Логотип Казан Утлары
Хикәя

Татлы гыйшык җимеше (хикәя)

Ай бу гыйшык хәлләре! Нигә ул гөлбакчаларда сандугач сайрауларын тыңлап, кочаклашып үбешүдән генә тормый икән? Каян килә газаплану, әрнү, үкенечләр?

Әйләнеп үтеп тә булмый бит ичмасам, кирәкме-кирәк түгелме, яшьлегеңдә гыйшык сине таба, йөрәгеңә ут булып каба. Зәрияне дә яндырды, көйдерде, көл итте бу афәт.

Урта мәктәпне тәмамлагач, институтка документларын биреп караган иде дә керә алмады. Авылда сыер савучы булып эшләде, аннары шәһәргә китеп барды. Соңрак, ник киттең, дип сораганнарга, гомеремне абзарда үткәрәсем килмәде, дип җавап бирә торган иде. Очраган бер кешегә йөрәгеңне ачып, андагы төзәлмәс яраны күрсәтеп булмый бит инде! Ә яраны яшьли сөйгән яр ясады, җырларда җырланган, кыйссаларда нурга төреп тасвирланган беренче мәхәббәт аны ялкын теледәй булып ялмады.

Сөю учагы, күпләргә хас булганча, мәктәптә укыганда кабынды. Авылда балаларның саны кимеп барган чак, яңа мәктәптә класслар яртылаш буш иде. Аларның сыйныфында сигез укучы – биш кыз, өч малай. Нәфкать шул өчнең иң кәттәсе иде. Муен текә, баш югары, ияк чыгынкы, туры кашлар астыннан соры күзләр кистереп карый. Гомумән, ул үзен егетләрчә тота, һәрхәлдә Зәриягә шулай тоела иде. Гашыйк булыр чак җиткән, табигать шуны таләп итә, Нәфкатьтән узып кемне сөясең? Дөрес, малай тәнәфесләрдә командир булса да, дәресләрдә мыштым утыра, укытучыларның соравына чәчрәп торып җавап бирми иде. Мәктәпне тәмамлагач, кая да булса укырга керергә ашкынмады, колхозда калды, механизатор булды. «К-700»ы белән урамны дер селкетеп узса, Зәриянең йөрәге дөпелдәп тибүгә чыдарлык булмый иде. Шундый биектә утыра, шундый кодрәтле булып күренә иде егет аның күзенә... Нәрсәсе бар инде югыйсә? Авылда егетләрнең күбесе тракторда-комбайнда эшли. Гадәти һөнәр алар өчен!

Егетнең борынына күптән ис кергән, Зәриянең мөлдерәп караганын шундук сизеп алды. Һәм, табигатенә хас гадәтенчә, малайларга гына түгел, аңа да баш булды. Клубтан кайтканда озатып куйгалый. Тик назлы сүзләр сөйләп, нечкәләп маташмый. Кочаклап үбә дә шуның белән вәссәлам.

Кызганычка каршы, Зәрия класстагы биш кыз арасында беренче түгел иде шул. Уку ягыннан да, чибәрлек ягыннан да. Көзгегә күз салса, бөтенләй күңеле төшә. Болай караганда кешедән ким җире дә юк үзе: уртача буй, нык бәдән. Томрап торган түгәрәк битендә бетчә-фәлән дә, калкып торган миң дә юк. Тик менә борын! Каян килгәндер, кайсы әби-бабасы мирас итеп калдыргандыр аңа шундыйны! Уртада бөкресен чыгарып дигәндәй калкып тора, ирен өстенә таба очлаеп, сузылып килә. Борын яфраклары икесе ике киңлектә. Шул сәбәпле, кызның алтынсу керфекләре арасыннан мөлдерәп караган зәңгәр күзләрен дә, тулышып торган иреннәрен дә, тыгыз ак тешләрен дә күрмиләр. Шул борын аркасында аңа «Торма» кушаматы тактылар. Аңа «ачы» сүзен өстәделәр. «Ачы торма» дип аны беренче булып шул Нәфкать атады да бугай инде.

Торма начар нәрсә түгел дә бит үзе, әмма кыз балага аны ишетү рәхәтме? Җитмәсә бу кушамат бик ябышып та тора, чөнки гәүдәсе тулы, тыгыз. Кайсы кызның шундый буласы килсен! Җырларда, китапларда биле кушучка сыярлык кызларны мактыйлар, торма-шалкан кебекләрне түгел!

Нәфкать авылдагы егетләрнең иң кәттәсе булса да, иң мактаулысы түгел иде. Үзсүзле, башбирмәс, бик иртә тәмәкегә ияләште, салгалаганы да сизелә. Күзеңне ачыбрак карасаң, акыл белән уйласаң, аңа күз салырга кирәкми иде дә бит. Гыйшык акылны җиңә шул! Нәфкать никадәр өстәнрәк караса, Зәриянең башы шулкадәр түбәнрәк иелде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел алар әйле-шәйле очраштыргалап йөрделәр. Инде авылда, болар йөриләр, дигән сүз дә таралып, Нәфкатьнең әнисе Саҗидә моңа бик канәгать икәнен сиздереп куйгалый иде.

– Ими баласы чакта ук колакларын тешләштеләр! Без аларны кайчакта бер арбага сала идек, – дип көлеп сөйли иде.

Икенче көзне Нәфкатьне армиягә алдылар. Солдатка китәр алдыннан кунак җыеп, үзенә бер бәйрәм ясыйлар бит инде. Саҗидә табынга улының классташларын да чакырды.

Зәриянең башын томан сарган иде, ризыкның тәмен тоймады, сүзләрнең мәгънәсен аңламады, йөрәге бер сүзне кабатлап тибә иде: «ки-тә, ки-тә, ки-тә». Ашны-бәлешне ашап, чәй эчкәннән соң таралыша башладылар. Зәрия соңгы кеше булып калганын үзе дә сизмәде. Моның бер гаҗәбе дә юк – башкалар аның хәлен сизеп, күреп торалар, кайсы-берсе мәгънәле елмаеп, башын чайкап куя иде. Ә Зәриядә кеше кайгысы идемени соң! Баш селкүләре генә түгел, үзләре дә күзгә күренми иде!

Нәфкать капка төбенә кунакларны озата чыкты. Егетләр тәмәке кабызып җибәрде, Нәфкатьнең иңнәреннән кагып, андый чакта әйтелә торган изге теләкләрен әйттеләр. Зәрия исә тоткарланды, егет кире кергәндә, ул ишектән чыгып кына килә иде әле. Табигый ки, Нәфкать аны озата китте.

