Алинә Бикмуллина хикәяләре
Социаль челтәр
Дүшәмбе көннәрендә генә уза торган мәктәп линейкасына бүген көтмәгәндә җыеп алдылар. Мондый гадәттән тыш «линейкалар» йә берәр нәрсә майтарылса, йә үтә дә мөһим чаралар көтелсә генә җыела.
– Хөрмәтле дуслар! Бүгенге линейканы озын-озакка сузмыйбыз. Бер мөһим вакыйганы бөтенегезгә дә җиткерергә булдык, – дип сүз башлады мәктәп завучы Флёра Сәйфетдинова. – Яңа гына өстән фәрман килеп төште. Мәктәп турында район халкына, аннары республикага җиткерер өчен социаль челтәрләрдә эшне көчәйтергә боердылар. Сез социаль челтәр дигән әйберне бездән дә яхшырак беләсез. Һәрберегезнең өендә интернет бар хәзер. «Вконтакте» челтәрендә «Олы Әшнәк урта мәктәбе» дигән төркем ачтык. Хәзер шул төркемгә кешеләр җыярга, мәктәп вакыйгаларын язарга кирәк. Арагызда каләм чарлаучылар бар. Языгыз, кызыклы көннәрегез, дәресләр белән уртаклашыгыз, дус-туганнарыгызны өстәгез. Безнең авылдан каләм әһелләре шактый чыккан, сезнең арада да, бәлки, булачак язучы-журналистлар бардыр. Сез төркемгә күбрәк дуслар өстәгез, мәктәп тормышын яктырткан вакыйгаларны языгыз, мәктәп рейтингын интернет кырларында да үстерик. Конкурс эшләренә бер атна вакыт бирәбез, икенче атнага нәтиҗәләр чыгарылыр. Кем иң яхшы язма теркәп, иң күп лайклар җыя, төркемгә кешеләрне күпләп өсти, шул кешегә махсус бүләк – телефон бирәбез. Телефонны мәктәбебезне тәмамлаган артист Ирек Хафизов үзе тапшырачак. Ул әлеге бәйгенең иганәчесе булып тора. Димәк, киттек, – тырышыгыз, күрсәтегез, языгыз, мәктәп данын бөтен районга, республикага таратыйк, – дип, завуч сүзен тәмамлады.
Мәктәптә конкурслар еш үткәрелә, ләкин монысы укучыларны аеруча да тәэсирләндерде. Бүләккә телефон, диләр ич.
– Егетләр, телефоны нинди, дип сорарга онытканбыз. Андроид микән, гадәти төймәле булмасын тагы, ә бәлки айфон биргәндер әле теге иганәче дигәннәре,– дип класстагыларга сүз катты Айрат.
– Безнең урамга кайта ул Ирек абый, нинди айфон булсын ди анда, үзе дә төймәле телефон белән йөри, – дип көлде Алисә.
– Әйе шул, сорамадык яхшылап. Төймәле генә телефон булса, ул лайклар өчен эшләп тә утырасы юк. Өйдә өч-дүрт телефон бар андый, – дип сүзгә кушылды Ленар. Телефонның нинди икәнлеген белмәсәләр дә, мондый җиңел конкурстан берсе дә читтә калырга ашыкмады. Әнә, шигырьләр язып, иләсләнеп йөрүче Марат шул ук көнне шигырь язып ташлады.
Тау башында горур басып
тора ул безнең мәктәп.
Сүз табалмыйм, остазларны
язарга монда мактап.
Телефонын гел кулында йөрткәч, шунда ук теге төркемгә элеп куйды. Иң беренче булып үз шигыренә лайкны да чәпәде.
– Бу шигырь болай гына, старт бирер өчен генә, соңрак яхшырагын язам әле, – дип, телефонын алып куйды.
Алисә мәктәптә үткән рәсем конкурсы турында мәкалә язарга булган, хәзер рәсемнәрен биргән һәр кешедән, нигә болай ясадың, нигә тегеләй ясадың, дип, интервью алып бимазалый.
Альбинаның узган атнада туган көне иде, әтиләре яңа фотоаппарат бүләк иткәннәр. Ул икенче көнне үк, фотоаппаратын тотып, мәктәпне төрледән-төрле ракурсларда фотога төшереп йөрде: тәрәзәләрне ачып та төшерде, дәрес вакытларында да шыртлатып алды, мәктәп баскычларына ятып та кыланды.
Алмаз исә мәктәпне тәмамлаган кешеләргә интернеттан хатлар язган һәм «Безнекеләр» дигән рубрика булдырып,тегеләрдән истәлекләрен яздырта башлаган. Шул рәвешле, бөтен мәктәп мәш килде. Бер генә конкурста да болай катнашканнары юк иде. Бер атна булып килгәндә, «Олы Әшнәк урта мәктәбе» дигән төркем яңалыклар белән чуарланып бетте, кешеләр артык җыелмаса да, сәгать саен яңалык эленде. Ашханәдәге пешерүчеләрдән рецепт та яздырып куйдылар, завхоз Илдар абыйдан эшенең бик әһәмиятле булуын сөйләттеләр, укытучы Рәсимә апаның ни өчен бер класста ике ел утырып калуын да яздылар... Бу атнада күпләр дәрес әзерләүне дә онытты, телефон отасы килү теләге бөтен мәктәпнең һушын алды. Шәмси генә берни эшләмәде. Беренчедән, аның өендә интернет юк, икенчедән, инде нәрсә язарга да белмәде, чөнки барысын да язып бетерделәр кебек тоелды аңа. Бәйгегә йомгак ясарга бер көн калгач кына, аның башына идеаль фикер килде. Журналист кеше дөресен язарга, ялагайланмаска, дөреслекне фаш итәргә тиеш, диләр бит. Ул да мәктәптәге җитешсезлекләрне язарга булды. Күрше егете Айраттан ике сәгатькә кесә телефонын сорады да, төркемгә кереп, алдагы язмаларга үзенчә анализ ясады һәм үзе дә кулына каләм алды.
