МАЛАЙКА (дәвамы)
Башыннан УКЫГЫЗ
Икмәктә – хикмәт…
Бер поездда чирәм җиргә баручы 32 кешедән торган механизаторлар төркеме, ниһаять, Казахстанның Актүбә шәһәренә килеп тә җитте. Төрле-төрле җирләрдән җыелган кешеләрне башта шунда тупладылар. Аннары, кайсын кая, төркем-төркем итеп район хуҗалыкларына озаттылар. Гали Биргизский районының зур гына ундүрт бригададан торган Тжабас совхозына килеп эләкте һәм шунда төпләнеп эшли башлады.
Инде моңарчы да шактый тәҗрибә туплап өлгергән тырыш егет, Казахстан далаларында гөрләп үскән иген басуларына килеп кергәндә үзе дә шул иген басуларыдай дулкынланды. Ул, әле кайчан гына бик тә тансык булган, гәрәбәдәй эре бодай бөртекләрен уч төпләрендә дә уып-уып ашады. Яшьтән үк күңеленә сеңеп калган шул бөртекләр аңа бүген дә бик кадерле. Күңеле янә дә бер кат шуңа инанды: барысы да ашауга, тамакка бәйле… Аңа да, туган иленнән бер чыгып киткәч, үз көнен үзе күрергә калды...
Ул көннән-көн уңышлары белән куанды да куанды, аның үзе иярләгән «С-4» комбайны оста хуҗасын «тыңлаучан» булып чыкты. Чөнки Гали катлаулы техниканың һәр механизмын җаны белән тоеп эшләтте, аны вакытында җайлый, көйли белде.
Тырышып эшли торгач, аның техника серләренә яхшы төшенүен дә, әзерлеген дә бик тиз күреп алдылар. Совхозның баш инженеры Кунубаев, кайсы комбайн чыгымлап, эшләми башласа, тиз генә Гали янына тиз генә килә торган иде. Килә дә, бераз кысынкырак күзләрен ача-йома төшеп:
– Гали агазан! – дип, казакъчалап кына сүзен башлый. – Анда өченче бригада да эшләүче Курлабек комбайны туктап калды. Әйдә, тиз генә шунда барып килик әле, нәрсәдә икән хикмәте?
Гали тыңлады, карышмады, чакыргач барды, комбайнның хикмәтле серләренә казахча да аңлатып, төшендереп бирде. Ул инде аларча сөйләшергә дә өйрәнгән иде.
Шулай, беркөнне, Галине совхоз директоры Теләү Асамбаев үзенә чакыртып алды. Ул, хуҗасына кергәнче, «нәрсәгә чакыра икән?», дип бераз борчыган иде. Кабинет ишегеннән узгач, хуҗа, кояшта каралган тут йөзенә яктылык сирпеп эндәште:
– Килдеңме, егет, әйдә уз, утыр. Эшләрең барамы?
– Бара болай…– диде Гали, аннары, кыюлана төшеп, өстәде: – Тырышабыз инде, кирәк бит…
– Тырыш, тырыш… Үкенмәссең. Безгә синең кебек кадрлар бик кирәк. – директор иркен сулап куйды да дәвам итте: – Алдынгылар рәтендә барасың, молодец...
Әңгәмә барышында Гали, кылт итеп, башына калгән уен да әйтеп салды:
– Тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешеп булыр иде дә, – диде ул, бераз уфтанып, – Ерактагы кырларга барырга-кайтырга вакыт күп китә. Транспорт мәсьәләсе катлаулырак, гел дә вакытында гына килеп тә җитмиләр, йә соңгаралар...
Директор, хикмәтнең нәрсәдә икәнлегенә тиз төшенде:
– Иптәш Сафин, син велосипедта йөри беләсеңме?
– Беләм, – диде Гали, йөрергә өйрәнүне кыенга санамый. – Ул велосипедны каян аласың бит?