Шыксыз төн иде, күкне болыт каплаган, күшектергеч ачы җил исә. Егет кеше кыз баланы ачы җилдән ышыкламый димени? Нәфкать курткасының изүен ычкындырды, Зәриянең иңенә кайнар кулын салды, бөтен тәнен сары майдай эреткәндәй итте. Тик менә юл гына бик кыска булды, кайтып җиткәннәрен дә сизмәделәр. Аларның өе тыкрык кырыенда, ә тыкрыкта печән кибәне. Нәфкать шул кибән турында туктап калды да, Зәрияне кысып кочаклап, шашып-шашып үбәргә кереште. Аһ, нинди татлы иде аның иреннәре, хәмер катыш тәмәке исе дә хушбуй булып тоелды!

Калганын тәфсилләп сөйләп тормасаң да буладыр. Хисләр ялкыны уйларны көйдергән, тән пешеп изрәгән. Салкын сүзләр белән аңлатырлык түгел, үзе кичергән кеше генә белә. Аның шунысы да бар бит әле: бу – соңгы кич, ике ел буе күрешү мөмкин булмаячак. Зәриянең исә аны үзенә беркетәсе килде... Печән кибәне генә серне сакласын иде.

Печәннең теле юк, гайбәт таратмас. Серне Зәрия үзе, дөресрәге тәне саклый алмады. Ай ярымнан аның күңеле уйнаклый башлады. Баштарак, аш ачыган булган, күрәсең, эремчекнең тәме киткән кебек иде, дип үзен юатырга тырышты. Әмма тора-бара аңлады: сәбәп ризыкта түгел, печән кибәнендә кичергән ләззәттә иде... Ата-анаңа хурлык, күрше-күләннән оят. Их, шул тыкрыкта, аулакта тагын очрашсаң иде... Сөйгән ярыңның саллы, үзенә бер исерткеч хуш ис килеп торган җылы курткасына төренеп, башыңны таза күкрәгенә салсаң иде... Татлы күз яшьләреңә уралып, сереңне ачсаң иде!..

Аралар бигрәк ерагайды шул, йөгереп кенә барып җитәрлек түгел! Хәлеңне аңлатырга бердәнбер чара – хатлар гына кала...

Байкал күле артыннан килде аның беренче хаты. Сүзгә осталыгы юк, «службага күнегәбез инде, дуслар да табыла» кебектән узмаган. Дүрт-биш хаты атна саен килеп торды, аннары сирәгәеп китте. Беркөнне Саҗидә Зәрияне урамда очратып, авызын ерып: «Нәфкатьнең хатлары килеп торадыр бит? – дип сорады. – Җавабыңда бездән дә сәлам кыстырып куй, нишләптер сирәк яза», – диде. Кызарынып башын иде Зәрия, дәшмәде. Сөйгән егете турында аның анасы белән урам уртасында авыз күтәреп гәп сатып торырлык кыю түгел иде ул. «Корсакка уздым бугай мин», – дисенме әллә тагын! «Миңа да сирәк яза башлады әле Нәфкать...» – дип тә зарланып булмый...

Кайсы гына егетнең анасыннан мондый очракта ярдәм көтеп буладыр... Әнисе нәрсә, егетнең үзеннән дә кызгану, мәрхәмәт өмет итеп булмас шикелле. Һәрхәлдә соңгы хатында, Зәриянең үз хәлен аңлатырга тырышып язганына каршы бер генә җөмлә бар иде. «Очрашкач сөйләшербез», – дигән. Кайчан очрашкач?.. Ул хезмәтен тәмамлап кайткачмы? Тагын бер ел да ун ай үткәчме? Аңарчы бит... аңарчы Зәриянең башы бетәчәк! Бу хәлен атасы белеп алсамы? Әллә соң поездга утырып, янына үзең барыргамы? Буага килеп туктаган поездларның берәрсе ала да китә!

Ләкин... бу хәлеңдә ничек барасың? Билетына каян акча табасың?.. Көтеп тә булмый, очрашып киңәшергә мөмкинлек тә юк. Бары бер нәрсә ап-ачык: ничек тә булса тиз арада өйдән чыгып китәргә кирәк!..

Зәрия анасына, бер-ике көнгә Казанга барып кайтам әле, диде. Гомеремне абзарда үткәрмәм бит инде, рәтлерәк эш табып булмас микән, дип күптәннән әйткәләп килә иде, шунлыктан кызының мондый нияте ана кешегә сәер тоелмады. Казанда туган-тумача, таныш-белешләр бар. Берничәсен күздән үткәргәннән соң, туп-туры барып керер өчен Резидә кулай булыр, дигән фикергә килделәр. Туган ук булмаса да, кодача. Ике бүлмәле фатирда ялгызы яши, гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән, пенсия яшенә җиткәч тә эшен ташламаган. Сирәк күрешәләр күрешүен, алай да очрашканда бик ачык сөйләшә, кунакка чакыра. Бу җәйдә дә Сабан туена кайткан иде, Зәрияләргә кереп чәй эчеп чыкты, тагын бер тапкыр адресын язып бирде.

...Казанга ике генә сәгатьлек юл, тик бу баруда ул бик озын тоелды. Авылдан ярты сәгать калтырча автобуста селкенеп барганда, Зәриянең эче актарылып чыккандай булды... Менә шунда аңлады инде ул, юл азабы – гүр газабы, дигәннең асыл мәгънәсен. Аңарчы әле сирәк-мирәк коскалап алуларны берәүгә дә сиздерми генә үткәреп җибәреп була иде. Ә бу юлы тимер юл вокзалында кассага чират тору да газапка әйләнде. Ул билет алып, эскәмиядә миңгерәп утыра иде, янәшәсенә көньяк кешесе килеп урнашты да, зур төргәк чишеп, эре помидорлар, кыяр, суган, ипи, ит таратып ташлады һәм тәмләп ашый башлады. Зәриягә карап елмайды: «Угощайтесь!» Зәрия укшып урыныннан кузгалды.

Юлга чыгу булмады, чиргә чуму булды бу. Аңарчы Зәрия белми дә иде вагонның шушы хәтле чайкалганын. Янәшәсендә утырган олы яшьтәге хатын, кыяфәтенә караганда чуваш апасы, аны кызганып: «Мондый чакта юл йөрүләр читен шул инде-е!.. – диде сузып. – Син менә болай ит: поезддан төшүгә үк, тозлы кыяр сатып алып кап. Мин үзем гел тозлы кыяр белән кабыклы бәрәңгедән җиңеллек таба идем». Зәрия башын читкә борды: «Бу хәлемдә кире авылга кайту юк миңа...» – дигән уй телде бәгырьне. Күршесе исә ничек тә аңа ярдәм итәргә тырыша иде. «Син менә моны ал әле, кирәге чыгар, – дип иелеп, идәндәге олы кара сумкасыннан ярты литрлы буш пыяла банка чыгарды. – Тозлы кыярның суын сорап алырсың». 