«Районыбызда әллә ничә Әшнәк бар, ләкин безнеке – Әшнәкләрнең дә Әшнәге.
Авылыбыздан язучылар да, журналистлар да, артистлар да, хәтта тарихчылар да чыккан. Минем дә үткен каләмле журналист буласым килә. Ялагайлыкны җенем сөйми. Менә мәктәптә конкурс игълан иткәннән соң, бөтен укучы мәктәпне мактарга ашыкты. Ни өчен? Телефонлы буласылары килә. Ә болай дөрес түгел ул. Шуңа да мин фаш итәргә булдым мәктәпне.
Мәктәпкә акбурлар кайту белән, биология укытучысы Фәридә апа аларны өенә ташый, чөнки аның кызлары акбур ашарга ярата. Аннары без дәрес вакытында күрше класслардан акбур сорап интегәбез. Ел башында мәктәпнең бөтен укытучыларына да ноутбук бирделәр, ә информатика укытучысы алар белән бергә булган флешкаларны алып калган да хәзер шуларны «авито»да сатып ята (миңа моны ышанычлы чыганаклардан җиткерделәр). Авылыбыз мулласының алты баласы бар, аларның берсе дә ашханә өчен түләми, имеш, әтиләре мулла, сәдакага гына яшиләр. Өйләренә беркөнне кергән идем, аларның өй түрләрендә «ЖК» телевизор, күн диван, массаж ясый торган кресло, тагы әллә ниләр бар. Ә балалары мәктәптә бушка ашый. Ник мәктәп җитәкчелеге аларны барып тикшерми? Укучылар бөтенесе дә бертигез булырга тиеш. Узган язда мәктәпнең түбәсен яңа калай белән яптылар, завхоз Илдар абый тәки чәлдерде калайларның бер өлешен. Оялмыйча да үзләренең түбәләрен шул калай белән ябып куйды. Бөтен авыл күрә моны, мәктәп һәм Илдар абыйларның түбәләре генә шул зәңгәр төстә бит. Тик берсе дә дәшми.
Шундый хәлләрне саный китсәң, бик күп алар бездә. Бездә генә түгел, һәр мәктәптә дә бар алар. Күрә белергә, фаш итәргә генә кирәк намуссыз кешеләрне. Батыр йөрәкле егет булып, каләм белән көрәшүдән дә яхшырак эш юктыр».
Менә иртәгә конкурска нәтиҗә ясалыр, бүләкне дә лаеклы кешегә бирмәячәкләр. Әти-әниләре кибет тотучы Алисәгә эләгер инде, йә булмаса ай саен телефонын алмаштыручы Фидаильгә, дип уйлады Шәмси һәм, «бисмилласын» әйтеп, үзенең уникаль язмасын стенага беркетеп куйды.
Шәмсинең язмасы төнге унбердә генә беркетелгән булса да, иртәнге сигезгә Әшнәк мәктәбе төркеменә 500дән артык кеше өстәлгән (авылда да аның кадәр хуҗалык юк бит хәтта), 80 лайк куелган, 15 репост ясалган иде. Хәбәр тиз арада директорга килеп җитте, директор, язманы күрү белән, үзенең сәркатибе Ләйсәнгә комментарийларны алып ташларга, язманы тизрәк юкка чыгарырга кушты.
Математика дәресе вакытында Шәмсине директорга чакыртып алдылар, ул инде төнлә нәрсә язганын үзе дә анык кына хәтерләми иде. Директорның кара йөзен күрүгә, барысы да тиз исенә төште үзе.
– Энем, син үзеңне кем дип белдең шуның кадәр?! Башкалар арасыннан шулай аерылып торырга яратасың инде, ләкин бу эшең бернинди кысаларга да сыймый. Бүген төштән соң әти-әниеңне көтәбез.
– Фәрит Хәмитович, конкурска линейкада йомгак ясарга вәгъдә иткән идек. Ирек шалтыратып, кайта алмавы турында әйтеп гафу үтенде, телефонны үзегез генә тапшырыгыз инде, диде. Нишлибез? – дип, ишектән сәркатип Ләйсән килеп керде.
– Беренчедән, төркемне чистартыгыз, комментарийларны админ аша гына язып була торган итеп ясагыз! Ә бәйгегә йомгакны хәзер ясыйбыз. Менә шушында. Бәласеннән башаяк. Ни дисәң дә, бер төндә 500 кешене җыйган бит. Молодец, Шәмси! Менә сиңа телефон! Шуның белән, энем, сөйләшүем тәмам, калганын әтиең аша аңлатырмын, безнең телне аңламыйсың син барыбер, – дип, директор, ишеген ачып, Шәмсине чыгарып җибәрде.
