Логотип Казан Утлары
Роман

ГӨЛӘЙЗА

Икенче китап
«Мөселманлык җебен өзмәгез!»
Николай I тарихка үзенең катылыгы һәм башка диндәгеләргә рәхимсезлеге
белән кереп калган. Дөрес, ул Явыз Иван кебек, кешеләрне котырган этләрдән,
ач аюлардан талатып үтермәгән, Анна Иоановна кебек, исламга кайткан өчен,
мөселманнарны тереләй утта да яндырмаган, чөнки заманы, кануннары башка
булган. Унтугызынчы гасырда инде Рәсәйдәге хәлләрне Европада да күзәтеп
торганнар, хәбәрләр ислам илләренә дә тиз барып җиткән. Әмма Николай
патша бик тиз чиркәү ягына ава, башка диндәгеләргә карата карагруһ-тиранга
әйләнә, үзенең төп максатын илнең бар халкын правослау диненә кертүдә
күрә. Ул гына да түгел, Истанбул-Тәһраннарны да урыс аяк астына салу
турында хыяллана, Төркиягә һәм Иранга каршы сугыш башлый, Кырым-
Кавказларда канкойгыч сугыш уты кабыза, Европага бәреп кереп, поляк һәм
венгрларның күтәрелешен бастыра, шул сәбәпле, аны «Европа жандармы»,
дип атыйлар.
Илнең эчке сәясәте дә шул ук жандарм алымнарына, ягъни, бастыруга һәм
суктыруга корылган була. Николай I хакимияткә килүгә, яшерен канцелярия,
дигән шымчылык үзәге төзи, алар илдәге һәр кешенең ничек сулаганын һәм
ни уйлаганын белеп торырга һәм чара күрергә тиеш була. Ул бөтен әдәбиятка,
матбугатка тикшерү-цензура кертә, танылган язучыларның да әсәрләре бары
тик Николай патша карап чыккач һәм төзәткәч кенә дөньяга чыга торган була
яки бөтенләй чыкмыйча кала, ә Лермонтов, Чаадаев, Тургенев кебек талант
ияләре эзәрлекләнә яки сөргенгә сөрелә. Бәлки, аның холкындагы тиранлык
сыйфатларын сизеп, 1825 елның декабрендә бер төркем урыс зыялылары
Николай патшаның тәхеткә утыруына каршы баш күтәрә, ул аларның
җитәкчеләрен астыра, калганнарын Себергә озата...
Әйе, Николай патша инкыйлабтан, халыкның баш күтәрүеннән уттан
курыккан кебек курка, шуңа күрә мондый хәрәкәтләрне тамырында ук корыта.
Халык арасында аның исеме дә «Николай Палкин» була, ягъни, кешеләрне
* Журнал варианты.
Дәвамы. Башы узган санда.
9
таяк белән кыйнап үтертә торган патша. Утыз-кырык таяк суктырудан кеше
әле исән калырга мөмкин, ә инде 100-200 таяктан соң, ул инде канга батып
җан биргән. Һәм бу канлы таякларның күпчелеге татар сыртына төшкән...
Чиркәү әлеге вәхшилеккә күз йомган, күп очракта татарларны алар котыртуы
буенча юк иткәннәр. Менә шушы кеше чыдамаслык шартларда татарга иманын,
үзен, нәселен, динен һәм милләтен саклап калырга кирәк булган. Әлбәттә,
күңелендә явызлык һәм мәкер булмагач, татар халкы патшага карата да бу
кадәр үк явызлык һәм мәкер кылыр, дип уйламаган, моңа ышанып та бетмәгән.
Шул сәбәпле, ул һаман Ак патшага үтенеч хатлары язган, адвокатлар яллаган,
Петербургка кешеләр җибәргән, хакимиятнең һәм мәхкәмәләрнең гаделлегенә
өмет иткән, чөнки аларга каршы бу явызлык «татарны һәм мөселманнарны
бетерәбез», дип ачыктан-ачык әйтеп эшләнмәгән, әмма бөтен гамәлләре шушы
аянычлы нәтиҗәгә юнәлдерелгән.
Татар да үзенең иманы һәм кемлеге өчен ярсып көрәшә, ачыктан-ачык,
сугыштан кала бөтен алымнарны да файдалана – җимертелгән мәчетләре
урынына яңаларын сала, һәр мәчет каршында мәктәп-мәдрәсәсен төзеп куя,
туктаусыз гыйлем ала, гыйлем тарата. Һәр мулла китап яза, аны шәкертләр
күбәйтеп күчерәләр һәм халыкка тараталар, ул арада унтугызынчы гасыр
башында Казанда Коръәнне типография ысулы белән дә бастыра башлыйлар.
Һәм чиркәү әһелләре татарларның үз диннәреннән аерылмауларын нәкъ менә
ислам гыйлеме алуларында күрә, моңа чик куярга чакырып, патшаның үзенә
үтенеч яза. Алар хәтта Казанда Коръән бастыруны да тыярга өнди, чөнки 1840
елларда (кайбер шәхси типографияләрне дә кертеп), Коръән бастыру елына
ике йөз меңгә җиткән була! Татар байлары бу изге китапны халыкка ураза
бәйрәмендә бушка тарата! Һәм кулына шушы изге китап килеп кергән татар
инде беркайчан да керәшенлеккә әйләнеп кайтмый, ул үлгәндә дә кулына
Коръән тотып үлә!
Николай патша Коръән бастыруны тыю белән башта ризалаша, әмма бу
тормышка ашмыйча кала, бәлки бу патшаның 1855 елда, Кырым сугышында
хурлыклы рәвештә җиңелгәч, үз-үзенә кул салуы, ягъни, мордар китүе белән
бәйледер? Белүче – бер Аллаһ… Инде дә килеп татарларны ислам белеме
алудан туктата алмагач, ягъни, гыйльми яктан юк итеп бетерә алмагач, аларны
җисми яктан кыру башлана. Дәүләтләре юкка чыккач, шәһәрсез калган татар
авылларга барып сыена, шунда яңадан тамыр җибәрә, әмма көчләп чукындыру
сәясәте аны моннан да куып чыгара. Патша фәрманы белән чукындырылган,
ләкин христиан динен тотмаган татарларны көчләп чиркәүле урыс авылларына
күчерәләр, аларны хәтта Рәсәйнең иң ерак почмакларына, әйләнеп кайта
алмаслык җирләргә җибәрәләр. Шул ук вакытта әгәр авылда берничә
чукындырылган татар булса, шуларны сәбәп итеп, калган мөселман-татарларны
үз ишләре янына сөрәләр, ә алар урынына тагы урысларны китереп тутыралар.
Татарларны урыс авылларына күчерү бик рәхимсез төстә барган, үзләреннән
сорап та тормыйча, өяз үзәгеннән килеп, бөтен йорт-җирләрен, мал-туарларын
тартып алганнар һәм сатканнар, аннан бернәрсәсез урыслар арасына китереп
ташлаганнар. Шулай итеп, бу бичара татарлар Сембер, Әстерхан, Воронеж,
Царицын якларына сөрелгән, күбесе шунда юкка чыккан. 1830-1840 елларда
татарларны дистәләп кенә түгел, йөзәрләп, меңәрләп урыс авылларына китереп
ташлаганнар, аларны анда таяклар белән суктырып, правослау динен тотарга
мәҗбүр иткәннәр. Шушы хәлдә калмас өчен, күп кенә татарлар, урыс арасына
сөрелгәнне көтеп тормыйча, гаиләләрен алып, үзләре чыгып качкан, дистә
10
еллар бәрелеп-сугылып сукбайлыкта йөргән, дөнья буйлап таралган. Узган
гасырларда айлар буе кара урманнарда качып ятарга мәҗбүр булган татарлар
фаҗигале язмышлары турында үзәк өзгеч бәетләр һәм «Иске кара урман» кебек
онытылмас җырлар чыгарып калдырганнар...
Әмма милләтнең төп өлеше барыбер туган җирләренә ябышып яткан,
иманнарын бирмәс өчен, төрле юлларны файдаланган. Әйе, Гөләйзаның
да мәхкәмә еллары хакимиятнең ярсып татарлар өстенә ташланган, аларны
меңәрләп урыс арасына күчергән вакытка туры килә. Шушы аянычлы хәлдә
калмас өчен, туган якларын, якыннарын җуймас өчен, чукындырылган
татарларның бер өлеше тышкы яктан булса да керәшенлегеннән аерылмаган,
чигенеп торырга мәҗбүр булган. Әйе, алар попларга каршы бармаган, чиркәү
таләпләрен үтәгән булып кыланган, мәҗбүри рәвештә чиркәүгә дә йөргән,
әмма шул ук вакытта җомга намазларын да калдырмаган. Муллалар да
керәшен дип аларны кире какмый, киресенчә, бу бәхетсез татарларны юатырга
тырышалар, Аллаһ барысын да күрә, сез урыс золымы астында яшисез, шуңа
күрә тышкы яктан алар кебек булырга мәҗбүрсез, әмма күңелегездә булса да
иманны саклагыз, диләр. Югыйсә, керәшен татарын мәчеткә керткән өчен
әлеге муллаларның үзләренә дә каты җәза бирелгән бит, эшләр кайвакытта
аларның указларын алудан башлап, Себергә сөрүгә хәтле барып җиткән, чөнки
бу «христиан динендәге кешене юлдан яздыру» дип аталган.
Биләр побының татарларга үче
Биләр побы Михаил Лавров Чистайдан кайтканнан бирле ярсый, тынычлана
алмый, чөнки судның болай бетүен ул көтмәгән иде! Шул басурманнарның сүзе
өстен чыксын инде! Шул надан, кыргый татарлар җиңеп чыксын әле! Судья
аны тынычландырырга тырышса да, бер айдан барысы да үз урынына кайтыр,
дип юатса да, ул моңа ышанмый, бу эш нигәдер озакка сузылыр кебек тоела.
Күңеле сизә – төпкә төшеп тикшерә башласалар, аларның үзләреннән дә гаеп
табачаклар, урыннарда попларның ничек эшләгәннәрен белә ул. Төрлесе бар –
бу басурманнарның һәр адымын күзәтеп һәм төзәтеп торучылар да бар, аларын
татарлар яратмый, ничә тапкыр кыйнап та җибәрделәр үзләрен... Татарлар
кубызына биюче поплар да бар – кенәгәгә керәшен дип язып куялар да,
шуның белән эшләре бетә, ни чиркәүгә йөртмиләр бу басурманнарны, ни тәре
тактыра алмыйлар, христианнарның изге китапларын, иконаларын өйләренә
кертмиләр, кайвакытта попларның үзләрен дә авылдан куып җибәрәләр. Ни
өчен шулай басымчак итәләр – чөнки татар акчасына сатылган бу поплар, алар
биргән ризыкка канәгать, чиркәү салымын мул итеп түләсәләр, бу татарларны
борчымыйлар. Әле әнә Кызылъяр атакае кебек лычкылдап эчеп ятучылары да
бар, бер савыт көмешкәгә ул иманын сата, татарлар сораган бөтен кәгазьләрне
язып бирә... Әле дә ярый полиция, стражниклар бар ярдәмгә, әле ярый хөкүмәт,
патша галиҗәнапләре үзе чиркәү яклы, шуларның каты кулы һәм законнары
гына тотып тора керәшен татарларын христиан динендә!
Ул торып-торып шакката бу татарларга – үз дәүләтләре юк, хан-гаскәрләре
юк, җиңелгән, изелгән халык, инде сине, кешегә санап, правослау дине үз
кочагына алган икән – ябышып ят шуңа, исән калырсың! Юк бит, аларга үз
диннәре кирәк, нәҗес басурманнар, үз кадерләрен белмәүче кыргый-наданнар!
Югыйсә, дәүләт аларга күпме чыгым тота бит, күпме китаплар бастырып, бушка
таратты, хәзер бу татарларның үз телләрендә дә христиан дине китаплары
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
11
чыгарыла – укы гына, күңелең белән кабул итеп ал правослаулыкны! Кеше
булырсың! Юк бит, сандык төпләрендә һаман Коръәннәрен саклыйлар, аның
сүрә-аятьләрен күлмәк якаларына бөти итеп тагып йөриләр, кая анда Коръән,
башларындагы түбәтәйләренә кадәр бирмиләр! Керәшеннәре дә шулай кылана
бит! Мөселман татарлары кебек чәчләрен кырдырып алдырып, түш киереп
түбәтәй киеп йөриләр, имеш, карагыз, без дә сезнең кебек, без дә мөселман!
Аның әле хәтта чуваш-чирмешләре дә шулай кылана, хәтта судларда Коръән
тотып ант итәргә маташалар, имеш, алар да мөселман! Әле барысы да ир
балаларын сөннәткә утырта, мөселманлыкларын исбатлау өчен, пычак астына
кереп ятудан да курыкмыйлар!
Биләр төбәгенең өлкән рухание, иерей Михаил Лавров шулай тузынды,
татарларны иң пычрак сүзләр белән сүкте, әмма күңеле басылмады. Судның
болай бетүе аны чыгырыннан чыгарды, чөнки аның сүзе генә түгел, Казан
һәм Свияжски архиепискобы Владимир атакайның да сүзе, мөрәҗәгате аяк
астында калган иде! Казан рухани консисториясенең – иң мәртәбәле чиркәү
судының әмере үтәлмәгән иде! Анда ачыктан-ачык әйтелгән иде бит – Кыр
Шонталасыннан чукындырылган керәшен татары Пелагеяне, баласын
чукындыру өчен, приход чиркәвенә алып килүне мәҗбүр итәргә, диелгән
иде! Чистай суды да шундый карар чыгарырга тиеш иде! Ә алар, имеш,
авыл мулласыннан сорарга, Кызылъяр побыннан аңлатма алырга тиеш икән!
Әле авыл халкыннан да сораша башларга мөмкиннәр, ә нәрсәгә кирәк бу?!
Нигә ул басурманнарны азындырырга?! Гадел судлар алар өчен түгел, моңа
өйрәтмәскә кирәк аларны! Югыйсә, бик остарып киттеләр, бер нәрсә булса,
тоталар да патшаның үзенә хат язалар, хәтта акча җыеп, Питерга үз кешеләрен
юллыйлар. Әле Казаннан ишетеп кайтты – губерна буенча 138 татар авылыннан
керәшеннәр Николай патшага үтенеч язганнар, имеш, аларның әби-бабалары
урыс диненә көчләп кертелгән, имеш, алар беркайчан христиан динен тотмаган,
шуңа күрә рәсми рәвештә яңадан исламга кайтуны сорыйлар икән. Аларга
яңадан исламга кайтырга беркем дә рөхсәт бирмәячәк, әлбәттә, әмма башны
катыралар, эшне сузалар, халыкны бутыйлар...
Ә барысы да теге алман хатыныннан башланды! Патшалар турында начар
уйларга яратмаса да, Әби патша хакында аның үз фикере бар. Михаил атакай
шулай уйлый – басурманнарга дин иреге биреп, ул урыс патшаларының
гасырлар буе алып барган эшләрен юкка чыгарды! Иван Грозный патшадан
алып, Пётр галиҗәнапләренә хәтле, хәтта аның кызлары да басурманнарны
тимер келәшчәдә тоттылар, кая анда исламга күчәм, дип кәгазь болгап йөрү,
тын алырга да куркып яттылар алар! Әле моннан йөз ел элек кенә, христиан
динен ташлап, исламга чыккан татарларны тереләй утта яндырып үтерәләр иде!
Патша фәрманы белән! Поплар һәм хәрбиләр катнашында! Мәйдан уртасында,
барабаннар кагып, җиз быргылар кычкыртып утта яндыралар иде аларны,
башкаларга гыйбрәт булсын өчен эшлиләр иде моны! Михаилның атасы бу
хәлләрне үз күзләре белән күргән, алай гына да түгел, Җаекта бу гамәлдә үзе
дә катнашкан кеше булган, правослау дине өчен ничек тырышуын сөйләргә
ярата иде. Шул правослау дине өчен үзен Пугач явына кушылган татарлар юк
итте, ничек аларга җаның эресен!
...Михаилның атасы Кондрат ул вакытта Уралдагы Кәтиринбур шәһәрендә
яши, тау идарәсе чиркәвендә хезмәт итә. Бу хәлләр Михаил туганчы була әле,
атасының да яшь, гайрәтле чаклары, бөтен җаны-тәне белән правослау диненә
хезмәт иткән вакытлары... «Ул заманнарда басурманнарны авылы-авылы белән
ГӨЛӘЙЗА
12
җыеп чукындыра идек, – дип сөйли иде атасы. – Исәт елгасына куып кертәбез,
чыгышларына инде калай тәре әзер... Күбрәк хатын-кызлар, балалар була иде,
ирләре исә патша гаскәрләренә каршы фетнәдә үлгән яки Себергә сөрелгән...
Бу хатын-кызлар һәм балалар сугымга алып барган сарык көтүе кебек иде –
тел белмиләр, динебезне белмиләр, ахрысы, белергә дә теләмиләр, җай чыгу
белән, урыслар кулыннан качарга тырышалар. Урыслар да аларга кеше итеп
карамый иде, телсез колга кем кеше итеп карасын, муенында тәресе булса
да! Аларны чукындыру да, беренче чиратта, правослау динендәге урысларга
басурманнар белән бергә яшәргә ярамаганнан килеп чыкты, чөнки күбесендә
хезмәтче-коллар шушы чукындырылган татарлар иде. Аннан инде әлеге эш
дәүләт сәясәтенә әйләнде. Урыслар үзләре дә бу яңа «диндәшләрен» тиң
күрмиләр, алар белән бергә чиркәүдә басып торырга да җирәнәләр, «нечисть»
дип кенә әйтәләр иде...
Бу хәлләр Җаекта була, 1736 елның язында урыс гаскәрләре патшага
каршы баш күтәргән йөзләгән татар авылын туздыра, ут төртеп яндыра, исән
калганнарны кол итеп ала. Менә шул коллар арасында алтмыш яшьләрдәге
татар хатыны да була, аны Кәтиринбурга алып килеп чукындыралар, Кәтринә
исемен бирәләр һәм бер урыска кол итеп тапшыралар. Ә бу хатын коллык
белән дә, керәшенлеге белән дә ризалашмый, чиркәүгә йөрүдән баш тарта
һәм бер татар кызы белән кача. Әмма аларны тотып алып, җәза бирәләр,
таяк белән суктырып, хуҗаларына кире кайтаралар. Кәтринә исемле олы
яшьләрдәге бу хатын үзенең коллыгы белән барыбер килешми, икенче бер
татар кызына ияреп тагы кача. Аларны тагы тотып алалар һәм бу юлы инде
камчы белән яралар. 1738 елның сентябрь аенда Кәтринә инде берүзе кача,
Урал аръягындагы туган авылына кайтып егыла, аның аркасында улына зыян
килмәсен, дип, аннан да чыгып китә... Кышка каршы тау арасында бәрелеп-
сугылып йөргәндә, чукындырылган икәнен белеп, үз кавемдәшләре үк тотып
ала һәм «верный башкортлар» конвое астында, Кәтиринбурга озата. Чөнки
ул вакытта закон бик каты була, христиан динендәге кешене мөселманнар
арасында яшереп тотканнары өчен, аларның үзләрен дә рәхимсез җәза көтә...
Шулай итеп, качкын татар хатынын, богаулап, төрмәгә китереп ташлыйлар,
Тау заводы кәнсәләрендә аннан сорау алу башлана... Мин исә, шушы Тау
заводы чиркәвенең побы буларак, юлдан язган Кәтринә янына үгетләргә
йөрим, аны тәүбәгә чакырам... Тылмач аша, бу хәлләрнең аның өчен үлем
белән бетәргә мөмкин икәнен әйтәм. Чөнки «Соборное Уложение» дип
аталган кануннар җыентыгында, бер чукынганнан соң, яңадан элеккеге
диненә кайткан кешеләрне яндырып үтерү җәзасы каралган. Ул бит өч тапкыр
качкан, соңгысында айлар буе мөселманнар арасында булган, христиан
башы белән! Динебез буенча да, хөкүмәт кануны буенча да, ул инде нәҗес,
чистарта алмаслык пычракка буялган санала, аннан бары тик утта яндырып
кына котылырга мөмкин!
Һәм шулай була да! 1739 елның февралендә патшабикә Анна Иоановнадан
әмер килә – өч тапкыр качканы өчен, качаклыкта йөргәндә христиан динен
ташлап, басурманлыкка кайткан өчен, бу татар хатынын яндырып үтерергә!
Мин, дин әһеле буларак, аңа әлеге хәбәрне җиткерергә һәм тагы бер тапкыр
тәүбәгә чакырырга тиеш идем. Без тылмач белән килеп кергәндә, Кәтринә
ярымкараңгы, дымлы таш базда ялгызы иде, аяк-куллары богауланган хәлдә,
идәнгә җәелгән салам өстендә гыйбадәт кыла... Әйе, әйе, ул намаз укый иде!
Патша әмеренә дә карамыйча, үлем җәзасы көтүенә дә игътибар итмичә, ул
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
13
үз динен тота иде! Караңгы ташкапчыкта аның башындагы ак яулыгы тулган
айдай нур сибеп тора иде...
Мин аңа куркыныч хәбәрне җиткердем, тагы бер тапкыр тәүбә итәргә
чакырдым, теге дөньяга аруланып китәргә кирәклеген әйттем.
– Кәтринә, покайся, тәүбә ит! – дидем. – Син христиан кешесе өчен иң
зур гөнаһны эшләдең – диннән чыктың, басурманлыгыңа кайттың, пычракка
баттың, Ходай каршына да алай барма, покайся!
– Минем исемем Хөснибикә, мин Кәтринә түгел, мөселман кешесе, татар
хатыны, – дип җавап бирде ул. – Беркайчан урыс динендә булмадым, күпме
көчләсәгез дә, чукынмадым, үз динемдә калдым! Аллаһ каршына да шулай
китәм, инша Аллаһ!
– Син нәрсә сөйлисең, Кәтринә?! Сине яндырып үтерәчәкләр бит! Тәүбә
ит, Ходайдан да, кешеләрдән дә кичерү сора! Бәлки, патшабикәнең мәрхәмәте
килер, тезләнеп сора!
– Мин Аллаһ алдында гына тезләнәм, Аннан гына кичерү сорыйм! Кыямәт
көнендәге җәһәннәм уты бу дөнья утыннан куркынычрак, чөнки ул мәңгелек!
Урыс динен алып, тәмуг утында янганчы, үз динемдә калып, кяфер утында
янам... Иманымны өч көнлек тормышка алыштырмыйм... Бу сынауларга түзәргә
Аллаһтан сабырлык сорыйм.
– Бу сиңа җәза, җәза! Тәкәбберлегең өчен, христиан динен ташлаганың
өчен, тәүбә итәргә теләмәгәнең өчен Ходай җәзасы! Күрәсең, сиңа күкләр дә
ярдәм итәргә теләми!
– Мин Раббыма мең рәхмәтле! Язмышыма риза-бәхил... Аллаһ юлында,
иманым хакына шәһит китәм, моңа әзермен, шуның өчен курыкмыйм да...
Сез куркыгыз – мөселманнарның рәнҗешеннән куркыгыз, мәхбүсләрнең
догасыннан куркыгыз! Гөлбакчадай илебезгә килеп, җирләребезне утка
тоттыгыз, ирләребезне үтердегез, хатын-кызларны, балаларыбызны кол
иттегез! Аларның каргышыннан куркыгыз, бу кяфер кавемнең үзен дә шул
көн көтә – шуны онытмагыз! Синең үзеңне дә бу дөньяда ук ут ялкыны өтәр,
урыс побы, шуннан саклан!
Бу хатын белән сөйләшеп торуның мәгънәсе юк иде, без борылып чыгып
киттек, ул үзәк өзгеч моңлы тавыш белән Коръән укып калды... Ә колагымда
аның куркыныч сүзләре озак яңгырап торды: «Синең үзеңне дә бу дөньяда ук
җәһәннәм уты көтә, урыс побы, шуннан саклан!» Нәрсә әйтергә теләде икән
бу тоткын татар хатыны? Бәлки, чарасызлыктан акылы җиңеләйгәндер, саташа
башлагандыр, ә бәлки, ә бәлки, җен-пәриләре берәр сер әйткәндер... Бу хакта
сорарга мин аның янына башка керә алмадым, ә апрель азагында аны яндырып
үтерделәр. Шәһәр уртасындагы мәйданда, баганага бәйләп куеп яндырдылар.
Тирә-юньдәге бөтен татар-башкорт авылларыннан кешеләрне шунда куып
китерделәр, алар әлеге хәлләрне үз күзләре белән күреп торырга һәм гыйбрәт
алырга тиешләр иде. Бу аларны куркыту өчен дә эшләнде, христиан динен
ташлаган өчен, аларны да тереләй янып үлү көтә иде... Башта бөтен тәртибен
китереп, патшабикәнең указы укылды, ул татарчага тәрҗемә ителде, аннан мин
тагы «Библия»не тотып, аның янына барып карадым, ул һаман үз догаларын
укый иде. «Ләә иләһә илләллаһ!» дигән сүзләрен ишеттем... Аннан генерал
Соймонов тылмач аша халыкка мөрәҗәгать итте:
– Бу поганая татарка Кисанбика Байрасова христиан диненә хыянәт итте,
чукынганнан соң, яңадан үзенең пычрак диненә әйләнеп кайтты. Югыйсә,
дәүләтебез аны кешегә санап, үз тәрбиясенә алган иде, правослау дине үз
ГӨЛӘЙЗА
14
кочагына сыендырган иде, бу басурман аның кадерен белмәде! Өч тапкыр
шушы оҗмахтан качты һәм тәмугка эләкте! Үз язмышын үзе сайлады! Кем
христиан динен шулай мыскыл итә, кем урыс тормышына түбәнсетеп карый
– барыгызны да шушы язмыш көтә! Ут көтә! Ут көтә! Ут көтә!
Без, христиан дине әһелләре, бергәләп «Аллилуйя, Аллилуйя!» дип,
динебезгә дан җырлый башладык, гаскәриләр җиз быргыларын кычкыртып
җибәрде, барабаннарын ярсып кага башладылар. Әйтерсең лә кыямәт купты!
Кемдер минем кулыма утлы кисәү китереп тоттырды, башкаларның кулларында
да шундый ук кисәүләр дөрли иде. Без ул кисәүләрне татар хатынының
аяк астындагы чыбык-чабык өстенә ыргыттык, ул башта пыскып кына,
аннан дөрләп яна башлады, төтен баганасы күккә кадәр күтәрелде. Моны
күреп, халык аһ итеп куйды, кешеләр кычкырып еларга тотындылар, утка
ыргылдылар, әмма атлы казаклар аларны якын җибәрмәде. Шулчак чат аяз
көнне дөбердәп күк күкрәде, әлеге дәһшәтле тавыш тынып өлгермәде, коеп
яңгыр ява башлады. Дөрләп янган учак кинәт сүнде, төтен арасыннан баганага
бәйләп куйган татар хатыны күренде – ул янмаган, әмма җансыз иде... Төтенгә
тончыгып үлгәнме, йөрәге бу хәлләрне күтәрә алмаганмы, әллә башка бер
могҗиза булганмы – мөселман хатынын ут алмаган иде... Соңыннан татарлар
сөйләп йөргән, имеш, яңгыр болытлары белән бергә җиргә фәрештәләр дә
иңгән, имеш, аларны күрүчеләр дә булган, имеш, бу фәрештәләр утка аны
яндырырга ирек бирмәгәннәр, җанын күккә алып менеп киткәннәр...