Казанга килеп җиткәндә, Зәриянең бер хәле дә калмаган иде. Ул инде авыз читен сөртеп өлгерә алмый, иреннәренә ярты литрлы банка терәгән иде. «Моңа берәр чара булырга тиеш бит! Даруы бардыр!» – дигән уй баштан китмәде. Вокзалда халык күп, медпункт янында озын чират. Ишектән ак халатлы бер хатын килеп чыкты да, Зәрия каршысында туктап: «Токсикоз?» – дип сорады. Зәрия, «әйе» дигәнне белдереп, баш какты. «Өеңә кайт!» – диде хатын. «Кайтып җитә алмам! Хәлем авыр»... – диде Зәрия. «Җитәрсе-е-ең!» – дип сузды хатын һәм, аны әйләнеп узып, үз юлы белән китеп барды.

Ишектән эчкә керсәң дә, шуны әйтәчәкләре көн кебек ачык иде. Вокзал халкы төрле яктан ышкылып, шул ук вакытта аның дөньяда барлыгын да сизмәгәндәй, тулгануында иде. Шушы халык арасында Зәрия берьялгызы калганлыгын тойды. Кемдер аңа ярдәм итәргә теләсә дә, булдыра алмаячак! Шунда Зәриянең бәгырен телеп, Нәфкатьнең хатындагы: «Очрашкач сөйләшербез», – дигән сүзләр искә төште. Ничек очрашасың аның белән? Ярый, ничек тә булса юлга акча юнәттең, ди. Зәрия Буа–Казан арасында шулхәтле интекте, тәүлекләр буе вагонда чайкалуга түзә алыр микән? Ярый, үлем хәленә җитеп булса да барып төштең, ди. Ярый, Нәфкатьне эзләп таптың, ди. Нишли ала ул? Зәриянең укшуын туктата алмый – андый дару юк, рисвайлыктан коткара алмый – андый чара юк... Дөрес, язылышсалар, хәл бөтенләй башкача булыр иде. ЗАГС дигәннәре анда да бардыр. Солдат кешегә тиз арада моны эшләү мөмкин микән? Аннан да бигрәк, егетнең теләге булырмы соң? «Сөйләшербез», дигәне әле ул «өйләнешербез» дигән сүз түгел... Резидә түтәйнең ишеге бикле иде, шактый вакыт биек тупыл астындагы эскәмиядә көтеп утырырга туры килде. Караңгы төште, багана башларында утлар кабынды. Ярый, Зәриянең курткасы җылы, капюшоны да бар, баш өстенә тартып куйгач, утлар яктысыннан ышыклый... Баш иелгән, күңел тулган... Нишләргә? Нәфкатькә бару юлларын куе томан каплаган... Авылга кайту мөмкин түгел... Нәрсә аркасында?.. Карынындагы төер хәтле генә яралгы аркасында бит... Анысы да Нәфкатьнең нибары бер тапкыр кочагына алып, печән кибәнендә аунатып иркәләве аркасында... Никләр туктады икән Зәрия ул кибән янында?.. Башыңа мондый гамьнәр төшкәч, ләззәт кичергән минутлар онытыла, мәхәббәт ялкыны да сүрелә икән. Нәфкатьне сагыну хисен чарасызлык басып китте... Хәер, бар бит бер чарасы... Карындагы төердән котылырга гына кирәк... Врачлар, беренче баланы төшерергә ярамый, дип куркыталар икән куркытуын да, һәр очракта да алай булмый, диләр бит. Нишләп әле бөтен бәхетсезлек Зәриягә генә килергә тиеш? Ачы җил кочагында әледән-әле банкага укшып утырганда, ул шулай уйлады. Аның нияте турында ишеткәч, Резидә ачуланыр, бәлки. Мондый очракта яшисен яшәгән түтәйләрнең ни әйтәсе билгеле: «Анаң әйтмәдемени, башыңны сакла, дип!» Әйтте, әйтмәгән кая! Аңа халыкның шаян сүзен дә өстәде: «Башымны саклаган идем – печәнгә тыккан идем, дигән, ди корсакка узган бер кыз». Мисалы да күз алдында иде: Түбән очның Илзирәсе Ульяннан ирсез килеш көмәнле булып кайткан да, аның, корсагын бүлтәйтеп, урамнан узып барганын тәрәзәдән күреп алгач, Зәриягә әнисе: «Күр әнә, зина үзе балдан татлы, исе нәҗестән сасы, дип шундыйларга әйтәләр», – дигән иде. Чыннан да, битен тимгел баскан, бәдәне юанайган кыз ифрат кыяфәтсез күренгән иде ул чакта... Резидә түтәй алай ук каты бәрелмәс, бәлки, тупас сүз әйтмәс... Әмма хупламас та инде. Хәлгә керергә тырышса да, хафаланыр, беренче баланы төшерергә ярамый, дип, гадәти сүзләр сөйләп куркытыр. Әмма Зәрия һәммәсенә түзәр. Теләсә нәрсә дисен, тик ярдәменнән генә ташламасын! Озак яшәгән, тәҗрибәсе зур, мондый хәлләрне күп күргәндер... Багана башыннан төшкән яктылык түгәрәгенә кергән Резидәне ул ерактан ук күрде: кызгылт-сары курткасыннан, җыйнак гәүдәсеннән, җиңел адымнарыннан. Йөзен күрмәсәң, нинди кыз диярсең! Олы сумка күтәреп каршына атлаган Зәрияне күрүгә, кояш кебек балкыды, кочаклап алды... Өченче катка менгәч, сумкасын актарып, ачкычын эзләгәндә, кунак кызның кых-кых килүен сизеп:

– Салкын тидердеңме әллә? – дип сорады.

– Юк... Болай гына... Резидә маңгаена сибелгән сары бөдрәләре астыннан аңа кистереп карады. Ишекне ачып, бусагадан атлагач, тагын кистереп күз сирпеп алды.

– Син чишен, кулларыңны ю, – диде.

– Хәзер ашап алырбыз. Ачыккансыңдыр. – Рәхмәт, ашыйсым килми...

– Болай итик әле без: кабыклы бәрәңге пешерик. Тозлы кыярым да бар...

...Чыннан да, тозлы кыяр хәл кертә икән, күңел болгануы басылып киткәндәй булды, тел җиңелрәк әйләнә башлады. Зәриянең мәсьәләне тизрәк хәл итәсе килә иде.

Резидә:

– Казанда нинди йомышларың бар? – дип сорауга, суга чумгандай тәвәккәлләп:

– Туры сиңа килдем, Резидә апа, – диде.

