Богаулардан арыну
ӘХӘТ ГАФФАРГА 70 ЯШЬ
Татар әдәбияты тарихында әлегәчә иҗатлары тиешенчә үк өйрәнелмәгән язучылар катламы бар. Сүзебез инде бүген җитмеш яшьләрен тутырып килүче, әдәбиятта, бигрәк тә аның проза һәм публицистика дип йөртелгән мәйданында заманында яхшы ук ат уйнаткан, чыннан да ир-ат әдипләребез турында, бигрәк тә шуларның берсенең – аерым алганда, Әхәт Гаффарның иҗаты турында барыр. Әлеге әдәби төркемнең вәкилләре, сугыш афәтләре узгач, 1948-1954 елларда бу якты дөньяга килгәннәр. Ир-атларны гына аерып алып карасаң да, шактый зур исемлек килеп чыгар: мәсәлән: Шаһинур Мостафин, Рашат Низамиев, Солтан Шәмси, Тәлгат Нәҗмиев, Алмаз Хәмзин, Равил Рахмани, Факил Сафин, Марсель Галиев, Ринат Мөхәммәдиев, Камил Кәримов, Вахит Имамов һәм Әхәт Гаффар үзе... Әлбәттә, бирегә кайбер башка исемнәрне дә өстәп булыр иде. Бигрәк тә гүзәл затларыбыз – хатын-кыз авторларыбыз иҗатлары турында махсус һәм әтрафлы сөйләшү булыр дип башка вакытка калдырырга булдык. Зинһар, моны ниндидер кимсетү яисә дискриминация дип аңламасыннар иде. Ни әйтсәң дә, барыбер ул әдәбиятның үз йөзе, үзенчәлекләре һәм спецификасы бар. Ул махсус өйрәнүне сорый. Ә мин исә әлегә моңа әзер түгел кебек.
Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында әдәбиятка килгән әлеге буын баштарак иң мәшһүр классикларыбыз мисалында каләм тибрәтте һәм... шуларның күләгәләрендә калып, бигүк танылып һәм бәяләнеп җитмәде, чөнки әдәби җәмәгатьчелек тә, тәнкыйтьчеләр дә теге мәшһүрләр белән генә мәшгуль иде. Әмма акрынлап тормыш барыбер үзенекен итте: ни кызганыч, иң бөекләребез – чын классиклар гасырлар чигенең аргы ягында калды. Ә чикне әлегә иҗатлары аз өйрәнелгән, үз вакытында һәм хәзер дә әлегәчә тиешле бәясен алып җиткермәгән төркем атлап чыкты – исемнәре аталган «яшьрәкләр» янына кушып, без сугыш алды һәм сугыш чоры балаларыннан Рабит Батулла, Марат Әмирханов, Тәлгат Галиуллин, Айдар Хәлим, Нурислам Хәсәнов, Госман Гомәр, Рәфкать Кәрами, Хәнәфи Бәдигый кебекләрне дә истә тотабыз, һәм менә бүген нәкъ шундыйлар изге миссия – татар прозасы җебен өзмичә, туачак чорларга китереп ялгау бурычын башкара.
Әлеге мәкаләдә төп сүзебез Әхәт Гаффар иҗаты турында. Ул Көнбатыш Европа әдәбияты үрнәкләреннән һич кайтышсыз булган «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1979-1984), «Богау» (1998), «Олы юлның тузаны» (1986-1988) исемле романнарын, күпсанлы повестьлар һәм хикәяләр иҗат итте. Язучы әдәбият бусагаларын атлап кергәндә, Хемингуэй, Фицджеральд, Сэлинджер, Андре Моруа кебек әдипләрнең әсәрләрен йотылып укыганлыгын яшерми.
