Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИДЕЛГӘ ТАУЛАР ДА ИЕЛӘ...

Җилләр исәр...
Җилләр исәр – илләр кичәр,
Куагында яфрак кибәр.
Сагышларың – яфракларда,
Җилләр килеп юлга сибәр.
Җанны изәр үкенечләр,
Хәтереңә ниләр төшәр?
Күз алдында үксез чагың,
Кем кул селтәр: «Әйдә, үсәр...»
Җилләр исәр, җилләр әйтер:
«Әрнүеңне, улым, яшер!
Кыл өстеннән үтәсең бар,
Фәрештәләр бер эндәшер...»
Еллар үтәр, алда – юллар,
Агымсуда язгы сулар...
Үксезлекнең әрнүләрен
Язлар юар, сулар юар.


* * *
Шәмдәлләрдә утлар янар,
Кубыз уйнар Бибиҗамал.
Кубыз чиртеп, моңнар агар,
Күзләреннән яшьләр тамар.
Үткәннәргә кайтыр уйлар,
Сагыш булып агар еллар.
И шәмдәлле, җырлы чорлар...
Бибиҗамал кубыз уйнар.
Койма кагып җилләр елар...

Кайтып күрер идем
Туган авыл яши хыялда,
Хыяллардан җаным ояла.
Әнә тагын еллар аркылы
Бала чактан авыл чакырды.
Юлга чыгыйм, соңга калганчы,
Теләкләрем сулар алганчы,
Башкаемны кайтып иярмен,
Кичерегез инде, диярмен.
Кайтасы бар еллар аркылы,
Юлларымда әллә давылмы?
Кичә алсам әгәр давылны,
Кайтып күрер идем авылны...


Ике хатын май язар...
Ике хатын май язар,
Май язганда мич янар.
Тәрәзәдән көн багар,
Өй иясе чөй санар,
Сыер сөтен кем савар? –
Тук имидән сөт агар.
Вакыт үтәр, кем санар?
Салкын кичкә ут багар.
Өй капкасын кем ябар?
Мичкә өстәп кем ягар?
Юк-бар сүзгә ни ярар,
Акыллылар юнь табар...
Гамьлеләргә уй-исәп,
Ахмаклары ни санар?
Менә шулай көн агар...
Ике хатын май язар,
Тәрәзәдән төн багар,
Капкаларны җил ябар...


* * *
Ай тотылса, бүре улый,
Шомланудан җан елый.
Кеше үткәннәрен уйлый,
Хәтер үткәнне җыйный.
Гөнаһын да, яхшысын да
Хәтер тора аралап.
Үткән-беткән дигәннәрем
Яши һаман җәфалап.
Яхшылыктан җан сафлана,
Кылган эшең аклана.
Кешелегең сакландисә,
Яшәү шуннан башлана.


* * *
Авыл буйлап, арба тартып, күк ат бара,
Арбасында чыбык тоткан малай ята.
Тәгәрмәчләр шыгыр-шыгыр җырлап ала,
Көнбагышлар сәлам биреп карап кала.
Шыгыр-шыгыр тәгәрмәчләр көйләп бара,
Күктә, гүя – хыялында малай ята.
Арба көен кырын ятып тыңлый-тыңлый,
Зәңгәр күктә нурлар чәчеп кояш яна.

***
Сине эзләп миңа килсәләр,
Ул тауларга киткән, дисәләр,
Әйтәчәкмен:
– Әллә белмисез,
Бөркетләр бит тауда үсәләр.
Болытларны җилләр очырсын,
Бөркет булып әле очарсың.
Җырларыңа җырлар кушылсын,
Исемеңне таулар кычкырсын...
Бер карт бара
Урам буйлап бер карт бара,
Кояш бата офыкларда.
Теге очка күпме кала –
Никадәрле үтәр ара?
Теге дөнья ерак микән,
Бу дөньяда кунак микән? –
Ул шуларны уйлап бара,
Һәр адымың чутлап кара!
Кылган эшләр бик күп икән,
Һәммәсен дә җыйнап кара!
Ул шуларны чутлап бара,
Ходай белсен, күпме ара...
Әкрен генә бер карт бара,
Туктый-туктый хәлләр ала.
Уйлый үзе, үткән үтте,
Ә киләчәк кемгә кала?..


Суык җилләр...
Шыгыр-шыгыр кар шыгырдый,
Судан кайта Зәйнәп апа.
Кар өстендә кара карга
Шык-шык итеп сөяк вата.
Җир өстендә кар суыгы,
Зәңгәр эңгер кичкә керә.
Йолдыз күреп, төшләрендә
Кемнәрнеңдер эте өрә.
Шыгыр-шыгыр кар шыгырдый.
Зәйнәп апа судан кайта:
– Бу ел, ахры, эт елыдыр,
Елгаларда бозлар ката...
Күк белән җир керә төнгә,
Якты көн дә узды төнгә.
Суык җилләр йөри илдә,
Кылган тарап үрдән-үргә...


Күрше кызы
Күрше кызы, үскәнем,
Тары төйде иртәсен.
Кем уйлаган үсәсен,
Гомерләрнең үтәсен.
Күрше кызы, гүзәлем,
Күрми калдым үскәнен.
Күрше өйдән югарочка
Килен булып төшкәнен...


Тарих кала...
Дала буйлап укчы чаба,
Җилләр исә таулар аша.
Угын төзи, җәя тарта,
Алда – таулар, дала – артта,
Сулар ага, илгә таба.
Тау сулары – саф су – ага,
Укчы чаба, еллар аша.
Җәя тарта, дошман кача!
Укчы чаба, тарих кала.
Чорлар ага, сулар ага...


* * *
Әйтергә иде лә бәгырьдән, –
Дөньяда барсы да әйтелгән.
Үткәннәр юлларга хәтердән
Яфракка әйләнеп чәчелгән.
Әйтергә иде, дип, күңелдән,
Булганның барсына түзелгән.
Кычкырсаң турысын сүзеңдә,
Эзлиләр гаепне үзеңнән.
Әйтергә иде лә кемгәдер,
Әйтергә иде лә Иделгә.
Иделгә таулар да иелә,
Уйларың сагышка күмелә.
Күргәннәр барсы да үзеңдә!
Хәтердә үткәннәр күренә.
Таркалып сибелгән уйларым
Кайталар әйләнеп үземә.


Яфрак
Көзләр килде, көзләр суык,
Җилләр исте яфрак куып.
Яфрак төште курыкмый бер дә,
Каламын дип туган җирдә.
Яфрак көйде, янды җилдә,
Соңгы сулыш иңде җиргә...


Кайда соң син?
Искә алып туып килгән таңнарда,
Җилләр көенә шауладылар таллар да.
Агымсулар чайкалдылар ярларда,
Онытмаган безнең җырны алар да,
Кайда соң син, җанкисәгем, кайларда...
Без җырладык йолдызларга үрелеп,
Урамнардан галәмнәргә күмелеп.
Кемнәр карап торды икән өзелеп?..
Аннан калды тәрәзәләр сүрелеп...
Җанкисәгем, китсәң иде күренеп.
Җилләр килеп тәрәзәңне ачканда,
Карагандыр йолдызларың айларга.
Сагышлардан өзелгәндер таңнар да,
Җырлар җитми, моңнар җитми җаннарга,
Кайда соң син, җанкисәгем, кайларда...