– Мин сиңа үзем велосипед алдыртып бирәм, теләгәнчә йөрерсең. Нәрсә, килештекме?
Гали куанычыннан елмайды гына. Аннары директор сүзен дәвам итте:
– Менә нәрсә, энем, миңа кичә военкоматтан чыктылар. Синең ише призывник яшендәгеләрдән кемнәрне армиягә алырга, кемнәрне калдырырга, дип. Мин сиңа ике ел «отсрочка» бирдерттем. Тора-бара тагын күз күрер. Бездә эшләрсең, кышын, язын техника паркында ремонт эшләре белән шөгыльләнерсең. Килештекме?
Гали, ризалыгын белдереп, башын гына какты. Аннары, Асамбаев, калын иреннәрен җәя төшеп, елмайды да болай дип тә өстәде:
– Әгәр дә өйләнәм дисәң, без сиңа матур гына бер казакъ кызын да табып бирә алабыз. Әнә, безнең бухгалтериядә эшләүче Дәрзәнәй дигән кыз менә дигән… Охшаса, бик теләгең булса диюем…
Гали көтелмәгән тәкъдимнән бераз сагаеп калды:
– Миңа өйләнү турында уйларга иртәрәк әле. Әти-әниләргә булышмый булмый… Әпәйгә дә туймый ач утыралар…
Шушы минутта Асамбаев иң мөһим сүзен исенә төшерде дә:
– Без сиңа, энем, – диде ул, күтәренке рух белән, – эшләгән хезмәт хакыңны, тәртип буенча, икмәкләтә дә түләрбез. Өч центнер икмәк сиңа премияләтә тиеш, тагын сезон нормасын үтәгәнгә, гектарыннан чыгып күпмедер бар… Эшләгән икмәгеңне әти-әниеңнәргә хет бүген-иртәгә җибәртә аласың.
Шушы минутта Галинең тулып ташыган куанычы йөзенә үк бәреп чыкты! Аннары аңа, озак та тормый, әти-әниләренең адресларын күрсәтеп, бер тоннага якын икмәккә тиешле кәгазь-докуменларны тутырып, аларны Саба районының Шәмәрдән станциясенә юлларга туры килде. Әти-әниләре икмәкне шуннан гына барып алырга тиеш булдылар.
Гали директор Асамбаев кабинетыннан канат ярып чыккан көннән эшкә велосипед белән генә йөри башлады...
Ә бер көнне аңа туган авылыннан хат килеп төште. Хатны, әти-әниләре кушуы буенча, Гомәр абыйсы язган. «Улым! Без сиңа бик рәхмәтле. Көтмәгәндә безгә, игелекләр кылып, җибәрттергән бер тонна икмәгеңне үзебезнең Шәмәрдән станциясеннән барып алдык. Бик куандык. Ачлыктан да йолып калгандай булдың... Шатлыктан күңелләребез тулып еладык та… Бу хәлгә авыл халкы да шаклар катты. Кемнәрдер уйлавынча, «качкынлыкта, зимагурлыкта» йөрмәгәнлегеңә дә ышандылар, мактап-мактап телгә алдылар. Хатларыңны өзмә, сиңа барчабыздан күптин күп сәламнәр юллыйбыз, исәнлек-саулык теләп калабыз.
Әтиең, әниең. 10 октябрь,1954 ел.»
Сәфәргали әти-әниләреннән килгән хатны кат-кат укыды, аны кесәсендә шактый вакыт саклап та йөртте.
***
Ә бер көнне аны янә үзен хәрмәт иткән совхоз директоры Теләү Асамбаев үзенә дәштерде. Аның янында озын гына гәүдәле военком да мыекларын тырпайтып утырып тора. Ул шунда ук уйлап алды: «Димәк мине, ике ел вакыт узгач, армиягә алырга җыеналардыр инде…»
Иң элек сохоз директоры, сүз башлап, военкомга мөрәҗәгать итте:
– Иптәш майор! Без бу Сафинны армиядән калдырып торырга дип ике елга отсрочка бирдерткән идек бит..