Әлбәттә, үзебезнең «бөекләребезнең» дә һәркайсын гел Көнбатыш әдәбияты тарафдарлары дип санау бигүк дөрес булып бетмәс иде. Аларның һәркайсы – без әле генә искә алганнардан бишесе дә татар классик әдәбияты рухында тәрбияләнеп һәм совет җирлегендә үсеп өлгергән шәхесләр. Аннан килеп, аларның иҗат очышларының нәкъ менә ил тормышындагы котылгысыз борылыш чорына – ХХ гасырның сиксәненчетуксанынчы елларына туры килүенә игътибар итегез. Аларның иҗатындагы колачлы алымнар, зур адымнар халыкның милли һәм иҗтимагый аңындагы күтәрелеш елларына туры килүе һич тә очраклы түгел иде. Бу хәл Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны», Камил Кәримовның «Ком сәгате», Ринат Мөхәммәдиевнең «Кенәри – читлек кошы» кебек тормыш проблемаларын яңача һәм кыю күтәргән әсәрләрендә үзенең лаеклы чагылышын тапты. Шушы әдипләребез үз карашларын үткәргәндә прозаның образлы һәм лирик чаралары белән генә чикләнмичә, публицистиканың проблемаларны турыдан-туры куя торган кыю алымнарын да эшкә җиктеләр. Мин бу урында Марсель Галиевнең «Догалы еллар», «Рух» әсәрләрен, Ринат Мөхәммәдиевнең «Утлы таба өстендә» исемле романын, Камил Кәримов, Солтан Шәмси, Әхәт Гаффар һәм Фәүзия Бәйрәмованың ялкынлы чыгышларын, публицистик мәкаләләрен һәм тарихи романнарын күздә тотам.
Шушы әдәби төркемнең бер вәкиле – бу көннәрдә үзенең 70 яшьлегенә килеп җиткән Әхәт Гаффар романнарының берсен «Богау» дип атаган. Нәкъ менә әлеге атама минем үземә бу авторның тик ул гына тапкан иҗат юнәлешен төшендерердәй, аның гражданлык позициясен һәм әдәби-эстетик үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итәрдәй ачкыч ролен уйный торган фактор яисә татар әдәбиятында кабатланмас бер күренеш булып тоелды. Бу хәл, бәлки, күпләрне гаҗәпләндерер дә, чөнки заманында, ягъни әсәр дөньяга чыккан көннәрдә ул укучыларга артык катлаулы, буталчыграк сюжетлы һәм әдипнең ничек тә каләм ияләренең бүтәннәренә охшамаска тырышып, оригиналь булып кылануы рәвешендәрәк күренгәндер. Бер әйбер бәхәссез – әсәр әдипнең бөтен иҗатын сугарган төп идея – кешенең хөр, азат яшәүгә хокукы, һәртөрле рухи коллык богауларыннан азат булырга тиешлеге хакыйкатен яклау идеясе аеруча нык чагылган роман.
Символлар, күп мәгънәле метафорик алымнар тарафдары Ә.Гаффарның үз иҗат җимешенә аңлаешлы, шомлы исем куеп, укучы алдына чыгуы сискәндереп җибәрә – кешенең тәненә, кулына, аягына кигертелгән богаулар бик ачык, конкрет халәтендә күз алдына килә: гүя ул богаулар безнең үзебезне, һәркайсыбызны буып, чикләп, кысып тора – аларны тизрәк өзәсе, котыласы килә. Берәүләр аларны киң социаль яссылыкта – тоталитар режимның халыкларны рәнҗетүе, интектерүе һәм шуңа каршы көрәш дип аңласа, икенчеләр эстетик җирлектә – элеккеге катып калган постулатлардан котылу кирәклеге дип уйласа, безнеңчә, язучы әлеге төшенчәгә тагын да тирәнрәк мәгънә сала: кешенең хөрлегенә, азатлыгына, үзенчә яшәвенә, тормышны аңлавына, олы Тәңре хөкеменнән башка һичнинди киртәләр булмаска тиеш дип саный һәм шушы хакыйкать аның бөтен иҗаты белән раслана. Ә.Гаффар иҗатын иңләгән яктылык гүзәллеге әнә шуннан килә дә инде.
Мәгълүм ки, замандашларыбыз тормышының һәр тарафыннан ямь, тирән мәгънә табып, алларына ачык максатлар куеп, проблемаларның чишәсен чишеп, алдагысына өметле карап яшиләр. Андыйларга тормыш юлларының барысы да ачык – яшәргә дә яшәргә генә кала. Әдәбият-сәнгать чын тормышның бер чагылышы дип саналганга күрә, галимнәрнең дә моңа карата фикерләре, җаваплары бик ачык: әдип реалистик сәнгать кысаларыннан аз гына читкә авышса, алар яңа алымнар, яңа күренешләрнең кайсын сюрреализм, кайсын модернизм яисә постмодернизм шүрлекләренә урнаштырып куя һәм... шуның белән мәсьәлә хәл ителде, чишелде дип уйлый. Инде безгә барысы да мәгълүм кебек, чөнки күренешкә яисә әсәргә үзенә тиешле мөһерен сугарга өлгердек, алга таба бу иҗатны җентекләп өйрәнмәскә дә була – нәрсә икәнлеген әйттек бит инде. Әмма, дөресендә исә, мондый классификация әлегә исем кушудан гайре бернәрсә дә түгел: бу – әтрафлы анализга чакыру гына әле.
