Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кара төннең карасында (дәвамы)

Башыннан УКЫГЫЗ 

...гамьсез кешене, җир ничек күтәреп йөрткән икән? Бу кадәр наданлыкта ничек яши алганмын? Шул чак яктылыкка алданып, канатларын яндырган күбәләк-бөҗәкләрдән көлеп куйдым. Бу мизгелдә аңыма килеп, чыраем чалшайган булгандыр: кара урманда, берьялгызым, үземнән-үзем көлдем – бәй, мин, бәндә, адәмзат, үзем дә шушы күбәләкләр кебек яктыга алданып, утка керәм, канатларымны көйдереп юкка чыгам икән бит! Мине бу күбәләкләрдән бары якты белән караңгы арасындагы чаманы бар иткән акылым – баш мием аера һәм коткара икән бит!.. Чөнки мин, бәндәчел кеше, үтә дә хәйләкәр: онытмагыз, мин әле, нурдан тайшанып, кара күзлек киеп, күзләремне саклый да беләм! Шулай итеп, артык яктыдан, күз чагылудан азат булам. Мин яктылыктан аңа караңгылыкны сатып котыла алам икән. Әмма күбәләкләр, сукырлар кебек, яктыдан сакланып, кара күзлек кими. Чөнки алар яктылык белән имгәнми, яктылык эчендә булып, караңгылыкта яши, җанының галибәнә таңы, рухының бөек яктылыгында бәрәкәт таба...

Кинәт мин янә дә абынып, чак кына ләм диңгезенә капланып төшмәдем. Капшап карадым: урман читендә торып калган ялгыз төпсә икән. Кешеләр арасында да шундый абындыра торган «туң төпсәләр» бар. Кулларым белән сыйпаштырып өстенә утырдым. Каен булырга тиеш. Каен бугай. Капшап карыйм: калын, картайган тузы кайрысына ябышкан. Ак булса да, караңгыда аклыгы танылмый. Иелә биреп, алга укталам: андагы караңгыда ниндидер сүрәнлек шәйләнә. Юк, яктылык түгел. Шәй. Шәй шәйләнә. Урманны өстән айкаган прожектор яктысы кинәт юкка чыкты. Сүндеме? Сеңдеме? Кирегә борылдымы? Ачыкларга хәлемнән килмәде. Утырган уңайдан сулга укталдым. Кызык бит: караңгылык эчендәге караңгыда, урман юклыгы, анда бары тик урылган басу икәнлеге зәгыйфь кенә чалымлана. Мин анда чәчүлек җир – басу булганын сабый чагымнан ук беләм бит!..

Килгән юлым дөрес. Кинәт якында, гүя миннән кул сузымында гына, йөрәкне ярып, чыйнап өргән тавыш ишетелде. Тынсыз калдым. Бүреләр мәллә? Юк, бүре болай өрмәс. Ул улар гына. Этме? Чигәмдә нәрсәдер чүкеч белән сугып тибә. Аякларым тез буынымнан өзелде. Өнем качты, башымдагы кәпәчем бер күтәрелде, бер төште. Мин шул чакта гомеремдә беренче тапкыр тойдым: куркып, котың качканда, өреккәндә, кешенең лепкәсе, баш чүмеченнән аерылгандай, аслы-өсле йөри башлый икән.

 Эт икән!.. Ул, туктаусыз абалап, минем тирәдә чабуларга тотынды. Мин кайсы урынымнан өзеп алыр икән дип, бер йодрык булып йомарландым.

– Кто там?

Эндәшергә итәм, тавышым чыкмый. Йотылган. Курку өчен караңгы кирәк. Яктының очтыгы булса да, болай ук курыкмаган булыр идем.

– Барсук, ко мне!..

Җанга җылы керде. Кеше. Ат менгән. Эт, мине калдырып, хуҗасына таба китте.

– Лошадей не замечал, добрый человек?

– Не-е-т... – дим мин, кайткан зәгыйфь тавышым белән. – Нет, д-д-добрый человек...

Хлеборобның малларын югалткан ат караучысы борын астыннан нәрсәдер мыгырданып, минем кебек үк, караңгыда билгесез кеше белән мөгамәләгә кереп тормады, атының тояклары белән үзле балчыкта шомбыртап, үз юлы белән китеп тә барды...

