Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без – Ак Барс

I

Гүргә иңү

 

Газиз милләтем җан биреп ятканлыгы күз алдында.

Ни кайгы, ни үкенеч! Ни хурлык һәм түбәнлек...

       Инкыйраз дәһшәтеннән үзләрен коткарырга көчләр җитмәде,

кирпеч өстендә кирпеч калмады, өмет тәмам өзелде.

Ризаэддин Фәхреддинов.

 

 

                                                Казан зоопаркында ике ак барс ачтан үлде.

                                                                           Матбугаттан. 1998 ел.

 

Тарих җәясенең угы идек,

Халыкның

Җан,

        Рухы,

               Тугрысы,

Ак канатны җәеп,

Күккә аштык,

Без – татарның яшәү туграсы.

Сугарырга диеп киләчәкне

Яратылган безнең кайнар кан!

Биш гасырлык кисек канатыбыз

Биш гасырлык муенда аркан...

Калканыбыз – калкавычлар түгел,–

Ә иренебездәге авызлык.

Ыңгырчак түшлеген и өзәсе!–

Камыт бауларыбыз –  явызлык.

Бәгырьләрне күпме өзгәләде,

Телгәләде, игәп, газабы,

Ни җитмәде сезгә, и җегетләр,

Кайда безнең яшәү лабазы?

Базларны без күптән күмдек ласа

Айдан йолдызларга сикереп,

Бармак каккан саен бетмәгез лә,

Болгар-татар, тәмам искереп!

Читлектәге без –  иреклеләргә

Тимер ләхет әзерләгәнсез,

Ачтан үлгән шып-шыр сөякләрне

Юар өчен әзер

                      ләгән

                                    сез!

Мин – фәлән ул! дигән адәмнәр

Тимер Казык йолдызы түгел!

Икәү үлдек – ап-ак Барслар,

Сезнең хакка яшәдек бит гел.

Түгелгән кан татар кавеменнән,

Мәнен суырганнар сөлектәй.

Без китәбез инде,

Гамебезне

              гүргә иңдермәгез үлектәй...

Электән без – бер Тәңрегез идек,

Мәгез сезгә – ап-ак сөякләр!

Ә без инде... тугры тугра килеш

Мәңгелегегез өчен – өрәкләр.

Иягегез дерелдәмәдеме,

Безнең кабер юк ич, юк ич ул!

Татар халкы!

Ачтан үлгән барс –

Синең ачтан үлгән бер юлчың.

Юк соң, юк лабаса инде

Без фәкыйрьләр – ике Ак Барс.

Инде менә, үлемебездән соң,

Алга! – диеп җәннәткә барыш...

 

 

II

Ау

 

                                     Идёт охота на волков, идёт охота –

                                               На серых хищников – матёрых и щенков!

                                                Кричат законщики, и лают псы до рвоты,

                  Кровь на снегу – и пятна красные флажков.

В.Высоцкий

Ә мин – өченче Ак Барс

Качтым таш койма ачып:

Туйдым, суверенитет дип,

Казанда коймак ашап.

Казан каласы – таш кала,

Бар калага башкала,

Качсаң котылып каласың,

Качмаганнан баш кала.

Мин качтым, качтым ирекле

Булсам да бер мизгеллек,

Татар Зоопаркына

Кылмаммы, дип, изгелек.

Качканда президент та миннән

Бәхетле булмагандыр,

Сыер сауган чибәркәйнең

Чиләге тулмагандыр.

Мин качтым таш койма аша–

Иреккә күз камаша!

Читлектән котылганыма

Җаным дәрьядай таша.

Тамаша, давыл кузгалса,

Зилзиләләр кабынса,

Мин әзер идем якларга

Татар ялгыш атласа.

Мин әзер идем яшенне

Учымда кысар өчен,

Җаныма, бәгьремә җыйдым

Күк күкрәүләре көчен.

Туганнарым – Туграларым

Арасында йөрәгем.

Казандагы коллыгыммы

Минем сезгә кирәгем?

Мин качтым, ардым, талчыктым

Сагынып үз тауларым,

Каян белим ирегемне

Татарларның ауларын?!

Яшен яшьни, күк күкри,

Күкрәк тулы пошу,

Миңа һичбер ярдәмче юк:

Ни Куян, Бүре, Поши.

Яшендә, күк ишелгәндәй,

Тишелгән җан уртасы,

Аттылар арттан – төз итеп,

Мәнчелсен, дип, картасы.

Мин аларга,имеш, ерткыч,

Өзгәнмен зынҗырымны,

Аттылар,

              саттылар,

                            сыттылар

Минем иң соң җырымны.

Аллаһ куйнында шыткан мин,–

Читлектә үскән юаш;

Бу ау – миңа түгел иде,–

Гуаһы торды Кояш.

Урадылар, турадылар,

Яңгырдай яуды ядрә,

Елады Чулпан, Итилләр,

Аттила иле – Әдрән!..

Күк тыныч, йолдызлар җем-җем,

Тулган иде якты Ай;

Шул төнне,

Мин-качкын Барсны

Атып, утка яктылар.

 

***

Мең елдан соң

Мин калдырган

Татар телен таптылар…

 

III

Үлемебез–хөррият

(Егерме елдан соң)

Казан зоопаркында соңгы ак барс үлгән. Теофани исемле барс инде августта ук җан тәслим кылса да, бу хакта  хәзер генә билгеле булды.

Әле быелның февраль  ахырында гына зоопаркта Тамерлан исемле барс үлгән иде. Аны 2005 нче елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән. Хәзер менә Теофани да китте. Онкологиядән үлгән, диләр. Авыруданмы соң, әллә сагыштанмы? Республика символы булган, гербны бизәгән соңгы барсның да үлеп китүе күңелне шомландыра...

