» машинасы бирергә карар кылынды. Әмма ләкин, ул машина бик тә дәгъвалы булып чыкты.
Гали «Москвич машинасы кайтыр-кайтыр диеп бер ел көтә, икенче ел көтә, ә машина юк та юк. Бу ни хәл? Аптырагач, аның какшаган нервылары түзмәде, китте Саба райкомына. Бер барды, ике. Икенче, өченче секретарьны да күрде. Җаваплары шул булды: «Белешербез, көт бераз…»
Капчыкка «без» озак көттермәде, ниһаять, тишелеп чыкты. Хәлләр ачыклангач, ул үҗәтлеген дә күрсәтеп, шул машина артыннан ныгытып ук йөри башлады. Райкомның беренче секретаре Маннур Харисовичка ук барып керде, сүзен конкрет сораудан башлады:
– Министрлыкка киткән карарны кем шулай үзгәртеп тутырды? – диде ул,– Анда юлланган эш күрсәткечләрем ел саен шул килеш кала бирә, аны үзгәртә алмыйлар бит.
Бу катгый таләпкә райком секретаре балай дип җавап бирде:
– Мин моны, шәхсән, үзем тикшертермен… Сиңа «Москвич» машинасы бирелергә тиешлеген яхшы хәтерлим. Монда кемнең кулы шулай уйнагандыр, ачыкларбыз… Көт, сиңа тиеш – сиңа булыр…
Маннур Харисович сүзендә торды, дәгъвалы машина, барыбер, аның ишек алдына кайтып кунаклады… Хәзер дә әле ул үз көенә йөреп тора. Әле шул машинага комбайнер малае Рушан белән утырып Оренбур шәһәренә, “чирәм җир”нең 50 еллык бәйрәменә дә барып кайттылар. Анда 750 кеше чакрылган иде. Бу тантанада Гали Татарстаннан берүзе катнашты. Ул рәеш киемнәрен киде, шифанердан орден-медальләре тагылган костюмын чыгаргач, тукталып, бер тын аларга карый-карый хатирәләргә дә бирелде.
Оренбур шәһәрендә зурлап уздырылган бәйрәм аңа бик тә ошады. Дүрт көн буе кунак булдылар. Авылга кайткач, «Ничек булды бәйрәмнәр?» дип сораучыларга ул:
– Дүрт көн буе «җәннәттә» булып кайттык… – дип кенә җавап бирде.
***
Төшке аш алдыннан ул, гадәтенчә, көчеген ияртеп авыл урамнарын әйләнеп кайтырга дип чыга. Көн аяз. Яз кояшы юмарт елмая. Мәчет турына җиткәч, ул туктап калды да манарада балкып торган айга күзләрен кыса-кыса карады. Йөзендә сөенеч: «Без дә яңа мәчеткә тиң булдык! Үзе калку урында, нәкъ Баландыш уртасында бөтен авылга ямь биреп тора. Мин эшләгән тәрәзәләре дә нурлар сибеп балкый, ялык-йолык…»
Кайчандыр мәчетнең манарасын кисеп, рухыбызны кимсеттеләр, өметебезне өзгәннәр иде. Бүгенге хуҗаларга рәхмәт, материалларын кызганмадылар, тәки оештырып чыктылар... Мәчетне ачкан көнне халык бик күп җыелган иде. Ул сөенүләрен күрсәң… Әй, гомерләр, киләчәктә дә мәчетле көннәребез, үз рухыбыз, үз иманыбыз белән яшәргә язсын. Әти мәрхүм әйтмешли, тәмугка тиң сугышларны, ачлыкларны күрмичә генә, ярабби…
Ул шулай йөри-йөри, янә дә төрле-төрле хатирәләргә бирелде. Аннары кайту ягына чыккач, көчеген орышып та алды:
– Өрмә әле, синнән башка да миңа монда «өрүчеләр» күп булды... «Эт – өрә, бүре – йөри…» диләр. Бүреләр дә йөри шул, кайсыдыр ки сарыкны тотып ашаганчы. Нишлисең, ашыйлар да, кыйбласын югалткан кайбер «бүре»ләр, синнән, миннән дә сорап тормыйлар… Заманалар үзгәргән саен, көрәше дә үзенчә үзгәрә бара икән. Яхшыга гына булсын иде…
Урам чатыннан борылгач, Гали сәгатенә карап алды да:
– Намаз вакыты җитеп килә икән, – дип, өенә таба кызулады.