ОЧАР КОШЛАР ХОЛКЫ МИНДӘ…
Татар вакыты
Кулыңда тик кура калган, ташла читкә:
Чәчәк чәчәк буламыни, калса таҗсыз?
Сиңа атап җыйдым, дисең, түтәлләрдән!
Чәчәк беткән, түтәл беткән, миһербансыз!
Ботакларын сузасың син, тик чыбыгын,
Әйдә, сук, дип тоттыргандай кулларыма.
Таҗың төшкән чәчкәдер син, дип чыккандай
Булдың бүген көтмәгәндә юлларыма.
Чәчәктәй син, дисең үзең, әле һаман,
Бу бәядер бары минем тыш ягыма.
Җанга кырау төшкән кебек көннәрем бу,
Өтелгән ул, айрылганчы яфрагыннан.
Эчтә җаным – таҗсыз калган чәчәк кебек,
Сусызлыктан, ашсызлыктан ул бөрешкән.
Тамырлары үсүеннән калган туктап,
Яфраклары ил туңганда өшеп төшкән.
Йә ни өчен атадың син, чәчәк, диеп?
Илгә дә бит үлән сыман яшәрәсе...
Бер шыткан ул, үскән, гөлгә бөреләнгән...
Чәчәк, димме, торып калган хәрабәсен?
Чиге юктыр җанымдагы хәсрәтемнең,
Бу халәтем – туган илнең халәтедер.
Татар вакыты хак: төштән соң – үлем җиле
Кагылганда, яшим, дию гадәтедер.
Уйлы таң
Шагыйрь Газинур Моратка багышлана
Таңнар аткач, урамнарга чыгам,
Йокы качты, диеп, күземнән.
Капка кыегына тук чыпчыклар
Мине күзләр өчен тезелгән.
Авыл йоклый әле. Намаздадыр
Иртән азан әйткән мулласы.
Кешеләргә түгел, чыпчыкка да
Кирәк аның хәер-догасы.
Авыл йоклый әле. Әтәчләре,
Мин – беренче, диеп мактана.
Ә безнеке инде җир тырмыйдыр,
Иң соңыннан гына ятса да.
Тавыкларны куып йөртәдер ул,
Җим чүпләгез, диеп, җиләстә.
Манарага очып кунар иде,
Уятырга азан кирәксә.
Мал хуҗага тарта, кеше – йортка,
Бар гадәте килә каныннан.
Әти-бабам инде бу вакытка
Печән чабып кайткан табынга.
Әни-әби иртән эчәр чәйгә
Икмәк, бәлеш салып өлгергән,
Коймак койган, чүлмәк утырткан ул
Мич куйнына җыйган күмергә.
Башларыма килми ниләр генә,
Төшкә чумган авыл – йокыда.
Бер мәчетнең азан әйткәненә
Икенчесе килеп кушыла.
Иртән сәламләшкән әтәч кебек
Мулласы да аның, мәзине.
Мәмәширдән Күкшелләргә күчә,
Азан сезгә чаба, Газинур.
Син кайттыңмы, бүсәсеңме йокы?
Юктыр… Син дә миндәй тынгысыз!
Авыл буйлап киттем, башлар кайный:
Уйлар йөреп тора тыз да быз.
Әни яннарында бик тә тыныч,
Ник йокламыйм икән атуса?
Гел авылны уйлыйм, ничек кенә
Яшәтергә, диеп, таң туса.
Үткәнемне уйлыйм, үтәремне,
Үлгәннәрне уйлыйм, исәнне.
Мин авылны уйлыйм Казанда да!
Исенә соң үзем төшәмме?
Урам буйлап барам. Ара-тирә
Авыр сулап кына тукталам.
Бу нигездә әти үскән, димен,
Ә монысын корган бер бабам.
Ә бу йортта туган-тумачалар
Яшәгәннәр иде… һәм киткән…
Буын сулкылдавы буыннарны
Тезеп кенә сала бер җепкә!