Татарстан матбугатыннан.  2017 ел, 15 декабрь.

                                                                            

Яшәү кыйбат! Бик офтанма!

Әйтмә:

“Ни кылсак та – барыбер үләргә

Бөек очраклык– туу –үзе бәхет!

Юкка, димсең, кирәк аның хакын

Бөтен гомерең буе түләргә!

Хәтта

Үлемең белән...

 

                     Равил Фәйзуллин.

 

Күпме үлмәк кирәк инде

Яшәвеңне раслар өчен!

Раслаганны дәлилләргә

Каян килсен барс көче?

Безнең гомер – керфекләрнең

Бер кагуы ише генә

Үткән юллар – бишегеңнән

Әлмисакның ишегенә

Атлап керү, дип язылган

Ләүхел-мәхфүз китабында,

Калганнары – максатында,

Аллаһ биргән аш-табында.

Ашаганда,эш кылганда,

Җилдәге җансыз кылгандай...

Кинәт шайтан өере куба

Һәммә дәрья айкалгандай,

Чайкалгандай ялгыз көймә

Өем-өем дулкынннарда,

Җан дәрьясы ташып ага

Моң-саздагы соңгы кылдан.

Әле генә ни бар нигъмәт

Хикмәти Көч кушуынча,

Тук идек – сулды рухыбыз

Ком аккандай куш учыңнан.

Ике телле Юха елан

Татарның җанын чакты,

Мәңгелек умырткадагы

Җелек читләргә акты.

Шул чакта Татар димәкли

Чаккан урынын кысып,

Җибәрделәр һәмит дөньяга

Кан катыш үтен косып,

Сосып үкенечебезне

Барслар үрә калка:

Бетте көч, сынды кылыч,–дип,–

Менә шул безнең калкан!

Саттылар, аттылар,

Сыттылар безнең җанны,

Ектылар, суктылар, сыктылар

Сыктылар безнең канны.

Без таулар, дәрья, үзәнне–

Бар җирне мәгърур гизеп,–

Ак Барслар үткән идек

Коллык чылбырын өзеп,–

Дигән мәлдә–без һәлакбез,

“Авырулардан”, имеш,

Җәлладларның бүкәненә

Башларны имәс килеш.

Анысы да, монысы да бар

Җирдән Кояшка чаклы,

Инде,

       менә,

              сәҗдә кылып,

Тәңре-Аллаһны кочыйк.

Очык бу денсез вә динсез

Калган Казан иленнән,–

Дип, менә без дә, ниһаять,

Үлеп кичтек “пленнән”.

Инде хәзер шушы төштә

Чын бәеткә урын бар:

“Татарстан” дигән Илдә

Барсларга урын тар.

“Яшим диеп яшәмәгәч,

Көям диеп көймәгәч,

Нигә яшәргә дөньяда

Сөям диеп сөймәгәч?”–

Дип алган идек түгелме

Татарга Җөмһүрият?..

 

 Барсларда – нурларның хуры,

Үлемебез – Хөррият!

Кайда безнең Аттилабыз.

Кайда Кубрат ханыбыз?!

Әйтмисезме, дәшмисезме?–

Туңды безнең каныбыз.

***

Кан моңы

Без татарлар өчен мәңгелек –

Кояш сүнгәнчегә кадәр яшәү.

Безнең өчен мәңгелек – фәкать шул!

Индус Таһиров, академик.

Сират күперен күптән кичкәннәрдер

“Теофанн” вә дә “Тамерлан”.

Күпме үлү тагын кирәк соң ул

Татар!

–Яшим! – диеп, мәңге тамырлан!

 

Вафат булган Барсларның кушаматы.

Нигә алдыгыз Туграга

Без мәңгелек җаннарны?

Терсәгезне тешләрсез

Дип:

–Аннары, аннары...

Аккан сулар кире акмый,

Ә каннар – бигрәк тә.

Мөхәммәт Пәйгамбәрле Барс

Учта, җанда, йөрәктә.

Җырлый-җырлый шәһит киттек

Җәсәдләрне күмгәндә,

Мөхәммәт белән Иисус

Әлмисак күрмәгәндә.

Әлмисак – янәшәдә ул:

Безсез Сез яшәгәндә,

Барс рухлы Татар сүзе

Һәр яшен яшьнәгәндә!

 

 

                                     ***

Без китәбез, сез каласыз, дип җырлармын,

 Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

                                                         Габдулла  Тукай.

 

Алда гомер бардыр-барын,

Сагындыра...

                    ...узасың.

Күрерсез, шаһит булырсыз,

Без Барслар бузасын!

Гөлчәчәкләргә күмәрсез

Ак Барслар нужасын,

Өмет итмәгез мәңгелек

Корьән-Кәрим тузасын.

Татар үз мәңгелегеннән

Ана телсез узасын.

Барс табар халык хакына

Тукай

          белән

                     Мусасын.

Сизегез, белегез, кичегез

Безнең дөнья сусавын!

Әй лә яшәп күрсәттек соң,

Юлыбыз – Киек казлар,

Үлгәннәр – гүрләребездә,

Исәннәр азлар,

                        азлар...

Калганын Аллаһ назлар.

... Алда – көтәсе Язлар.

Пәйгамбәребез сүрәсен,

Аятләр алып Иманга,

Без – Барслар, суккан сөлге

Бәйләп, барабыз алга.

Тик гел алга!

Ис китмәстән ялган- яманга,–

Әләмебез яшелгә манган,

Яшел яфрак саен кан тамган ла,

Тамчы-тамчы канда моң калган.

Каберебездә үсәрдер бер кылган…

 

Без Барслар идек,

                     Ап-пак Барслар!

Фани белән бакыйлыктабызны

Җан сакчыбыз туграбыз раслар.

                                             2018