Шәмси, кулына чыбыклы телефонын тотып (ә аларның өйләренә телефон да кермәгән бит), «эх, башта нинди телефон икәнен төпченәсе калган, юкка төн йокыларымны калдырып язып ятканмын» дип уйлап чыгып китте.
Мәктәпкә эшкә йөргән кебек еш барырга күнеккән әнисе урынына бүген кичкырын гына Шәмсинең әтисе китте.
Җәйнең ямьле бер көне
Менә шулай инде, 1 сентябрь дигәннәре беренчегә баручыларга (чөнки алар әле алда ниләр көткәнен чамаламый) һәм укытучыларның үзләренә генә (шуның кадәр чәчәк тагы кайчан бирерләр ди) бәйрәм ул. Калган укучылар өчен гадәти уку көне. Менә 7 нче сыйныф укучыларына бәйрәм көнне үк расписание төзеп куйганнар.Җитмәсә, ике дәрес рәттән–татар теле. Укытучылары Резедә Зөфәровна ике дәрес эчендә «Җәйнең ямьле бер көне» дигән сочинение язабыз, дигәч, ярты классның сөмсере коелды. Шундый матур көнне бозарга ул гына булдыра инде. Әнә алтынчы класслар, укытучылары белән табигать кочагында фотосессия ясап йөри, сигезенчеләр, өстәл табыннары ясап, классташлары Айратның туган көнен һәм берочтан белем көнен бәйрәм итәләр, бишенче сыйныфлар бәйрәм линейкасыннан соң өйләренә сызды, башлангычлар турында әйтеп тә торасы юк. Ә җиденчеләр сочинение яза. Адәм хурлыгы.
Шәмсинең аеруча да кәефе төште. Өйгә язарга бирсәләр, китап-мазардан күчергәләп, берәр нәрсә әвәләр иде дә – юк шул. Матур кәчтүм-чалбарлары белән мәктәпнең икенче катына да менеп җитәргә өлгермәде, озын булганга, бәйрәм линейкасында да арткы рәттә басып торды (кәчтүмнәрен күреп өлгермәгәннәрдер, шәт), шуның өстенә әле җәйдән соң шөрепләре дә ныгытылмаган башка эш кушылды.
Укытучыга мин ручка-кәгазь апкилмәдем, дип тә караган иде, үч иткәндәй, күрше партадагы Ленар, мин берничәне апкилдем, дип, тизрәк яңа дәфтәр белән ручка сузды.
Беренче дәрес күз ачып йомганчы узды да китте. Бөтен кеше и язды, и язды. Шәмсинең генә башына матур уйлар килмәде, тик утырганны сизмәсеннәр, дип, кәгазьгә рәсемнәр ясап утырды. Ни турында язсын ди ул?! Җәй буе авылда ятты, ара-тирә күрше авылга әбиләренә төшкәләде. Шуннан. Тарих укытучысы Ильяс абый әйтмешли, иҗтимагый әһәмияткә ия булмаган вакыйгаларны «чебеннән фил дәрәҗәсенә күтәрү» катгый тыела.
Җиденчеләр тәнәфескә дә бүленмәде. Әйтерсең лә бөтенесенең әйтер сүзләре күбәйгән, башларын да күтәрми, әллә ничәшәр бит сыптыралар гына. Әллә барысы да кичә үк белгән инде сочинение турында, уй-фикерләрен чәчәк бәйләмнәре кебек төйнәп килгәннәр дә хәзер шуны язып утыралар, дип уйлады, кәефсезләнеп, Шәмси. Эх, ник берсе торып «бәйрәм көнне нинди сочинение инде, апа!» дип сүз башламый. Калганнары шунда ук кушылыр иде бит, укытучы да йомшарыр иде, бәлки. Юк шул, башларын игәннәр дә язалар... система коллары!
Шәмсинең башына никтер гел җәйнең ямьсез яклары гына килде. Ручкасы тик тормасын өчен, аны кәгазь өстендә арлы-бирле йөрткән булды. Яңа уку елына дип алган күлмәкләре бугазын буа башлады, тизрәк кәчтүмнәрен салып ташлап, иске футболка-шортигын киеп, мендәрен кочасы килеп китте (бу вакытта ул бит әле йокларга күнеккән иде). Түзмәде, сикереп торып басты да сүз башлады:
– Резедә Зөфәровна, ярыймы сүз әйтсәм?
Каләм кыштырдаткан тавыш кына ишетелгән класс бер мәлгә тын калды.
– Ярый, Шәмси, әллә бетердең дәме? – дип елмайды укытучы.