Дөрестән дә, аның бер җиренә дә, хәтта озын күлмәк итәгенә дә ут капмаган!
Башында шул ук ак яулык, йөзе исә ак яулыктан да ак, нур сирпеп тора, ник
бер корым табы булсын! Күмәргә аны татарлар үзләренә алдылар, ул инде урыс
динендә түгел, дин-ислам өчен үлде, диделәр. Аны шәһитләр өммәтеннән,
өс киемнәреннән күмгәннәр, күкрәгенә яшереп куйган Коръәнен тапканнар,
утта янарга шул ирек бирмәгән, дигәннәр. Аннан ул яндырып үтерүләр бетте,
мөгаен, бу татар хатыны соңгысы булгандыр...»
Менә шундый куркыныч хәлләр сөйләгән иде Михаилның әтисе Кондрат.
Аннан аларны Биләргә күчерделәр, Михаил инде монда туды. Әтисе исә
төбәктәге бөтен чиркәү приходлары өчен иң җаваплы рухани иде, биредә
дә татарлар белән эшләргә, аларны христиан диненә тартырга, шунда тотып
калырга кирәк иде. Әмма мондагы мишәр-татарлар башка төрлерәк булып
чыкты, баш бирмәделәр, буйсынмадылар, уттан да, судан да курыкмадылар.
Тегендә, Уралда, бер татар хатынын буйсындыра алмасалар, монда андыйлар
меңәрләп. Атасы бик интекте алар белән, ул арада заманалар да үзгәрде,
патшалар алышынды, Екатерина Икенче патшабикә бу татарларны бөтенләй
аздырды, имеш, аларга дин иреге бирә! Дөрес, ул да элек чукындырылганнарны
яңадан исламга кайтармады, андый фәрман чыгармады, әмма шул ук
вакытта көчләп христиан диненә кертүне тыйды. Ә татарлар, шуны гына
көтеп торганнар, диярсең, көтүләре белән үз диннәренә кайта башлады,
патшабикәнең «диндә көчләү юк», дигән сүзләрен үзләренчә бордылар. Инде
менә ничә еллар шуның белән көрәшә урыс поплары, керәшен татарларын
тотып торырлык түгел, хәзер судлар аша үзләрен яклый башладылар. Каян
ала бу халык көчне, инде дәүләтсез-гаскәрсез килеш тә, ничек үз-үзен ярсып
якларлык көч таба ул? Хатын-кызларына кадәр Коръән күтәреп өскә килә бит,
хатын-кызларына кадәр Коръән тотып, утка керә, үлемгә бара...
Михаил атакай чиркәү тәрәзәсеннән карга күмелеп утырган кыр ягына
карады, анда, ак кар астында, мишәр-татарларның борынгы башкаласы булган
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
15
Биләр хәрабәләре җәйрәп ята иде. Ул кечкенә вакытта әтисе аны җитәкләп ул
урынга алып бара иде, Михаилга бу хәрабәләр серле әкият дөньясы булып
тоела иде. Ярымҗимерек хан сарайлары, Биләр күгенә карап иңрәп яткан
мәчет нигезләре, купшы кәрвансарайлар, таш мунчалар, бай йортлары,
һөнәрчеләрнең эш урыннары, аяк асты тулы чүлмәк ватыклары, савыт-саба
калдыклары, пыяла мәрҗәннәр, фирүзә кашлы йөзекләр, көмеш беләзекләр,
малай гомерендә дә күрмәгән тагы әллә нәрсәләр очрый иде монда. Алар
арасында еланнар мыжгый, күктә козгыннар үз корбанын күзли, шуңа күрә
әтисе аны беркайчан да бирегә үзен генә җибәрми иде.
– Менә, улым, күрәсеңме, монда басурманнарның башкаласы булган, – дип
сөйли иде ул җиде-сигез яшьлек улына. – Шушында, нәкъ менә шушында
мең еллар элек алар безнең дошманыбыз булган ислам динен кабул иткәннәр.
Шушыннан, нәкъ менә шушыннан алар үз диннәрен бөтен Идел-Уралга, хәтта
ки Себерләргә таратканнар... Шушында, нәкъ шушында, алар Коръәннәрен
кулдан күчереп язганнар, дистәләгән мәктәп-мәдрәсәләр тотканнар, дастаннар
тудырганнар, менә бу таш йортларны салганнар, дөнья белән сәүдә иткәннәр...
– Ә без ул вакытта монда булганбызмы соң? Ник аларга басурман динен
таратырга ирек биргәнбез?
Шул чакта атасының елмаеп куйганын хәтерли Михаил. Ул шактый вакыт
җавап бирмичә торды, аннан соң гына көрсенеп әйтте:
– Без ул вакытта монда булмаганбыз шул, улым, урыслар монда бик соң –
моннан ике йөз еллар элек кенә килгән, ә мин сөйләгән нәрсәләр мең ел элек
булган хәлләр...
– Ә нигә иртәрәк килмәгәнбез?
– Иртәрәк килүчеләр дә булган, алар төньяктан су юлы белән төшеп,
татарларны талаганнар да качканнар, хәзерге кебек хак динебезгә өндәү
турында сүз дә була алмаган.
– Ник, батюшка?
– Кая, улым! Ул вакытта монда данлыклы Болгар ханлыгы булган, алар бит
Хәзәр каһанлыгының варислары! Биләр – башкала, алар бөтен дөнья белән
сәүдә иткәннәр, таштан хан сарайлары салганнар. Кара син ул йортларның
нигезләренә – анда без яшәгән урыс авылы бөтенләе белән кереп утырырлык
бит! Яши белгәннәр басурманнар, әмма Господь Бог аларны безгә ихтыярлы
итте, хәзер алар кайда да – без кайда!
– Безнең урыс стрелецлары аларны кырып салганмы, батюшка?
– Юк, улым, аңа кадәр әле монда күп бәрелешләр булган... Башта – дәһшәтле
Алтын Урда, Чыңгыз татарлары, алар Болгар-Биләрне шактый әвәләгән, әмма
шәһәрләрен яулап алсалар да, рухларын яулый алмаганнар, боларга ияреп,
үзләре мөселманлашкан... Биләрдә әле ул вакытларда да тормыш гөрләп торган.
Аксак Тимер яуларыннан соң да исән калган әле бу шәһәр. Алтын Урданы
Казан ханлыгы алыштырган, менә шушы вакытларда инде ушкуйниклар
дип аталган елга юлбасарлары, урыслар Болгар-Биләргә, бу тирәдәге татар
авылларына һөҗүм итә башлаган, шулай итеп, монда без аяк басканбыз. Ә
инде Казан ханлыгы җимерелгәч, бөек падишаһ Иоан Васильевич бу җирләрне
басып алгач, монда инде без хуҗа булып калганбыз, улым! Господь Бог безне,
урысларны, монда тәртип кертер, басурманнарны хак дингә өндәр өчен
җибәргән.
– Ә аларның диннәре хак түгелме?
– Аларның барысы да ялган, улым, Коръән китаплары да, пәйгамбәр
ГӨЛӘЙЗА
16
дип йөргән Мөхәммәдләре дә, намаз-гыйбадәтләре дә – барысы да ялган,
коточкыч саташу һәм адашу! Белеп тор – дөньяда бер генә хак дин бар,
ул – безнең дин, правослау дине! Христос – безнең Господь Бог, изге рух!
Библия – безнең изге китабыбыз! Без, урыслар, шулай яшибез һәм шушы
динне, шушы бәхет чыганагын башкаларга да таратабыз, бөтен дөньяга
таратабыз, бу – безнең изге бурычыбыз! Мин сиңа да шуны әманәт итеп
калдырам, улым!
– Ә басурманнар теләмәсә, атакай?
– Теләрләр, улым, беркая китә алмаслар! Чөнки Господь Бог безнең белән,
падишаһыбыз безнең белән, дәүләт безнең яклы, чөнки монда без хуҗа!
Әтисе шул сүзләрне әйтеп бетермәде, Биләрнең икенче тарафында –
Хуҗалар тавы ягында җир тетрәгәндәй көчле авазлар яңгырый башлады:
Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр,
Ләә иләәһә илләАллааһу
Үә Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр
Үә лилләһил хәмдү...
Меңләгән ир-атның гайрәт белән яңгыраткан бу авазы әйтерсең лә Хуҗалар
тавыннан түгел, күкнең үзеннән иңә иде! Юк, җир астында күмелеп калган
Шәһри Биләрнең мәчет нигезләре, юлларга түшәлгән борынгы кабер ташлары
шулай кубарылып чыгып, тәкъбир әйтәләр! Әмма бу кешеләр иде, Хуҗалар
тавын, аның итәген, Чирмешән буйларын татарлар сырып алган иде! Алар
күп, меңләгән, хәтта дистә меңләгән! Яннарында атлары, гаиләләре, балалары,
әйтерсең лә Биләрне басып алырга киләләр! Малай, куркып, әтисенә сыенды,
атасы тиз-тиз чукынып алды, кемнәндер ярдәм көткәндәй, артына борылып
карады, әмма кыр буш иде.
– Курыкма, улым, бу татарлар шулай Хуҗалар тавында үзләренең
бәйрәмнәрен уздыралар, – диде ул, бераз тынычланып.
– Син монда без хуҗа, дип әйткән идең бит, батюшка! Хуҗалар тавына
татарлар хуҗамыни?
Ата кеше улына ничек җавап бирергә дә белмәде, чөнки бу хәлләргә үзенең
дә җавабы юк иде.
– Юк, улым, бу җирләрнең барысына да без – урыслар хуҗа... Ул тирәдә
аларның изгеләре күмелгән, имеш, шуңа монда ябышып яталар...
– Татарларның да изгеләре бармыни? Син аларны «нелюди» дигән идең бит?
– Үзләре шул әкиятне сөйли инде, имеш, Хуҗалар тавында ниндидер
әүлияләре күмелгән, «Кызлар тавы» дигәнендә дошманга каршы сугышып
үлгән изгеләре ята, имеш... Безнең «Святой ключ»ны да үзләренеке, дип
баралар, алар анда якын килмәсен өчен, кеше буе агач тәре бастырып куйдык,
часовня төзедек.
– Әгәр алар монда килсә, батюшка? Мин куркам ул басурманнардан...
– Син курыкма, улым, алар монда килми, чөнки ике арада хәрбиләр тора...
Әйдә, без дә авылга кайтыйк, халык белән бергә булыйк!
Кичә кичтән үк татарларның Хуҗалар тавына җыела башлауларын күреп,
Биләрдән атлы казаклар һәм стрелецлар барып кайттылар анда, басурманнар
Корбан бәйрәмен уздырырга килгәннәр, дип әйттеләр. Дөрес, моңа кадәр дә
татарлар, бигрәк тә карт-карчыклар, сыңар әтәчен булса да күтәреп килеп,
шушында аны чалып, догалар кылып китәләр иде. Ә болай кара болыт булып,
меңәрләп килгәннәре беркайчан булмады. Михаилның әтисе моны Әби
патшаның йомшаклыгыннан күрде, татарларга дин иреге биреп аздырды, дин
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
17
ирегеннән соң аларга үз дәүләтләре кирәк булачак, алар кяфер кул астында
яши торган милләт түгел, дип мырлады. Үлгәнче, татарлар килеп Биләрне
басып алырлар, аларны асып куярлар, дип борчылып яшәде. Татарлар Биләрне
алмады, әмма әтисен юк иттеләр, шул Пугач башкисәргә ияреп, дөньяның
астын-өскә китерергә өлгерделәр...
Михаил атакай авыр сулап куйды, ул елларны искә төшерү аның җан
җәрәхәтен кузгата иде. Хәтере ялгышмаса, бу 1769 ел иде ахрысы, Михаилга
ул вакытта күп булса җиде-сигез яшьләр булыр. Яхшы атларга атланып, ислам
байраклары күтәреп, дөнья чаклы бүләк күчтәнәчләр төяп килеп керде алар
Биләргә. Татар җайдакларының бер башы Биләргә килеп кенә керсә, койрыгы
әле һаман Хуҗалар тавыннан чыгып бетмәгән иде. Җитмәсә, үзләренчә догалар
кылып, тәкъбир әйтеп киләләр, бу тавыштан кан ката, аяклар тотмый, телләр
көрмәкләнә... Бала-чага, карт-корылар базларга, печәнлек-әвеннәргә качып
бетте, ирләр калтыранган куллары белән коралга ябышты, ни әйтсәң дә, волость
үзәге бит, эреле-ваклы түрәләр дә хәрәкәткә килде. Кемдер татарларга каршы
ипи-тоз күтәреп чыгарга тәкъдим итте, кемдер утлы корал белән кырып салырга
кирәк аларны, дип әтәчләнде. Халыкның бер өлеше, агач чиркәүгә бикләнеп,
үлем көтте, укына-чукына башлады, чөнки алар татар явының нәрсә икәнен
ишетеп беләләр иде...
Алдагы акбүз атка ап-ак сакаллы, ак чалмалы, яшел чапанлы карт атланган
иде, бераз арттарак калып, аны яшь татар ир-атлары саклап бара, кулларында
яшел байраклары җилферди. Җайдаклар Биләр уртасындагы мәйданга килеп
туктадылар, үзләренә төрле яктан төбәлгән озын мылтыкларга көлеп кенә
карадылар, әйтерсең лә аларны ук алмый, ядрә ватмый иде... Менә алар чиркәү
янында атларыннан сикереп төштеләр, ак сакаллы картка да төшәргә ярдәм
иттеләр, әмма чиркәүгә аяк атлап кермәделәр. Михаилның атасы Кондрат үзе
алар каршына чыгарга мәҗбүр булды, курыкса да, малай да аңа иярде. Татар
карты белән Михаилның атасы бер яшьләрдә иде ахрысы, үзара танышлар
да, кул биреп күрештеләр, сөйләшеп киттеләр. Морадбакый абыз русча да
яхшы гына белә икән, аңа тылмач кирәк булмады, ул алып килгән күчтәнәч-
бүләкләрен тапшырды.
– Безнең бүген зур бәйрәм, Кондрати атакай! – диде ул. – Шатлыгыбызны
сезнең белән дә уртаклашыйк, дидек. Күчтәнәчләребездән авыз итегез...
– Рәхмәт, Морадбакый шәех, бәйрәм яхшы нәрсә ул... Күчтәнәч-
бүләкләрегезгә рәхмәт, фәкыйрьләргә таратырбыз.
– Безнең юлыбыз Шәһри Биләр урынына иде, Кондрати атакай! Яшьләргә
ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән, дәүләт тоткан ул изге урыннарны
күрсәтәсе иде!
– Анда хәрабәләр генә бит инде, Морадбакый шәех! Бер төзек бина да юк...
Таш-кирпечләрен халык үз кирәк-ярагына ташып бетергән.
Шулай диде дә, ул туктап калды, чөнки үзенең дә чиркәү алдына, баскыч
төпләренә Биләрнең кабер ташлары түшәлгән иде... Бер читтә Биләрдәге
Җәмигъ мәчетенең бисмиллалы дивар ташлары ауный, аларны Кондрати атакай
таштан яңа чиркәү салырга дип туплый. Биредә һәр йортта диярлек Биләр
байлыгы, базлар һәм абзарлар аннан алып кайткан ташлар белән түшәлгән.
– Анысын беләбез, – диде Морадбакый абыз, карашын читкә борып. –
Әмма борынгы пайтәхетебездән таш өемнәре генә калса да, ул урын безнең
өчен кадерле, изге... Шунда тезләнеп намаз укырга телибез. Зиратларындагы
әрвахлар бездән дога өмет итеп ята...
ГӨЛӘЙЗА
18
– Монда мөселманнар гынамы соң, әллә отпавший мәкруһлар да бармы?
Алар булса, мин сезгә рөхсәт итә алмыйм, бу закон белән тыелган.
– Әмма Әби патша дин иреге турында фәрман бирде бит, Кондрати атакай!
Хәзер барыбыз да ирекле!
– Әйе, дин иреге турында Указ бар, әмма ул правослау диненнән чыгарга
ирек бирми! Элек чукындырылганнар чиркәү каршында да, дәүләт алдында
да христиан санала.
– Алар Аллаһ каршында мөселман, Кондрати атакай! Чөнки чиркәүгә
йөрмиләр, тәре такмыйлар, намаз укыйлар, ураза тоталар, ислам бәйрәмнәрен
генә бәйрәм итәләр. Күрәсеңме, алар ничек күп – меңләгән! Без синнән рөхсәт
сорамыйча да Шәһри Биләргә үтеп китә ала идек, ил алдында дәрәҗәңне
төшермик, дидек.
Ул арада алар янына волость башлыгы, хәрбиләр дә килеп туктады, сүзнең
нәрсә турында баруы белән кызыксындылар.
– Биләр хәрабәләренә барырга телиләр, – диде Кондрат атакай. – Борынгы
урыннарда намаз укырга телибез, диләр, әрвахлары да дога көтеп ята икән...
– Әмма патшага, дәүләткә каршы котыртулар булмасын! – диде волость
башлыгы. – Яуга чакырулар булмасын! Правослау диненә каршы сүзләр
булмасын!
– Әйе, правослау диненнән чыгарга котыртулар да булмасын! Болгар-
Биләрне торгызабыз, татар дәүләте төзибез, дип котыртулар да булмасын!
Татарлар атка атландылар да, яшел байракларын болгап, Биләр урамнары
буенча чабып киттеләр. Халык капка-ишекләрен, хәтта тәрәзә капкачларын
ябып качып калды, урамда аларга очраган хатын-кызлар, котлары очып,
«Татары вернулись!» дип кычкырып, лапылдап җиргә утырдылар.
Татарларга Биләр хәрабәләренә барып, намаз укырга рөхсәт итсәләр дә,
Михаилның атасы бу хәлне болай гына калдырмады, кисәтеп, шунда ук Казанга
һәм Питерга хатлар җибәрде. Ул татарларның, төрле сәбәпләр табып, Биләр
тирәсендә җыела башлауларын хәбәр итте, Батырша явын искә төшерде, әгәр
боларга чара күрмәсәң, бу фетнәләрнең тагы кабатланырга мөмкин икәнен
кисәтте. Аның әләге буенча, үзен милләтне коткаручы, дип игълан иткән,
Хуҗалар тавында халыкны җыеп яткан Морадбакый шәехне тотып алып,
кул-аякларын богаулап, Питерга озаттылар. Татар картының язганнары белән
патшабикә үзе танышкан, имеш, җүләрлегенә инанып, кире иленә кайтарып
җибәргән. Әйтүләре буенча, карт анда кайткач та тынычланмаган, татарларны
һаман кяферләрдән котылырга өндәгән, форсат чыгу белән, коралны хөкүмәткә
каршы борырга чакырган.
Һәм нәкъ шулай булды да. Әби патша татарларга күпме генә ярарга тырышса
да, форсат чыгу белән, алар коралларын хөкүмәткә каршы бордылар, Пугачёв
явына кушылдылар. Дөресрәге, ул яуның күпчелеге татар-башкортлардан,
типтәр-мишәрләрдән тора иде, шулай ук җирле чуваш-чирмеш, ар-удмурт
халыклары да патшага каршы күтәрелде. Ул вакытларны яхшы хәтерли
Михаил, аңа инде унике яшьләр тирәсе иде, илдә фетнә башланды. Ырынбур
далаларында купкан давыл, гарасатка әйләнеп, үз юлындагы бар нәрсәне
сытып-изеп, бу якларга да килеп җитте. 1773 елның көзендә Чулман
буйларында да һәр кала һәм сала өчен сугышлар башлана, бер якта – халык,
икенче якта патша гаскәрләре пычакка-пычак килә. Минзәлә чолганышта кала,
баш күтәрүчеләр Зәйне яулап ала, Чулманны кичеп, берничә тапкыр Алабугага
һөҗүм итәләр, Чаллы тирәсендәге авыллар Пугачёв ягына күчә. Бу шомлы
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
19
хәбәрләр Биләргә дә килеп җитә, хәрбиләр, корал тотып, бистәне сакларга
басалар, якын-тирәдәге авыллар, бигрәк тә татар-мишәрләр яшәгәннәре,
кырмыска оясыдай кайный... Кайдадыр урыс байларының утарларын
талаганнар икән, кайдадыр чиркәүләрне басканнар, хәтта попларны асканнар,
дигән куркыныч хәбәрләр дә килә. Кыш шулай дер калтырап үтте, әле патша
гаскәрләре, әле баш күтәрүчеләр җиңде, авыллар кулдан-кулга күчте, Биләр
белән Чистай, бер читтәрәк булгангамы, алай зыян күрмәде. Аның каравы,
татар авылларының бер өлеше, бигрәк тә чирүле татарлар, заманында корал
тотып патшага хезмәт иткән йомышлы татарлар баш күтәрүчеләр ягына басты,
чөнки моның төп сәбәбе булып көчләп чукындырулар тора иде. Һәм бу хакта
Казанны, консисторияне кисәтергә кирәк иде...
Күрәчәге булгандыр инде, шул көннәрдә Михаилның атасы Кондрат
Казанга җыенды, чөнки алга таба бу татарлар белән нишләргә – бер уртак
фикергә килергә кирәк иде. Биләр побын хәрбиләр кисәтеп тә карады, Пугач
башкисәрләре белән дә куркыттылар – әмма файдасы булмады, ул юлга
чыгып китте. Һәм шул китүдән әйләнеп кайтмады... Нәкъ шул көннәрдә баш
күтәрүчеләрнең туфан кубарып Казанга барулары булган, имеш, татар дәүләтен
яңадан торгызалар, үз диннәрен кире кайтаралар! Һәм моны правослау
динендәге кеше – Емелька Пугачёв җитәкчелегендә эшләргә җыеналар...
Язмышның ачы көлүе, дип әйтмичә, нәрсә дип әйтәсең?
Кондрат атакай Казан юлында нәкъ менә шул фетнәчеләрнең үзәгендә
кала, Пугачёв казакларының, аларга кушылган керәшен татарларының, ар-
чирмешләрнең чиркәүләрне җимереп, поп-дьяконнарны җәзалавын күрә. Ул
Казанга барып җитә алмый, кире чигенергә дә инде соң була – бөтен елга
кичүләре баш күтәрүчеләр кулында кала. Мамадыш тирәсендәге керәшен
авылларының берсендә Кондрат картны да тотып Пугачёв каршына китерәләр,
сорау ала башлыйлар. Аның Биләр бистәсеннән, патша хәрбиләре урнашкан
урыннан килгәнен белгәч, Пугачёв аннан бу хәрбиләрнең санын, нинди
кораллары барлыгын сораша башлый, әмма Кондрат карт, белмәмешкә
сабышып, туры җавап бирми. Пугачёв аннан үзен патша итеп тануны таләп итә,
Кондрат атакай баш тарта, Библиясен тотып, Әби патшага ант бирүе хәтеренә
килә. Ул арада аны Чистай һәм Биләр өязләрендәге кайбер керәшен татарлары
да танып ала, көчләп чукындыруларын искә төшерәләр. Ә иң куркынычы –
Җаектан ияреп килгән татар-башкортлар аның Екатеринбург каласы уртасында
бер мөселман хатынын утта яндырып үтергәнен исенә төшерәләр. Һәм шушы
хәбәр барысын да хәл итә – Пугачёв аның үзен дә утка ташларга әмер бирә...
Атасының гомер буе курыкканы, утта яндырып үтерелгән татар хатынының:
«Синең үзеңне дә бу дөньяда ук ут ялкыны көтә, урыс побы, шуннан саклан!»
дигән кисәтүләре чынга аша...
Болар хакында Биләрдә соңыннан гына белделәр, әмма Кондрати атакай
Казанга киткән җиреннән әйләнеп кайтмагач, барысының да күңеленә шик
керде. Бигрәк тә Михаил бәргәләнде, атасын эзләргә үзе чыгып йөгерерлек
булды, әмма әнисе аны бәйләп диярлек куйды. Инде фетнәләр тынып, Пугачёв
явы бастырылгач, коточкыч нәрсәләр билгеле булды – баш күтәрүчеләр бер
Казан губернасында гына да 132 попны һәм дьяконны асып-кисеп үтергәннәр,
юк иткәннәр икән! Михаилның карт атасы да шулар арасында булып
чыкты, аның хәтта гәүдәсе дә калмаган иде. Чиркәүләрне җимерүләр һәм
христиан дине әһелләрен үтерүләр башлыча чукындырылган вотяк-чирмеш
авылларында, керәшен татарлары яшәгән урыннарда булган, шуңа күрә моны
ГӨЛӘЙЗА
20
алардан үч алу, дип кабул иттеләр. Соңыннан баш күтәрүчеләрнең кайберләрен
Биләргә алып кайтып асып үтерделәр, алар арасында татарлар да бар иде.
Михаил атасының үлемен татарлардан күрде, чөнки Биләрдә күз алдында
аларның гәүдәләре асылынып тора иде. Һәм ул атасы өчен татарлардан үлгәнче
үч алырга ант итте. Хәзер ул инде атасы яшен дә узып бара, әмма үче бетмәде,
һәм инде, мөгаен, бетмәс тә...
Ул елларда бәла артыннан бәла килеп кенә торды – яшен сугып, әтисе
салып калдырган агач чиркәү янып бетте, Михаилның әнисе үлеп китте.
Үсмер егет гомерен атасы кебек дингә багышларга уйлады – Казанга
барып, семинариягә укырга керде, төпле белем алды, ул рухани булып
туган якларына әйләнеп кайтканда, заманалар үзгәргән, басурманнарны
яңадан үз урыннарына утырта башлаганнар иде. Шушы юнәлештә
Михаил да җиң сызганып эшкә кереште, һәр керәшен авылында булып,
татарларның чиркәүгә йөрү-йөрмәүләре белән үзе кызыксынды, мәкруһ-
отпавшийларны каты җәзага тарттырды. Ул Казанда укып йөргәндә,
авылдашлары яңа чиркәү салдырдылар, әмма ул да агачтан булып чыкты,
югыйсә Михаилның атасы да, ул үзе дә Биләр уртасында таш чиркәү төзү
турында хыялланганнар иде бит! Биләр хәрабәләреннән мәчет ташларын
да чиркәү өчен ташыта башлаганнар иде, аларын да авыл халкы үз
йортларына алып кайтып бетергән булып чыкты. Правослау динендәге
урыслар булсалар да, сәер халык яши Биләрдә – чиркәүгә артык исләре
китми, көмешкәнең кимен куймыйлар, бер нәрсә булса, коралга ябышалар,
шарт-шорт атыша башлыйлар, кыскасы, сугыш чукмарлары... Аларга агач
чиркәү ни, таш чиркәү ни – барыбер. Диннең кадерен белмиләр, татарлар
кебек, үз диннәренә ябышып ятмыйлар, кая анда аның өчен үлемгә бару
– бар дип тә белмиләр. Менә шулай Михаил атакайга үз халкы белән дә,
басурманнар белән дә газап чигәргә туры килә...
Шулай уйлап бетермәде, чиркәүгә мәңге салмыш Захари килеп керде, керүе
булды, икона каршына авып, башын бәрә-бәрә, такмаклый да башлады:
– Безнең гаебебез юк, батюшка, тырнак белән дә кагылмадык... Татарва
качкан... Син әйткәнгә генә ризалашып алган идек... Инде болай булгач, әҗерен
дә бирмәссез...