Кеше белән, дөм караңгыда да, яктыдагы кебек, күрми-күрешмичә дә аңлашып, дөнья көтеп була икән. Күңелең изгедә булса. Моннан йөз ел чамасы элек Украинадан китертеп, бабаларыбыз нәселен сыеклату максатында туган җирләребезгә утыртылган һәм биредә дустанә тамырланып киткән кахуллар токымы белән үзара шулай матур яшәвебезгә куанып бетә алмадым. Ә менә уең явызлыкта булса, бер сүз дә кушмыйча, шәрран яра яктыда да дошманлашырга, хәтта дөнья белән хушлашырга да мөмкинсең.

Яңгыр тагын тынгандай итте. Моңа артык үкенмәдем дә, куанмадым да, гүя минем өчен яңгырның туктау-туктамавының инде бер нинди мәгънәсе калмаган иде. Миңа караңгылыкның хет кечтеки булса да эчтән күзәнәкләнеп яктыруы, дөньяның аз гына күренә башлавы зарур иде. Шырпым да, электрик утым да булмау сәбәпле, кулымдагы сәгатьтән вакытны да белә алмыйм, ичмасам!.. Юлга чыкканыма ике сәгать чамасыдыр. Кара исәп белән кичке уннар булырга тиеш. Ару-талчыгуымның чигенә җитеп, бишек сиртмәсе кебек бөгелә-сыгыла, мин баткак диңгезен издем. Хәзер инде «чаманы чамалап» хәрәкәт итәргә кирәк. Агяһ бул, дим мин үземә, караңгыда, кызулык белән Хлебороб юлын узып китеп, дөрес юнәлештән чыга күрмә – синең юлың «Кысык»тан соң икенче юл белән кушыла да кискен уңга борыла!.. Аяк табаннарыңа яңа көч-куәт, сизем җибәр!.. Их бу якты җитешмәүләр! Их бу караңгыда бәргәләнүләр! Ходай Тәгаләм, нишләп син миңа, тугъры колыңа, бераз гына булса да эңгер яктылыгы җибәрмисең?! Нинди гөнаһларым өчен син мине эңгерләрнең сабыр яктысыннан да мәхрүм итәсең?

Һәм миндә, соңлаган юлчыда, янә дә фикер иясе уяна: кешелекнең күпчелеге өчен иң таман, иң идеаль якты – ул шәхсән яктылык үзе дә, аның капма-каршысы булган караңгылык та түгел, ә уртакул булып элҗе-мелҗе килгән ярым-якты эңгер икән! Кешелек ашар ашын, язар сүзен нәкъ шушы эңгердә эзләп таба, чөнки ул үзе дә шул эңгер-меңгердә яши. Әмма барлык кешелек түгел, әйткәнемчә, күпчелек. Болардан тыш, караңгылыкта да күрә ала торган сирәкләрдән-сирәк затлар бар. Алар яктыда күргәнне караңгыда да күрәләр. Андыйлар кешелек эңгерендә башкалар күрмәгән идеалны казып чыгаралар.

Яктылыктан башка тормыш мөмкин түгел, ансыз – дөнья сансыз. Хак сүзләр! Әлбәттә! Әмма аңа табынмаска, аны тулысы белән үзеңә хезмәткә куярга кирәк! Хлеборобтан килгән «Кысык» урманы борылышында миңа караңгылык белән яктылык кушылган чикне таба алмыйча, газапланып, түбән ганимәт, ясалма, русча әйткәндә, «серость» тудырган соргылт байлыклар турында уйланырга туры килде. Алар җәмгыятьне бертөрлелеккә, сәләтсезлеккә, хаксызлыкка батыра торган иң куркыныч көчләр икән. Бәгырьсезлек белән туңйөрәклелек шунда яратыла икән. Соргылт төс яктылыктан да, караңгылыктан да бердәй курка. Аларның икесен дә алыштырырга тырышып, киләчәкне тоткарлап тора. Ул икесенең дә җиңүеннән өркә...

