Әхмәдһади Максуди мәкаләләре. Ышкуллар ачу.
Әхмәдһади Максуди (1868-1941) – күренекле татар мөгаллиме, тел галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир, нашир, китапханәче, мәктәп-мәдрәсәләр өчен дистәләгән китап авторы. Аның «Мөгаллиме әүвәл» дигән беренче дәреслеге 1892-1918 еллар арасында 32 мәртәбә басылып, миллионнарча тираж белән таралган. Бу дәреслекләрдән татарлар гына түгел, казакъ, үзбәк, уйгыр, кыргыз, башкорт кебек кардәш милләт балалары да белем алган, аваз ысулы ярдәмендә бик тиз укырга һәм язарга өйрәнгән. Ә.Максудиның «Ибтидаи мәктәпләрнең беренче сыйныф балаларына «Мөгаллиме әүвәл» исемле әлифбаи төркине укып чыгып, төркичә укырга һәм язарга өйрәнгәннән соңра кыйраәт гарәбиягә вә Коръән укырга төшендерү өчен тәгаллем кылынган» «Мөгаллим сани» китабы да үз заманында һәр ел саен басыла, һәм иң әһәмиятлесе: хәзергә кадәр мәдрәсә шәкертләре өчен алыштыргысыз уку кулланмасы булып тора. Мөгаллимнең язган китаплары арасында рус һәм француз теле дәреслекләре дә бар. Ә.Максуди – ишетелгәнчә язылырга тиеш, дип, татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, уку-укыту системасын яңача тәртипкә салган һәм меңләгән шәкерт тәрбияләгән остаз да.
Әхмәдһади Максудиның мөхәррирлеге һәм наширлегендә дөньяга таралган «Йолдыз» исә Казан шәһәрендә иң озак вакыт (12 ел дәвамында) аралыгында өзлексез һәм иң күп тираж белән «шимбә вә дүшәмбедән башка һәр көн чыга торган сәяси, иҗтимагый вә әдәби газета» булган. Ә инде 1906 елның 2 гыйнварында ачылган «Китапханәи исламия» Казан шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселманнар өчен филиалы булып торган (анда хатын-кызлар өчен махсус зал да булган) һәм хәзерге ТР Милли китапханәсендә татар китапчылык эшенең башлангычын тәшкил иткән.
Әхмәдһади Максуди – сәясәт, тел-имля, милли тәрбия, уку-укыту, татар мәгарифе, мәктәп-мәдрәсәләре һәм дәүләт тарафыннан ачылган рус-татар мәктәпләре яки «ышкуллар» хакында дистәләрчә мәкалә авторы. Күпләр, урыслаштыру, чукындыру хәвефе күреп, «ышкуллар»га каршы булганда да, мәгърифәтченең бу мәсьәләдә фикере катгый: татар халкына, тел һәм динне саклау өчен, мәхәллә мәктәпләрендә дә, дөньяви гыйлем, рус телен үзләштерү өчен, «ышкуллар»да да укырга кирәк. Шул очракта гына халкыбыз, милли йөзен саклап калып, югары культуралы, көчле икътисадлы милләт булып калачак.
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган мәкаләләр нәкъ менә шул, ХХ гасыр башында татар җәмгыятендә шактый бәхәс тудырган мәсьәлә – русча укыту, рус телле мәктәпләрдә татар теле һәм дин дәресләре турында. Мәкаләләрнең икесе полемика рәвешендә, ягъни Әхмәдһади Максуди фикерләренә «Вакыт» газетасында басылган кайтавазга җавап буларак язылган.