Әнә шундый уйлар минем башыма Әхәт Гаффарның Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 2016 елда чыгарылган дүрт томлык «Сайланма әсәрләр»е белән танышканда килде. Әлеге танышу барышында байтак фикерләрем үзгәрде, яңарды, кайберләре юкка да чыкты. Юкка чыкканы – бу әдипнең иҗатын яхшы беләм дип йөрүем икән. Күз алдымда өр-яңа әдәбият хәзинәләре коесы, хәтта дәрьялары ачылды.
Авторның иҗат диапазонының киңлеге игътибарга лаек: прозаның кайсы гына тармагына мөрәҗәгать итмә, алдарак телгә алынган романнары, «Язлар моңы» (1972), «Яра» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Бабай чишмәсе», «Су астындагы чишмә» (1983), «Бишек» (1985), «Яшиселәр алда иде» (1985), «Дәрья башы» (1995) һ.б. повестьлары, якты, ачык сурәтләрдән эшләнгән йөзләп хикәясе җәлеп итә. Аларның һәркайсында нәкъ шушы авторга гына хас иҗат билгеләре, чалымнары, төсмерләре бар. Әгәр боларның берсе дә булмаган очракта да, автор үзенең «Иртәгә улың булам», «Язлар моңы», «Җиләк вакыты бер генә» кебек лирик пьесалары, тарихи шәхесләр – М.Җәлил, М.Вахитов, Г.Тукай турындагы «Хөкем», «Сызылып таңнар атканда», «Соңгы сәгать» драмалары белән генә дә әдәбиятыбыз һәм театр тарихында үзенә лаеклы урынын алыр иде. Бу әсәрләр төрле татар театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барды, күпсанлы тамашачыларның олы ихтирамын казанды. Әлеге зур иҗат ташкыны дәрьясы артында нинди зур шигърият – саф лирика, поэмалар дөньясы да ята бит әле! Боларның барысы янына әдипнең фәкать балалар, сабыйлар укысын дип кенә язылган төрле парчаларын, әкиятләр, хикәяләр, пьесалар, шигырьләрен дә өстәсәк, диапазон дигән төшенчә тагын да тулылана төшәр.
Әле без Ә.Гаффарның гаять көчле коралы – публицистикасы турында бер сүз дә әйтмәдек; ә бит анысын аның саф әдәбият дип саный башлагандагы пар иҗат канатларының икенчесе дип әйтергә, ул гына да түгел, авторны чын гражданин һәм олы художник иткән төп фактор дип атап була. Иң әүвәл әдипнең һәртөрле гаделсезлекләргә карата килешмәүчән актив мөнәсәбәте күзгә ташлана. Мондый мөнәсәбәтне аның төп тормыш позициясе дип тә, сәяси хәлләргә карата үзенең бәясе рәвешендә дә аңларга кирәк. Бу бигрәк тә тарих битләренә гаделсез сугыш чагылышы рәвешендә кереп калган әфган сугышы мисалында ачык күренә. Үз вакытында язучының бик күп әсәрләрендә әнә шул сугышның аяныч нәтиҗәләре, бигрәк тә, шуларны аңлатканда, массакүләм мәгълүмат чараларының ялганы, ә соңыннан шул гаделсез сугышта физик һәм рухи яктан имгәнеп кайткан асыл егетләребезнең җәмгыятьтә үзләренең лаеклы урыннарын һәм кылган эш-гамәлләрен хак-дөрес бәяләүне таба алмый интегүләре публицистик әсәрләрдән тыш («Билгесез сугыш», «771 аршын җир», «Ил фаҗигасе», «Хәтер тактасы»), «Яшиселәр алда иде» (1985) повестенда, «Олы юлның тузаны» (1986-1988) романында, «Күзләремне тутырып» драмасында, «Утын» исемле һ.б. хикәяләрендә дә чагылды. Әгәр дә Әхәт Гаффарның нигездә якты кояш нурларында коендырылгандай үтә оптимистик иҗатына вакыты-вакыты белән шактый ук шомлы бизәкләр һәм сурәтләр (зират күренешләре, каберләр, гүрләр, ачылган табутлар, каркылдап утыручы козгыннар һ.б.) килеп керә икән, кайчагында моны тормыштагы әнә шул гаделсезлекләрне төзәтә алмау чарасызлыгыннан килгән гаҗизлектән дип тә аңлатып була торгандыр. Әмма әдипнең реалистик иҗатны ара-тирә бик табигый рәвештә экзистенциаль чаралар белән аралаштырып бару сәләте бик көчле икәнлеген белсәк, барысы да аңлашыла төшәр. Гомумән, Әхәт Гаффар – ул яшәеш, тормыш агышы, галәм, табигать халәте турында бик тирәннән һәм җентекләп уйланучы фәлсәфи сүз рәссамы. Бу философия аның үзенең җир кешесе, галәмнең, табигатьнең бер күзәнәге буларак, туган ягыннан, шулай ук дуслары, каләмдәшләре тирәлегеннән аерыла алмый, һич тә шуннан читкә китә алмый торган газиз баласы итеп тоюыннан килә булса кирәк.
