БАР ИДЕ ГАЯРЬ ЗАМАННАР...
Көндезге Казан…
Мин көндезге Казаныма
Карап торам биектән.
Ул миңа ят та, якын да…
Нилектәндер, нилектән?!
Астына ут төрткән кебек,
Казан ул кайнап тора.
Сандугачлары көн буе
Урысча сайрап тора…
Казан һаман матурая,
Кайчакта шаккатырлык…
Ләкин татарча түгел шул,
Ул урысча матурлык.
Казанның бу матурлыгы,
Әлбәттә, фасад кына…
Татар рухы була алмый,
Фасадлар ясап кына.
Казан көндез тынгысызрак,
Шау-шулырак, кырысрак.
Казан урысча сөйләшә,
Казан көндез урысрак…
Казанда, тиеш булса да,
Татарлык бик аз анда.
Татар теле яңгырамый
Урыслашкан Казанда…
Татарларның башкаласы
Казаныбызда хәтта
Татар телен белмәсәң дә
Яшәп була рәхәттә…
Казан ул – куанычыбыз,
Казан ул – газабыбыз…
Барыбер газиз шул инде
Чукынган Казаныбыз!
Өмет өзмик, яңадан да
Кайтыр әле татарлык!
Казаныбыз да булыр бер
Мактанырлык, мактарлык!
Абруйлы булыр ТЕЛЕБЕЗ
Футбол һәм хоккей кебек!..
Балконнан карап торганда,
Барсы да о кей кебек…
Аңладым...
Бәйдән ычкынган шикелле
Тәмам котырдылар:
Безнең туган телебезгә
Ныклап тотындылар…
Әйләнеп кайтабыз бугай
Совет дәверенә,
Телебез тагын бер мескен
Телгә әверелә…
Без болай да телсез инде,
Без болай да әпә…
Чөнки татар тел яшерә,
Дәшми күрәләтә.
Бертавыштан риза алар
Телдән язарга да.
Телебезне сатар алар
Чыгып базарга да…
Татар җирсез, илсез, телсез
Калырга да әзер.
Казанның ник җиңелгәнен
Аңладым мин хәзер...
Кабансу
Казанга карап ятасың…
Син ник моңсу, Кабансу?
Үзең яман су да түгел,
Йөзең нигә ямансу?
Без белмәгән нинди серләр
Саклыйсың эчләреңдә?
Ниләр бар соң эчләреңнең
Иң тирән төшләрендә?
Гасырлар буе җыелган
Нинди уйлар уеңда?
Нинди энҗеләр, мәрҗәннәр
Ята синең куенда?
Ниләр булып ята анда,
Су асты ханлыгында?
Нинди ярлыклар бар анда,
Ханнарның сандыгында?
Юк, дәшмисең…
Безнең белән
Хәтта исәнләшмисең!
Казанны биргәннәр белән,
Дөрес исәпләшмисең…
И Кабансу, и Кабансу,
Кимемисең, артмыйсың…
Ярыңнан ташып чыкмыйсың,
Ашыкмыйсың, акмыйсың…
Күп булыр ул серләреңне
Белергә теләүчеләр,
Бөтен хәзинәңне алып
Менәргә теләүчеләр…
Хәзинәңнең кайдалыгын
Белми торсыннар әле,
Ул хәзинәне бүлешми –
Бүлми торсыннар әле…
Серләреңне беркемгә дә
Сөйли күрмә, Кабансу,
Хан заманнарыннан безгә
Мирас булып калган су…
И Кабансу, яшә тулып,
Үзең бер хәят булып!
Яшәсен синең серләрең
Матур риваять булып…
И Кабансу, Казанымны
Сагышларга салган су,
Казаныма милләтемнең
Яше булып тамган су…
И Кабансу, Кабансу…
Белла Ахмадулина
Опера һәм балет театры.
3 октябрь, 2007 ел. Казан.
Казан сәхнәсендә – Изабелла!
Көяз Белла – кара бәрхеттән…
Авызларын ачып тыңлый халык,
Авызлары ачык – бәхеттән.
Залда утыручы ир-атларның
Кысыладыр тыны, сулуы…
Ни дисәң дә, үзебезнеке бит,
Ни дисәң дә, татар сылуы!