Юк, караңгылык кимемәде дә, сүлпәнәймәде дә. Гәүдәм белән каршыма ярсу җил исүен тойдым. Бу шатлыклы фал иде. Табаннарым белән җирне капшадым. Туган туфрак, кулга караганда, күбрәк аяк табаннары аша сиземләнә, таныла һәм табыла. Мин җирнең сиздермичә генә уйсудан бераз гына текәгә тарта баруын, кулларымның җил-яңгырда җилсенгән сырты белән урманның тын алуын, колакларымның йомшагы белән авазлар тирбәлешен тойдым. Уң тарафта, ниһаять, «Кысык» тан ургып чыккан урман юлы иде! Мин бу юллардан кышын, җәен, язын, көзен өч ел буе җәяү йөреп, Кыргыз урта мәктәбендә мәгърифәт эстәгән идем. Шул чак тагын яңгыр коя башлады. Күкнең төбе тишелгән иде, билләһи!.. Кискен вә гайрәт белән туксан градус сулга тарттым. Мин йөз процентлы караңгыда йөз процентлы кара нокта булып авылыма юл сапкан идем! Алга, инде «Комлык» үренә!

– Әссәламегаләйкем, якташлар! – дип ыңгыраштым, шатлыгымны кая куярга белмичә. – Әссәламегаләйкем, кан-кардәшләрем!

 

III

Кинәт колакларыма «Аһ!» дигән нечкә хатын-кыз авазы ишетелгәндәй итте. Кем тавышы булыр? Бер генәме? Кемнәрнеке, диген!.. Бу бит заманында тузан да төшермәгән олы юл иде. Авылыбызны Әкчин тимер юл станцасы, район үзәге белән тоташтырган борынгы «Кыргыз» юлы, кая басма, әнә шул үзәк өзгеч «аһ»лар белән түшәлгән. Сугышларның гаделенә дә, гаделсезенә дә якташларым биредән киткәннәр. Андый сугышларның һәркайсында да халык кырылган. Һәлак булу хакына җиңү «гадел» сугыш буламы? Исәннәре шушыннан әйләнеп тә кайтканнар. ГПУлар да шушы юлдан алып киткән «сыйнфый дошманнарны». Атлар кешнәгән. Ләкин халык сугыш һәм ГПУ мәнфәгатьләре белән генә чикләнеп калмаган. Ул яшәгән: туйлар ясап, кызлар биреп, килен төшергән, биредә, әнә теге караңгыда йөзгән каен төпләрендә кода-кодагыйларны ачы бал белән сыйлап, биегән-җырлаган.