Ышкуллар ачу
Кырык елдыр мөселманнар өчен ышкуллар ачу хосусында бәхәс вә иҗтиһад ителмәктәдер. Башта бу эш өчен хөкүмәтебез бик иҗтиһад итте. Ул заманда без, мөселманнар, моның кирәклеген аңламый идек, шәһәрләрдә дә, авылларда да моңа каршы торган идек. Ул вакыт бу хосуста төрле шөбһә вә начар уйлар да бар иде. Күп тәҗрибәләр соңында шәһәр мөселманнары аңладылар ки: Русия эчендә сәүдә вә мөгамәлә, кәсеп белән мәшгуль булачак балалар өчен русча уку, һичшиксез, кирәктер. Шул сәбәптәндер ки, имди бу көндә мөселман балалары өчен ышкул ачылмаган шәһәр юктыр. Дәүләтле вә сәләтле мөселман балаларының русча укымый калганы да юктыр. Шәһәр мөселманнары балаларына русча ибтидаи (башлангыч) дәрәҗәне, һичшиксез, укыталар, моның белән генә калмыйча, тиздән игъдадия (югары белемгә хәзерлек) вә гали (югары) дәирәләргә кадәр укытачаклар. Әмма авылларыбыз күбесе һаман ышкулдан мәхрүмдер. Бу көндә авыл мөселманнары да аңладылар: укымый надан калуның зарарларын бик сизделәр. Шулай булса да, ышкул ачкан авыллар һаман бик сирәктер. Уфа идарәи руханиясе карамагында алты мең мәхәллә булганы хәлдә, ачылган ышкуллар алты йөзгә тулмыйдыр. Аеруча Казан вилаятендә ачылган ышкуллар алтмышка да җитмиләр. Казан өязендә исә алты ышкул да юктыр.
Казан әтрафында ысул җәдидә дә бик авырлык вә акрынлык белән таралды. Ышкул ачуның һаман таралганы юк. Моның сәбәбе: Казанда кадимияләрнең күплеге вә чат саен авыл байгураларына үзләренең иске вә файдасыз фикерләрен тукып торулары булса кирәк. Гафил булмаска кирәк: Казан әтрафында ышкуллар ачарга вакыт җитте инде. Дөньяның хәлен вә үземезнең наданлык белән яши алмаячагыбызны аңлаган мөселманнарга бу хосуста иҗтиһад итәргә кирәк. Бу елларда авыл халыклары да бик ачылдылар, балалары булган кешеләрнең һичберсе ышкул ачуга вә русча укуга каршы түгелдер. Мәгәр бала-чагасы булмаган кешеләр моны яратмыйлар. Балалы кешеләргә, балаларына хәерхаһлык кылып, боларның сүзләренә карамаска кирәк. Дөньябыз өчен тырышкан кеби, балаларыбызның дөньяларын да кайгыртырга кирәк.
Әүвәлдә халык ышкулның мәктәп вә мәдрәсәләргә керүеннән курка иде, чат русча гына укыла торган ышкулларга балаларын бирүдән хафаланалар иде. Бу хәвеф вә каршылыклар нәтиҗәсез калмадылар: хөкүмәт, мөселманнарның хәвефләрен бетерер өчен, 1907 елның 15 ноябрендә ышкуллар хакында яңа бер низам чыгарды. Бу яңа тип ышкуллар мәктәп вә мәдрәсәләргә кермиләр, үз алларына аерым ачылалар. Янә бу ышкулларда русча гына укытылмаячак. Һәркөн ике сәгать кадәр мөселманча дин вә тел дәресләре укытылачак. Димәк, хәзер ышкуллар безнең мәхәллә мәктәпләренә кермәячәкләр, киресенчә, безнең дин вә тел дәресләребез ышкулларга керәчәк. Эш болай булганда, мөселман өчен куркырга һич урын юктыр.
Һәр зур авылларга 15 ноябрь низамы буенча яңа төр ышкулларны ачтырырга кирәк. Һәр мөселманга Русиянең һәр җирендә сәүдә вә һөнәрләр илә кәсеп вә мөгамәлә кылып баерга юллар ачылсын. Мөселман бае – дин вә милләтебез өчен бер хәзинәдер. Динебезнең вә гадәт кадимиябезнең таләбе буенча, байларыбыз һәрвакыт дини эшләребезгә моңа кадәр ярдәм итә килделәр, моннан соң да һаман ярдәм итәчәкләре мәгълүмдер. Дин вә милләтебезнең мәңгелеге вә тәрәккыяте голамәбез илә юмарт байларыбыздан гына булачак. Ышкулның кирәклеген аңламый торган чабаталардан диянәт тә, дингә ярдәм дә юктыр. Ул бичараларда дөнья да юктыр. Моннан соңра һичбер мөселманга кара мужиклар кеби диянәттән дә, дөньядан да мәхрүм булып яшәү мәгъкуль түгелдер.
