Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кара төннең карасында

Фәлсәфи парча

I

Минем сезгә моннан егерме-егерме биш еллар чамасы элек үзем белән булган вакыйганы сөйлисем килә.

Сентябрь башлары иде. Туган авылыма кайту уе белән Әкчиннән Миякәгә килеп төштем. Анда яшәп яткан ерак туганым Сабирҗан белән киленем Рәгыйдә бик теләп үзләренең «Запарай»ларында Кәркәлетамакка ук илтеп куярга булдылар. Көзгә кереп килгәндә уҗым арышы чәчкән чорда була торган вак күзле яңгырга да карамыйча – (аларны бездә спас яңгырлары диләр) – озын-озак уйлап тормыйча, авылга каратып юлга да чыктык. Әнәч авылының аргы очында, «хәзер туктыйм-хәзер туктыйм» дип иренеп кенә типченеп яткан Миякә инешен үткәч, егерме елдан артык күрмәгән юл буйлап турыдан кайтасым килеп, машинабызны асфальттан кискен уңга каерып, җәйге ат юлына бордырып чыгарттым. Һәм без бая гына, санап кына, тамгалап азапланган вак тамчылардан оешып, эреләнә барып, кушылып, яфраклардан лычтырдап ташкын сулар ага башлады, шундый тиз арада җеби, сазланырга өлгергән җиргә күз дә салмыйча килгәндә – менә сиңа мә! – Сталин заманнарында колхоз межаларына утыртылган тирәклектә чөгендерчеләрдән калган чокырга кереп тә сеңдек. Бик ышанычлы рәвештә баттык. Әле генә шалтырап килгән ат юлы кинәт кенә ниндидер җеннәр могҗизасы белән тирән кара буразналарга әйләнде дә куйды. Яһү, бу нәрсә? Күз ачып йомганчы!.. Запарайның үзенең чыгарга дәрманы юк, ул көчәнә-көчәнә, безне коткарырга теләп, көпчәген әйләндергән арада, әкәм-төкәм кебек, мыштырдый, бездән читләшә, бата, күмелә бара, без исә аны, ничек кенә теләсәк тә, бу саздан этеп тә, күтәреп тә чыгара алмый идек. Шулай этә-төртә торгач, ләмдә коенып, тәмам шахтер рәвешен алып, пычрандык. Җитмәсә, сентябрьнең алдагы атна-ун көнендә, алдарак әйткәнемчә, бары тик көзге спас яңгырлары башланган чорда гына төшә торган караңгылык сәтрәсе[1] кинәт кенә куерып, күзләрне бәйләп тә өлгерде.

Алга да, артка да барыр әмәл юк иде. Ә миңа, ике-өч кенә көнгә эшеннән сорап киткән мосафирга, юл бары тик алга, турыдан – үземнең урман кисеп, печән чабып үскән яланнарым-кырларым, урманнарым аша соңгы елларда ташландыкка әйләнгән иске ат юлы буйлап җәяү генә чыгарга калган иде. Мин теләгемне юлдашларыма чиштем.

– Адашмассыңмы? – булды аларның бар борчылганы. – Авылга бит моннан кимендә алты-җиде чакрым...

– Һи-и, тапкансыз адашыр кеше! – дидем, яңа куйдырган эре металл тешләрем белән һаваны уртлап. – Мин моннан бәйләнгән күз белән дә җырлап кына кайтам!.. Хлебороб юлына чыгам да, Түгәрәк Имәнгә суктырам!.. Шалт, Мөхәммәтҗан!..

– Кара аны, Мөхәммәтҗан абзыкаем, – диде киная белән кисәтеп энекәшем. – Башың әйләнеп, адаша күрмә. Көзге кара күзне яра, дигән әйтем бар. – Әйдәгез болай итик: сез кабинага кереп утырып торасыз. Мин, авылга барып, трактор алып киләм. Аннан асфальтка чыгып, авылга пешкән йомырка кебек теркелдәп кенә тәгәрәячәкбез...