Авазның хуҗасы Гөлзәйнәп зуринәм кебек тоелды. Безнең яклар теле белән әйткәндә, Гөлдәйнәп дүринәй. «Зур инәй», ягъни әтиемнең бертуган агасының хатыны. «Аһ» дигән аваз аныкы, бары тик аныкы гына булырга тиеш. Мин аны эчемнән «Көмеш дүринәй» дип атый идем. Тумышы белән Башкорт Аетының Сабирҗан хәзрәт гаиләсеннән иде ул. Башкорт булса да, мин аның башкортча сөйләшкәнен хәтерләмим. Атасы кайчандыр гражданнар сугышында Зәки Вәлиди армиясендә полк мулласы булып хезмәт иткән.Ул моның белән горурлана иде. Мулла даирәсендә тәрбия алып, татлы телле, башка хатыннар балаларын бары тик тупас сүз, каты мөгамәлә, талчыбык белән өшкергәндә үзенекеләрне бары тик мактап кына сөйләгән «дүринәмнән» гел көмеш кенә коелып тора иде. Шушы юлдан алып киткәннәр аны Бәләбәй төрмәсенә. 1944-1947 елларда өч ел утырып кайткан ике пот бодай өчен. Тоткыннар арасында фронт өчен баш бармаклы бияләйләр тегүдә беренче урынга чыга мулла кызы! Планнан тыш тегелгән башбармаклар аңа көненә йөз грамм ипи китергән. Шул ук башбармак хакына аны бер айга алдан азат та итәләр. Нәкъ менә шушы урында, «Кысык» авызында, милиция сагы астында авылдан алып чыккач, артларыннан тотам да калмыйча «Инәйне кайтарыгыз!» дип елап йөгергән өлкән улы Әмин белән соңгы тапкыр «Аһ!» дип хушлаша ул. Дөресен әйткәндә, өтермәгә Әмин улы утырырга тиеш була. Әмма бер ел чамасы элек ире Әхмәтвәли дүрәтәй сугышта һәлак булгач, иң өлкән уллары Әзһәм дә - фронтта, калган балаларыннан Әмингә ундүрт, Раузага унбер, Зөфәргә җиде, Хәләфкә ике генә яшь бит әле, хөкем органнары гаиләдән утыртырлык кеше калмаганга әниләре – Гөлдәйнәп дүринәйдә туктыйлар. Һәм атасыз да калган балаларны утыртудан «кызганып», инәләрен алып киттеләр. Безнең закуннар «кешелексез» дип кем әйтә алыр? Аяк астымдагы җир «Аһ!» итеп куйды. Бу дүринәй сыкрануы иде. Җирнең биле сынар чиккә җитеп сыгылды. Бу дүринәй сыгылуы иде. Әминнең инәсенә сүз тишмичә, гыйнвар суыгында бәләкәй чана тартып, туң җиргә чалкан ятып, колхоз келәтенең идәнен бораулап, капчыгына ике пот чамасы иген агызып алуына да шул каһәр суккан ачлык һәм атасыз-атсыз калу сәбәпче иде бит инде. Аны, чанасын Өязенең яшь бозы өстеннән өстерәп, үз капкасына керәм дигәндә генә төнге уникедә идарәдән кайтып килгән колхоз рәисе эләктереп ала. Җир-Ана тагын «Аһ!» итте.

Әмин абзыйның миңа үзенең сөйләгәне хәтердә: бишенче сыйныф укучысы, ул, атасының үлем хәбәрен почтальон биреп киткән похоронкадан мин менә хәзер юнәлеш тоткан Түгәрәк Имән басуында, урак урган чакта белә. Бу кадәр авыр хәбәрне инәсенә ничек җиткерергә дип аптырап, елый башлый. Имәнгә асылган бишегендә йокыдан уянган энесе Хәләф тә, кычкырып еларга тотына...

Чиләкләп койган яңгыр янә дә тына төште. Мин аяк асларымда ком катысы тоеп, сыек баткактан чыга, «Комлык үре»нә күтәрелә баруымны абайладым. Ат җигеп, мин моннан канатлы арбаларымда текердәп кенә үтә идем, биллаһи!.. Инде Түгәрәк Имәнгә күп дигәндә ярты чакрым ара калгандыр. «Яраткан саен максат, идеал ерагая, Түгәрәк Имән генә ерагаймаса ярар иде, – дип уйлап алдым. – Тирә-як караңгы булса да, шөкер, түккән тирем якты.» Шулай дип уйлап өлгермәдем, «Караңгы ничек шул кадәр тома караңгы була ала ул?» – дигән ачулы уй килде башыма. Күземә ак-кара күренмәгән килеш туган ояма кайтып җитеп килсәм дә, чур, нәрсә бу: шатлыктан башка монда берәр үкенеч тә юкмы? Нишләп һаваны биләп алган, үзем ачкан җиде кат караңгының бер генә каты булса да миңа ачылмаска тиеш?! Бу табигать кануннарын инкяръ итү түгелме? Мин аяк табаннарымдагы яшерен ватерпасларым белән рельефны танысам, «укый» алсам да, күземдәге җиде кат яктының берсе белән булса да Түгәрәк Имәнемне чамаларга тиешмен!.. Тагын да шул чама. Нишләмәк кирәк, тормыш үзе – чама. Дүрт-биш сәгать буе капшанып килеп, Җир шарының шушы бер тар даирәсеннән генә чыгып караганда да, кимендә өч йөз яшьтә булып, кешелеккә маяк булып хезмәт иткән һәм үзем дә шуның ябалдашы астында үскән Түгәрәк Имәнне эзләп табу – минем өчен хәзер бәрәңге ашау кебек гади нәрсә һәм, шул ук вакытта, килеп туган шартлардан чыгып, эскерттә энә табуга тиң катлаулы бурыч иде!

