Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӨНЬЯЛЫКТА КЫЛГАН СӘФӘРЕМ...


Бик җиткән!..
Халкым хакны әйткән:
Ак Иделләрнең лә аръягында
Бер энәгә – симез бер сыер;
Тир түкмичә мул сый көткән бәндә
Чит җирләргә барып сыеныр да
Кеше кояшына кызыныр.
Иллә-мәгәр кемнәр
Читтә каңгырганның: «Монда оҗмах», –
Дип әйткәнен кайчан ишеткән?!
Салма коткы! Кусалар да китмим.
Туган илкәемдә хәсрәт чигеп
Дөнья көткәнем дә бик җиткән...


Шулай ук та…
Атармы таң, туармы көн, диеп,
Багып торган чакта баешка,
Ил-күршедә утлы яулар күреп,
Батамын да куям сагышка.
…Сүриядә көннәр – комдай кайнар,
Төн – күмердәй кара Донбасста;
Иблис алкышларлык хәлләр анда:
Гаярь ирләр сабый җанын кыяр,
Баш кискәне – яшәр оҗмахта.
Ай кителеп җиргә төшәр кебек,
Кояшта да серле шартлаулар.
Ходай ерак,
кырга сыймас кыргый
Суешлардан безне кем саклар?
Купса күктә афәт, иксез Җир дә
Кысан читлек сыман тоелыр;
Бәндәләр соң, чебеш төсле, җанын
Җанга терәп кая сыеныр?
Явызлыклар тәмам авызлыксыз.
Хәерлегә булсын!.. Оныклар
Шулай ук та Кабил илә Һабил
Язмышларын янә кабатлар?


Иртәгәне күзәткәндә
Бәндәләргә кара! – Көн итәләр,
Акча исләренә исереп;
Кара таңнан торып, кара тиргә
Батасы юк, кара җир сөреп.
Безгә ни! – Ике дөнья – бер акча;
Иртәгәне ишәк кайгыртсын.
Вәт ихтыяҗ килеп тугачтын,
Марсианнар төшеп, алмагачта
Үстерерләр ипи, ә оныклар
Өзеп кенә алыр агачтан…
***
Кай тарафка гына юл тотса да,
Кемнәргәдер җил гел уңайга;
Әнә берәү, очын-очка ялгап,
Дөнья көтсә, байлар – шыр майда.
Калкыр микән хаклык шулай да?..


Табигать һәм кеше
Табигатьтә барча терек – бөек;
Бак әле син моңлы кошларга! –
Кайда тели, кайчан тели, – сайрый.
Масаю юк. Рәхмәт аларга!
(Өсләренә төзәп таш атыгыз,
Бер-бер ялгыш нота тапсагыз.)
Табигатьтә бармы бер үсемлек,
Шау чәчкәсез, татлы җимешсез?
Томырылып күзгә карар җиләк
Хас кул сорар сабый ич үксез.
(Юмартлыгын кара: тулгач сутка,
Бар байлыгын бирә ул бушка.)
86
Табигатьтә артык җан тапмассың;
Быжгак бөҗәк, шакшы хәшәрәт,
«Калма безнең хәлгә, аң бул, адәм!»,
Дип кылмыймы алар ишарәт?
(Сөйрәлмикче, тиңләшербез кошка,
Тиеп торса башлар кояшка.)
Табигатьтә чиксез көч-кодрәт;
Ярсу давыл, шашкын өермә
Кисәтүле җан ачысы аның:
«Бума суны, тауны җимермә!»
(Тимер өзәр тиле генә белмәс, –
Җимерергә акыл кирәкмәс.)
Табигатьтә олуг мәрхәмәтлек;
И Илаһым, җирнең тере килеш
Тунап бетергәч тә тиресен, –
Һомай коштай янә тере син!
(Ачы уйлар баса шул мәлләрдә:
Кем икән ул кеше гамәлдә?)
........................................................
Һаваланма, кешем! Бак үзеңә! –
Ни аермаң кыяк үләннән?
Икегез дә кояш үсентесе:
Кара җиргә тамырларын җәеп,
Көйдерәчәк күккә үрелгән...


Чүт-чүт кенә...
Үкенечләр генә тудырдымы
Дөньялыкта кылган сәфәрем?
Тоттым тәки, дисәм, бәхет кошын,
Җитмәде буй чүт-чүт, каһәрең!
Тулган Айдай иде тәүге ярым, –
Булмас монда тамчы ялганым;
Их-ма, кыска чәчләремне озын
Толымнарга ялгый алмадым.
Кызыгыпмы данга, аны җирнең
Җиде катларыннан эзләдем;
Хәерсезең, чүт-чүт алдан килеп,
Төяп алып киткән кемнәрдер.
Җир томанга батты. Күп уйладым:
Ничек чыгарырга яктыга?
Күчәреннән тотып күчерергә
Җитми калды куәт чак кына.
Күзгә җиле тиде, тоттырмады
Киләчәкнең өркәк тулпары;
Ялларына ябышырга кылдай
Ара гына иде нибары.
Узды гомер бушка, бетте тузып
Кешелеккә кигән күлмәгем;
Язмышымдыр, сыңар сөенечнең
Сынык шәүләсен дә күрмәдем.
Кемнәр янар, кемнәр генә ямар? –
Еллар кара, заман сүтелгән;
…Шыпын басып әҗәл килә ята,
Ә кибәнне очлап бетмәгән,
Тфү, шайтаның!..


Вакыт хакында
Вакытларның узганына көймә,
Узачак ул бездән башка да;
Җисми булса, байлар хөр яшьлеген
Сатып алыр иде акчага.
Җилә вакыт ярсу тулпарларда,
Йотып каласың тик тузанын;
Кеше кадере артыр, суырып
Бетерсәләр тизрәк җир канын.
Вакытларның моңсулыгын тойдым,
Аяк баскач туган ягыма;
Җанкаемны өзеп алып, элеп
Китәрләрдәй булдым каенга.
Вакытлар да сыктап елый икән,
Сугылса җил кабер ташына;
Бай тирәктә кош сайраса, йөрәк
Хәсрәтләрдән бераз бушана.
Вакытларның тукталганын күрдем,
Яшь күкрәкне пуля тишкәндә;
Җирдәге җан исәбеннән күбрәк
Үлем хәзерләдең ник, бәндә?!
…Вакыт Галиҗәнаплары! Булмас
Дәвамыңа һичбер катнашым;
Узып киткәч, йотып яшең, ачы
Тузанында аунап каласың…