Логотип Казан Утлары
Публицистика

Килде-китте кеше түгел без!

Яшәү рәвеше белән дә Тукайны кабатлаганнар татар каләм ияләре арасында җитәрлек. Шуларның берсе, һичшиксез – Нияз Акмал, ягъни Нияз Рәшит улы Акмалов (1954-2007) – заманыбызның танылган шагыйре, талантлы һәм алга таба тагын да ачылуы көтелгән прозаигы, төгәл телле тәрҗемәчесе, заман проблемаларын төпле ачкан публицисты, халык һаман онытмаган күпсанлы, үтә үзенчәлекле җырлар авторы.

Нияз Акмал төрле өлкәләрдән белемле кеше иде. Бу табигый, чөнки ул Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туган, тәрбияләнгән. Әтисе Рәшит абый аны төгәл фәннәрдән үстерсә, әнисе Хәлимә апа баласына татар теле һәм әдәбияты серләрен төшендергән. Кечкенә Ниязның каләм тибрәтә башлавында аларның роле, бәхәссез, зур. Ул укымышлылар гаиләсендә тууы белән бик бәхетле: иҗатын бәяләүчеләр, каләменә дөрес юл күрсәтүчеләре бар. Нияз Акмал үзен алтмышынчы елларда ук матбугат аша каләме өметле үсмер буларак таныта, кайбер әсәрләрен яшьләр тупланмаларында бастырып өлгерә.

Талант бар икән, кешедә ул яшьтән үк күренә, киңкырлы була. Тукай шәхесе һәм аның кабатланмас иҗаты – моның ачык дәлиледер. Нияз Акмал да мәктәп елларында һәм студентлык чорында үзен төрле жанрларда сыный. Язган һәр уңышлы әсәре вакытлы матбугатта чыга тора. Башкалада яшәгәннәрнең иҗатчы буларак үсү, танылу мөмкинлекләре зуррак. Диплом алганнан соң, хезмәт юлын район җирендә башласа да, Тукай кебек, зур өметләр белән, Нияз Акмал да Казанга килә. 1977 елның көзеннән аның алдагы гомере башкалабыз белән бәйле.

Шул хакта уйланып утырам: балачактан ук яхшы язса да, әсәрләре еш басылса да, талантын студентлык чорында ук күреп алсалар да, Нияз абый беренче китабын басмаханәгә илтергә дә, Татарстан Язучылар берлегенә керергә дә ашыкмаган. Ул бүгенге яшьләребезгә бөтенләй охшамаган. Үзеннән элгәреләргә һәм соңгыларга тартым. Ул да – кемнеңдер укучысы, ә безнең буынның бер остазы.

Нияз Акмал Үзгәртеп кору чорынача киләчәккә бәйле без белмәгән өметләр белән яшәгәндер, үзен икенчерәк, җитдирәк сыйфатта күрсәтерлек шартлар көткәндер кебек. Югыйсә нәкъ менә сиксәненче еллар ахырында бөтенләй башка югарылыктагы, тирәнлектәге әсәрләр иҗат итә башлар идемени?! Шунысы да игътибарга алырлык бер күренеш: Нияз Акмалның тәүге китабы – лирик-публицистик шигырьләр тупланмасы булган «Учак» – татар телен яшәтү өчен көрәш җәелә башлагач, 1986 елда басылып чыга.

Мөхәррирлек теләсә кемнең каләмен бик нык камилләштерә. Тукай белән дә шулай булган. Аның күп вакыты чит эшләргә китә, дисәк тә, бу хезмәт аны рухи дә нык үстергән. Мөхәррирлек кайчак хәтта аңарчы язу теләге тамчы да булмаганнарны да үзгәртә һәм кулларына каләм тоттыра, ә үзен әдәбиятта инде сынаганнарда башкаларны узып иҗат итү теләге уята.

Әлбәттә, Нияз Акмал гаҗәеп нечкә тоемлы, башкалар өчен каләмен кызганмаган редактор иде. Бүгенге көннең кайбер танылган каләм ияләре аның үзләренә кылган яхшылыклары өчен эчтән генә булса да рәхмәтледер дип ышанасы килә. Әйе, ул, вакыты белән, үз мәнфәгатьләрен дә бер читкә куеп торып, кеше әсәрләрен камилләштерүне, кемнедер иҗат мәйданына китерүне нык кайгыртты. Без үзләре дә камил язганлыкларын белүебезгә карамастан, Н.Акмал өлешенең М.Мәһдиев, Ә.Еники кебек корифейлар иҗатында да барлыгын күпләр белә.

Тукай кебек үк, прозаик та, публицист та булуына карамастан, Н.Акмал халыкка, беренче чиратта, шагыйрь сыйфатында танылды. Аның оста композиторлар тарафыннан көй язылган «Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Соңгы кар» һәм башка әсәрләре бүген төссезләнгән, мәгънәсезләнгән эстрада әсәрләренә бер омтылыш биеклеге булып торырга тиешле. Шулар арасыннан күңел кылларымны иң нык чиерткәне – «Тәрәзәңдә утың бар». Аның төп мотивы торыпторып тел очында әйләнә: «Әле ярый, әле ярый / Тәрәзәңдә утың бар».