– Бөтен өметем синдә. Аның шар ачык күзләреннән ике яшь тамчысы, керфекләренә эленеп, лампа яктысында җемелдәде.

– Нинди ярдәм кирәк соң сиңа? – дип сорады Резидә, карашын төшереп. Эшнең нәрсәдә икәнен чамалаган иде инде ул.

– Больниска кереп чыгарга кирәк миңа...

«Кай төшең авырта», дип сорамады Резидә. Зәриянең әлегә яссы корсагына күз сирпеп алды да, тагын аска карап:

– Анаң беләме? – дип сорады.

– Әйтсәм, башны бетерә... Әти белеп алса... үтерә...

– Ә егетең ни ди соң? Ник язылышмыйсыз?

– Армиядә бит ул! – диде Зәрия, өзелеп.

– Байкал күленең аръягында.

– Хат алышасыздыр бит?

– Язган идем...

– Соң?

– Очрашкач сөйләшербез, дигән җавабы килде...

Резидә, өстәлдәге савыт-сабаны тегеләй-болай шудыргалап, шактый гына вакыт тынып торды. Аннары тирән сулап, аска караган килеш тавышын сүрелдереп, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды:

– Сөенәм, мин кайткач өйләнешербез, дигән сүзе юк инде алайса... Син аңа рәнҗемә, – диде, тагын бераз уйланып утырганнан соң.

– Егет кешенең бит аның күңеле болганмый, корсагы бүлтәйми. Гамьнәре башкада. Армия хезмәте солдатны иләп киптерә, бөтенләй икенче кеше итә. Йөргән кызыннан: «Мин корсаклы», – дигән хат килеп төшкәч, нишли дисең инде син аны? Зәрия дәшмәгәч, апакай сүзен дәвам итте:

– Кем беләндер киңәшәсе, эчен бушатасы килә аның. Казармадагы егетләр арасыннан дус күренгән берәрсенә серен чишә ул. Ә теге нәрсә ди? Зәрия, аптыраганын белдереп, җилкәләрен сикертеп куйды: күз күрмәгән адәмнең ни әйтерен каян беләсең? Резидә, ачы көлемсерәп, башын чайкады.

– Егетләрдә көнчелек көчле, бик шикчән бит алар. Икеләнә-микеләнә башлыйлар. «Син монда, ул авылыңда, нишләп йөргәнен каян беләсең? Капкасыннан бүтәннәр керми микән? Син аны ачык калдыргансың бит!» – дибрәк сөйләнәләр алар. Күңеленә шик корты салалар. Зәриянең күзләре шар ачылды, бит очлары пешеп чыкты.

– Нәфкать алай уйламас! – диде, кадак каккандай каты итеп.

– Минем беренчем бит ул!

– Ә егетләр, беренче артыннан икенчесе тиз килә, дип уйлый. «Күрше кызы ирдән кайткан, бар да безнең бәхеттән» дигән такмакны ишеткәнең бармы?

– Мин андый түгел! – диде Зәрия.

– Андагы солдатлар сине белми бит, гомуми фикер йөртә. Күргән булды инде андыйларны. Кыз өендә елап ята, егет җәһәннәм артында тәҗрибәле дуслары белән киңәшеп йөри. «Хатларыңа сүзләреңне үлчәп яз, киләчәгеңне уйла. Армиядән кайтуыңа бала табып куеп, йә өйләнәсең, йә алимент түлисең дисә, нишләрсең!» – ди алар. «Очрашкач сөйләшербез», диюе дә шулар киңәше беләндер. «Ялгыш сүз ычкындырсаң, хатларыңны күтәреп, бу баланың атасы шушы бит инде, дип судка бармагае! Кызлар андыйга оста! Тегермән ташыдай бурыч асып куярлар муеныңа-а. Унсигез елга!» Котын алырлар егетеңнең... Сине үлеп яратса, кеше сүзенә карамас иде дә бит... Нишләп соң ул киткәнче өйләнмәде?

– Вакыт калмаган иде...

– Ә монысына вакыт табылган бит әнә... Өстенә кайнар су коелгандай җебеп төшкән Зәрия бу сүзләрдән кинәт айныгандай сынын турайтты, күзләрен мөлдерәтеп, инәлеп карады:

– Коткар мине, Резидә апа! Соң түгел бит әле, ай ярымлык кына. Ул бит... ул... әлегә бер төер генә... Аннан котылмасам, яшәү юк миңа!..

– Чәең суынгандыр, кая, кайнарлап килим әле, – дип, урыныннан торды Резидә. Чәйнеген күтәреп, кухня ягына чыгып китте дә, анда озак юанган кебек тоелды. Кире кергәндә, йөзе дә, тавышы да тыныч иде.

– Минут эчендә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, – диде.

– Син юлдан килгән кеше, аргансыңдыр. Хәзер тагын берәр чынаяк эчеп алыйк та, шул утырган диваныңа урын җәеп бирермен. Бер төймә лимон кислотасы эчеп куйсаң, әйбәт булыр. Иртән күз күрер. «Борчылма, ярдәм итәрмен», – димәде... Зәриянең күңелендә ризасызлык туды, тик бәхәскә кереп булмый, түзәргә генә кала! Диванга ятып, утларны сүндергәч: «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дигәннәре дөрес шул», – дип уйлады ул...

