Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕРЕШ СҮЗ УРЫНЫНА

Хәзерге татар шигъриятенә нигез салучыларның берсе, драматург, прозаик һәм публицист Һади Такташның (1900-1931) тормыш юлына һәм иҗатына караган аерым мәсьәләләрне актив өйрәнү соңгы елларда бу өлкәдә кала килгән күп кенә ак тапларны бетерергә ярдәм итте[1].

Һади Такташның Урта Азия, төгәлрәк әйткәндә, Бохара һәм Ташкент белән танышуы 1914-1918 һәм 1922-1923 елларга туры килә. Гаиләсенең матди хәле авыр булу сәбәпле, ул шушы якларга юл тота.

Хәзерге Үзбәкстан җирләренә татарлар XVIII гасыр ахыры – XIX йөз башында күпләп килеп төпләнә башлый: татар яшьләре Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләренә укырга керергђ омтыла. Капиталистик мөнәсәбәтләр үсү һәм сәүдә-сәнәгать даирәләрендә яңа базарларны үз ихтыяҗларында файдалану теләге көчәю белән бәйле, күченү тагын да активлаша. Бу чорда җирле татарлар үзләштермәгән һөнәрне атап күрсәтү мөмкин дә түгел. Әмма иң күренекле төркемне сәүдәгәрләр тәшкил итә.

XIX гасырның соңгы унъеллыклары һәм ХХ йљз башында татарлар Төркестанда, җирле халыкның телен файдаланып, мәгърифәтчелек эшен җәелдереп җибәрә, газеталар чыгара, нәшриятлар, гарәп шрифты өчен җиһазлар кайтарта, уннарча җәдит мәктәбе ача. Татар зыялыларының мәгариф, театр, әдәбият, рәсем сәнгате һ.б. үсешенә йогынтысы зур була.

Татарларның Урта Азиядәге җирле халык белән якынаеп, дус яшәвендә дин уртаклыгы, биредђ яшђњчелђрнећ телләрен аңлавы, гореф-гадәтләрне, көнкүрешне, тормыш тәртибен белүе зур роль уйный.

Татарлар Төркестан халыкларының инкыйлаби хәрәкәтендә актив катнаша. 1917 ел вакыйгаларыннан соң да Урта Азиядә татар мәдәнияте шактый йогынтылы булып кала. Ђлеге һәм соңгырак елларда Ташкентта татар телендә берничә газета-журнал нәшер ителә, милли китапханәләр, профессиональ театрлар, татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерли торган татар мәгарифе институты эшли.

Һади Такташ бу чорда яшь бохаралыларның җәдитчелек хәрәкәтендә, хәйрия фонды эшендә катнаша. Ташкентта чыга торган «Олуг Төркестан»[2] газетасында 1917 елның 21 гыйнварында аның беренче әсәрләреннән булган «Төркестан сахраларында» басыла. 1921-1922 елларда ул төбәкнең мөселман халкы: үзбәк, казакъ, таҗик, төрекмән, уйгур, татар, дүнгәннәр һ.б. өчен кадрлар әзерләү үзәге саналган Төркестан эшче-диџкан коммунистлар университетында укыта.

Бу язманың авторына, фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә, үзбәк газетасы «Кызыл байрак»ның[3] 1922 ел 22 февраль санында Һади Такташның зур булмаган «Скрипкә егълайдыр» дигән, ќђмђгатьчелеккђ билгесез лиро-эпик әсәрен табу насыйп булды. Гарәп графикасында язылып, ул шагыйрь Урта Азиядә яшәгән вакытта дөнья күрә.

Һ.Такташның «Скрипкә егълайдыр» әсәре зыялы, күп укыган, заманча автор белән очрашу тәэсире уята. Такташның теле гасыр башы мәгърифәтчеләре Бехбуди, Фитрәт, Айниның үзбәк теленә якын, әмма анда татар «акценты» да сизелә. Гарәп графикасының үзенчәлеге дә шунда: текст, төрки яки фарсы сүзләренең әйтелеш үзенчәлекләрен яшереп, аларның укылыш кыяфәтен-асылын тергезә. Шул рәвешчә, язмадагы үзбәк тексты кайчакта, әйтелештәгегә караганда, аңлаешлырак килеп чыга.