Ә бу йортта минем чәйләгән бар,
Килен була язган монсына.
Кешесез өй… Ул тоела миңа
Сүзе онытылган җыр сыман.
Яз килдеме, урамнарны ташу,
Силләр бүлә кайчак урталай.
Ташу акты мәллә арабыздан?
Яшьлек аерып узган уртадан!
Тагын атлыйм. Тагын туктап торам.
Мең хатирә һәр йорт турында!
Нигә күңел ачылырга әзер
Янымда һич кеше югында?!
Их авылым, читән коймаларың
Ялгызларны гына үз иткән.
Гомере җирдә узган әбекәйләр
Көнгә карый кайсы күзлектән?
Борын очындагы үз күзлегем
Әле кемгә, бәлки, ярыйдыр,
Тик күбегез илгә, дөньялыкка
Җирдән(е)рәк торып карыйдыр.
Минем кебек, кояш, уянганда
Борчымыйдыр, диеп, кешене,
Бер ызбага якынаям гына,
Ачыла да китә ишеге.
Төнгә япмас, таңга капка ачмас –
Юк карчыкның урлар әйбере.
Бар хезмәтен калхуз өчен куйган,
Ил аңлар дип уйлап кайберен.
Ил дигәнең, әби, ул мин дә бит,
Һәрбер кеше – мине тыңлаган.
Бу шигырем мәртле йокылардан
Уятырдай булсын – там азан!
Баскыч төпләрендә әбекәйнең
Җил уйныйдыр, өйгә үтәдер.
Гомере җирдә узган һәр карт-карчык
Шул ил-җирдән кадер көтәдер.
Әбкәй минем кебек йокысыздыр –
Сызланадыр тәне, йөрәге.
Тәрәз аша хәлсез кулын изи,
Үтеп китмә, ди ул, кер әле.
Авыз итче таң суыннан куйган,
Һинд үстергән кара чәемне.
Самаварым белән кочаклашып
Уздырам бит күпме җәемне.
Кыенсынам. Керми генә узам,
Болыннарга чыгар бу юлым.
Аяк алларыма җәй үләне
Таң җилендә кояр орлыгын!
Кыр йокламый инде. Авылымнан
Җир өстенә иңә гали нур.
Син кайткансың кебек... Безнең сүзләр
Илгә дога булсын, Газинур!
Кош холкы
Очар кошлар холкы миндә! Очар болыт,
Үпкәләмә, алларыңда утырмауга.
Кошларны син мәңгелеккә төшер җиргә!
Болытны син бер урында тотып кара!
Очар кошка үпкәләми гади кеше, –
Ул сокланып аңа җырлар, көйләр яза.
Бәлки, кунган булыр идем мин учыңа,
Син соң бары бер генә көй сузып кара!..
Син бары бер куплет кына җырлап кара,
Икенчесен, бәлки, үзем дәвам итәм.
Ә болай мин... нибары тик сәлам генә
Юллый алам үзем очып менгән күктән.
Сайрый алам үзем алган биеклектән,
Тора алам баш очыңда көлемсерәп.
Очар бер кош булсам да мин, һич онытмыйм:
Канат кагам, сиңа чиксез бәхет сорап.
Туган җир исе
Искә төшә Казан сагындыртып,
Искә төшә аның тын киче.
Килә Кабан күле буйларында
Уйлар уйлагандай йөрисе.
Ил гаменә баткан бер сурәттә
Театрга карап торасы.
Монда тарих! Урам саен мәчет!
Рупорларда – җомга догасы.
Намаз вакытларын белдертеп, ул
Торып-торып азан җиткерә.
Син йөрисең һаман онытылып,
Сәдәфеңне чишеп, җил керә.
Изүеңә уза, куеныңа,
Азан тавышы үтә җаныңа...
Торып-торып шулар искә төшә, –
Бу рәхәттә илне сагынам!
Гаҗәпләнәм шуңа, аптыраган:
Шәһәр корымында ни калган?
Ул корым бит ак өметләр белән,
Якты хыял белән буталган.