Хәлбуки, ул бер дә дөрес уйламады. Резидә аның хәлен бик яхшы аңлый, чөнки... нәкъ шундый хәлләр яшьлегендә аның да башыннан узган иде...
...Кече бүлмәдәге караватына кереп яткач, тәрәзәнең челтәрле пәрдәсе аша урам баганасыннан төшкән яктылыкка карап, авыр уйлар өермәсендә бөтерелде ул... Катырак бәрелде бугай ла бүген бу бәхетсез кызга! Йомшартыбрак әйтсәң дә була иде. Ләкин ул Зәриянең гаме турында түгел, үзенең үкенечләре турында сөйләде бит – хәтерендә тулып шешкән чуанын ярып җибәргәндәй итте... Ничектер шулай килеп чыкты, үз вакытында парын табып, оя кора алмады ул. Моңа, беренчедән, артык тыйнак, хәтта йомыкый табигате сәбәп булса, икенчедән, әнисе комачаулады.
Уңган, актив кеше иде Гайшә, районның профсоюз оешмасында эшләде. Резидәнең әтисе заводта цех җитәкчесе, һич уйламаганда, фаҗигагә юлыкты. Иртән тәмләп ашап-эчеп, шимбә өмәсенә чыгып киткән иде.
Завод ишегалдында тәртип урнаштырырга керешкәннәр, гөл түтәле буласы җирдә аунап яткан юан торбаларны машинага төяр өчен кран китерткәннәр. Шул торбаларның иң озынын күтәртеп машинага салганда, кранның югары очы өстән сузылган электр чыбыгына тигән, икенче очын, чайкалмасын дип, астан Резидәнең әтисе тоткан булган... Күз ачып йомганчы юк булган кеше. Аның хәсрәтеннән Гайшә күз алдында картайды, чиргә сабышты, буыннары шеште.
Медицина училищесында укып чыккан Резидә, еллар узган саен, хәле начарая барган анасын карарга, тәрбияләргә тиеш булды.
Тормыш бер җайга салынгач, гомер тиз үтә бит ул. Әйләнеп карасаң, исләр китә: ничә дистә еллар шулай икәү генә яшәп узган бит. Сагынып искә алырлык зур вакыйгалар булмаган да шикелле. Әмма... Берәүнең дә сер капчыгы буш түгел, дигәннәре дөрес, Резидәнең гомерендә дә булды күкләргә аштырып, аннары чоңгылга томырган вакыйга. Әтисе эшләгән заводның профилакториена шәфкать туташы булып урнашкан иде ул.
Көннәрнең берендә аның каршына алсу җилкәннәрен киергән кораб килеп туктагандай булды. Аннан яшь капитан төшеп, Резидәгә баш иеп сәлам бирде... Әйе-әйе, бу очрашу Резидәнең алсу-зәңгәрсу томан белән өртелгән хәтерендә нәкъ менә шундый булып саклана иде. Егетнең янып торган бит очлары, аяз күкнең зәңгәрлеген сеңдергән күзләре, иртәнге кояштай җылы, назлы карашы, диңгез төбеннән җыелган мәрҗәннәрдәй тешләре, күңел багларының капкаларын ачкан иркә сүзләре, тәнне балавыздай эретеп назлаган кайнар куллары... Кызның тыйнаклыгын, кыюсызлыгын бик тиз җиңде, дәрте, егәре икесенә дә җитәрлек иде егетнең...
Резидәнең эш өстәленә китереп куйган кәгазьләренә караганда, егетнең бирегә килүе бик гади иде үзе: Иделдә йөзә торган метеорда эшли икән, ниндидер афәткә юлыгып, кулын имгәткән, ядәч сөяген сындырган. Хастаханәдә дәваланганнан соң, профилакторийга сәламәтлеген ныгытырга килгән. ...Битараф кешеләрнең куллары кәгазьгә нәрсә генә терки соң? Күз күремнәре тар, күңел күзләре сукыр бит аларның! Ә гашыйк кеше хисләр биеклегеннән карый, алар күрмәгәнне күрә! Ләкин, ничаклы югарырак күтәрелсәң, мәтәлүе шулхәтле читен булыр, дигәннәре дә бар бит әле... Егетнең тагын бер көн киләсе бар иде. Шунда алар киләчәккә матур планнарын аныкларга тиешләр иде. Аңарчы: «Ташлашмабыз! Мәңге бергә булырбыз!» – кебек сүзләр генә әйтелгән иде. Ә ул соңгы көнне килмәде. Әллә тагын берәр афәткә юлыгып имгәнгәнме? Төшкә хәтле ничек кирәк алай чыдады Резидә, сәгать ике җитеп, ял итүчеләр ашханә тарафына атлый башлагач, сабыр канатлары сынып, өенә шалтыратты. Трубканы нечкә тавышлы хатын-кыз алды: «Аны эшенә чакырдылар бит! Иртүк бик ашыгып чыгып китте, – диде. – Берәр әйберсе калганмы әллә? Үзем барып алырмын, хатыны мин аның».
Резидәнең эчендә нинди утлар дөрләде, дип сорамагыз, үзе кичергәннәр генә белә. Зәрия кебекләр, мәсәлән. ...Күзгә ак-кара күренми, ми түнә, тамактан ризык үтми. Андый хәлдә вакыт-вакыт күңелнең уйнап алуы була торган хәл... Буйга узмадым микән, дигән шик тумый калмады, әлбәттә, әмма моңа ышанасы килмәде. Миңгерәп йөргән чакларда вакыт бик әкрен үтә, әмма сәгате тиз суга. Монда да шулай булды. Өч ай гомер нәрсә ул!
Беркөн айнып, күзен ачса, вакытны ычкындырган булып чыкты. Нәкъ шул вакытта әнисе аяктан егылды, аның буын чире нык көчәйде. Бик сызлана, интегә иде, шуңа тагын җан газабын, хурлык йөген дә өстәргәме?..
Әнисе бик дөрес яшәде, башкалардан да шуны таләп итә, бигрәк тә кызының саф көзгедәй балкып торуын, һәрьяктан өлге булуын тели иде. Аңа әйтеп тә булмый, күпмегәдер калдырып китеп тә булмый... Резидә йөгеннән котылу чарасын үзе күрергә булды. Төрлесен кыланып карады, тик осталыгы җитмәдеме, әллә башка сәбәп беләнме, эченнән тыелгысыз кан коела башлады. Операция ясадылар, аналыгын алдылар... Дөрес, хирург аның хәленә керде, нинди операция икәнен Гайшә апага әйтмәделәр, аппендицит, диделәр... Хәзер уйласаң, үкенеп туймыйсың: табарга кирәк булган ул баланы, җанын кыймаска! Әнисе хәсрәтләнер иде, билгеле, әмма кичерер иде. Ләкин, Тукай әйтмешли, үткән эш кайтмый, үкен син, үл, ела... Моннан бер ел элек әнисе бакыйлыкка күчеп, ике бүлмәле фатирда Резидә берүзе