Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Туфан МИҢНУЛЛИН
Равил Фәйзуллинга
Киң маңгайлар була, тар маңгайлар,
Таш маңгайны тормыйм әйтеп тә.
Берсен мактап, берсен таптап булмый –
Табигатьтә бар да тәртиптә.
Фәйзуллинда барометр маңгай,
Исбат итеп күрсәт, диямсең?
Тәнкыйть сүзен әйтеп өлгермисең,
Тирләп чыгып «сата» иясен.


БАТУЛЛА
Тукай бүләге

– Менә, Сибгат абый, Равил Фәйзуллинга Тукайны бирергә җыеналар икән, яшь
бит әле ул, Сез ничегрәк уйлыйсыз?
– Аны... Обкомда күп әйттем инде... Мөдәррис Мусинычка да... Мирзаһид
Фәтхиечкә дә... Табиевның үзенә дә әйттем...
– Ни әйттегез соң, Сибгат абый?
– Равил әле ул... Фәйзулла... бик яшь, дидем... Тукай бүләген ...яшь Равил
Фәйзуллинга бирсәгез, бирегез инде... дидем (1976).
Бугазлар
– Мин Равил Фәйзуллинны ярышка чакырам! – ди Батулла, – Җир шарындагы
бөтен бугазларны аркылы йөзеп чыгарга: Дарданелл, Ак диңгез, Гибралтар, Ла-Манш,
Беринг һәм Татар бугазын...
– Һе, – дип куя Мөдәррис Әгъләм, – башта мондагы бугазларны кисеп чыгыгыз әле!


Роберт МИҢНУЛЛИН
Чәче нигә агармаган?

Атом станциясендәге шартлаудан соң, татар әдипләре Ренат Харис, Равил
Фәйзуллин һәм Вакыйф Нуруллин Чернобыльдә иҗат командировкасында булып
кайтканнар иде. Аннан соң инде бик күп еллар узды. Бер сөйләшеп утырганда, шул
хакта кемдер искә төшерде:
– Карале, Ренат белән Вакыйфның чәчләре ап-ак булды. Әллә шул Чернобыль
аркасында микән? Югыйсә анда Равил Фәйзуллин да бар иде бит.
Роберт Миңнуллин тыңлап-тыңлап торган да бик белдекле кыяфәт белән әйтеп
куйган:
– Чәчләре коелып бетмәгән булса, аныкы да агарган булыр иде.


Марсель ГАЛИЕВ
Разжалование

Язучыларның Әлмәт бүлеге җитәкчесе булып эшли башлагач, шагыйрь Равил
Фәйзуллин бер төркем өлкән язучыларны туплап, Сарман районына әдәбият көннәре
үткәрергә чыга. Арада драматург Сәет Кальметов та була. Аның иҗатын Равил
Фәйзуллин әлегә бик белеп бетерми, халыкка ничек тәкъдим итәргә? Аптырагач, ул
өлкән язучының фронтовик булуына, сугышны сержант званиесендә тәмамлавына
басым ясап сөйли.
Икенче авылда халык белән очрашу вакытында Сәет Кальметовны лейтенант
дәрәҗәсенә күтәреп җибәрә.Үзе эченнән шикләнеп тә куя. Әмма Сәет Кальметов
бернинди ризасызлык күрсәтмәгәч, юмартланып китеп, өченче авылда аңа – капитан,
дүртенче авылда исә майор дәрәҗәсен биреп ташлый. Хәрби дәрәҗәсе арткан саен,
Сәет Кальметов яңадан-яңа сугыш детальләре табып, тагын да очыныбрак чыгыш
ясый икән.
Ниһаять, район үзәгендәге мәдәният сараенда хушлашу кичәсе була. Равил
Фәйзуллин берәм-берәм язучыларга сүз бирә. Менә Сәет Кальметовка чират җитә.
Костюмын үтүкләп, яңа галстук тагып, бүген инде подполковник булырга җыенып,
трибунага таба барып яткан Кальметов Фәйзуллин авызыннан үзе хакында «сержант»
дигән сүзне ишеткәч, өнсез кала, Равил Фәйзуллинга рәнҗүле караш ташлап, кабаттан
сержант роленә кайтып төшә алмыйча ык-мык итеп тора икән.


Балык башы
Язучылар Кама Тамагында, Туфан Миңнуллинның туган көнен билгеләп банкетта
утыра икән. Өстәлдә балык ризыгы мулдан, хәтта кыздырылган чөгә, табан башлары
да өем-өем тора.
Марсель Гали, бер балык башын кызыгып алып, чәнечке белән чемченә-чемченә
ашарга азаплана торгач, янәшәсендә йотлыгып карап куйган Равил Фәйзуллинга:
– «Балык башыннан да тәмле нәрсә юк дөньяда», дип, авыз суларын китерә идең,
бик җайсыз нәрсә икән, – ди.
– Костюмнан, галстук буып, кем инде балык башына тотына, – ди Равил Фәйзуллин.
– Аны бит болай ашамыйлар. Аны бит!.. Ялгызың гына калып... Ишекне эчтән ике
йозакка бикләп... Билдән чишенеп ташлап... Муенга сөлге салып... Терсәктән мае
акканчы ике куллап ботарлый-ботарлый... Җиде тавышка сызгыртып, җелеген суыра-
суыра... Ара-тирә рәхәт кычкыргалап... Башны артка ташлап, мәмрәп торган итен тел
өстенә сала-сала... Мырлый-мырлый ашарга кирәк!..


