Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ачык хат

Әссәләмәгаләйкем, Айдар хаҗи!

         Былтыргы күчтәнәчеңне быел алдым. Рәхмәт! “Шушы кырлар, шушы тугайларда” дигән китабың өчен. Прозаик Айдар Хәлим белән шагыйрь Айдар Хәлим ярыша-ярыша иҗат итәләр. Афәрин!

         Гадәттә, тәнкыйтьчеләр шагырь иҗатына бәя биргәндә автор күтәргән темаларны санап чыгалар. Туган халкы, туган җир, мәхәббәт... Мин тәнкыйтьче түгел. Ритм-рифмаларга, эпитетларга тукталып тормыйм. Әйтик, чәчәкнең исен сүзләр белән биреп була мени?! Чәчәкнең үзен күрергә, аны иснәп карарга кирәк. Татар тотмый ышанмый ич. Шуңа күрә шигырьне дә тотып карарга, ягъни укып карарга кирәк.

         Мин дә укып чыктым китабыңны. Һәм бер мәртәбә генә дә түгел. Гадәтем шундый. Ошаган әйберләрне кайта-кайта, кат-кат укыйм, шулай ләззәтле минутлар кичерәм.

          Автор нәрсә турында яза? Урыста “Каков ты велик, человек; каков ты низок, человек!” дигән афоризм бар. Син менә нәкъ шул турыда язасың. Аннары шигырьне шигырь иткән метафораларың. Без бит, гадәттә, халык иҗатындагы, классик шагыйрьләр иҗатындагы метафораларга күнеккәнбез.  Алар безгә таныш, нык аңлашыла. Ә менә синең метафораларыңның күбесе – үзеңнекеләр, яңалар. Шуңа да алар укучыны сискәндерә, хәтта кайберләре аңлашылып та җитми. Монда инде укучыга зиһенен эшләтергә туры килә. Кеше чәйнәп каптырганга караганда үзең чәйнәп йотуга ни җитә!

         Әйткәч әйтим инде. Шигырьләрең генә түгел, проза әсәрләрең дә, гомумән, бөтен иҗатың бездәге бөтен премияләргә лаек, димәк, син халык әдибе исеменә лаексың.

         Сиңа сәламәтлек телим. Язасыларың күп әле…