Михаил атакай башта аңламыйча торды – нинди татарва, каян качкан?
Аннан исенә төште – күптән түгел Чирүле Майнасында мәкруһ керәшеннәрнең
балаларын аерып алып, чиркәүдә үзе чукындырып, менә шушы Захариларга
тәрбиягә тапшырган иде. Имеш, аларны монда чын урыс, христиан итеп
үстерәләр! Ә бу адәм актыгының үзен тәрбияләргә кирәк булып чыкты, әнә
аягында чак басып тора.
– Тукта, улама, аңлатып сөйлә! Кыш көне кая кача алсыннар ул балалар?
Юлны белмиләр, телне белмиләр, иң олысына – унике, иң кечесенә дүрт яшь...
Син монда әкият сөйләп утырма, әйт, кая куйдың ул балаларны?! Үтереп
тыгып куйдыңмы? Онытма, алар хәзер басурман түгел, христиан динендә,
закон каршында җавап бирерсең!
Захари айнып киткәндәй булды, калтыранган куллары белән тиз-тиз
чукынып алды.
– Вот тебе крест, батюшка, үтермәдем! Чукынып китим, тимәдем мин
аларга... Ну бераз каккаладым инде тузаннарын, әмма үләрлек түгел, яратып
кына... Вот тебе крест!
– Көпә-көндез, кыш уртасында биш бала кая китәргә мөмкин?! Алар бит
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
21
авылны да әвәләнеп чыга алмый! Син кайда идең ул вакытта, хатының кайда
иде?!
– Без Варвара белән якшәмбе хөрмәтенә бераз сыйланып алдык, көмешкәбез
бар иде... Кечкенә татарчонок ашарга сорап тилмертте, җылап җанга тиде, ну...
тибеп очырдым мин аны... Аннан олысы аякларыма килеп ябышты, кулымны
тешләп алды, менә эзе әле дә бар, ышанмасаң кара, батюшка!
Чыннан да, Захариның уң кулында теш эзләре ярылып ята, җәрәхәте әле
дә төзәлмәгән иде.
– Ну... аннан соң анысын да тибеп очырдым, анысына катырак та эләкте
ахры... Ачу чыкты, син аларны кеше итәм, дип, үз авызыңнан өзеп ашатып
яткырасың, ә алар ризык сузган кулыңа азау тешләрен батыралар, татар этләре!
Захари тагы шыңшып алды, үзе астан гына, ышанамы икән, дигәндәй,
Михаил атакайны күзәтте. Михаил атакай ышанмады, чөнки Захариның
хатыны белән эчеп ятканын белә иде ул. Чирүле Майнасыннан алып кайткан
татар балаларын да аптырап кына бирде аларга, чөнки үз балалары юк иде,
ичмасам, шушыларга алданып кешечә яши башламаслармы икән, дип уйлады.
Юк икән, бөкрене, чыннан да, кабер генә төзәтә икән... Ул арада өйалдында
кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде, нәрсәдер дөпелдәп ауды, бераздан
чиркәүгә Захариның хатыны да килеп керде, ул да айнып җитмәгән иде. Ул
да, керә-керешкә, аяклары тотмыйча, икона каршына ауды.
– Ходай шаһит – без гаепле түгел, батюшка! Без аларга тырнак белән
дә чиртмәдек! Үзебез ашаганны ашаттык, үзебез эчкәнне эчердек... Шул
тормышның кадерен белмичә чыгып качканнар, безне ким-хур иттеләр!
– Тукта, Варвара, син дә улама! Кая качсыннар алар кыш уртасында? Сез
кайда идегез, ник күрмәдегез, ник туктатмадыгыз?
– Без, батюшка, син ул балалар өчен биргән акчага Захари белән үзебезгә
бәйрәм ясаган идек... Ну... Артык шаулагач, комачау иткәч, Захари бераз өйрәтте
аларны, тәрбиягә алган аталары бит, хи-хи-хи... Аннан без йокыга киткәнбез,
уянганда, ул көчекләр юк иде инде...
– Нигә шунда ук миңа әйтмәдегез? Кайчан булды бу хәл?
– Сине Чистайга, судка киткән, диделәр, батюшка! Бу хәл кичә булды...
Синең кайтканны ишетүгә, монда килеп җиттек менә.
– Бәлки, авылда берәрсендә качып яталардыр, белештегезме?
– Белешмәгән кая?! Өй саен кереп сорашып йөрдек... Югары очтагылар
күреп калганнар – кечкенәләрен чанага утыртып, авылдан чыгып баралар иде,
ди. Тау шуарга баралардыр, дип уйлаганнар...
– Ахмаклар... Сәрхушләр! Авылларына барырга кирәк иде, бәлки, шунда
кайтып киткәннәрдер? Хәер, кышкы юлда, кичкә каршы, кайтып җитә
алдылармы икән?
– Без дә Варвара белән шулай уйладык – катып үлгәндер инде алар...
Аларның өс-башлары да иске иде бит.
– Нигә яңасын алмадыгыз соң? Сезгә ул балалар өчен акчасы бирелгән
иде бит!
– Соң, батюшка, ул бакыр биш тиенгә ничек биш балага кием алыйк без?!
Ашарга да җитми бит ул акча!
– Эчәргә тапкансыз бит! Ичмасам, тәүбә итегез, әгәр катып үлгән булсалар,
моның гөнаһысы сезнең өстә булачак, чукындырылган христианнар бит алар!
– Нинди христиан булсын алар, батюшка! Тәреләрен дә такмадылар,
чиркәүгә өстерәп тә алып бара алмадык, чукынсыннар, дип, кулларын каерып
ГӨЛӘЙЗА
22
бетердек – юк! Юк! Кирәкми аларга безнең дин, хәтта балалары да күралмый
аны! Башларыннан түбәтәйләрен салдырып булмый! Әле олыраклары төне
буе бишмәтләре астында үз догаларын пышылдап яталар! Беркөнне кайтып
керсәк, олылары намазга иелгән, ну бирдек инде кирәкләрен, өсләренә менеп
сикердек, әллә ничә көн аякка баса алмадылар...
Михаил атакай дәшмәде, бу рәвешле беркайчан да, беркемгә дә христиан
динен кертеп булмасын ул яхшы аңлый иде. Әмма бу исерекләргә аны әйтүдән
ни файда? Аларны хәзер балаларны эзләп, Чирүле Майнасына җибәрүдән дә
мәгънә юк исерек баштан юлда үзләре катып үләргә мөмкиннәр.
– Ярый, мин иртәгә Чирүле Майнасына үзем барып кайтырмын, барыбер
шул якка барасы бар, – диде ул. – Исән булсалар, кире алып кайтырмын, алар
сезнең өскә язылган бит, акчасын да алдыгыз.
– Акчасы юк инде аның, батюшка, бер тустаган көмешкәгә дә җитми... Син
әйткәнгә генә ризалашкан идек... Эзләп интегәсең дә юк, йә катып үлгәннәр,
йә ач бүреләр ашаган инде аларны...
Захари белән Варвара, алпан-тилпән килеп, җитәкләшеп чыгып киттеләр,
Михаил атакай юлга әзерләнә башлады. Аның исәбе Кызылъярга барып,
Мифодей атакай белән судка кадәр сөйләшү-киңәшү иде, болай булгач, Чирүле
Майнасына да кереп чыгасы булыр. Балалар анда булса, Кызылъярдагы
приставка әйтер – ата-аналарыннан алып, яңадан Биләргә, Захариларга
кайтарып куяр. Ә Мифодей атакай белән бик җитди сөйләшәсе булыр, әгәр
чиркәү кенәгәләрендә тәртип булмаса, анда Пелагея-Гөләйзаның исеме
язылмаган булса, Кызылъяр побы башы белән җавап бирәчәк! Шуңа күрә,
судтан килеп тикшерә башлаганчы, анда тәртип кертергә, кайбер исемнәр юк
икән, язарга кирәк булыр! Ничек икәнен ул аңа өйрәтер, башка юл юк! Әгәр
киләсе айда да судта бу татар хатыны җиңсә, бөтен керәшеннәр күтәреләчәк,
берсен дә правослау динендә тотып калып булмаячак! Шуңа күрә тәвәккәлләргә,
алдан чарасын күрергә! Биләр побы Михаил Лавров шулай уйлый иде...
«Үлсәк тә, урыс диненә кайтмыйбыз!»
Михаил атакай Чирүле Майнасына өйлә турыларында килеп керде, авыл
зур түгел иде, сорашып, керәшен Егорларның өен тиз тапты. Аягындагы
карларны каккалап, өйгә үткәч, ул башта аңышмыйча торды, ялгыш кердем
ахры, дип уйлады. Өйнең түрге зур ягында олысы-кечесе намаз укый, хәтта
кечкенә балаларына хәтле палас өстендә утыра иде. Михаил атакай күреп
өлгерде – Биләрдән качкан татар балалары да монда икән, димәк, кайтып
җиткәннәр, катып та үлмәгәннәр, бүре дә ашамаган. Ул моңа сөенергә дә,
көенергә дә белмәде, әгәр монда правослау диненнән чыгу өчен кайтканнар
икән, аларның булганнан булмаулары артык...
– Господи! Господи, что творится?! – дип кычкырып җибәрде ул, яман
тавыш белән. – Егор, что ты делаешь, ты же христианин!
Әмма аның тавышына игътибар итүче булмады, өйдәгеләр намазларын
укып бетермичә, аның ягына әйләнеп тә карамадылар, бары тик кечкенә
балалар гына, куркып, шыңшый башладылар. Михаил атакайның авыр
толыбы җилкәләрен басты, ул аны салып сәкегә атты, үзе дә лапылдап шунда
килеп утырды, мырлый-мырлый өй эчен күзәтте. Шулай, почмакта икона
күренми, башларында – түбәтәй, хатын-кызлары яулыкка төренгән, монда
христианлыкның эзе дә юк!
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
23
– Егор, тукта! Прекрати свой сатанизм! Вот басурман проклятый!
Ул арада намаз тәмамланды, хатын-кызлар чаршау артына кереп китте,
балалар исә, сәкедә җәелеп утырган сакаллы кешедән куркып, аталарына
сыендылар, алар Биләр побын таныганнар иде.
– Урыс! Урыс килгән! Әти, мине урыска бирмә!
Кечкенә кыз бала шулай такмаклап елый башлады, аңа башкалары да
кушылды.
– Курыкма, кызым, мин сезне беркемгә дә бирмим, бар, әниең янына кер!
– Егор, что это такое?!
– Мин Егор түгел, минем мулла кушкан исемем бар – Әхмәт! Хатыным да
Вәлинтинә түгел, ә Вәлия! Балаларым да урыс түгел, ә мөселман-татарлар!
Кайчандыр гаскәрдә булган, дөнья күргән Әхмәтнең урысчасы да бар
иде, ул Биләр побына ике телдә дә җавап бирде. Әхмәт аның бирегә ни өчен
килгәнен әйтмәсә дә аңлады – балалар кирәк бу козгынга, әмма Әхмәт аларны
урысларга мәңге бирмәячәк! Теге вакытта да акыртып елатып, көчләп алып
чыгып киттеләр, имеш, керәшен башыгыз белән урыс динен тотмыйсыз,
балаларыгызны да бозып бетерәсез... Суд белән тартып алдылар балаларны,
пристав-үрәдникләр белән Биләрдән килеп алып киттеләр. Үзләрен Чистай
төрмәсендә бикләп тоттылар, чиркәвенә алып кереп үгетләп карадылар, аннан
керәшенлекләренә ышанып, Майнага кайтарып җибәрделәр. Әмма Әхмәт
тә, Вәлия дә керәшенлеккә кире кайтмады, ислам динен тоттылар, кайтуга,
балаларын эзләп, Биләргә чыгып киттеләр, әмма аларны аннан этләр белән
өстереп кудылар! Балалар өчен кайгыдан көне-төне еладылар, көне-төне дога
кылдылар. Аллаһ ярдәме белән, менә бишесе дә исән-сау кайтып керде! Юлда
бер чуваш авылына кунарга туктаганнар, алар исә балаларны ат белән китереп
куйды. Балаларның тәннәрендә күгәрмәгән урын калмаган иде, зурларын гына
түгел, хәтта кечкенәләрен дә кыйнаганнар. Үзләре ачлар, чыкмаган җаннары
гына калган... Зурлары елый-елый сөйләде: чиркәүгә бармаган, тәре такмаган
өчен кыйнадылар, чукынмаган өчен бармакларыбызны каерып бетерделәр,
диделәр...
– Егор, саташма. Синең балаларың христиан, мин аларны Биләр чиркәвендә
үзем чукындырдым! Захари белән Варварага тәрбиягә бирдем, шуның өчен
хөкүмәт аларга акча түләде. Ул балалар яңа ата-аналары янына кайтырга тиеш,
законы шундый! Динебез шулай куша!
– Сезнең динегез балаларны шулай җәберләргә дә кушамы?! Ач тотып,
кыйнап, исерекләрдән мыскыллатып тотарга кушамы?! Чукынмаган өчен
бармакларын каерырга, намаз укыган өчен өсләренә менеп сикерергә кушамы?!
Балалар бит алар! Ә ул Захари белән Варвараң – исерек ерткычлар! Динегез
дин түгел, кешеләрегез кеше түгел!
– Син чамалап сөйлә, Егор! Теге вакытта юкка Чистайдан монда кайтарып
җибәргәннәр сезне, ирле-хатынлы монастырьга олактырырга кирәк булган
үзегезне! Хәер, әле дә соң түгел, чөнки сез христиан динендәге чит балаларны
аздыручы исәпләнәсез закон каршында.
– Нишләп чит булсын алар безгә?! Үз балаларыбыз, ни теләсәк – шуны
эшлибез!
– Юк, закон буенча, алар сезнең балалар түгел инде, ә Захари белән
Варвараныкы! Һәм кичекмәстән шунда кайтарылырга тиешләр!
– Бирмим, үлсәм дә, Себергә сөрелсәм дә, балаларымны ул урысларга
бирмим!
ГӨЛӘЙЗА
24
Бу сүзләрне ишетеп, чаршау артыннан Әхмәтнең хатыны йөгереп чыкты,
балаларына ташланды. Балалар, ата-аналарын кочаклап, кычкырып елый
башладылар.
– Әти, бирмә безне аларга, җибәрмә Биләргә!
– Курыкмагыз, балалар, мин сезне беркемгә дә бирмәм!
– Егор, син нәрсә сөйлисең?! Алачаклар балаларыңны, синнән сорап та
тормаячаклар! Мин хәзер Кызылъярга барам, волостьтан полиция белән
приставны җибәрәм, алар илтеп куяр балаларны Биләргә.
Бу сүзләрне ишеткәч, Әхмәт кинәт кенә чаршау артына кереп китте һәм
аннан озын сугым пычагы тотып чыкты. Моны күргәч, Биләр побы күгәреп
катты, артыгын әйтеп ташлавын аңлады, әмма соң иде инде, үткен пычак аның
борын төбендә иде.
– Син нәрсә, Егор... Ахмет... Син нәрсә?! Башың ике түгелдер бит?! Мин
Ходай кешесе, закон кушканны эшлим... Мине үтергән өчен синең үзеңне дә
үлем көтә... Җүләрләнмә, тукта...
Ул калтырый-калтырый чукына башлады, ларсылдап Әхмәтнең аяк астына
ауды, ялварырга тотынды. Әле яңа гына акырынып-бакырынып нәгърә орган
атакай юкка чыкты, гомере өчен дер калтырап торган бер мескен картка
әйләнде.
– Курыкма, бу пычак белән сине үтермим мин, урыс карты! Синең белән
пычранмыйм, гөнаһ кылмыйм! Әгәр балаларымны алырга килсәгез, шушы
пычак белән үземне дә, балаларымны да суям, аларны урыс кулына биреп,
кяфер ясаганчы, үзем юк итәм! Безнең башка чара калмады...
Михаил атакай мүкәләп идәннән торды, капшанып сәкедәге толыбын тапты,
аны култык астына кыстырды да бу шомлы өйдән тизрәк чыгып качты. Әйе,
чанасына авып, алдын-артын карамыйча, атын Кызылъяр ягына таба куды ул.
Күз алдыннан Әхмәтнең ярсыган йөзе, беләк буе сугым пычагы китмәде, ул
үзенең үлемнән котылуын аңлады. Нигәдер, теге вакытта меңәрләгән татарның,
«Аллаһу Әкбәр!» кычкырып, Биләр урамнары буйлап чабып үтүләре исенә
төште... Пугачёв явы вакытында керәшен авылларында асып куелган поплар,
җимертелгән чиркәүләр хәтеренә килде... Шул фетнә вакытында башкисәр
Пугач тарафыннан тереләй утта яндырылган атасы күз алдына килеп басты...
Әйе, атасы хаклы, мең кат хаклы булган – бу басурманнар үз вакытын көтә, алар
барыбер урыс кул астында калмаячак, алар барыбер үз диннәрен бирмәячәк,
әле Болгар-Биләрләрне, Казанны кулга төшереп, үз дәүләтләрен дә торгызырга
мөмкиннәр! Бер караңгы татар авылында, ниндидер надан Әхмәт синең
каршыңа шулай пычак тотып килгәнне, башкаларына коралга ябышу берни
тормаячак... Әйе, бу татарлар үз вакытларын көтәләр, һәм аларга ышанырга
ярамый иде...
Кызылъярга ул кичке якта гына килеп җитте, атын туп-туры чиркәү ягына
борды. Кызылъяр – зур гына урыс авылы, волость үзәге, чиркәве инде узган
гасырда ук салынган, тирә-күрше татар авылларыннан керәшеннәрне шушында
сак астында йөртәләр, чөнки башкача мөмкин түгел. Урыс алпавытлары һәм
өяз түрәләренең дә кайберләре биредә яши, чөнки җирләре-маллары монда.
Килгән кешеләрне кабул итәрлек утарлары, хөкүмәт эшләрен алып барырлык
биналары да бар. Әмма Михаил атакай аларга барып тормады, тизрәк чиркәүгә
кереп, җанын юатасы, гыйбадәт кыласы килде. Кызыл кирпечтән салынган
ике катлы бу чиркәүнең биек каланчасы да бар, аннан инде бөтен тирә-якка
чаң тавышы яңгырый башлады, халыкны кичке гыйбадәткә чакыралар иде.
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
25
Әмма Михаил атакай белеп тора – монда да чиркәүгә әллә ни йөрмиләр, ул
олы бәйрәмнәрдә генә тулы була, ә керәшен татарларын бары тик полиция
белән куып китерәләр.
Бу юлы да чиркәү буш иде, гыйбадәт кылучы да, аны үткәрүче дә юк.
Михаил атакай Мәрьям-Ана иконасы каршына басып чукынып алды, кичке
догаларын укыды, татар пычагыннан исән калган өчен, Ходайга рәхмәтләрен
әйтеп, шәм куйды. Ул арада янәшәдәге хөҗрәдән сөйләшкән тавышлар
ишетелде, бераздан ул кешеләр үзләре дә күренде. Кызылъяр побы Мифоди
белән Ишмөхәммәт, кулларына ниндидер кенәгәләр тотып, сөйләшә-сөйләшә
чыгып киләләр иде, чукынып торган Михаил атакайны күргәч, алар телсез
калды. Мифоди атакайның коты чыкты, җинаять өстендә тотылган кеше кебек,
калтырый ук башлады. Ишмөхәммәт тә бу карт козгынның монда юкка гына
йөрмәвен чамалады, Мифодины эшкәртергә, чиркәү кенәгәләрен тикшерергә
килгән, дип уйлады. Һәм бу, чыннан да, шулай иде. Әмма Чирүле Майнасы
авылында булган хәлләрдән соң, Михаил атакайның зиһене таралып китте,
эченә курку төште, курку, шом хәтта чиркәүдә, икона-шәмнәр каршында да
юкка чыкмады. Ул атасы Кондрати рухына шәм яндырып куйды, догаларын
кылды, бераз тынычлангандай булып, артына борылып карады. Кемне-кемне –
бу татар картын монда күрермен дип уйламаган иде! Аның чиркәүгә гыйбадәт
кылырга килмәгәнен ул яхшы белә иде, әмма нигә килгән? Нәрсә кирәк аңа
салмыш Мифодидан?
– Кичке гыйбадәт кылындымы, Мифоди атакай? – диде ул, кылынмаганын
чамаласа да.
– Кылынды, кылынды, батюшка, – диде Мифоди, телен чак әйләндереп. –
Менә кунак бар бит, аның белән сөйләшеп алырга булган идем.
– Ул нинди кунак булсын! Кыр Шонталасының чукынган татары Измаил
Ефремов бит ул, синең керәшенең!
– Мин Измаил Ефремов түгел, ә Ишмөхәммәт Уразмәтов булам! Узган
гасырда чиркәү кенәгәсенә язылган урыс исемнәре шунда гына калды
инде ул, Михаил атакай! Әлхәмдүлиллаһ, алтмыш елдан артык ил алдында
Ишмөхәммәт булып йөрим.
Моның шулай икәнен Биләр побы үзе дә белә иде, чөнки бу мишәр ире
исламга иң нык бирелгән, татарларны урыс диненә каршы котыртып йөрүче
иң гайрәтле, иң усал кеше иде! Аны гомер буе тыя алмадылар, авылдан-авылга
йөреп, керәшен татарларын исламга кайтырга өндәп, алар арасында хәтта ки
җомга намазлары да укытып йөри ул! Керәшен авылларында өйләрдән мәчет
ясап, түбәсенә чыгып, азан әйтә! Аны моңа кадәр берничек тә тотып булмады,
җәзасын алмады, төлке кебек хәйләкәр, бүре кебек явыз булып чыкты бу
мишәр! Хәзер дә, әнә, чиркәүгә кереп, мин мөселман, дип, түш киереп басып
тора бит!
– Ә чиркәүдә нишләп йөрисең монда, керәшен башың белән гыйбадәт
кылмагач? Мифоди атакайны да юлдан яздырырга килдеңме? Аны сез, керәшен
татарлары гына сәрхушкә әйләндереп бетердегез!
– Атакайның үз юлы, безнең үз юлыбыз... Мөселман кешесе үзе дә көмешкә
эчмәс, моны башкаларга да бирмәс, Михаил атакай! Бу – гөнаһ!
– Үзегезгә кирәк вакытта сез, басурманнар, гөнаһны әйләнеп узасыз! Менә
син теге көнне Чистай судында нишләп йөрдең, сине хөкем итмиләр иде бит?!
Әйтмәсәң дә беләм, моны Мифоди атакай да белә, әмма күз йома – Пелагея
синең законсыз кызың бит, Фекла Тимофеева – икенче хатының! Менә шуның
ГӨЛӘЙЗА
26
өчен генә дә сине Себердә черетергә була иде, рәхмәт әйт элеккеге побыгыз
Трифон атакайга, артыннан йөрмәде!
Ишмөхәммәт сөйләшүне бу якка кереп китәр дип көтмәгән иде, башта
югалыбрак калды, дәшмәде, аннан Биләр побына җавап бирергә булды.
– Нишләп законсыз кызым булсын ул, Аллаһ каршында законлы, никахлы
балам ул минем! Безнең мөселман дине ике хатын да, өчне дә, дүртне алырга
да рөхсәт итә, тик аларга тигез карарга кирәк. Сезнең динегез моны танымау
әле ул безнең өчен закун дигән сүз түгел, батюшка!
– Карт азгын! Монда да шул кызыңның койрыкларын җыяр өчен
килгәнсеңдер әле! Әйт, Мифоди атакай, күрсәт кенәгәңне – керәшенлеге
язылганмы анда?
Сәрхуш атакай болай маңгайга терәп сорауны көтмәгән иде, буталып бетте.
– Үзем дә шуны эзлим, батюшка! – диде ул, телен чак әвәләп. – Трифон
атакайның язмаларында бер тәртип тә юк, кайбер елларның йә кенәгәләре
юк, йә кирәкле битләре ертылган... Үзем дә аптырадым, һаман очына чыга
алмыйм...
– Чыгарсың! Суд каршында бик тиз чыгарсың, югыйсә, үзеңнең очыңа
чыгарлар, Мифоди атакай! Син боларның артыннан барма, алар синең артыңнан
барсыннар! Бу басурманнар җәтмәсенә эләгә күрмә, алар үзләре беткән халык
инде, правослау динендәге кешеләрне дә юлдан яздыра күрмәсеннәр! Шуны
әйтергә дип килдем сиңа... Әле аерым сөйләшербез.
Шулай диде дә, ул Ишмөхәммәт ягына борылды.
– Кызыңны коткарасың килсә, мин әйткәннәрне тыңла, Измаил! –
диде ул. – Ул әле яшь, бөтен гомере алда, балалары кечкенә... Алардан
аерыласы килми икән, үз куллары белән чиркәүгә алып барып чукындырсын
балаларын, басурман иреннән аерылсын... Аннан соң балалары белән әнисе
янына, Фекла янына да кайтып яши ала, берәр чын керәшен белән гаилә
дә кора ала. Югыйсә, кызыңны – монастырь, оныкларыңны урыс гаиләсе
көтә... Үзеңнең дә болай ике гаилә арасында буталып йөрүең өскә чыгачак,
башыңны бәрә-бәрә тәүбә ит, христиан дине кочагына кайт – бер авырлык
та күрмәссең!
Аларның җитди сөйләшүгә күчкәннәрен сәбәп итеп, Мифоди атакай тизрәк
янәшәдәге хөҗрәсенә кереп китте, Биләр побы белән Ишмөхәммәт чиркәүдә
икесе генә калдылар. Ишмөхәммәт кызына каршы бу эшне Биләрнең өлкән
рухание Михаил Лавров башлап җибәргәнен белә иде, әмма аның белән
ачыктан-ачык сөйләшергә җай булмады, менә хәзер ул җай чыкты. Моңа ислам
диненең хаклыгы турында сабак бирүнең мәгънәсе юк, ул аның төп дошманы.
Әмма ни өчен урыс динен алмаганны да аңлатырга кирәк, үләр алдыннан
булса да белеп калсын.
– Кызыма каршы бу эшне син башлаганны беләм мин, Михаил атакай!
Ахыргача барасыңны да беләм. Артыңда кемнәр торганы да билгеле, полиция,
судлар, түрәләр сине якламаса, болай сикеренә алмас идең! Ә безнең артыбызда
беркем дә юк – дәүләтебез дә, ханнарыбыз да, гаскәребез дә юк безне
якларлык... Шуңа күрә үзебезне-үзебез якларга туры килә, без дә ахыргача
барачакбыз.
– Артыгызда беркем тормагач, кемгә ышанып үзегезне утка ташлыйсыз
соң? Ахыры да без дигәнчә булачак бит, нигә үзеңне дә, балаларыңны да
газаплыйсың?
– Ахыры Аллаһ кушканча булачак, без шуңа инанганга бу көрәшкә
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
27
кердек... Без ышанабыз – Аллаһ иманлылар, гаделләр ягында булачак,
кыерсытылганнарны яклаячак...
– Сез, татарлар, үзегезне кыерсытылганнарга саныйсызмыни?
– Илен-җирен ят кавем басып алгач, инде теленә-диненә, үзенә-милләтенә
куркыныч янагач, ул халык ничек дип аталсын?!
– Әмма заманында сез, басурманнар, безне басып алган идегез, без өч
гасырга якын татар итеге астында яшәргә мәҗбүр булдык!