Авылларда ышкул ачуның кирәклеген аңлаган кешеләр бу елларда бик күбәйделәр. Бу әфәнделәр бу хосуста, киңәш сорап, идарәбезгә дә мөрәҗәгать кылалар. Казан әтрафы мөселманнарына бу хакта өяз земствосы гласныйларыннан вә ышкуллар комиссиясе әгъзаларыннан Габдулла Йосыф углы Апанаев җәнабларына мөрәҗәгать кылуны киңәш итәбез. Бу әфәнде үзенә мөрәҗәгать кылган авылларга, земство суммасыннан ышкуллар ачтыру хакында киңәшләр биреп, тиешле чараларын күрсәтәчәктер.
Бер авылга ышкул ачу өчен, ул авыл халкыннан приговор җыю кирәк түгелдер. Балачагасы булган ун кешенең ризалыгы җитәдер. Бу кешеләр ришвәтче куштаннардан курыкмасыннар, бу хакта бәйләнгән кешеләргә җәза бик катыдыр. Переписькә каршы торган кешеләр кеби, ватанымыз өчен файдалы икәне мәгълүм булган уку эшенә каршы торган кешеләр дә җәзасыз калмаячаклар.
Һәркем белә: барча шәһәрләрдә мелла балалары да, гавам баласы да русча укыйлар. Һәркем моның әһәмиятенә төшенгән, мәгәр авыл мужиклары гына моны аңламыйлар. Дөньяны аңсыз мужиклар идарә кылырга тиеш түгелдер ич? Йолдыз. – 1914. – №1132. – 25 февраль.
Мәктәп вә ышкуллар хакында
Наразый әфәнденең «Мәктәп тә, ышкул да кирәк» дигән фикеремә каршы «Вакыт»та язган мәкаләсенә килик. Наразый әфәнде: «Мин бу ышкулларны кырыпсебереп ташларга гына тиеш», – ди. Дәлилләре шул: ышкулларда дин дәресләре – 20%, татар теле дәресләре – 20%, калган 60 проценты русчага гына кала. Дүрт елның әүвәлге икесендә мөгаллим рус теле дәресләрен һәм мәгълүматны татарча бәян кыла ала, соңгы икесендә русча гына бәян кылырга тиешле. Наразый әфәнде фикеренчә, менә бу ярамый, минемчә – ярый. Чөнки бу мәхәллә мәктәбе түгел, ышкула бит. Ышкуллардан балаларга русча белдерү максуд булгач, соңгы ике елында учительнең дөньяви мәгълүматтан русча сөйләвендә зарар юк. Бер дә курыкмаска кирәк, шулай була торып та, балалар русча белеп бетерә алмаслар әле. Моның өстенә бу ышкулларда һәркөн ике сәгать микъдары дин вә тел дәресләре, мөселманча уку булачак. Әүвәлге ышкулларда бу юк иде. Тел дәресенә игътибар ителми иде. Дин вә тел дәресләренең ышкулларга рәсми сурәттә керүенә кайгырмаска кирәк, киресенчә, сөенергә кирәк. Әүвәлдә халык дини мәктәпләребезгә ышкул керә, дип курка иде. Бу хосуста халык бер дәрәҗә хаклыдыр иде. Имди хәзер без ышкулларга дин вә тел дәресләре керүенә дә кайгырыйкмыни?
Наразый әйтә: «Ышкулларда дин вә тел дәресләрен мәхәллә мелласы укытачак, тел дәресләрен учитель дә укыта алачак», – ди. Ярый, бик яхшы. Монда ни зарар? Ул меллаларыбыз да, учительләр дә тел дәресләрен яхшылап укыта алмаслар, ди. Әлбәттә, башта яхшылап укыта алмаячаклар. Ләкин хәзерге мелла вә хәзерге учительләребезнең акылына карап хөкем кылмаска кирәк. Мөстәкыйль мелла белән мөстәкыйль учительләр исә, шөбһәсез, мәдрәсә вә дарелмөгаллиминнәрдә хәзерләнгән булачаклар. Минемчә, хәзерге мелла вә мөгаллимнәребезнең дә яшьрәкләре иҗтиһад кылсалар, татар теленең сарыф, нәхү вә әдәбиятын укыта алачаклар. Гарәп вә рус нәхүеннән дә хәбәрдар кешеләр үз телебезнекен ник укыта алмасыннар?
