УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Роберт МИҢНУЛЛИН
Күтәреп кенә йөрткәннәр
Язучылар сөйләшеп утыра. Шунда кайсыдыр, сүз иярә сүз чыгып, Мөдәррис
Әгъләмовның башкорт телендә китабы чыгуы, аның үзенең шул уңайдан Уфага барып
кайтуы турында хәбәр җиткерә.
Әлеге хәбәрне Галимҗан Гыйльман эләктереп ала:
– Әйе-әйе, хәбәре килеп җитте. Уфада Мөдәррисне күтәреп кенә йөрткәннәр.
Шунда Роберт Миңнуллин мыек астыннан гына елмаеп әйтеп куя:
– Булыр-булыр, башкортлар бик кунакчыл халык бит. Алар башта кунакны аяктан
екканчы сыйлыйлар да аннары үзләре үк күтәреп йөрергә мәҗбүр булалар.
Концерттан соң
Эстрада концертыннан соң бер төркем депутатлар фикер алышып утыра. Бер яшь
җырчы турында да сүз чыга:
– Ну киенеп тә куйган, әй!
– Амазонкалар кебек!
– Кыйммәтле кием икәне әллә каян күренеп тора!
– Кайсыдыр спонсор киендерәдер инде аны?
Роберт Миңнуллин боларны тыңлап тора да бик белдекле кыяфәт белән:
– Кем чишендерә, шул киендерә инде аны, егетләр! – дип, сүзгә нокта куя.
Ике кешелек бүлмә
Язучылар «Татарстан» поездында Мәскәүгә язучылар съездына китеп баралар.
Купелар шау-шудан, мәзәкләрдән, уен-көлкедән гөр килеп тора. Мәскәүдә әйбәтләп
каршы алачаклар. «Россия» кунакханәсендәге урыннар да билгеле, ике кешелек
бүлмәләргә кем белән кем керәсе дә мәгълүм. Атаклы Мөхәммәт Мәһдиев белән
яшь тәнкыйтьче Мансур Вәлиев бер бүлмәгә туры килгәннәр. Студент кызларны
яратучы Мәһдинең матур гадәтләрен яхшы белгәнгә күрә, барысы да Мансурдан көлә
башлыйлар.
– Ну эләккәнсең, Мансур!
– Да, сиңа не повезло!
– Сиңа коридорда йокларга туры киләчәк инде!
Мәһди – канәгать, Мансур дәшми генә тыңлап бара...
Язучылар кунакханәгә килеп урнашалар, съезд эшендә катнашалар. Арып-талып
кайткач, бәйрәм итәргә дә өлгерәләр.
Кич белән бик соңлап кына язучылар коридорда Мәһдине очраталар.
– Нигә кереп ятмыйсың, Мөхәммәт, соң бит инде?
– Бик ятар идем дә, бүлмәгә керә алмый йөрим. Мансур – сабакы малай – кем
беләндер кереп бикләнгән бугай, ачмый да ачмый. Мондый гадәте барлыгын белсәм,
мин аның белән бергә керми дә идем. Сез дә әйтмәдегез...
Икенче көнне дә шул ук хәл кабатлана.
– Нигә кереп ятмыйсың, Мөхәммәт абый, соң бит инде?
– Бик кереп ятар идем дә, бүлмәгә кереп булмый. Мансур – сабакы малай – бүген
дә кем беләндер кереп бикләнгән бугай, ачмый да ачмый... Мондый гадәте барлыгын
белсәм, мин аның белән бергә керми дә идем. Сез дә әйтмәдегез.
Шушы вакыйгадан соң Мансур Вәлиев белән Мөхәммәт Мәһдиев командировкалар
вакытында бервакытта да бер бүлмәгә кермәгәннәр.
Тәңгәлләштерү
Радиодан халык депутаты Разил Вәлиев сөйли. Сорауларга җаваплар бирә:
– Әйе, без Конституциябезне дә, законнарыбызны да Россиянеке белән
тәңгәлләштереп бетердек. Суверенлыгыбыздан берни дә калмады...
Шуннан соң Р.Вәлиев сүзләренә язылган «Ватаным» исемле җыр яңгырый...
Ярый әле җырларны, шигырьләрне тәңгәлләштерергә кушмыйлар. Югыйсә бик
күп шигырьләрне үзгәртеп язарга туры килер иде.
К.ШӘЛЕ
Штрафниклар
«Казан утлары» журналында «планёрка» башланырга тора. Тынлыкны, гадәттәгечә,
Камил Кәримов боза:
– Әгерҗегә – авыл бәйрәменә бардык. Кайтып, машинаны куярга өлгермәдем,
ГАИдан хат килеп төште.
Көр күгәрчен гөрелдәвен хәтерләткән көлемсерәү белән, Фирүзә Җамалетдинова
сүзгә кушыла:
– Һи, Камил абый, машина нәрсә ул, менә Газинур Морат җәяү йөреп тә бер көндә
ике штраф түләде.
Баш мөхәррир Рөстәм Галиуллин, нәтиҗә ясарга теләгәндәй, өстәп куя:
– Штраф түләмәскә Ркаил Зәйдулладан өйрәнегез. Җәяүлеләр сукмагыннан
чыкмаган өчен, патруль сержанты протокол тутыра башлый. «Исемең ничек?»кә:
«Гомәр, – ди. – Фамилиям – Бәширов». Әтисенең исемен сорагач, Ркаил агай Гомәр
Бәшировның отчествосын искә төшерә алмый да: «Атамны сатмыйм!» – ди.
Өч көннән Язучылар берлегенә – Гомәр Бәшировка мең сум штраф килеп төшә. Әллә
кайчан арабыздан киткән Гомәр Бәшировка штраф түләтмәс өчен, идарәдә бәхәс туа.
Рамил ХАННАНОВ
Нуриев песиләре
Юлында очраган һәр кызга көлтә-көлтә чәчәк бүләк итеп йөрүче Вакыйф
Нуриевның көннәрдән бер көнне ике әнкә песие чирләп китә (күрәсең көнләшүдәндер
инде, алар да хатын-кыз җенесеннән бит!). Берсен ветеринарлар җиде меңгә дәвалый,
ә икенчесенә, гомумән, операция ясатырга туры килә. Әлеге хикмәтле процедура
унбер меңгә баса.
Шулай итеп, койрыкнисалар аркасында Казанның күпме кызы хушисле чәчәк
бәйләменнән мәхрүм кала.
Вакыйф Нуриев Казан кызларына карата бу кадәр юмарт кыланмаса, песиләрнең
әле чит ил клиникаларында дәваланырга да мөмкинлеге зур иде...