Соңыннан ачыклануынча, килеп туган шартларда бу бик төпле киңәш булган. Әмма, мине, туган тугайларын үтә дә сагынган, аннан, алда үзен көткән сынауларны башына да китермәгән, сабырсызның «Күрмәгәннең ачасы, күргәннең качасы килә», – дигәненә ышанган хәлдә, могҗизага һәвәс затны тыю мөмкин дә түгел иде.

Без шулай иттек тә. Һәм мин сумкамны иңемә асып, юлдашларым белән бераз гасабиланып җәһәт кенә хушлаштым да, тирә-якны чаштыр-чоштыр китереп алга кузгалдым. Караңгы куера, яңгыр тагын да көчәя төшкән иде. Аның кай арада тукыма плащ аша костюмыма үтеп, эчке киемемне чылата, авырайта, тәнемә ябешеп, пошлыктыра башлавыннан мин юлымның газаплы булачагын шунда ук сизендем. Кайчандыр Сталин бишьеллыклары заманында утыртылган, хәзер урманга әверелгән тирәкләр рәтен үткәч тә, аяк астындагы халәт тагын да катлауланды: элек, гадәтенчә, шалтырап яткан ат юлым чөгендерчеләр техникасы белән усал ермачланып, бер тәртипсез буразна хасил иткән юлым кара сазга әйләнде дә куйды, аяклар, потлы гер таккандай, авырайды. Гүя мин камыр баскан Геракл кебек шап-шоп килеп, үз артымнан Җир Шарын тартып киләм. Юл кешесе белә: яңгыр әле коры туфракның үзәгенә үтеп, аны эчтән изрәтеп, былчыратып, боламык ясап өлгермәгән, шул ук вакытта балчыкның изелеп, коры матдә булудан туктаган, табаннарга ябышып, ачуны китерер дәрәҗәдә өстерәлгән аякларга атларга бирми башлаган минутлары була. Мин нәкъ шундый мизгел корбаны идем. Бая гына чепек, вак күзле яңгыр, инде пыскаклап сибелүдән туктап, юнәлешен үзгәртте һәм уң тарафтан кыеклап, йөзгә бәреп ява торган эре тамчылы коенга әверелде. Дөресен әйтим, дөньяда илле ел яшәп, минем мондый көчле яңгыр күргәнем юк иде. Битем-ишарәтем буйлап аккан суларны сөртә-сөртә «ә» дигәнче, үзе суга әйләнгән кулъяулыгымны сыккалап арыганнан соң, кесәмнән чыгарып та азапланмыйча, җиңем белән генә йөземне сыпыра башладым. Күз чокырларына тулыша барган тозлы тир яңгыр белән кушылып авызга саркылып төшә һәм тозы телне әчетеп, ачлы-туклы балачак хатирәләрен уята. Бер яктан бу җанга рәхәтлек китерә, әлбәттә, мин моңа шат: тупас, әмма иркен табигатьнең нечкә дә, холыксыз да булган хозурында иркәләнә идем!.. Беркем комачауламый, үземдә булмаган чит акыл яктылыкларын эзләп көчләми, үземдә булган акылны да рәнҗетми - талатмыйча, мин, ниһаять, Әнәч межасы аша чыкканнан соң, үземне инде ихластан да туган тарафларга кайткан кеше рәтендә тоеп, авыр балчык уралган аякларымны урман янәшәсеннән сузылган буразналардан өстерәп баруымны дәвам иттем.

Уф!..Озак та үтми беренче тапкыр арый башлавымны тойдым.

Кая ди, миңа, әле юлының башына гына төшкән юлчыга, арырга-талчыгырга бик иртә иде!..