калды. Ул ялгыз яшәргә өйрәнмәгән иде. Аңа читен иде. Янында якын кешесе булсын, аны карарга, кайгыртырга кирәк булсын, ул шуңа күнеккән иде. Берәр ятимне тәрбиягә аласымы әллә соң, дип тә озак уйланып йөрде. Әмма ялгыз калган пенсионер карчыкка тәрбиягә бала бирмиләр икән. Бәлки, үзенең үҗәтлеге җитмәгәндер, һәрнәрсәне озаклап, нечкәләп, төпченеп уйлый, эшкә килгәндә тәвәккәлли алмый интегә иде шул... Шуның аркасындадыр да, олыгайган көнендә ялгыз калды ул. Инде хәзер бер мәгънәсезгә ипи черетеп, гомернең ахырын көтеп, көннәрне үткәрергәме? Ә монда Ходай биргән баланы юк итәргә йөриләр. Кулыңа ал да үстер бит инде югыйсә. Тәрбиягә бала бирмәссез микән, дип, чит-ят кешеләр каршына басып, үзеңнең ипле-тәртипле, хәлле икәнеңне исбатлап торасы да юк, тырнак астыннан кер эзләгәндәй итенеп, гаеп-кыегыңны да тикшермиләр... Аннары аның шунысы тагын: чит-ят ятимнең нәсел тамырын белмисең, ата-анасының нинди икәне дә билгесез, балалары кем булып үсәр бит. Алма агачыннан ерак төшми. Нәселдән килгән чире азса? Холкы-табигате чорсыз булып чыкса? Үги бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, дигәннәре юкка түгел. Ә монда үз бәгырең парәсе... Зәрияне үзенеке кебек язмышка дучар итәргәме? Алла сакласын! Үгет-нәсихәт белән генә бу кызыйны хәвефле ниятеннән ваз кичтерү мөмкин түгеллеге көн кебек ачык иде, Резидә хәйләләргә карар кылды.
***
– Син ни әйтерсең, мин болай уйладым әле, – диде ул, иртән чәйгә утыргач. – Безнең хастаханәдә эшләп торсаң, ничегрәк булыр икән? Санитаркалар җитми, аннан, сиделкалар да гел кирәк. Сәгатьләп түлиләр. Зәрия аңа шаккатып төбәлде. Нинди санитарка, нинди сиделка?
– Хәзер үк бергә барыйк та сөйләшик, – дип дәвам итте Резидә аңа, озак уйланырга ирек бирмичә. – Әлегә авылга кайтып йөрмәсәң дә була, телефоннан сөйләшерсең, эшкә урнаштым, диярсең, миндә яшәгәнеңне әйтерсең.
– Ә... кайчан ятармын?
– Кайда?
– Абортка...
– Күз күрер анда... Больницага эшкә урнашсаң, сөйләшү җиңелрәк булыр, – диде Резидә. – Анда бик тәҗрибәле белгеч бар безнең, шуңа күренеп, киңәш сорарбыз.
...Өлкән яшьтәге кырыс чырайлы юан табибә Зәрияне карады да:
– Бусын алдырсаң, бүтәне булмаячак, – диде. – Нәрсәгә чыраеңны җимерәсең? Резидә апаңда яшисең икән бит. Урының җылыда, корыда, иписез дә калмассың, эшкә керергә ниятләгәнсең икән. Калганын балаң тугач карарсың.
– Кирәкми ул миңа, кирәкми!
– Алла, харап икән! Кирәкмәсә, тапкач, отказ бирерсең, хөкүмәт үстерер. Йә берәрсе тәрбиягә алыр. Бала да исән калыр, син дә сәламәтлегеңне сакларсың.
...Туганчы ук ата-анасына тансык түгел, артык җан иясе булды бу. Дөньяга беренче авазын салуга, Зәрия башка аналар кебек: – Күрсәтегез! – димәде. «Үлмәде дә ичмасам!» – дигән уй чагылып узды аның кызган башыннан... Аның урынына сабый Резидәгә тансык булып чыкты. Тудыру йортыннан ул каршы алды, исемне дә ул сайлады – бай булсын, алтынга чумып яшәсен дигән нияттән «Динар» дип кушты. Керләрен юды, коендырды, елаганда күтәреп йөрде. Әллә күңеле әйле-шәйле булганга, әллә бүтән бер сәбәп аркасындамы, яшь анага сөт төшмәде, ике атна узуга, сабыйның тамагы туймавы ачыкланды. Резидә сабыйлар кухнясыннан вак шешәләр алып кайтып, шуларны бирә башлагач, бала ананың буш күкрәген суырудан бөтенләй бизде. Мәшәкатьләр күбәеп, көйсезлекләр чыгып торса да, тормыш үзенә бер җайга салынды: Резидә көндез эшли, Зәрия төннәрен каты чирләүчеләр янында утыра иде.
...Менә шулай яшәп ятканда, Мәскәүдән Резидәнең туганнан туган Ландыш исемле сеңлесе килеп керде. Буага ата-анасы янына кайткан да, Казанда йомышы булып, бер төн кунып чыгарга кирәк икән моңа. Кыска чәчле, очкын күзле, ачык йөзле, күп сүзле бу апаны кырыкка җитеп килә, дисәләр, ышанмассың, биеп кенә тора. Ул киемнәре! Челтәрле кара кофта, сәйлән белән чигелгән кара чалбардан. Табын уртасына сары башлы шампан шешәсе китереп куйды, шартлатып ачты, Резидәнең өстәлгә сирәк менә торган озын торыклы бокалларына күбекләндереп тутырып салды. Берне тәмләп эчеп куйгач, хәл-әхвәлләрен сөйләшеп алдылар: пенсия акчасына гына калса, Резидәгә көн итү авыр булачагын; Зәриянең больниста авырулар карап акча юнәтүен... Икесенең дә хәлләре шәптән түгел иде. Ә менә Ландышның тормышы көйле икән: ире, ике баласы бар, үзе Думада эшли.
– Депутат булыпмыни? – дип сорады хәйран калып Зәрия. Ландыш мәгънәле итеп башын чайкап куйды.
– Минем урын төплерәк, ышанычлырак, – диде.
– Депутатның эше вакытлы бит аның, бер срокка сайлыйлар, икенчесендә әллә сайлана, әллә юк. Үтмәсә, прощай, Дума. Ә мин даими эштә.
– Нинди эш соң ул?
– «Менеджер по клинингу» дип атала минем должность. Чисталык, тәртип өчен җавап бирәм.
– Туктале, – диде моңарчы аңа зур ихтирам белән карап утырган Резидә. – Хәзерге вакытта кайбер урыннарда идән юучыларны шулай дип әйтәләр...
– Урыны нинди бит аның! Дума! Анда үсү мөмкинлекләре бар, – диде Ландыш, түшен киереп. – Югарырак должностька күчәргә тәкъдим иттеләр. Кайтуга, курьер булып эшли башлаячакмын. Урам буйлап чабасы түгел, арбага кәгазьләр тутырып, бүлмәдән бүлмәгә өләшеп йөрисе. Бик җайлы эш. Күңелле дә. Кемнәрне генә күрмисең...