Наразый әфәнде ышкулларга өстән нәзарәт кылучылар мөселманнар түгел һәм мөселманнан булмаячаклар, ди. Бусы бик мәгълүм. Моннан 364 ел элек хәл кылынган мәсьәлә бу. Ләкин Русиядә һәр эшнең ислях кылынуын көткәнлегемнән, бу хосустагы низамнарның да үзгәрүен көтәргә кирәк. Бәлки, ышкуллар сәясәтендә игъдади вә гали мәктәпләрдә укыганнарыбыз күбәйсә, мондый нәзарәтләргә түрә булырлык мөселманнар да табылыр. Ул вакытта мөселманнарның мәптәпләр назире, мәктәпләр советының әгъзасы булуына низам да мөмкинлек бирер. Ул заман җиткәнче, без, ышкулларда укый-укый, үзебезнең гали мәктәпләргә керергә сәләтебезне арттыра торырга кирәк. Һаман надан көенчә тормаска кирәк.
Наразый әфәнде яза: «Дин дәресләренә һәм татар теленең яхшы куелуына һәм ул дәресләрнең ышкулларда тәртипле рәвештә баруына тиешле мәэмүрләр һич игътибар итмиләр. Моңа кадәр ни дин дәресләренә, ни ана теленә программа төзү хакында хөкүмәт тарафыннан эш булмады», – ди. Бу һәрберебезнең иске үпкәбез, ләкин 1907 сәнәнең 15 ноябрендә чыккан яңа программага дин вә тел дәресләре кергән. Инде шуны сөенеп кабул итәргә кирәк. Бу дәресләр бер мәртәбә рәсмият алгач, аларның дәрес җәдвәлләрен тәртип кылу үз кулыбызда. Тырышырбыз да, тәртипкә салырбыз.
Наразый әфәнде сүзе: «Дин вә тел дәресләрен укытачак кешеләр, ягъни мәхәллә меллалары бу дәресләрне укытырга хәзерлек күргән кешеләр түгел. Меллаларыбызның – педагогиядән, учительләребезнең татар теленнән хәбәрләре юк». Бу наданлыкларыбызга ышкуллар гаеплеме, әллә ышкулларга ислам дине вә татар теле дәресләренең керүе гаеплеме? Хәзерге меллаларыбызда да, учительләребездә дә кимчелек булса булыр, ләкин киләчәктә эш рәтләнер. Башта бездә ысул җәдидә белән укыта белүче дә һич юк иде. Күрә-күрә, тырыша-тырыша укыта белүче табылды. Хәзер көннән-көн күбәймәктә вә тәрәккый итмәктәләрдер.
Наразый җәнаблары учительләрнең училищный совет кулында булуында вә анда мөселманнан вәкилләр булмавына игътираз кыла. Бу игътиразга мин дә кушылам. Ләкин аңа карап ышкулларга каршы тормыйм. Безнең мәчет имамнарыбыз да губернски правление кулында. Анда да мөселманнан вәкилләр юк. Моңа карап мәчетләрне ябу вә меллаларны бетерү тиеш түгелдер ич!
Янә Наразый әйтә: «Ике елда балаларга русча белдереп бетереп булмый. Хәлбуки, ышкулларның яңа низамы буенча учительләр өченче вә дүртенче елларда дәрес арасында татарча һич сөйләмәскә, морадларын русча гына аңлатырга тиешле», – ди. Табигый метод белән укытканда, учитель беренче дәресендә үк морадын русча гына әйтергә, һичбер сүзне татарча әйтмәскә тиешле. Бу ысул белән укыта белүчеләр булганда, ышкулларда учительләр рус телен өйрәткән вакытта беренче елда ук татарча һичбер катыштырмаска мөмкин. Ләкин бу рус теле дәресендә генә. Татар теле дәресендә учитель әүвәлгенең киресен, русча һичбер сүз катыштырмаска тиешле.