Шәхсән мине аеруча сокландырганы: авторның һәртөрле әдәби алымнар, сурәтләр, хәтта иҗат юнәлешләрендәге махсус чаралар белән үтә дә иркен, бик кыю эш итүе – дөресен әйткәндә, монысы да аның шул хөрлеккә омтылуы, үз-үзен чикләмичә, безнең барыбызны да тышаулап торучы гадәтилек стандартларыннан, ягъни богауларыннан ычкыну омтылышы. Әлбәттә, мондый халәтнең отышсызрак яклары да булырга мөмкин – әмма монысы да авторның гаебе яисә кимчелеге түгел, – тик барыбер аның үзенә уңайсызрак, чөнки хәзерлексез һәм талымсызрак укучылар әлеге алымнар катнашмасында адашып калырга, бигрәк тә әһәмиятле булган яисә шулар янындагы икенче, өченче рәтләргә куелган ваграк нәрсәләрне үзара буташтырырга да мөмкин. Кайберәүләргә авторның шартлы алымнар белән мавыгып, иҗат фантазиясенең бик ерак югарылыкларга очышы аңлашылып җитмәве дә бик табигый, тик монысы өчен хөрмәтле укучыбыз үзен-үзе шелтәләсен. Ошбу язучы күп очракларда хәзерлекле, үзен аңлардайларны күздә тотып иҗат итә һәм ялгышмый. Бу фикерне раслау өчен, мисалга фәкать берничә вариантта язылган «Язлар моңы» повестеның бәхетле язмышын гына искә төшерик. Аның шартлы да, гаять тормышчан да алымнарга корылган сәхнә варианты татар театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барды. Шулай ук зиһенне кузгатырдай ачык, якты, ассоциатив, яңача метафорик сурәтләргә нигезләнгән «Әҗәт», «Кояшның салкын чагы», «Ак каен дегете», «Акчураның җир үбүе», «Бабай чишмәсе» кебек хикәяләре дөнья халыкларының уналты теленә тәрҗемә ителеп танылды. Бу фактлар Әхәт Гаффарның үз укучылары һәм тамашачылары күп икәнлеге турында сөйли.
Ошбу әдип нинди генә темага алынмасын, теләсә кайсы жанрда ул аны югары сыйфатлы итеп һәм үзе теләгәнчә башкарып чыгарга сәләтле. Чыннан да, бу очракта без сәнгать кешесе өчен ифрат та кирәкле сыйфатларның күбесен үзенә туплаган киң эрудицияле шәхес белән очрашабыз. Иң әһәмиятлесе: ул туган ягы, туган халкы, сөекле шагыйрьләре, каләмдәшләре янында гына үзенең кадере, дәрәҗәсе барлыгы хакыйкатен һәрдаим төшенеп, аңлап яши: «...әдәбиятка мен, тик тәгәрәмә, шатланган чагыңда кемнеңдер борчулы икәнлеген һәрчак истә тот. Кайгың барында исә синекенә караганда күп мәртәбә зуррак кайгылы кешеләр барлыгын онытма. Яшәү мәгънәсе шушында ятар. Тормыш шулай – ике яклы. Өченче ягы бар – битарафлык. Әмма битараф кешеләр ахыр чиктә кайгылы кешеләрдән дә бәхетсезрәк. Кояштай көлә, болыттай елый белүчеләр генә бәхетле...»