Зәриянең күлдәй күзләре төбендә телевизордан күргән күренешләр яңаргандай булды. Ак йорт, кызыл келәм түшәлгән иркен, биек коридорлар, баскычлар. Тоткалары путаллы ишекләр артында даны илгә таралган шәхесләр. Син шулар белән бер үк келәмнәрне таптыйсың, шул ук саллы-затлы ишекләрне ачып керәсең... Ә монда кеше фатирында елак бала кочаклап утыр менә...
Зәриянең йөрәгендә кайнаган тойгыларны сизде Ландыш. Гәүдәсе белән аңа борылып:
– Минем урынга кеше алмадылар әле, – диде. – Их, сине үзем белән алып кына китәр идем. Монда хасталар янында саргайганчы, рәхәт җирдә эшләр идең ичмаса! Койрыгың бозга каткан шул!..
– Нишләп алай дисең? – дип сораган Резидәгә:
– Моның белән эшли аламыни ул, – диде, аның тезендә утырган сабыйга ымлап. – Аннары балалы хатынны алмыйлар да. Урыны бик җаваплы. Бөтен җир ялтырап, балкып торырга тиеш.
– Бик теләсә, барып карап кайтсын соң... – диде Резидә.
– Бала күтәрепме? Резидә бераз тынып утырды. – Баланы мин карап торырмын... – диде, бер тын уйлагач. – Мондый форсат гел чыгып тормый. Ә мин нәрсә... Пенсионер карчык бит инде... Узган елгы отпускам да алынмаган... Барасы килсә барсын... Карап кайтсын... Аннары күз күрер....
Ул, башын иеп, әкрен сөйли, Зәриянең исә башы күтәрелә, йөзе аллана барды. Думада эшләргәме? Бөтен Рәсәйнең өстендә балкып торган Ак йорттамы? Исеме илгә таралган шәхесләр белән бер ишекне ачып керергәме? Жириновскийның үзен бер күрү генә дә ни тора! Бу инде сиңа урын өстендә яткан карт-коры янында бөрешеп утыру түгел! Һәр эшкә иң элек тәвәккәлләргә кирәк. Алдыңа максат куеп, беренче адымны ясасаң, калганы үзеннән-үзе алга барыла. Бу очракта икесе дә озак уйлап тормыйча гына тәвәккәлләделәр: Резидә – сабыйны карап торырга, Зәрия – Ландышка ияреп Мәскәүгә барырга… Юлы уңса, анда Ак йортка эшкә урнашыр, нияте барып чыкмаса, кире кайтыр. Юлы уңды Зәриянең, һәммәсе Ландыш сөйләгәнчә булып чыкты. Яшәү урыны табу кыенрак икән, әмма анысы да хәл ителде: башта Ландышларда торып торыр, бер-ике ай эчендә тулай торакка урнашу җае табылыр. Ә менә бала... Аны кая куярга? Тулай торакның биш кешелек бүлмәсенә алтынчы итеп бала алып килеп булмый... – Бер-ике айга миндә калып торсын соң, – диде Резидә Мәскәүдән шундый хәбәрләр алып кайткан Зәриягә.
...Әйе, шулай, бер-ике айга гына дип уйланылган иде, вакытлыча гына дип. Ләкин күптән әйтелгән бит инде, вакытлыча дип уйланылган эш дәвамлы була дип. Монда да шулай килеп чыкты. Тулай торакта аерым бүлмә алу мәсьәләсе сузылды, ике айдан соң өченчесе дә, дүртенчесе дә үтте. Зәрия кулына кергән акчаның төгәл яртысын Резидәгә җибәрә торган итте. Билгеле инде, яшь ананың сумнарына кызыгып кына бала карарга алынмас иде Резидә. Сәбәп аның күңелен мөлдерәмә тутырган, моңарчы тамчысы да сарыф ителмәгән саф, кодрәтле хистә – ана мәхәббәтендә иде. Сабый бала пенсионер карчыкны яшьлегенә кайтаргандай итте, чын мәгънәсендә яшәү шатлыгы бирде. Ни генә дисәң дә, сәламәт баланы тәрбияләү хаста ананы карау түгел инде. Сабый туктаусыз куаныч китергәндәй тоелды Резидәгә. Сырхап алулары, борчу-елаулары күңелне суындырмады, аларын тәҗрибәле шәфкать туташы җиңел үткәрә, тиз арада дәвалый белә иде. Резидәне күрүгә яктырып елмаюлары, тез өстендә очынып сикеренүләре, йомшак куллары белән муеннан кысып кочаклаулары белән истә калды Динарның сабый чагы. Аның тәненнән килгән хуш истән затлырак хушбуйлар юктыр дөньяда. Аның сөеп каравыннан нурлы караш юктыр. Кайчакта вак кына нәрсәләр дә зур сөенеч булып күңелгә сеңеп кала. Менә Резидә баланы идәнгә, чәчкәле келәм уртасына утыртты да, бераз ара калдырып, каршысына уенчык машина куйды. И үрелә аңа сабый, алырга тырыша, буе җитми. Ниһаять, түшенә ятып, үрмәләп барып алды бит! И шуннан сөенүен күрсәң!.. Бала үскәндә, мондый куанычлар көн саен булучан. Резидәгә «әни» дип теле ачылуы үзе генә дә ни тора! Андый чакта кем генә киләчәкне уйлап баш катыра икән? Бүгенгесе белән яши ана! Әйе-әйе, күңеленең түрендә Резидә үзен чын-чынлап ана дип тоя иде. Бала, аның баюга барган гомер кояшын үз юлыннан туктатып, яңадан таң аттыргандай итте! Беренче кыңгырау Динар бишен тутыргач шалтырады. Резидә аның туган көненә матрос костюмы алып кидергән иде. Малай ак тасма тегелгән якаларын, итәкләрен сыпыргалады да: «Яшь әни дә булса, әйбәт булыр иде», – дип куймасынмы! Күзе ачыла башлаган, чагыштырып карарга өйрәнгән нарасый: бакчадагы бүтән балаларның әниләре яшь, аныкы гына карт карчык. Резидәне күргәч, Динарга: «Әнә, әбиең килә!» – диләр еш кына. Аңа кадәр үзенең картлыгы, чит кеше баласын тәрбияләве турындагы уйларны куарга тырыша иде Резидә. Зәрия баштарак, ял саен булмаса да, бәйрәм саен кайта торган иде, баланың кадердә яшәгәнен күреп күңеле тынычлангангамы, тора-бара кайтулар сирәгәйде, сәбәпләре табылды. Алай да, Динарның теле ачылгач, аннары бераз аңлый башлагач, Резидә күрмәгәндә, ул аңа: «Синең әниең ул түгел, мин синең әниең», – дип әйткәли иде. Әйтә дә китеп бара, озак кына югалып тора...