Бусы – укыту ысул мәсьәләсе. Мин үзем табигый методтан тәрҗемә методын артык күрәм. Ничек булса да, русча белдерү өчен ачылган укуханәләрдә, русчаны күбрәк вә тизрәк белдерү өчен, төрле методларны сынап карауда истихалә юк. Ләкин мәгълүматны үз телемездә бирү мәсьәләсе бар. Мин үзем рус теле дәресендә сөйләүгә хилаф булмасам да, дөнья мәгълүматы дәресләренең татарча бирелүен телим. Бу теләгем кайчан кабул булыр, ул кабул булганчы, мин һаман укый тору, белә тору тарафында. Дөнья мәгълүматын укыту теле русча булса, балаларыбыз русчаны күбрәк белмәсләр иде микән, диючеләр булса, мин һич гаҗәпләнмим. Наразый әфәнде үзе дә ышкул балаларының русча белмәүләренә зарлана. Һичбер нәрсәне өшкереп кенә өйрәтер хәл юк. Аны тел белән әйтеп өйрәтергә кирәк була. Учитель балаларга русчаны никадәр күп сөйләсә, балалар да аны шулкадәр күп беләчәкләр.
Гыйлем өйрәнүдән курыкмаска да кирәк. Диянәт вә милләтебезне саклау өчен безгә мәхәллә мәктәпләренең калуы да кирәк, дөньяви тәрәккыятебез өчен ышкулларыбыз да лязим. Мәктәпләрне дә ышкулларны да ислях кылу кирәклегендә шөбһә юк. Ләкин боларны киләчәккә тапшырырга кирәк.
Йолдыз. – 1916. – №1646. – 16 май.
Мәктәпләр хакында
Мин һәр мәхәлләдә әүвәлдәгечә мәхәллә мәктәпләре булып, аларда һәр баланың ике-өч ел укуын телим. Бу ике-өч ел эчендә җиде-сигез яшьлек балаларның татарча укый-яза беләчәгенә бик ышанам. Ышкулларга балалар шул мәктәпләрдән чыккач кына керсәләр иде, дим. Яңа низам буенча ышкулларда дин вә тел өчен һәркөн ике сәгать булачак. Ул сәгатьләрдә балалар дин вә тел дәресләренең мәхәллә мәктәпләрендә укылып бетмәгәннәрен генә укырлар. Бу тәкъдирдә ышкулларда дин вә тел мөгаллиме балаларга әлифба вә догалар гына укытмас, телнең сарыф, нәхү, инша вә бәләгатен һәм диннең тарих вә әхкямен дә укытыр. Эш бу рәвешчә булганда, дүртьеллык ышкулдан балалар динчә камил мөселман вә татарча камил сәүдәле булып чыгарлар. Әгәр дә мәхәллә мәктәпләре булмаса, балалар, сигез яшьтән туп-туры ышкулларга кереп, һәркөн берәр сәгать әлифба вә дога уку белән генә шөгыльләнсәләр, дүрт ел эчендә бик аз тәрәккый иткән булачаклар. Карача укырга-язарга белсәләр дә, татарча грамоталары камил булмаячак. Дин мәгълүматлары да тәҗвидсез рәвештә Коръән укуларыннан гыйбарәт булып кына калачак.
Моңа каршы ышкулларда дүрт кенә еллык түгел, алтыеллык итәрбез диючеләр бар. Моңа мин шулай җавап бирәм: ибтидаи ышкуллар бөтен Русиядә дүртәр генә еллык булачак. Мөселманнарныкын гына алтышар еллык итү бик ерак бер ихтималдыр. Ышкуллар алтыеллык булганда, аның соңгы елларында дин вә тел дәресләренә һәркөн берәр сәгать урын бирелмәскә мөмкин. Ничек булса да, Русиядә ышкулларга дини вә милли мәктәп итеп каралмаячак, алар дәүләт вә дөнья мәктәпләреннән саналачаклар. Идарәи дәүләттә агым ни рәвештә булса, ышкулларның программалары да шул юлда үзгәрә барачак. Нинди хөрриятле мәмләкәтләрдә дә ышкулларга дин вә тел бишеге, дип каралмый, дөнья вә дәүләт бишеге, дип карала. Дәүләттә күпчелекнең максаты ни булса, ышкулларны шул максатка хезмәт иттерәләр. Шул сәбәпләрдән безгә, алтыеллык ышкул торнасына кызыгып, кулымыздагы милли чыпчыгыбызны очырырга һич ярамый. Яхшымыяманмы, ул чыпчык безнең кулда калсын. Без мәхәллә мәктәпләрен мөмкин кадәр тәртипкә салырга тиешле, әмма бетерергә тиешле түгел. Дөрес, милләт өчен боларны асрау зур бер чыгым булачак. Ни кылмак кирәк: башка милләт эчендә калган һәр милләтнең хәле шулдыр.