– Михаил атакай, мин дә тарихны яхшы беләм, дөнья күргән кеше! Әгәр
татарлар шул өч гасыр вакыт эчендә сезнең динне кыскан булса, телләрен
алыштырырга мәҗбүр итсә, ислам динен көчләп таккан булса, бүген
урыс милләте булмас та иде! Әмма татарлар аларның рухи дөньяларына
кермәгәннәр, киресенчә, җирләребездә чиркәү-монастырьлар салырга рөхсәт
иткәннәр, урыс поплары кагылгысыз булган, аларны Алтын Урда ханнарының
ярлыклары саклаган!
– Ә без нишлибез?! Без дә шуны ук эшлибез – кабул итегез христиан
динен, бу дәүләттә безнең кебек үк тигез хокуклы кешеләр булырсыз, дибез!
Сезнең бөтенегезнең фаҗигасе – дәүләтнең, патша галиҗәнапләренең үзегезгә
сузган ярдәм кулын кабул итмәвегездә, кире кагуыгызда! Без сезгә, кайчандыр
үзебезне изеп торган басурманнарга, кочакларыбызны җәеп, бер диндә, бер
милләт булып тыныч-тату яшәргә тәкъдим итәбез, ә сез вәхшиләрчә һаман
искегә ябышып ятасыз! Халыкны менә синең кебек фанатиклар котырта,
Измаил Ефремов, үзең дә кеше кебек яшәмисең, башкаларга да ирек бирмисең!
Бер эзеңә төшәрләр әле синең, карт төлке!
Ишмөхәммәт сизенә – куркытып, янап алдыра алмагач, бу карт урыс
аңа икенче яктан килеп карарга булган – имеш, татарларга бәхетле булу
өчен, диннәрен алып, урыс итәргә генә кирәк икән! Динеңнән генә түгел,
милләтеңнән, тарихыңнан, телеңнән дә ваз кичү булачак бит бу! Һәм ни өчен
кирәк бу корбан? Өелешеп эчеп, сугышып ятучы кавемгә әйләнү өченме? Юк
инде, татарның акыллысы, иманлысы, киләчәк турында уйлаганы бу юлга
беркайчан да бармаячак, үзе булып калу өчен, ахыргача көрәшәчәк...
– Син, Михаил атакай, татарны бүген генә дөньяга килгән кыргый кавем
дип уйлыйсың ахры, тел төбеңнән шул аңлашыла… Менә син Биләрдә,
борынгы болгар-татарларның меңьеллык шәһәре өстендә утырасың. Андагы
чакрымнарга сузылган хәрабәләрне, урыс авылы кереп утырырлык мәчет
нигезләрен, хан сарае калдыкларын күргәнсеңдер... Алар барысы да таштан
булган, йортлары астан җылытылган, мунчаларына торбалардан салкын һәм
җылы су килеп торган... Кәрвансарайларында берьюлы меңәр кеше туктап
ял иткән, базарларында гарәп-фарсы, чин-мачин, төрек вә әрмәннәр, хәтта
аурупалылар сәүдә итә торган булган... Болгар-татарлар үзләре дә бу ерак
илләргә кәрваннар юллаган, ул тарафларга сәүдә өчен генә түгел, гыйлем алу
өчен дә юнәлгән... Алган гыйлемнәрен биредә бөтен әтрафка таратканнар,
Болгар вә Биләр бар тарафка нур чәчеп торган.
– Болар инде булган да беткән, күпме сөйләсәң дә, алар юк инде, тарихта
гына калган, Господь Бог сезне безгә ихтыярлы иткән, язмыш белән килешергә
кирәк, Измаил Ефремов!
– Бу хәлләр тарихта гына калмаган, ә һәр татарның хәтерендә, Михаил
атакай! Борынгы бабаларының кемлеген яхшы белгән кавем без! Алар хәтере,
алар каны, аларның гайрәте һәм гыйлеме безгә дә күчкән.
Ишмөхәммәт Чистайга барып кайтырга уйлаган иде, әмма бармады, атын
ГӨЛӘЙЗА
28
җигеп, Чирүле Майнасына юл алды. Биләр побының сүзләре аны борчуга
салды, Әхмәтнең балаларын килеп алырлар, дип кайгырды, ул чарасызлыктан
берәр нәрсә эшләп ташламасын, дип курыкты. Юк, балаларны анда калдырырга
ярамый иде! Ул аларның капка төбенә килеп туктаганда, кечерәк балалары тау
шуып йөриләр иде, Ишмөхәммәтне күрүгә, «Урыс килде!», «Урыс килде!»,
дип чырулап, өйгә кереп качтылар. Ишмөхәммәт чанасыннан төшеп өлгермәде,
капка төбендә кулына сугым пычагы тоткан Әхмәт күренде.
– Аяк атлыйсы булма, сине дә, үземне дә бетерәм, әмма балаларымны
бирмим! – дип кычкырды ул, толыпка төренгән Ишмөхәммәтне танымыйча.
– Чү, чү, энем, Шонталадан Ишук әзиең булам мин, җый пычагыңны! – диде
Ишмөхәммәт, шикләнә төшеп.
Кайгыдан исәрләнә башлаган Әхмәт уңайсызланып куйды, әмма пычагын
яшермәде.
– Ниятең яхшыдан булса, өйгә кер, Ишук әзи, таныдым мин сине... Баш
авышкан инде бу балалар кайгысыннан! Килеп алып китәрләр, дип кот чыгып
тора... Биләр побы шулай дип янады бит!
– Алып китмәсләр, энем, курыкма! Аллаһы Тәгалә ирек кылмас! Әйдә,
калганын өйдә сөйләшеп бетерербез...
Алар өйгә керүгә, балалар кайсы-кая качып бетте, сәке асларына, түбәнөйгә
төшеп китүчеләр дә булды. Игезәк кызлар исә әниләренең озын итәк астына
кереп качтылар, әйтерсең лә дөньяның бөтен афәтеннән шул коткара иде!
Иренең кем беләндер татарча сөйләшеп кереп килүен күргәч, Вәлия дә чаршау
артыннан чыкты, балалары да аңа иярде.
– Әссәламегаләйкүм, йортка иминлек булсын! – дип, Ишмөхәммәт
шаулатып сәлам биреп керде, аннан утырып дога кылдылар.
Йорт хуҗаларының Кыр Шонталасыннан Ишук әзи турында ишеткәннәре
бар иде, менә бүген ул үзе бусагаларын атлап керде! Әкияти Хозыр-Ильяс кеби,
аның бөтен мәкруһларга ярдәм итеп йөрүен беләләр иде, шөкер, ул ярдәм менә
хәзер аларга да килде! Сәке астыннан, түбәнөйдән башка балалар да чыкты,
Ишмөхәммәт аларга Чистайдан алып кайткан күчтәнәчләрен таратты.
– Кичерегез, Әхмәт энем, килен! Авыр вакытларыгызда яныгызда була
алмадым, бу балаларга да ярдәмем тимәде... Үзебезне дә мәхкәмә юлында
йөртәләр, әле бу көннәрдә генә Чистайда олы кызымны хөкем иттеләр...
– Ишеткән идек, Ишук әзи! Чирүле Шонталасыннан килгәннәр иде, алар
әйтте, Гөләйзаны балалары белән килеп алып киттеләр, дип. Ахыры ничек
булып бетте соң?
– Әле ахыры бетмәде, энем, бер айдан тагы суд булачак... Гөләйзаны,
иреннән аерып, монастырьга ябарга, балаларын, чукындырып, урысларга
тәрбиягә бирергә җыеналар.
– И Раббым, үзең күрсәтмә бу көнне! Гөләйза мескен бу хәлгә ничек түзәр,
балалары нишләр? Әнә безнекеләрнең чыкмаган җаннары гына калган, әле
ярый үзләре качып кайтты, балакайларым!
– Әйе, килен, балалар ул җәһәннәмнән качып дөрес эшләгәннәр! Аларны
анда яңадан бирергә ярамый, харап булачаклар!
– Соң, бездән кем сорап торсын, Ишук әзи! Үрәдникләр белән килеп,
үзебезне атлы казаклар белән камчылап, балаларыбызны көчләп тартып
алдылар бит! Артларыннан Биләргә барып карадык, этләр өстереп кудылар,
авылдан чак качып өлгердек, талап үтерәләр иде!
– Күгәрмәгән җирләре калмаган балакайларның, кыйналмаган көннәре
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
29
булмаган, Ишук әзи! Балалар бит алар, кечеләренә нибары дүрт яшь! Ач
тотканнар үзләрен! Чукынмаган өчен, кулларын төйгәннәр, бармакларын
каерып бетергәннәр, мәлгуньнәр! Кая, улым, күрсәт әле әзигә!
Олы уллары килеп, Ишмөхәммәткә калтырап торган кулын сузды, аның
шәһадәт бармагы кәкрәеп, шешеп, күгәреп чыккан иде. Ишмөхәммәт баланың
яралы кош канатыдай каерылган кулын учларына алды, аны бисмилла әйтеп
өшкерде... Менә бу бала дин-ислам хакына инде күпме авырлыклар күргән, тән
һәм җан җәрәхәтләре алган, инде, Раббым, моннан соң аны кяферләргә ирекле
кылма! Мөселман мөселманның кардәше, татар татарның туганы, димәк, бу
балалар да аныкы булачак!
– Каршы килмәсәгез, хәзер бу балаларны, чанага төяп, Шонталага алып
китәм, үзебездә яшерербез, аннан эзләргә башларына килмәс! Үзем иртәгә
Чистайга барам, ил картлары белән киңәшермен, бер-бер җаен табарбыз, Алла
теләсә! Әмма аларны хәзергә монда калдырырга ярамый! Алырга килүләре бар.
Ир белән хатын, аптырашып, бер-берләренә карашты, алар моны көтмәгән
иде. Балаларын килеп тартып алырлар, дип, төне буе дер калтырап чыктылар,
Әхмәт пычагын кулына тотып ятты. Ә монда бөтенләй башка кеше килеп керде!
– Мин алар керсә, дип, сугым пычагымны әзерләп куйган идем инде, Ишук
әзи! Үзебезне дә, аларны да юк итә идем...
– Син ул сүзеңне оныт, Әхмәт энем! Алар өчен үзеңне, балаларыңны корбан
итәргә ярыймы соң?! Зур гөнаһ бу, моннан соң хәтта уеңа да килмәсен! Адәм
баласы ахырга чаклы гомере һәм иманы өчен көрәшергә тиеш, бу – Аллаһтан
әманәт!
– Аптыраганнан, чарасызлыктан шундый фикергә килгән идем, Ишук
әзи! Әле ярый фаҗига булмыйча калды... Аллаһы Тәгалә сине безгә җибәрде.
Балалар белән нишләрбез икән соң, әнисе?
– Яңадан чыгарып җибәрүе дә авыр, монда калдырырга да куркыныч, әтисе...
Теләсә кайсы вакытта килеп кереп, төяп алып чыгып китәргә мөмкиннәр бит!
Биләр побы бик явыз, бу этлеген эшләмичә калмас!
– Алайса, хәл иттек! Аллага тапшырып, алып кит, Ишук әзи, без сиңа
ышанабыз! Синең үз хәлең дә хәл инде, әмма Шонтала халкы диндә нык тора,
балаларыбызны бирмәс, адашырга юл куймас, Алла теләсә!
– Ә алар килеп керсә, нәрсә дип әйтик икән, Ишук әзи?
– Киенеп, Биләргә чыгып киттеләр, диярсез, килен! Ничек кайткан булсалар,
шулай чыгып киттеләр, диярсез... Алар аның артыннан башка йөрмәячәк, чөнки
балаларны шулай караучысыз калдырганнары өчен үзләре гаепле булачак.
Шулай килештеләр. Аннан капкага бастырык салып, өй ишеген келәгә
бикләп, өйлә намазын укып алдылар. Ата-ананың да, балаларның да күңелләре
тыныч иде, чөнки төннәр буе йокы бирмәгән, кайчан кереп алып чыгып
китәрләр, дигән курку юкка чыкты, Аллаһ аларга ярдәмче җибәрде. Өй
эчләре нурга күмелде, күңелләр күтәрелеп китте, яшиселәр килә башлады...
Намаздан соң бергәләп чәй эчтеләр, балаларның әйберләрен җыйдылар, юлга
әзерләделәр. Дүрт яшьлек игезәк кызларның гына, әниләре яныннан китәселәре
килмичә, кәефләре бозылды, алар шыңшып елый башладылар. Бәлки, тагы теге
начар йортка алып баралар, дип уйлаганнардыр, бичаралар... Олы балаларга
ата-ана белән аерылу авыр булса да, алар тыныч иде.
Балаларны толыпларга төреп, чана түренә кертеп утырттылар, ат килгән
юлыннан кайтырга кузгалды. Ата-аналары аларны догалар кылып, изге
теләкләр белән озатып калды, коллыктан котылу юлын күрсәткәне өчен,
ГӨЛӘЙЗА
30
Аллаһка рәхмәтләрен әйттеләр... «Дөнья гел болай бармас әле, безгә дә үз
балаларыбыз белән үз динебезне тотып, үз җиребездә тыныч-имин яшәргә
насыйп булыр», дип юандылар... Ә аңа кадәр барысына да күп сынаулар үтәргә
кирәк иде әле...
Ишмөхәммәт кечкенә игезәк кызларны Гөлзадаларда калдырды, анда үсеп
килә торган үз кызларына сеңелкәш булырлар, дип уйлады. Ә олы малайларны
үзенә алып кайтты, улы Бикмөхәммәтне иптәш итәрләр, дип сөенде. Балаларны
урнаштырып бетергәч, икенче көнне Чистайга чыгып китте, чөнки Гөләйзаның
судына хәтле күрәсе-сөйләшәсе кешеләре бар иде...
Чирүле Майнасына икенче көнне Кызылъярдан үрәдник-приставлар,
атлы казаклар килеп җитте, аларны Биләр побы котыртып җибәргән иде. Ә
үзе яңадан бу авылга кереп тормаган, Әхмәтнең сугым пычагы аны Чирүле
Майнасын әйләнеп үтәргә мәҗбүр иткән иде. Үрәдник, капканы каерып
ачып, ишекне тибеп кенә керде, аңа каршылык күрсәтүче булмады, шул ук
вакытта өйдә балалар да юк иде. Ул арада пристав белән казаклар да кереп
җитте, өйнең астын-өскә китереп, балаларны эзли башладылар. Сәке аслары
да, түбәнөй дә, мич башлары да калмады, чоланга чыгып, абзарга кереп тә
эзләделәр – балалар юк иде.
– Где дети?! – дип кычкырды пристав, тыны буылып.
Михаил атакай аларны кисәткән иде, каршыгызга пычак күтәреп чыгар,
сак булыгыз, дигән иде, ә монда пычак та юк, балалар да юк! Казакларның
берсе татарча бераз чамалый икән, ул, Әхмәт янына килеп, «Балалар кайда?»
дип сорады.
– Балалар китте, китте! – диде Әхмәт, кулларын Биләр ягына болгап.
– Кая китте?
– Биләр китте, пошёл...
– Кайчан пошёл?
– Кичә киттеләр...
«Биләргә киттеләр, дип әйтә, кичә киткәннәр», дип, казак аның сүзләрен
приставка тәрҗемә итте. Моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Аннан
күрше-күләнгә кереп тикшереп чыктылар, авыл буйлап сорашып йөрделәр,
әмма беркем дә артыгын сөйләмәде, «белмибез»дән ары узмады. Ул арада буран
кузгалды, җил чыкты, каршыдагы өйләр дә күренмәс хәлгә килде. Пристав
белән үрәдник сөйләшеп-киңәшкәннән соң, Кызылъярга кайтып китәргә
булдылар, атлы казаклар да аларга иярде. Шулай итеп, балаларның язмышы
вакытлыча булса да хәл ителде...
Сугым пычагы да кирәк булмады.
Бу әле 1838 елның март ае гына иде...
Ишмөхәммәтне Чистай төрмәсенә алып китәләр
Март ахырында булган мәхкәмәдә дә Гөләйза эшенә нокта куелмый,
мулла белән поп икесе ике төрле сөйләгәнгә, Кыр Шонталасы һәм Чирүле
Шонталасы авыллары халкыннан да сорау алырга, дигән карар чыга. Моның
өчен урыннарга мәртәбәле комиссия җибәрелергә тиеш була, аның составына,
пристав һәм руханилардан кала, хөкүмәт кешеләреннән дә вәкилләр кертелә.
Бу эшләрдә депутатлык вазифасына округ башлыгы ярдәмчесе, аксөяк, флот
лейтенанты Мейснер билгеләнә. Әмма комиссия тикшерүне бик озакка суза, тиз
генә оешып, урыннарга чыгып китә алмый, вакыйгалар агышының үзгәрүенә
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
31
башка җитди сәбәпләр дә була. Әлбәттә, Ишмөхәммәтнең мәхкәмәгә кадәр
алып барган сөйләшүләре, Чистай морзаларының астан гына ярдәме, старовер
урыс судьясының икеләнүләре дә эшнең сузылуына китерә. Ә эшнең болай
сузылуы Гөләйза өчен файдага гына була, чөнки карар чыкканчы, ул әле иректә
кала, гаиләсе, балалары янында яши. Аңа шуннан башка берни дә кирәк түгел,
ул шушы бәхете һәм иреге өчен көне-төне Аллаһка рәхмәтләрен әйтә...
Гөләйза эшенең болай сузылуына тагы бер җитди сәбәп, ул – илдәге
вазгыять. Татарларның ташкын булып исламга кайтуын бер селтәнүдә туктату
өчен, хөкүмәт кискен адымнарга барырга мәҗбүр була – меңләгән керәшен
гаиләсен урыс авылларына күчерү турында карар чыгарыла. Бу эш бик тупас
рәвештә, халыкны кан елатып, бар мал-мөлкәтен тартып алып, мыскыллап
һәм җәберләп башкарыла. Бер Казан губернасында гына да йөздән артык
авылдан керәшен татарлары Рәсәй империясе буйлап таратылырга, урыслар
арасына күчерелергә тиеш була. Татарларның бер өлеше, таланып Себергә
куылуны көтеп тормыйча, гаиләсен, балаларын алып, туган авылларыннан
чыгып качалар, дөнья буйлап таралалар. Бер өлеше мәҗбүри күчергәннән соң
да туган якларына качып кайта. Ә илдә калган төп өлеше баш күтәрә – бер
Чистай, Спас өязләрендә генә дә 51 татар авылы көчләп чукындыруга һәм
көчләп күчерүләргә каршы баш күтәрә. Чистай, Лаеш, Мамадыш төрмәләре
татарлар белән тула, судлар аларның эшләрен карап өлгерә алмый, Питерга
кочак-кочак хатлар һәм үтенечләр агыла... Ике як та яза: татарлар – урынсыз
җәберләүдән коткаруны сорап; урыс поплары һәм түрәләре – татарларга җәзаны
катылатуны таләп итеп... Әлбәттә, патша хакимияте соңгыларының сорауларын
канәгатьләндерә, моның шаукымы Чулман аръягына да килеп җитә.
Иң беренче эш итеп коткычыларны, ягъни, правослау динен ташлап,
ислам диненә кайтырга өнәүчеләрне җыеп алырга булалар, бу кара исемлеккә
Ишмөхәммәт тә эләгә. Биләр побы күптән аңлаган иде – Ишмөхәммәт кебек
кешеләр яшәгәндә, татарларны чылбыр белән бәйләп тә христиан динендә
тотып булмаячак, аның вәгазьләрен тыңлап, чылбырларын тешләре белән
чәйнәп өзәчәкләр алар! Үзе ислам фанатигы, хәзер башкалардан да шуны ясый.
Аңа бер яктан да якын килеп булмый – тормышны белә, динне белә, законнарны
белә, Чистай тулы таныш-белешләре, инде татарларны гына түгел, урысларны
да үз ягына аудара башлаганга охшаган. Земство судьясының бу юлы да тиешле
карар чыгармавына Михаил атакай шаклар катты! Нигә кирәк иде аңа мулла
һәм поплардан кат-кат сорау алу, нигә кирәк ул надан авыл татарлары янына
комиссия җибәрү?! Нигә суза ул бу эшне?! Әллә кайчан бөтенесен бөтереп
тыгып куярга була иде бит! Төртелде дә калды шушы земство судына!
Бу юлы Михаил атакай Чистай судын әйләнеп үтәргә булды – коткычылар
исемлеген туп-туры Казан белән Питерга җибәрде, исемлекнең башында, иң
куркыныч кеше булып, Измаил Ефремов – Ишмөхәммәт Уразмәтов тора иде.
Биләр побы аның турында аерым белешмә тутырды, чукындырылган була
торып, ике хатын белән яшәвен, үзенең дә, гаиләсенең дә ислам динен тотуын,
Ишмөхәммәтнең күрше керәшен авылларында указсыз мулла булып, җомга
намазлары укып йөрүен – берсен дә калдырмады. Аның Пелагея-Гөләйза белән
авызы пешкән иде, атасына ныклап тотынырга булды. Кәгазьгә генә ышанып
бетмичә, Ишмөхәммәтне җинаять өстендә тотарга уйлады һәм шымчылары
аша каравыллый да башлады, бигрәк тә җомга көннәренә зур игътибар бирде.
Һәм шундый форсат килеп тә чыкты.
Актауга бер барганда, чиркәүгә тәүбә-истигъфар итәргә иске керәшеннәрдән
ГӨЛӘЙЗА
32
булган Степан килде. Калтыранган тавыш белән, бик куркыныч нәрсәләр
хәбәр итте ул! Җомга көннәре керәшен татары Василийларның өендә җыелып
намаз укыйлар икән! Степанның хатыны Мария да, улын җитәкләп, шунда
йөри, ди, чөнки Василий белән Мария бертуганнар икән. Алар Чулман
аръягыннан, чукындырылган булсалар да, гомер буе ислам динен тотканнар,
аталарын да шуның өчен кыйнап үтергәннәр, аналары һәм башка туганнары
ачтан үлгән. Инде монда килеп, керәшен булып тыныч кына яши башлагач,
Шонталадан Ишук әзи дигән бәндә килеп, барысын да исламга котырткан,
җомга намазларын укыта башлаган. Степан үзе анда катнашмый икән, әмма
хатыны белән улы алар арасында булгач, бик курка, шуңа күрә бу хәл турында
Биләр атакаена ачылырга булган.
– Нигә Актау побы Яков атакайга сөйләмәдең боларны? Ул бу хакта беләме?
– Белә, атакай, белә, өсләрендә тоттык! Курка ул алардан, татарлардан да
курка, синнән дә курка... Мин дә куркам, белсәләр, хатыным белән улымны
төрмәгә утыртырлар, дип котым чыгып яшим... Шуңа күрә үзем сөйләп бирергә
булдым, атакай! Ходай хакына, минекеләргә тимәгез инде?
– Сөйләп дөрес иттең, Степан! Тагы шуны әйт: һәр җомгада киләме ул
Ишук-Измаил?
– Юк, һәрберсендә килми ахры, ара якын түгел бит... Әмма айга бер-ике
килә, күбрәк кичтән килеп куна.
– Бик яхшы! Алайса, син миңа тагы ярдәм ит, Степан! Ул карт төлкенең
кичтән килүен сизсәң, атыңа атланып, Чистайга ашык, чиркәүгә кереп, бу хакта
хәбәр ит. Калганын алар үзләре оештырыр. Аңладыңмы?
– Аңладым, батюшка, аңладым, шулай эшләрмен.
– Бу хакта башка беркемгә дә сөйләмә, Яков атакайга да берни әйтмә.
Хатыныңа да әйтмә, тегеләрне кисәтеп куюы бар.
Михаил атакай Чистайда да сөйләшеп куйды – Актаудан Степан дигән
керәшен татары килеп хәбәр итүгә, җомга көнне авылга полиция һәм
гаскәриләр җибәрергә, төнлә булса да, аның үзенә дә белдерергә. Чиркәүле
христиан авылына кереп оялаган елан өнен туздыруда ул үзе катнашырга һәм
җитәкчелек итәргә тиеш иде. Әмма вакыйгалар ул уйлаганча булып чыкмады...
Майның караңгы, җилле-давыллы бер төнендә Биләр авылында көчле
янгын чыкты. Элек тә май ае коры һәм җилле килгәндә, урамы-урамы белән
янып бетә торган еллар була иде, әмма бу юлы ут төнлә чыгуы белән куркыныч
иде. Башта кемнәр янганын да белмәделәр, аннан утның Захарилар йортыннан
чыкканын аңладылар. Беркем ул исерекләрнең өен сүндерергә ашыкмады,
һәркем үзенекен сакларга тырышты, нәтиҗәдә, урамы белән янып беттеләр.
Шушы төнге янгын вакытында Захари белән Варвара үзе дә юкка чыкты,
күмәргә гәүдәләре дә калмаган иде. Аларны кызганучы булмады, чөнки утның
шул эчү аркасында чыгуы көн кебек ачык иде. Михаил атакай утның чиркәүгә
хәтле килеп җитмәвенә сөенде, әмма үзенең абзар-куралары янган иде. Хәер,
хатыны үлгәннән бирле, ул инде мал-туар тотмый, балалары да яшьтән үлде,
ул хәзер ялгызы көн күрә. Биләр побының өен чак саклап калдылар, ул моны
Ходайның бер кисәтүе, дип кабул итте, алдагы ут аныкы булырга мөмкин иде...
Захари белән Варвара эчкән баштан янып үлгәч, Михаил атакай аларга
тәрбиягә биргән татар балалары турында исенә төшерде. Әйе, теге вакытта
эзләтеп карады ул аларны, Чирүле Майнасына да берничә тапкыр полиция
җибәрде, ләкин балалар анда юк иде. Шул ук вакытта алар Биләргә дә
кайтмаганнар иде, Михаил атакай бу әкияткә ышанмады да. Алай да, карлар
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
2. «К. У.» №8 33
эрегәч, мәетләре шунда ятмыймы икән, дип, юл буйларын карап чыктылар,
әмма беркемне дә тапмадылар. Кемдер аларны Чирмешәнгә батып үлгән, дип
сөйләде, кемдер, имеш, Чистайда күреп кайткан, әмма боларның берсенә дә
ышанырлык түгел иде. Хәер, Захарилар янып үлгәч, ул балалар мәсьәләсе дә
юкка чыкты, табылсалар да, аларны асрамага алган гаилә юк иде инде. «Әгәр
бу татар балалары шунда булган булса, алар да янып үлгән булырлар иде...» дип
уйлады Михаил атакай, чөнки Захарилар төнгә өйләрен эчтән бикләп куялар,
олырак балаларның аяк-кулларын бәйлиләр, дип ишеткәне бар иде. Имеш,
качмасыннар, дип шулай кыланганнар... Балалар барыбер чыгып качты, ә
Захарилар янып көлгә әйләнде. Бу да Ходайның бер хикмәте иде, әмма Михаил
атакай аны нәрсәгә юрарга да белмәде, тәүбә итәсе урында, үзенең җиңелә
һәм чигенә баруын сизенеп, соңгы көчен җыеп, татарлар өстенә ябырылды...