Үземне битәрләп тә алдым: бәй, баксаң, янәшәмдә генә, урман кырыенда, туган нигеземә кайту кызулыгы белән чирәм булырга тиешлеген дә онытып, мыш-мыш килеп үзле балчык өстерәүне дәвам итәм икән! Күз бәйләнсә дә, дөнья әлегә кыенлык белән булса да таныла-күренә сыман, мин күпмедер вакыт чирәмнән атлаштырган булдым, әмма бу бәхет тә озакка тәтемәде: аяк астымдагы кайчандыр трактор ярган ызан, чокыр-чакыр, тәртипсез киселгән агач төпсәләре, ботак-санак, чытырман алга барырга бирми, чабылмый калып, урман кебек үрчегән кыргый үлән, кырлы курай, төлке койрыгы һәм башка шырлык аякка урала. Берничә тапкыр таеш басып, тәгәрәп тә киткәләдем. Туктап, берәр аваз, тавыш ишетелмәсме, дип колак салгалыйм. Чүгеп тә тыңлап карыйм. Юк, агымы таш тегермән куласасыннан гүләп аккан яңгыр тавышыннан башка бер ни дә ишетелми. Алдан барасы юлны күрү, үзеңне, уңны-сулны аешу мөмкинлеге юк, аның каравы, мине уратып алып биләгән караңгылыкның мәйданы чиксез иде. Бер яктан, урман үзе дә, чирәмнән читкә этәреп, кире килгән юлыма кысрыклап чыгара. Егылып, баш чүмечемне җимермәс өчен, мин, табаным белән тойган иске ызаныма төшәргә мәҗбүр идем...

Ә яңгыр туктау түгел, көчәйгәннән-көчәя барды. Алдымда, ниһаять, дивар кебек тоташ караңгылык хасил булды. Бу, энә очы кадәр дә якты сизелмәслек кабер караңгысы иде. Мин үземдә моңа кадәр тоелмаган ялгызлыктан калтыранып куйдым. Йөрәгемне бер мизгелгә «Адашмаммы?!» дигән куркыныч уй парә-парә телеп үтте. Шушында?! «Комлык» башында?! Туган авылымның каш өстендә?!

Әткәмнең, мине, туганымнан соң, күреп тә өлгермәс борын фронтка китеп югалганына быел җитмеш бер ел тулды. Җитмеш еллык кабер караңгылыгы, бәлки, шулай буладыр да инде...

Минем өчен хәзер уң да, сул да, ал да, арт та юк иде. «Караңгы дип килми калма, ай булмаса, йолдыз бар», дип җырлаган да бит халкыбыз. Әмма... нишләргә? Биредә ае да, йолдызы да булмаган тома сукырлык халәте генә бар иде.

Караңгылыкның яктылык белән ничек, кайчан кушылганы – аерылганы тоемланмаган бу сынауда миңа хәзер туган җирне ярату гына аз, аны бары тик ис-хис, табаннарым белән тоеп белергә кирәк иде. Монда камил акыл да, камил тойгы да түгел, бары тик тәнемдәге биш тоем тойгысы – хәтер, сабый чак, үсмер чак ядкарьләре генә коткара алачак. Минем бурыч шушы егерме еллап күрмәгән алты-җиде чакрым араны күзләрем белән күреп түгел, ә бәлки, мөмкинендә, кулларым белән тотып, чамалап, борыннарым белән иснәп, телләрем белән тәмләп, күкрәгем белән сөреп, беренче чиратта, шушы җирне, шушы туфракны, аяк астымда леркелдәп, лырк-лырк килеп, лашпырдап яткан баткакны, буразналар белән ергаланып беткән чиксез материкны, аның үрен-тигезлеген, түбәнен-текәсен, чокырын-түбәнен хәтеремнән үткәреп, чагыштырып, аяк табаннарымның һәр төге, ноктасы белән танып, нигеземә кайтып егылу иде. Кыскасы, мин үкереп яуган яңгыр караңгысында үземә-үзем әйдәп баручы штурман идем. Бу бурычны үтәү өчен, мин, кайчандыр урман буендагы ат юлы булган, инде заман техникасы ерткалаган буразналардан уңга да сулга да чыкмаска, табаннарымны ватерпас[2] итеп шушы материкның баткак дәрьясын өстерәргә, Миякә урта мәктәбендә укыганда өч ел буе йөргән юлым белән кушылган тәңгәлендә авылга таба кискен сулга борылырга, аннан «Комлык» юлы буйлап Түгәрәк Имәнгә килергә, аннан инде, үзем әйтмешли, «бәйләнгән күз» белән дә өч үр аша түбәнгә төшеп, авылга кайтырга тиешмен! «Түгәрәк Имән»гә җитсәм, мине беркем адаштыра да, югалта да, җиңә дә алмас, Алла боерса! Ул бит минем мәңге адаштырмас маягым!.. Бу яланнар минеке, алар мине аңлый һәм тыңлый; мин моңа үземне лаек дип саныйммы, әллә санамыйммы, ничек кенә булмасын, мин аларның алыштыргысыз, газиз вә асыл баласы идем. Әлбәттә, һәркем үзен шундый итеп тоя ала һәм моңа хакы бар.