Өмә
1986 елның җәе. Комлев урамында бер көн эчендә юл аша канау казып чыгарга
кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә
килмәгән. Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда,
әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган
Ворошиловны хәтерләтә ул.
Мөдәррис Әгъләмов, борынгы стена нигезен тишәргә дип, үзе кадәр отбойный
чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый
башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен уңлы-суллы бәргәли, яфрак
кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне
Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да секунд эчендә стенаны умырып та төшерде.
Аяз Гыйләҗевнең япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере
классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул, ярым канәгать елмаеп, мәгънәле
күзлек пыяласы аша яшьләр ягына – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Хөснияр
кебек киң күкрәкле, кызылсу-мул чырайлы яшьләргә карап торды да, тирән сулап:
– Болар иҗатта Фәйзуллинны бөрер, ахры, – дип, үзалдына сөйләнеп алды.
– Ни дисез, Аяз абый? – дип сорады Хәйдәр, аңа таба иелә төшеп.
– И-и, Хәйдәр булсаң иде ул хәзер, слушай-парин. Кара инде, ул – кыяфәт! Ул –
буй! Ул – чибәрлек! И-и-и-их!
– Сиксән икенче елны чыккан брошюра белән ерак китеп булмый шул, Аяз абый,
– диде Хәйдәр.
– Слушай-парин, бүген алыштырам яшьлегеңә алтмыш ике пьесамны, кырык ике
том прозамны, сандык төбендәге дүрт йөз илле мең юллык шигырьләрне дә өстәп...
И-и-и-их, яшьлекнең кадерен белмисең әле син, слушай-парин... Ул арада:
– Фәйзуллин алтын тапты! – дип кычкырдылар. Борынгы стена тирәсендә юкка
булашмаган икән.
1815 елгы янгында харап булган кытай чынаягына ябышкан авыр металл тоткан
Фәйзуллинны чокыр төбеннән күтәреп алырга дип, берьюлы 13 кул үрелде. Маңгаеннан
шыбырдап тарихи тир аккан Фәйзуллинны уратып алдылар. Һәрберсе табылдыкны
тотып карарга тели, әмма Фәйзуллин чынаяк китеген кулыннан ычкындырмый. Алтын
дигәнең хикмәтле нәрсә, күз алдында гаип булырга кызыгучан.
Менә Фәйзуллин металл өстендәге куныкны теше белән чистартып алды һәм...
бөтенесе тын калды. Әлеге металл, чынлап та, алтын төсендә балкып китте. Ләкин
үзенеке булмагач, аның алтын булуын берәү дә теләми иде...
– Авыр күренә, – диде Зиннур Мансуров, төкереген йотып.
– Юарга кирәк моны,– диде Хәйдәр.
Юарга дигәнне ишетүгә, Фәннур Сафинны очкылык тота башлады. Икеләнү-
шикләнүләргә Туфан Миңнуллин нокта куйды. Табылдыкны, акча мәсьәләсендә
тәҗрибәле учына салып, сикертеп карады да, сулышсыз калган толпаның йөрәген
бозып:
– Алтын... – диде. – Бәләкәйдән үк алтын арасында аунап үскән малай мин.
Ялгышмыйм...
Бу рәсми сүздән соң Фәйзуллин табылдыгын Туфан учыннан тиз генә суырып алды
да, кулъяулыкка төреп, эчке кесәсенә салды, чокырга төшеп, бишләтә көч белән ломга
тотынды. Стенаның өске өлешен дә ишеп бетерә иде – көчкә туктаттылар.
Бер кырыйда Камил Кәримов офтанып алды: «Кирәк бит, ә! Атна буена борынгы
нигез буйларын казыдым, югыйсә. Эштән соң калып бит. Илленче елгы сургуч бөкедән
гайре ник бер нәрсә чыксын? Бөтен нәрсә дә шул Фәйзуллинга гына дигән микәнни!
И-и-их».
Кара эшләпәдән, иске зәңгәр халаттан, элеккеге амбар мөдирләрен хәтерләткән
Рөстәм Мингалим әче итеп тәмәке суырды да:
– Төкерәм алтыныгызга! – дип, көрәгенә ябышты.
– Алтынны гомергә өемә аяк бастырмадым, – диде Гөлшат Зәйнашева, авыр таш
күтәргән җиреннән билен турайтып. Арада бердәнбер хатын-кыз буларак, таш күтәрү
эшендә ул башлап йөри иде.
Өмә әнә шулай гөр килеп торды. Ә кичен Мөдәррис Әгъләмов, Казансу ярында ярык
көймә өстенә утырып, «Советский спорт» гәзите укый иде. Шулчак су киңлекләренә
күтәрелеп караса, иңрәеп Равил Фәйзуллин йөзеп бара. «Көн дә йөзә, сәламәтлеген
ныгыта егет, – дип уйлады Мөдәррис – үз шигырьләреннән дә озаграк яшәр, ахрысы...»


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.