Ул инде баласыз яшәргә көйләнгән, акчасын үз вакытында түләп барам, хәлен белеп торам, дип, үз намусы каршында аклана иде. Бер дә гаҗәп түгел бу, алимент түләүчеләр һәммәсе шулай уйлыйдыр.

Бөтен ил өстендә биегәеп балкып торган бинада эшләү аның күңелен үсендерде, тормышын чынлап торып җайга салу теләген уятты. Нәфкатькә булган хисләрне тормышындагы үзгәрешләрнең дулкыннары юып алып китте. Аларга күрешүләр насыйп булмады: егет армиядән кайтмады, якут кызына өйләнеп җибәргән, контрактник булып ялланган, дигән сүзләр генә колакка килеп иреште. Атна-ун көнгә генә кунакка кайтып киткән икән үзе, тик моны Зәриягә хәбәр итеп тормаганнар.

Бу хакта ишеткәч, Зәрия әлләни кайгырмады. Авылда калган булса, авырга туры килер, хурлык койрыгы артыннан калмас иде. Мәскәүгә ул койрык тагылып килмәде. Анда халык күп, Ак йортның үзендә дә күз кунардай егетләр бар, арадан тиң булырлыкны табарга була иде. Һәм ул табылды да.

Ак йортта слесарь булып эшләүче Изаилнең язмышы үзенчә көйсез икән. Ул да Буадан, армиядә танкист булган, авариягә эләгеп, билен сындырган. Дәваланырга Мәскәүгә озатканнар. Яшьли сөйгән кызы, бу хәбәрне ишеткәч, дәшми-тынмый гына Буадан китеп барган... Бөтенләй кире якка – Ульянга. Шунда барып эшкә урнашкан. Имгәк егет белән язмышын бәйлисе килми икән, моның өчен аны кем гаепли ала?

Тернәкләнеп аягына баскан Изаилне якташлары Ак йортка урнаштырганнар. Тулай торактагы аерым бүлмәдә берничә ел ялгызы яшәп яткан.

Ике китек күңел тиз аңлаштылар. Әйе, күңелләре китек иде шул: Зәриянең – борыны белән баласы аркасында, Изаилнең – билен кысып тоткан корсеты аркасында. Серләр килешкәнгә күрәдерме, Изаил кызның борынында гаеп-кыек күрмәде. Улы барын исә бөтенләй белмәде. Кыскасы, табыштылар, кавыштылар болар, озакка сузмыйча, Зәрия кыз бала табып куйды. Аның тормышы шулай көйләнгәнгә иң нык сөенгән кеше Резидә булды. Көйсезлекләре исә Казаннан – сигез йөз чакрымнан караганда күренми иде.

Мәскәүдән караганда, Казандагы җайсызлыклар да бик күренми иде шул. Ә алар бала зурайган саен ишәя башлады. Малай атасына охшый барды: бүтәннәргә баш булырга, сугышырга яратты, укуга исә дәрте чамалы, икелеөчле тирәсендә тулганды. Үсә-үсә, Резидәне санга сукмый, сүзен тыңламый торган булып китте, тәмәке тарткалаганы сизелде. Аның татлы сулышын иснәп, йомшак кулларының назын тоеп, йөрәгенең кош баласыныкы кебек еш-еш тибүен ишетеп ләззәтләнүләр бетте. Малай бу карчыкның чит кеше икәнен инде яхшы аңлый, «әни» дип әйтергә дә авырсына, шул ук вакытта анасына да тартылганы сизелми, акчасын гына ярата иде. Аның бит әле акчасы да үскән саен күбрәк кирәк, ә чишмәсе саекты: семья коргач, бала тапкач, Зәриянең дә кесәсе такырайды. Улы барын иренә озак әйтми килде хатын, тора-бара форсатны ычкындырганын аңлады. Һәр эшнең генә түгел, һәр сүзнең дә үз вакыты бар икән!

Динарның киләчәген уйлаганда, Резидәнең мие кызыша башлый. Йөгәнсез малайны туры юлдан гына алып барып, каршысында бәхетле киләчәкнең капкасын киң итеп ача алмаячагын яхшы аңлый иде ул.

Нәкъ шул чорда бер табиб егет тол калган әтисенә пар булырлык ипле, инсафлы апа табу турында хыялланып йөри иде. Шундыйракны белмисеңме, дип, Резидәгә дә сүз кушты. Аның үзенә өмет баглап булмаганын, чөнки янында үсмер малай барлыгын яшь табиб белә иде. Тол хатыннар арасыннан берәрсе табылмасмы? Авылда җыйнак кына булса да төзек йортлары, бакчалары бар.

Гомерендә бер тапкыр да яучы-димче булып карамаган Резидә бу табибны бик тә ихтирам итә, үтенечен кире кага алмады. Димләү чарасына керешкәнче, башта егетне күрергә, кемлеген чамаларга кирәк бит. Табиб әтисен Казанга алып килеп күрсәтергә булды.

Кыскасы, Резидә башта кияү белән танышты, аннары авылга барып, аның өен карап кайтырга ризалашты…

Тол ирнең өенә кергәч, кантарланып каткан кәстрүл-табаларын ничек юып ялтыратмыйсың да бакчадагы гөлләрне басып киткән алабуталарны ничек йолкып атмыйсың. Җан түзми, кул кычытып тора бит.

Моны карап торган абзыйның авызы ерылды, күзләре очкынланды. Кадерне белә торган, сөйкемле, ипле-көйле кеше булып чыкты ул.

...Мәктәптә каникул, Динар Мәскәүгә барырга ашкынып тора иде. Саубуллашу җиңел булды, аерылышу вакытлыча дип исәпләнде.

Җәйне генә авылда үткәрим әле, аннары күз күрер, дип кенә киткән иде Резидә, көзен кире кайтмады. Абзыкайның сокланулы карашы, олы рәхмәтен белдергән елмаюы, җан җылысы җибәрмәде аны. Гөлләр араларында күңелгә якын кеше белән чөкердәшеп яшәүдән кем ваз кичәр икән!

Дуылдатып туйлар үткәрмәсәләр дә, никахланыштылар, язылыштылар.

...Изаилнең башына таш булып төшкән, Зәриягә күп борчулар китерәчәк үсмер малай исә Мәскәүдә бөтенләйгә калырга тиеш иде.

Тереклек иясе буларак, адәм баласын еш кына агачка тиңлиләр. Ышанычлыныкларын – имәнгә, зифаларын – талга, якты-нәфисләрен – каенга. Күпләр үзенең шәҗәрә агачы белән горурлана. Ә менә Динарның юк иде андый агачы. Тамырлары белән җиргә нык берекмәгән, тотрыксыз иде ул. Атасын белми, анасының: «Әйбәт кеше иде, армиядә парашют белән сикергәндә һәлак булды, кабере Байкал күле артында», – дигән сүзенә ышанып ук бетми иде.

Алдагы өчен ишәк кайгырган, диләр, бу яктан караганда, Динарда ишәк акылы да булмады бугай – киләчәген уйлап баш ватмады. Мәктәпне тәмамлагач, институтка акча түләп укырга кергән иде, ярты елдан куып чыгардылар. Анда-монда сугылып, эш эзләп карады, тапмады.

Белгәннәр аның киләчәгенә якты өметләр багламыйлар, киресенчә, тагын нинди афәткә тарыр икән бу бала, дип, авыр сулап куялар иде…