Шулай итеп, ориентир билгеле: ул минем күзләремә күренмәсә дә, биш тоемым белән тоелып, барлыгы уң тарафымда кара төн карасында чак-чак беленеп яткан урман. Димәк, үземнән ун-унбиш адымдагы урман буеннан сулга язлыкмыйча, бата-чума, шушы буразналардан алга, бары тик алга!

Мин киемемне сыгып алырдай булып, энәсеннән җебенә кадәр чыланган, егыла-тора шакшы дуңгыз хәленә җитеп пычранган идем. Кинәт теземнән алата тирән ямга чумдым. Башта сул, аннан уң аягымны чыгарырга диеп иелгәндәме, белмим, иңемдәге йөгем чокырга капланып төште һәм битемә салкын пычрак явы белән орды. Җиңем белән баткакны сөртәм дип аны битемә сылаганда чайкалып китеп, сул аягым катасын кулдан ычкындырдым. Күзеңә төрткән хәлдә дә күренмәс спаста югалган катамны баткак диңгезендә ничек кенә актарынсам да, таба алмадым. Бик табарга теләсәм, таң атканын көтәргә, ә бәлки шушы мизгелдә, кулыма эскәк тотып, ләм диңгезендә төне буе буй салып йөзәргә тиеш идем. Эзләнүдән туктап, бер аягым оекчан килеш юлымны дәвам иттем. Бу мәхшәрдә бер аягың киемле, икенчесе шәрә килеш атлау мәрәкә күренеш, моның сихәте кышкы челләдә бер балаксыз чалбарда йөрү, яки салкын мунча керү кебегрәк булганга, уң як катамны салып, кулыма эләктердем дә, ике аягым да оекчан килеш атлый башладым. Табаннарымны очраклы пыяла-тимердән ярдыру, чөй-кадакка кадату куркынычын санамаганда, яланаяк бару миңа күпкә уңайлырак тоелды...