Биләрдәге бу хәлләр турында хәбәр Ишмөхәммәткә дә килеп иреште, ул
моның шулай бетәсен чамалаган иде инде. «Аллаһы Тәгалә явызларга тиешле
җәзасын бирде, гөнаһсыз балаларны уттан саклап калды», дип уйлады ул. Әйе,
Аның теләгеннән башка җил дә исми, яфрак та селкенми, адәм балаларының
тууы һәм үлүе дә Аллаһтан шул, кайтыр урыннары да Аңа... Шуңа күрә бу өч
көнлек дөньяда мәңгелеккә күчәргә әзерләнергә кирәк, чөнки дин тоткан кеше
дә китә, тотмаганы да китә, ә кем булып китә ул бакыйлыкка? Шуңа күрә иман
хакына, дин-ислам хакына бөтен авырлыкларга, бөтен сынауларга түзәргә
кирәк, Аллаһы Тәгалә барыбер яраткан бәндәләрен коткара...
Ишмөхәммәт бу җомгасын Чирүле Майнасында укырга булды, Әхмәтнең
балаларын да төяп барыр, бик сагыналар, күзләре гел Майна юлында... Инде
салкын кышлар үтте, дөнья, берни булмагандай, яфрак яра, чәчәк ата, мал-
туарлар кысан абзарларда түгел, иркен яланнарда рәхәт чигә... Элек бу вакытта
авыл халкы да сабантуй-җыеннар белән мәш килә иде, ул бер-берләренә
кунакка йөрүләр, бөтен гаилә белән сахраларда күңел ачулар... Әби патша
заманнарында бигрәк тә иркенлек булып алды, татарларның динен дә, милли
бәйрәмнәрен дә тыймадылар, халык, шуны гына көтеп торгандай, бик тиз үз
асылына кайта башлады. Сандыклардан чиккән калфак-түбәтәйләр чыкты,
өрфиядәй ак ефәк шәлләр, бала итәкле күлмәкләр, бәрхет камзуллар, затлы
җиләннәр, бизәкле читекләр, көмеш беләзекләр, фирүзә кашлы йөзекләр –
милләт бөтен матурлыгы белән мәйдан тотты. Ул көрәшләр, ат чабышлары,
дисеңме, капчык сугышлары, чүлмәк ватулар, дисеңме – барысын да исенә
төшерде милләт, татарлар, бөтен авырлыкларны онытып, бәйрәм итә иде...
Аннан тагы менә шушы көннәр килде – патшалар алмашынды, сабантуй-
җыеннар тыелды, имеш, аларда мөселман татарлар белән керәшеннәр
аралаша икән, татарча сөйләшәләр, бергәләп намаз укыйлар, ди! Һәм барысы
да туктатылды, әмма боларны күңелдән алып ташлый алмадылар. Менә
хәзер дә Ишмөхәммәт, шул көннәрнең бер язгы дәрте белән, юлга кузгалды,
Майнадан соң кызлары Гөләйза янына Чирүле Шонталасына керергә уйлады,
үзе белән Гөлзаданы да алды. Балалар кичтән үк авылларына кайтырга
әзерләнә башлады, Чистайдан алып кайткан матур киемнәрен баш очларына
куеп йокладылар. Чистай морзалары – Гомәр, Исмәгыйль әзиләр, Хәлимәбану
абыстай бу балаларны баштанаяк киендерде, кочак-кочак бүләкләр, китаплар
биреп җибәрделәр, акчалата да ярдәм итеп тордылар.
Ишмөхәммәт арба төбенә мул итеп кипкән печән түшәде, өстенә суккан
палас җәйде, башта малайларны утыртты, аннан Гөлзадаларга кереп, аның
үзен һәм игезәк кызларны алды. Гөләйзаларга да керәсе булгач, Гөлзада күп
ГӨЛӘЙЗА
34
итеп күчтәнәч-бүләкләр төягән иде, балаларның да «бирнә»ләре мул булып
чыкты, майның матур иртәсендә, иртәнге намаздан соң, Майна ягына таба
кузгалдылар. Келтерәп торган ат юлы әле куе урманнарны кисеп үтте, әле
кар астыннан исән-имин чыккан камыллы кырлар аша узды, калкулыкларга
менде, маллар утлап йөргән үзәнлекләргә төште... Дөнья искиткеч матур иде!
Агач яфраклары инде тупырдап бәреп чыкканнар, салмак җилдә җилфердәшеп
утыралар, аларда ник бер бөртек тузан булсын! Саф, сусыл, җете яшел гүзәллек!
Күкрәп күтәрелеп килгән яшел үлән арасында сап-сары ут чәчкәләре яна,
зәңгәр-шәмәхә гөлчәчәкләр күренеп-күренеп китә... Алар арасында яңа туган
колыннар ауный, җирән бияләр, колакларын шомрайтып, аларның иминлеген
саклый... Туган якларның сахра-далалары өстендә, урман-үзәнлекләрендә мең
төрле кош, мең төрле бөҗәк гөж килә, аларның нәсел калдыра, бала чыгара
торган вакытлары, һәрберсенең үз җыры, үз урыны, үз язмышы... Әнә елга-
күлләрдә бака егетләре, дәртләнеп, мәхәббәткә мәдхия җырлый, бал кортлары,
эшлекле безелдәп, беренче чәчәкләрдән ширбәт җыя, чабаклар, күккә сикереп,
укра чәчә, кошлар балаларына җим ташый... Табигатьтә барысына да урын
җитә, беркем дә башкасының өлешенә керми, һәркем үз юлы, үз сукмагы белән
бара... Адәм балаларына гына җир җитми, алар бер-берләренең телләрен дә,
диннәрен дә, хәтта үзләрен дә юк итәргә әзер.
Балалар да тирә-яктан күз алмыйлар, тизрәк үзләренең авыллары күренүне
көтәләр... Кодрәтләреннән килсә, ат алдыннан җәяү төшеп йөгерерләр иде!
Әти-әниләре янына кайталар бит, балакайлар, бүген алардан да бәхетле кеше
дөньяда юктыр! Малайларның башларында матур түбәтәйләр, өсләрендә
Чистай морзалары бүләк иткән яхшы киемнәр, кечкенә кызларга хәтле баш
түбәсенә калфак кадап куйганнар, аның өстеннән матур яулыклар япканнар.
Төенчекләрдә әти-әниләренә дигән күчтәнәчләр, әмма алар үзләренең ата-ана
өчен иң зур бүләк икәнлекләрен аңлыйлармы икән?
Әнә каршыда Чирүле Майнасы да күренде, авыл әллә ни зур түгел,
әмма мәчете бар. Ишмөхәммәтнең ишетүенчә, Чирүле Майнасы элек башка
урында булган, хәзер анда урыс авылы. Монда да бөтен җирдәгечә – башта
татар авылы биләмәләрен урыс алпавытына бирәләр, ул исә анда үзенең кол
крестьяннарын китереп тутырта. Урысларга ияреп, поплары килә, диннәре
килә һәм татарларны да көчләп чукындырулар башлана. Югыйсә, Чирүле
Майнасы да заманында йомышлы татарлардан торган морзалар авылы була
бит! Биредә әле унҗиденче гасыр азагында Гали морза Еникеев, Кади морза
Богданов, Бикбай морза Калмаев, Үтәмеш морза Чапкыновлар яшәгәнлеге
билгеле. Авылга нигезне Шонтала ягыннан килгән Майна бабай салган, дип
сөйлиләр. Көчләп чукындыруларга түзә алмыйча, Чирүле Майнасы хәзерге
урынына – Чирмешән буена китә, элеккеге урында Урыс Майнасы авылы
утырып кала. Көчләп чукындырылган керәшеннәр дә, татарлар да аларга ияреп,
яңа урынга күчә һәм ислам динен тотуларын дәвам итәләр. Әхмәт белән Вәлия
дә шундый мәкруһлардан ласа.
Капка төбенә килеп туктау белән, малайлар арбадан сикереп төштеләр,
игезәк сеңелләрен күтәреп алдылар, күчтәнәч-бүләкләрен эләктереп, өйгә
ашыктылар. Ул арада әти-әниләре дә каршыларына йөгереп чыкты, аяк
атларга да ирек бирмичә, игезәкләр аларга сарылды. Бу мизгелләрдәге бәхетне,
сөенечне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел иде! Балалар барысы да исән-сау,
үзләрен танырлык та түгел, өсләрендә әллә нинди матур киемнәр! Әкияттәге
ханзадәләрмени?! Вәлиянең күзләреннән бәхет яшьләре акты, кодрәтеннән
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
2.* 35
килсә, балаларының бишесен дә берьюлы күтәреп алыр иде, әмма уллары
инде үзләре аны куып җитеп килә, күрешмичә торган арада бигрәк тә буй
тартканнар. Хатын-кызлар һәм балалар, шатланып сөйләшә-сөйләшә, өйгә
уздылар, ирләр, капканы ачып, атны ишегалдына кертте, ашарына салдылар,
эчәренә бирделәр. Өйдә исә балалар төенчекләреннән әти-әниләренә дигән
бүләкләрне чыгардылар, аларны Чистай морзалары биреп җибәрде. Әниләренә
– ука белән чигелгән өрпәк һәм кәшимир шәл, бәрхет камзул, әтиләренә – ука
белән чигелгән түбәтәй һәм парча җилән. Аларның һәрберсенә, хәтта балаларга
да Мәккә-Мәдинәләрдән алып кайткан намазлык һәм дисбеләр... Моның өстенә
дөнья кадәр тәм-том, хөрмәсе-кипкән җимешләре, китаплар, уенчыклар...
Әйтерсең лә бу балалар Шонталадан түгел, Мәккә-Мәдинәләрдән кайткан,
ата-аналарын Аллаһ нигъмәтләре белән сөендерәләр.
Җомга намазына бераз вакыт бар иде, юлдан соң чәйләп алырга булдылар.
Хатын-кызлар тиз генә табын әзерләде, ирләрне сыйлады, чөнки аларның
мәчеткә барасылары бар иде. Сөйләшә-сөйләшә тамак ялгадылар, өй эченә
тәмле исләр таралды, тирә-як балалар чыр-чуы белән тулды, бу – гади
кешеләрнең гап-гади бәхете иде. Әмма бу бәхет өчен күпме авырлыклар
күрүләрен, газап кичерүләрен алар үзләре генә белә... Ул турыда да сөйләшеп
алдылар.
– Капка төбенә ат килеп туктагач, башта куркып киттек, – диде Әхмәт. –
Әллә тегеләр килгәнме, дип торабыз... Аннан балаларның шау-шуын ишеттек,
үзләрен күрдек... Әкият кебек инде бу, Ишук әзи, ышанасы да килми! Әле
кыш көне генә нинди зур газапта идек бит... Бу хәлләрнең ни белән бетәсен
дә белмәдек. Тегеләр әллә ничә тапкыр килеп, балаларны эзләп йөрделәр, төн
урталарында палисайлар, өйгә бәреп кереп, аларны таптыра иде... Берсендә
Биләрдән теге исерекләрне дә өстерәп алып килгәннәр, Раббым, аларга карарга
куркыныч! Аякларында да басып тора алмыйлар...
– Хәзер таптыра алмаслар инде, энем, беткән алар, эчкән баштан янып
үлгәннәр. Шулар аркасында урамнары белән янганнар, Биләр побының да
абзар-курасы янып беткән, өен чак саклап калганнар.
– И Аллам, әле ярый балалар анда булмаган! Төнгә малайларның аяк-
кулларын бәйләп куя торган булган бит алар! Чыга да алмаслар иде... Сиңа
да рәхмәт инде, Ишук әзи, син килеп алып китмәсәң, палисайлар аларны
тапкан булыр иде монда. Тагы алып китәрләр иде... Алла саклады инде безне
бу хәсрәтләрдән!
– Әйе, энем, мин сәбәпче генә, күргән газаплары һәм иманнары хакына бу
балаларга Алла ярдәм итте.
– Балалар монда калыр инде, Ишук әзи, бик сагындык, алардан башка
тормышыбызның нуры юк!
– Үзләре дә бик сагынды, күзләре гел юлда булды балакайларның...
Кечкенәләренә тикле, ат белән килеп туктасам, тилмереп күземә карыйлар
иде. Балаларыгыз тәртипле, килен, олылары намазда, бик тырышлар. Аларын
ничек тә укытырга кирәк булыр. Кечкенәләре әле сабый гына, әмма сабырлар...
Бәхетләре булсын!
Шулай килештеләр – балалар монда кала, берәр нәрсә булса, шунда ук
Шонталага хәбәр итәргә. Биләрдә күренеп йөрмәскә, авылда чит кешеләр
күренсә, балаларны яшерергә. Әмма Захарилар үлгәч, бу балаларны хәзер Биләр
белән бернәрсә дә бәйләми, шуңа күрә Ишмөхәммәт тыныч иде. Ирләр һәм
малайлар, тәһарәтләрен яңартып, мәчеткә җомга намазына китте, балаларның
ГӨЛӘЙЗА
36
күңеле булсын, дип, Әхмәт бүләк җиләнен һәм укалы түбәтәен киде. Хатын-
кызлар өйдә өйлә намазы укырга булдылар, Вәлия дә укалы өрпәген ябынды,
бәрхет камзулын киеп куйды, бөтенләй ханбикәгә охшап калды. Кечкенә кызлар
исә, идәндәге паласка утырып, уенчыкларын бүлешәләр, ә ачык тәрәзәләрдән
сандугач сайраулары ишетелеп тора, бөтен өйгә шомырт-кәнәфер чәчкәләренең
хуш исе таралган иде... Ул арада авыл өстенә азан тавышы яңгырады, күктән
иңгән бу илаһи аваз, сандугач сайраулары белән аралашып, адәм баласының
бәхетенә мәдхия сыман иде...
Бер елны Олы көн дип аталган пасха бәйрәме татарларның Корбан гаетенә
туры килде. Урысын-татарын кичтән үк Биләр чиркәвенә куа башладылар,
имеш, төнне шунда укынып һәм чукынып уздырырга кирәк икән! Татарлар
өчен изге саналган Гарәфә кичен иманны сатып уздырырга кушалар! Моны
сизенеп, мәкруһларның бер өлеше кичтән үк кайсы-кая качып бетте, аңышып
өлгермәгәннәрен атлы казаклар, палисайлар Биләр чиркәвенә куып алып
киттеләр. Кичке эңгер-меңгердән файдаланып, керәшен татарлары урманнарга
кереп качты, Биләргә бик азлары гына барып җитте. Чиркәү эче урыслар
белән тулган иде, араларында күрше авыллардан куып китерелгәннәр дә
бар. Әмма аларны да анда буйсындыра алмадылар, мәкруһлар урысларның
гыйбадәтләренә катнашмады, кулларын күтәреп чукынмады, чиркәүнең
бер почмагына өелеп, үз догаларын кылып утырып тордылар. Берзаман
тамаклары да ачты, үзләре белән алып килгән тутыртма-казыларны, җылкы
итен тастымалга җәеп, ашап та алдылар. Бу вакытта урысларның уразасы
булганга, алар ашап утырган татарларга чирканып карадылар, болардан ерак
торырга тырыштылар.
– Бу урысларның нинди бәйрәмнәре соң? – дип сорашты татарлар бер-
берсеннән.
– Алар Гайсә пәйгамбәрне Алла, диләр бит, әстәгъфируллаһ! Алланың
улы, дип тә кеше башы катыралар! Имеш, шуны кадаклап үтергәннән соң, ул
терелгән икән! Табутыннан торып чыккан, ди... Менә шуны җыелып бәйрәм
итә инде алар, имеш, Христос яңадан туган!
– Шуңа ышаналармы? Алла булгач, ник үзен тәрегә кадаклап үтерткән соң
ул? Аның бармак селкетүе җитә иде бит, барчасы кырылып бетәр иде...
– Күпме гөнаһ җыя бу кешеләр, нинди саташу һәм адашу?! Соң, Аллаһ
бер бит инде ул, аның улы да, кызы да, хатыны да юк, бу турыда Коръәндә
акка-кара белән язылган!
– Гайсә галәйһиссәлам – зур пәйгамбәр, әмма Аллаһ түгел! Һәм ул үлмәде,
Аллаһ аны үз янына алды. Һәм заман ахырында ул җиргә иңәчәк. Коръәндә дә
Гайсә галәйһиссәлам кат-кат әйтә бит: мин Аллаһ түгел, Аның улы да түгел,
мин Аның колы, миңа түгел, Раббыбызга табыныгыз, ди!
Татарлар шулай чиркәүдә дә Аллаһны искә төшереп, үзләренчә гыйбадәт
кылдылар. Урыслар алардан җеннән качкан кебек читкә качты, «нечисть»,
«басурмане проклятые» дигән сүзләре ишетелде. Хәтта алар да аңлый иде –
бу татарларны чиркәүгә куып кертсәң дә, урыс диненә көчләп куып кертеп
булмаячак, әнә монда да үз догаларын укып торалар! Ә таң вакыты керү белән,
алар чиркәүдән дә, Биләрдән дә чыгып качтылар, урманда бишмәт-чикмәннәрен
җәеп, иртәнге намазны укыдылар, ә гаеткә инде туган авылларына да кайтып
җиттеләр. Халык белән бергә гает намазын укыдылар, корбан чалдылар, бәйрәм
иттеләр... Юк, урыс дине керәшен татарларын үзенә буйсындыра алмады, алар
җаннары һәм тәннәре белән мөселман булып калды.
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
37
***
Гөләйза тиз генә сыерны савып керде, малларны, кош-кортларны
абзарларга яптылар. Алар ишегалдында кайнашканда, Гөлзада табын әзерләде,
кергәч, ахшамга кадәр күчтәнәчләр белән чәйләп алдылар. Азан яңгырагач,
Ишмөхәммәт белән Хәким мәчеткә ашыктылар, Гөлзада белән Гөләйза өйдә
намаз укып алдылар. Ана белән кыз сагынышканнар иде, сөйләшеп сүзләре
бетмәде, бер-берсен юатыштылар да, елап та алдылар, аннан онытылып, тагы
дөнья хәлләренә күчтеләр. Гөлзада үзенең ни өчен озак килә алмавын әйтте,
Чирүле Майнасындагы хәлләрне сөйләде, Әхмәтләрнең балаларын каравын
әйтте. Гөләйза аны шаклар катып тыңлады, Биләр урысларына бирелгән татар
балаларын кызганып, күзләренә яшьләр килде, әти-әнисенең аларга ярдәм
итүен белеп, бик сөенде. Әйе, Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләрен ташламый,
менә аларга да әти-әнисен сәбәпче иткән, Гөләйзаларга да көтелмәгән
җирләрдән ярдәм булыр әле, инша Аллаһ!
– Без дә монда төрлесен уйлап карадык, әни, – диде Гөләйза. – Әллә
качаклыкка китикме икән, дибез... Безнең авылдан берничә керәшен гаиләсе
шулай чыгып качты, аларны әллә кая, урыслар арасына күчерәсе булганнар,
ди. «Урыс арасында кяфер булып яшәгәнче, кара урманда мөселман булып
үләбез!» дип, балаларын җитәкләп чыгып киттеләр. Кайларда йөриләрдер
хәзер, бер Аллаһ белә! Әллә без дә шулай китикме икән, дип уйладык, сезнең
белән киңәшмичә батырчылык итмәдек...
Гөлзада башта кызына ни дип җавап бирергә дә белмәде, Ишмөхәммәтнең
кияүләре белән сөйләшкәнен ишетеп калган иде, шул исенә төште. Бер
караганда, ул кызын да яхшы аңлый – аны һәр көн килеп, эзләп табарга
мөмкиннәр. Үзен – бер якка, балаларын – икенче якка. Гөлзада үзе бу хәлләрне
күрде инде яшь вакытында. Әйе, монастырьларда бикләнеп ятканчы яки
бер исерек урысның хатыны булганчы, качаклыкта йөрүең хәерле. Әмма
берсеннән-берсе кечкенә сабыйлары бар бит, алар белән кая барасың? Мондый
йөк белән кайдан да бик тиз табарлар, авыл башын да уза алмассың. Балалары
белән бергә үзләренә генә алып китәрләр иде – аларны эзләп, иң беренче Кыр
Шонталасына килеп җитәчәкләр. Кеше энә түгел бит, изүгә кадап куеп кына
булмый, тапмаслык итеп бик еракка яшерергә кирәк...
– Син сыер сауганда, кияү атаң белән шушы хакта сөйләште, кызым...
Атаңның тел төбеннән аңлавымча, ул каршы сезнең балаларны күтәреп
сукбайлыкка чыгып китүегезгә. Ул һаман нәрсәгәдер өмет итә... Чистайга да
берничә тапкыр барып кайтты, анда кирәкле кешеләр белән очрашкан, дип
уйладым. Кызылъяр побы янында да булды, бәлки, аны да безнеңчә булырга
үгетлидер... Ул сине чиркәү кенәгәсендә юк, дисә, Чистай суды берни эшли
алмас, кызым, куллары җитмәс! Бер-бер җае килеп чыгар тагы...
Үзе турында сөйләгәнне аңлагандай, Габделҗәббар бишегендә боргалана,
көйсезләнә башлады, аның имәр вакыты җиткән иде. Гөләйза аны күтәреп
алып, имезә башлады, бала, дөньясын онытып, әнисенең күкрәгенә капланды.
Ана сөте, күбекләнеп, аның ирен кырыйларыннан агып төште, йотлыгып
имүеннән чәчәләнеп, сабый йөткерергә үк тотынды.
– Ашыкма, балам, ашыкма, синең өлешкә беркем кермәс, – дип, Гөләйза
улының аркасыннан сөйде. – Аллага шөкер, әни, балаларыбыз сау-сәламәт,
икесен дә сөннәткә утырттык, олысы, әнә, намаз вакыты җиткәч, безгә
намазлыкларга хәтле җәеп куя... Шулай бит, улым?
ГӨЛӘЙЗА
38
Намазлык турында әйтүгә, Габделвахит йөгереп әнисенә дисбесен китереп
бирде, бу – Актаудан алып кайткан, Әкълимә әбидән калган дисбе иде.
Мәчеттә исә ирләрнең үз сөйләшүләре бара. Ишмөхәммәт кичке намазда
кешенең азрак булуына игътибар итте, элек мәчеткә йөргән кайбер керәшен
татарларын да күрмәде. Бу хакта ул Әхмәт муллага да әйтте.
– Алар авылдан чыгып качты бит, – дип җавап бирде Әхмәт мулла.
– Нәрсә булды, әллә аларны да урыс авылларына күчерергә тиешләр идеме?
– Әйе, Ишмөхәммәт әзи, безнең авылдан берничә мәкруһ гаиләсен Рәсәйнең
бөтенләй башка читенә, чи урыс арасына күчерергә карар биргәннәр. Болар
моны ишеткәч, йорт-җирләрен, мал-туарларын аз бәягә сатып, балаларын
ат-арбаларга төяп, авылдан чыгып качтылар. Инде Аллаһы Тәгалә аларны
ярдәменнән ташламасын иде!
– Ничә гаилә китте?
– Өч гаилә, әле тагы шундый ике гаилә калды, аларга да карар чыгарылган,
әмма китмәскә булдылар. Менә үзләре дә монда утыра.
Янәшәдә утырган ирләр, «әйе», дигәндәй, баш кагып куйды. Ишмөхәммәт
аларны белә иде – Миңнегәрәй белән Сәетгәрәй, абыйлы-энеле туганнар.
Кайчандыр әби-бабалары, ата-аналары чиркәү кенәгәсенә кертелгән өчен генә
керәшен булып йөрүче татарлар. Үзләре дә, ишле гаиләләре дә намазда, ихлас
мөселманнар. Әмма күчерергә, дип карар чыгарылган икән, килеп җитүләре
дә бар бит! Бу хакта ул аларның үзләренә дә әйтте.
– Без китмәскә, качмаска булдык, Ишук әзи! – диде алар. – Нигә без, урыстан
куркып, туган җирләребезне ташлап китәргә тиеш? Монда безнең ата-анабыз,
монда әби-бабаларның каберләре, монда туган-тумача, кардәшләр... Ни күрсәк
тә, ил белән бергә күрербез, дидек.
– Анысы шулай, ыланнар, ил-җирне ташлап китәргә ярамый! Әмма берара
күзләренә күренмичә тору да ярар иде... Алданрак белмәдем, чөнки үз хәлебез
хәл иде, белгән булсам, ул исемлекләрен тикшерткән булыр идем. Моннан
кайтуга, Чистайга китәм, бәлки әле берәр нәрсә эшләп өлгерермен.
Шулай килештеләр, әмма икенче көнне үк үзләрен ни көтеп торуын
берсе дә белми иде... Иртән барысын да азан тавышы, аңа кушылып,
сандугачларның өздереп сайравы, чиратлап, әтәчләрнең кычкыруы,
Шонтала буенда бакаларның ярышып бакылдавы уятты. Бу үзенә күрә
җәй башының дәртле моңы, өметле нуры иде... Мондый сандугачлы җәйге
иртәләрдә бары тик матурлыкны гына күрәсең, бары тик яхшылык турында
гына уйлыйсың. Гөләйза сыерын савып керде, малларны көтүгә кудылар,
аннан чәйләп алдылар. Кояш бераз күтәрелгәч, балалар йокыдан торгач,
юлга кузгалырга булдылар. Гөлзада Габделвахитны да үзе белән Кыр
Шонталасына алып китәргә җыенды, Гөләйзага болай да эш күп, сабый
бала, мал-туар, дип уйлады. Әхмәтләрнең игезәкләрен Майнага илтеп
куйгач, өйләре дә бушап калды, анда үсмер кызларына да бер шөгыль
булыр, дип исәпләде. Әмма тагы бер яшерен уе бар иде, Гөлзада аны үз-
үзенә танырга да курка, әгәр андый-мондый, Гөләйзаны алып китсәләр,
Габделвахитны булса да шулай яшереп калырга өметләнә иде дәү әни...
Бу хакта ул аларның үзләренә әйтмәде, инде якты көндә дә шул кара
хатирәләрен өстерәп чыгарасы килмәде.
Балалар уянгач, тагы бер тапкыр утырып чәй эчтеләр, аннан китәргә
җыена башладылар. Моңа иң нык сөенгәне Габделвахит иде, җигүле ат янына
ул инде әллә ничә тапкыр чыгып керде, бабасы аны йомшак җәймә өстенә
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
39
күтәреп утыртып та куйды. Ата-ана кызлары һәм кияүләре белән хушлашып,
бишектә яткан сабыйны тагы бер тапкыр сөеп, күчтәнәчләрне алып, капка
төбенә чыктылар. Инде кузгалып китәбез, дип торганда, Чистай ягыннан
авылга кереп килгән атлы җайдаклар күренде, алар шактый иде, араларында
җигүле атлар да бар. Бу хәл Ишмөхәммәтне шомландырды, ул атын туктатты
һәм кемнәр килүен күзәтә башлады. Җайдакларны хатын-кызлар да күреп
алды, болар урыс хәрбиләре иде.
– Мине алырга киләләр!
Гөләйза шулай дип кычкырып җибәрде дә, ярдәм эзләп, иренә, әти-әнисенә
карады. Алар да бу хәлдән шашынып калганнар иде, юлны дәвам итәргә дә,
кире өйгә керергә дә белмичә, капка төбендә катып калдылар. Инде качарга
да соң иде, авыл капкаларына солдатлар куелды, җигүле атлар каравыл өе
янына килеп туктады, аннан пристав һәм үрәдник, дәүләт милке буенча түрә
төште. Капкалардан берәм-берәм кешеләр чыга башлады, әле беркем дә ни
булганын, бу урысларның нигә килгәнен белми иде. Ишмөхәммәт оныгын
арбадан күтәреп төшерде, хатын-кызларга өйгә керергә, ишек-тәрәзәләрне
бикләп куярга кушты.