Меллаларыбызның иҗтиһады вә байларыбызның һиммәте сәясендә моңа кадәр мәхәллә мәктәпләребез начар хәлдә булсалар да, дәвам итеп килделәр, моннан соң да дәвам итәрләр. Фикер вә мәгыйшәтебез тәрәккый итсә, бәлки, ул мәктәпләр тиешле дәрәҗәдә ислях ителерләр.
Уку мәҗбүри ителү һәр баланы сигез яшьтән мәктәпкә йөртү мәҗбүри ителер, дигән сүз түгел, бәлки һәр бала мәгълүм бер яшькә җиткәнче рәсми ибтидаи мәгълүматтан имтихан бирергә мәҗбүр ителер, дигән сүз. Бу чик рус балалары өчен дә унбиш яшь булачак. Теләгән кешегә баласын мәктәпкә җибәрмичә өйдә үзе укытырга да ирек булачак. Әгәр дә мәктәпкә йөрү мәҗбүри ителсә, моның өчен дә бер чик куелачак. Бу чик ун яшьтән башланыр. Чөнки Русиядә иртә укып, унике яшьтә имтихан биргән авыл балаларының күбесе, зурайгач, укуны тәмам оныталар икән. Шул сәбәптән, балаларны училищеларга яшьтән алмаска берничә ел элек Мәгариф нәзарәтеннән бер циркуляр да булган иде. Бу циркуляр хәзер янымда булмаганлыктан, андагы чикне атап үтмим
Бу чик бөтен Русия өчен сигез яшьтән тәгаен кылына башлаганда, безнең Думадагы вәкилләребез мөселман балаларын бу хөкемнән истисна кылуны дәгъва кылырга тиешле. Бу дәгъва безнең дини вә милли зур бер эшебез булырга тиешле. Бу дәгъвага безнең дәлилләребез бар: мөселманлыгыбыз сәбәпле, без бер микъдар гарәпчә белергә мәҗбүр, татарлыгыбыз сәбәпле, үз телебезне дә укырга тиешле. Ошбу вәҗеһләргә нигезләнеп, мөселман балалары өчен ышкулларда укый башлаучының ике ел кичектерелүе һич гаҗәб эш түгел, мөмкин бер эш. Мөселманлыгыбызга вә татарлыгыбызга юл бирелгәндә, безнең балаларыбызга бу ике ел да багышланырга тиешле
Алты яшь тулган балалар укуны үзләре дәгъва кыла башлыйлар. Җиденче яшендә балалык сыйдырган микъдарда татарча укый вә яза белгән балалар бик күп. Бу заманның җиңел әлифбалары белән күп бала мәктәпкә барганчы ук агаларыннан вә апаларыннан сораштырып укыштыра башлыйлар. Ике генә ел булса да мәхәллә мәктәбендә тәртип белән укыган бала ышкулга бик күп бәсыйрәт җыеп керәчәк. Ышкулның беренче елында ук андагы кыйраәт китапларын, хәтта татарча сарыфны аңларлык дәрәҗәдә булачак. Эш болай барганда, бер мәхәллә мәктәп белән ышкул ник бергә яши алмасыннар?!
Ләкин бу ихтимал бар: мәхәллә мелласы ышкулга дин мөгаллиме итеп тәгаен ителәчәк, имеш тә, мәхәллә мәктәбен ябачак, имеш. Андый меллаларга карабрак торырга кирәк: башка бер сылтау табып, алар мәчетне дә япмасыннар!
Икенче бер ихтимал: бер мужик, аны-моны карамый, җиде яшьлек баласын тота да ышкулга бирә. Анда да барыбер дин укыла ич, ди. Мондый мужиклар хакында бик сак булырга кирәк. Аларның арасында минем балам дин вә тел дәресләре укымаса да ярар, грамотный булып дөнья эшенә керерлек булса, минем өчен шул җитә, диючеләре чыкмасын.