Шунысы кызык: бу коточкыч ялгызлыкта минем һич тә ялгыз буласым килмәде. Киресенчә, кичергән газапларымны урман эчләрендәге оя-өннәреннән барча җанварлар – бүре-аю, төлке-бурсык, ялан-басулардагы тишекләреннән әрлән-йомран, тычкан халкы карап торуын тели идем. Имеш, шулай булырга тиеш!.. Алда бернинди үзгәреш тә, шылт иткән кузгалыш та, караңгылыкта кәтрә дә яктылык көтелмәгәнгә, берөзлексез буразналар буйлап чайкалганда үземне мавыктырыр өчен күңелле уйлар уйларга, матур сәхифәләрне хәтергә төшерергә тырыштым. Гүя алар мине эчтән яктыртырга тиеш иде. Миңа юлымны кыскарту, үземне бу саңгырау ялгызлыктан чыгару өчен бары тик уй, кыңгыраудай уята торган уй кирәк иде! Ләкин уйларның күңеллесе, хатирәләрнең матуры килергә ашыкмады. Шулчак колагыма баян моңы ишетелгәндәй булды. Чаллыдагы баянчы дустым Рифкать Муллин уйнагандай тоелды. Әйе, шул, нәкъ үзе!.. Юк, ул түгел, бу Зәкәрия!.. Үткән гасырның туксанынчы, милли күтәрелеш еллары башында Уфадан Чаллыга күченеп килгәч, мин, беренчеләрдән булып, оешып яткан татар гимназиясендә музыка укыткан педагог һәм виртуоз баянчы Зәкәрия Туллин белән таныштым. Мәктәп теплицасында яшәп азапланган бу моңзар-мәгърифәтче мине шулай бер тапкыр кунакка, дөресрәге, мәктәп котельныенда пожарниклардан яшертен кораштырылган «саунага» – мунча керергә чакырды. «Нигә болай яшисең? Директорыгыз берәр бүлмә дә алып бирә алмыймыни бу йорт артыннан йорт сафка баскан мактаулы “КамАЗ”да?» дигән сорауга ул көлемсерәп: «Директорыбыз югарыдагы оператив киңәшмәдә бездә фатыйрга мохтаҗ кешеләр юк, дип мактанган, – дип сөйләп китте. – Бер бүлмә сорап язган гаризам буенча ул мине чиратка да куймаган әле... Көнләшә, малай. Чөнки үзе дә музыкант – калай сыбызгыда уйный...» Мин аның баяннан чыгарган моңлы борылыш-бөгәлләренә шаклар каткан идем. Каяндыр, Урта Азия якларыннан кайткан бу табышмак-музыкант татар моңын, кем әйтмешли, «бөгеп кенә сала» иде. Ул шундый каршылыклы тоннарда уйный белә: елар урында көлеп елыйсың, көләр урында елап көләсең... Милләт баласы, көннәр буе балаларга моң өләшә: хорда һәм ялгыз җырлата, аларга гомумтөрки-татар моңының илаһи чыганакларын аңлата-аңлата арый, хәлдән тая, дәресләрдән соң, теплицасындагы шыгырдык диванында бераз хәл җыя да, яңадан баянын кулына алып, моң шахтасына төшә һәм кара күмердән ак моң чаба... Азмы иде алар, мондый моңзарлар, бездә, татарда?!

Шулай ничектер мин аңардан «Уел»ны уйнавын үтендем. «Бер тапкыр, Ташкентка килгәч, бу җырны җырлаганда мин Илһам Шакировка «озатып баручы да булган» идем, – дип мактангандай итте ул башкалар «аккомпанировать иттем», дип әйтәсе урында үзен «озата баручы», дип кенә атап. – «Уел» – татарның Казан алынганнан соң, хан, каласына керә алмыйча, каз кебек, бер аягында басып торган көннәре турындагы эпохаль опера ул. Аһ, вакландык, быр-рат!..»

Зәкәрия уйнаган җиреннән кинәт туктады. «Кара! – ди. – Шкаф астына кара!..» Ни күзем белән күрим, ниндидер зур күзле, бөдрә керфекләренә, иреннәренә – бәлки, миңа шулай күренгәндер! – Азгын хатыннар кебек, кычкыртып иннек-кершән буянгандай, кумык безгә карап тора... «Бырыс!» – дип куркытырга теләде аны Зәкәрия, әмма комык кереп китәргә ашыкмады. «Ул берьялгызы түгел. Монысы разведчиклары гына. Калганнары сигнал көтә. Минем уйнавымны яраталар. Кайвакыт күмәкләп, аяк очларыма килеп утырып тыңлыйлар. Юк, миннән бигрәк, баян каешын ярата алар, – дип сөйләп китте шаян музыкант. – Баян каешына ниндидер татлы моң сеңә, бугай. Комыклар әле дә үз өлешләре итеп кимерергә каеш көтә. Әмма мин гармуннарымның күрекләрен дә ашарлар дип, аларны кич белән күн капчыкларга салып, түшәмгә аса башладым. Түшәмгә сикерә алмыйлар, явызлар. Күрәсеңме, кереп тә киткән? Чөнки мин аларга өлеш чыгара алмыйм. Миңа ул өлешне директор бирергә тиеш. «Комыклар гармун каешларын ашады, яңа каеш алырга акча бүлегез әле”, – дигән идем, – «үз акчаңа ал, комыклар мәктәп бюджетында тормый», – диде ул берчакны. Кеше, адәм баласы, комык аңлаганны да аңламый, дускаем.