Килә Кабан күле буйларында
Уйлар куерганда йөрисе.
Корымлы җил иссә иссен җанга,
Ул җилдә бит – Туган җир исе!
Касрелбәсар*
Нократ аръягында – урманнардыр,
Урманнарда – төлке-селәүсен.
Күрер күзләр күрмәс булган чагым:
Офыкта ни көтә – сөйләрсең!
Миңа калса, Нократ ерак түгел,
Куе зәңгәр офык өсләре:
Тау өстендә нарат урманыдыр.
Энҗе чәчәк алып төш әле!
Агач арасыннан, елгалардан,
Үләннәрнең сирәк төшеннән
Эзлә әле аны. Бу минутта
Мин исергән сөю хисеннән...
Мин табарлык түгел чәчкәләрне,
Мин тотарлык түгел офыкны.
Энҗе чәчәк эзләп чыккан идем,
Энҗесенә хиснең юлыктым.
Ә син салкын. Синдә акыл көчле,
Карт булса да, күзең җетерәк.
Касрелбәсар бит мин бу дөньядан,
Син – шундыйга күзлек төслерәк.
Күрсәтәсең аңа хаталарын,
Өйрәтәсең аны яшәргә.
Офык өсләрендә зәңгәр томан
Дигәннәрем урман-тау мәллә?
Энҗе хисләр диеп уйлаганым
Алдануым микән, төш микән?
Синдә акыл көчле. Күзең җете.
Касрелбәсар сиңа төс микән?..
* Касрелбәсар – күрә карау (ерактан күрмәү).
Әлегә бәхетем…
Басканбыз балконга чыгып без.
Урамнар күренми – гел томан.
Мин куркам бик җылы көннәрдә
Туңдырып килгән бу салкыннан.
Мин куркам, ул мине нигәдер
Кисәтә шикелле шул хакта:
Яныңда ут шары хәзергә,
Бер вакыт Кояшсыз таң атар...
Кайчандыр сөюләр үтәчәк,
Һәр нәрсә вакытлы һәм кыска!
Бәхетле булыйм дип телисең –
Ул гүя бирелә бурычка...
Ә бурыч... Вакыты чикләнгән,
Аны бер кайтарып бирәсе...
Ник, китәр булгач бер янымнан,
Бу Кояш өемә кергән соң?
Мин куркам. Урамда гел томан.
Бар аның балконга үтүе.
Мин торам җылынып Кояшка, –
Әлегә аның үз итүе.
Әлегә бәхетем ул минем!
Ә бәхет бирелә бурычка...
Ничек соң ул булсын гомерле,
Кайчан шул гомерең бик кыска!
Нигә миңа шушы кадәр сөю?..
Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
Кызны, илне, җирне, табигатьне…
Йөрәгемә сыеп бетмәслек хис!
Бир, Ходаем, кирәк кенә хәтле.
Яз, Ходаем, кирәк эшләр генә,
Кыла алыр кадәр изге гамәл.
Ятсам-торсам, көтеп тора бурыч:
Башкармаган хезмәт Каф тау кадәр.
Әгәр язсаң алда миңа гомер,
Насыйп ит син бәхет көне генә.
Савытларда һәрчак гөлләр минем,
Өстәлсен, дим, сөю гөле генә!
Әгәр миңа насыйп икән яшәү,
Яшәт, димен, сөйгән ярымны да!
Алып китте үзен, киемнәрен…
Алыр иде шигъри җанымны да!
Әгәр аңа насыйп икән яшәү,
Насыйп ит син бәхет китергәнен.
Кичер аның миннән башкаларга
Ирененнән сөйми үптергәнен.
Кичер аның миннән башкаларга
Күңелендә урын биргәнен дә.
Димәк, анда әле буп-буш булган!
Бир хисләрнең аңа миндәген дә!
Янсын-көйсен чиксез яратудан,
Ә йөрәге хистән тыгызлансын.
Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
Шул сөюнең утын бераз алсын!