– Анысын беләм, беләм… – диде майор, кашларын җыерып.
– Бу егетне тагын ике елга калдырасы иде.
– Армиягә дә кешеләр кирәк ич.
– Кирәген кирәктер дә… Бу егет бүген совхозда тагын да кирәгерәк кеше бит. Ансыз безнең эшләр бармый. Ул берүзе ун казах егетенә торырлык! Армия сафларын казах егетләре белән тулылындыра төшсәгез безнең өчен әйбәтрәк булыр иде.
Майор, нишләргә соң дигәндәй, аптырап, башын кашып алды.Сохоз директоры сүзен дәвам итте:
– Без быелгы эш күрсәткечләре буенча комбайнер Сафинга «Хезмәттәге уңышлары өчен» дигән медаль бирергә әзерләндек. Инде документлар да тутырылган. Ул шул медален алсын инде. Егет аңа бик лаек…
– Ярар, бу мәсьәләне утырып уйлашырбыз… – диде майор, үз-үзенә нәтиҗә ясагандай.
Шуннан соң Гали, китәргә дип, ишеккә юнәлде. Ул урамга чыккач та бу сөйләшүдән канәгать калган иде. Хезмәтен дәрәҗәләп медаль биреләчәгенә янә дә куанып сөенде.
Ниһаять, көтеп алынган көннәр килеп тә җитте. Аны тагын ике елга армиядән калдырырга отсрочка бирелде. Вәгъдә ителгән медальне аңа совхозның алдынгыларны котлау җыелышда тантаналы рәвештә зурлап тапшырдылар. Аның башы янә күккә тигәндәй булды һәм ул бу җыелыштан үзе яшәгән йортка канатланып кайтып керде. Хуҗабикә Гөләндәм апасы белән дә ачылып кына исәнләште. Аннары Гөләндәм ханым күңеле күтәренке Галигә:
– Сиңа авылыгыздан хат бар, өстәлең өстенә куйдым… – диде.
Хат Гомәр абыйсыннан килгән иде. Аны ачып укый башлагач, Галинең йөзе кинәт торып-торып үзгәреп китте, уйларга да салды, күңелен җилкендерде. Ул хаттагы юлларга кабат-кабат игътибар итте: «…Энем! Кайт инде, җитәр… Болай читтә йөрүләрең күпкә китте. Синең өчен әти-әниеңнәр бик тынгысызлана. Саулыклары да таманга гына калып бара. Интегүләре җиткән. Алар безнең ярдәмгә дә мохтаҗлар. Сиңа механизатор, комбайнер эшләре монда да булыр әле. Тәвәкәллә дә кайт …»
Хаттагы юллар аңа, укыган саен, нык тәэсир итә барды. Шулвакыт йөрәге әллә ничек кенә кузгалып дулкынланып китте һәм ул, шушы минутта, үз карарына килеп: «Кайтам!..» – диде.
***
Чирәм җирләрне урап, исән-сау авылына кайтып төште Гали. Шөкер, әти-әниләре исән-сау, бер көе «тормыш арбасын» тартып яшәп яталар иде. Ул кайтып керүгә, һәммәсенең сөенечләре хәттин ашты, көтелмәгән күчтәнәч-бүләкләре дә куандырды. Күр, уллары ничек баеп кайткан!.. Һөнәрле дә булган, комбайнер да, тракторист та. Бу хәл авылдашларының да игътибарын җәлеп итми калмады. «Булган егет икән…» дип тә сөйләнделәр. Бу исә аңарда янә дә горурлык хисләрен уятып җибәрде.
Булган егет Гали гел эш мәшәкатьләре артыннан да йөгерде. Бер көнне ул Казакъстанда бирелгән паспортын, хезмәт кенәгәләрен алып район хәрби коммисариатына учетка басарга дип килде. Аны майор Ливадный каршылады. Кайсы авылдан икәнлеген, туган елын сорады һәм, гаҗәпкә калып, кашларын җыерды.