 

II

Яңгыр туктады. Бу хәлне бераз гына уңай якка үзгәрткәндәй итсә дә, уптым-илаһи алганда, хәлне яхшыртмады, чөнки киемнәрем чылану гына түгел, гәүдәм, чамасыз күп көч куюдан токмач камыры кебек пешенеп, куна тактасына җәярлек булып изрәгән иде. Оекчан килеш лачтыр-лочтыр атлаган уңайга үземне көндезен, яктыда фараз итеп, чит кеше күзлегеннән күрергә тырыштым. Ниндирәк икән мин хәзер? Әнә, яңгыр белән тулышкан буразналар, бомбалардан калган буранкаларны хәтерләткән чокырлар аша иңенә сумка аскан, бер кулына катасын эләктергән, икенче кулын, кинәт таеп китеп, йөзтүбән төшмәс өчен җиргә кадалырга әзер тоткан кара чутырдай бер албасты килә. Хәзер өстән, югарыдан карасак, бер назари нокта, такыр башлы микроб, нишләргә белмичә, уңга-сулга бәргәләнә, гүя ул, кая таба борылса, нәрсәгә тотынса да, электр шаукымы суккан калкавычны хәтерләтә. Ул – мин. Башына кигән кәпәче сынган кош канаты сыман янтаеп төшкән, йөзе дегеттәй кара, озын, үркәчле борыны исә авыр, кайнар тында җепшенеп, бүртенеп, бәрәңгегә әверелгән, кашларына учлап-учлап ләм ләпәшкән... Бу мин. Килә... Кулында нәрсә? Ката!.. Аяк савыты!.. Туфли галиҗәнапләре! Икенчесе кая? Анысы баягынак кара упкын астында калды. Ул чакта нигә монысын күтәреп килә? Музей өченме? Тиле түгелме бу абзый? Мин гарьлегемнән генә түгел, ирлек ачуым белән кулымдагы катаның икенчесен болгап очырганымны сизми дә калдым. Кай тирәгәрәк барып төшкәндер?!

Кара төстәге аяк савытымның бернинди эз калдырмый, күзгә дә чалынмыйча юкка чыгуы, мине караңгылык белән яктылык янәшәлеге, аларның бердәм каршылыгы турындагы әллә-нинди тирәнтен уйларга кертеп җибәрде. Аннан, кая ашыгырга, перспектива – нуль, вакыт чиксез иде, дип әйттем бит инде. Уңга-сулга, алга-артка карамыйча, җирне бары тик аяк табаннарым, иңем янәшәсендәге урман исен, аның якындагы җисемен, йөрәкләребез арасын тыным, кулларым, гәүдәмнең һәр күзәнәге белән тоеп, иң мөһиме, урман кырыен зиһеннән ычкындырмыйча, бернинди адашу, эз югалтуларга юл калдырмыйча бардым да бардым. Кыскасы, мин хәзер Яктылык белән Караңгылык дигән ике бөек төшенчәнең, ике бөек тәгълиматның бербөтен булып оешкан матдәсе, колы – сынау һәм сыналу мәйданы идем...

Мин шушы караңгы төнгә кадәр караңгылыкның, җир һәм һава кебек җиде каттан торганлыгын, бер караңгылык эчендә икенче, өченче караңгылык булганлыгын, аларның бер-берсен яктыртып, эчтән сукырайтканын да белмәгәнмен. Яктылык караңгылыкны җиңә дип раслау өчен бик беркатлы кеше булырга кирәк икән. Яктылык караңгылыкны җиңсен өчен, ул бары тик югарыдан гына төшәргә тиеш. Димәк, яктылык бары тик билгеле кануннан, канун кабул итүче система, түрәләрдән төшәме? Кешелекне, кешелектәге кечелек – яктылыкны Аллаһ яраткан бит. Без моны беләбез. Алайса караңгылыкны кем яраткан? Яктылыкка чыганак кирәк, ә караңгылыкка – кирәкми, ул караңгылыкны үзеннән-үзе җитештерә торып, чиксез караңгылыкка әверелдерә. Ул яктылыктан алданрак яратылган булганмы? Чынлап та, бар ителгән, яратылганга кадәр дөнья бары караңгылыктан торгандыр. Караңгылык яктылыктан картрак, өлкәнрәк. Миңа ишелгән караңгылык та миннән өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк менә.