– Кызым, син алай бетеренмә әле, аларның ни өчен килгәнен белмибез, –
диде ул. – Суд бетмәде бит әле, мәхкәмә карарыннан башка алар сиңа кагыла
алмый... Әле авыл халкыннан да сорау алынмаган...
Үзе шулай дисә дә, күңеле төрлесен уйлады. Суд карары болар өчен бер
кәгазь кисәге генә инде ул, теләсәләр, аннан башка да Себеренә дә сөрәләр,
төрмәсенә дә ябалар, Аллаһ күрсәтмәсен инде! Ул арада каравыл өе янына
сотник Әбуталип та ашыгып килеп җитте, берәм-берәм башкалар да җыела
башлады. Атны капка баганасындагы боҗрага бәйләп, Ишмөхәммәт белән
Хәким дә шул якка киттеләр, хатын-кызлар капканы эчтән бастырык белән
бикләп куйдылар.
Югары очтан пүнәтәй итеп урысларны чакыртып китерделәр. Каравыл
өе янына өстәл һәм утыргычлар чыгарып куйдылар. Шушы әзерлек эшләре
беткәч кенә, пристав Чистайдан алып килгән карарны укыды, сотник
Әбуталипка боларны халыкка аңлатырга кушты. Карардан күренгәнчә, Чирүле
Шонталасыннан биш гаилә урыс авылларына күчерелергә тиеш икән, пристав
һәм солдатлар аларны төяп, Чистайга алып китәргә килгәннәр. Башта халык
аңышмыйчарак торды – нинди Кирилл, нинди Сидоров, тагы әллә нинди урыс
исемнәре? Аннан боларның мәкруһ Миңнегәрәй һәм Сәетгәрәй гаиләләре
икәнлеген белеп, аһ итеп куйдылар – аларны алып китәргә килгәннәр!
Исемлектәге башка керәшен татарлары инде күптән авылдан чыгып качканнар
иде...
Округның дәүләт милке буенча баш түрәсе, алгарак атлап, җыелган халыкка
мөрәҗәгать итте:
– Бу карарга кергән татарлар правослау динендә булсалар да, аны
тотмаганнар, чиркәүгә йөрмәгәннәр, тәүбә итмәгәннәр. Ул гына да түгел,
алар исламга кайтканнар, мәчеткә йөри башлаганнар, гаиләләрен дә шуңа
тартканнар. Ә бу гамәлләр правослау дәүләт алдында җинаять санала. Моның
өчен Себергә сөрүдән башлап, урыслар арасына күчерүгә кадәр каралган.
Хөкүмәтебез мәрхәмәтле, бу керәшен татарларына җәзаның иң йомшагын
сайлады – аларны урыслар арасына күчереп, чын христиан тәрбиясе бирергә
карар кылды. Бу кешеләрнең бөтен мал-мөлкәтләре, шул исәптән йорт-җирләре
дә шушы көннән хөкүмәт карамагына күчә, ул дәүләт милке булып исәпләнәчәк
ГӨЛӘЙЗА
40
һәм сатуга куелачак. Үзләренә исә яңа урында яшәр өчен йортлар биреләчәк.
Хәзер исемнәре укылган гаилә башлыклары бирегә килсен, шушы карарга
кулын куйсын.
Дәүләт түрәсе шулай дип әйтсә дә, беркем бер адым атламады, беркем дә
аның янына килмәде. Түрә, ярдәм көткәндәй, приставка, пристав исә сотник
Абуталипка карады. Барысы өчен дә Әбуталипка җавап тотарга туры килде.
– Ул гаиләләрнең берничәсе юк инде, ваше благородие, – диде ул.
– Ничек – юк? Шул арада үлмәгәннәрдер бит?
– Моннан берничә атна элек алар, гаиләләрен төяп, авылдан чыгып
киткәннәр... Мин үзем дә соңыннан гына белдем.
Килгән түрәләр бер-берләренә карашып алдылар, алар Әбуталипка ышанып
бетмиләр иде. Шул ук вакытта мондый хәлләр һәр авылда диярлек булып
тора, алар килгәндә, татарлар инде чыгып качкан була. Димәк, бу качакларны
бөтен ил буенча эзләтергә, тотылган очракта, аяк-кулларын богаулап, Себергә
сөрергә туры киләчәк.
– Ә башкалар, ә башкалары кайда, нигә монда чыкмыйлар имзаларын
куярга?! Карарга кергән ничә гаилә калды монда? Инде болары өчен син башың
белән җавап бирәсең, сотник Камаев! Бөтен авылыгыз белән җавап бирәсез!
Бөтенегезне Себер сөрәчәкбез!
– Ике гаилә калды – абыйлы-энеле Миңнегәрәй һәм Сәетгәрәйләр...
– Что там бормочешь?! Нинди Минне, нинди Саид? Сидоровы что ли?
– Әйе, шулар...
– Кирилл һәм Силантий Сидоровлар! Килегез монда, куегыз шушы карарга
кулларыгызны! Шушы карар нигезендә, йорт-җирләрегезгә йозак салабыз,
үзегезне, гаиләләрегез белән, Чистайга алып китәбез, аннан сезне башка
урынга күчерәчәкләр.
Миңнегәрәй белән Сәетгәрәй бер-берләренә карашып алдылар, әмма түрә
янына килмәделәр, чөнки бу карарга кул куйсалар, үзләрен дә, гаиләләрен
дә мәңгегә коллыкка дучар итәчәкләрен аңлыйлар иде. Ярдәм көткәндәй,
Ишмөхәммәткә карадылар, ул исә аларга кузгалмаска кушып ым какты, түрәләр
янына үзе килде.
– Икенчегез кайда? – дип сорады дәүләт түрәсе, аны куылучыларның берсе,
дип уйлап.
– Мин алардан түгел, шушы ил-йортның бер аксакалы, – диде Ишмөхәммәт.
– Һәм халык исеменнән сөйләшергә хакым бар... Бу мөселман-татарларны
авылдан сөреп, сез дөрес эшләмисез.
– Алар мөселманнар түгел, ә чукындырылган керәшен татарлары! Һәм закон
буенча, правослау динен тотарга тиешләр иде! Алар шушы законны бозган
өчен сөрелә авылдан, христианнар арасына күчерелә!
– Аларның урыс динендә булуына сезнең кулда дүкәминт бармы? Боларны
туган авылларыннан сөрергә, дигән суд карары бармы? Булса, халыкка
күрсәтегез, алар сарык бәрәне түгел бит, сез әйтте, дип, арбага бәйләп салып
җибәрергә!
Дәүләт түрәсе белән пристав бер-берләренә караштылар, чөнки аларда
андый белешмәләр юк иде. Бары тик дәүләт милке буенча округ оешмасы
карары гына бар, ә анда бу «отпавший» мәкруһларның бар мал-мөлкәте
хөкүмәт карамагына күчү турында әйтелгән. Моңа кадәр алардан беркемнең
дә суд карарларын да, чиркәү кенәгәләрен дә сораганнары булмады, ә бу татар
картына әнә нәрсәләр кирәк булган!
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
41
– Ә син үзең кем? – дип һөҗүмгә күчте дәүләт түрәсе. – Мин округ
башлыгының карарын үтим, ә син кемнең җырын җырлыйсың?
– Мин – Ишмөхәммәт Уразмәтов, татар морзасы, милләтнең хәсрәт җырын
җырлыйм, господа-әфәнделәр! Заманында ак патшага хезмәт иткән, корал
тоткан ир-егет, бүген Аллаһ ризалыгы өчен, бәхетсез халкыма хезмәт итәм!
Чистайдан килгән пристав аны танып алды ахры, әйтеп бетерергә ирек
бирмичә, үзе сүзгә кушылды.
– Сине дә беләбез, старик, бернинди Ишмухамет түгел син, ә Кыр
Шонталасыннан дөнья бутаучы керәшен татары Измаил Ефремов! Бу көннәрдә
бик тырышып Чистай юлын таптыйсың, судтан чыгып тормыйсың, мәчет
тирәсендә күренәсең, татарлардан кайтып кермисең... Сине күзәтүчеләр дә
бар, Ефремов, тиздән үзеңә дә чират җитәчәк, авызыңны чамалап ач!
– Ярар, белсәгез, бигрәк тә яхшы, әмма шул дүкәминтләрне күрсәтмичә,
авыл халкы сезгә ул кешеләрне бирмәячәк!
– Бу дәүләт кешеләренә каршылык күрсәтү дип атала! Патша хөкүмәтенә
каршылык! Моның өчен бөтен авылыгызны Себергә сөрәчәкләр!
– Әле беркем дә каршылык күрсәтмәде, ә тиешле дүкәминтләрне генә
сорадык. Без судта да шулай дип әйтәчәкбез. Күрәсез, халык хәзергә тын тора,
беркем дә казыкка ябышмады. Ә болар барысы да диярлек солдат хезмәтендә
булган, корал тоткан ир-атлар бит!
Ишмөхәммәтнең бу сүзләреннән соң җыелган халык карурмандай бер
гөжләп алды, аннан эчтәге ачулары тышка бәреп чыкты.
– Бирмибез! Беркемне дә сезнең кулга бирмибез!
– Телебезне дә, динебезне дә, җиребезне дә бирмибез!
– Әйе, сугышып үлсәк үләбез, әмма бирмибез! Урыс булмыйбыз без!
Чистайдан килгән түрәләр үзләрен сырып алган татарларга карадылар,
аларның эчләрендә ачу-нәфрәт ут булып кайный иде. Үзләре алыптай гәүдәле,
сыңар куллары белән дә теләсә кемне бәреп үтерерлек көчле, үзләре гайрәтле,
болар Себердән дә, үлемнән дә курка торган татарлар түгел! Дөрес, авыл
башында аларның да атлы казаклары капкаларны саклый, әйтте исәң, хәзер
килеп җитәчәкләр. Әмма ул вакытта бәрелеш буласын көт тә тор, сөякләреңне
дә җыеп ала алмассың! Бу татарларда да аты да, коралы да бар, тураклап кына
атачаклар... Хәзер андый хәлләр ешайды, кем үтергәнен, ни өчен үтергәннәрен
дә белмичә калалар. Чукынмас өчен, урыс арасына сөрелмәс өчен, татарлар
барысына да баралар, бер-берләрен яклыйлар, яшерәләр, җыйнаулап, дәүләт
кешеләренә һөҗүм итү очраклары да юк түгел.
Чистайдан килгән урыслар киңәшеп алдылар, алар татарларның сөреләсе
кешеләрне бирмәячәген аңлады. Көчләп алып китә башласаң, сугыш булачак,
кан коелачак, дәүләт эше белән килгән урысларныкы да коелачак. Ә моңа юл
куярга ярамый. Киңәш-табыш иткәннән соң, Чистайга кайтып, болар таләп
иткән тиешле документларны әзерләргә һәм күбрәк хәрбиләр белән бу авылга
кире килергә булдылар. Әмма моннан болай хурлыклы рәвештә чыгып китәргә
дә ярамый, бу татарлар без җиңдек, дип әйтмәсеннәр өчен, икенче килешкә
тагы этлек әзерләмәсеннәр өчен, коткы таратучыларны урыннарына утыртырга
кирәк. Ә төп коткы таратучы – менә шушы карт, Измаил Ефремов, аларча,
Ишмухамет. Аны берничек тә монда калдырырга ярамый, ул хәзер бөтен
авылны котыртып, аларга каршы фетнә оештырачак. Әмма ничек алып китәргә
аны моннан, авыл халкы бу картны да бирмәячәк бит!
– Сидоровларны бирмиләр икән, үзең безнең белән китәчәксең, Ефремов!
ГӨЛӘЙЗА
42
Заложник һәм төп котыртучы булып китәчәксең! Әгәр авыл халкы сине
дә бирми икән, ул чагында сугыш, кан кою булачак, хөкүмәт кешеләренә
каршылык күрсәткән өчен, барыгызны да Себер көтә! Инде Сидоровлар да
качса, син башың белән җавап бирәсең, сотник Камаев!
Моны ишетеп, халык шаулый башлады, Ишмөхәммәт янына ыргылдылар,
ул аларны кул хәрәкәте белән туктатты.
– Туктагыз, җәмәгать, алар шушыны гына көтеп тора! Авылның астын-
өскә китерергә ирек бирмик! Мин болар белән китәм икән – Чистай Җир чите
түгел, ничек китсәм, шулай кайтырмын, Алла теләсә! Мине ул алып китүләр
белән генә куркыта алмаслар... Миңнегәрәйләрне үзегез урнаштырыгыз...
Боларның яңадан әйләнеп килгәнен көтеп ятмагыз... Урман иркен, кыр
киң... Миңа догада булыгыз, кардәшләр! Кызым Гөләйзаны, аның гаиләсен
ташламагыз!
Ишмөхәммәт бөтенесен әйтеп бетермәсә дә, аның Миңнегәрәй белән
Сәетгәрәй гаиләсен авылдан качырырга кушканын аңладылар. Ул арада
Ишмөхәммәтнең аяк-кулларына богау салдылар, Миңнегәрәйләргә дигән
арбага утыртып, Чистайга алып киттеләр. Сандугач сайраулары белән
башланган якты көн богау чыңнары белән дәвам итте... Халык телсез булып
басып калды... Алтмышны узган ил карты үзен ике татар гаиләсен саклап
калу өчен корбан иткән иде... Хәким берүзе кайтып кергәч, өйдәгеләр берни
аңламады, Гөләйзаны алып китәләр, дип көтеп утырганда, Ишмөхәммәтне,
аяк-кулларын богаулап, Чистайга озатканнар икән! Ни өчен, нәрсә булган?!
Ул аннан исән-имин әйләнеп кайтырмы? Аның күзенә карап торган, ярдәменә
мохтаҗ Гөләйзалар нишләр?
Шулай килештеләр – Актау аша Чистайга барырга, хәзер үк юлга
кузгалырга булдылар. Алардан да алда тагы арбага менеп кунаклаган
Габделвахитны кире төшерә алмадылар, аны Актауда, Нәгыймәләрдә
калдырырга булып, үзләре белән алдылар. Гөләйза, сабый баласын
кочаклап, озатып калды. Алар китүгә, Миңнегәрәй белән Сәетгәрәйләр
гаиләсен дә, арбаларга төяп, урманга озаттылар, килеп алып китүләрен
көтеп тормаска булдылар. Тормышлар рәтләнсә, кире кайтырлар, юк икән,
кыргыз-казакъ далаларына юл алырлар, дип. Бу елларда кара урманнар
татар качаклары белән тулган иде, алар, урыс арасына күчмәс өчен, туган
җирләрен, авылларын, нигезләрен калдырып, дөнья буйлап таралдылар...
Күпләре туган җирләренә инде беркайчан да әйләнеп кайта алмады, чөнки
бу чукындыру афәте татар иле өстендә, кара болыт булып, әле тагы күп
еллар асылынып торды, үткен балта булып, иелмәгән башларны кыйды...
Ил-җирләрен өзелеп сагынудан үзәкләре өзелгән татарларның моң-җырлары
гына авыл капкаларына сарылып сулкылдады, кара урманнарга сары сагыш
булып таралды, авыл күгенә аккош каурыйлары белән мәңгелеккә язылып
калды...
Утырамын да уйга батам, күк күгәрчен кулда уйнатам.
Чакрым саен чуар багана, авыр илдән киткән балага.
Уйлыймын да җырлап җибәрәмен, җырлар белән күңелем юатам.
Чакрым саен багана кем куйган, туган-үскән илдән кем туйган?
Утырдым көймәнең, ай, түренә, карадым суларның төбенә.
Суларның төбендә һич кара юк, ил генәң ташлап китми чара юк...
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
43
Татарлар – Чистай төрмәсендә
Ишмөхәммәтне Чистайдагы мәхкәмә бинасының тоткыннар өчен
бүлмәсенә китереп яптылар, ул беренче катта булып, ярты өлеше җир астына
урнашкан. Яңасы салынганчы, Чистайның төрмәсе дә, суды да, полиция бинасы
да шушында булды, һәм ул чукынырга теләмәгән татарлар, качак мәкруһлар
белән тулган иде... Озакка сузылган мәхкәмәләрдә хөкем ителүчеләрне монда
бикләп тоталар, Казан монастырьларына, Себер сөргененә дә шушыннан
озаталар. Аның салкын диварларына күпме татарларның күз яше, аһ-зарлары
сеңгән, соңгы өметләре шушында өзелеп калган, соңгы намазлары укылган...
Ишмөхәммәт үзе дә монда берничә тапкыр утырып чыкты, әмма ул вакытларда
эш Казанга җибәрү яки Себергә сөрү белән тәмамланмады, ул исән-имин туган
авылына әйләнеп кайткан иде. Бу юлы нәрсә буласын беркем белми. Аның
монда икәнлеген дә белүче юк. Хәер, якты көндә барысы да ачыкланыр, бәлки
әле Чистай татарларына хәбәр итү җаен да табар...
Күзе караңгылыкка бераз ияләнгәч, Ишмөхәммәт бүлмәдә тоткыннарның
шактый икәнлеген күрде, башларындагы түбәтәйләрдән күпчелегенең татар
икәнлеген чамалады. Һәм шулай булып чыкты да, аларның күбесе ир уртасы
кешеләр иде. Ишектә түбәтәйле татар карты күренү белән, аны танып алучылар
да булды, Ишмөхәммәт үзе дә аларның кайберләрен таныды. Монда Чистай
өязеннән генә түгел, күршедәге Спас өязеннән, Болгар якларыннан да тотып
китерелгән татарлар күп иде. Кайберләре, мәхкәмә беткәнен көтеп, инде
айлар буе ята, кайберләре әле яңа гына ябылган. Инде һәркем үзенең ни өчен
бирегә эләгүен башкаларга кат-кат сөйләгән, һәрберсенең язмышын яттан
диярлек беләләр. Ишмөхәммәтнең дә Чистай төрмәсенә килеп эләгүенә
күпләр гаҗәпләнде, беренчедән, яше олы, икенчедән, аны төбәктә белмәгән
кеше юктыр, урыс арасында да, татар арасында да сүзе үтә, үткен, гайрәтле,
иманлы карт! Шул да тоткын итеп төрмәгә ябылсын инде?! Сәбәбен үзеннән
сорарга булдылар.
– Син монда ничек килеп эләктең, Ишмөхәммәт әзи?! Без качаклар инде, ә
син бит монда аяк тибеп яшисең! Поплар үзләре синнән куркып тора...
Ишмөхәммәт елмаеп куйды. Болар яшьрәкләр шул әле, Ишук әзиләренең
монда инде беренче тапкыр гына түгеллеген белеп бетермиләр. Бу илдә
төрмәдән котылу мөмкин түгел, бигрәк тә – татарларга, дин-ислам өчен
көрәшүчеләргә...
– Мин монда беренче тапкыр гына түгел инде, ыланнар! – диде ул. – Үзем
өчен дә, башкалар өчен дә ятып-ятып чыккаладым. Бу юлы Чирүле Шонталасы
өчен эләктем, Аллаһ разый булсын!
– Син Кыр Шонталасыннан түгелме соң, әзи? Чирүлегә ничек барып
чыктың?
– Кызым Гөләйза анда яши бит, гаиләсе белән, бәлки ишеткәнсездер, кыш
буе аның да судлары барды...
– Ишеттек, әзи, ишеттек, бик борчылдык! Хатын-кыз бит, татар иреннән
аерып, урыска бирергә телиләр икән, дип ишеттек, Аллам сакласын! Балаларын
да, чукындырып, урысларга бирәләр икән, дип сөйләделәр... Ул эш ничек
бетте соң?
– Бетмәде әле, егетләр, эш дәвам итә... Аллаһы Тәгалә кызымны да,
оныкларымны да кяферләргә ирекле кылмады, моннан соң да ярдәм итәр,
инша Аллаһ!
ГӨЛӘЙЗА
44
– Шулай була күрсен! Аларга ирек бирсәң, бүген синең кызың, иртәгә
башкаларныкына да чират җитәр, Аллам сакласын!
– Шул, Чирүле Шонталасына кызыбызның хәлен белик, дип барсак, анда
мәкруһларны урыс авылларына сөрү башланганын ишеттек. Моны сизенеп,
берничә гаилә качып котылган, ишле балалы ике гаилә авылда калган. Мин
барында менә шуларны алырга килделәр. Чистайдан. Атларга атланып...
Арбаларга төялеп... Үрәтниге, приставы, палисае, солдатлары, пүнәтәй
урыслары – бөтен авыл тулды. Халык та, бирмибез, дип нык торды. Шырпы
сызсаң, ут каба, сугыш китә иде... Аннан бөтен авылны кырып салачаклар,
Себер сөрәчәкләр... Арага үзем кердем, бөтен җаваплылыкны өстемә алдым,
аларга дигән богауны миңа салдылар... Шулай кирәк иде... Алар яшьләр, ике
ир туган, балалары ишле, ничек ул гаиләләрне хәзер пыран-заран китереп
бетерәсең? Без киткәч, берәр җаен тапканнардыр, инша Аллаһ! Урман иркен,
кыр киң... Ә мин яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган инде...
– Бик саваплы эш башкаргансың икән, Ишмөхәммәт әзи, изге эш эшләгәнсең!
Инде теге бичаралар котыла күрсеннәр иде! Без үзебез дә шул сәбәпле монда
ятабыз бит... Качканнар качып өлгерде ичмасам, без килеп каптык...
Урта яшьләрдәге бу ир-ат башкалардан аерылып тора иде, дин-ислам өчен
күп кыйналган кешегә охшаган. Үзе бу тирәнеке түгел ахры, Болгар ягына
тартым. Шулай булып чыкты да, какча йөзле, озын, ябык бу мишәр Спас
өязеннән икән, әмма ул инде Казанында да булган, Мамадыш якларына да
сөрелгән, качып йөргәндә, тотып монда китерелгән. Ишмөхәммәт аннан Болгар
төбәгендәге вазгыятьне сорашты, чөнки шактыйдан анда булганы юк иде.
– Бездә мәхшәр, әзи, ахырзаман! – диде Вәлиәхмәт. – Картлар да әйтә – күпме
яшәп, әле мондый хәлне күргәннәре булмаган! Шәһре Болгар тирәсендәге
татар авылларыннан йөзләгән мәкруһны урыс арасына күчерергә, дигән әмер
килде. Һәм күчерә дә башладылар! Кан елатып, балаларын аерып алып, йорт-
җирсез калдырып, ашарга ризык та алдырмыйча, татарларны богаулап урыс
арасына илтеп ташладылар... Мин үзем Йорткүл авылыннан, башкалар кебек,
чиркәү кенәгәләренә керәшен дип язылсам да, әлхәмдүлиллаһ, ислам динендә.
Мәчеткә йөрдем, намазымны укыдым, ураза тоттым... Гаиләм дә шулай эшләде,
без башкасын белмибез дә. Чиркәүгә йөрмәгәнгә, күрше авыл поплары моны
Биләр атакаена барып әләкләгән, алар минем кебекләрнең исемлеген төзегән,
тирә-күрше авыллардан йөздән артык татар җыелганбыз. Бер өлешебезне
Мамадыш өязендәге урыс авылларына илтеп ташладылар, кайберәүләрне
Себер якларына ук җибәргәннәр. Мине, гаиләм белән бергә, этап белән куып,
Мамадыш якларындагы Омар авылына китереп ыргыттылар. Ул чиркәүле
урыс авылы булып чыкты. Җимерелеп беткән иске бер өй бирделәр, кара
мунча хәтле генә, шунда кертеп тутырдылар. Бөтен мал-туар тегендә калды,
аларны хөкүмәт тартып алды. Безне чиркәүгә йөрергә, урыс уразасы тотарга
мәҗбүр итә башладылар, без буйсынмадык. Шуннан соң бөтенләй ач тота
башладылар, хәтта эчәргә су да бирмәделәр, моның өстенә, туктаусыз камчы
белән яралар, урыс динен кабул итәргә кушалар... Тыңламагач, Мамадышка
алып киттеләр, анда да канга батырып кыйнадылар, аннан кул-аякларга
богау салып, этап белән Казанга кудылар... Монастырьларында өч ай яттым,
кыйнасалар да, янасалар да, үз динемне ташламадым, аларныкын алмадым.
Шулай дип әйттем дә. Мине тагы шул Омарга кайтарып ташладылар, анда да
ислам динен тотуны дәвам иттек. Бөтен авыл безне дошман күрә башлады,
корылык булса да, су басса да, мал-туарлары үлсә дә, бездән – татарлардан
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
45
күрделәр. Бер төндә өебез янып китте, ут төрткәннәр, диделәр, чак чыгып
өлгердек. Алачыкта яши башладык, җир юк, ашарга юк, шулай итеп, безнең
ачтан үлгәнне көтәләр. Кыш булса, катып үлә идек инде ул алачыкта, әмма язга
чыккан идек. Балалар чирли башлады. Җәмәгатемә әйттем, монда урыс күзенә
карап, ачтан үлгәнче, туган якларга кайтып, авыл капкасы төбендә егылып
үлик, ичмасам, кешечә күмәрләр, дидем. Шулай эшләдек тә. Язгы төннәрнең
берсендә, карлар эреп, җирләр кипшергәч, төнлә балаларны җитәкләп, ул каһәр
төшкән авылдан чыгып качтык. Гел чама белән бардык, юлда бер авылга да
кермәдек, тотып бирүләреннән курыктык, алдан әзерләгән каткан ипиләребезне
суга манчып ашадык, инде яшел үлән дә баш калкыткан иде... Инде бөтенләй
хәлсезләнгәч, балаларны кызганып, мәчетле татар авылларына кунарга керә
башладык, аларга Аллаһының рәхмәтләре булсын, ашатып, җылы киемнәр
биреп озатып җибәрделәр... Ике атна дигәндә, кайтып егылдык без Йорткүл
капкасы янына, инде барырлык, аяк атлар хәлебез калмаган иде... Авылдашлар
табып алып, балаларны күтәреп, үзләренә алып кайттылар. Үз өебезнең
капкалары бикләнгән, тәрәзәләре такта белән кадакланган иде, каерып кереп,
шунда яши башладык. Әмма Мамадыштан безне эзләтә чыкканнар, Болгар-
Биләрләр аша килеп таптылар, мине тагы богаулап алып киттеләр. Хатыным
белән балаларны авыл халкы бирмәде, яшереп өлгерде, алар өчен күңелем
тыныч. Әйтүләре буенча, үземне мәңгелек Себер көтә икән... Инде Раббым
ташламасын, мөселман булганым хәлдә бу дөньялардан үтәргә язсын...
Вәлиәхмәтнең бу тарихын тоткыннарның берничә тапкыр ишеткәннәре
булса да, тагы зур игътибар белән тыңладылар, һәр сүзен үз йөрәкләре
аша уздырдылар. Күпләренең хәле аныкы кебек иде. Кайсы качак, кайсы
хакимияткә каршы чыккан, кайсы мөселманлыкка кайтырга котыртып йөргән...
Дөрес, болар арасында лашманлыктан качып йөрүчеләр, солдат хезмәтенә
бармаучылар, салым түләмәгән өчен бирегә эләгүчеләр дә бар. Урыслар исә
күбрәк сугышып, кеше кыйнап, урлашып эләккән, дин-милләт өчен төрмәдә
утыру аларга ят нәрсә.