Әллә инде шагыйрь җанындагы
Дулкын-дулкын хисләр айкалып,
Белла шигырь сөйләгәндә кинәт
Каен кебек куйды чайкалып…
Чайпалгандыр тойгылары аның,
Чайкалгандыр хисләр бизмәне…
Тик Белланың шушы бер мизгелен
Кемдер сизде, кемдер сизмәде.
Ул Казанда түгел, күктә иде…
Ул үзе дә моны тоймады.
Ул уй җитмәс бер халәттә иде:
Әллә чынлап, әллә уйнады...
Мондый сылулыкны яшералмый,
Яшералмый хәтта картлык та.
Тик Белланың татар карашында
Сизелмәде моң да, шатлык та.
Ә зал тулы затлы тамашачы…
Утырганнар, хәтта басканнар.
Безнекеләр ләкин бик аз монда,
Булганнар да – урыслашканнар.
Кара каен булып басып тора,
Кап-карадан Белла, карадан...
Ниндидер бер сәер борынгылык
Аңкып тора иде аңардан.
Җилфер-җилфер килә ул сәхнәдә,
Хәтерләтеп кара каенны.
«Ак тәнеңдә балкый кара тәрең,
Кая куйдың ап-ак аеңны?» –
Дип сорыйсы килә шагыйрәдән...
Югалткандыр Белла ул аен...
Югалткандыр аны туганчы ук,
Юк, тапмас ул аны, мөгаен...
Ниләр уйлыйдыр ул Казаныңда?
Калган микән анда татарлык?
Фамилиясеннән тыш тагын ни бар
Татар диеп аны атарлык?
Изабелла! Белла! Ахатовна!
Күз алдында сыны, күңелдә...
Нәрсә диеп әйтергә дә белмим, –
Безнеке дә бит ул, түгел дә.
Казан сәхнәсендә – кара балкыш...
Шигырьләре күпме укылган!
Карт шагыйрә кат-кат шигырь укый...
Карт булса да чибәр, чукынган...
Махмыр…
Бар иде гаярь заманнар!
Ул чаклар безгә таныш.
Бөерләрдән чыга иде
Ул чакта безнең тавыш!
Күкрәкләр безнең киң иде,
Башлар югары иде…
Безнең ниятләребез дә
Изге, догалы иде…
Әлләкем булып тоелдык
Үзебезгә үзебез.
Эшләгән эштәй тоелды
Сөйләгән һәр сүзебез…
Матур гына башладык без,
Ләкин бик тиз ташладык:
Кунак җыйдык, мәҗлес кордык,
Эчтек тә без, ашадык…
Җиң сызганып, тирләп-пешеп,
Зур эшләргә керештек:
Сабантуйдан – Сабантуйга,
Аштан ашка йөрештек,
Биедек тә, җырладык та,
Туйладык та уйнадык.
Көн дә бәйрәм һәм көн дә туй
Булыр диеп уйладык…
Менә шулай…
Бәйрәмнәрнең
Чыга хәзер махмыры.
Ничек бетәсе билгеле
Махмырларның ахыры…
Мөслимгә китеп барабыз…
Мөслимгә китеп барабыз,
Мең тапкыр булган якка,
Берсеннән-берсе талантлы
Шагыйрьләр туган якка!..
Мөслимнәр алар алдыра
Күңел белән, сүз белән.
Алар матурлыкларга да
Карый башка күз белән…
Башкаларга караганда
Алар күпкә хислерәк.
Мөслимнәрнең һәркайсысы
Җырчы, шагыйрь төслерәк!
Мөслимнәрнең кояшында
Кем генә кызынмаган?
Мөслим халкы табигыйрәк,
Әлегә бозылмаган.
Мөслимнең кешеләре дә
Ихласрак, беркатлырак.
Егетләре дә тапкыррак,
Кызлары да татлырак…
Әллә каян ук күренә
Аларның мөслимлеге.
Ә мөслимлек мөслимнәрнең,
Әлбәттә, өстенлеге!..
Мөслимгә китеп барабыз…
Очып барабыз инде!
Мөслим бик үзгәргән, диләр…
Баргач, карарбыз инде!
Үзгәргәндер, үзгәрсә дә
Калыр ул үзе булып,
Татар шигыренең сүзе,
Милләтнең йөзе булып…
Мөслим тагын да яктырыр
Безнең якты теләктән…
Мөслимнеке булмасам да,
Мин дә шушы төбәктән!
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.