– Бөтен мәктәп ял итә,тфү...бәйрәм итә.Сез генә беренче көннән үк бимазалыйсыз. Ел да шул хәл. Беренче дәрестән үк йә диктант, йә инша, йә сочинение. Ничек мин башымны эшләтергә көйлим ди инде. Аннары ни турында яза алам соң. Авылдагы хәлләрне үзегез дә белеп торасыз. Шуларны язып, юләр кебек бер-беребезгә сөйләүдән ни мәгънә? Менә минем өчен җәйнең бер ямьле көне дә булмады. Көтүгә чыктым, түбән очтагы Фөлүзә апаларның сарыклары югалды – ике тәүлек эзләгәннән соң гына таптык, шуның аркасында әтидән шәп үк эләкте. Рәис абый буасына су коенырга баргач, Алмазны коткарам дип кергән идем, үзем баттым, мине коткарырга – ярда ун егет торса да – берсе дә кермәде. Һәр иртә һәм кичен унбиш сутый бакчада колорадо коңгызы чүпләдем. Үзебезнең бакча гына җитмәгән, колхоз кырына чыгып чөгендер матикладык. Аннары мәктәптә практика башланды. Мәктәп бакчасын карадык. Июльдә ай буе печәнгә йөрдек, әле безнеке генә булса бер хәл иде. Күршедәге бөтен карчыкларга булышырга туры килде. Булышмас идем дә, әни «кешедән яхшы түгел», дип, ирексезләп кертеп җибәрә. Хәтта клубка шәһәр кызларының биегәннәрен карарга чыгарга да хәл калмый иде. Шулай, Резедә Зөфәровна! Саный китсәң, хәлләрне бездә берегез дә кызыгырлык түгел. Ә сез җәйнең ямьле бер көне, дисез. Гаиләдә бердәнбер бала булгач, бик авырга туры килә. Тормыш йөге минем сыртка төшә. Ярый ла Айратның апасы үзен Казанга алып китеп гүләйт итеп апкайта; Ленарның әби-бабасы, сиксәндә булса да, бөтен эшне үзләре җимереп эшли; Алисәләр кибет тотканга вапше да балда-майда гына яшиләр... Менә алар хәзер «ямьләндерер» инде сочинениеларын. Ә мин, бишле алыр өчен ялганлап, «матур булды җәйләр, эх», дип язарга җыенмыйм. Так што, Резедә Зөфәровна...
Шәмси сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, тәнәфескә чакырып, кыңгырау чылтырады. Бөтен класс, дәррәү килеп дәфтәрләрен җыеп, укытучы өстәленә өйде дә, тукталышка үзләренең автобуслары килгәнмени, ишеккә таба чаптылар. Класста укытучы белән Шәмси генә калды. Резедә апасы:
– Так что, Шәмси энем, котлыйм сине. Җәйләр үтеп китте, көзен бәрәңге аласың да башка артык эш булмас, ә бүген сиңа эш – өйдә сочинение язарга, – дип, күзенә төшкән чәчләрен рәтләп куйды да.– Онытма, иртәгә беренче дәрес – әдәбият. Җәйгә укырга биргән әсәрләргә анализ ясаячакбыз, – дип, класстан чыгып китте.
Дегустатор булам!
Ел да бер балык башы дигәндәй, быел да мәктәптә «Үскәч мин кем булам?»
дигән кичә оештырырга булганнар. Гадәттә, бу чараны зурлап үткәрәләр: үзеңнең
булачак һөнәрең турында презентация ясарга, шул рәвешле киенергә, өстенлекләре
турында сөйләп, мәктәп халкын ышандырырга тиешсең. Бу елда да чарада дистәдән артык укучы катнашырга теләк белдергән. Җырчы булам дигәне матур күлмәкләр
белән причёска ясап килгән, укытучы булам дигәне дәфтәр-китаплар тоткан, рәссам
булачагы попугай кебек төрле төстәге шарф ураган. Ниләр генә кыланмыйлар инде.
Чарада катнашучылар, дәресләргә кереп тормыйча, репетиция ясаячакларын
белүгә, Шәмси дә «мин дә катнашырга телим!» дип аваз салды. Катнаштырсалар
яхшы булачак: барыбер дәресләрнең яртысы әзерләнмәгән, икеле алганчы, теленә
булса да салынып чыгар.
Класс җитәкчесенең «син әзерләнмәдең бит?» диюенә каршы ул:
– Мин бик тә катнашырга телим, минем һөнәр өчен махсус киенү кирәкми, шул
килеш тә бара, – дип әйтеп ташлады.
– Шәмси, син әзерлексез килеш бөтен бәйрәм чарасын боза аласың, кызлар-
егетләр бер ай алдан әзерләнә башладылар бит, башка вакытта катнашырсың, –
дигәч тә, җиңел генә күнмәде.
– Юк, Рушания Габдулловна, мин әзерләндем, чынлап!
– Йә, кем булырга җыенасың соң инде син?
– Ы-ы-ы... дегустатор! – дип, кичә генә телевизордан ишеткән яңа сүзне әйтеп
ташлады.
– Анысы ни дигән һөнәр инде тагы, юк-юк, шаярып, монда кичәнең ямен алма әле.
Әле ике ел элек кенә «мин ди-джей булам» дип утыра идең, узган ел депутат булам
дидең, «д» хәрефенә башланган һөнәрләрне генә сайлыйсың ахры син... Икенче
елга, бәлки, әле диктор, йә булмаса драматург булам, диярсең... Син уйлана тор,
ләкин бу елгы чарага кермә, күреп торам, син әзерлексез килгәнсең. Чарага күрше
мәктәп укытучылары һәм район газетасыннан яшь корреспондент да чакырылган,
бөтен эшне бозып куярсың тагы.
– Рушания Габдулловна, дегустатор, дигәч, дегустатор булам. Дегустатор эшне
бозмый, киресенчә, барысы да уңышлы булсын өчен, алдан иснәнә торган һөнәр
ул. Ни кызыгы бар инде ул мин укытучы, мин җырчы, мин артист булам, диюләрнең.