«Кыргыз юлы» басуының авылдан күтәрелгәндә өченче, соңгы үрендә бар дөньяга яктырып торган Түгәрәк Имәнемне тапмыйча, аның белән күрешмичә ярамый! Аңа кайту – авылыңа кайту. Аннан ерагаю – авылыңнан ерагаю. Имәннең һәр нәрсәгә үз исәбе бар. Өтермәгә китеп барган Гөлдәйнәп дүринәйне сакчылар, ул инәлеп үтенсә дә, имән янында туктатып, шушыннан озатып калган иренең рухына дога кылдырып маташмаганнар. Шул ук Әмин абзый раславынча, дүринәй Түгәрәк Имән каршыннан үткәндә, эчтән генә укынып, егерме тиенлек көмешен ыргыта:

– Күрешергә насыйп ит, Түгәрәк Имән!.. Балаларымны сакла!.. Телсез итмә!..

Насыйп итте Түгәрәк Имән. Барча халык тәрбияләде дүрт ятимне. Дүринәйнең үзенә дә исән-сау кайтып, балаларын аякка бастырырга насыйп итте. Шул чак мин инде бу караңгыда ничә сәгатьләр тома сукыр хәлдә килеп, беренче тапкыр караңгылыкның кап-кара карыныннан, кайдадыр бик тирәннән карадан да кара сәер шәүләне абайлагандай булдым. Гүя бер караңгы үзеннән икенче бер караңгыны бүлеп чыгара иде. Мөмкинме бу? Күзләремә яшь тыгылды! Юк, бу һава яктыра төшкән икән дә, күрә башлаганмын икән, дигән сүз түгел иде әле. Ышанасызмы, артта, меңләгән яфраклары, кытай иероглифларын хәтерләткән ботаклары белән һаваны ботарлап утырган ниндидер зур кара йодрык тоемлана иде... Мондый күрешү дүринәмнең Түгәрәк Имән төбенә ыргыткан көмеш тиененнән миңа әйләнеп кайткан садакасы иде кебек!..

Кискен сулга борылып, шәүләгә таба юнәлдем. Аяк асларымда игене җыештырылып алынган камыл. Миңа җылы, бу сәяхәттә беренче тапкыр шулай рәхәт иде. Куанычымнан барлык Җир Шарын өстерәгәндәй мышнап, үзенә чакырган кара иероглифларга киләм... киләм... киләм һәм имәнем ябалдашының иң астагы ботакларына килеп төртеләм...

Башымны иеп, кәүсәне кочам, аның таш кебек йомшак кайрысын кат-кат капшыйм, ләззәтләнеп, кулларым белән сыйпыйм... Һәм шатлыгымнан, күңел ярсуымнан, караңгылыктан чыккан караңгылык яктысыннан сихәт алып, үксим:

– Исәнме, Түгәрәк Имәнем! Мин, ниһаять, синең канатларың астында! Мин, ниһаять, өйдә!..

– Әйе, син өйдә, – дип пышылдый имән шыбырдап яуган яңгыр астында. – Инде сиңа авылыбызга төшәсе генә калды...

Бу инде Ватан үзе иде.

Мин аны караңгы төн карасында табаннарым сиземе белән эзләп таптым.

Кайтып җитү шатлыгыннан яңа дәрман алып, инде аяк астымдагы бәлаләрдән шикләнми-курыкмый батырая тљшеп, беренче үрдән сыдыра-атлый түбәнгә өстерәләм. Галәм корабын кирәкле биеклеккә чыгарганда ракетасының беренче баскычын ыргытып калдырган космонавт үзен шулай бәхетле тойгандыр, дип уйлыйм мин. Үземне адәмзат итеп тоя башлаганнан соң унҗиде яшькә кадәр шушы туфракта иген иккән, шушы болыннарда печән чапкан, шушы урманнарда бүрәнәләр аударган үсмер буларак, мин, адашу дигән нәрсәне күз алдыма да китермичә икенче үрне дә дә төшеп җитәм. Яңгыр туктый. Чокырдагы авылдан ут әсәрәсе дә күренми. Нишләп? Электрлары кая? Мин мондый газаптан соң, төн уртасында бертуган абзамны борчырга теләмичә, авыл очындагы беренче йортта яшәгән туганымнан туган Риф абзыйларда кунарга һәм туган нигеземә иртән генә кайтырга карар итәм. Камыллы басудан чирәмгә күчкән уңайдан, иркенгә чыккан туп кебек инде соңгы, өченче үрдән дә аска таба тәгәрим һәм каршымда челтерәп яткан Кырлыган инешенә килеп керәм. Үземнеке!.. Барысы да үземнеке!.. Аһ, рәхәтлекләр! Сәгатьләр буена яуган яңгырда салкыная төшсә дә, су ничектер иркә, сагынычлы, җылымса иде. Агымсу оекларым аша үтеп, арыган аякларыма, каты кантарларга бәргәләнә-сыргалана, шактый авырта башлаган табаннарымны сылый, дәвалый, массаж ясый иде...

