Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОЯСЫ КИЛӘ ЯҢГЫР ТАМЧЫСЫН...

Юлчы килгән
Юл тузанына күмелеп,
Юлчы килгән – каршы ал!
Икмәк куй да алларына,
Самавырга күмер сал.
Тормыш юллары, дип юкка
Әйтмидер инде халык.
Юлга ашыгып чыкмыйк без
Һәм чыкмыйк соңга калып.
Юлга ашкына йөрәкләр,
Өметле күзләр – юлда.
Күктә – кояш! Хәерле юл
Телидер безгә ул да...


Яшисе килә
Күрәсе килә таңнар атуын,
Иртән офыктан кояш калкуын,
Чишмәләрнең дә челтерәп агуын,
Кичке шәфәкъны – кояш баюын.
Тыңлыйсы килә кошлар сайравын,
Яфракларның да җилдә шаулавын.
Кояш нурларын, суның салкынын,
Тоясы килә яңгыр тамчысын –
Барысын!
Яшисе килә! Бары яшисе!

Өмет
Суык өткән яфракларын,
Тамырлар... исән әле.
Өметләнәм: гөлкәйләрем
Яңарып үсәр әле,
Чәчәкләр атар әле.
Күңелләрдә яшәү көче,
Мәхәббәттән яну хисе
Яңарып кайтыр әле.


Җибәрмим!
Китәм, дисең. Көчем бетте,
Көрәшә алмыйм, дисең.
Минем дә синнән калмыйча
Китәсемне белмисең.
Алда булыр, киләчәктә,
Ямьле, назлы гомерләр.
Сыкранулар калыр артта,
Килер кояшлы көннәр!
Юк, җибәрмим!..


Җилгә
Ишегемне җил кага,
Тәрәзәмә сугыла...
Нинди хәбәр алып килгән,
Кайда йөргән, ни күргән?..
Шомландырма йөрәгемне,
Тәрәзәмне дә какма.
Хәбәреңне тә тыңламыйм,
Кире кит килгән якка.
Какма әле, җил, тәрәзәмне...

Давыл
Көчле җил...
Актара тамырдан –
Авадыр агачлар.
Түбәләр каера.
Ватыла, ишелә
Диварлар.
И кеше,
Никадәр тырышып,
Тырмашып көрәш тә...
Барыбер табигать көчлерәк.
Ә кеше
Кырдагы бер башак
Төслерәк...


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.