– Кайда йөрдең син моңарчы? – диде ул, – Армиядән качып, дизертырлык кылыпмы? Где жулничал? Моның өчен сине трибунал белән судить итәргә кирәк…
Түзеп тыңлап торган Гали, үз адресына әйтелгән мондый сүзләрне кабул итә алмыйча, кыюланнды.
– Иптәш майор! Мине судить итәргә ашыкмагыз әле. Мин…
Майор аны тыңлап та торасы килмичә сүзен бүлде.
– Нәрсә, дүрт ел буе армиядән качып йөргән өчен синең башыңнан сыйпаргамы?
– Сыйпамагыз, –диде Гали, тернәкләнеп, – нишләгән мин? Сезнеңчә зимагурлыкта йөргәнме? Юк… – Ул кесәсеннән документларын чыгарып майор өстәленә китереп салды. – Монда барысы да язылган…
Соры чәчле майор, бераз тынып, аның хезмәт кенәгәсендә актарынды, паспортын да чагыштыра-чагыштыра карады. Кашларын җыера-җыера чырайларын да сытты, аннары егетнең «Хезмәттәге уңышлары өчен» бирелгән медале турында язылган катыргыга да карап-карап алды һәм армиядән азат итәргә дип бирелгән «отсрочка» карарына күзен текәп торды-торды да секретарь кызны дәшеп алды, янә ризасызлык белдергәндәй:
– Выпишите ему военный билет!.. – диде.
Ни генә булмасын, Галинең, ни гаҗәп, эшкә булган дәрте сүрелмәде, ташып кына торды. Ул шул ук елны, үзенә бик тә таныш булган, «Сталинец –6» комбайны белән Баландыш кырларын иңләде. Ә инде ел ахыры нәтиҗәләре буенча ул комбайнерлар арасында беренче урынга чыкты. Бу аның туган авылына кайткач беренче уңышы иде.
Шулай кызу эш көнендә аның капкасын Питрәчтән килгән комбайнер Илья Максимов килеп шакыды. Эзләп тапкан бит, кайчандыр ул районның Ленин исемендәге совхозда эшләп тә киткән иде. Чыгышы белән Янсуар авылыннан. Гозерен болай дип белдерде:
– Гидросистема отказать итте, – диде, – Жатканы күтәрми, үзе эшли. Зинһар өчен булыш, машина капка төбендә, алып китәм, китереп куям.
– Ашыкма әле, Илья, – диде Гали, – йә, башта сөйләп кенә күрсәт.
Ул, Ильяны тыңлап бетергәч, үз киңәшләрен бирде: «Шул төшләрен, бу төшләрен тикшер, – диде деталь, узел исемнәрен атап, – Гидробак белән насоска тикле. Арада кысылып калган һаваны чыгар. Фәлән номерлы клапаннарны тикшер, чүп тыгылмаганмы? Аннары да эшләмәсә килерсең, барам».
Илья бүтән килмәде. Димәк, сәбәбен ул, Гали сөйләгәннәрдән чыгып, үзе эзләп тапкан. Аңа шулай киңәш сорап килүчеләр бер Илья гына да булмады...
Ул инде комбайннарның төрле-төрле маркаларына да утырып эшли башлады, аларның серләренә тиз төшенде. Елдан ел Социалистик хезмәт ярышларында югары күрсәткечләргә дә ирешә барды. Исеме газета битләрендә дә макталды. Ул инде бүген ВДНХ ның көмеш, бронза медальләренә дә, аннары «Хезмәт кызыл байрагы ордены»на да (1972), «Ленин ордены»на да (1976), «Татарстанның атказанган механизаторы» исеменә дә лаек булды (1982). Болар һәммәсе дә аның хезмәт җимешләре тудырган чын хакыйкать.