Менә мин, ниһаять, Риф абзыйның ишеген шакыйм.

– Ыхту тамы?

Бу инде теге Хлебороб кахулы түгел, Рафига түти. Дарига җиңгинең әнисе. Сиксән дүрт яшьлек әбекәй. Гөлдәйнәп дүринәйнең әхирәте, сугыш ятимәсе.

– Рифләр кая? – дим мин, кем икәнлегемне әйтеп тә тормыйча. Ул колакка катырак, миннән сорашып та азапланмый.

– Нету, – ди шикләнеп караңгы төндә, урысча гына. – Раевка пошёл. Газплитә алырга...

Раевка. Авылдан җитмеш-сиксән чакрымда бар шундый станца. Тукта, нинди газ плитә тагын? Сорашып өлгерә алмыйм, карчык шакылдатып келәсен төшерә.

Болай булгач, өйгә кайтмый булмый. Күрәсең, юлны башлагач, язмыш аның азагын да күрсәтергә җыена. Капкадан чыгу белән урамга борылам дигәндә ниндидер көтелмәгән тирән чокырга килеп төшәм. Тукта, нинди чокыр?! Монда бернинди дә чокыр-чакыр юк иде бит элек!.. Туры килсә, килә бит!.. Кулларым белән балчык өемнәрендә капшанып, аннан шуышып чыгам. Алга юл да, атларлык форсат та табалмыйм: уңда, сулда, алда, артта – һәркайда балчык өемнәре. Таеп китеп, кире чокырга төшәм. Чокыр авыл буйлап сузылып алга таба барган кебек. Тукта, бу бернинди чокыр түгел, траншея түгелме? Миңа, инде хәзер бер дөм караңгыдан икенче дөм караңгыга төшергән чокыр-траншея буйлап барудан башка чара юк. Шулчак алдагы ихаталардан чыра-шәм уты кебек зәгыйфь якты күренгәләштерә. Бу көчсез, соргылт якты, өмет өстәп, мине сукырайтты да кебек. Җан ачуы белән алга ыргылдым һәм чокырда печән күбәсе кебек таза бәдәнле берәү белән маңгайга-маңгай чәкештем. Күзләрдән утлар күренде. Бик әшәке сүгенү яңгырады. Мыгырдануына караганда, ул чокырга тәгәрәп төшкән исрек һәм шактый каты исрек иде. Аһәңеннән, караеп бөтәшкән төндә, җитмәсә чокырда, бу кешенең авылныкымы-түгелме икәнлеген чамаларга мөмкин түгел иде. Артыма ут капкандай, сикереп чыктым. Алла сакласын! Хәзер, кем кемне белгән?! Әмма ул монда минем өчен кечкенә булса да хәбәр алырлык бердәнбер адәмзат иде!..

– Нәрсә бу? – дип кычкырдым мин, онытылып. – Бу ниткән чокыр?!

– Авылга газ керт-тәб-без, әм-мит-ке[1]. Газ-офицаровать ит-тәбез! – дип мыгырданды ир кеше кыршылган тимер тавышлары белән. Ул чокыр эченнән кулын сузды, аннан сасы аракы исләре бөркелде. – А-а-бзый!.. Т-тартып ч-чыгар!..

