Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ХӘЗИНӘ» КОНКУРСЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ

«Казан утлары» журналы, әдәби барышны халыкка җиткерүче төп басма булу белән беррәттән, сүз сәнгатен үстерү бурычын үзалдына максат итеп куя. Шуңа да журнал һәрдаим конкурслар оештыра. 2018 ел Татарстанда нефть чыга башлауга 75 ел тулу вакыйгасы белән дә истәлекле. Бу уңайдан «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы «Казан утлары» журналы редакциясе, «ТАТНЕФТЬ» акционерлык җәмгыяте белән берлектә әдәби конкурс игълан итте, һәм менә ел азагында нәтиҗәләр билгеле булып, җиңүчеләр бүләкләнде. Әлеге әдәби конкурс нефть сәнәгате тарихы һәм хезмәтчәннәре турында иң яхшы повесть, хикәя һәм шигырьне билгеләде. «Хәзинә» конкурсына Төркия, Чувашстан, Башкортстан, Пермьнән һәм башка төбәкләрдән 11 повесть, 30дан артык хикәя, мәктәп укучыларыннан 40тан артык хикәя һәм шигырь килде.

25 декабрь көнне Казанда җиңүчеләр бүләкләнде. Аларны Татарстан Республикасының «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, «ТАТНЕФТЬ» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» программасы мөхәррире Рамил Миңнуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, шагыйрь, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова һ.б.лар котлады. Чарада күренекле әдипләребез, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, галимнәр Мөдәррис Вәлиев, Искәндәр Гыйләҗев, Дания Заһидуллина, Ким Миңнуллин, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех һ.б. кунаклар катнашты.

«Хикәя»:

I урын – Зәбир Гыймаев (Түбән Кама).

II урын – Рәмзия Габделхакова (Әлмәт).

III урын – Альберт Хәсәнов (Әлмәт).

Кызыксындыру бүләге – Ирек Бәдретдинов (Азнакай), Гәрәй Рәхим (Казан), Рәфкать Шаһиев (Әлмәт), Гөлфия Солтанова (Лаеш).

«Повесть»:

I урын – Айзирәк Гәрәева-Акчура (Төркия).

II урын – Тәлгат Галиуллин (Казан).

III урын – Рәмис Латыйпов (Казан).

Кызыксындыру бүләге – Фәнзәлия Бәдертдинова (Башкортстан), Марат Кәбиров (Казан), Әхтәм Зарипов (Казан).

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА

«Поэзия»:

I урын – Ландыш Габдрахманова (Әтнә районы Күңгәр авылы).

II урын – Гөлгенә Шәкүрова (Чувашстан, Комсомол районы Тукай авылы).

III урын – Камилә Мостафина (Арча).

Кызыксындыру бүләге – Марат Ихсанов (Бөгелмә), Исламия Сафина (Питрәч районы Шәле авылы), Назлыгөл Сабирова (Нурлат), Рияз Шәфигуллин (Апас районы Бакырчы авылы).

«Хикәя»:

I урын – Алинә Хәбибуллина (Актаныш).

II урын – Әмир Гыйбадуллин (Яшел Үзән).

III урын – Әмир Фәрхуллин (Мамадыш районы Кече Кирмән авылы).

Кызыксындыру бүләге – Әдилә Маннапова (Бөгелмә), Айзилә Мингалиева (Чувашстан, Комсомол районы Тукай авылы).