Тукта, мондый караңгылык Аллаһының Фиргавен токымына һәм аның яраннарына җибәргән тугызынчы җәзасы түгелме?! Тәнемне чемердәтеп куркыныч шаукым үтте. Коръән Кәрим сүрәләре раславынча, Аллаһы Тәгалә аларны динне кабул итмәгәннәре өчен һәм иманга килмәсләрме, дип, кодрәтлеләрдән кодрәтле ун җәза – корылык, кан, гөберле бака, чебен-черки, мал-туар үлеме, тән җәрәхәтләре, давыл-утлы боз явымы, саранча афәте, гадәти булмаган караңгылык, сабыйлар үлеме кебек газаплар газабы белән сыный. Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында: “Аларга ачык дәлил итеп корылык, су басуын, саранча, бет, бакаларны һәм кан газабын җибәрдек. Бу дәлилләрне күргәннән соңра да алар тәкәбберләнеп, азгын кяфер кавеме булдылар”, – ди. Әлеге караңгылык нәкъ шул чактагы динсезләр өстенә төшкән тугызынчы газапның кабатланышы түгелдер лә, Илаһым?! Без кайчан иманга килербез? Без төзәләчәкбезме? Нђрсә көтәбез?

Караңгылыкта яңгыраган Беренчел Бөек Шартлау дөньяны бар итеп яктырткан. Шул рђвешле, яктылык караңгылыктан туган, шуннан бар булган димәк. Без яктылыкны ничек кенә олыламыйк, бөек пәйгамбәрләрне сурәтләгәндә аларның маңгаеннан чыккан илһам нурларын ничек кенә зурламыйк, аларның фикер яктысын ничек кенә алтын боҗралар белән данламыйк, безне бар иткән Аллаһ үзе дә шушы башлангыч караңгылыкның бер өлеше булып чыга түгелме? Шуңа күрә дә шайтан – кешенең зарури иярченеме? Армиядә хезмәт иткәндә төнлә дә күрә торган яңа җайланма белән танк йөрткәннәрем хәтеремә килә. Кап-караңгыдагы юл нишләп безнең күзләргә ямь-яшел булып күренә иде икән? Шул җайланма белән елга төбеннән аша чыкканда да су төпләре ямь-яшел иде. Ә карадан туган яктының сыек яшел булуының сере нәрсәдә иде икән соң?

Кызык, яктыда түгел, кара төннең карасында, төн эчендәге төндә мин фикер иясенә әверелгән идем. Гүя караңгылыкның якты шартлары миннән философ ясарга җыена...

Дөнья буйлап миллион чакрым юллар үтеп, кем әйтмешли, алтыдан алтмышка җитеп, авылыма берничә чакрымда гына калган арада аңладым мин шушы чиксез гади хакыйкатьне. Яңгыр коя, аяклар астында гөрләвек булып айкала-чайкала иде. Мин күз нурларымны ук итеп, гүя күз кабакларымны җәядәй киереп, караңгыда нәрсәләрнедер күрергә тырыштым. Юк, караңгыдагы агачлар да, иген басуы да, кыргый үләннәр дә, хәтта артымнан «өстерәлеп барган» буразналар да күренми, ләкин – шунысы сәер! – «караңгыдагы караңгы» эчендә, бер аягымны суырып алганчы икенчесе ләмгә баткан, чаптыр-чоптыр килеп атлаган уңайда, ниндидер алтынчы тойгым, табан очларым, сихри көч аша шушы күренмәгән агач башларын каккан җилләр тавышыннан, урманның, яланның тын алышыннан чыгып, үземнең дөрес юнәлеш белән Хлебороб борылышына якынлашып килүемне чамалый идем! Бу чама дигән нәрсә, әлеге мизгелдә үзем матдәи сукыр булып, рухи күрүчәнлекнең балачактан сакланган Хәтер ядкаре иде!