Ә монда – яңа һөнәр! Аннары безнең кушамат та дегустаторларныкы кебек бит –
пәрәмәч. Бабайның ис-тәм тоюы көчле булганга, авылның икенче башындагы Галимә
апасына иртәнге алтыда ук бара, яңа пешкән унбер пәрәмәчне бер утыруда ук бәрә,
шуннан бу сүз тарала да, «пәрәмәч» дип кушамат тагалар безгә. Безнең геннарда
бугай ул дегустаторлык сәләте: әти заварканы иснәп карый да кайсы көнне сәгать
ничәдә ясалганын әйтеп бирә; бабай шулпаны бер кашык кына каба да ничә кашык
тоз салганын чамалый; энекәш шоколадларның кайчан чыкканын әпридиләт итә
ала. Ә мин... мин боларның барысын да үзем генә дә эшли алам. Әнидә генә андый
сәләт юк, хәер, хатын-кызларга кирәкми лә ул, алар болай да артык иснәнеп йөриләр.
– Ярый, Шәмси. Тик кичәне бозсаң, кара аны, мәктәпнең кара тактасына
фотографияңне ел буена элеп куячакбыз! Ояты үзеңә булыр! – дип ризалашты
килешүдән гайре чарасы калмаган укытучы.
Кичә башланды. Мәктәпнең алдынгы укучысы Айдар, чыгып, үзенең галим
булачагы турында сөйләде. Аңа бүген махсус киенеп торасы да юк – болай да көн
саен күзлектән, ел буена кәчтүм-чалбардан, галстуктан, кулларына сәгать тагып йөри.
Җирән чәчле сипкелле Ләйсән, чыгып, җырчы булырга хыялланам, диде. Үзенең
кәкре аякларын сизми микәнни, кем инде моны сәхнәгә чыгарсын дип уйлады Шәмси.
Гөлназ исә китапханәче булам, дип гәп сатты. Динара кибетче булачагын
җиткерде.
Чират Шәмсигә дә җитте. Ул инде нәрсә сөйләргә җыенганын да оныта язган иде.
– Дегустатор булам мин. Кем икәнен беләсезме аның? Ис һәм тәмнәрне аеручы
гына түгел, ә истә калдыручы да. Җиңел һөнәр дип уйлый күрмәгез. Әлеге сәләткә
дөньядагы кешеләрнең нибары унбиш проценты гына ия икән. Менә күз алдыгызга
китерегез: үсәм дә шикалат фабрикасына дегустатор булып урнашам, берсен ашыйм,
икенчесен, өченчесен... әкәмәт булачак инде. Шикалаттан туйгач, сыра заводына
(директорның акайган күзләрен күрүгә), о-ой, юк, сыраныкына түгел, сырныкына китәм. Аларны ашап туйгач – башкасына. Әти әйтмешли, капчык күтәрми торган
эш сайларга кирәк, әле, шуның өстенә, тамак та туеп кайта торган булса, бөтенләй
дә яхшы.
Матур гына итеп сөйләгәндә, Шәмсине теге редакциядән килгән кеше туктатты:
– Чыгышың бик тәэсирләндерде. Шулай да әлеге һөнәрне син тамак ягын
кайгыртып кына сайламакчымы? Әллә тагы үзенчәлекләре, башка файдалы яклары
да бармы?
– Әлбәттә, ашау ягы белән генә түгел... Мин үземнең мондый сәләтемне
кечкенәдән тоеп киләм. Мәктәптәге аш кичә үк әзерләнгән булса, шунда ук
пешерүчеләрне шелтәлим. Алар миңа, күзләрен шарландырып, «каян беләсең?»,
диләр. Класста кинәт һава «бозылса», кемнән чыкканын да беләм... «Шанель»
сибенеп йөрүче Рәшидә Исхаковнаның, өеннән чыгып, мәктәпкә килеренә ничә
метр калганына кадәр чамалыйм... Классташ егетләрнең тәнәфестә тәмәке көйрәтеп
керүләрен дә сизәм мин. Борын шәп минем, коеп куйган дегустатор инде! Аннары
дегустатор булыр өчен ЕГЭ ише әйберләр белән дә азапланасы юк, математиканы
ник шунда берлегә бирмисең! Шәп бит... Күп инде аның үзенчәлекләре... – дип тезде
генә Шәмси. Алгы рәттә утыручы мәктәп җитәкчелегенең йөзләре бер каралды, бер
агарды. Чара өчен җаваплы булган Рушания Габдулловнага директор каш астыннан
карады да чыгып ук китте. Чара тәмамлану белән, укучылар таралышты. Укытучылар
исә мәктәп кунакларын сыйларга дип табын әзерләнгән завуч бүлмәсенә чаптылар.
Ике көннән район газетасының беренче битендә үк «Әшнәк мәктәбеннән ТРның
атказанган дегустаторы чыкмагае» дигән мәкалә басылды.
Ураза
Рәхәт тә инде бу әбигә: өстәл түрендәге урын аңа, йомшак карават – аныкы, итнең тәмле калҗасы тагы аңа, әбиегез намаз укый тавышланмагыз, әбиегез ятып тора, урамда йөреп керегез, әбиегезгә моны китерегез, әбиегезгә бу булган...