Классик формада иҗат итә алмаган каләм иясен чын шагыйрь дип санау кыен. Кануни сәнгатьтә йомшаклар еш кына җиңел юлдан китә һәм үзен башка, яңа, күктән төшкән бер зат итеп күрсәтергә тели, расларга тырыша. Талантка талант икәнлеген расларга кирәкми. Нияз Акмалның һәр жанрда язганы шуны ачык күрсәтте. Ул мәктәптә укыган еллар шигърияттә мөгез чыгарулар чоры булса да, Нияз абый Муса Җәлилне, Фатих Кәримне үз итә. Берара, аларга ияреп, поэмалар да яза, әмма соңыннан күбрәк Тукайны укырга тотына.

«Үзем турында үзем» язмасында Нияз Акмал болай ди: «Ә Такташка, Тукайга (аңа мин соңрак килдем), Җәлилгә, Фатих Кәримгә мәхәббәтне миндә кечкенәдән үк әнкәй тәрбияләде. Әнкәй аларны яттан белә иде. Ул аларны ятламый, әмма яттан белә иде. Аның бу гадәте (бәлки сыйфатыдыр?) миңа да күчте. Әнкәй өчен Тукай, Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Алиш – имән баганалар иде». Шулай да иҗатчы Кәрим белән Җәлилдән Тукайга күчкән икән, әлбәттә, аның ниндидер башка сәбәбе дә бар, аларның иҗаты, һичшиксез, кайдадыр керешергә тиеш. Мин әлеге кисешү ноктасын үзем өчен таптым: өч шагыйрь дә – көрәшче. Бу аларның яшәү рәвешендә, уйларында һәм әсәрләрендә ачык чагыла.

Шагыйрь миссиясе турында уйланулар Нияз Акмал иҗатында билгеле бер урын алып тора. Ул моны Тукай образы аша да ача һәм аны милләтенә авыр чакта юл күрсәтүче дип саный. «Тукай» исемле шигырен Нияз Акмал болай дип башлый: «Кешеләрне шул бер сорау борчый: / Тереклеккә тере су кайда? / Йөз яшәгән картка килгән кебек, / Килә кеше япь-яшь Тукайга».

Әйе, зур шагыйрь мирасында, хәтта бик яшьли арабыздан киткәндә дә, халык акылы һәм тәҗрибәсе туплана, милли үзаң чагыла. Әнә шуңа күрә Нияз Акмал килер буын каләм ияләренең генә түгел, теләсә кайсы кешенең, тулы бер милләтнең Тукайга килүе турында уйлана, аның сәбәп һәм шартларын ача. Ул боларны халкыбызның Тукай иҗатын тормыш дәреслеге итеп каравында, әдипнең исә халык язмышын йөрәге аша уздыруында, тормыш проблемаларын халыкка хас аңлавында, аларның асылына төшә алуында күрә.

Нияз Акмалның үзенең дә Тукайга талант буларак табынуы, олуг шәхесне рухи бөеклек үрнәге санавы ачык күренә. «Тукай. Казан. 1913 ел» шигырендә ул бу хакта: «Мәгънә эзли, / мәгънә эзли шагыйрь / Сезнең яшәү мәгънәсендә», – ди. Шигъри иҗек камиллеге, язганнарына үтә таләпчәнлек, яңалыкка, башкаларча язмауга омтылыш, талантның киңкырлылыгы да Нияз Акмал исемле яшьли арабыздан киткән зур каләм иясен бөек талант Тукайга бик якын итә.

 Нияз абый иҗатында талантка мөнәсәбәтле шигырьләрдән истә калырлык юллар юк түгел. Шул төшенчәне ачкан сатирик рухтагы бер әсәрендә ул болай дип язды: «Бик күпләрнең кайгысын ул бүлеште, / Бик күпләрнең җан хәсрәтен таратты. / Үз кайгысын сөйләмәде... / Әйттеләр: / «Кайгысы юк, шуңа күрә талантлы...»

Нияз абый белән бик якыннан, гаилә коргач – икенче курста укыганда аралашып киттем. Бервакыт ул безгә будильник тотып килгән. Күчтәнәчем, ди. Ләис колагыма, иртәгә үзе белән алып китә дә яңадан алып килә ул аны, дип пышылдады. Өеннән чыгып киткәндә алырга өлгергән бердәнбер әйбере шул, имеш. Ирем әйткәнчә булды да. Нияз абый кич тагын эшеннән туры безгә кайткан. Алдагы көндә бик тәмле пилмән пешергән идем. Кемнеңдер юбилеен хәзерләүгә пешерүче эзлиләр, синең исемне әйтәсе булыр, дигәч, и беркатлы авыл кызы, мин ышандым. Тагын башка ризыкларыңны да ашап карарга кирәк әле, дип тә өстәгәч, икенче килешен мантыймы, башка бер нәрсәме пешереп көттем. Хушлашканда, «күчтәнәч» будильнигын бик кадерләп кесәсенә тыкты. Алга таба да ашларымны тикшерергә вәгъдә бирде. Хәзер менә үземнән көлеп, юксынып утырам. Мин инде – чын хуҗабикә, тагын да тәмлерәк ашлар пешерәм, сыйланырга көн дә йөрсә дә, ачуым килмәс иде.

Яшәгәндә кешенең кадерен белмибез. Талантларныкын бигрәк тә. Үз-үзен тотышы өчен сүгәбез, язганнары өчен көнлибез, аныңча була алмаганга үч итеп, гайбәтен таратабыз, ә эчтән генә… Эчтән генә, аның кебек була алсак, яши алсак иде, дибез. Үзебез теләгәнчә, намусыбыз кушканча, бернинди киртәләрне санга сукмыйча, «бөек»ләргә тәлинкә тотмыйча. Нияз Акмал әнә шундый иде. Ул Тукай тудырган милләт баласы иде.