Кинәт ерактан, бик ерактан, «Урман арты» дип аталган төштәге Ишле юлы тарафыннан нур көлтәсе балкып чыкты. Яңгыр шавы астында бернәрсә ишетмәстән, мин аның машина уты булуында шикләнмәдем. Прожекторның нуры очында караңгылык дигәннең очтыгы да юк иде. Караңгылыктан чыккан якты, инде прожектор түгел, гүя ялган прожекторга[3] әверелеп, үзенең “ата-анасын” юк иткән, ашаган иде. Караңгы кайда булды? Яктылык мине, әле генә бернәрсә «күрмичә дә күрә алган» кешене, тәмам сукырайтты: алда нәрсә – чокырмы, упкынмы, әллә танк люгы, пароход карынымы? Мин яктылык белән караңгылыкның икенче бөек сыйфатын аңладым: арттан яктырткан ут сукырайтмый, алдыңдагы чокырны, упкынны күреп була, ә менә алдан якырткан ут сукырайта, син яктыга әсир төшеп, хәзер теге караңгыдагы чокырга килеп чумасың! Мондый халәтне «күз чагылу», диләр. Күз чагылу – куркыныч нәрсә. Арттан яктырткан ут исә шунысы белән дә хәвефле, үзеңнән алдыңдагыларның аркаларын күрергә мәҗбүрсең. Кемнәр алар? Шик туа. Үтерергә килмиләрме? Арттан яктырткан яктыдан адәмзатта шөбһә, курку уяна һәм ул саклана, кирәк икән сугыш та ача. Шул шик-шөбһәдән, куркудан кылыч-мылтыкка ябышып, кешелек гасырлар буена күпме каннар койды? Күпме Робеспьер, Ленин, Сталиннар, һәркайсы үзенә хас гадел, үзенә хас ялган нур белән сукырайтып, күпме халыкларны кырдылар? Әүвәлдән арттан, аннан алдан, аннан «уңлык», аннан «суллык»та гаепләп, аннан югарыдан торып кыруны «сәяси чисталык» хакына тормышка ашырмадыкмы? Безне алга – рухи яктылыкка илтер өчен алдыбызга чыккан яңа пәйгамбәрләр аркасын күрмәс, артларыннан бармас өчен без аларның башына җитмәдекме?! Мөхәммәд галәйһиссәлам яктысыннан котылу хакына аңардан алда килгән пәйгамбәрләрдән пот ясап, Көнбатыш Мөхәммәд өммәтенә каршы унике тәре явы оештырмадымы? Урта гасырларда Африка-Азиянең кара халкыннан таланган алтын, фил сөяге, энҗеләр исәбенә инде безнең заман – ХХI гасыр башында, көне-төне Европага агылган кара мигрантларның кипкән телләрендә җавап булып, бүген кире кайтмыймы ул яулар?

Прожектор яктыртуын дәвам итте. Һавада көз торса да, ут ташкынының көлтәсен яңгырлы күбәләкләр сырып алган, алар, энҗе тамчылар, ниндидер сәер ноктаи фотоннар белән буталышып, туктаусыз кайныйлар һәм юкка чыгалар иде. Бу тамаша минем үз хәлем хәл икәнлекне оныттырды. Шушы балчык диңгезе минем өчен гүя дөньяны танып белү чарасы – бәхетем чыганагы иде. Шушы ачышларны ясар өчен нишләп элегрәк кайтмаганмын икән Түгәрәк Имәнемә?! Моның өчен тома караңгы кирәк булдымы? Яңгырларны үз гомеремдә аз кичердемме мин? Ә мондый яңгырны кичергәнем булдымы элек? Юк! Мең кабат юк! Мине – бу кадәр

(Дәвамы бар)

 

[1] Сәтрә (сирәк сүз) – чырай челтәре, вуаль.

[2] Ватерпас (голланд.) – эленмә авырлык (гер.) ярдәмендә горизонталь белән вертикаль арасындагы авышлыкны билгели торган гади кулланма, тигезләгеч.

[3] Прожектор – (француз.) – булмый торган нәрсәләр белән мавыгу, ягъни «ясалма яктырту».