Әхәт Гаффар үзен язучылардан иң бәхетлеләренең берсе дип саный: «Безгә дөнья әдәбиятының гүзәл үрнәкләре белән таныша башлау, алар акылын, фәлсәфәсен, идея-эстетик кыйммәтен аңлау җиңел бирелде. Халык көйләренә җитәкләп диярлек керткән аналарыбыз кебек итеп, безне ул гүзәл үрнәкләргә Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигърияте алып менде... Бөек Тукайның теле, шигыре киң тугай икән ләбаса!.. Инде менә үсә төшеп, үзебезнең балачак тугайлары уч төбе хәтле генә булып күренә башлаганда, дәреслекләрдә Җәлил белән очраштык. Ул әлеге тугай буендагы биек тау булды да безне югарыга, каһарманлык һәм моң тантанасы биеклегенә ирештерде, тугайларны тагын да җәелдереп җибәрде – аны туган як, Ватан иттерде. Муса Җәлил – көрәш биеклегенең иң югары ноктасына менгән, богауланган, тик бирешмәгән Прометей. Дошман аның кулына богау салса салды, ләкин бернинди дошманның да кешенең йөрәк хисен, йөрәк ялкынын богауларлык зынҗыр ясый алганы юк әле! Чөнки аның йөрәге тугайларыбыз шикелле киң... Тугайларга богау салып булмый...» Әлеге юлларда әдипнең төп мәнфәгате, иҗат кредосы ярылып ята. Икенчедән, бу юллар белән танышканда, язучының кайберәүләргә чишә алмаслык табышмактай яисә әһәмиятсез тоелган нәрсәләр, әмма дөресендә зур иҗат табышлары да ныграк аңлашыла төшәчәк дип уйлыйбыз. Алдагы иҗат адымнарын ясаганда, ул һәрвакыт, һәр очракта үзе табынган бөекләргә карый, үзен шуларның тырыш, карусыз шәкертләренең берсе итеп тоя. Без бу очракта Тукай, Җәлилләрдән тыш Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Хәсән Туфан, Мостай Кәрим, Нурихан Фәттах, Гариф Ахунов, Әбрар Кәримуллин кебек шәхесләрне күздә тотабыз; дөресен әйткәндә, Әхәт Гаффарның барлык иҗаты дәвамында әнә шундыйларның иҗтимагый һәм сәяси карашлары, гомумән, кешелек һәм иҗади позицияләре файдаланыла, алар яңа шартларда Әхәт Гаффарның үзе генә белгән һәм тапкан өр-яңа шартлы әдәби алымнар ярдәмендә үстерелә, хәзерге укучыга тәкъдим ителә. Олы фикердәше академик Әбрар Кәримуллин турындагы «Хакыйкатькә сусау» исемле мәкаләсендә ул болай дип язды: «Корылыкта яңгырның һәр тамчысы кадерле. «Теге» корылык заманында һәркем иркен фикер йөртү хокукына сусап яшәде. Әбрар Кәримуллинның без татарларның кемлеге хакындагы, безнең кемлегебез, кем булырга тиешлегебез хакындагы һәр китабы озын-озак тышауда тотылган хыялларыбызны иркенгә – табигый җәйләүгә җибәрүгә тиң булды. Аның гыйльми фикерләве сөреп тырмаланган җир тасмасы, чәнечкеле тимерчыбык, таш дивар кебек шартлы чикләрне белмәде. Хакыйкатьне белер, таныр, аны тирән коедан суырып чыгарыр өчен, ул, кан тамырлары чылбырын мәңге өзелмәслек итеп көрнәгән хәлдә, бәгъзе томаналарга (укымышлы сыйфатта күкрәк киергәннәргә) каршы затлы кынындагы күгәрмәс хәнҗәрен ялтыратып күрсәтте. Тик үз дошманнарын юк итәр өчен түгел, ә бәлки аның хакыйкать кояшы нурларында ялтыравы белән халыкка рухи ләззәт бирү өчен. Һичнинди тетрәүләр дә селкетмәслек гаделлек телисең икән, иң элек тормышның һәммә хәшәрәт ялганына бармагың белән төртеп күрсәтә бел.