Ишмөхәммәт тә бу Йорткүл татарын бирелеп тыңлады, үз хәсрәте белән
мавыгып, татар илен игътибарсыз калдыруына үз-үзен битәрләде. Болгар
яклары бигрәк бер читтә калды, анда, әнә, татарларны йөзәрләп урыс арасына
сөрә башлаганнар. Дөрес, моңа каршылык күрсәтүчеләр, баш күтәрүчеләр
дә шактый, басып алучылар белән татар халкы арасында чын мәгънәсендә
игълан ителмәгән сугыш бара. Кем кемне җиңәр – шуннан милләтнең яшәве
хәл ителәчәк. Шуңа күрә һәр татар, һәр нәсел, һәр авыл кадерле булырга тиеш.
– Син борчылма, Вәлиәхмәт энем, синең балаларың – ул безнең дә балалар
булыр! Менә монда күпме кеше утыра – барыбызны да Себер сөрмәсләр,
кемнәрдер туган авылларына әйләнеп кайтыр – менә шулар Йорткүл авылында
Вәлиәхмәтнең гаиләсе, балалары барлыгын онытмасын! Кулыннан килгәнчә
ярдәм итсен! Дин-ислам хакына алар инде болай да күп газаплар күргән, инде
калган гомерләре имин үтсен! Дога кылыйк һәм ярдәм итик!
– Рәхмәт, Ишук әзи! Мин моны ук көтмәгән идем... Эчемне бушату,
җанымны тынычландыру өчен генә сөйләгән идем... Хәзер миңа Себер дә
куркыныч түгел, чөнки балаларым ялгыз булмаячак! Балаларым милләт
ярдәмендә, өммәт догасында булачак, Аллам теләсә! Мин үзем чиркәү өчен
эләктем. Татарларны күрше урыс авылы чиркәвенә йөртә алмагач, Биктимернең
атау дип аталган борынгы татар зираты өстенә чиркәү салырга булдылар. Без ул
урынны изгеләр өсте, яхшылар өсте, газизләр өсте, дип тә йөртәбез, яныннан
ГӨЛӘЙЗА
46
узганда, дога кылмыйча калмыйбыз, аннан яфрак та өзмибез. Урыслар шунда
чиркәү салалар икән, дигәнне ишеткәч, бөтен авыл елады... Без моны үлем
кебек кабул иттек. Башта урысларга әйтеп карадык, анда начар ният белән
йөрергә дә ярамый, чиргә сабышасың яки үләсең, йә акылдан язасың, дидек.
Кычкырып көлделәр генә. Аннан эшләренә комачау итәргә тырышып карадык,
кирпечләрен күлгә ташладык, чиркәү төзелешенә каршы казыклар күтәреп
чыктык, өелеп сугышкан чаклар да булды. Тыңламадылар. Борынгы кабер
ташларын урыннарыннан кубарып, чиркәү нигезенә салдылар, аяк астына
түшәделәр. Һәм Аллаһ шул көнне үк тотты аларны. Шул чиркәү төзелешендә
катнашкан, кабер ташларын кузгаткан урыслар барысы да шешенеп, чирләп
аяктан егылды, тәннәрен, аяк-кулларын сасы шеш басты, яннарына якын
килерлек түгел иде, акырып яттылар. Моны тагы татарлардан күрделәр,
Болгар-Бүләрләрдән попларын чакырттылар, ниндидер сихерче карчыкларны
китерттеләр – ярдәме тимәде. Берничәсе шулай сасып, кортлап үлде. Кемдер
боларга әйткән, сез бит татарларның изге урыннарын мәсхәрә иткәнсез,
шуларның рухлары сезне тоткан, тәүбә итеп, татарлардан кичерү сорамыйча,
берегез дә терелмәячәк, барыгыз да үлеп бетәчәк, дигән. Мөселманнар өшкерсә
генә тереләчәксез, дигән. Безнең авылда бик гыйлем бер карчык бар, шул әбине
чакырганнар. Әби килгән, хәлләрне күргән, ул да шул ук сүзләрне әйткән:
«Сез бит, урыслар булсагыз да, Алла бәндәләре, – дигән. – Ә Алланың үз
бәндәләренә көче җитә. Бу сезгә Аллаһның җәзасы. Сез безнең борынгы зират
өстен мыскыл иттегез, кабер ташларын аударып, аяк астына салдыгыз, ә без
бит анда тәһарәтсез бармыйбыз да! Анда бит безнең изгеләребез, зур хуҗалар
күмелгән, аларны кадерсез итәргә ярамый! Шулар тоткан сезне. Тәүбә итегез.
Кабер ташларын үз урынына куегыз. Анда чиркәү салудан туктагыз, барыбер
тынгы булмаячак, барыгыз да шушы хәлдә калачаксыз». Авыру урыслар тәүбә
иткән, әби аларны Коръән белән өшкергән, бит-кулларын юарга сихәтле су
биргән, үзе әзерләгән үлән төнәтмәләрен эчергән. Һәм терелде ул урыслар,
аякка бастылар, кая анда чиркәү салу – ул урынны әйләнеп үтә башладылар...
– Алайса, нигә син чиркәү өчен эләктең соң?
– Ул бит инде салына башлаган иде, без бер төндә килеп, аны сүтеп
ташладык, такта-кирпечләрен читкә чыгарып аттык, кабер ташларын үз
урыннарына утырттык, ул тирәне коймалап алдык. Икенче көнне Бүләрдән баш
атакайлары килеп җитте, чиркәүнең юклыгын күреп, кара тавыш куптарды,
урысларны ярдәмгә чакырды, әмма анда берәү дә аяк басмады, курыктылар.
Поп артыннан палисае, солдатлары килеп җитте, гаеплене эзли башладылар,
авылның бөтен ирләрен каравыл өенә җыйдылар, суктырырга әзерләнделәр.
Шуннан мин барысын да үз өстемә алдым, боларның бер гаебе дә юк, үзем
сүттем чиркәүне, дидем. Ни өчен сүткәнемне дә аңлаттым. Безнең авыл
урысларының да кайберләре мине яклады, анда аяк та басарга ярамый, диделәр.
Башкаларны җибәрделәр, мине яткырып, канга батырып суктырдылар, аннан
аяк-кулларымны богаулап, бирегә озаттылар. Шактыйдан ятам инде мин монда,
кайчан суд буласын, кая җибәрәселәрен белмим...
– Миңнәхмәт энем, гаиләң, балаларың бармы, алар кайда хәзер?
– Гаиләне башта ук күршедәге Ташбилге авылына илтеп куйган идем
мин, Ишук әзи! Анда безнең туганнар бар. Инде аларга куллары җитмәс, дип
ышанам.
– Ярар, энем, синең гаиләңне дә ярдәмсез калдырмабыз, инша Аллаһ! Синең
бу гамәлең төрмәгә утыртырлык түгел, Исмәгыйль морзалар аша, ничек тә
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
47
чыгарырга тырышырбыз. Анда чиркәү салырга ярамаганын урыслар үзләре
дә аңлаган бит инде, кирәк икән, шаһит итеп аларны да чакыртырбыз.
– Һай, яхшы булыр иде, Ишук әзи! Мин бит анда кирәк! Гаиләмә генә түгел,
авылдагы мәкруһларга да! Әле ни булса да, киңәшкә миңа киләләр иде, дин-
милләт эшләрен бергәләп киңәшеп алып бара идек!
– Моннан соң да шулай булыр, энем! Моннан соң бу эшләрне бергәләп
алып барырбыз. Күреп торасыз, безнең ханнарыбыз да, үз дәүләтебез дә,
гаскәребез дә юк, үзебезне-үзебез якларга өйрәнмәсәк, юкка чыгачакбыз.
Ә безгә юкка чыгарга ярамый, чөнки без бу җирләрдә ислам нурын саклап
торучылар! Милләтебез алга таба исән калырмы, динен-телен, үзен саклап
кала алырмы – һәрберебездән тора. Безгә хәзер шушы сынауларны үтәргә,
шушы авыр заманнарда аякта калырга кирәк, ыланнар!
Моңа кадәр зарланып яткан төрмә бүлмәсе, Ишмөхәммәт килеп кергәч,
бөтенләй үзгәреп китте, сөйләгәннәрдә мәгънә күренә башлады. Әйе, урыс
кул астында яшәгән татарларның хәлләре бик авыр, хәтта ки, коточкыч, чөнки
инде соңгысына – кешенең иманына ябырылдылар. Татарлар, бу хәлләргә түзә
алмыйча, җиңел генә чукынырлар да урыска әйләнерләр, дип уйлаганнардыр.
Әмма милләт моңа каршы чыкты, күп корбаннар бирә-бирә, күп газаплар
күрә-күрә, иманын һәм динен яклап көрәшергә күтәрелде. Әйе, ханнарсыз,
дәүләтсез, гаскәрсез килеш чыкты ул бу тиңсез көрәшкә, әмма ул ачык белә
иде: аяк астында туган җире, баш өстендә Раббысы бар. Ул килгән-килмешәк
түгел, үз туган җире өчен көрәшә, ул денсез кяфер түгел – Аллаһ юлында
иманы өчен көрәшә. Бу тиңсез көрәштә һәр татар – үзе хан, һәр татар – үзе
дәүләт, һәр татар Аллаһ гаскәре иде...
Көн кичкә авышты, бөтенләй караңгыланганчы, кемдә нәрсә бар – уртак
табын җәеп, капкалап алдылар. Ишмөхәммәт Чистай төрмәсенә бернәрсәсез
килеп кергән иде, юлга әзерләнергә ирек бирмәделәр, чөнки аны Чирүле
Шонталасында каравыл өе яныннан богаулап алып киттеләр. Әмма төрмәдә
электәнрәк ятучыларда азык-төлек бар булып чыкты, бу тирәдәге туганнары
китерә икән. Алар Ишмөхәммәткә дә өлеш чыгардылар, башкалар белән дә
бүлештеләр. Аннан бергәләп кичке һәм төнге намазларны укыдылар, урыс
тоткыннары ул вакытта бер читкәрәк китеп торды, иректәге кебек, татарларга
ябырылучы булмады. Хәер, төрмәнең үз тәртипләре, үз кануннары бар, һәм
алар кайвакытта иректәгегә караганда гаделрәк иде...
Икенче көнне урыс якшәмбесе иде, керүче-чыгучы, сорау алуга чакыручы
булмады. Шуннан файдаланып, төрмәдәгеләр кичәге җитди сөйләшүне дәвам
иттеләр. Биредә бер авылдан җиде-сигез кеше утырган төбәкләр дә бар иде,
алар тагы шул Болгар якларыннан булып чыкты. Көек авылы мәкруһлары
бу төрмәгә хакимияткә каршылык күрсәткәннәре һәм исламга кайтырга
өндәгәннәре өчен ябылган икән. Рамазан исемле гаярь бер мишәр бу хакта
үзе сөйләргә алынды.
– Мин кичә сезнең барыгызны да зур игътибар белән тыңлап утырдым, –
диде ул. – Ай бу сөйләшүләр төрмәдә түгел, иректә булган булса, файдасы
күбрәк тияр иде, дип уйладым... Әйе, безнең Ыспас якларында да нәкъ
шушы хәл – барлык татарлар да диярлек чиркәү кенәгәләренә керәшен,
дип язылган, әмма барысы да диярлек ислам динен тота, әлхәмдүлиллаһ!
Әмма соңгы вакытларда хәл бик кискенләште, бугазыбызга басып, чиркәүгә
йөрергә мәҗбүр итә башладылар. Халык моңа кадәр, аларны, алдап-йолдап,
ике арада йөргән иде, хәзер шартлатып шарт куйдылар – син рәсми рәвештә
ГӨЛӘЙЗА
48
исламнан баш тартырга, урыс диненә кергәнеңә ант бирергә тиеш, аннан
беркайчан чыкмаска да ант итәсең... Бөтенесе урысча-татарча кәгазьгә
язылган, аны укыгач, чәчләрең үрә тора! Ислам диненнән баш тартканда,
Коръәнне ялган китап, дип әйтергә, пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаһу
галәйһиссәламне дивана, дип әйтергә кирәк, әстәгъфируллаһ! Ислам
динен пычрак дин, дип әйттерәләр. Коточкыч инде, моны әйтергә ничек
тел әйләнсен, телең корыр, Аллам сакласын! Халык, әлбәттә, боларны
әйтмәде, исламнан баш тармады, урыс диненә ант китермәде. Менә шуннан
соң башланды инде, чөнки без ачыктан-ачык үз динебезне тота башладык,
ике арада урысны алдап йөрү бетте. Казаннан түбәтәйләр кайтарттык,
сандыклардан намазлыкларыбызны чыгардык, икона-такталарын утка
яктык... Бу хәбәрләр Болгардагы Ыспас побына да барып ирешкән, ул
Биләрдәге өлкән атакаена әләкләгән. Биләр побы, ярдәм сорап, Казанга
язган. Һәм быел яз безне бастырырга килделәр, Көек, Яңа Чаллы, Әлморза,
Әлки, Мулла Иле, Чуваш Кичүе, Рәҗәп, Каракүл, Көрнәле – бик күп татар
авылларын туздырып, урыс арасына сөрергә әзерләнеп килгәннәр. Шулай
рәттән кырып баралар икән болар – бер авыл халкын бернисез калдырып
төяп озаталар да икенчесенә күчәләр. Безнең авылга быел яз, бәрәңгеләр
утыртып йөргәндә бәреп керделәр. Анда мәхшәр инде, Җәнәл җавы купкан
күк! Йөзләгән солдат, сотниклар, дисәтникләр, пристав-үрәтникләр, палисае
мыжлап тора, тәре күтәргән поплары чабыша, урыс авылларыннан үз
пүнәтәйләрен куып китерделәр... Бәрәңгеләр онытылды инде, барыбызны
да каравыл өе янына җыйдылар. Дәүләт милке буенча округ палатасы
карарын кычкырып укыдылар, толмачлар тәрҗемә иткән булды... Аның
нигезендә, без хәзер үк, үз атларыбызга төялеп, йорт-җиребездән бернәрсә
алмыйча, Чистайга озатылырга тиеш идек. Солдатлар, өй саен кереп, мал-
туарыбызны җыеп йөри башлады, хәтта авыл көтүен куып кайтардылар
– йөзләгән сарык, ат һәм сыер, меңләгән тавык, кош-корт, потлап-потлап
сары май, тәпән-тәпән бал, Казаннан алып кайткан яңа түбәтәйләребезгә
кадәр алып чыгып киттеләр, алар йөз данә иде... Кыскасы, көпә-көндез
кычкыртып талау башланды...
– Ә сез... ә сез, ирләр, моны карап тордыгызмы?!
– Юк, бу талау башлануга, һәрберебез үз йортыбызны сакларга ташландык...
Безнең кулда казык белән сәнәк кенә, аларда – утлы корал... Һәр йорт өчен
сугыш башланды, кан коелды, үлүчеләр дә булды, яраланучылар күп иде.
Балалар аналары белән урманга качты, карт-коры анда барып җитә алмады,
су буйларында, кыр юлында егылып калды... Безне дә, аяк-кулларыбызга
богау салып, каравыл өе янына китереп ташладылар, җиргә тезләндерделәр,
башларыбыздан түбәтәйләребезне алып бәрделәр. Ыспастан килгән зур түрә
картларны сакалларыннан өстерәп йөртте, яшьрәкләрне типкәләп кыйнады,
«Собаки, я ваш Мухамет!» дип акырды. Аннан безне, берәм-берәм яткырып,
камчы белән яра башладылар, олы түрә әйтүе буенча, бишмәтләребезне дә
салдырып аттылар, аңыбызны җуйганчы кыйнадылар. Аннан утызлап кешене
монда китереп ташладылар...
Төрмәдәгеләр тынып калды, чыннан да, Көек авылы татарларының хәле бик
авыр иде. Ә бу авылны яхшы хәтерли бит Ишмөхәммәт! Яшь чагында булачак
хатыны Гөлзаданы урыс авылыннан урлап кайтканда, шушы Көеккә кереп
никах укытканнар иде бит! Авыл халкы, аның имамы аларны үз туганнары
кебек каршы алып, дөнья хәтле күчтәнәч-бүләкләр төяп озатып җибәргәннәр
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
49
иде... Ул авылда теге заманнарда ук Шонталадан күчерелгән татарлар да бар иде
әле, барысын да пыран-заран китереп бетергәннәр икән! Әмма бу татарларның
бер гаепләре дә юк бит, алар беркемгә дә һөҗүм итмәгән, киресенчә, кораллы
солдатлар авылга бәреп кереп, халыкны талаган, мәсхәрәләгән, яралаган! Һәм
моны болай гына калдырырга ярамый!
– Алар ягыннан үлүчеләр булмадымы? – дип сорады Ишмөхәммәт.
– Юк, үлүчеләр үк булмады, әмма берничә солдаты сәнәк очы тиеп
яраланган, диделәр.
– Анысы яхшы булган, үлсәләр, сезне яклавы кыенрак булыр иде...
– Безне яклап булырмы икән, Ишук әзи?
– Ә сезнең нинди гаебегез бар? Сез аларның авылларына бәреп кердегезме?
Сез аларның йорт-җирләрен таладыгызмы? Сез аларны мәсхәрәләп җиргә
тезләндердегезме, урысларны сакалларыннан өстерәп, «Я ваш Христос!» дип
типкәләп кыйнадыгызмы?! Моны бит алар эшләде! Закунсыз эшләде! Һәм
моны болай гына калдырырга ярамый, энем! Файдасы тисә-тимәсә, бүген үк
ак патшага хат язарга кирәк! Алар язганчы, безгә өлгерергә кирәк!
– Шулаен шулай да, әмма закун алар кулында бит, Ишук әзи! Авыл халкы
әллә төрек солтанына язып карыйкмы икән, дигән иде, өлгермәдек, менә шушы
хәлләр килеп чыкты.
– Анысына да язарбыз, энем, хәзер бөтен дөньясына хәбәр салырга кирәк,
чөнки болар безне бөтенләй юк итәргә әзер!
– Бу хәлләрне Казан байлары, Уфа имамнары беләме икән, Ишук әзи? Нигә
карап торып милләтне харап иттерәләр икән?
Ишмөхәммәтнең үзе өчен дә бу авыр сорау иде, моңа аның җавабы юк иде.
Алай да, ул Казан байларының, Уфа имамнарының милләткә кулларыннан
килгәнчә ярдәм итүләрен белә, әмма аларның үзләрен дә чүпләп кенә торалар.
Исламга кайту буенча падишаһка үтенеч-прошениеләр язуны, адвокатлар яллап,
Петербургка юллауны да шул татар байлары оештыра инде, авыл халкының
аңа көче дә, гыйлеме дә җитми. Басым бөтен милләткә бара – баена-ярлысына,
галименә-наданына, саладагысына һәм каладагысына... Аллаһы Тәгалә
барыбызны да сыный... Ул шушыларны төрмәдәшләренә дә сөйләде. Тагы
төрек солтаны турында сүз кузгаттылар, монысын Казан монастырьларында
яткан, Мамадыш якларын әйләнеп кайткан Вәлиәхмәт башлады.
– Казан монастырена Идел буендагы татар авылыннан бер картны богаулап
китергәннәр иде. Өч ай бергә яттык шул бабай белән. Бер-беребезне иманда
куәтләдек, ярдәм итештек... Менә шул карт әйтә иде, татарлар төрек солтанына
кеше җибәргәннәр, безне үз кул астыңа ал, дип сораганнар, дип... Монда
урыстан күргән бөтен җәбер-газапларны да сөйләп биргәннәр. Шуннан соң
төрек солтаны урыс патшасына сугыш игълан иткән, тиздән аның гаскәре
Казанда булачак икән...
– Моннан ун еллар элек булган сугышлар бу, Вәлиәхмәт энем! Ул вакытта
Төркия җиңелде шул, монда хәтле килеп җитә алмады...
– Хәлифәт безне, мөселманнарны, якларга тиеш инде, Ишук әзи!
– Шулай, канәтем, шулай, безнең башка сыеныр илебез юк, Төркия, хәлифәт
безне якласа гына инде! Патшага прошение язганда, анысын да әйтербез,
татарларга монда көн юк икән, теләгән кешене Төркиягә җибәрсеннәр!
– Әйе, мин бүген китәр идем балаларымны алып, ичмасам, чын мөселман
тормышын күрерләр иде!
– Һай, дин тотарга аз гына ирек булса, мин беркая да китмәс идем туган
ГӨЛӘЙЗА
50
җирләремне ташлап! Динемә генә тимәсеннәр, авылымнан гына сөрмәсеннәр,
гаиләмнән, балаларымнан гына аермасыннар иде!
Шулчак шалтыр-шолтыр итеп тимер ишекне ача башладылар, барысы да
шунда төбәлде. Ишектә төрмә каравылчысы күренде, аның бозлы күзләре
кемнедер эзли иде.
– Измаил Ефремов, сиңа килгәннәр! – дип кычкырды ул карлыккан тавыш
белән.
Гадәттә, ял көнендә төрмәдә бернинди эш бармый, очрашулар да,
чыгып-кереп йөрүләр дә юк, шуңа күрә каравылчының бу сүзләренә бик
гаҗәпләнделәр. Аның артында Исмәгыйль морза белән Хәким кияүне күргәч,
Ишмөхәммәт барысын да аңлады – Чистай байлары бу төрмә каравылчысын
«сатып» алганнар, шуңа күрә ул мондагы тәртипләргә «күз йомган» иде.
Ишмөхәммәт ашыгып ишеккә юнәлде, әмма моның төрмәдән бөтенләй котылу
түгел икәнен аңлый иде. Аның өчен бер кәгазь кисәге кирәк, ә бүген бөтен
түрәләр ял итә. «Бөтенләй китүеңме, Ишук әзи?» дигән төрмәдәшләренә дә ул
шуны әйтте һәм ишек ачылганда, тизрәк чыгып калырга ашыкты. Исмәгыйль
морза да нәкъ шуны әйтте, «Бүген сине моннан бөтенләй чыгарырга кулыбызда
бер дүкәминтебез дә юк, анысын иртәгә алырбыз, шуны әйтергә, хәлеңне
белергә килдек», диде. Хәким белән Гөлзада туп-туры аларга килеп кергәннәр,
аннан ашарга һәм башка кирәк-яракларны алып, ирләр бирегә юнәлгән.
– Без барысын да беләбез, Ишук әзи! Авылдагы хәлләрне дә беләбез,
сөйләделәр... Моңа бер чара күрергә кирәк инде, алары турында син моннан
чыккач киңәшербез.
– Әйе, безнең хәлләр әле түзәрлек булган, монда бөтен төрмә татарлар белән
шыплап тулган, авылларда коточкыч хәлләр бара икән!
– Вазгыять бик тиз үзгәрә, дөньяның асты-өскә килә ахры, Ишук әзи! Бу
фаҗигаләр тагы татар бәгыре аша үтә...
– Моннан чыкканчы, төрмәгә ябылган татарлар исеменнән берничә үтенеч-
прошение язарга кирәк иде, Исмәгыйль морза! Аларның имзаларын алып
калырга кирәк булыр.
– Бездән нинди ярдәм кирәк?
– Тиз генә кәгазь белән каләм китерсәләр иде, калганын без үзебез карарбыз.
Шулай эшләделәр дә – Хәким тиз генә Исмәгыйль морзаларга кайтып
китте, алар монда сөйләшеп торган арада, кирәкле нәрсәләрне алып килеп тә
җитте. Вакытны сузмыйча, Ишмөхәммәт төрмә бүлмәсенә әйләнеп кайтты,
чөнки бүген тиешле хатларны язып өлгертергә кирәк иде. Беренче башлап ул
үзенә алып килгән азык-төлекне бүлмәдәшләренә таратты, урысы-татары өй
ризыгын рәхәтләнеп ашады. Аннан соң инде патшаларга хат язарга утырдылар,
башта – урысныкына, аннан төрекнекенә язарга булдылар. Беренче хат
Көек авылы мәкруһлары исеменнән язылды, алар монда сигез кеше булып,
төп җаваплылыкны Рамазан Биккинин үз өстенә алды, аның әйтүе буенча,
Ишмөхәммәт язарга тотынды.
«Олуг Галиҗәнап! Рәхимле Падишаһ!
Без, Казан губернасы Спас өязе Көек авылы йомышлы татарлары, сиңа
үтенеч хаты язабыз. Без хәзер, сигез кеше, Чистай төрмәсендә ятабыз,
башта утызлап идек. Безне хакимияткә каршы гамәлләр кылуда, татарларны
исламга кайтырга котыртуда гаеплиләр, моның өчен гомерлеккә Себергә
сөрергә мөмкиннәр. Әмма безнең бер гаебебез дә юк, олуг Падишаһ, шуңа
күрә синнән безне азат итүеңне һәм ислам динен тотарга рөхсәт бирүеңне
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
51
сорыйбыз. Безнең ата-бабаларыбыз барысы да мөселманнар иде, мөселман
булып яшәделәр, мөселман булып үлделәр. Безгә дә шушы динне әманәт
итеп биреп калдырдылар. Без дә мөселман булып яшәргә һәм үләргә телибез.
Әмма поплар һәм палисайлар моңа ирек бирмиләр. Үз теләгебездән башка,
безне чиркәү кенәгәләренә керәшен дип язалар, шуны сәбәп итеп, чиркәүгә
йөрергә мәҗбүр итәләр, урыс динен тотмаган өчен, безне төрмәләргә ябалар.
Авылларыбыз туздырылды, татарларны көчләп урыс авылларына күчерәләр,
йорт-җиребезне, мал-мөлкәтебезне тартып алдылар, гаиләләребезне аералар,
балаларыбызны көчләп чукындыралар. Быел яз Болгардан һәм Биләрдән
солдатлар, поплар килеп, безне мәсхәрә иттеләр, йортларыбызга басып кереп,
малыбызны таладылар, үзебезне яткырып, канга батырып суктырдылар,
сакалларыбыздан өстерәп йөрттеләр, «Собаки, я ваш Мухамет!» дип мыскыл
иттеләр. Аннан Чистай төрмәсенә китереп яптылар. Бездән талап алган мал-
мөлкәтебезне, хәтта түбәтәйләребезне дә кире бирмәделәр.
Олуг Галиҗәнап! Рәхимле Падишаһ!
Татарларны көчләп урыс арасына күчерүне туктатсыннар иде. Без
урысның телен дә, динен дә белмибез, анда безнең яшәргә йортыбыз, тормыш
алып барырга мал-мөлкәтебез юк. Безне анда ачтан үләргә җибәрәләр. Анда
китеп харап булганчы, безгә, татарларга, Төркиягә – хәлифәт җиренә китәргә
рөхсәт итегез! Без дә Алла бәндәсе бит, безнең дә гомеребез бер генә! Без
үз илебездә, үз җиребездә кадерсезлектә яшәргә мәҗбүрбез. Балаларыбыз,
нәселебез өчен дә бик борчылабыз, алар бу илдә мөселман-татар булып
яши алмаячак. Попларның җәберләве генә җитмәгән, безне хакимият тә
эзәрлекли, безгә түли алмаслык салымнар салалар, мал-мөлкәтебезне тартып
алалар. Без ике арада калдык – урыс динен белмибез һәм теләмибез, ә
татар динен тотарга рөхсәт юк. Дүкәмитләрдә бернинди тәртип юк, беркем
үзенең урыс исемен белми, судлар безнең эшләр белән тулган. Халык бу
хәлгә озак түзә алмаячак, урыннарда инде баш күтәрүләр башланды, Пугач
яуларын искә төшерүчеләр дә бар... Патша Галиҗәнапләре! Без синнән бер
генә нәрсә сорыйбыз – татарларга үз диннәрен тотарга рөхсәт бир! Безне
чиркәү кенәгәләреннән төшерсеннәр иде. Ислам динен тоткан өчен, безне
туган авылларыбыздан кумасыннар, төрмәләргә утыртмасыннар иде! Инде
монда дин тотарга рөхсәт юк икән, телүчеләргә Төркиягә, ислам хәлифәтенә
күчәргә ирек бир.