Мондый ихтималлар булмасын өчен, халыкны дини вә милли рухта тәрбия кылу кирәк, дибез. Иске, тәртипсез тәрбиябез дә безгә андый мелла вә шундый мужик бирмәгән иде. Безнең бик надан кешеләребездә дә дини вә милли рух таза була иде.
Моннан соңра бу рухның кимүен түгел, артуын көтәргә кирәк. Моңа кадәр безнең мәдрәсәләребезнең мәктәп яба торган мелла биргәннәре юк. Алар һаман юк мәктәпне бар итә торган меллалар биреп килделәр. Меллаларыбызның да моңа кадәр мәхәллә баласына дин вә тел укытмый торган итеп тәрбия кылынганнары юк. Моннан соң да, әлбәттә, андый тәрбия булмас.
Мөселманнарның теләвенә карамыйча, һәр мәхәлләдә балаларны сигез яшеннән үк ышкулларда укыту мәҗбүри ителгән тәкъдирдә, мәхәллә мәктәпләренең калуы безгә бигрәк тә кирәк, чөнки ул тәкъдирдә безгә 12 яшьлек балаларны, балигъ булып, эшкә керешкәнче, мәхәллә мәктәпләрендә укыту мөмкин булачак, ләкин шаид эш моңа калмас. Балаларны 10га кадәр мәхәллә мәктәбендә укыту мөмкин булыр.
Ышкул ачылган зур авылларның һәммәсендә бу хәл, ягъни, балаларның әүвәл мәктәптә, соңра ышкулда укулары булып тормактадыр. Уку яшьләрендә булган сиксән баланың яшьрәкләренең һәммәсе мәхәллә мәктәбендә, зурраклары ышкулда укыйлар. Учительләр үзләре балаларның ислерәкләрен сайлап алалар.
Янә шуны да искә алырга кирәк ки: илле генә йортлы авылларга ышкул салыну ихтималы юктыр. Салынса, ышкуллар зуррак авылларга салыначаклар. Кечкенәрәк авылларның балалары шул ышкулларга йөртеләчәк. Һәр кечкенә авылга ышкул салынганда да, ир балалар өчен – бер, кызлар өчен икенче салынмаячак. Булса, фәкать бер комплекты илле балалык бер ышкул булачак. Ничек булса да, һәр авылда егерме-утызга кадәр яшь бала ышкулга керә алмыйча читтә калачак. Шулар өчен дә безгә мәхәллә мәктәпләренең калуы кирәктер. Мәхәллә мәктәпләреннән морад ирләр мәктәбе генә дигән сүз түгел. Безнең кыз балаларыбыз да мәхәллә мәктәбендә мелла хатыныннан йә мөгаллимәдән укыйлар. Безнең кыз балаларыбыз өчен дә мәхәллә мәктәбе кирәк. Мәхәллә саен мәктәпләр берәр генә булырмы, әүвәлдәгечә ике көенчә тотылырмы – анысы икенче мәсьәлә.
Безгә дөньяви мәктәп тә, ягъни ышкул да кирәк. Ул ышкулларда да һәр фәннең үзебезгә тиешенчә укытылуына тырышырга кирәк. Динебез дә, телебез дә аларда укылырга тиешле. Һәр милләт үзе динен вә телен балаларына ни микъдарда укытса, без дә шул микъдарда укытырга тиешле. Һичбер милләт үз телен вә үзенең тарихын балаларына укытмый калмый, безгә дә болар кирәк. Әгәр дә безнең балалар, ике-өч ел мәхәллә мәктәпләрендә укымыйча, туп-туры рәсми-дөньяви мәктәпләргә керсәләр, аларның ул мәктәпләрдә әлифба укудан башлары чыкмаячак. Беренче елда төрки әлифба укысалар, икенче елда гарәби әлифба белән үткәрәчәкләр. Өченче елдан Коръән белән бер кыйраәт китабы укыячаклар. Дүртенче елда гыйльме хальдән бераз, соңрак ислам... Бу тәкъдирдә дүртьеллык ышкулларда дини вә милли тарих белән шәригатькә урын юктыр.
Йолдыз. – 1916. – №1664. – 29 июнь.
Кереш мәкаләне һәм текстларны басмага Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН әзерләде. Текстларның стиле чыганактагыча сакланды.