Логотип Казан Утлары
Шигърият

Илең турында уйла...   

  Фатих Кәрим (1909 – 1945) безнең күңелләрдә шинельле, автоматын кулдан төшермәгән Ватанга тугры изге зат – олуг шагыйрь булып калды. Аның:

                    Үлем турында уйлама,

                     Илең турында уйла.

                     Илең турында уйласаң

                     Гомерең озын була, – дигән юлларын кем генә хәтерләми икән?!

Татар поэзиясенә Х.Туфан, Һ. Такташларның чордашы булып, 1927-1928 елларда ук килеп керсә дә, утызынчы елларда “Җиденче мич”, “Яшен яктысы”, “Илле егет” кебек шигырләре белән үк шигърияттә  үз урынын алса да, ул безгә сугыш чоры иҗаты белән аеруча да якын. 1945 елның 19 февраленә, ягъни батырларча һәлак булганчыга кадәр аның солдат булып та, шагыйрь булып та Ватанга багышланган гомере меңьяшәр шигъриятендә  дәвам итә. Ул сугышчан батырлыклары өчен  Кызыл Йолды ордены, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

        Фатих Кәрим 1937 -1941 елларда “халык дошманы” тамгасы сугылып төрмәләрдә интегә, 1942 елда сугышка китә. Сугыш чорында, өч ел эчендә 150ләп шигырь, 8 поэма, 2 повесть, драма әсәре яза. Аларда халкыбызның күпсанлы образлары гәүдәләнә.

             Без, шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан, аның сугышта язган шигырьләрен  кабат укучыларыбызның хәтерендә яңартырга булдык...

 

                 ***

 

Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Иренмичә сөйләсәң;

Озын сүзнең кыскасы шул,

Күп яшәргә теләсәң.

 

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

 

Сибәли дә сибәли

 

Төнге җилдә көзге яңгыр

Сибәли дә сибәли;

Янымдагы иптәш кенә

Миңа берни сөйләми.

 

Уема да кертмәдем мин

Аның бу төн үләсен,

Разведкадан кайткан чакта

Тиде немец пулясы.

 

Өс-баш юеш. Көрәкләргә

Үзле балчык сылаша;

Кабер казыйбыз тынлыкта,

Җил генә ыңгыраша.

 

Кайгыдан каралып торган

Яп-яшь нарат төбенә

Яп-яш иптәшне күмгәнне

Күрә бары төн генә.

 

Яп-яшь иптәшне күмәбез,

Беркем берни сөйләми,

Көзге төндә яңгыр гына

Сибәли дә сибәли.

 

Окоп

 

Көзнең күк томанлы таңында

Мин фронтка килдем тагын да.

 

Мылтык яңа, дуслар да яңа,

Окоп иске, таныш мин аңа.

 

Сержант та дус булып өлгерде,

Консерва һәм граната бирде:

 

“Консервасын үзең ашарсың,

Бусын... немецларга ташларсың”.

 

Кидем башка корыч каскамны,

Гранатамны билгә асканмын.

 

Мылтык яңа, дуслар да яңа,

Окоп иске, таныш мин аңа.

 

Җиңү җыры

 

Без яшенле давыл кебек

Айкап киләбез.

Илгә бәхет, шатлык даулап,

Утка керәбез.

 

Кичәбез киң дәрьяларны,

Урман, тауларны.

Давыл кебек туздырабыз

Дошман яуларын.

 

Без ант иттек, куроклардан

Кулны алмабыз.

Бөтен дошман берләшсә дә

Җиңми калмабыз.

 

Бу җиңүнең онтылмаслык

Данлы булуын

Иң матур җыр итеп җырлар

Киләчәк буын.

 

 

Син еракта

 

                    Кадриягә

 

Син еракта миннән ерагын,

Ераклыкка карамый,

Яраласа мине дошман,

Ул сине дә яралый.

 

Ялгышмыйк без, ерак түгел

Сугышта безнең ара,

Мәхәббәтең минем белән

Атакаларга бара.

 

Каһәрле дошманга төзәп

Мин мылтык аткан чакта,

Гүя син патроннар салып

Торасың минем катта.

 

Ә шулай да... син еракта,

Мин тик хатыңны күрәм,

Хатка язган сүзләреңне

Күзләрең итеп үбәм...

 

Ил язмышын даулаганда

Аерылышкан кешеләр,

Зур кайгыга төшсәләр дә,

Караңгыга төшмиләр.

 

Кайгырма син

 

Яңгырый яз: кыр казлары кайта,
Кар сулары гөрли басуда;

Атыш тынган ара җай китереп,

Кулъяулыгы юам бу суда.

 

Ак куляулык элеп куям җилгә,

Җил тирбәтеп аны киптерә;

Сизәм-сизәм, язның дәртле җиле

Синнән миңа сәлам китерә.

 

Сагындыңмы, бәхет күгәрченем?

Мин дә менә урман буенда,

Талгын гына йомып күзләремне,

Җанландырам сине уемда.

 

Гүя хәзер безнең һөҗүмнәрне

Сөембикә манарасыннан,

Чәчең җилфердәтеп язгы җилдә,

Бәгърем, карап торасың сыман.

 

Ерагаясың, дип, кайгырма син,

Без дошманны куып барабыз;

Никадәрле ерак куа алсак,

Шулкадәрле якын арабыз.

 

Эчәр өчен салкын кар сулары

Әй, чылтырап ага басуда;

Кар суында кулъяулыгы юам,

Мин кайгымны юам бу суда.