1920-1930 елларда Татарстан башкаласына Үзбәкстаннан язучылар делегацияләре килә. Иҗади көчләрнең очрашулары вакытында татар коллегалары белән тәҗрибә алмашу күзәтелә. Мәсәлән, 1928 елда Казанда Гафур Гүләм, Хәмид Алимҗан, Зия Саид кебек язучылар һәм шагыйрьләрдђн торган делегация булып китә. Татар вакытлы матбугаты битләрендә тугандаш республика тормышына багышланган язмалар, шулай ук килгән кунакларның шигырьләре, хикәяләре, очерклары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрә. Соңрак, бу көннәрне искә төшереп, Г.Гүләм болай дип яза: «Безне бик кадерле, көтеп алынган дуслар кебек каршы алдылар. Газеталарда безнең укучылар, Татарстан хезмәтчәннәре белән очрашуларыбыз хакында отчётлар даими басылып торды. Мин иске дустым Һади Такташны очраттым (…). Ул мића Казанны, аның тарихи урыннарын – Кремль, Сөембикә манарасы, «Печән базары», Г.Тукай әсәрләрендә исеме еш очрый торган «Болгар» кунакханәсен күрсәтте. Һади Такташ безне татар язучылары Гадел Кутуй, Демьян Фәтхи, Шамил Госманов, Афзал Шамов һәм Кави Нәҗми, шулай ук, «татар әдәбияты аңа бик зур өметләр баглый», дип, яшь шагыйрь Муса Җәлил белән таныштырды[4].

Үзбәкстанда Һ.Такташ иҗатына игътибар алга таба да сүрелми. Мәсәлән, 1932 елны Ташкентта, латин графикасында, үзбәк теленә Гафур Гүләм тәрҗемә иткән «Һ.Такташ шигырьләре» җыентыгы[5] нәшер ителә.

Үзбәкстанның мәдәни тормышында Такташның улы – академик, сәнгать белгече, рәссам һәм шагыйрь Рафаил Хадиевич (1926-2008) та якты эз калдыра. Ул озак еллар дәвамында Ташкентта яши, әтисенең истәлеген саклау өчен, бик күпне эшли, аның җир тормышына шушында нокта куела.

Йомгаклап, Һади Такташныћ фикер-идеяләрен, шигъри һәм чәчмә әсәрләр язу осталыгын өйрәнү, аңларга һәм бәяләргә омтылу – күренекле татар шагыйренә ихтирам билгесе ул.

Ринат Шиһабдинов,

Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе

Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре

 


[1] Гайнетдинов М. Такташ hәм такташлык турында // Казан утлары. – 1991. – №1; Кудрецкая Э. И крылья свои опустил он устало // Идель. – 1996. – №9-10; Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте // Мирас. 1997. – №5; Хабутдинова М. Проблема личности в творчестве Х.Такташа: Автореф. дисс… Казань, 1998 и др.

[2] «Олуг Төркестан» милли, сәяси һәм әдәби газета. Төркестан төбәге татар җәмгыятьләре бюросы басмасы. Редакторы – Кәбир Бәкер. Ташкентта 25.04.1917 дән 26.11.1918 гә кадәр нәшер ителә.

[3] Бу газетаның исеме үзгәрешләр кичерә. Октябрь революциясеннән соң «Олуг Төркестан» базасында «Иштрокиюн» (1918-1920) газетасы оеша, аннары ул «Кызыл байрак» (1920-1922) исеме белән чыга. Баш редакторлар вазифасын бер-бер артлы күренекле татар иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләре Гариф Кләүлиев һәм Ђхмәт Донской башкара. 1922 елдан газета яңача атала – «Төркестан» (1922-1924) һ.б.

[4] Гулям Г. Литературно-критические статьи (на узб.яз.). Ташкент, 1971. С.283-284.

[5] H.Тақтош шеъерлари (Г.Гулом таржимаси) тўпламинин гмуқоваси. Тошкент-Самарканд, 1932.