Әбиегез-әбиегез-әбиегез, дип ачуы чыга башлады беркөнне Шәмсинең. Бөтен әйбер һәм кешеләр әби тирәсендә әйләнә түгелме соң?! Җир кендеге диярсең. Әнисе еш кына Шәмсигә: «Әбиегез намаз укыганга, ураза тотканга – өйдә бәрәкәт-муллык», – ди. Күрше Диләрәләр дә муллыкта яши, әбиләре намазда булмаса да, Айратларның әбиләре бөтенләй юк, алар тагы та баерак әле... Так што, шыттырмасыннар миңа. Алайга китсә, тотам да үзем намаз укый башлыйм, уразасын да тотам, биесеннәр әле минем янда да дип уйлады ул.
– Әби, кайчан ураза көне? Әйдә бергә тотабыз! – дип, әбисенә эндәшкәч, карчыкның күзлеге үк төшеп китте.
– Ураза аена кадәр ерак әле, улым! Менә бу көннәрдә тотасым килеп йөри идем, пәйгамбәребез дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә тоту хәерле, дигән. Иртәгә бергә керик булмаса? – дип, оныгының дин белән кызыксынуына сөенде.
– Тотыйк әйдә, минем ураза тотасым килә. Мин дә дин юлына бассам, байлыгыбыз артыр, әйеме, – дип, әбисенең күзләренә тутырып карады.
– И-и, балам, булганы безгә җитәр, булганына шөкер итеп яшик, – дип, оныгын аркасыннан сөйде.
Мөнирә әбиләре, иртәнге өчтә үк торып, өстәлләр әзерләде, дүрт тулганда, Шәмси янына килеп:
– Вакыт, тор, улым, – дип, оныгының башыннан сыйпады.
Юк, ничек шушы вакытта җылы юрган астыннан торгандыр бу әбиләре. Хәер, аның янында биегән кебек минем тирәдә дә кайнашып торсалар, «улым, улым, улым», дип йөрсәләр, ник тормаска дип уйлады да җәлт итеп сикереп торды Шәмси. Ләкин тамагыннан ризык кына үтмәде, бер тәлинкә ашны көчкә ашады да чәйгә үрелде.
– Улым, яхшылап аша, карының ачар, – дип, әбисе өстәлдәге ит-бәрәңгеләрне, пешкән ризыкларны оныгына таба этте.
– Булды, әби, йоклыйм мин, – дип, өстәл артыннан китте.
Тик йокы гына кермәде. Әбисенең тәсбих тартуларына кадәр колак төбендә ишетелеп торды. Менә ул да ураза тотар, намазга да басар әле. Аннары «улыма тәмлерәген бирегез, йомшак түшәк Шәмсиебезгә булсын, тавышланмагыз, улыбыз ял итсен», дип, өйдәгеләр биеп кенә йөриячәкләр, дип, әзрәк уйланып ятарга да өлгермәде, будильник шалтырады. Шәмси бүген үзен бөтенләй башкача хис итте. Зур батырлык эшләгән егет кебек. Әле көне башланып кына килсә дә, кичен авыз ачу вакыты турында уйлады. Менә әниләре тәмле әйберләр алып кайтырлар, пешерерләр, улларын мактарлар... шулай уйланып класс ишеген ачуы булды, анда бөтен парталарга мороженое тезеп куйганнар. Бүген Альбинаның туган көне икән. Классташларын шул уңайдан сыйларга булган. Шәмсинең кәефе кырылды, ачуы чыкты, ләкин кешегә сиздермәде. Эченнән генә: «тапкансың туар көн», дип, Альбинаны битәрләде. Аннары «мороженое урынына шикалат апкилсәң ни булган, анысын өйдә дә ашап булыр иде», дип уйлады да үзенә тиешле туңдырманы тәмле ашарга яратучы Алсуга сузды. Алсу куанычыннан нишләргә белмәде, Шәмсигә тиешле туңдырманы да ике минутта юк итте. Дәрес башланганчы, Шәмсигә карап бер кызарынды, бер елмайды. Әйтерсең лә Шәмси аңа гади бер туңдырма түгел, бриллиант кашлы йөзек бүләк иткән?!.
Көне авыр үтте Шәмсинең. Эче улады, башы кинәт авырта башлады, моңарчы гел дәрестә бытылдап утырырга ияләшкән егет бүген су йоткандай булды. Укытучылар хәтта «бүген Шәмси юк мәллә?» дип тә сәерсенеп сорап куйгаладылар. Әби йоклыйдыр анда, обедка әниләре кайтып, әбиләрен уятмас өчен, аяк очларына гына басып йөридер... Ул тагын әбисеннән көнләште. Өченче дәрестән соң, бөтен мәктәп, күченнән кузгалган бал кортлары кебек, ашханәгә чапты. Шәмси, башын кулларына куеп, черем итеп алмакчы иде дә, өчпомак исе борынны ярып керде.
– Моны сиңа апчыктым, мә, – дип, теге Алсу, күзләрен тагы елкытып, Шәмсигә карап тора иде.
– Рәхмәт, үзең аша, мин бүген иртән бәлеш ашап килдем, – дип, өчпочмакны кызга кире бирде.