Ул, Әбрар Кәримуллин, белде... Кирәкле хакыйкатьне тапты, халкыбызны инандырырлык хакыйкатькә тап булды».
Әгәр дә укучы классиклар, замандаш каләмдәшләре, зыялы артистлар, театр һәм музыка әһелләре турындагы мәгълүматларны белергә тели икән, ул аларны Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләр»енең дүртенче томыннан таба ала. Әлеге томны язучының метафорик, беркадәр ироник фикерләү сәләтен, урыны-урыны белән шактый зәһәр сарказм аша сугарылган мәкаләләренең бер энциклопедик җыелмасы дип тә санап булыр иде.
Әхәт Гаффар үтә сыгылмалы, кинаяле, бай татар телебезнең мөмкинлекләреннән киң файдалана. Бүген газиз телебезне чикләп, гаять кыен шартларга куеп кысрыклаган бер заманда аның матурлыгын, сафлыгын, куәтен халкыбызга, укучыларыбызга күрсәтү үзе генә дә зур игътибарга лаек. Әдип үзенең язмаларында гел шуңа басым ясый, текстта чит-ят сүзләрне кулланмыйча, туган телебездә иҗат итә. Мәшһүр Тукаебыз кебек, аныңча кыю рәвештә, милләт улларының, иң беренче нәүбәттә каләм ияләренең мөшкел хәлләренә ачынып, аларга ярдәм кулын сузарга өнди: «Бүген татар каләм ияләре зарланып йөрүгә калды. Башны кая куярга белгән юк. Бу замана иң әүвәл язучы башына кадак булып кадалды... Каләмнәре очыннан саркып чыккан барча диярлек иман нурының, әүлияныкыдай мәсләкләренең заты да калмады дигәнемә ышанмасагыз, базарларга барып чыгыгыз, китап кибетләренә кереп карагыз: татар әдипләренең китаплары һәммә шүрлекләрдән гаип кебек. Кемнәрнеңдер теләкләре рас чыкты: әхлак һәм язучыларның мәңгелектән өйрәнеп, мәңгелеккә исәпләп әйткәннәре зил-зиләбә килеп бетте...
Әмма хәзер илһам толпарын фәлүәт тә итми үз мәнфәгатьләренә җикмәк кылган түрәләр аң булсыннар: бүген каләм ияләрен үз кысаларына көчләп кертмәк әмәлләре киләчәктә тәртәгә шундый бер китереп тибәр ки, соң мәлдә, иреннәренә дымлы каурый тидерердәй, Гаффарга ялварулары кызган таба ялаудан да хәтәррәк булыр». Мондый кисәтүләр әдипнең башка язмаларында да кабатлана – болар барысы да аның чын милләт каһарманы икәнлеген раслаучы сурәтләр.
Кайбер очракларда Әхәт Гаффар Н.В.Гоголь әсәрләрендәгеләрен хәтерләтерлек башка сурәтләргә дә күчә. Мондый хәл бигрәк тә «Богау» романы битләрендә күренеп тора. Бу әсәрне аның кызыклы эксперименты яисә яңа тәҗрибәләр мәйданы дип тә санап булыр иде. Чыннан да, һәртөрле фантасмагорик һәм мистик элементларны мул кулланып, бүгенге тормыш агышын сурәтләгән, яшәешебезнең күпләрне борчыган җитди мәсьәләләрен күтәрергә яисә хәл итәргә тырышу үрнәкләре милли әдәбиятыбыз тарихында алай еш очрамый. Тик заманында бөек рус классигы, аеруча бер кыюлык белән шул юлга басып, гүзәл иҗат үрнәкләре тудырган бит! («Вий», «Диканька хуторы янындагы кичләр», «Коточкыч үч алу» һ.б.) Татар әдибе дә бүгенге реаль тормыш хәлләре янына, шуның янәшәсенә әкияти, фантастик дөнья галәмәтләрен китереп куя һәм шуның шартлы җирлегендә җәмгыятебезнең һәртөрле догмаларга, кешелексез, мантыйксыз тәртипләргә бирелеп, мәгънәсезлек упкынына тәгәрәп төшүебезне искәртә. Моны аңлау өчен, янәшәгә Тукаебыз заманнарыннан ук укучыбызга якын һәм таныш шүрәлеләр дөньясы тәкъдим ителә. Нәкъ әнә шул шүрәлеләр гавамы янында адәми затларның үз-үзләренең нинди богаулар тоткынлыгында көн итүләре, шул тоткынлыкка дучар булулары бик ачык күренә. «Богау» әсәре ахырында кешеләрнең ялгышларын төзәтердәй өстен көчләрнең барлыгына да ишарә ителә: «Шүрәле гавамын Адәми затларга күренмәс хәлдә тоткан көзгеләр ачылып киткән сыман булды. Күктән иңгәндәй рәвешле, Шүрәле Олуг Хәким Алтын Мөгезнең тавышы ишетелде: «Асыл Рух ярдәм итсен, Ибрай, бар, күтәрел, оч, төш. Син – Адәми зат. Адәми зат булып кал. Онытма: син күрмәгәнеңне күрдең, белмәгәнеңне белдең. Күргәнең күзеңне ачты, белгәнең богавыңнан азат итте. Хәзер синең юлың Тәңрең юлында инде».