Үтенеч хатыбыз җавапсыз калмас, дигән зур өмет белән – Көек авылы халкы
исеменнән Рамазан Биккинин. 1838 ел, 30 май».
Язып бетергәч, Ишмөхәммәт хатны кычкырып укып чыкты, Рамазаннан
кул куйдырды.
– Моны Исмәгыйль морзалар урыс теленә тәрҗемә итеп, икесен бергә
Петербургка җибәрәчәк, – диде ул. – Башкалар өчен үзгә төрлерәкне язарбыз.
Биктимер авылында чиркәү җимерү буенча эшне монда да хәл итеп булыр, дип
уйлыйм, чөнки урыслар үзләре дә бу хәлләрдән соң анда чиркәү салырга каршы
булачаклар. Аның өчен патшага хат язып торырга кирәкми. Йорткүл авылында
синең эшне Казанда хәл итәрләр, Вәлиәхмәт, сине барыбер консисториягә
үгетләргә җибәреп кайтарырлар, дип уйлыйм. Әмма бу Себер үк булмас, яңадан
Мамадыштагы урыс авылы да булмас, инша Аллаһ! Сине яңадан үз авылыңа,
һич югы, күршедәге Ташбилгегә кайтару өчен тырышачакбыз.
– Рәхмәт, Ишук әзи, өстемнән тау төшкән кебек булды! Әгәр Биктимергә
яки Ташбилгегә кайтармасалар, мин гаиләмне, балаларымны алып, изге
ГӨЛӘЙЗА
52
хәлифәт җирләренә китәргә дә риза! Урыс авылында яки Себердә чергән
ише булмас әле барыбер, туган яктан читтә булса да, мөселманнар арасында
булыр!
– Ай, мин дә китәр идем, Вәлиәхмәт, сезнең белән! Рәтен генә белмим! Кая
язасын, эшне нәрсәдән башлыйсын белмим... Ичмасам, балаларымны булса
да коткарыр идем кяфер булудан!
– Без дә китәр идек! Без дә!
Чистай һәм Спас өязеннән ябылган татарлар, үзләренең төрмәдә
икәнлекләрен дә онытып, хәлифәт җирләренә китү турында хыяллана башлады.
Хәер, адәм баласы иң караңгы урында да яктылык эзли, барыбер яхшыга
өметләнә, хыял белән яши шул... Монда да шулай булды, Хозыр-Ильяс кебек
төрмәгә Ишмөхәммәтнең килеп керүе, аңа зур байларның ярдәмгә килүе,
патшага язган шушы хатлары татарларны дәртләндереп җибәрде. Әйе, бөтен
җирдән дә чыгу юлы бар – төрмәдән дә бер чыгасың, авыр хәлдән дә, чир-
зәхмәттән дә бер котыласың, бары тик кабердән генә чыгу юлы юк... Шуңа
күрә, әле алар исән икән, димәк, өмет бар! Төрмәләре дә вакытлы гына булыр,
татарларны баскан бу туфан да бер бетәр, шул вакытта да аякта калырга кирәк,
милләтне, иманны саклап калырга кирәк...
Икенче эш итеп төрек солтанына хат яздылар. Әлеге хат тегесеннән шактый
нык аерыла иде, ул бисмилла белән башланды, ислам хәлифәтенең газиенә
– төрек солтанына иминлек, барча эшләрендә Аллаһның ярдәмен теләделәр.
«Ислам дөньясының Ханы-Солтаны, барча мөселманнарның Хәлифәсе,
кыерсытылганнарның ярдәмчесе! Ошбу хатны кяфер урыс кулында газап
вә җәза күреп яшәүче мөселман-татарлар яза. Без – моннан мең еллар
элек үз ирекләре белән ислам динен кабул иткән төрки-мөселманнарның
нәсел дәвамчылары. Туфрак-җирләребез Алтай-Себерләрдән башланып,
Идел-Уралда дәвам итә, Каф тауларына кадәр барып җитә иде. Без, болгар-
татарлар, бу җирләрдә Болгар-Биләр патшалыкларын, данлыклы Алтын
Урда дәүләтен, Казан, Хаҗитархан, Себер, Кырым, Касыйм ханлыкларын
тоттык, калалар салдык, китаплар яздык, диндә булдык, гүзәл мәдәният
тудырдык. Әмма моннан өч гасырлар элек безнең җирләребезне урыслар
басып алды, дәүләтләребезне юк итте, кала-салаларыбызны яндырды, имам-
галимнәребезне астырды, меңьеллык әдәбиятыбызны һәм мәдәниятебезне
аяк астына салып таптады, халкыбызны кол итте. Илсез-җирсез-хансыз-
дәүләтсез калган мөселман-татар халкының соңгы байлыгына – иманына
һөҗүм башланды. Халкыбызны гасырлар буе көчләп чукындырдылар,
мәҗбүриләп муеннарына тәре тактылар, чиркәү-монастырьларга куып
керттеләр, урыс динен алырга теләмәгәннәрне тереләй утларда яндырдылар,
бозлы суларга батырып үтерделәр... Мәчетләребезне җимерделәр, изге
китапларыбызны утка яктылар, дин әһелләрен юк иттеләр. Татар халкы
бу гасырларда тереләй сират күперен кичте, күпме газаплар күрсә дә,
иманын саклап кала алды. Кара урманнарда, сазлык араларында, тау
куышларында Коръән аятьләре каен тузларына күчереп язылды, күңелгә
бикләнде, милләткә изге әманәт итеп тапшырылды. Узган гасыр азагында,
Әби патша заманында, аз гына дин иреге килү белән, без тагы мәчетләр
төзедек, яшергән китапларыбызны чыгардык, ачыктан-ачык мөселманча
яши башладык. Әмма заманнар тагы үзгәрде, безне ислам диненә чыгармас
өчен, әби-бабаларыбызның чукындырылган булуын искә төшерделәр. Әмма
алар, чиркәү кенәгәләренә керәшен дип язылган булсалар да, беркайчан
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
53
да үз динебездән чыкмадылар, кача-поса булса да намаз укыдылар, ураза
тоттылар, мәҗбүриләп чиркәүгә алып барсалар да, урыс динен тотмадылар,
мөселман булып калдылар. Шушы изге динне безгә дә әманәт иттеләр. Без
дә шулай яшәдек – кача-поса намаз укыдык, ураза тоттык, мөселманча
никах укыттык, балаларга исем куйдык, үлгәч, шәригатьчә күмдек. Әмма
без хөкүмәт һәм чиркәү каршында христиан булып саналабыз, шуңа күрә
алар безнең мөселманча никахларны танымый, гаиләләребезне зина кылуда
гаепләп аера, хатыннарыбызны, бездән тартып алып урысларга кияүгә
бирә яки монастырьларга ябып куя. Балаларыбызны да бездән аерып
алып, чукындыралар һәм урысларга бирәләр, аларда мөселманлыкны
бетереп, христиан итеп тәрбиялиләр. Мөселман ата-ана өчен моннан да
зур фаҗига була аламы?! Керәшен булып язылып та, ислам динен тотып
яткан мәкруһларны татар авылларыннан урыс арасына күчерәләр, бу эш
мәҗбүриләп эшләнә, гомер буе туплаган мал-мөлкәтне, йорт-җирне хөкүмәт
үзенә тартып ала. Моңа каршы чыккан ир-атларны төрмәләргә утырталар,
гомерлеккә Себергә сөрәләр. Без, менә шундый мәкруһ татарлар, хәзер
хөкем көтеп, Чистай төрмәсендә ятабыз, шулай ук Казан, Зөя, Минзәлә,
Мамадыш, Лаеш төрмәләре дә мөселманнар белән тулган.
Хөрмәтле вә гыйззәтле олуг Хәлифә!
Дөньядагы барлык мөселманнарның яклаучысы һәм ярдәмчесе! Без дә
синнән ярдәм сорыйбыз – безне урыс золымыннан коткар! Аллаһ ризалыгы
өчен, дин-ислам хакына шундый зур җәберләр күргән мөселман кардәшләреңә
хәлифәтнең капкаларын ач! Безгә бу илдән ислам җиренә күчеп китәргә
ярдәм ит, ишек төбеңә килеп басканнарны кире борма! Урыс патшасына да
безне яклап үз сүзеңне әйт, чөнки барлык халык та күчеп китә алмас, монда
калганнарга да синең ярдәмең кирәк! Мәккә-Мәдинәләрнең сакчысы, бөтен
ислам дөньясының яклаучысы булган олуг Хәлифәгә, Төркиянең Ханы-
Солтанына иминлек һәм җиңүләр теләп, догада калабыз! Һәм газап чиккән
мөселманнарга да ярдәм итүен өмет итәбез. Мәзлүмнәр догасы кабул булыр,
инша Аллаһ!»
Ишмөхәммәт хатны кычкырып укып чыкты, барысы да тын алмыйча
тыңладылар. Аннан берәм-берәм имзаларын куя башладылар, укый-яза
белмәгәне үз тамгасын салды. Хатка башлап Ишмөхәммәт кул куйды, Төркиягә
китәргә җыенмаса да, башкалар өчен кайгыртып, җаваплылыкны үз өстенә
алды. Йорткүлдән Вәлиәхмәт тә, Көекнекеләр дә имза куйды, Биктимердән
Миңнәхмәт беркая да китәргә җыенмавын әйтте. Хатлар тагы берничә нөсхә
күчерелде, бу эш көне буена җитте. Хәзер аларны урыс һәм төрек телләренә
тәрҗемә итеп, тиешле җирләренә җиткерергә кирәк иде, әлеге эш Исмәгыйль
морзаларга калды.
Икенче көнне өйләдән соң Ишмөхәммәтне төрмәдән чыгардылар, әмма
аңа карата барыбер җинаять эше ачылган иде, ул хакимияткә каршылык
күрсәтүдә гаепләнде. Тик мәхкәмә әле кайчан була, әллә була, әллә юк, шуңа
күрә мондый кешеләрне казна ипиен ашатып төрмәдә яткырудан мәгънә аз
иде. Ә менә суд карарыннан соң инде – икенче эш, мәхкәмә ничек хәл итсә
– шулай булачак. Ә Ишмөхәммәт өчен хәзергесе кадерле, мәкруһлар белән
эшләр муеннан, кайсын төрмәдән, кайсын Себердән коткарырга кирәк...
Гөләйза эше буенча да авылларда халыктан сорау алулар башланырга мөмкин,
ә Ишмөхәммәт аларда катнашырга тиеш. Шуңа күрә ул башы-аягы белән
тагы эшкә чумды. Патшаларга язган хатларны Исмәгыйль морзага тапшырды,
ГӨЛӘЙЗА
54
аның аша ияләренә тизрәк барып ирешәчәк иде. Йорткүлдән Вәлиәхмәт һәм
Биктимердән Миңнәхмәтнең эше буенча старовер судья белән сөйләшеп
чыктылар, монда да Исмәгыйль морза ярдәм итте. Икесенең дә кылган гамәле
төрмәдә яткырырлык түгел иде, аларны алдагы көннәрдә мәхкәмә карары белән
авылларына кайтарып җибәрергә булдылар. Ә менә Көек авылыннан Рамазан
һәм иптәшләренең эше алай тиз генә хәл итәрлек түгел иде, чөнки хакимияткә
каршылык күрсәткәннәр, казыклар тотып сугышканнар, кан коелган. Һәм бу
эшне мәхкәмә җентекләп карарга тиеш.
Ишмөхәммәтнең Чистайдан кайтышлый яңадан Актауга кереп чыгуы
Мәрьямбануны да бик сөендерде. Гадәттә, ул атнакич көнне, җомга алдыннан
гына килеп куна иде, бу юлы атна башында ук күренде. Мәрьямбануның Ишук
әзие белән сөйләшеп-киңәшеп аласы нәрсәләре бар, аның да иң мөһиме – ире
Ычтапан. Юк, ул хатынының энесе өенә җомга намазларына йөрүенә сүз әйтми,
әмма соңгы вакытларда әллә нишли башлады, борчылганы сизелә. Мәрьям үзе
дә аның өчен борчыла, чөнки өйләнешкәндә, алар икесе дә керәшен динендә
иделәр, поп аларны чиркәүдә венчать итте, ә мөселман никахлары юк. Хәзер
Мәрьям исламга кайтты, Ычтапан керәшенлегендә калды, шәригать буенча,
аларның ир-хатын булып яшәүләре хәрам. Бары тик Ычтапан исламга кайтса
һәм аларга мөселманча никах укытсалар гына, бергә яшәүләре дөрес булачак.
Әмма моны аңа ничек әйтәсең? Ул шунда ук попка барып әйтергә, аның белән
киңәшергә мөмкин, чөнки беркатлырак кеше. Шуңа күрә Мәрьямбану башта
Ишмөхәммәт әзие белән киңәшләшеп карарга булды. Аның атна башында ук
Актауга килүен ишетүгә, энеләренә китте, эшне ничек бар – шулай сөйләп
бирде.
– Киңәшеп дөрес иттең, килен, әле үзем дә бу турыда сүз кузгатырга
тора идем, – диде Ишмөхәммәт. – Син хәзер исламда, намаз укыйсың, ә
ирең һаман урыс динендә, никахыгыз юк, болай яшәү шәригать күзлегеннән
хәрам санала. Ычтапанның да исламга килүе кирәк. Юк икән, аерылырга
туры киләчәк...
– Бала бар бит, Ишук әзи, улыбыз... Сергей... Салихҗан...
– Ул да никахсыз туган, килен, мөселманча исем кушылмаган, сөннәткә дә
утыртылмагандыр әле?
– Юк инде, кая ул монда!..
– Ә ул бала намазга басты бит инде, димәк, аңа мөселманча исем кушарга,
башкаларын да эшләргә кирәк булыр... Син Ычтапан белән башта үзең
сөйләшеп кара, килен, аннан мин сөйләшермен. Атнакич көнне кичтән килеп
кунарга исәплим, менә шунда алып килерсең монда.
– Ярар, Ишук әзи, мин сөйләшеп карармын, Алла теләсә! Болай икең ике
диндә яшәп булмый инде, нидер эшләргә кирәк...
Мәрьямбану икенче көнне үк ире белән бу хакта сөйләшеп карарга булды.
Ычтапан хатынының сүзләрен сагаеп тыңлады, әллә Биләр атакаена
сөйләгәннәрне беләме икән, дип шикләнде. Әйе, Ычтапан аңа Актауның
керәшен татары Бәчилләр өендә мәкруһларның җыелып җомга намазы
укуларын, аларны Шонталадан Ишук дигән татарның котыртып йөрүен
әйтте. Хатынының да улларын җитәкләп шунда йөрүен әйтте. Ычтапанның
Чистайга хәбәр итүе буенча, аларны бер җомгада тотарга, дип килештеләр.
Әмма ул бу хакта башка беркемгә дә әйтмәгән иде бит, нәрсә турында сөйли
аның хатыны?!
– Без чиркәүдә чукынып, урыс дине буенча винчәт ителдек, Мария! – диде
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
55
ул. – Мин ике арада йөрмим, әмма син узынып киттең, Биләр побы да шулай
диде... Керәшен башың белән намаз укып йөрисең!
– Нинди Биләр побы? Каян белә ул минем... узынып киткәнемне?
Ычтапан артыгын ычкындыруын аңлады, әмма соң иде инде. Ул хатынына
барысын да сөйләп бирергә булды.
– Барма син бу җомгада энеләреңә, Мария! Аларны тотачаклар... Чистайдан
палисайлар киләчәк, Биләр атакае үзе дә булачак. Барысын да богаулап
Чистайга алып китәчәкләр...
– Син нәрсә сөйлисең, Ычтапан?! Син нәрсә сөйлисең?! Каян белсеннәр
алар безнең җомга көн Василларда намаз укыганны? Әллә син сөйләдеңме
Биләр побына?!
– Әйе, мин сөйләдем, Мария, тәүбә-истигъфар вакытында әйттем... Әмма
мин сиңа һәм улыбызга кагылмаска куштым, сезгә тимәсләр...
– Нишләдең син, Ычтапан, нишләдең син... Әле мин икеләнеп тора идем,
мөселманча никахыбыз юк, бергә яшәвебез дөресме икән, дип. Дөрес түгел
икән! Чиркәүдә чукынып бергә кушылуыбыз хәрам икән! Мин хәзер моны
аңладым. Динебез дә төрле, үзебез дә төрле... Улымны алып, энеләремә китәм,
без хәзер бергә яши алмыйбыз!
– Тукта, син нәрсә, Мария?! Алар сиңа тимәячәк бит, без бергә калабыз,
алар Ишукларны гына алып китәчәк!
– Мин сиңа Мария түгел, ә Мәрьямбану, һәм мин дә Ишук әзиләр, Васил
энем, Нәгыймә сеңлем кебек мөселман, әлхәмдүлиллаһ! Ә син безне саттың,
шуның белән, тормышыбызга нокта куйдың.
Моңа кадәр бер читтә утырган Салихҗан та сүзгә кушылды, әнисенә килеп
сарылды.
– Мин дә әни белән китәм...
Ычтапан куркып, аптырап калды, ул мондый хәлне көтмәгән иде. Олыгайган
көнендә, матур гына яшәп ятканда, бала бәхетенә ирешкәндә, нәрсә булды соң
бу?! Мария беркайчан да аңа каршы булмады бит, Ычтапан үзе дә аңа ирек
бирде, Бәчилләргә барып йөрүен дә тыймады. Менә икең ике якта йөрүнең
очы килеп чыкты. Кем гаепле моңа – чиркәүме, мәчеткә әйләнгән Бәчилләр
йортымы, шуннан кайтып кермәгән Марияме? Әллә телен тыя алмаган
Ычтапан үземе? Аның һич кенә дә чиркәү дип, дин дип хатыныннан һәм
улыннан аерыласы килми иде, әмма инде сүз сөйләнгән, эш эшләнгән, артка
чигенер урын юк. Беренче хатыны бала таба алмыйча үлеп китте, икенчесе
тапкан баласын алып чыгып китеп бара... Юк, Ычтапан моңа түзә алмас,
гаиләсен саклап калу өчен, ул инде барысына да риза!
– Нишлик соң, Мария... Мәрьям? Мин Биләр побына сөйләдем бит
инде... Әмма мин атнакич көнне Чистайга барып әйтмәсәм, алар бастырырга
килмәячәк, чөнки минем хәбәрне көтәләр...
– Ә син барма, барма, бәгърем! – Мәрьямбану ире алдына килеп тезләнде.
– Алла хакына сорыйм – барып әйтмә Ишук әзинең килгәнен, Василларда
җомга намазын укыганны! Син әйтмәсәң, алар белмәячәк бит!
Ычтапан үзе дә хатыны каршына тезләнде, кулларыннан тотып, аннан
кичерү сорады, алар икесе дә елый иде...
– Кичер мине, Мәрьям, шайтан котыртты... телемнән тартты... хәзер генә
аңладым нинди яман эш эшләгәнемне! Китмәгез, зинһар, мине ташлап, китә
күрмәгез! Улым, син бит минем бердәнберем, нәсел дәвамчым! Син дә китсәң,
миннән баш тартсаң, бу дөньяда яшәвемнән ни мәгънә?!
ГӨЛӘЙЗА
56
Салихҗан әтисе белән әнисенә карап торды, ул аларның аерылуын күз
алдына да китерә алмый иде. Атасы да бик әйбәт кеше, эчкерсез, ярдәмчел,
кулыннан килмәгән эше юк. Әнисе Салих өчен фәрештә кебек, изгелекнең
үзе... Ничек шуларны яңадан татулаштырырга, ничек бергә калдырырга? Әмма
алар икесе ике диндә, димәк, бергә булу өчен, динең дә бер булу кирәк? Бала
үз акылы белән шуңа барып җитте һәм моны атасына да әйтте.
– Без әни белән хәзер ислам динендә, әти, – диде ул. – Бергә яшәү өчен,
синең дә безнең дингә кайтуың кирәк. Шулай бит, әнием?
Салих атасына Мәрьямбану әйтәсе сүзләрне әйткән иде, һәм хатынның
өстеннән тау төшкән кебек булды.
– Әйе, улым, атаңның исламга кайтуы кирәк, югыйсә, безнең гаилә
тормышы хәрам... Ишук әзинең безгә мөселманча никах укуы кирәк... Икегезгә
дә мөселманча исемнәр кушарга кирәк... Боларның барысын да Ишук әзи
килгәч эшли ала...
Ычтапан уйга калды...
– Заманалар бик куркыныч бит, Мәрьям! – диде ул. – Бөтен җирдә
мәкруһларны эзәрлеклиләр, төрмәләргә ябалар, Себергә сөрәләр... Безгә дә
шул хәл килергә мөмкин! Әле монда шыпырт кына яшәп ята идек, чиркәвенә
дә барсак бара идек, бармасак – юк. Безнең исламга кайтканны беләчәкләр
бит авылда! Ул чагында нишләрбез?
– Ишук әзи әйтте – бу авыр вакытлар үтеп китәр, ислам заманы җитәчәк,
дин иреге киләчәк, диде! Чистай-Ыспас өязләрендә йөзләгән татар авылы баш
күтәргән, керәшен татарлары исламга кайту өчен үзләрен аямый көрәшәләр,
иман өчен хәтта үлемгә баралар, диде! Бөтенебезне дә утыртып бетерә
алмаслар, безгә бүген аякта калырга, иманны, милләтне саклап калырга кирәк,
диде! Бу изге эш барыбыздан да тора, диде!
– Анысы шулаен шулай инде ул... Татарның гомер бакый үз дине булган,
безнең әби-бабаларыбыз мөселман булган бит! Иманны бирмәс өчен, утларда
янып, суларда батып үлгәннәр... Үзем дә төшләремдә шуларны күрәм, дога
көтеп яталар булыр, мескеннәрем... Ә мин һаман чиркәү юлын таптыйм...
Ичмасам, бер дога да белмим...
– Мин беләм, әти! Мин кылам аларга дога! Намаз саен укыйм... Сине дә
исламга кайтсын, дип дога кылам.
– Ишук әзи әйтә – соңгы сулышыңа кадәр тәүбә ишекләре ябылмый, ди.
Тәүбәгә беркайчан да соң түгел.
Шулай килештеләр – җомга намазы алдыннан Василларда аталы-уллы
икесенә дә мөселманча исем куштырырга, ир белән хатынга шәригатьчә никах
укытырга. Мәрьямбану бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә энеләренә ашыкты,
анда бераз әзерләнергә, Нәгыймәгә ярдәм итәргә дә кирәк иде. Атнакич көнне
кичтән Ишмөхәммәт тә Актауга килеп җитте, ул үзе белән хатыны Гөлзаданы,
улы Бикмөхәммәтне һәм оныгы Габделвахитны да алган иде. Өй эче тагы
балалар тавышы белән тулды, олылар үз сүзләрен сөйләшеп туя алмадылар.
Мәрьямбану Ишмөхәммәткә тизрәк үзенең шатлыгын җиткерде – ире исламга
кайтырга да, никахка да риза иде, хәтта татарча яңа исем дә сайлап куйды
– Сәгыйдулла! Иртәгә җомга намазы алдыннан шушы эшләрне башкарып
чыгарга уйлыйлар, Алла теләсә!
– Сәгыйдулла үз теләге белән шушы адымга барамы соң, килен, әллә
гаиләсен югалтасы килмәгәнгә генәме?
– Иман йомшаграк әле, Ишук әзи, гомер буе башка диндә булган кеше бит
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
57
ул! Әмма әби-бабайлары мөселман булган, җаны тартмаса да, каны тарта аның
исламга... Бергәләп ярдәм итәрбез, инша Аллаһ!
Икенче көнне җомга намазына хәтле Василларда табын корылды,
барысы да бәйрәмчә киенде, өйләр бизәлде, бүләк-күчтәнәчләр әзерләнде.
Мәрьямбану белән Сәгыйдулла да бәйрәмчә киенеп килеп керделәр, уллары
Салих инде күптән биредә иде. Башта Ишмөхәммәт аларның икесенә дә,
колакларына азан әйтеп, мөселман исемнәре кушты. Аннан аталы-уллы икесе
дә шәһәдәт кәлимәсен әйттеләр, Аллаһның берлегенә, Мөхәммәд салаллаһу
галәйһиссәламнең расүллегенә гуаһлык бирделәр – ант иттеләр. Аннан соң
никах йоласы башланды, Ишмөхәммәт аны да җиренә җиткереп үтәде, Коръән
укып, Сәгыйдулла белән Мәрьямбануны Аллаһы Тәгалә каршында ир белән
хатын дип игълан итте, бу никах күкләрдә дә язылып куелды... Барысы да кул
күтәреп дога кылдылар, бүләк-күчтәнәчләрен тапшырдылар. Табын янында
чәйләп алганнан соң, бергәләп җомга намазын укыдылар, азанны Салихҗан
әйтте, намазда ата белән ул янәшә бастылар... Намазлы бу йорт, Аллаһ
каршында тезләнгән бу кешеләр бүген дөньяда иң бәхетле, иң изге кешеләр
иде... Шушы көннән башлап Сәгыйдулла түбәтәен салмады, ник болай йөрисең,
сал татар кәпәчен, дигән кешеләргә, татарның түбәтәе башы белән генә салына,
дип җавап бирә башлады...
...Ә Биләр побы бик озак көтте Чистайдан хәбәр килүен, әмма ул хәбәр
килмәде. Сәгыйдулла Актауда җомга намазы укулары турында Чистайга барып
әйтмәде, шул сәбәпле, мөселманнарны бастырырга әзерләнгән полиция дә,
поплар да юлга чыкмады. Бу да Аллаһның бер рәхмәте һәм хикмәте иде...
Аллаһ теләсә, бөтен дөньяның иң көчле гаскәрләре дә бер мөселманны җиңә
алмый иде... Аллаһка чын күңеленнән ышанган ихлас мөселманны бернинди
дөньяви кануннар һәм патшалар да буйсындыра алмый, ахыр чиктә барыбер
ул җиңүче булып калачак иде!
Чистай һәм Спас өязләрендәге халык күтәрелүен дә бернинди көчләр
бастыра алмады – халык дулкын булып, дәрья булып исламга кайтты...
Шатлыгыннан елый-елый, бәхетеннән көлә-көлә, утларда яна-яна, суларда
бата-бата, сөргеннәргә сөрелә-сөрелә, шушы юлда корбаннар бирә-бирә,
иман сакланып калды. Күпсанлы корбаннар арасында Ишмөхәммәтнең
үз нәселе – кызы Гөләйза һәм оныклары да бар иде... 1827-1864 елларда
гына да Чистай һәм Спас өязләрендә өч меңнән артык татар, сугышып һәм
көрәшеп, ачыктан-ачык ислам динен тота башлады. Ә иман өчен, рәсми
рәвештә исламга кайту өчен көрәш әле 1905 елларга кадәр дәвам итәчәк
иде...
(Икенче китап тәмам.)