Классташлары ашханәдән өчпочмак, алма, вак бәлеш тотып чыктылар, тәнәфес буе ашадылар. Шәмси үзенең уразада икәнлеген белгертмәде. Белсәләр, шунда ук «мулла булырга әзерләнәсең мәллә?» дип үртәргә дә күп сорамаслар. Туган көн дигәннәре дә моның белән генә бетмәде. Юбилей икән – 10 яшь тулган Альбинага. Дәрестән соң тәмле «Прага» тортын бүлгәләп, соклар таратып чыкты. Түзмәде Шәмси дә, әби барыбер белмәячәк, ник интегеп утырам соң, дип, «Прага»ның иң зур кисәгенә үрелде. Каршысында елмаеп Алсу утыра иде. Бу юлы да, күзләрен майландырып, бер Шәмсигә, бер торт кисәгенә карады. Әллә тагы үз кисәген бирер дип көтте инде. Менә тотсын әле дип уйлады Шәмси һәм хапылдап «Прага»ны әмәлләде. Эчтән кәефе бозылды бозылуын, уразаны тотып бетерә алмады бит, шулай да үзен юатты, беркем дә белми бит, тоткан кыяфәт ясармын, өйдәгеләргә сиздермәм дип уйлады. Өйгә кайтуга ук, кояш баюын көтмәс өчен, йоклап алырга булды.
– Улым, синең янга классташың кергән, – дигән тавышка уянып китте. Кухняга чыкса, авылның бөтенләй дә икенче башында яши торган теге Алсу «Прага» торты белән боларга килеп җиткән.
– И балакайлар, хәзер өстәлне әзерләп бетерәм, ашап алырбыз, – дип, әбисе өстәл тирәсендә кайнашты.
– Мин ашамыйм, әтинең туган көне иде бүген, әле генә ашадык. Әни «Прага» торты апкайткан. Шәмси бүген «Прага» тортын шундый мактап ашады мәктәптә, шуңа күрә дә аңа тагы апкилдем, – дип әйтеп ташламасынмы теге сер тотмас үрдәк. Әбисе генә ишетмәмешкә салышты.
– Улым, аша менә монысын, бусын да авыз ит, – дип, өстәлдәге сыйларны Шәмсигә таба сузды.
– Пәнҗешәмбе көнне тагы тотсак, яхшы булыр иде, – дип башлаган иде, Шәмси, стенадагы календарьга карап:
– Булмый, әби, пәнҗешәмбе Айратның туган көне, тучны булмый, – дип елмайды.
Кәрим тавык
- Шәмси, үз-үзеңне тотышың бернинди кысаларга да сыймый, ни өчен тагы Гөлназны елаттың? – дип орышырга кереште Гөлсия Фатыйховна.
– Үзе елады, елатмадым, – дип башлаган иде, Гөлназ тагы үкереп елый башлады. – Кичә ул миннән көндәлегемне сорап торды, өй эшләрен күчереп аласы бар дип, өенә апкиткән дә көндәлекнең һәр битенә «Мин – карга!» дип язып чыккан! Тагы үксергә тотынды кыз.
– Шәмси, Гөлназ алдында гафу үтен, Гөлназ, син елама, яңа көндәлек алып бирер, ике атна эчендә алган билгеләреңне укытучылардан яңадан үзем куйдыртып чыгармын, – дип, укытучы Гөлназны тынычландырырга тырышты.
– Соң, гафу ит инде алайса, кәефеңне күтәрергә теләгән идем... – дип, Шәмси дә гаебен таныган кеше сыман кызга сүз катты.
– Миңа яңа көндәлек кирәкми, моны миңа Энҗе апам Мәскәүдән апкайтып бирде, тышын карагыз – Нюша төшкән, беренче битенә Нюша үзе автограф куйган бит анда, – дип, үксүен дәвам итте кыз.
– Соң, Гөлсия Фатыйховна, нәрсәгә үпкәләргә ди инде, бөтенебез дә кушамат белән әйтәбез бит бер-беребезгә...
– Шәмси, әниең әле кичә генә мәктәптә булды, аның өчен үзем кызарынып утырам инде, сиңа ун минут вакыт бирәм, шушы вакыт эчендә дуслашып өлгерәсез икән, молодцы, юк икән, әниеңне тагы көтеп калабыз, – дияргә дә өлгермәде укытучы, Шәмси инде аклану чарасын тапты да:
– О, минем башыма гениаль фикер килде, Гөлсия Фатыйховна! Иртәгә сишәмбе бит, димәк, иртә белән класс сәгате үтәчәк. Әйдәгез, үзем алып барам, «Кушаматлар дөньясы» дип атарбыз, бөтен классташлар үзләренең кушаматларының барлыкка килү тарихын сөйләр, кем әйтмешли, презентовать итәрләр. Менә яхшы булачак, Гөлназның гына кушаматы ямьсез түгел бит анда, әнә Рәмиснеке, мескенем, Чүптер, Илшатныкы – Махина, Илнарныкы – Баймак... Дөресен әйтергә кирәк, кеше үзе булмаганда, бөтенебез дә кушаматлап сөйлибез бит аның хакында, кушаматлар кичәсе үз кушаматыңны яратырга өйрәтәчәк. Кушамат – ул фамилиядән дә кадерлерәк бит, ни дисәң дә, бөтен нәселгә бирелә, кияүгә чыгып кына да аннан котылып булмый...