Чыгардым. Газ кертүченең гәүдәсе тонна ярым иде. Мин аңардан тизрәк котылырга тырыштым. Бәйләнә күрмәсен. Шулай да:

– Электрыгыз кая? – дип сорарга булдым.

– Газ к-керткәнче... м-мишайт итмәсен, дип, э-электрны к-кисеп ыргыттык, – диде ул, горурланып... Абзый, с-салырга юкмы?

– Юк.

«Сукыр булса да, кыз яхшы, урау булса да, юл яхшы», дигәннәре хак икән. Мин, урам буйлап кайтырга мөмкин булмагач, ике дә уйламастан, кире үз чокырыма төшәм. Кинәт баш миләрем яктырып китә:

Газ! Авылга, ниһаять, газ кертәләр икән бит!

Җир катламнарында – гасырлар буена, кем әйтмешли, үземнең астымда Аллаһ тарафыннан миңа атап кына яратылган зәңгәр дәһшәт бүген үзебезгә кайта!..

Риф кардәшем хатыны белән бергә менә нинди «плитә» артыннан Раевкага киткән! Һәм мин туган якларда нефть – җир мае чыкканнан соң, илле-алтмыш ел узганнан соң, моңа кадәр һаман чыра-утында яшәгән авылыма, ниһаять, шул җир маеның яктысы киләчәгенә, аның авылдашларымны җылытачагына куанып бетә алмыйча, елмаям һәм үземне шушы көзге яңгырларда, караңгыда калып, газ үткәрүдә катнашкан бер инсан итеп тоеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыйм. Әгәр мин бүген кичләтеп, Әнәч борылышыннан авылга кайтырга чыкмаган булсам, бу шатлыкны кичерә алыр идемме?!

Газ керткән көннәрдә авыл халкын, гадәттәгечә, икенче өзеклеккә кертеп, электрдан мәхрүм итеп торганнар, күрәсең. Миңа хәзер җир йөзендә авылымның шәмдәл утларыннан яктырак утлар юк. Траншеядан казып чыгарылган туфрак өемнәре буйлап пластунча шуышканчы, миңа туры чокыр буйлап юл кыскарту җиңелрәк иде...

Мин караңгыдан яктыга таба барам. Әйе, авылымның ошбу тычкан утлары, яландагы прожектордан да көчлерәк булып, мине туган йортыма алып кайттылар.

– Мунча суынмагандыр әле, – диде Миннур җиңги, тупсадан үткәч тә. – Кереп чыкмыйсыңмы?

– Керми диме.

– Җир сөреп килдең мәллә? – Ак түшәктән ак күлмәге изүеннән томырылып чыккан абзам, онытылып, мине танымый торды. – Син... Донбасс шахтасыннан түгелдер бит?

– Әйе, – дидем. – Сезләрне газ белән җылытыр өчен, Донбасслардан җир чокып кайттым...

Мин караңгыдан яктыга таба бардым. Әйе, авылымның ошбу тычкан утлары, яландагы прожектордан да көчлерәк булып, мине туган йортыма алып кайттылар. Әйе, теге җырда җырланганча, «караңгы дип килми калмадым». Ай юк дип тә, йолдыз юк дип тә тормадым. Шулай да, мондый да дөм караңгыда нәрсә алып кайтты икән мине илемә? Кем әйтә ала? Бу ниткән табышмак?

Элек авылда ак мунча юк диярлек, барысы да кара иде. Хәзер барысы ак, каралары юк. Минем абзамның мунчасы – кара. Шуңа күрә, үзе кебек, мунчасы да сирәк. Мунчаны керә башлаганда сәгать төнге бер иде. Мин аннан, кара штурманга әверелгән мосафирдан, бодай бөртеге кебек яктырып чыктым. «Минем әсәрләрем дә кешеләрне караңгыдан яктылыкка алып барса иде, дип уйладым шунда. – Алар бу нигъмәтләрнең накадәр кадерле булуын тизрәк аңларлар иде.»

Караңгылыктагы яктылык, газ ялкынындагы утын, инде тарихка әйләнгән кара мунча белән менә шулай күрешеп хушлаштым.

 


[1] Чыганагы билгесез булган җиңелчә сүгенү сүзе.