Бүгенге татар авылының гап-гади кешесе Ибрай Зәкуановның реаль тормыш белән аралаштырылган, әмма әкияти язмышы аша әдип байтак күп фәлсәфи фикерләр әйтергә тели – моны үзенә күрә мәшһүр «Фауст»ка охшатып, шуның сюжетына беркадәр янәшә эшләнгән фәлсәфи притча дисәң дә ярый торгандыр – биредә адәми зат үзенең гомере буена ниндидер котылгысыз чикләр, нормаларга кысылып яшәргә мәҗбүр ителә, шулардан арыну омтылышы белән яши, әмма тулы азатлыкка аның җаны Тәңре карамагына киткәч кенә ирешә икән. Бәлки, әсәрдәге катлаулы сурәт-бизәкләр һәм сюжет борылышларын әнә шулай аңларга да мөмкиндер, тик минем үземә калса, мәсьәләнең икенче ягы әһәмиятлерәк: автор үзенең барлык иҗаты дәвамында гел иркенлеккә сусап, шуңа омтылып яши: һәртөрле әдәби клише, штампларны санламыйча, тышауларыннан котылган, йөгәне салдырылган аргамак кебек, иҗат болыннарында үзенчә гизә. Мондый шәхесләр өчен тормышта богаулар була алмый.
Әхәт Гаффар – бәхетле иҗади язмышка ирешкән әдип, чөнки ул үз халкына кирәкле сүзен өздереп, кистереп әйтә белде, үз укучысын, тамашачысын, әдәби шәкертләрен тапты, хәзер дә ул туган якларының, Олы Әшнәк болыннарына, чишмәләренә сокланып, аның матурлыгын тоеп, андагы һәр җан иясенең – сандугачларының җырын тыңлап, күкеләренең моңын аңлап яши. Болар барысы да аның йөрәк хисләре белән аралашып, фәлсәфи фикерләү, лирик хисләр, юмористик бизәкләр нурында коендырылган әсәрләре аша үз укучыларына барып җитә.
Әхәт Гаффар феномены дип аталырлык нәтиҗәле күренешкә юбилярыбыз үзенең ярты гасыр чамасына сузылган иҗат дәверендә иреште. Аның өчен зур бәхет дөнья һәм милли мәдәниятләренең байлыкларын үзләштерү, шулардан файдаланып, хәзерге олы иҗат казанында кайнауда, иҗат итүдә дә иде. Яраткан язучысы Эрнст Хемингуэй каһарманнарының берсе авыр мизгелдә «кеше ялгызы калса, берни дә булдыра алмый ул» дигән сүзләрне ычкындыра. Әхәт Гаффар ялгыз калмады: авыр югалтулары булса да, ул һәрдаим туганнары, якыннары, каләмдәшләренең ярдәмен тоеп яши. Аның гаилә терәге – кызлары Ләйлә, Сөмбел һәм инде бакыйлыкка күчкән хәләл җефете Фәридә дә – иҗат кешеләре. Туганнары – җәмгыятебезнең асыл егетләре Ренат һәм Рәкыйп Гаффарлар – аның иң ышанычлы гомер юлдашлары. Шушындый мохиттә Әхәт Гаффарның үзенә дә бер генә юл – һич туктаусыз армый-талмый язарга да язарга гына кала. Мондый юлда һичнинди чикләүләр, киртәләр, богаулар була алмый.