Гөлназның кәефе күтәрелсен дип кенә, укытучы да күнде:
– Классташларыңны ышандыра алсаң, әйдә соң, эшлә. Һәрберсенә өч-дүрт минут вакыт бирелер, бүген үк әзерләнә башласыннар. Класс сәгатендә кушаматлар турында сөйләү идеясе күпләргә ошады, әллә нинди әхлак-тәрбия турында сөйләтмиләр бит. Мәш килеп әзерләнделәр. Беренче булып сүзне Шәмси үзе алды:
– Безнең кушамат – Тавык, Бикмулла бабам авылда иң беренчеләрдән булып торып ишегалларын себерә-җыештыра торган булган, шуңа күрә «тавык» дип кушамат такканнар. Бабайның дуслары мине урамда күрсә, «ти-ти-ти», дип котырта башлый, кем баласы дип кызыксынганда, үзем дә «Кәрим тавыкларныкы», дип горурланып әйтәм. Так што, сез дә, горурланып, кушаматларыгыздан оялмыйча йөрегез, – диде дә горур кыяфәт белән парта арасына кереп утырды.
Сүзне югары очтагы Күселәр нәселеннән Ләйсән алды. Төрле әйбер җыярга һәвәс булган бабасы Әхәткә кушылган икән кушаматы. Иске акчалар да җыйган ул, значоклар да, чигелгән кулъяулыклар һ.б. бик күп әйберләр. Бабалары үлгәннән соң, Ләйсәннең әнисе верандада шул җыелган әйберләрдән музей ясап куйган икән. Киләсе класс сәгатендә укучылар, «Күселәр»нең өйләренә барып, музей белән танышырга сүз куешты.
Озын сыйраклы, бик хәрәкәтчән һәм тиктормас Рания үзләрен ни өчен Чикерткә дип атауларын сөйләп тормаса да була иде инде. Аларның өйләрендә барысы да чикерткәгә охшаган бит: чәрелдәп сөйләшәләр, озын буйлылар. Хәтта киленнәре Вәсилә апа да нәкъ үзләренә охшап килгән.
Американ Фирдүс абыйларның оныклары Раил үзләренең кушаматлары турында аеруча да горурланып сөйләде, бабалары Америкада Бушның ярдәмчесе булып эшләгән диярсең. Америка әләме төсендәге бер күлмәге булган аның, гомере буе шуны киеп йөргән. Шуңа да «Американ»га әйләнгән.
Дәрес һәркемнең дә күңеленә хуш килде. Класс сәгатенең яхшы гына баруына сөенеп, укытучылары да «тавышланмагыз, хәзер керәм, сөйли торыгыз», дип, класстан чыгып китте. Көлештеләр, кул чабыштылар, оялмыйча, бер-берсенә кушаматлар белән эндәштеләр.
Отличник Айдарга сүз бирелде:
– Безнең кушамат юк, – дип сүз башлаган иде...
– Хәзер кушабыз үзебез, алай ярамый инде, – дип, бөтен класс дәррәү купты.
– Ләкин минем дә сүз аласым килеп китте. Башыма бер фикер килде...
– Сиңа гына килә инде ул фикерләр, – дип көлештеләр.
– Сезне тыңлау шундый ошады миңа, үземнең кушаматсыз нәселдән булуыма әзрәк үртәлеп тә утырдым әле. Сигезенче класслар уку елы азагына шигырь китабы әзерли дип ишеттем, әйдәгез, без «Кушаматлар китабы» әзерлибез. Ләкин китапны әзерли башлаганчы, миңа да берәр матур кушамат таксагыз иде, алайса мин керми калам бит, – дип, идеаль фикерен җиткерде.
– Кушабыз кәнишне, берне түгел, икене чәпибез әле, – диде Шәмси. – Ярый әле мин бар, мин булмасам, «Тәмәке тартуның зыяны» кебегрәк берәр темага әхлак дәресе тыңлап утырыр идегез. Әнә анда Диләрә үзенең телефонына барыгызны да яздырып бара, шуны компьютерга гына күчерәбез дә, китап та әзер була.
Соңгы сүзне Габбәзләр оныгы Динар алды.
– Безне «Габбәзләр» дип йөртәләр. Әтинең бабасы авылның зур кешесе булган, бөтен кеше аңа киңәшкә килгән, тапкырлыгы-уңганлыгы белән дан тоткан, – дип сөйли башларга да өлгермәде, классның төрле ягыннан тавыш купты:
– Шыттырма!
– Ялганчы!
– Ат карагы булган ул! Авылдагы атларны урлап, башка авылларда саткан, башка авыллардан урлап, безнең авылдагыларга сатып йөргән!
– Чын дөресен сөйләргә оятмы?! Класста купкан шау-шуга укытучы йөгереп керде. Ыжгырып килгән машиналар кызыл утлы светофор каршында туктаганмыни – бөтенесе дә «тормозларына» басты. Кушаматлар турындагы китапны эшләү идеясен укытучыга әйтеп торуның да кирәге калмады.
Елак Гөлназның кәефен күрәм, дип, Габбәз Динары белән сүзгә килү яхшыга алып бармаячагын белгәнгә, әзрәк кәефсезләнде Шәмси. Укытучылары да бүгенге класс сәгате өчен башыннан сыйпамады. Эх, ничек матур башланган иде лә бит үзе, дип уйлады ул. Беренче дәрес математикага да соңлап кына керде һәм арткы партадагы үз урынына барып утыруы булды... чалбары юешләнгәнлеген тоеп алды, басып караса – урындыкта ватык йомыркалар. Күрше партадагы Динар, кыек тешләрен ыржайтып, «дәрестә килеш тә йомырка салып утырмасаң инде, тавык!» дип көлгәндә, Шәмси инде бәрәңге бакчасыннан гына өенә төшеп җиткән иде.